АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

Композитор Ренат Еникеев

Прочитайте:
  1. Композитор Алмаз Монасыйпов
  2. Пренатальная диагностика краснухи
  3. ПРЕНАТАЛЬНАЯ ПАТОЛОГИЯ
  4. Пренатальное развитие и роды. Кризис новорожденности
  5. Пренатальный период

Разил ВӘЛИЕВ: Композитор Ренат Еникеев, диюгә минем колакта яшьлектән үк күңелгә сеңгән «Ак дулкыннар», «Үрләреңне менгәч», «Синең эзләр» җырлары яңгырый башлый, татар музыкасына яңалык алып килгән югары зәвыклы инструменталь әсәрләр искә төшә. Аннары миңа Ренат Еникинең олы мәгънәле «Еники» фамилиясе дә бик кадерле. Шундый затлы-зыялы исем белән яшәү һәм иҗат итү, бер караганда, горурлык булса, икенче караганда, бик олы җаваплылык та. Ул исемне акларга, данлы һәм мәртәбәле нәселгә лаек булып яшәргә дә кирәк бит әле... Ренат абый, бу билгеле исем заманында сезгә кыенлыклар китермәдеме? Ни әйтсәң дә, Еникиләр – морзалар нәселеннән бит...

Ренат ЕНИКЕЕВ: Җаваплылык турында бик дөрес әйтәсез. Аны гомергә дә онытасым юк. Безгә һәрвакытта да әтиең исеменә тап төшермә, дип әйтәләр иде. Әмма мин үскән заманда минем әти тегенди, минем әти мондый дип мактана торган чак түгел иде.

Морза дигәннән, без бит чабаталы морзалар. Әлбәттә, заманында моның кемнәргәдер файдасы да тигәндер. Менә шундый бер вакыйга искә төшә әле. Элеккеге бер туганыбыз – морза бит инде ул – патша гвардиясендә генералның адъютанты булган. Анда бит инде бөтен нәрсәне үлчәп, кыяфәткә карап кына алалар. Күрәсең, ул чибәр кеше булгандыр. Генералның да бик чибәр кызы бар икән. Алар арасында мәхәббәт кабынган. Генерал сизеп алып, камчыга ябышкач, Еникеев әйткән: «Ваше благородие, не смеете, я – дворянин», – дигән. Морзалыгы аңа ярдәм иткән, чөнки дворяннарны камчы белән кыйнарга ярамаган. Патша заманында шундый закон булган. Ә безгә инде камчының катысы тигән булыр иде. Әмма бәхеткә каршы дип әйтик, ул заманда морзалар икәнебезне белмиләр иде. Ул тарихларны әле генә ачалар бугай.

 

Р.В. Сезнең белән беренче танышып сөйләшкәннән соң, чып-чын татар әдәби телендә сөйләшүче татар композиторының Казанда туып-үскәненә бик гаҗәпләнгән идем. Чөнки соңгы дәвердә башкалабыздан татарча юньләп сөйләшә белүче зыялыларыбыз чыкмавына күнегеп бара идек. Казанда татар мохитенең бик зәгыйфь булуы милли культурабызның, милли сәнгатебезнең үсешенә һәм хәзерге хәленә бик нык тәэсир иткәндер... Дөресен әйткәндә, татарда шәһәр культурасы юк дәрәҗәдә иде бит. Бары соңгы елларда гына бу өлкәдә бераз җанлану сизелә башлады.

Үзем авыл малае булгач, мин, билгеле, татар авылына үлеп гашыйк. Әмма мин гомерем буе шәһәрдә яшәүче кешеләрнең интеллектуаль мохиттә гомер кичерүләренә көнләшеп яшәдем. Барасың килсә, театрлары, концерт заллары, филармонияләре, музейлары һәм китапханәләре сине көтеп тора. Авыл кешесенең күңеле хискә-моңга бай булса, шәһәр кешесенең интеллектуаль яктан камилләшергә мөмкинлекләре зуррак. Ә менә сездә бу байлыкларның икесе дә бар... Сездә, мәшһүр композитор Бахны Алла урынына күргән шәһәр кешесе Р.Еникидә, авылча самимилек, моң тирәнлеге дә мул.

Сезнең буын композиторлары арасыннан мин күбрәк Фасил Әхмәтов, Мирсәет Яруллиннар белән аралашып яшәдем. Сезгә хөрмәтем бик зур булса да, артык якын килергә кыенсына идем. Бер мин генә түгел, башкалар да Еники күңеленә «ишек шакымыйча гына» керә алмадылар бугай. Фасил абыйның: «Без Еникине яратабыз да, аннан бераз шүрлибез дә...» – дип әйткәне истә калган. Нигә шүрләде икән алар сездән? Бәлки артык туры сүзле, дөреслек эзләүче булгангадыр? Бәлки, авыл малайларының шәһәр малае алдында кыенсынуыдыр бу?..

Р.Е. Миңа моны ишетүе гаҗәп, әлбәттә. Мин үземне беркайчан да кемнәндер өстен күрмәдем, өстен күрүчеләрне дә яратмыйм. Мин бөтен кешене тигез күрәм.

Минем тормыш бераз гына кешечә булмады инде. Минем беренче остазым чит илдән иде. Аның бик бай китапханәсе бар иде. Нотаны, музыканы әйтәм инде мин. Анда булган әйберләр белән танышып үстем. Безнең дуслар сөйлиләр иде, ул әйберләрне кулда тотканны гына күрсәләр дә, Мәскәүдә баштан сыйпамыйлар дип. Мин шуларны да күреп үстем.

Икенче яктан, мин бик иртә композициягә кердем. Композициягә кереп китүем шул – нотаны белүгә яза башладым. Училищега килгәндә үзем язганнарны алып килдем. Музыка дөньясына инструменталь әсәрләр белән килеп, аларны репертуарыма да керттем. Яшьтәшләрем минем музыканы уйнап үстеләр. Әмма мин үземне өстен куймадым һәм алар белән әйбәт мөгамәләдә идек.

Р.В. Атаклы шагыйребез Сибгат ага Хәким 1983 елда Сезнең турыда менә болай дип язган: «...Ренат Еникеевның иҗаты киң сулышлы, фәлсәфи тирән иҗат. Лирик, драматик, фәлсәфи. Үз мелодиясе, үз гармониясе, үз формасы, үз теле. Зур иҗат беркайчан да үз җирлегендә бикләнеп калмый...» Гомере буе татар милләте өчен җан атып яшәгән олы шагыйрь Сибгат Хәким Ренат Еникеев дигән композиторның олылыгын күрә белгән, курыкмыйча, аңа югары бәя биреп, язып та чыккан... Боларны ни өчен әйтәм? Чөнки турыдан-туры татар музыка сәнгате өчен җавап бирүче, ягъни композиторларыбыз, музыкантларыбыз турында кайгыртырга тиешле кайбер «музыка нәчәлникләре» шактый еллар сезне күрмәмешкә салыштылар, күләгәдә калдырырга тырыштылар. Моның сәбәбе нәрсәдә икән: хөсетлектәме, күңел тарлыгындамы? Әллә бу безнең милли яисә профессиональ чиребезме?

Р.Е. Сезнең сорауда күп нәрсәләр әйтелде дә инде. Милли чирме, бүтәннәрме – бөтенесе дә бардыр. Нинди шәхес турында сөйлибез бит. Зыялыларыбыздан Сибгат аганы әйтәсез, башка шагыйрьләребезгә дә рәхмәт. Музыка дөньясында андый шәхесләребездән Александр Сергеевич Ключаревны әйтәсем килә. Бөтенләй беттем дигәндә, йолып калды.

Мине Союздан бөтенләй куган чаклар да булды. Шостакович миңа ярдәм итеп алып калды. Мине күләгәдә калдырырга гына түгел, бөтенләй юк итәргә, дигән мәсьәлә куелган иде.

Бая гына әйтеп үткәнчә, тимер пәрдә дигәндә, аны Сталин системасы дип аның исеме белән бәйләп кенә әйтәләр иде. Бу системада берәү үсәргә тиеш булды, берәү сүзе яки эше белән ошамаса, бетәргә тиеш булды.

Р.В. Билгеле, Ренат Еники үзе дә гел уңайга сыйпап, татлы-баллы сүзләр генә сөйләп йөрүче җайлы-рәхәт кеше түгел. Ул уйлаганын синең йөзеңә туры бәреп әйтә. Фикер йөрткәндә дә гади генә итеп түгел, ә бөек кешеләр, бөек шәхесләр дәрәҗәсеннән торып фикер йөртә, уйлана. Вакыт-вакыт Н.Җиһановка да каты гына сүзләр әйтеп ташлый, җитәкчеләр, тәнкыйтьчеләр белән, матбугат фикере белән дә артык санлашмый. Шуның аркасында аның үзенә дә шактый кыенлыклар күрергә туры килгәндер?

Р.Е. Минемчә, туры булам дип, теләсә кемгә теләсә ни әйтеп йөрү культурасызлык инде ул. Әгәр дә мин Нәҗип Җиһановка әйткәнмен икән, халкыбызга файдасы булсын дип әйтелгән.

Менә мине бер мәртәбә Батыев үзенә чакырды. Батыев башлык кеше бит инде, түрә. Андый җиргә гомумән бик чакырып тормыйлар. Мин бик гаҗәпләндем. Батыев әйтә: «Менә синең өстән язганнар», – ди һәм ике пачка күрсәтә. Аңладым, мин әйтәм, монысында – яманлыйлар, монысында – мактыйлар. Алайса берсен генә, яманлый дигәнен генә пачкадан чыгарып карыйк әле. Бөтенесе дә ялган, шуны кабатлыйм, дим. Беренче эләккәнен чыгарды. «Орджоникидзе турында», – ди. «Әйе, – дим, – булдым Орджоникидзеда. Нотык тоттым, дәррәү күтәрделәр тостны. Ә миңа кадәр Мәскәүдән килгән берәү сөйләде. Менә сез артта калган халык, бездән өйрәнегез, ди. Мәскәүдән килүчеләр бит гел шулай сөйли иде. Ә мин аларның милли горурлыгына тимәдем. Шуңа милләтче дип язганнардыр», – дидем. Шуннан Батыев әйтә: «Кара әле, Ренат дус, син бик каты сөйлисең икән, бераз гына йомшарып булмасмы», – ди. Мин шундый тәрбия алган инде. Нишләтим, үземә каршы бара алмыйм.

Р.В. Татар композиторлары арасыннан әдәбиятны Ренат Еникеевтан да яхшырак белүче юк, дисәм, ялгышмамдыр. Бәләкәй чакта әниегез бүләк иткән Тукай китабы сезне гомер буе озатып йөри, ахрысы. Шуңа күрәдер инде, сезнең җырларыгызның күбесе югары зәвыклы, тирән мәгънәле шигырьләргә язылган. Әлеге «Үрләреңне менгәч» җырын гына алыйк. Бер караганда, ул бөтенләй җыр шигыре түгел кебек... Үзе фәлсәфи эчтәлекле, үзе киң офыклы... Югыйсә безнең композиторларыбызның күбесе үзешчән, примитив шигырьләргә көй яза. Шуңа күрә, кайвакытта, музыкасы яхшы булса да, шигыре түбән дәрәҗәдә язылу сәбәпле, андый җырлар «дөньядан иртә китәргә мәҗбүр була». Бу кимчелектән хәтта иң мәшһүр композиторларыбыз С.Сәйдәшев, Р.Яхин, Җ.Фәйзи һәм башкалар да котыла алмаганнар. Моның сәбәбе нәрсәдә икән? Бәлки, музыка училищеларында, консерваториядә әдәбиятны укыту торышы бик түбәндер?

Р.Е. Әдәбиятны белү музыкант, композиторга, гомумән, иҗат кешесенә закон дип әйтергә кирәк. Олы композиторлар Моцарт, Шопенның хатларын карасак, аларның телләре язучылар да көнләшерлек булуын күрәбез. Шуңа күрә композитор кешегә әдәбиятны белү зарур.

Мин үзем татар мәктәбендә укыдым. Анда әдәбиятка мәхәббәт уяттылар. Училищеда бөтенләй икенче мохит – рус мохите иде. Анда безгә татар теле дәресләре кертеп карадылар. Дәрескә барып, бер-ике сорауга җавап биргәч, сезгә китәргә була, диделәр. Ул чакта татар теленә караш шундый иде. Дәрескә йөрсә дә, әдәбият турында, татар музыкасы турында сүз дә юк.

Менә шундый дәвердә укыдык без. Ә иҗат кешесенә, әдәбиятны белмичә, үз өлкәсендә эшләү мөмкин түгел.

Р.В. Музыкада сез көч сынамаган өлкә юктыр инде, сезнең иҗат офыгы, чыннан да, бик киң. Анда эстрада җырлары да, кыллы квартет та, тынлы музыка уен кораллары оркестры өчен марш та, вокаль-симфоник поэма да, балалар өчен пьеса да бар. Ә инде «Карьят батыр», «Бик еракта идек без», «Син сазыңны уйнадың», «Анам кабере янында» кебек халык көйләрен эшкәртеп яңадан халыкка кайтаруыгыз музыка дөньябызда аерым бер якты сәхифә булып тора. Җыр жанрын кавалерия белән тиңләргә була. Ул бик хәрәкәтчән, йөремсәк. Әмма зур милләтләрнең музыка дөньясын, нигездә, җыр аша түгел, ә зур әсәрләр аша беләләр бит?

Әмма зур профессиональ әзерлеге була торып та, Ренат Еники ни өчен балет, опера кебек жанрларны читләп үтә икән? Киләчәктә опера театрыбызга ярдәм кулы сузарга ниятегез юкмы? Юкса, татарда опера һәм балет жанры үлеп бара бит...

Р.Е. Авырткан җиргә басасыз, әлбәттә, җыр жанрлары мөһимрәкме дип аерып карарга ярамый. Әмма мондый җырлар белән дөньяга чыгып булмас. Һәр милләтнең үз горурлыгы булган композиторлары бар. Шубертлар, Шуманнар безгә җыр белән дә килеп җиткән һәм алар – чын сәнгать әсәрләре.

Минем уйлавымча, сәнгатьтә чын музыка әсәрләре һәм күңел ачу, көнкүреш музыкасы бар. Безнең халык соңгысын яратып тыңлагач, халыкка тагын нәрсә кирәк диючеләр дә бар. Кайберәүләр симфонияләр, опера – балетлар кирәкми, ди. Бездә бит роман – повестьларны кире кагучылар да бар. Милләтебезне, музыкабызны читләргә таныту – безнең бурыч.

Цивилизацияле илләрдә мондый проблема юк. Анда чын сәнгать әсәрләрен тыңлыйлар. Ә бездә хәзер бик ямьсез үзгәрешләр – коммерсиализация бара. Бу җырга гына түгел, бөтен академик жанрларга да кагыла.

Р.В. Могҗиза булып, кинәт кенә баеп китсәгез, күктән акча иңсә яки хөкүмәтебез ярдәм итсә, ул акчаны кая куяр идегез, ни эшкә тотар идегез?

 

Р.Е. Татар мохите тудырып, кирәкле музыкантлар чакырып, музыка мәктәбе ачар идем. Киләчәктә опера-балетлар иҗат итәчәк музыкантлар, композиторлар, дирижерлар укытыр идем. Кайберәүләрен чит илләрдәге зур мәктәпләргә җибәрер идем. Остазларны тел белән бәйләмичә, яһүдтән дә, рустан да, гомумән, талантлы кешеләрдән җыяр идем.

Р.В. Сез кайчандыр Сибгат агайга: «Иртән эшкә тотынганчы, мин иң элек пианинода Бахны уйнап кулларны, бармакларны язам», – дип әйткәнсез бугай. Бах белән иртән кул язган кеше инде көне буе шул биеклектән төшә алмыйдыр, үзе дә шул дәрәҗәдә иҗат итәргә тырышадыр... Гап-гади гармунчы Казан малаеннан бөтен татар халкының мәшһүр композиторы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелү өчен сезгә бик күп талантлы шәхесләрнең һәм укытучыларның иңнәренә таянырга, күп композиторларның иҗатын күңел аша үткәрергә туры килгәндер.

Ренат Еникеевны без әле Рахманиновлар, Рөстәм Яхиннар кебек үк, талантлы композитор булу өстенә, гаҗәеп оста пианист буларак та беләбез. Менә бүген дә бармакларыгыз «кычытып» тормыймы?

Р.Е. (Пианинода уйный).

1999 ел

 

 

ЯХШЫ АТ КЫҢГЫРАУСЫЗ БУЛМАС...

Музыка белгече Зәйнәп Хәйруллина

Разил ВӘЛИЕВ: Мин Сезне гомерем буе ишетеп, укып яшәдем. Мин генә түгел, сугыштан соң туган буын интеллигенциясе арасында Сезне белмәгән кеше юктыр. Әмма бу әңгәмә алдыннан яңадан Сезнең тәрҗемәи хәлегезне күздән кичереп, эшләгән эшләрегезне, язган мәкаләләрегезне, чыгарган китапларыгызны өйрәнеп чыккач, үзем өчен бер яңалык ачтым... Баксаң, мин Сезнең иҗатны һәм кылган гамәлләрегезне бик аз беләм икән... Бер мин генә булса, бер хәл, бүгенге көндә күпчелек милләттәшләребез татар музыка сәнгатенең үткәнен, аның гаҗәеп бай мирасын, бигрәк тә сугышка кадәр яшәгән һәм иҗат иткән шәхесләребезне бөтенләй диярлек онытып баралар.

Шуңа күрә, Зәйнәп апа, безнең бүгенге әңгәмәбез күбрәк шул хакта: гаҗәеп бай музыкаль мирасыбыз, онытылган шәхесләр, рухи мирасыбызны өйрәнү һәм саклау турында барса, яхшы булыр иде. Чөнки, кемдер әйтмешли, Сез бу өлкәдә – «аяклы тарих», бик тә хәбәрдар кеше...

 

Зәйнәп ХӘЙРУЛЛИНА: Минем хезмәт юлым 1932 елның җәендә радиода башланды. Бәхетле язмышлы булдым мин. Искә алыйк. 1920 елларның ахыры, 30 елларның башы. Ул вакытта әле Казанда филармония юк, консерватория юк, Композиторлар берлеге оешмаган. Опера театры да, концерт залы да, меңгә якын тамашачыларны кабул итәрлек зур заллы мәдәният сарайлары да төзелмәгән. Сәнгать, әдәбият, музыка әһелләре барысы да бер җирдә – радиода гына очрашалар. Бергә иҗат итәләр. Радиода мине иң беренче каршылаган, мине микрофон алдына бастырып сөйләргә өйрәткән кешеләр: Хәсән ага Туфан, режиссер Кәшифә Тумашева, җырчы Мәрьям Рахманкулова, музыка редакторы, җырчы Мөхәммәт Сафин булдылар. Көн саен күренекле затлар белән күрешәм, танышам. Аларны тыңлыйм, алардан өйрәнәм, аларга сокланып яшим. Миңа Галиәсгар Камалның энесе Габдулла Камал I, икенче энесе Габдрахман Камал II, сеңлесе Зәйнәп Камалова белән бер өстәл янында утырып, Габдулла ага Камал җитәкчелегендәге матур уку дәресләрен үтәргә насыйп булды. Камаллар барысы да гаҗәп куе матур тавышлы иделәр. Радиода эшләгән чорда симфоник оркестр белән якыннан танышу, аның составындагы музыка коралларын белү, татар профессиональ музыкасы туып килгән елларда бирелеп эшләгән композитор һәм дирижер В.Виноградов, татар, башкорт халык көйләрен тирән өйрәнгән композитор, дирижер А.Эйхенвальд белән аралашу да хәтердә нык уелып калган. Шуңа өстәп әйтәсем килә: алар барысы да миңа укучы бала, радиога эшкә килгән өйрәнчек итеп карыйлар, миңа беренче тапкыр ишетелгән музыкаль аһәңнең мәгънәсен, классик композиторларның иҗатларын аңлатып баралар, музыкаль терминнарны дөрес әйтергә өйрәтәләр иде.

Радиоконцертлар алдыннан үткәрелә торган репетицияләрдә мин, үзем дә сизмичә, музыкаль белемне күңелемә сеңдерә барганмын.

Радиода мин 30 елдан артык эшләдем. Ул елларны язмышымның иң бәхетле чоры дип саныйм.

 

Р.В. Татар музыкасының классик үрнәкләре, аның тарихы, үткәне хакында сөйләгәндә без, нигездә, С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, Ф.Яруллин, Р.Яхин һәм тагын берничә исемне генә телгә алабыз. Ә чынлыкта безнең музыкаль мирасыбызда телгә алырлык шәхесләр бик күп бит. Композиторлар, җырчы-башкаручылар, музыкантлар арасында да шактый алар. Солтан Габәшиләр, Камил Мотыйгыйлар, Латыйф Хәмидиләр, Кушловскаялар, Заһидулла Яруллиннар хакында да халык бик аз белә... Аларның иҗатын дөньяга чыгару өчен бүгенге көндә, Сезнеңчә, ниләр эшләргә кирәк? Соңгы елларда татар музыка дөньясы турында сүз чыкса, бәхәсләр еш кына Җиһанов – Яруллин, Җиһанов – Сәйдәш мөнәсәбәтләренә килеп төртелә иде. Бу «мәңгелек тема»га бераз ачыклык кертә алмассызмы? Чынлап та, бу өч бөек шәхеснең шәхси һәм иҗади мөнәсәбәтләре нинди иде? Алар арасында каршылыклар бар идеме, әллә бу кемнәрдер тарафыннан уйлап чыгарылган нәрсә генәме?

З.Х. Милли профессиональ музыкабызга нигез салган Салих Сәйдәшев Мәскәү консерваториясе каршындагы татар опера студиясенә укырга барганда аның инде ун еллык бай иҗат биографиясе, танылган әсәрләре була. Татар музыкасының булачак корифейлары Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов, Заһид Хәбибуллин, Фәрит Яруллин бер группада композиторлык осталыгына профессор Г.Литинскида укыйлар. Безнең композиторлар бергә ныклы белем алып, халкыбызга опера, балет, музыкаль комедия, музыкаль драма әсәрләрен бирүне конкрет бурыч итеп куялар. Алар Казанга кайту белән эшкә керешәләр. Салих Сәйдәшев үзенең төп йортында – Г.Камал исемендәге театрда хезмәтен дәвам иттерә. Бер үк вакытта «Зәңгәр шәл», «Наемщик» кебек зур уңыш казанган музыкаль спектакльләрен опера жанрына күчерү эшенә дә керешә.

1939 елда Композиторлар союзын оештыру эше башлана. 1940 елның 2 февралендә композиторларның беренче җыелышында композиторларны берлеккә кабул итү, документаль формалаштыру башкарыла. Менә шушы тарихи җыелыш көненнән башлап Салих Сәйдәшев, Заһид Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи, Фәрит Яруллин, аталы-уллы Виноградовлар Мәскәү консерваториясендә махсус югары белем алган музыка белгече Хәлимә Булатова-Терегулова (татарлардан беренче музыка белгече), җырчылардан Мәрьям Рахманкулова гомерләренең соңгы көненә чаклы СССР Композиторлар союзы членнары булып бергә-бергә иҗат итеп, аралашып яшиләр. (Ә Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев Мәскәүдә укыган елларында ук Союзга алынган булалар.)

1948 елда композиторларның беренче съезды җыела. Идарә сайлана. Идарәнең рәисе – Нәҗип Җиһанов, урынбасары – Салих Сәйдәшев. Шунда көндәлек оештыру эшләрен ничек алып бару турында конкрет чаралар билгеләнә. Иҗат мәсьәләләрен карауны, яңа әсәрләрне тыңлау һәм фикер алышуларны һәр айның бер пәнҗешәмбе көнендә уздырырга тәгаенлиләр. (Ул тәртип инде 50 елдан артык дәвам ителә.) Композиторлар үзара бик дуслар иде, бер-берсенә ярдәм итәргә һәрвакыт әзерләр иде. Көн саен очрашалар, киңәшәләр иде, мәсьәләләр бергә хәл ителә иде. Документлар, иҗади җыелышлар протоколлары буенча әйтә алам: Салих Сәйдәшев Нәҗип Җиһановны «Алтынчәч» операсы өчен СССР Дәүләт премиясенә тәкъдим итә. Консерватория ректоры Нәҗип Гаязович педагоглар алдында Салих ага Сәйдәшевнең тормышы һәм иҗади эшчәнлеге турында китаплар, аның әсәрләреннән җыентыклар чыгару бурычын куя. Болар барысы да гамәлгә аша. Салих аганың 50 яшьлеген уздыруны Композиторлар союзы оештыра. Тантанада докладны Нәҗип Җиһанов сөйли.

1938 елны Мәскәү консерваториясендә укуны тәмамлаганнан соң композиторлар Казанга кайткач, барысы да эшкә урнашалар. Җәүдәт Фәйзи радиода – музыка редакторы. Александр Ключарев – халык көйләрен җыю, өйрәнү кабинеты директоры һәм Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамблен оештыручы, аның музыкаль җитәкчесе. Заһид Хәбибуллин эшче яшьләр театрында музыка эшләрен алып бара, Нәҗип Җиһанов опера театрының музыкаль җитәкчесе, ә Фәрит Яруллин бик ашыгып, бирелеп, «Шүрәле» балетын яза, көн саен балетмейстер һәм балет солистлары белән очраша. Аңа яшәү шартларын яхшырту өчен яңа төзелгән Композиторлар союзы музфондтан акча белән ярдәм итә. Ул Казанның Бауман урамындагы «Совет» кунакханәсендә яши. Иҗат итә. Яңа җырлар язарга да өлгерә. Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев һәм Нәҗип Җиһанов арасында бернинди каршылыклар, аңлашылмаучылыклар күренмәде, иҗади бәхәсләрдә, шәхси очрашуларда килешмәүләр булмады. Башта әйткәнемчә, композиторлар бер-берсенә ихлас, ачык күңеллеләр иде. Дөрес, кеше арасында төрле сүзләр йөрде. Кемнәргәдер Җиһанов музыкасы ошамый, икенчеләре Сәйдәшев иҗатына булган кайнар мәхәббәтләрен Җиһанов исеменә кире фикерләрен әйтү белән ныгытырга, көчәйтергә тырышалар. Минем бу урында безнең хөрмәтле, һич онытылмас җырчыбыз Гөлсем Сөләйманова сүзләрен искә алып китәсем килә...

– Гөлсем апа, Сезнең хакта халык арасында әллә нинди уйдырма сүзләр йөри, шулар Сезне рәнҗетмиме? Кәефегез китмиме? – дип сорагач, ул миңа көлеп кенә җавап кайтарды:

– Зәйнәп, халыкта «яхшы ат кыңгыраусыз булмас» дигән мәкаль яши. Яхшы кешеләр, хөрмәтле шәхесләр турында төрлесен – яхшысын да яманын да сөйләрләр. Кыңгырау – күңелле хәбәр ул.

Миңа Салих ага концертларын да, Нәҗип Җиһановның иҗат кичәләрен, төрле очрашуларны да еш алып барырга туры килде. Кайнар алкышлар, күңелле сораулар белән уза иде ул музыкаль кичәләр.

Яшел Үзән шәһәренең Зур мәдәният сараенда татар эшчеләре, аннан соң тагын Казан тимер юлчылар клубында Казан педагогия институты укытучылары белән оештырылган очрашулар үтә җылы, күтәренке рухта уздылар. Ике кичәдә дә «Алтынчәч», «Җәлил» операларыннан өзекләр башкарылды. Нәҗип Гаязовичка бик күп сорауларга җавап бирергә туры килде. Пединститут укытучыларын да Сәйдәшев–Җиһанов «проблемасы» кызыксындырды. Кичәдән соң Нәҗип Җиһановның: «Их, менә бу кичәләрдә минем дошманнарым булсалар иде, алар күрсәләр иде бу матур, күңелле очрашуларны», – дигәне әле дә хәтеремдә нык саклана.

Р.В. Музыкаль мирасыбыз турында сүз барганда, иң беренче чиратта, композиторларыбыз әсәрләрен матбугатка әзерләп бастырып чыгаруны, радио, телевидение, филармония, театрлар фондларындагы язмаларны барлау, саклау, аларны компакт-дискларга яздыру, онытылган әсәрләрне җырчыларыбыз һәм башкаручыларыбыз, оркестрларыбыз репертуарына кертүне күз алдында тотам мин. Бу яктан караганда, музыка дөньябызда ниләр эшләнә, хәл ителмәгән нинди проблемалар бар һәм алар ничек хәл ителергә тиеш?

З.Х. 1950-90 елларда композиторларыбызның байтак әсәрләре басылып чыкты. Аерым композиторларның сайланма әсәрләре аңлатма, кереш сүз белән нәшер ителделәр. Нәшриятебез тарихында Казанда беренче тапкыр тулысынча опера клавирлары дөнья күрде. Бу бик куанычлы хәл. Бердән, Татарстан китап нәшриятенең техник яктан мөмкинлекләре үсүен күрсәк, икенчедән, югары әзерлекле музыка редакторларының җитешүе дә киләчәккә зур өметләр бирә. Әмма басылып чыккан әсәрләрне музыка сөючеләргә, башкаручы-музыкантларга җиткерү, басмаларны пропагандалау, алар турында рецензияләр бирү, радиодан, телевидениедән рекламалар оештыру юк дәрәҗәсендә. Тагын бер мәсьәлә игътибарсыз кала бирә. Җырчыларыбыз онытыла, югала. Күренекле әдипләребез, драматурглар, шагыйрьләр кешелек һичбер вакыт кичермәс шәхес культы елларында гаепсезгә һәлак булдылар. Аларның әсәрләре, исемнәре нәшрияттән дә, радиодан да, сәхнәдән дә алындылар. Пьесалар, шигырьләр юкка чыгу белән аларга язылган музыкаль әсәрләр дә тынып калдылар. Музыка югалмасын өчен кайберләренә яңа авторлар яңа текстлар тәкъдим иттеләр. Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшевнең «Кандыр буе» спектаклендәге «Без кабызган утлар» җырын «Төзүчеләр» яки «Җиңү җыры» дип җырладылар... «Алтынчәч» операсының либретто авторы Муса Җәлил исеме афишаларда язылмады. «Либретто халык легендаларына, халык әкиятләренә нигезләнеп язылды» дип кенә әйтелә иде. Соңрак яңадан әйләнеп кайткан әсәрләр байтак булды. Әмма күп җырларның музыкасы, элеккеге авторлары югалып калды. Хәсән Туфан, Муса Җәлил, Фатыйх Кәрим җырларын үз сүзләре белән кире кайтарасы иде. Безнең вөҗдан эшебез бу.

Р.В. Татар музыка сәнгатенә зур өлеш керткән шәхесләр хакында Сездән дә күбрәк язган, аларның иҗатын һәм кылган гамәлләрен пропагандалаган кеше юктыр, дисәм, ялгышмамдыр кебек. С.Сәйдәшләр, М.Җәлилләр, Һ.Такташлар, Ф.Яруллиннар һәм тагын дистәләгән күренекле шәхесләр хакында Сезнең истәлекләрне укыгач, мин бер нәрсә уйлап куйдым... Мин әйтәм, Зәйнәп апа нишләп шушы истәлекләргә таянып, шуларны бергә туплап бер зур мемуар әсәр язмый икән? Сезнең инде ярты гасыр буе көндәлек алып барганыгызны да беләм. Андый әсәр дөньяга килсә, бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен гаҗәеп зур бүләк булыр иде бу.

Чын булса, С.Хәкимнең «Фазыл чишмәсе» җырын, Ә.Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» әсәрен язуында, тагын башка бик күп шагыйрь һәм композиторларның яңа әсәрләре дөньяга килүдә Сезнең дә турыдан-туры катнашыгыз бар, дип сөйлиләр...

З.Х. «Ашаган белми, тураган белә», ди халык. Көн саен билгеләнгән сәгатьләргә концерт программалары төзергә керешкәндә мин нинди җырлар, нинди музыка коралларына махсус язылган әсәрләргә мохтаҗлыкны нык тоя башлыйм. Төрле бәйрәмнәр күп, ә аларга махсус багышланган, төрле һөнәр ияләрен хөрмәтләгән әсәрләрнең юклыгын күреп борчылам. Уйланам. Композиторларга, шагыйрьләргә шушы зарымны җиткерәм. Булышуларын үтенәм. Авторлар белән аңлашу шулай барлыкка килә, дуслык шулай туа. Тукаебызны онытмыйбыз, ә «Тукай маршы» фәкать скрипкада гына уйнала, ә нигә бу әсәргә симфоник оркестрда Тукайга тиң тантаналы яңгыраш бирмәскә! Көннәрнең берендә, 1950 елның җәендә булды бу, Нәҗип Җиһанов миңа шалтырата:

– Зәйнәп, Заһидулла ага Яруллинның «Тукай маршы» көен искә төшер әле. Тиз генә ноталарга язам, хәзер, телефонга көйлә әле, – ди бу.

– Юк, минем көйләп бирүем генә җитмәс, безнең олы скрипкачыбыз Мөхәммәт Яушев аны Заһидулла ага белән бергә уйнап йөргән, көйне төгәл белгән музыкант, аңар мөрәҗәгать итү яхшырак булыр, ноталар белән көйне язып та, үзеңә уйнап та бирер, – дим.

Телефон өзелә. Берничә көннән соң яңадан телефон шалтырый:

– Зәйнәп, «Тукай маршы» симфоник оркестр өчен төрле вариантларда эшләнгән. Ноталар дирижер Җәлал Садриҗиһановта. Репетициягә тыңларга кил. Ике көн арасында марш әзер. Бу вакытта Бөтенсоюз радиосының магнитофон тасмаларына язу фабрикасының махсус бригадасы Казанга чакырылган иде. Заһидулла Яруллинның симфоник оркестр өчен Нәҗип Җиһанов тарафыннан эшләнгән «Тукай маршы» магнитофон тасмаларына ифрат матур яңгырашта языла. Ярты гасыр инде шушы «Тукай маршы» илләр, җирләр гизә.

Тагын бер мисал. Рокыя Ибраһимова белән Зифа Басыйрова концертлар белән җөмһүриятебез районнарына чыгып китәләр. Авылларда ишеткән яңа көйләрен радиокомитетка алып киләләр.

– Зәйнәп, бу көй безгә ошады. Без аны Зифа белән бик тиз отып алдык, өйрәндек. Ноталар белән беркетеп, теркәп тә куйдык. Авыл кешеләре үзләре «Фазыл чишмәсе» дип йөртәләр. Бер гармунчы Фазыл чишмәсе буена килеп шушы көйне уйнарга яраткан. Шулай сөйләделәр авылның җырчы кызлары. Яңа көйгә яңа җыр тексты табарга кирәк иде.

Репетициягә шагыйрь Сибгат Хәкимне чакырдык. Ул да көйне яратты. Тиз арада яңа сюжетлы лирик җыр туды. Беренче тапкыр аны Гайшә Камаева мехчылар өчен фабрика цехында җырлады. Җырны ике тапкыр кабатлап җырлаттылар.

– Бер куплет булса да өстәргә иде, – диде цех эшчеләренең берсе. – Җыр бик кыска. Өч куплет кына аз.

Бу теләкне Сибгат Хәкимгә җиткердек. Ул бик сөенеп кабул итте тәкъдимне.

Көннәрнең берендә миңа Ташкенттан гарәп хәрефләре белән язылган укучылар дәфтәре килеп төште. Казан сәүдәгәрләреннән берсенең кызы яшь Салих Сәйдәшевтән музыка дәресләре алуын, аңар гашыйк булуын яза. Истәлек-көндәлек Октябрь революциясе алдыннан Казан яшьләренең тормышын, «Шәрекъ клубы»ндагы музыка кичәләрен, яшьләр тормышын сурәтли. Бу көндәлекнең зур бер әсәр өчен тулы сюжет була алуын аңладым мин. Күренекле бер язучыга укырга тәкъдим иттем. «Көндәлек» аның күңелен кузгатмады. Аннары Әмирхан Еникигә бирдем. Бу кулъязманы ул бик яратты. Аңар нигезләнеп «Гөләндәм туташ хатирәсе» дигән повесть дөнья күрде, әдәбият сөючеләрнең мәхәббәтен яулады.

Менә шулай язучылар, композиторлар белән иҗади дуслык көннән-көн ныгый, киңәя барды. Җырчы-башкаручыларга репертуарларын баетуда музыкаль редакция гел киңәшче иде.

Минем вакытымның күп өлеше (радиода сәнгать эшләре җитәкчесе, Композиторлар берлеге идарәсендә сәркятиб булып хезмәт итүдән тыш) концерт алып баруга, татар музыкасы буенча концерт-лекцияләр укуга багышланды. Татарстан районнарында күп йөрдем. Язарга мөмкинлегем дә, вакытым да калмады. Әмма андый теләк бар. Исән-сау, сәламәт булсак, бәлкем, бу эшне башкарып чыгармын дип уйлыйм.

 

1999 ел

 

ТАТАРНЫҢ КЫЙБЛАСЫ ҮЗЕНДӘ

Композитор Мәсгудә Шәмсетдинова

Разил ВӘЛИЕВ: Мәсгудә Шәмсетдинованың иҗат юлы мәктәп елларында ук башланган. Казан консерваториясендә уку чорында да, аны тәмамлагач та ул һәрчак иҗат казанында кайнады, аның исеме дә, язган әсәрләре дә һәрчак халыкка ишетелеп, күзгә күренеп торды. Әмма татар кешесе, шул исәптән мин дә, "Мәһди..." дастанын һәм "Сөембикә кыйссасын" тыңлагач кына Мәсгудәне чын-чынлап аңлый башладык, композитор буларак ачтык һәм тулаем кабул иттек, дисәм, ялгыш булмастыр кебек.

1989 елның 22 август киче. Казанның үзәк стадионына 20 меңнән артык кеше җыелган. Юк, футбол карарга түгел, татар җыры, татар моңы, татар дастаны тыңларга дип килгән алар монда. Аларны монда композитор Мәсгудә Шәмсетдинованың иҗат тылсымы чакырып китергән. Ялгышмасам, мин белгән тарихта татар моңы җыйган иң зур тамаша шушы булгандыр. Билгеле, гаҗәеп талантлы режиссер Дамир Сираҗиев, бөтен Советлар берлегенә танылган җырчы Альберт Әсәдуллинның да өлеше зур бу тамашада. Әмма, ни әйтсәң дә, иң үзәктә — музыка, ә ул музыканың авторы — Мәсгудә Шәмсетдинова!

Мәсгудә ханым, ул көннәрдә, ул чакта кичергән хисләрне әле дә булса хәтерлисеңме?

Мәсгудә ШӘМСЕТДИНОВА: Мин ул елларны иң бәхетле еллар дип санар идем. Без милләт буларак шулкадәр оештык, милли идея, милли фикер, очар кошны тотардай милли талпынулар тоя идек ул вакытта.

Ул көнне генә түгел, гомумән, бик хисләнеп эшләдем мин бу эшне. Чөнки 450 ел буена татар милләте шушындый күплектә җыелганы булмагандыр. Бәлки ул җыелгандыр. Тик сугыш өчен, яу өчен, динен саклар өчен, ниндидер шундый авыр фаҗигаләрдә. Шушы көнне халыкның татарча сөйләшеп стадионга агылуы мине бик дулкынландырды. Аннан соң унике еллап вакыт үтте инде. Бу чор үзебезне милләт булып сиземләгән чорыбыз иде, җаннарыбыз нечкә кылдай тартылган иде. Шундый вакытыбыз биш еллап булды. Милләт шагыйрьләре, милләт композиторлары, милләт җырчылары бик оешкан идек, бурычларыбыз күп иде кебек. Шуңа күрә ул минем өчен бик кадерле көннәр.

Р.В. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай гасыр башында ук мондый сүзләр әйткән: «Безнең милләт үлгәнме әллә йоклый гынамы?» – дип үз-үзенә дә, безгә дә бик борчылып сорау биргән. 1989 елның шушы кичендә мин үз күзләрем белән милләтнең уяна башлаганын күрдем. Дистә ел буена шушы уяну дәвам итте.

Һәр кешегә инде туганчы ук үзенә тиешле иҗат оеткысы, талант оеткысы салып куелган була. Әмма күп кеше, үзендәге талант оеткысын белмичә-сизмичә, гадәти генә бер адәми зат булып кала. Чөнки аның талантын ачучы, аңа канат куючы, юл күрсәтүче булмый... Ә синең күңелеңдәге серле иҗат сандыгына кем ачкыч тапты, кем синең талантыңа юл ачты, Мәсгудә ханым?

М.Ш. Чынлап та, мин үземнең яраткан шөгылем белән шөгыльләнәм. Кечкенә чакта мин бераз сәер бала булдым кебек. Абыйларым-апаларым мине гел этеп-төртеп йөртәләр иде, әнием бик каты яклый иде.

Бервакыт апам мине кура җиләге җыярга алып барды. «Бу куакта ничә җиләк икән?» – дип, мин 360 җиләк санадым Кешеләр ул вакытта яртышар чиләк җиләк җыйганнар иде. Апам мине ул вакытта бик нык ачуланган иде.

Аннары моң, музыкаль аһәңнәр, хисләр минем өчен җиләк төсендә. Чөнки бала тәпи йөри башлауга табигатькә урман эченә кереп китә. Без урман эчендә, тайгада үстек. Мин агач төбенә басып: «Бу усак бабай леперди икән, бу каен болай чылтырый икән», – дип, һәр агачның тавышын тыңлап тора идем. «Бу тавышны кушсаң, ничек була икән?» – дип ике тавышны кушып карый идем. Ул вакытта нәни генә булсам да, киләчәк шөгыльдәге эшләр турында уйлаганмын. Хәзер бит уйлыйм: «Скрипка белән икенче уен коралын кушсам, ничек булыр икән?» Мин шушы шөгылем белән кечкенәдән мавыкканмын. Авылдагы прагматик караш һәм шуңа карамастан, авылдагы илаһи табигатьтә яшәү кешегә этәргеч бирә. Аннары кешегә этәргечне әнисе бирәдер. Безнең әни шулкадәр матурлыкны сизә иде, шундый матур җырлый иде. Кунакларга баргач әтигә: «Шәмселислам, Рафиганы җырлатыйк әле», – дип әйтәләр иде. Әти инде: «Җырла, җырла, Рафига», – ди икән. Әни җырлагач, барысы да таң калып тыңлый, әти дә сокланганын күрсәтә. Әмма әнине өйгә кайтып җиткәнче тирги икән: «Нигә ирләр алдында авызыңны ачып җырладың?», – дип. Көнләшүе булгандыр инде. Чөнки әни җырлаганда, минем дә аны кешегә тыңлаттырасым килми иде. Кайвакыт була бит ниндидер җыр, моң, шушы матурлыкны сизәсең, комачауламасыннар иде, бу матурлыкны минем генә карыйсы килә, дип уйлыйсың.

Мин этнография белән шөгыльләнә башлагач, халыктан музыка җыя башлагач, әйттеләр: «Нигә син моның белән шөгыльләнәсең?» – дип. Әнием вафат, мин әнинең тавышын эзлим. Кая барсаң да әни тавышын, авыл тавышын һәм балачактагы бәхет төсмерләрен эзлисең. Балачакта бит төсләр дә матуррак иде, әни пешергән ризыклар да тәмлерәк иде. Композитор булырга этәрүчеләр – авылымның табигате, кешеләре дип саныйм.

 

Р.В. Иҗат кешесе турында сөйләгәндә без аның таланты белән бергә милли колоритын, милли үзенчәлеген дә телгә алабыз. Ә нәрсә соң ул миллилек? Милли хис, милли моң, милли үзенчәлек синеңчә нидән гыйбарәт?

М.Ш. Разил, синең соравың шундый мәгънәле, шундый якын, минем инде бу сорауны егерме ел ишеткәнем юк. Минемчә, музыка тирәсендә андый сораулар, андый уйланулар, андый фикерләр бөтенләй юк. Бу бик сискәндергеч сорау, чөнки оныта башлаганбыз: без бит милли республикада яшибез. Нәрсә ул милләт? Нәрсә ул милли моң? Нәрсә ул милли шигырь? Нәрсә ул милли төс? Бездә бу төшенчәләрне өйрәнүче институт та юк. Шундый зур байлыгы булган халык үзен өйрәнә торган институт ача алмый.

Бу сорауга җавапны, әлбәттә, фәнни итеп биреп була. Беренчедән, территориаль бердәмлек булырга тиеш. Икенчедән, дин берлеге, тел берлеге. Психологик һәм рухи яктан булган үзенчәлекләр һәм бу үзенчәлекләрнең мәдәнияттә күренеше.

Без Төмәнгә барсак та, Чиләбегә барсак та, Финляндиягә барсак та: «Без татарбыз!» – дибез. Кызганычка каршы, соңгы вакытта безнең фикеребездә, аңыбызда, үзебезне шәрехләвебездә тарлык бар. Безне бик акыллы һәм хәйләкәр төстә, «Татарстан» дип билгеләделәр. Мин моны «милли офис» дип күрәм. Бу – милләтнең оеткысы, монда сәясәт, сәнгать, монда шәхесләр кайный. Әмма без оныттык, татарыбыз бөтен Россиядә бит. Нигәдер татарлар Татарстанда гына дип хис итәргә өйрәндек. Беренчедән, безгә бөтен Россия территориясен үзебезнеке дип карарга кирәк. Чөнки бездә җырчылар күп, бездә – көч. Әле беркөнне Сургуттан килгән бай татар егете белән сөйләштем: «Без – татарбыз дисез, җырчыларны чакырасыз, яхшы түлисез. Рәхәтләндереп машиналар алып кайталар. Сезнең башыгызга килмиме симфоник оркестрны анда алып барырга? Бер кичне дөнья классикасын, икенче кичне рус классикасын, өченче көнне татар классикасын уйнасын симфоник оркестр. Һәр кичне дә татарлар киләчәк», – дим. Ул миңа әйтә: «Кара әле, Мәскәүдә миңа әле генә шушы фикер белән Спиваков чыкты. Ул әйтте: «Нинди татар музыкасын телисез – шуны уйныйбыз», – диде. Мин шулхәтле горурланып аңа сүз бирдем. Минем башыма симфоник оркестрны алып китеп, аны Себернең бөтен нефть регионнарында йөртү килмәгән», – ди.

Милләтнең офисы буларак, монда бөтен акыл, акча тупланырга тиеш.

Р.В. Мәсгудә ханым, сез әйткәч, искә төште. Франциянең Шарль Азнавур дигән атаклы җырчысы бар. Ул милләте буенча әрмән. Азнавур бер интервьюсында болай дип әйтә: «Кем ул әрмән? Әрмән ул Әрмәнстанга ярдәм итә торган кеше. Кайда гына яшәсә дә, Әрмәнстанга, әрмән халкына ярдәм итсә, ул чын әрмән була», – ди. Татар да шулай булырга тиештер.

М.Ш. Яһүдләр дә бит нинди акыллы халык. Бөтен дөньяга сибелеп яшәсәләр дә, табигый, тарихи ватаннары Израиль барлыгын беләләр. Без, әлбәттә, бөтен Россия җирлеген Татарстан дия алмыйбыз. Әмма чынлап та монда милләт, милли фикерләр оеша. Без монда милләтне исән калдыру өчен эшлибез. Татарстан читтәге татарларга юнәлеш бирергә тиеш. Моның өчен безнең президентыбыз янында сез генә түгел, өч-дүрт шагыйрь генә түгел, ниндидер бер үзәк булырга тиеш. Ул үзәк милли горурлыкны үстерү буенча ориентацияләр бирә торган программалар эшләргә тиеш.

Бездә, әлбәттә, ниндидер эшләр эшләнә, фестивальләр үтә. Әмма бу фестивальләр булганны гына барлыйлар. Ә нигә Җиһанов фестивале яисә А.С.Ключарев исемендәге фольклор фестивале үткәрмәскә?

Р.В. Яшерен-батырын түгел, рәссамнар, артистлар, музыкантлар арасында әдәбиятны, тарихны ныклап, тирәнтен өйрәнгән кешеләр бик сирәк. Син менә шул сирәкләрнең берсе буласың инде. Китапка мәхәббәт, әдәбиятка, тарихка мәхәббәт каян килә сиңа?

М.Ш. Кечкенә чакта әкият китаплары укый идем. Шул чакта китапны тиз генә ачып карый идем. Кешеләре шунда йөрми микән дип. Һәм тиз генә ябып та куя идем. Андагы фикерләр шушы образлар, сурәтләр буларак йөрергә тиеш иде.

Кешене китап яратырга өйрәтеп булмый. Ул тумыштан килә, ул генетик фонд. Бу мәхәббәт бер даирә кешеләренең китап яратуыннан, дәү әтиләрнең, әниләрнең ярамаган вакытта Коръәнне чоланнан-чоланга качырып йөртүләре, моның яшерен булуы, сер булуыннан, ниндидер шундый нюанслардан төзелгән компонент һәм гашыйклыктыр.

Шәһәрдә үскән шагыйрьләребезгә, композиторларыбызга рус телендә укырга туры килде, алар башта рус теленең матурлыгын тойдылар. Ә без татар теленең матурлыгын беренче тойдык, безгә татар телендә бишек көйләре көйләделәр. Без дип әйтим инде, чөнки мин ялгызым гына түгел, безнең үзешчән композиторларыбыз бар. Мин аларны бик яратам. Чөнки алар әдәбиятыбыз белән дә, тарихыбыз белән дә бик кызыксыналар.

Р.В. Әдәбиятта үзешчән язучы, үзешчән шагыйрь дигән сүз юк. Нишләп шулай икән? Мин кайвакыт моны аңлый алмыйча аптырыйм. «Солдатлар»ны язган Фәтхерахман Әхмәдиев үзешчәнме ул? Атаклы композиторыбыз Сара Садыйкованы да озак еллар буе «үзешчән» дип йөрделәр.

М.Ш. Ниндидер темага кагылсаң, аның терминологик критерийларыннан чыгарга кирәк. Композитор дигән кеше ул, әлбәттә, опера, балет, симфония кебек зур әсәрләрне нота белән язып, алар ике йөз елдан соң да уйналырга тиеш. Кызганычка каршы, Ф.Әхмәдиевләр, С.Садыйковалар билгеле түгел әле. Сара апаның нинди җырларын халык җырлый? Һәм кайда җырлыйлар? Сара апаның җырларын хәзер җырламыйлар, аның җырлары тик радиодан гына ишетелә.

Мин Тукайны татарның иң бөек һәм иң дөрес юлдан алып барган музыка белгече дим. Ул әйткән: «Бу җырны ярминкәдән алып кайттылар. Быел җырларлар да, икенче елга иске дип ташларлар», – ди. Татар милләтенең шундый кызык ягы бар – ул җырларны умырып бара, «тагын, тагын» дип сорый. Бу яктан безнең үзешчән композиторларыбыз бик зур эш эшлиләр. Профессиональ композитор буларак, мин симфония язам.

Чит илдән киләләр дә: «Кем шагыйрьләрегез, кем композиторларыгыз? Нинди тарихыгыз бар?» – дип сорыйлар. Чит ил кешеләренең халыкның аңын, үз фикерен аңлыйсы килә икән, халык арасына бара һәм халыкның көйләрен тыңлый.

Р.В. Безнең «Карурман»нар, «Зиләйлүк»ләргә бәлки ике йөз генә ел түгелдер. Бәлки өч йөз, дүрт йөз елдыр, бәлки мең елдыр. Ә аларны язган авторлар үзешчәнме, профессионалмы?

М.Ш. Алар көчле профессионаллар. Алар милли хисне, милли төсмерләрне үзләренә бик көчле оеткы итеп җыеп, зур әсәргә яшәеш биргәннәр. Чөнки бу җырлар үзләре симфония бит.

Р.В. Мәсгудә, син – гаҗәеп киң колачлы, бай күңелле шәхес. Иҗатыңа күз салсак, анда симфония һәм рок-опера да, балет һәм дастан да, бәет һәм җырлар да, спектакльләргә язган музыка һәм гыйльми эзләнүләр дә бар... Соңгы вакытта кылган гамәлләрең күбрәк тарих, фольклор, ислам фәлсәфәсе өлкәсенә карый кебек. Киләчәктә композитор Мәсгудәнең галим Мәсгудәгә әйләнеп китүе дә мөмкин түгелме?

М.Ш. Син бездә галимнәр бик күп дип саныйсың мәллә? Композитор булу җиңел бит ул. Минем урынга килерләр әле.

Үземнең фәлсәфи, тарихи эзләнүләремдә мин нигә татар халкында лидерларны күрү, үстерү һәм аларны һәйкәл урынына күтәрү дигән хисләр юк, дип язам. Композиторлар, шагыйрьләр, язучылар күп. Көз көне Фуат Мансуров тарафыннан минем «Ибн Фадлан» дигән симфониям башкарылачак. Мин күрәм, бездә темалар шул хәтле күп – Атиллалар, Искәндәр Зөлкарнәйләр, Чыңгызханнар, Батыршалар, Сөембикәләр, Алмышханнар. Шундый бөек образлар күпме!

Милли идеяләрне күтәрүче, милләт өчен эшләүче шәхесләребезгә – рәссамнарыбызга, композиторларыбызга, язучыларга, җырчыларга ничек ярдәм итәргә? Милли аң белән эшләгән шәхесләр иң соңгы рәттә бара. Нигә алар авыр хәлдә яшиләр? Шул ук Сара апа нигә шул хәтле изелергә тиеш иде?

Р.В. Моның җавабы да күп тапкырлар әйтелгәндер. Соңгы елларда эшләнгән эшләребез шушы юлдан бара, шушы бәладән котылу өчен эшләнә. Безнең иң авырткан җиребез – ул да булса дәүләтебез булмау. Дәүләтсез халык һәрвакыт шундый хәлдә була. Без, милли балалар бакчаларыбыз, милли мәктәпләребез, милли институтларыбыз булсын, дибез. Әгәр дә шушы ихтыяҗларыбыз, теләкләребез, максатларыбыз дәүләт канаты астына алынмаса, бу кешеләргә уңышка ирешүе авыр булачак.

М.Ш. Әмма безнең дәүләт канаты астында милләткә бер ярдәме тимәгән күпме фестивальләр үтә. Шуларга сарыф ителгән матди чыгымнар безнең милләтне күтәрү чыгымнары була алмыймыни?

Р.В. Бездә бит «Европа – Азия» дигән музыка фестивале бар. Аны бөтен Европа белә. Ул үзенең исемен аклый микән? Анда Азия бармы? Япониядән бер-ике кеше килә дә, калганнары Европадан.

М.Ш. Европа белми ул фестивальне. Аны алты-җиде кеше белә Европада. Шушы фестиваль безнең милләткә ни өсти дә, безне – татарны бөтен дөнья дәрәҗәсендә танытуга ни бирә? Ул Европада өч-дүрт композиторны танытырга мөмкин. Һәм ул композиторлар да әле дөньяның каймаклары түгел. Аның исеме зур булса да, ул зур уңышларга, зур табышларга китерә торган һәм милләтне күрсәтә торган фестиваль түгел. Минемчә, Татарстан үзен күрсәтер өчен, беренчедән, милли идеяне алга куярга тиеш.

Р.В. Мәсгудә ханым, сез «Европа – Азия»дә үзегез дә катнаштыгыз түгелме соң?

М.Ш. Без катнашабыз, чөнки «Европа – Азия»дә катнашмасаң, безгә акча бирмиләр. Бу фестивальдә катнашканнан соң, Мәдәният министрлыгына хат языла: «Европа – Азия» фестивалендә катнашты, шуңа күрә акча-гонорар бирик», – дип.

Симфоник дастан язам: «Бу дастан дөрес түгел, болай язарга кирәкми. Моңа акча бирергә кирәк түгел», – диләр. Шуңа күрә Язучылар берлеге дә, Композиторлар берлеге дә Сталин заманында: «Дөрес фикерләмисең, көтүдән чыгасың, Солтан Габәши кебек икенче фикер белән уйларга тырышасың, милли традицияләрне күтәрәсең килә, юк синеке дөрес түгел. Ачка үл. Ачка үләсең килмәсә, безнеңчә яшә», – дигән принцип белән төзелгән.


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 883 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.031 сек.)