АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

Р.В. Кычкырып укый идегезме?

Казан

_________________ нәшрияты

УДК 323/324(470.41)+7.0+821.0

ББК 63.3(2Рос=Тат)+85+83

Җ 22

Төзүчесе Ирек ҺАДИЕВ

Мөхәррире Гәрәй РӘХИМ

 

Җ 22 Җанга уелган уйлар: шагыйрь Разил Вәлиевнең күренекле шәхесләр белән әңгәмәләре/ төз. И.Һадиев; мөх-ре Г.Рәхим. – Казан: __________________, 2007.– б.   Китапка шагыйрь һәм прозаик, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевнең күренекле дәүләт эшлеклеләре, сәясәтчеләр, татар галимнәре, язучылары, композиторлары, музыка белгечләре, рәссамнары, артистлары һәм дин әһелләре белән үткәрелгән әңгәмәләре тупланды.     УДК 323/324(470.41)+7.0+821.0 ББК 63.3(2Рос=Тат)+85+83  

 

© Р.И.Вәлиев, 2007;

© _____________ нәшрияты, 2007.

ДӘҮЛӘТ ЭШЛЕКЛЕЛӘРЕ

ҺӘМ СӘЯСӘТЧЕЛӘР

САБЫР ТӨБЕ САРЫ АЛТЫН...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе

Фәрит Мөхәммәтшин

Разил ВӘЛИЕВ: Фәрит әфәнде, Сезне үзебезнең Татарстанда да, Россия төбәкләрендә дә, хәтта чит илләрдә дә шактый яхшы беләләр. Әмма, минемчә, Сезнең турыдагы мәгълүмат әле берьяклырак. Чөнки Сез киң җәмәгатьчелеккә күбрәк сәясәтче, дәүләт эшлеклесе буларак билгеле. Ә Фәрит Мөхәммәтшин көндәлек тормышта ниндирәк кеше, бала чакта нинди булган, үскәч кем булырга хыялланган, яшьли нинди мохиттә тәрбия алган? Аның гаилә хәлләре ничек, аны бүген нинди уй-хыяллар борчый? Менә болары инде күпләргә бигүк билгеле түгелдер. Ә бит мәшһүр уллары, җитәк­челәре турында халыкның күбрәк беләсе килә... Әйдәгез, сүзне гаиләдән башлыйк әле. Сезнең әти-әниләрегез нинди кешеләр иде? Алардан Сезгә нинди сыйфатлар йогып калды икән?

Фәрит МӨХӘММӘТШИН: Сарман районының Иске Кәшер авылында туып үскән әти Бөек Ватан сугышына хәтле үк Әлмәткә укытучы булып килгән. Ул анда 1939 елга кадәр, ягъни, армиягә алынганчы тулай торакта яшәп, балалар укыткан. Эшләргә тиешле вакыты бетте генә дигәндә, сугыш башланган. Әти сугышның башыннан ахырына кадәр узып, 1945 елны исән-имин туган ягына кайткан.

Әтиемнең гомере ятимлектә узган. Аңа бер яшь тулганда әтисе, ягъни, минем бабай, үлеп китә. Әбием 1943 елны, әти сугышта чакта вафат була. Әти, сугыштан кайткач, әнигә өйләнә һәм без 1947 елны гаиләбез белән Әлмәткә күчеп килгәнбез. Ул вакытта Әлмәт әле шәһәр түгел, гади бер авыл гына иде.

Әтинең миңа сөйләгәне бар: сугыштан кайткан көнне үк аны райкомга чакырып, син белемле кеше, 10 класс бетергәнсең дип, эшкә чакыралар. Менә шуннан инде аның иҗтимагый тормышы башланып китә.

Әти дөм ятим булса да, әнинең әти-әнисе, ягъни Мирзаян бабай белән Вәсилә әби исән-саулар иде. Әлмәттә яшәгәндә еш кына аларга барып кунак булабыз. Ә инде әти Әлмәттән Акташ районына күчерелгәч, безне, мәктәптә укыган балаларны, җәйге каникулларда Әлмәткә, шул әби-бабайларга җибәрәләр иде. Мин үз-үземне белгәннән бирле Акташ районында үстем. Дүртенче класска кадәр Рус Акташында укыдым. 8-10 классларга кадәр татар телен мәктәптә өйрәнеп, белеп сөйләшкән кеше түгел идем. Әби янына кайткач, ул ачулана-ачулана татарча сөйләшергә өйрәтә, аның өйрәткәннәре Акташка килгәч яңадан онытыла бара иде. Шулай итеп, безнең гаилә шактый еллар Акташ районында яшәде. Ул чорда минем ике сеңелем туды. Әлфия Әлмәттә, Рәисә Акташта дөньяга килде – гаиләдә без өч бала булдык.

Акташ районын 1958 елда бетерделәр. Әти кире Әлмәткә кайтты. Анда ул күп еллар шәһәр партия комитетының оештыру бүлегендә җитәкчелек итте. Безнең алдагы тормыш инде нефтьчеләргә бәйле булды. 1953 елда Әлмәт шәһәргә әверелде. Без шунда яшәдек, укыдык, үстек.

 

Р.В. Фәрит Хәйруллович, Сез бала чакта ниндирәк малай идегез? Шук­мы, шаянмы? Балачакта һәркемдә ниндидер олы хыял була бит инде. Сезнең ул чактагы хыялла­рыгыз чынга аштымы? Әлмәт заводында токарь булып эшләгән чакларда, кайчан да булса мин Татарстанның иң зур җитәкчеләренең берсе булырмын, дигән уй башыгызга кереп караганы бар идеме?

Ф.М. Каян килсен инде ул чакта безгә андый хыяллар!? Гап-гади авыл мәктәбендә укып йөргән малай-шалайда ниндидер җитәкчелек турында хыял каян тусын – без, бала-чага, яшь-җилкенчәк, аларны белеп тә бетерми идек әле.

Әмма минем хыялым бар иде. Без Акташта яшәгәндә, авылга майор дәрәҗәсендәге бер гаскәри кайтты. Шундый чибәр кеше, матур итеп киенгән. Аягында хром итекләр. Без сокланып аның артыннан авыл буйлап ияреп йөрдек. «Менә армиягә китәрмен дә, укып офицер булырмын», – дип хыялланып йөрдем мин ул көннәрдә.

Ә тормыш үзенекен итте. Тора-бара мин язмышымны нефтьчеләр белән бәйләдем. Әлмәт тулы нефтьчеләр бит, бөтен җирдә техника. Балачагыбыз шул скважиналарда, буровойларда, эшчеләр арасында үтте. Безне ачуланалар, куалар, ә без һаман шунда уйныйбыз, шунда тартылабыз. Әтинең: «Улым, нефтьче хезмәте авыр булса да, түләве яхшы. Татарстаныбызда нефть бездән соң да кала. Сиңа тырышып укырга кирәк. Нефтьче һөнәрен сайласаң, тормышың яхшы булыр», – дигән сүзләре әле дә колагымда.

 

Р.В. Әлмәт якларында әле бүген дә Сезнең әтиегез Хәйрулла абыйны белмәгән, аны хөрмәт белән искә алмаган кеше юктыр. Аның турында: «Таләпчән һәм гадел җитәкче, бик тә кешелекле кеше иде», – дип сөйлиләр. Сезнең дәүләт эшлеклесе буларак ныгып һәм өлгереп җитүегездә аның да өлеше булгандыр. Хәйрулла абый белән ике арадагы мөнәсәбәтләрегез ниндирәк иде? Ул бит гомере буе коммунистик идеалларга табынып яшәгән кеше. Ә безнең буынга ул идеаллардан ваз кичәргә, яңа җәмгыять төзергә туры килде. Бу мәсьәләдә Сезнең арада каршылыклар килеп чыккаламадымы? Сезгә үпкәләре, дәгъвалары булмадымы? Мәңгелек проблема – «аталар һәм уллар» проб­лемасы хәзер дә бар бит әле... Бу четерекле мәсьәләне Сез ничек хәл иттегез?

 

Ф.М. Беләсезме, әти исән чагында бу турыда тулысынча ачылып сөйләшү яхшы түгел иде. Мин мәсьәләнең әхлакый ягын әйтәм. Инде әти бу дөньядан китте. Хәзер бу хакта ачыктан-ачык сөйләшергә мөмкиндер.

Әйе, әти гомере буе тулысынча инанулы коммунист булды. Мин аның чын коммунист­лыгын нәрсәдә күрдем? Аның гаиләгә, тормышка карашы, күршеләргә, кеше­ләргә, эшенә, хезмәтенә мөнәсәбәте чын мәгънәсендә саф, риясыз, табигый иде. Ул үз заманы таләпләренә тулысынча ышанып, инанып эшли торган кеше иде. Гомере буе партия органнарында хезмәт итте, әмма беренче секретарь да, икенче секретарь да булмады. Әти партия комиссиясе рәисе булды – бу бик тә дәрәҗәле урын, ул чакта анда бюро исеменнән саф, чиста күңелле коммунистны, принципиаль кешене генә куялар иде. Аның ныклы фикере, иманы, коммунистик рухы өлкәнәя, картая барганда да үзгәрмәде. Шулай да тора-бара ул: «Коммунистик идеология – ул зур идеология, бәлки, аның утопиясе дә күптер», – дип тә әйткәләде. Минем әти коммунистик идеологияне халыкка йөз белән борылган, халыкка хезмәт итә торган идеология дип аңлый иде. Янәсе коммунистлар партиясенең җитәкчеләре генә кайдадыр бу идеологияне бозып, тәртипсезлекләр ясап, партия эшләрен начар яктан күрсәтергә мөмкинлек бирделәр. Ләкин әти үз хезмәтендә коммунистик рухны, коммунистик идеологияне үзе аңлаган рәвештә тормышка ашыруда нык торган кеше дип әйтәсем килә.

Минем язмыш көтмәгәндә үзгәреп китте... Әлмәт шәһәр Советы башкарма комитетында эшләгән чакта Татарстанның обком секретаре, элек партиянең Татарстан өлкә комитеты, хәзер Дәүләт Советы урнашкан бинага чакырып, Татарстанның сәүдә министры урынын тәкъдим итте. Дөресен әйткәндә, минем бигүк теләгем юк иде. Чөнки мин бит сәүдәгәр түгел, сату-алу, керем-чыгым мәсьәләләре белән шөгыльләнгәнем булмады. Ләкин тормышымда, биографиямдә, хезмәт кенәгәмдә шундый эш теркәлеп калды. Сәүдә министры булып эшләгән елларымны начар яктан искә аласым килми, ул эш миңа тормыш тәҗрибәсе бирде, мин күп кенә кешеләр белән аралаштым, үзем өчен яңа бер система белән таныштым. Анда да тырыш, эшчән, халыкка хезмәт итә торган кешеләр бик күп икәнен белдем.

Менә көннәрдән бер көнне КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Минтимер Шәрипович Шәймиев телефоннан шалтырата: «Әлмәткә сессиягә барабыз, анда сәүдә министрлыгына да күп кенә сораулар булырга мөмкин, син дә килерсең әле», – ди. Барган идем, анда партиянең шәһәр комитеты пленумын да үткәрделәр һәм мине Әлмәт шәһәр комитетының беренче секретаре итеп сайлап та куйдылар. Ул чакта инде секретарьлар альтернатив юл белән сайланалар иде. Коммунистлар тоттылар да, ышаныч күрсәтеп, дүрт кандида­турадан мине сайладылар. Шулай итеп, мин Әлмәттә калдым, дөресрәге, туган якка яңадан әйләнеп кайттым. Казанда бер ел эшләгән идем. Секретарь булып сайлангач, өч көннән соң төп йортка, әти янына килдем. «Әти, менә шундый хәл булды әле. Мине коммунистлар Әлмәтнең беренче секретаре итеп сайладылар», – дим. Әти әйтә: «Хәзер партияне таратучылар күбәя башлады, Горбачевтан башлап, – ди, – Ә син партияне таратырга кайттыңмы, җыярга кайттыңмы?», – ди. «Юк, әти, мин партияне тарату нияте белән кайтмадым, мин халыкка хезмәт итәргә, районга, Әлмәт шәһәренә файда итү нияте белән кайттым», – дим. Әти әйтә: «Алайса ярый, кая, Маһинур, чәеңне чыгар, улың кайтты», – ди.

Чәй янында да миңа акыл өйрәтә: «Син беләсеңме, – ди, – борчакны кесәдән алып асфальтка сибүе генә җиңел, аннан берәмләп тагын кесәгә җыюы авыррак», – ди. Партиянең көчен җыеп, туплап, матур гына эшләргә кирәк, дигән сүзләре әле дә истә. Ул үзе сугышның башыннан азагына кадәр үткән кеше буларак, Сталинны хөрмәт итә иде. Аның бәләкәй генә телевизоры өстендә Сталин сурәте төшкән тимер кысалы календаре тора. Мин әйтәм: «Әти, мин монда хәзер беренче секретарь булып кайттым, бик күп кешене нахакка җәзалаган Сталин рәсемен болай тотуың кеше алдында уңайсыз бит», – дим. «Юк, – ди әти, – мин аны сугыштан бирле хөрмәт итәм, әгәр ул чакта менә бүгенге Черненколар булса, сугышны җиңеп чыгып булмас иде». Мин аның үз фикерендә шулай нык торуына каршы килмәдем.

 

Р.В. Фәрит әфәнде, читтән караган кешегә Сезнең тормышыгыз гел уңышлардан гына торган кебек тоелса да, гомер юлларында шактый гыйбрәтле хәлләр, көтелмәгән борылышлар да булгандыр... Инде үзегез әйтеп киткәнчә, иң элек заводта токарь, аннары Совет армиясендә солдат хезмәте узу, аннан кайткач комсомол һәм партия шәһәр комитеты инструкторы, Әлмәт шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, партиянең Әлмәт шәһәр комитетының икенче секретаре, аннары беренче секретарь, Әлмәт шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе, ТАССР сәүдә министры, ТАССР Министрлар Советы рәисе урынбасары, соңрак Хөкүмәт башлыгы... Татарстан Югары Советы рәисе...

Сезнең биографиягезне искә төшерү генә дә тормыш юлыгызның никадәр катлаулы, мәгънәле булуы турында сөйли. Тормыш булгач, төрле эшләрдә эшләгәч, төрле чаклар булгандыр. Менә әле санап киткән шушы эшләрдән Сезнең күңелегезгә иң якыны кайсы иде, кайда эшләгәндә Сез иң зур уңышларга, иң зур нәтиҗәгә ирештем дип уйлыйсыз? Ә кайсы елларны гомерегезнең иң катлаулы һәм авыр чоры дип саныйсыз?

Ф.М. Әллә яшьрәк чаклар булганга, Әлмәттә эшләгән чорлар, анда яшәгән чаклар бик тә истә. Әйтик, шәһәр Советы башкарма комитетында, шул ук Әлмәт шәһәре партия комитетында эшләгәндә, күп кенә нәтиҗәле эшләр башкарылды кебек тоела үземә. Елына 80 мең квадрат метр яңа торак йортлар төзеп халыкка тапшыра идек... Ул елларда Әлмәттә коммуналь хуҗалык белән бик нык шөгыльләндек. Җылы җитми, су җитми, тегесе җитми, бусы җитми... Авыл хуҗалыгы белән дә күп шөгыльләнергә туры килде. Бу мәсьәләдә Әлмәттә үзенчәлекләр күп. Әйтик, яхшы кадрлар нефтьчеләргә, зуррак хезмәт хакы булган эшләргә китә бара. Авылда ныклы, тәҗрибәле җитәкче калмый, күп проблемаларны авылда калган көчләр белән чишәргә туры килә. Мин тормышымны китапта язылган кебек шома гына үтте дип әйтә алмыйм. Әйтик, икенче секретарь булып эшләгән чакта үзем гариза язып, ул эштән китәргә мәҗбүр булдым. Билгеле булганча, ул чакта Мәскәүдә Муса Җәлил һәм Тукай юбилейларын үткәргәндә, имеш, безнең делегация аракы эчеп йөргән, дип, Татарстан партия оешмасы җитәкчеләренең үзара ыгы-зыгысы аркасында, өлкә комитет бюросы бик ямьсез бер карар чыгарды. Мин, моның белән килешмичә, бюро исеменә гариза яздым. Мондый хурлык белән, имеш, мин каядыр тәртип бозып йөргән дигән бәһа белән риза түгел, мине бу эштән чыгарыгыз, дидем. Шуннан мин «Татнефть» системасында УПТЖ дигән бер идарәгә җитәкче булып киттем.

 

Р.В. Соңыннан ул карарның хаксыз булуын рәсми рәвештә таныдылар. Сездән гафу үтенделәрме?

Ф.М. Юк, бер кеше дә гафу үтенмәде. Ул чакта бюро ничек әйтә, нинди карар кабул итә, шулай эшлиләр иде. Өлкә комитет бюросының ул карарын матбугатта бастырып чыгардылар. Делегациянең исемлеге дә басылды. Чынлыкта, Мәскәүгә Әлмәттән безнең беренче секретарь Галиев Ринат Гыймаделисламович барырга тиеш иде, беренче исемлеккә ул теркәлгән иде. Ул үзе бара алмады да, миңа әйтте, син барып кайт инде, Фәрит Хәйруллович, соңгы вакытта бик каты эшләдең, сиңа әзрәк ял да булыр, Мәскәүне дә карап кайтыр­сың, диде. Юбилей делегациясе составына мин шулай эләккән кеше. Мәскәүдән кайтып төшүгә гәзиттә шул карар чыккан. Минем хатыным Луиза, балалар күрмәсен дип, гәзитне почтадан алып яшереп куйган. Эш бит бер кешенең гафу үтенүендә генә түгел.

Менә шунда партия эшеннән, партиянең шәһәр комитеты җитәкчеле­геннән киткәч, мин кешенең кешегә карашы үзгәрүен, кемнең кем икәнен бик нык аңладым. Кайчандыр сиңа: «Исәнмесез?», – дип елмаеп, көлеп, кул биреп, бер алдыңа, биш артыңа төшеп йөрүче кешеләр бик күп иде. Ә менә, мин сиңайтим, хокуклар кимегәч, мөмкинлекләр азайгач, күп кеше үзенең кем икәнлеген күрсәтте. Минем өчен бик тә яхшы сабак, тормыш сабагы булды бу...

Казанга килеп эшли башлавым исә бик тә көтелмәгәнчә, кызыклы килеп чыкты. Моның өчен Президентыбыз Минтимер Шәриповичка бик рәхмәтлемен. Мин Казаннан Әлмәткә беренче секретарь булып кайткан чакта ул: «Халык, коммунистлар сиңа ышаныч күрсәтә икән, Фәрит Хәйруллович, син ышанычны акларга тиеш. Әлмәт – зур шәһәр, анда 25 мең коммунист кына бар. Эшлә, син яшь кеше, яхшы һәм нәтиҗәле эшләсәң, яңадан Казанга килерсең әле», – дип әйткән иде. Минтимер Шәрипович сүзендә торды, елдан артык вакыт үткәч, риза булсаң, мин сине Хөкүмәт рәисенең промышленность мәсьәләләре буенча урынбасары итеп тәкъдим итәм, безгә бу эшне белгән кеше кирәк, дип шалты­ратты. Мин ризалыгымны биреп, шулай Казанга килгән кеше. Казанда тормышымның иң авыр еллары туры килгән кебек тоела миңа. Халкыбызның дәүләтчелеге өчен парламент көрәше... Күп вакытта рәхимсез, аяусыз көрәш... Парламент эшен яңа гына аякка бастырып, тормышка ашырып йөргән еллар. Ул чакта бит элеккеге парламентның, әйтик, Югары Советның хәзерге хокуклары бөтенләй юк иде. Бөтен нәрсәне, бөтен мәсьәләне Партиянең өлкә комитеты хәл иткән. Партия иләгеннән үткән кәгазьләр генә Югары Совет исеменнән халыкка җиткерелгән. Парламентаризмның аякка баскан еллары минем өчен хезмәт ягыннан җиңел булмады, ләкин ул чор кешене, җитәкчене рухи яктан, белем ягыннан баета торган еллар булды.

 

Р.В. Фәрит Хәйруллович, без Сезнең белән беренче мәртәбә халкыбыз тарихының бик тә мөһим мизгелендә очрашкан, танышкан идек. Ул Татарстанның дәүләт суверенитетын кабул иткән вакыт иде. Бу – Татарстан Югары Советының яңа заманда беренче чакырылышы, ә без аның депутатлары идек. Беренче сессиягә җыелгач безне Югары Совет секретариатына әгъза итеп сайладылар. Хәтерлисездер, Сез ул секретариатның җитәкчесе идегез. Секретариатта мине Ирек мәйданына тулган халык белән сессия арасында арадашчы итеп билгеләделәр. Мин вакыт-вакыт урамга чыгып сессиядәге хәлләрне аңлатып, аннары мәйдандагы хәлләрне сессиягә кереп сөйли идем. Күпләр хәтерлидер, бик тә кызу, кайнар көннәр иде ул. Югары Совет бинасында гаугалы сессия бара, урамда тагын да кайнаррак митинг шаулый. Ирек мәйданы халык белән шыгрым тулы. Бездән Татарстанның бәйсезлеге турында Декларация кабул итүне таләп итәләр. Ә депутатлар корпусы һаман бер фикергә килә алмый. Шау-гөр килеп бәхәсләшә торгач, ниһаять, төн уртасы җиткәндә, сәгать унберләрдә, Декларацияне кабул иттек. Аннан соң без – депутатлар урамга чыктык, халык «Ура» кычкырып каршы алды. Ул вакытта безнең күңелләр канатланган, киләчәктә әллә ниләр эшләп булыр кебек иде…

Менә инде бу тарихи көннәрдән соң күп еллар узды. Ул чактагы өметләребез акланды микән, Фәрит Хәйруллович? Акланса, күпмесе акланды икән?..

Ф.М. Ул еллар онытыла торган түгел. Аларны гел истә тотып яшим һәм бүгенге көннәр белән чагыштырам. Чыннан да, Советлар Союзы таркалды, Россия Федерациясе үзенең мөстәкыйльлек Декларациясен кабул итте. Татарстан да статусын шул ук дәрәҗәгә күтәрде. Ул чакта Сезнең халык белән ничек сөйләшкәннәрегез хәзергедәй исемдә әле минем. Дәүләт Советына капчык-капчык хатлар, телеграммалар керә иде. Татарстаннан гына түгел, чит илләрдән дә килә иде алар. Барысын да игътибарга алып, кешеләрнең фикерләрен депутатларга җиткерә идек. Чыннан да бик истә кала торган сессия булды ул. Декларация кабул иткән көнне үк Минтимер Шәрипович чыгыш ясады. Без инде Декларацияне кабул иттек, хәзер үз халкыбызның, үз республикабызның тормышын үзебез хәл итәргә тиешбез, диде ул. Әйе, без шундый олы, җаваплы адым ясадык. Бу көннәрдән соң узган елларда, минемчә, аз эшләнмәде. Татар үзенең татар булуын чынлап таный, үз халкының тулы хокуклы вәкиле итеп хис итә башлады, татар теленә карата халык арасында ихтирам артты. Ике татар үзара татарча сөйләшә, татарча аңлаша башлады. Ә инде без яңа Конституция һәм телләр турында закон кабул иткәч, татар теле дәүләт теле дә булды. Беренче сессиябездә хыялланган мәсьәләләрне әкренләп тормышка ашырырга мөмкинлек туды. Икътисад мәсьәләсендә дә күп эш эшләнде. Бу елларны, Россия Федерациясе, ни эшлә­гәнен белмичә, буталып йөргән чагында, керемнәрнең күбесе Татарстанда калдырылып, халык өчен кирәк булган шактый биналар, юллар төзелде, газ белән тәэмин итү эшләрен башкарырга мөмкинлек туды. Аларны файдаланмасак, Татарстан башка субъектлар белән бер рәттә, агымга кушылып агып барса, бу эшләрнең күбесе эшләнмәс иде. Әмма болар белән канәгатьләнеп, тукталып калырга ярамый. Тормыш бер урында тормый. Эшләнгән икән – яхшы, ләкин алда яңа бурычлар, эшләнәсе эшләр дә күп. Кызганычка каршы, хәзер аларны тормышка ашыру катлаулырак. Россиянең яна Президенты вертикаль хакимият төзи. Без кабул иткән күп кенә яхшы законнарны судка биреп, Россия законнарына тәңгәл килми дип, юкка чыгаралар. Дөрес, без Татарстан тормышында, татар халкы тормышында, тарихта калырлык байтак эшләр эшләп өлгердек. Тарих бит ул спираль сыман бара диләр. Минемчә, субъектларның мөмкинлекләрен кисү, аларның хокукларын киметү, нигездә, вакытлы күренеш булыр кебек. Бөтен нәрсәне үзәккә генә җыеп, Мәскәү карары белән генә эшләп яши торган ил түгел ул Россия. Бик зур, күпмилләтле ил бит без. Аның үзенчәлекләре күп. Шуның өчен кем эшли ала, кем булдыра ала, кемнең мөмкинлеге бар – аларга күбрәк хокук биреп, мөмкинлек тудырып, эшләттереп кенә Россияне баетырга мөмкин дигән фикеремдә калам мин. Шушы фикерне дәлилләп Мәскәү белән Казан арасында күп йөрергә туры килә миңа. Разил Исмәгыйлевич, син беләсең ич, кайчакта атнага икешәр, өчәр мәртәбә Мәскәү юлын таптыйбыз. Әле дә ярый таптыйбыз, дим мин. Үз тәкъдимнәребез белән барабызмы, чакырып алалармы, судка барабызмы – һәркайда үзебезгә файдалы мәсьәләләрне чишәргә тырышабыз. Бу эштә Президентыбызның өлеше бик зур. Россия Федерациясе бер заман бары тик унитар платформаны гына таный башлады. Бөтен нәрсә шуңа корылган, шуңа әзерләнгән иде. Нинди хәл ул танклардан үзенең парламентын аттырып, сәясәтне кору гамәле?! Шул вакытта кайсыбер регионнар ләббәйкә әйтеп торганда, Татарстан үз фикерен кистереп әйтте. Татарстан Президенты Шәймиев тавышын ишетеп, кайбер җитәкчеләр унитаризмга түгел, ә федерализм дигән, федерация дигән платформага басарга кирәклеген төшенделәр. Россия Президенты В.В.Путинның тәүге еллык юлламасында «федерализм» дигән сүз бер генә урында әйтелгән иде. Без аны бик көтеп торган идек. Әле шул бердәнбер сүзне дә югалтырга теләүчеләр бар иде. Ләкин без, федерация Советы членнары буларак чыгыш ясап, ул мәсьәләне бик куертып йөрдек. Соңыннан күпләр Россия Федерациясе федерализм, федерация нигезендә генә алга китә ала дигән фикердә калдылар. Мин аның шулай булуына нык ышанам һәм ул, чыннан да, шулай булыр.

 

Р.В. Сез телләр турындагы закон, татар теленең тернәкләнүе турында әйттегез. Декларация кабул иткәндә бу турыда бәхәсләр күп булды. Татар һәм рус телләрен ике дәүләт теле итү турында да фикерләр төрле иде. Анда берничә вариант бар иде. Шул исәптән, татар телен генә дәүләт теле итү турында да. Без инде компромисслы вариантны кабул иттек – ике телне дә дәүләт теле ясадык, соңгы еллар моның дөрес булуын ачык күрсәтте. Эшләнгән эшләрнең барысын да санап бетерү мөмкин түгелдер. Мин монда татар теленең гамәлгә керә баруын күз уңымдагы бер кеше тәҗрибәсендә ничек хәл ителүен, бер татар баласының ничек итеп үз асылына таба юл алуын гына әйтеп үтәсем килә. Ә ул кеше, ул татар баласы – Сез, Фәрит Хәйруллович. Татар һәм рус телләрен дәүләт телләре дип игълан иткән чакта, рус мәктәбендә белем алып, туган телен ипилек-тозлык кына белгән Фәрит әфәнде бүген рәхәтләнеп журналистларга татарча интервьюлар бирә, иң олы мөнбәрләрдән татарча катлаулы-катлаулы чыгышлар ясый һәм, иң мөһиме, үз халкы белән аралаш­канда аның күңеленә барып җитәрлек иң матур, иң кирәкле сүзләрне таба белә. Әгәр соңгы елларда һәр татар кешесе туган теленә Сездәй мөнәсәбәт күрсәткән булса, безнең милләтебез тагын бер башка үскән булыр иде... Без бит, милли республика башлыгы буларак, Президент ике дәүләт телен дә белергә тиеш, дибез. Чөнки халыкның күңеленә барып җитәр өчен аңа туган теленнән дә үтемлерәк корал юк. Әмма туган телне үстерү мәсьәләсе әле бүген дә зур проблема булып кала. Татарстаннан читтә дә бик күп татарларыбыз яши бит. Әле республика эчендә дә бу мәсьәлә хәл ителеп беткән дип әйтә алмыйбыз. Бу проблеманың чишелешен сез ничегрәк күз алдына китерәсез? Татар телен тернәкләндерү өчен тагын ниләр эшләргә кирәк?

Ф.М. Минем сүзне ерактанрак башлыйсым килә. Без ни өчен компро­мисска барып, дәүләт теле итеп татар һәм рус телләрен кабул иттек? Узган вакыт безнең чыннан да дөрес юлдан барганыбызны раслады. Әгәр без бары тик татар телен генә дәүләт теле иттерсәк, Россия Федерациясе белән проблема­ларыбыз шактый артыр иде. Аннары безнең Татарстанда яшәүчеләрнең ярты­сыннан артыграгы татарлар булса да, яртысы диярлек руслар бит. Татарлар арасыннан да татар телен белмәүчеләр бик күп әле. Шуның өчен ике телне дәүләт теле итеп кабул итү ул күп елларга, киләчәккә йөз тоткан дөрес сәясәт булып чыкты. Татар телен кемдер үзе рухи өлгереп, җаны-тәне белән өйрәнә башлый, кемдер аның кирәклеген төшенеп өйрәнергә тотына. Элегрәк кайбер депутатлар сессияләрне тулысынча татар телендә генә алып барырга дип мәсьәләне тавышка куялар иде. Депутатлар шундый карар кабул итсәләр, минем, сессияне ничек татар телендә алып барырмын дип, куркып утырган чакларым да бар иде. Алып бару бер хәл, анда бит әле әңгәмә корырга, ниндидер дәлилле сүзләр табып, җавап бирергә дә кирәк. Башта бу минем өчен бик авыр иде. Шуннан мин, үземчә ныклап уйладым да, үз-үземә, тукта, нишләп әле мин үз туган телемне өйрәнә алмыйм, кеше бит инглиз, немец һәм башка чит телләрне дә өйрәнә, дидем. Мин бит татар, үземнең татар телемне ничек тә өйрәнермен дип, татар газеталарын алып укый башладым.

 

Р.В. Кычкырып укый идегезме?

 

Ф.М. Төрле чагы булгандыр инде. Байтак кына сүзләрен аңламыйча да укып барганым бар. Укыйм, ләкин аңламыйм. Аннары инде татар язучыларының китапларын укый башладым. Дәүләт Советындагы язучыларның бүләк иткән китаплары бар миндә. Рәхмәт. Аларны укып чыктым. Менә шулай акрынлап-акрынлап сөйләшергә, тәҗрибә тупларга тырыштым. Әмма мин әле дә үземне татар телен камил беләм дип әйтә алмыйм. Татар теле бик бай, бик матур тел. Аны өйрәнергә дә өйрәнергә, гомер буе өйрәнергә кирәк. Шулай да инде бүгенге көндә мин ул яктан бераз баедым, дип исәплим. Татарлар белән, татар белгечләре, галимнәр белән сөйләшә алам, үз фикеремне аларга аңлатып җиткерә алам.

Милли телне саклау һәм үстерүдәге проблемаларны мин ничек күрәм? Татар халкы Татарстанда гына яшәми, билгеле. Моның бик зур үзенчәлеге бар. Әйтик, менә әйтәләр, бөтен җир шарында 11 миллион татар бар икән, элеккеге СССРда 7 миллион, Россия Федерациясендә 5 миллион, Татар­станда 2 миллион татар яши. Минемчә, һәр төбәктә тупланып яши торган татарларга аерым игътибар кирәк. Бүген кулланыла торган тулы җанлы, әдәби татар телен аларга нинди юллар белән китереп җиткерергә? Татарстанда яшәүчеләргә уңайлырак, монда мөмкинлекләр киңрәк. Татарча сөйләүче радио, телевидение бар. Газета-журналлар да күп чыга. Республикада теләгән кешегә татар телен өйрәнү, татарча аралашу өчен мөмкинлекләр зуррак. Ләкин безнең Төмән ягында, Түбән Новгородта, Пенза һәм башка яклардагы татарлар өчен тел саклау, бигрәк тә аны үстерү мәсьәләсе авыррак. Шуны искә алып без кыска дулкынлы радио оештырдык. Хәзер аның тапшырулары Россия Федерациясенең татарлар күмәкләшеп яшәгән җирләренә дә барып җитә. Бөтендөнья татар конгрессы аша Татарстаннан читтә яшәүче татарларыбыз белән аралашу елдан-ел арта. Читтәге татар оешмаларының күбесе ярдәмне бары тик Татарстаннан гына сорыйлар. Бездән компакт-дисклар, кассеталар, газеталар, уку-укыту әсбаплары, төрле әдәбият, гастрольләр җибәрегез, дип таләп итәләр. Төбәкләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары да җитәрлек түгел. Күп җирләрдә татарча укытырга мөмкинлекләр дә тудырмыйлар. Татар мәктәпләре, татар сыйныфлары ачу мәсьәләләре бик катлаулы әле. Безгә төбәк­ләрдән бик борчулы хәбәрләр килә. Әлбәттә, бу мәсьәләләрдә, күпмилләтле дәүләт буларак, Россия Федера­циясенең милли дәүләт сәясәте булырга тиеш. Әмма үзәкнең бу вазыйфаны үз өстенә аласы килми. Шул сәбәпле Россиядәге бөтен татар халкы төп Ватаны дип безнең республиканы саный. Шуңа алар үзләренә ярдәм итүне безнең бурыч дип исәплиләр, без дә моны шулай аңлыйбыз. Тик безнең матди мөмкинлекләр җитәрлек түгел. Шуңа күрә безгә Россия Федерациясе дәүләт органнары алдында Татарстаннан читтә яшәүче татарларга ярдәм күрсәтү мәсьәләсен ныграк куярга кирәк.

 

Р.В. Фәрит Хәйруллович, Татарстан Россиянең дәүләт милли сәясәте буенча концепциясенә тәкъдимнәр җибәргән иде... Ул концепция тормышка да ашса...

 

Ф.М. Милли телләрне саклау һәм үстерү проблемалары күп илләрдә бар. Үзебездә, Татарстанда татар телен саклап калачагыбызга минем бер шигем дә юк. Элек куркыбрак йөри идек. Гасырлардан-гасырларга, елдан-елга, балалардан-балаларга татар телен белүчеләр, мәктәпләр саны кими килде. Бүген республикада андый куркыныч юк дип әйтәсем килә. Нигә дигәндә, татар гаиләсендә туган балалар бернинди мәҗбүр итүләрсез дә татар теленә тартыла башладылар. Ә менә инде милли татар университетын да ачып җибәрсәк, иншалла, минемчә, бу проблема тагын да киңрәк чишелеш табар. Мәктәпләрдә татар телендә укып чыккан яшь кешегә университет системасында укырга мөм­кинлек туса, татар теленең дәрәҗәсе, кадере бермә-бер артыр дип ышанам.

Р.В. Фәрит әфәнде, Сезнең яхшы, матур сыйфатларыгыз бик күптер инде. Мин Сезне күптәннән белгән кеше буларак әйтә алам, Сезнең иң асыл, их яхшы сыйфатларыгызның берсе – ул да булса һәрбер тотынган эшкә җаваплы карау. Сез һәрбер эшне зур игътибар һәм төгәллек белән башка­расыз. Бер-бер делегация белән очрашасызмы, яисә ниндидер конференция үткәрәсезме, аларга ныклап хәзерләнәсез. Мин китапханәче буларак та беләм, Сез китаплар соратып, белгечләрнең язмаларын өйрәнеп, тотынган эшне азагына кадәр дөрес итеп башкарып чыгу юлларын эзлисез. Сезнең алда һәрва­кыт шундый максат була. Минем фараз кылуымча, Сезгә бу сыйфатлар әтиегез Хәйрулла абзыйдан да күчкәндер, аны да шундый төгәл кеше иде дип сөйлиләр. Әмма бик тә җаваплы эшләргә алынган вакытта, үзегез генә сизәрлек дәрәҗәдә булса да, югалыбрак калган чаклар булгалый торгандыр. Чөнки Сезнең эшегезнең максаты, жаваплылыгы бик зур. Менә шундый вакытларда Сез кемнәргә таянасыз, кемнәр белән киңәш-табыш итәсез?

 

Ф.М. Андый вакытлар да була, әлбәттә. Әйтик, без бик нык үзгәртеп кору заманына эләктек. Менә әйтәсез бит әле, коммунистик идеология вакытында җитәкчеләр бөтен халыкны Беренче май бәйрәменә, октябрь демон­страциясенә өндәп урамнарга, мәйданнарга чакыралар иде. Бүгенге көндә инде кайбер җитәкчеләр, киресенчә, халык урамга чыкмасын иде, халык чыкса нинди мәсьәлә күтәрер икән, дип куркалар. Әмма халык һаман да шул бер халык бит, кешеләр дә шул ук. Аларның фикерен тыңларга кирәк. Алар әйткәннәрнең күбесе синең дә, минем дә йөрәкләрдән үткән әйбер ул. Андый очракта, Мәскәүдә булсаң да, Казанда да, ниндидер үзеңә тулысынча ачык булып бетмәгән проблеманы караганда, беренче чиратта үзеңнең якын, ышанычлы кешеләрең белән киңәшләшәсең. Әйтик, мин хөкүмәттә эшләгән чорда безнең бик тә фикерле җитәкчеләр, министрлар бар иде. Алар һаман да бар. Мин үземне бу яктан бәхетле дип саныйм. Хәзер Дәүләт Советында комитет рәисләре белән киңәш­ләшеп, һәр проблеманы уртага салып, ачыклап, аңа уңай чишелешләр эзлибез. Янәшәңдә ышанычлы терәк булу – зур бәхет ул. Алга таба булган хәрәкәтемдә минем ышанычлы таянычым, үрнәк алырдай кешем – Президентыбыз бар, янәшәмдә исә – ышанычлы хезмәттәшләрем. Кайдадыр катлаулы мәсьәлә белән чыгыш ясарга, ниндидер кискен фикерне җиткерергә туры килсә, мин Президент белән киңәшләшәм. Тукта әле, дип әйтә ул кайчакта. Минем әле бер запас уем бар, ди. Бу мәсьәләдә менә мондыйрак адым ясап карыйк. Алла боерса, бу проблеманы да чишәрбез, ди. Шушындый бай тәҗрибәле кеше янында булганга күрә, күп кенә кыен эшләрне курыкмыйча эшләдек бу елларны. Бер-беребезгә ышанып эшләдек. Узган елларда бит сәясәтнең бик кискен чаклары да булды. Шул шартларда Декларация кабул иттек, референдум үткәрдек, яңа Конституциябезне гамәлгә керттек. Ә бит республикага гаскәр кертергә дә әзер тордылар. Ул хәлләр бөтенебезгә дә мәгълүм. Менә шул чакта янәшәңдә бер-береңә ышанып, бер-береңә таянып эшли торган кешең булмаса, мондый сәясәтне алып барырга мөмкинлек булмас иде. Аңа үзеңнең генә йөрәгең җитмәс иде. Бу елларда Президент мина ышангандыр дип уйлыйм, ә мин инде Прези­дентка һәрчак ышанып эшләдем һәм эшлим. Авыр, катлаулы вакытларда да кимемәде бу ышаныч.

 

Р.В. Бүгенге көндә, Фәрит әфәнде, барыбызның да башын авырттыра торган тагын бер зур проблема бар. Ул да булса, Мәскәү-Казан, Казан-Мәскәү мөнәсәбәтләре. Аның инде никадәр катлаулы булуын Сезгә дә үз җил­кәгездә татырга туры киләдер. Һәм Сезгә инде Мәскәү-Казан, Казан-Мәскәү юлын такырайта-такырайта шактый чәч агартырга туры килде. Күпме низаглар туды, күпме тәңгәлләштерүләр булды. Безнең менә дигән законнарыбызны гамәлдән чыгаруларны, прокурор протестларын да баштан кичердек. Шулай Казан-Мәскәү арасында йөри-йөри бөтенләй бу мәсьәләдән гарык булып, арып, туеп, барысына да кул селтәргә теләгән чакларыгыз булмыймы?

 

Ф.М. Чынлап әйткәндә, була. Аны арудан, эштән туюдан түгел, ә нәтиҗәгә ышанычсызлык туганнан әйтәсең. Барасың, мәсьәлә ап-ачык, эчтәлеге һәркемгә дә билгеле, үзе ниндидер шаккаткыч мәсьәлә дә түгел. Әйтик, менә шул ук Россия Федерациясенең Югары судына барасың. Анда, әһә, Татарстаннан килгәннәр икән, Дәүләт Советы кешесе килгән, бу законны кабул иткән кеше, ә-ә-ә, аларның менә бу сүзләре Россия Федерациясе кабул иткән законның бу сүзләренә туры килми, ике сүз аерылып тора, шуның өчен сез үзегез кабул иткән законны безнең законга тәңгәлләштерегез, дип та­ләп куялар. Бүгенге көннән сезнең законыгыз эшкә ярамый, гамәлдән чыгары­ла, диләр. Ул закон яхшы­мы, әллә яманмы, моңарчы ул ничек эшләгән, халыкка ничек хезмәт иткән, күпме яхшылык китергән – аны уйлаучы да юк. Шуннан сон, чыннан да, гайрәтләр чигеп, миңа гына кирәкмени соң бу, әллә минем Республика өчен файдалы фикерне үткәрергә көчем җитми микән, әллә бу мәсьәлә буенча икенче кеше шөгыльләнсен микән, дип нервыларны кузгатып, чирләп кайтасың. Аннары тагын уйлыйсың-уйлыйсың да, дөрес, бу законны миннән дә яхшырак белгән кешеләр дә бардыр, ләкин мин моның өстендә эшләгән бит инде, үзебезнең депутатлар белән бергәләшеп эшләгән, дисең. Мәсьәләләрнең нигезен беләбез, тукта әле, уйлашыйк та, яңадан бу эшкә тотыныйк, дигән көннәр дә аз булмады. Әле бит суд булганчы барасың Түбән Новгородка. Анда кирәкле кешесен табып утырып сөйләшәсең, чәйләрен эчәсең. Аны күндерәсең бу законга, үгетләгән вакытлар да күп була. Ләкин сәясәт – сәясәт инде. Ул синең белән сөйләшкәндә, мин сине аңлыйм ди, ләкин мин прокурор бит дип, эшне тагын үзенчә борып җибәрә. Прокурор кеше түгел микәнни ул, дигән сорау да бирәләр кайбер мут теллеләр. Ул, әлбәттә, үз алдына куелган бурычны үти инде. Элегрәк мондый көннәр аз булмады, ләкин бүгенге көндә киеренкелек бераз кимеде.

Башта без һәр очракта үз законнарыбызны федераль законнарга туры китереп карадык. Аннары Россия Федерациясенең 22 законына юридик экспертиза ясап, аларның Россия Конституциясенә каршы килүен дәлилләп чыктык. Менә шушы законнарны Россия Федерациясе Конституциясенә туры китереп үзгәртмичә, безнең законнарны тәңгәлләштерүне таләп итмәгез, дидек. Безнең экспертиза дәлилле, документларга куллар куелган. Мин аны Думага да тапшырдым, Кириенкога да бирдем. Монда безнең фикер ачык – безнең законнарны суд белән, прокурор белән юкка чыгардыгыз, хәзер инде үз закон­нарыгызны карагыз. Россия Федерациясе Конституциясен сез үзегез бозасыз, дидек. Без бу мәсьәләне һаман саен күтәрәбез, алар елдан-ел аны онытырга телиләр. Бу, әлбәттә, беренчедән, бездә ышанычсызлык тудыра, икенчедән, бу сәясәт Россия Федерациясенең субъектларга карашы нинди икәнен ачык күрсәтеп тора.

 

Р.В. Халыкта «сәясәт пычрак нәрсә» дигән сүз йөри. Бу турыда Сез ничек уйлыйсыз – үзеңне менә шушы халык пычрак дигән сәясәткә багышлап, сәясәт суында коенып чиста калып буламы икән?

 

Ф.М. Үзең пычранмасаң, пычрак йокмый, диләр бездә. Мин ул пычрак­ны нәрсәдә күрәм? Үзең чиста булып, бөтен нәрсәне аңлап та, һәр мәсьәлә турында ачыктан-ачык сөйләшү җитмәүдәндер ул. Минемчә, бүгенге сәяси пычраклык, бер үк субъектка ике төрле караудан килә. Икейөзле караштан. Әйтик, берәү ниндидер әһәмиятле мәсьәлә турында сине ышандырып, очраш­канда дәлилләп, бу мәсьәләне якларга кул бирешеп чыгып китә дә, аны Думага икенче төрле иттереп тәкъдим итә, аннары Думада депутатлар сезне якламадылар дип сөйләнеп йөри. Сәясәтнең пычраклыгы менә шундадыр инде ул. Яки икенче берәү – Татарстан бу елларны бик күп эшләде, дип, безне мактый. Татарстанда үзгәрешләр күрәбез, үсеш күрәбез, эшләрегез кулай бара, ди. Ләкин менә сезнең бу законнарыгыз Россиянекенә тәңгәл килми. Мин сезнең законны якларга тырышам, дип Мәскәүдәге кабинетыннан кул биреп чыгарып җибәрә. Ә эштә ул нәкъ шуның киресен эшли. Менә бу сәяси пычраклыктыр инде. Инде син әйткәнсең икән, кул биргәнсең икән, егетлегеңне күрсәт. Үткәр сөйләшкән фикерләрне, башкар сүз биргән эшләрне.

 

Р.В. Әмма безнең парламентыбызның, минемчә, халык алдында йөз кызарырлык гамәлләр кылганы юк. Хаталар, ялгышлар булгандыр, бәлки... Әмма без мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыштык...

Ф.М. Без беркайчан да икейөзле булмадык, һәрбер законны кабул иткәндә депутатлар республикабыздагы һәр кешене, халкыбызны истә тотып тавыш бирделәр. Мин аларның бөтенесе турында да шулай дип әйтер идем. Аерым кемдер тарафыннан халыкка начар булсын әле, үземә генә яхшы булсын әле дип законнар кабул итү булмады бездә.

 

Р.В. Фәрит Хәйруллович, безнең парламентта хатын-кызлар күп түгел. Мин моңа кайчакта аптырап та куям. Нишләп аз икән алар? Югыйсә бит сайлаучылар арасында Татарстанда да, Россиядә дә хатын-кызлар күбрәк. Ә шул ук хатын-кызлар, нишләптер, хатын-кызларны депутат итеп сайламыйлар, ир-атларны сайлап куялар. Менә мин шул хакта аптырап аларның үзләренә дә сорау биргәнем бар. Әмма ләкин әле бүгенге көнгә кадәр канәгатьләнерлек җавап таба алганым юк. Әллә, Фәрит Хәйруллович, монда бер-бер хәйлә ята микән? Хатын-кыз бит бик хәйләкәр, акыллы зат. Бәлки алар болай дип уйлыйлардыр: «Менә безнең ил белән, Республика белән, Рәсәй белән ирләр идарә итә. Ә тормышта ул ирләр белән без идарә итәбез». Димәк, нәтиҗәдә, барыбер ил белән хатын-кызлар идарә иткән булып чыга. Бәлки, алар шулай уйлый торганнардыр?..

 

Ф.М. Минемчә, алай уйламыйдыр алар. Бөтен илләрдә дә ил белән ир-атлар җитәкчелек итмиләр бит. Менә Финляндияне алсак, анда Президент та хатын-кыз, Премьер-министр да хатын-кыз. Ә моңа кадәр әле парламент җитәкчесе дә хатын-кыз иде. Минемчә, бу менталитет мәсьәләсе белән бәйледер. Гомумән, Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстанда да – имеш, ир-егетләр алар җитәкче булырга, ә хатын-кызлар хастаханәдә, укытучылык эшендә эшләргә тиеш. Җитмеш еллык коммунистик режим чорында шулай көйләнгән иде тормыш. Әмма минем ничә мәртәбә сынаганым бар – без ир-атлар, егетләр сессия вакытында аерым четерекле мәсьәләләр турында фикер алышканда кызып китеп, бер-беребезгә кылычлар ялтырата башлыйбыз. Шул чакта бер хатын-кыз депутат арага керә дә, туктагыз әле дип, матур гына, җайлап кына ниндидер уртак тел таба. Безгә хәтта менә шуның өчен дә хатын-кыз депутатлар кирәк, дип уйлыйм мин.

 

Р.В. Парламент парламент инде ул. Депутат эше – һәрчак халыкның күз уңында... Әйдәгез, гаилә хәлләренә яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Халык әйтмешли, кем баш, кем муен булу мәсьәләсе Сезнең гаиләдә ничек хәл ителә? Өйдә кем сайлаучы да, кем депутат Сезнең? Кем кем белән идарә итә, ә кем хуҗалык итә? Сезнең бер улыгыз белән бер кызыгыз бар. Алар нинди һөнәр сайлады?

 

Ф.М. Безнең гаиләдә бүген кем сайлаучы, кем депутат дигән мәсьәлә алай кискен куелмый. Бәлки, моннан 33 ел элек мин сайлаучы булганмындыр дип уйлыйм – тормыш иптәшем Луизаны сайлап алганмындыр. Бүгенге көндә өйдәге бөтен мәсьәләләрдә ул депутат. Бу өлкәдә аның хокуклары күбрәк. Лә­кин тормыштагы бөтен мәсьәләләрне дә диярлек без, парламенттагы кебек, уртак фикер табып хәл итәбез. Аллага шөкер, гаилә ягыннан мин үземне бик тә бәхетле дип саныйм. Луиза үзем өчен акыллы, бик сөйкемле хатын, минем балаларымның әнисе, оныкларымның әбисе, дәү әнисе. Бу яктан без барыбыз да бик бәхетле. Кызым Лилия медицина университетын бетерде. Улым Дамир финанс институтын тәмамлап, инде байтак еллар банк системасында эшли. Элек Милли банкта эшли иде, аннары, әти миңа коммерция банкында эшләргә кирәк, өйрәнергә кирәк, дип үзе теләп туган якка, Әлмәткә китте. Анда «Зенит» банкының филиалында эшли. Кызым институтны тәмамласа да, һаман укуын дәвам итә. Табиплар гомер буе укыйлар бит алар. Үзләренең гаиләләре бар. Балалары үсә. Иншалла, балаларыбыз биткә кызыллык китермәделәр, киләчәктә дә, Алла боерса, китермәсләр. Нигә дигәндә, гаилә минем өчен, безнең өчен беренче урында тора. Бу гадәт әти-әнидән дә киләдер инде. Нинди гаиләдә нинди тәрбия аласың – шулай буласың, балаларың да, киләчәгең дә шундый була. Бүгенге җәмгыятебездәге гаилә мәсьәләсе мине бик борчый. Безнең илдә бүген гаиләгә игътибар җитми. Менә мин аңлап бетерә алмыйм, хәзер яңача гражданлык никахы дигән булып гаилә коралар. Нәрсә икән ул, кем алдында кем ничек җаваплы икән? Без гражданлык никахы белән яшибез, диләр. Ул вакытлыча бергә яшәп тору була бит инде. Мондый тормыш гаилә була алмый. Кемне үстерәләр алар анда? Янәсе лә, вакытлыча торып карыйк әле, торып булса – яшәрбез, торып булмаса – аерылышырбыз. Юк, алар аерылыш­мыйлар, чемоданнарын алып ике якка таралышалар гына. Мине бу мәсьәлә бик борчый. Тормыш дәресләре гаиләдә бирелә. Тәрбия иң элек анадан, атадан килә. Өйдә үзеңне ничек тотасың, тормышка карашың нинди, балаларыңны эшкә ничек өйрәтәсең? Хатын-кыз, әни булган кешенең бурычы – кыз баланы идән юу, кер юу, кер үтүкләү, тегү, кухня тирәсендә аш-су пешерүгә өйрәтү. Кыз баланы тормышка әзерләү. Минемчә, ир бала­ны тормышка әзерләү исә, әти кешенең бурычы. Авырлыкларны ничек җи­ңеп чыгарга, көрәкне ни­чек тотарга, чүкеч белән ничек кадак кагарга. Ул мондый беренче дәрес­ләрне бернинди мәктәптә дә ала алмый. Аны әти белән әни бирергә тиеш. Хәзер бит без барысын да мәктәпкә сылтап калды­рабыз. Имеш, мәктәп кара­мый. Мәктәп ул син өйдә биргән дәресләрне ныгы­тып, белем генә бирергә тиеш, минемчә. Төрле яктан белем бирергә. Ә тормышка әзерләү – ул гаилә бурычы. Бүгенге яшьләрнең наркоманиягә һәвәслеге, аракы эчеп, сыра күтәреп урам буйлап кычкырынып, тәмәке тартып йөрүләре бик нык борчый мине. Ул бит кемнәрнеңдер баласы, аны бит кемнәрдер тудырган. Ата-анасы кая бу баланың, алардан, синең балаңмы бу, синеке булгач нишләп болай тәртипсезләнеп йөри, дип сорыйк әле. Бу баланы дөньяга тудыргансың икән, синең бит ата-ана буларак җәмгыять алдында бурычың бар. Ә без бөтенебез, ай-һай-һай, әнә теге күрше кемнең баласы наркоман, монысының баласы алкоголик дип аһ орудан узмыйбыз. Һәм бөтенебез дә аның кайгы-хәсрәтен уртаклашкан булабыз, сиңа бик авыр инде дибез... Минемчә, хәзер кайгы-хәсрәт уртаклашу белән бергә ата-анадан, син нишләп мондый бала үстердең, нигә карамадың, бу бит синең дәүләт алдында, җәмгыять алдында, күрше-күлән алдындагы төп бурычың, дип катгый таләп итәргә вакыт җитте. Кызганычка каршы, без мондый таләп куймыйбыз, нәтиҗәдә гаиләнең дәрәҗәсе, бәясе төшә бара. Бу борчулы мәсьәләләрне бүген Татарстаныбызда игътибар үзәгенә алырга кирәк дип уйлыйм мин. Без, татарлар, элек-электән гаилә ягыннан үрнәк халык идек. Бездә гел олыны олы, кечене кече итеп тәрбияләгән гаиләләр, тәртипле, әхлаклы татар гаиләләре булды.

 

Р.В. Безнең милләтне гаилә саклап калды да инде.

Ф.М. Әйе, чынында безнең милләтне гаилә саклап калды. Ләкин ата-бабаларыбыз гадәтенә сеңгән әхлакый җаваплылык гаилә ягыннан да, дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан да онытыла бара. Кешеләрне бик уйландыра торган мәсьәлә бу.

 

Р.В. Фәрит Хәйруллович, менә Дәүләт Советы сессияләрен телеви­дениедән дә күрсәтәләр, аны халык театр караган кебек кызыксынып карап бара. Чөнки анда бик мөһим проблемалар, мәсьәләләр хәл ителә. Бик күп тамашачыларның әйтүе буенча, алар Сезгә шаккатып, сокланып карап торалар. Сезнең теләсә кайсы авыр хәлдән оста итеп чыга алуыгыз, һәрбер депутатның холкын чамалап, һәр хөкүмәт кешесенә кирәкле сүзен таба белүегезне күреп торалар. Минем халыктан ишеткәнем бар: парламент сәясәт театры булса, Фәрит Хәйруллович аның талантлы режиссеры, талантлы дирижеры, дип әйтәләр. Монысы парламентта, рәсми даирәдә шулай. Ә менә Сез тормышт


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 555 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.023 сек.)