АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

Аитов Рафаэль Гани улы

1932 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Апас районы Кызыл Тау авылында туа. Туган авылында 7 еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң,1946 елда Буа ветеринария техникумына укырга керә. Аны 1949 елда уңышлы тәмамлап чыга һәм 1953 елның декабрендә Татарстан АССР Авыл хуҗалыгы мини­стрлыгы юлламасы белән Тымытык районы МТСына веттехник булып эшләргә килә. 1967 елда аны Азнакай районы Әсәй авылына баш зоотехних итеп күчерелә. Бу эшендә ул 8 ел эшли. Ләкин зоотехник булып эшләү дәверендә дә аңа кешеләр, терлекләре авырса, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Һәм ул, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, кешеләрнең гозерен кире какмый, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Авылдашлары, хәтта якын –тирә авыл кешеләре дә аңа бүгенге көнгә кадәр рәхмәтлеләр. 1973 елда Рафаэль Гани улы, 23 кешедән тор­ган Татарстан делегациясе соста­выңда Мәскәүдә, Союзлар йортының Колонналы залында үткәрелгән сөт һәм сыер ите җитештерүне арттыру буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә катна­ша. Шулай итеп, ул бөтен бәхетен хезмәттә таба. 60 яшь тул­ганчы (17 ел) совхозның баш вет­врачы булып эшли. Пенсиягә чыккач, урынын яшьләргә биреп, тагын 10 ел - 70 яшькә кадәр сыер һәм дуңгыз фермаларында гади врач булып эшли. Төп ва­зифадан тыш башка күп өстәмә эшләр башкара. Шушы район­га килеп эшли башлаганнан бир­ле, 40 ел буена, үз участогына кергән һәр авылда терлекчеләргә терлекчелек нигезләрен укыта. Бер көнне бер авылда булса, икен­че көнне икенче авылда. Техникум тәмамлап, 20 ел үткәч Казан вете­ринария институтының читтән то­рып уку бүлегенә укырга кереп, уңышлы тәмамлый. Озак еллар намуслы эшләү дәверендә ул күп тапкыр Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. 1985 елның 3 октябрь ТАССР Югары Советы Президиумы Указы белән “Татарстан АССРның атказанган ветеринария врачы” исеме бирелә һәм “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә. Аитов Рафаэль Гани улы 2010 елның 26 июлендә безнең арадан мәңгелеккә китә.

 


Дата добавления: 2015-02-05 | Просмотры: 353 | Нарушение авторских прав







При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.003 сек.)