АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

Баянчы Рамил Курамшин

Разил ВӘЛИЕВ: Бүгенге көндә татар музыка сәнгатен, татар җырын баяннан башка күз алдына китереп булма­ган кебек, татар баянын, татар баянчыларын Рамил Курамшиннан башка да күз алдына китереп бул­мый. Аннары, Рамил туган, син бит әле коеп куйган баянчы гына түгел, менә дигән җырчы, композитор, үткен каләмле публицист та... Ту­кай әйтмешли, синең күз күпне күрә, колак күпне ишетә. Ә шулай да Ра­мил Курамшин иң беренче чиратта – баянчы, татарның мәшһүр баян­чысы. Рамил туган, үзеңнең иң бе­ренче кулга баян алган көнеңне хәтерлисеңме?

Рамил КУРАМШИН: Бик яхшы хәтерлим. 1952 елгы ма­тур җәй көннәренең берсендә әти безгә ике рәтле гармун сатып алды. Ул чакта миңа – 5, абыем Рафаилгә 7 яшь иде. Әтиебез мәктәптә җыр-музыка дәресләре укытучысы булгач, аның баяны да, аккордеоны да бар иде, ләкин без әле аларны күтәреп тартыр­лык хәлдә түгел идек. Әти безгә гар­мунда берничә көй өйрәтте һәм шул җитә дә калды: абый белән ярыша-ярыша уйнап та киттек. Мәктәп концертлары­ның берсе дә безнең катнашыбыздан башка үтми иде. Шулай берничә ел гармунда уйнап, аның барлык мөмкин­лекләрен үзләштергәч, бу гармун гына безне канәгатьләндерми башлады, чөнки без ярымтоннарны һәм катлаулырак аккорд­ларны ишетә башладык. Ә инде диато­никага гына корылган гармунда ул аваз­ларны да, ул аккордларны да, күпме генә эзләсәң дә, таба алмыйсың. Менә шушы «кытлык» безне, табигый рәвештә, баян­да уйнауга күчәргә мәҗбүр итте. Бу юлы без әтине мәшәкатьләп тормадык – баянда абый белән үзлегебездән өйрәнә башладык.

Р.В. Син 20 елга якын халкыбызның бөек җырчысы Илһам Шакиров белән янәшә булдың, аның белән дөнья гиздең. Илһам Шакиров, бил­геле, үз янына ниҗитте генә баян­чыны алмас иде. Илһам абый ни­чек тапты сине, әллә син аны тап­тыңмы?

 

Р.К. Әйе, Илһам абыйга уйнау бөтен кешегә дә тәтеми. Аңа уйнау – баянчы өчен зур мәртәбә. Ә инде «табышуга» килгәндә, ул болай булды. Филармониягә килгәч (1968 ел), мин үземнең эстрада бүлегендә эшләргә теләвемне әйттем. Шул ва­кытта җыр һәм бию ансамбленә баян­чы кирәк булганга, миңа шунда эшләп торырга тәкъдим иттеләр. Шул елның көзендә Мәскәүдән грампластинкага язу­чы тавыш режиссерлары төркеме кил­де. Ул заманда ике елга бер тапкыр грампластинкаларга язу була иде. Шунда миңа Илһам абыйга «Без­нең авыл» дигән татар халык җырын (Г.Зәйнашева шигыре) уйнарга туры килде. Без анда өч баянчы – Ирек Галимов, Нәсих Вилданов һәм мин уйнадык. Ни гаҗәп, миңа, әле эшли генә башлаган яшь баянчыга, беренче баян партиясен уйнауны тапшырдылар. Шунда без Илһам абый белән якыннан таныш­тык, ул минем уйнавымны ошатты. 1969 елның май аенда филармония­нең ул вакыттагы сәнгать җитәкчесе Мәхмүт абый Нигъмәтҗанов миңа: «Ра­мил, энекәш, теләгең тормышка аша, сине эстрадага, Илһам Шакиров бригадасы­на күчерәбез», – дигәч, минем шатлы­гым эчемә сыймады һәм бу бәхет, чын­лап та, егерме елга якын сузылды...

Р.В. Рамил кордаш, син инде утыз ел­дан артык сәхнәдә, татар музыка сәнгатенең эчендә кайныйсың. Шуңа күрә синең кеше белән кешене, сәнгать остасы белән сәнгать ос­тасын, хәтта бер заман белән икен­че заманны чагыштырып карарга да мөмкинлегең бар. Моннан егерме, утыз ел элеккеге татар музыка сәнгате белән бүгенге сәнгатьне янәшә куеп караганда, күңелеңә ниндирәк уйлар, фикерләр килә?

 

Р.К. Дөресен генә әйткәндә, күңелне куанычлы уй-фикерләр биләми шул. Әгәр дә ки моннан 30-40 еллар элек бу дөньядан киткән кешене терелтеп, бүгенге эстрада концертына кертеп утыртсаң, ул башта кая элә­ккәнен аңламый торыр иде, чөнки ул ел­лардагы көй-җырларыбыз белән бүгенгеләр арасында аерма бик зур һәм, әйтергә кирәк, яхшы якка түгел. Безнең балача­гыбызга туры килгән 1950-60 нчы еллар башында җыр сәнгатендә Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Габ­дулла Рәхимкулов, опера сәнгатендә Мәрьям Рахманкулова, Фәхри Насретдинов, Мөнирә Булатова, Рәисә Билалова, Азат Аббасов, Венера Шәрипова кебек мәшһүр артистлар иҗат итә иде. Музыка язу өлкәсендә Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов, Заһид Хәбибуллин, Әнвәр Бакиров, Исмай Шәмсетдинов, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин кебек күренекле композиторларыбызның иҗаты чәчәк аткан чак. Мин олы сәхнәгә аяк баскан 1960 нчы еллар азагында, 1970 нче елларда да моң-көйләребез, музыка сәнгатебезнең миллилеге әле исән-сау хәлдә иде. Әмма 1980 нче еллар тирәсендә «заманча» дигән сүзгә таянып моңсызлану, миллилектән ерагаю процессы башланды. Бүген татар җаны өчен илаһи нәрсә булган «моң»ның нәрсә икәнен белмәгән җырчылар «йолдыз» бу­лып йөриләр. Рәтләп нотаны да белмәгән кайберәүләр ни татар, ни урыс җырла­ры язып, үзләрен композитор дип атый­лар. Халкыбызның милли рухын җимерүгә илтүче бу афәттән котылу өчен яшь бу­ыннарга алда санап үткән мәшһүр шәхесләребезнең иҗатларын пропагандалау за­рур. Алар өчен безнең халыкка җиде ят булган читләрнең мода агымнары түгел, ә үз сәнгатькярләребезнең иҗаты кыйб­ла булырга тиеш. Шул чакта гына без милли рухыбызны, милли йөзебезне сак­лап кала алачакбыз.

Р.В. Рамил туган, сезнең буын артист­лары һәммәсе дә диярлек үзләре­нең төп йортлары дип филармония­не саныйлар иде. Ә хәзер кайсыгыз-кая таралышып беттегез. Нишләп алай булды соң әле бу? Артистлар­ның, җырчыларның, музыкантларның филармониягә кирәге калмадымы, әллә алар филармонияне кирәксен­ми башладылармы?

 

Р.К. Филармония оешканнан алып (1937 ел) 1990 нчы еллар башына кадәр аның эстрада бүлеге милли җыр-музыка сәнга­тебезне халыкка ирештерүче төп үзәк иде. Анда бит халкыбызның иң күренекле ар­тистлары эшләде һәм, минемчә, ул шул сыйфатта яшәвен дәвам итәргә бик лаек иде. Тик, ни аяныч, 1994 елда нәкъ менә шул бүлекне тарату башланды. Бу гамә­лнең бөтен нечкәлекләрен белмәгән хәлдә, мин ниндидер катгый нәтиҗәләр ясарга җыенмыйм. Әмма артистларның монда бернинди гаебе булмавын әйтә алам. Бу бүлек элеккечә эшләвен дәвам итсә, шәхсән үзем дә шунда калган булыр идем. Дөреслек хакына шунысын да әйтергә кирәк, бүгенге көндә филармониянең шул бүлегендә берничә генә артист төркеме эшли-эшләвен, тик элеккеге еллардагы кебек алар филармониянең йөзен, абру­ен күрсәтә алмый инде... Ходайныкын белмәссең, бәлки, киләчәктә дөньялар үзгәреп, филармония элеккеге эзенә кайтыр әле, чөнки бүгенге эстрада сәхнәләрендәге башбаштаклыкларга, зәвыксызлыкка каршы торучы бер үрнәк концерт оешмасы булырга тиештер бит?! Һәрхәлдә, мин үзем шундый теләктә калам, чөнки җыр-музыка ул күңел ачу чарасы гына түгел, ә милләтнең рухын саклаучы милли идеология дә.

Р.В. Татар дөньясына баян чагыш­тырмача күптән түгел, сугыш­тан соңгы елларда гына ныклап кереп китте. Әмма соңгы 50 елда ул чын мәгънәсендә татарның мил­ли уен коралына әверелде. Ә кай­бер борынгы уен коралларыбыз, мәсәлән, гөслә, саз, думбра бөтенләй диярлек онытылды. Сәбәбе нәрсәдә икән моның?

 

Р.К. Бу «онытылу»ның сәбәбен мин тәгаен генә әйтә алмам инде, чөнки бу – музыка белгечләре, музыка галимнәре өйрәнергә тиешле мәсьәлә. Тик әлеге уен коралларын баян «онытылырга» мәҗбүр итте, баян кысрыклады дип әйтү дөреслеккә туры килмәс иде. Чөнки, син әйтмешли, баян безнең халыкка ныклап торып сугыштан соңгы елларда гына керә башлады бит. Бу вакытта инде борынгы уен коралларыбыз бөтенләй диярлек онытылып беткән иде.

Р.В. Татарстанда ел саен «Уйнагыз, гармуннар» фестивале оештырыла. Ул чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәменә, халык талантлары са­бан туена әверелә. Әмма аны урам бәйрәменә генә әйләндереп кал­дырмаска, зур сәхнәләргә, концерт залларына, телевизор экраннарына да чыгарырга, профессиональ дәрәҗәгә күтәрергә иде. Бәлки, моның өчен профессиональ баян­чылар бергә тупланып, үзегезнең бер җәмгыятегезне булдыру кирәк­тер?

 

Р.К. Теләк булганда барысын да эшләргә мөмкин. «Уйнагыз, гармуннар» бәйрәме елга бер мәртәбә башлыча Казанда гына үткәрелә. Ә бит бу бәйрәмне һәр районда да үткәрергә була. Ул төрле районда төрле вакытта үткәрелсә, бәйрәмнең авазы ел дәвамында яңгы­рап торыр иде.

Р.В. Үзеңнән кала, татарда иң оста гармунчы, иң оста баянчы дип кем­нәрне саныйсың?

 

Р.К. Минем иҗатка иң көчле тәэсир итүче баянчылардан Мөхтәр Әхмәдиевне атыйсым килә. Гомерем буе аның уйнавына сокланып туя алмыйм. М.Әхмәдиевнең уйнавы халкыбыз көй­ләрен башкару осталыгының иң югары ноктасы дияр идем. Балачакта радиодан Мөхтәр абыйның уйнавын ишеткән саен «Их, шулай уйныйсы иде...»,– дип хыяллана идем. Бүген игътибарлы тыңлаучы ми­нем уйнавымда Мөхтәр абый уйнавы­ның чалымнарын ишетә икән, димәк, бу балачак хыялларымның тормышка ашуы дигән сүз. Өлкән буын баянчы­лардан Рокыя Ибраһимова, Габдулла Халитов, Фәйзи Садыйков, Рәис Сафиуллин һәм Рифкать Лотфуллин исем­нәрен дә ихтирам белән искә аласым килә. Аларның һәрберсенең үз йөзе, үз уйнау алымы, үз моңы бар иде. Алар чын мәгънәсендә халык җәүһәрләре иде. Икенче буын баянчылардан Рифкать Гомәров, Ильяс Шәрипов, Марс Мака­ров, Рәшит Мостафин һәм Харис Нигъмәтҗанов исемнәре ихтирамга лаек. Ә яшьрәк буын баянчылар ту­рында шуны әйтә алам: хәзер музыка уку йортларында укучы ба­янчылар бик әйбәт музыкаль һәм тех­ник белем алалар. Тик бу уку йортларында музыкаль белем башлыча клас­сик юнәлештә бирелә. Әлбәттә, баян­чыга классик әсәрләрне уйнап, үзенең гомуми музыкаль эрудициясен баету, һич­шиксез, кирәк нәрсә, моны инкяр итү наданлык булыр иде. Тик, ни әйтсәң дә, баян беренче чиратта халык уен коралы бит һәм шуңа күрә баянчы ха­лык көйләрен җиренә җиткереп уйный белергә тиеш. Ә татар баянчысы өчен бу аеруча мөһим, чөнки безнең татар көйләре төрле мелизмнарга (бормаларга), моңга ифрат дәрәҗәдә бай. Яшь буын баянчыларга менә шуны аңлау җитеп бетми. Бу җитешсезлекне төзәтүнең бик гади ысулы бар. Беренчедән, ихлас күңелдән үзе­безнең милли көйләребезне яратырга, икенчедән, мин алда санап киткән өлкән буын баянчыларның уйнауларын еш­рак тыңларга, аларның моңнарын үзең­нең күңелеңә сеңдерергә кирәк.

 

Р.В. Безнең халыкта элегрәк гармун ясау осталары шактый күп иде. Фабрикада эшләнгән гармуннар алар игезәк кебек – бөтенесе бер төсле, бер авазлы бит. Ә осталар ясаганы һәрберсе үзенә күрә аерым бер тавышлы, бердәнбер, уникаль була. Хәзер бармы ул осталар?

 

Р.К. Гармун ясау осталары күп булмаса да, әлегә бар дияр идем. Ә менә баян ясаучы осталар юк дәрәҗәсендә. Мин, мәсәлән, Салих абый Шәйдуллинны гына беләм. Ул эшләгән баяннарда Рокыя апа Ибраһимова, Фәйзи абый Садыйков уйнадылар. Соңгысының баяны белән миңа радиода, телевидениедә яз­малар эшләргә насыйп булды. Ләкин Салих абый да өлкән яшьтә инде. Ә яшьрәк буыннардан бу уникаль кәсеп­не үзләштереп калырга тырышучылар, ни аяныч, күренми шул.

Р.В. Рамил туган, без бит әле сине баян өчен әсәрләр иҗат иткән, ха­лык көйләрен эшкәрткән музыкант, хәтта музыка белгече буларак та беләбез. Син эшкәрткән татар көйләре халыкара конкурсларда да яңгырады бугай инде... Аларны та­тар музыкантлары гына түгел, Та­тарстаннан читтә дә бик яратып башкаралар...

 

Р.К. Әйе, соңгы 15-20 елда баян өчен язган әсәрләрем баянчылар арасында ярыйсы гына популярлашып китте. Аларны музыка мәктәпләреннән алып консерваториягә кадәр булган уку йортларында файдаланалар. Югары дәрәҗәдәге профессиональ ба­янчылардан Орел шәһәренең баянчы­лар триосы, «Россия» ансамбле (Мәскәү шәһәре), Санкт-Петербургтан халыкара конкурслар лауреаты, Русиянең атказанган артисты Олег Шаров, Уфада яшәүче милләттәшебез, халыка­ра конкурслар лауреаты, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган артис­ты, профессор Рәҗәп Шәйхетдинов минем баян өчен язылган әсәрләремне уйныйлар. Үзебезнең Казан дәүләт консерваториясе укытучысы, халыкара конкурслар лауреаты Әбүзәр Фәйзуллин чит илләрдә мин эшкәрткән «Эрбет» көенә вариацияләрне уйнады. «Чит ил тамашачысы ничек кабул итте соң?» – дип сора­выма ул: «Бик әйбәт», – дип җавап бирде. Әйтәсе килгәнем шул: безнең халык көйләребез беркемнекеннән дә ким түгел (бәлки әле ар­тыграк яклары да бардыр), аларны әйбәт итеп эшкәртеп, әйбәт итеп башкара белергә генә кирәк.

Р.В. Татар музыкантларының, җыр­чыларының, композиторларының күбесе авылдан чыга. Бу аңлашы­ла да, чөнки татар моңы, татар теле бөтен сафлыгы белән авыл­да гына сакланып калган. Әмма авылда яшәүче татар баласы өчен музыка мәктәпләре дә, училище­лар да, хәтта кайбер очракта җыр укытучылары да юк, ул музыка сәнгатенә бары тик үзлегеннән өйрәнергә тиеш була. Ә шәһәрдәге татар балаларының күбесе милли мохиттән аерылып, милли моңны да, туган телне дә белмичә, аның тәмен татымыйча үсә. Шуңа күрә авылдан чыккан бала музыкаль бе­лемне соңга калып ала, яисә бөтенләй алмыйча кала, ә шәһәрдә үскәне милли төсмерен, милли аһәңен, милли моңын югалта, күп очракта туган телен дә юньләп белми. Бәлки, безгә үзебезнең талантлы балаларыбызны барлау, укыту, тәрбияләүнең башка берәр төрле юлын табарга кирәктер? Моның өчен ниләр эшләргә, нин­ди гамәлләр кылырга кирәк дип саныйсың?

 

Р.К. Әйе, Разил кордаш, бу вәзгыятьне син бик төгәл билгеләдең. Әгәр дә музыкаль мәгариф өлкәсендәге бүгенге хәл сакланып килсә, монда мин әле артык хафаланырлык нәрсә юк дип әйтер идем. Ләкин бөтен бәла шунда – хәзер бит авыл­ларда да моң чишмәләребез саега бара. Моның сәбәпләре, телисеңме-теләмисеңме, олы сәясәткә барып тоташа. Әйтик, урыс телендә тәүлек дәвамында 7-8 телевидение программасы эшләп тора, ә безнең «Та­тарстан» телевидениесе тәүлегенә 4-5 сәгать эшли, әле шунда да тапшыруларның яртысы урыс телендә бара. Аннары бүгенге эстрада «йолдызлары» да халыкка чын милли моң таратудан бик ерак тора. Ә бит бүгенге авыл яшьләре шул «информацион кыр»да яши. Шундый «тәрбия» алган яшьләрдә нинди моң булсын ди?! Бу рухи җимерелүдән котылуның иң әйбәт чарасы, әлбәттә инде, бәйсез дәүләтең булу. Ләкин бүгенге көндә Мәскәү безнең барлы-юклы суверенитетыбызны да юкка чы­гару өчен җан-фәрман тырыша. Монда безгә, дәүләт җитәкчеләребездән алып гади кешеләргә кадәр, рухыбызны саклауда барлык мөмкинлекл­әрне дә файдаланырга тырышырга кирәк.

Р.В. Халык сине оста баянчы була­рак белә. Әмма соңгы елларда сәхнәдә Рамил Курамша дигән гаҗәеп моңлы тавышлы җырчы пәйда булды. Җитмәсә, ул әле очсызлы такмаклар башкармый, аның репер­туарын халкыбызның иң катлаулы, иң моңлы, сирәк яңгырый торган җыр­лары тәшкил итә. Үзбәкстанда гастрольдә вакыт­та җырлавыңны ишеткәч, үзеңне хәтта Илһ­ам Шакиров белән дә бутаганнар бу­гай әле...

 

Р.К. Чынлап та, андый хәл булган иде шул. Балачактан аның җырлавын тыңлап үскән һәм 20 елга якын турыдан-туры аның белән бергә эшләгән кешедә Илһам абыйның җырлау чалымнары булуы бер дә гаҗәп түгел. Моны ниндидер коры ох­шарга тырышу дип түгел, ә аның моңнарын һәм башкару алымнарын халыкка җиткерергә тырышу дип кенә аңларга кирәк. Ә инде моңлы җырларыбызга килгәндә, шуны әйтәсем килә – мин аларны үлеп яратам. Ул җырларны тыңлаганда яшисе килә башлый, мондый рухи байлыгыбыз милли горурлык хислә­ре уята. Мин шул җырларыбыз яшә­сен, онытылмасын дип, булдыра алган кадәр аларны башкарырга, пропагандаларга ты­рышам.

Р.В. Сәхнәдә син – гаять тыйнак, ита­гатьле артист. Ә тормышта – бөтенләй башка. Тормышта син – ярсу хисле, үткен телле, кыю фикерле кеше. Бу ике Курамшаның кайсысы үзеңә якын­рак?

 

Р.К. Мин тормышта да тыйнак, хәтта кирәгеннән артык тыйнак. Тирә-ягыңда шун­дый ук тәртипле кешеләр булганда бу, әлбәттә, бик әйбәт сыйфат. Ләкин «әрсезлек – икенче бәхет» (бүгенге көндә «беренче» дияргә дә була) дип яшәүче илдә андый кешеләргә кыенга туры килә. Ә инде музыкаль проблемалар­га, милләтебез язмышына караган мәсьәләләрдә миңа кайчакта син әйткән ярсулык, үткен теллелек сыйфатларына ия булырга да туры килә. Тыйнаклык бит әле җебегәнлек дигән сүз түгел.

Р.В. Финляндиядәге татарлар янына баргач, син мәзәк сөйләп артист Равил Шәрәфинең һушын алган­сың, дип сөйлиләр. «Карале, Ра­вил абый, урысның «везде хорошо, где нас нет» дигән әйтеме дөрес икән бит, әй!» – дигәнсең. Калганын үзең сөйлә инде...

 

Р.К. Ул болайрак булды. Финляндия баш­каласы Һельсинки белән бераз таны­шып йөргәч, мин Равил абыйга: «Кара әле, бездәге «өлкән брат»ларның бик дөрес бер сүзләре бар икән бит», – дидем. Шуннан ул: «Кит аннан, кеше ышанмас­лык сүзне дөрес булса да сөйләмә», – дип көлемсерәп куйды. Аннары мин: «Алар бит «Везде хорошо, где нас нет», дип әйтәләр. Менә монда урыслар юк бит, ә кара нинди матурлык, чисталык, байлык, исерек кеше дә күренми», – дип әйткән идем, Равил абый бөтен Һельсинки урамын яңгыратып көлде дә: «Әй, ма­лай, чынлап та шулай икән бит», – дип минем белән килеште.

Р.В. Еллар буе гастрольдән кайтып кермәгән артист халкы маҗара­лы, кызык хәлләргә гел очрап кына торадыр инде ул...

 

Р.К. Моннан 25 еллар элек бер гаст­рольдә безгә авыллар буйлап фатир­ларда яшәп эшләргә туры килгән иде. «Фәлән артист өйләнгәнме?», «Фәлән артистның ничә баласы бар?» һәм шуңа охшашлы бер үк төрле сорауларга җавап бирүдән туя башлагач, мин бер хәйлә уйлап таптым. Клубта зур гына плакат кәгазенә иң еш бирелә торган сорау­ларга җаваплар яздым һәм, фатирга килеп керүгә, шул кәгазьне өстәлгә җәеп куям да: «Абый, апа! Миңа сорауларыгыз булса, менә бу кәгазьдә барысына да җаваплар укырсыз», – дим. Хуҗалар көлешә-көлешә җавапларны укыйлар һәм мине бүтән интектермиләр иде.

Р.В. Татар халкы гасырлар буена үз сүзен әйтә алмыйча, үз тари­хын үзенчә, гадел итеп яза ал­мыйча гомер иткән. Татарның бөтен язмышы, бөтен тарихы халык җырларына күчкән. Татарның ачы һәм гыйбрәтле язмышын аңлау өчен аның хәтта бер җырын – «Ка­рурман»ын тыңлау да җитә. Бу җырны үзәкләрне өзәрлек итеп җырлыйсың син, Рамил туган.

Р.К. Бүтән мөмкинчелеге булмагач, без­нең бабаларыбыз уй-фикерләрен, ачы язмышларын җырларга салып калдыр­ганнар. Димәк, халык җырлары – ул безнең тарихыбыз дигән сүз. Ә «тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк» дигән мәгълүм гыйбарәне искә төшерсәк, яшь буыннарга халкыбыз җырларын белү бик мөһим икәнен янә бер кабатлыйм.

Р.В. Берәүләр сине баянчы буларак белә, ихтирам итә, икенчеләре җырчы буларак ярата, өченчеләр композитор һәм үткен каләмле, үткен телле публицист буларак якын күрә, үз итә. Ә мин синең бу сәләтләреңнең берсен дә аерып карамыйм. Минем өчен син – та­тарның уйлы-фикерле, иманлы һәм туры кыйблалы, талантлы газиз баласы. Син – чын мәгънәсендә милли җанлы, олы максатлы милләтпәрвәр шәхес. Узган гасыр – татарның үз-үзен саклап калу өчен көрәш гасыры булды. Яңа гасыр­га син нинди өметләр баглыйсың?

 

Р.К. Безнең татар халкына Ходай җиңел язмыш бирмәгән шул. Узган гасырда гына түгел, дүрт гасыр ярым инде ул үзен милләт буларак саклап калу өчен көрәшә. Һәр халыкны да Ходай бу дөнья­га тигез итеп яраткан, димәк, һәр ха­лыкның да дөньяда үз дәүләтендә үзе теләгәнчә яшәргә тулы хокукы бар. «Өметсез – шайтан», диләр. Без дә, иншалла, мәңгегә кемнәрнеңдер аяк ас­тында тапталып яшәмәбез. Ләкин бер­кем дә азатлык дигән татлы нәрсәне тәлинкәдә китереп бирми, шуңа күрә безгә бердәм булып үз бәйсезлегебез өчен көрәшү зарур. Милли аңы, мил­ли горурлыгы югары булган халык ба­рыбер, иртәме-соңмы, үз дигәненә ирешәчәк. Бу гасырга мин менә шун­дый өметләр баглыйм.

 

2001 ел

ҖЫРЧЫ ЯЗМЫШЫ – ТАТЛЫ ЯЗМЫШМЫ?

Җырчы Рафаэль Сәхәбиев

Разил ВӘЛИЕВ: Рафаэль дус, Рафаэль якташ! Мин сине бик бәләкәй чагыңнан ук, велосипед рамы астына ярты гәүдәң белән кереп, авыл урамы буйлап чабып йөргән чагыңнан ук, беләм. Көнбагыш чәчәге төсле сары башлы чып-чын авыл малаеның ничек итеп ил-кавемгә, бөтен халыкка танылган җырчы, опера солисты дәрәҗәсенә кадәр үсү юлын да мин үз күзләрем белән күреп, күзәтеп тордым. Шулай да сорамыйча булдыра алмыйм: «Һичшиксез җырчы булам, гомеремне музыкага, җырга, сәнгатькә багышлыйм!» – дип ныклы карарга килүең кайчан булды?

 

Рафаэль СӘХӘБИЕВ: Разил, син үзең күреп тордың: мин кечкенәдән үк башта – гармунда, аннары, бераз соңрак, баянда уйнарга өйрәндем. Мәктәп сәхнәсендә дә, авыл клубында да мин баянчы буларак чыгыш ясый идем. Радиодан Марс Макаров көйләрен тыңлый-тыңлый, күңелемнән киләчәктә баянчы булырга хыяллана башладым. Әле дә хәтердә: Шәңгәлче мәктәбен тәмамлагач, күрше малай белән аркага баян асып, Әлмәт музыка училищесына укырга керергә дип юл тоттык. Әмма анда безнең сыман «авыл атказанганнары»ның көтү-көтү йөрүен күргәч, имтихан тапшырып та тормыйча, баянны култык астына кыстырып, өйгә кайтып киттек. Авыл халкының күзе үткер, теле ачы, шуңа күрә кеше күзенә күренергә, авылга кайтырга оялып, Түбән Камадагы профтехучилищега барып кердем. Минем бәхеткә, училищеда үзешчән сәнгать гөрләп тора иде, хорда җырлап йөри торгач, мин үземнең җырчыга әйләнеп киткәнемне сизми дә калдым. Озакламый Түбән Камада музыка училищесы ачтылар, мин шунда укый башладым...

 

Р.В. Җырчы һәрчак кеше күз алдында. Җырчыны бездә мактыйлар, алкышларга күмәләр. Әмма болары җырчы тормышының өстәге ялтыравыклы матур өлеше генә. Ә чынында – җырчы язмышы бигүк татлы язмыш түгел. Вакыты җиткәч, дан-шөһрәтләр дә кими бара, тавыш та утыра. Син язмышның бу сынауларына әзерме? Кайчан да булса сәхнәдән китәргә тиешлегеңне белү сине куркытмыймы? Синең өчен ул фаҗигага әйләнмәсме?

 

Р.С. Җырчы язмышы бигүк җиңел язмыш булмаса да, җырчыга көн саен сәхнәгә чыгып басып, халык алдында сынау үтәргә туры килсә дә, ул барыбер минем өчен бик тә татлы, ләззәтле, бәхетле язмыш... Билгеле, бер кеше дә, шул исәптән җырчы да, гомер буе югары биеклектә генә тора алмый. Вакыт барыбер үз эшен эшли: кыяфәт тә үзгәрә, дәрт-дәрман да кими, тавыш та тора-бара утыра. Бер нәрсә дә эшләп булмый, французлар әйтмешли: «селяви», дөньясы шулай корылган.

Р.В. Һәрчак формада, яхшы кәеф-кыяфәттә булу өчен бу дөньяның шактый кызыкларыннан, алдавыч рәхәтләреннән дә баш тартырга кирәктер. Югыйсә, бик тиз тузып, искереп олы сәнгать арбасыннан иртәрәк төшеп калуың да мөмкин. Гадәти кешегә яраган кайбер нәрсәләр җырчы өчен зыянлы бит...

Р.С. Бар рәхәтләрдән, «зыянлы» нәрсәләрдән дә баш тартып бетереп булмый торгандыр инде ул. Без дә бу гөнаһлы җирнең гөнаһлы адәм балалары бит. Аннары... атаклы җырчы Мөслим Магомаевның бер әйткән сүзе истә калган. «Җырчыга нәрсә зыянлы?» – дигәч ул: «Көне-төне җырлау да зыянлы, чөнки тамак карлыга, тавыш та һәммә нәрсә кебек туза», – дип җавап биргән иде.

Р.В. Син үзең олы сәнгатькә мәктәп һәм ГПТУ хорыннан күтәрелгән кеше. Үзешчән сәнгать һәм профессиональ сәнгать дигән төшенчәләргә ничек карыйсың? Соңгы елларда татар эстрадасында үзешчәннәр сезне – профессионалларны әкренләп кысрыклап чыгара баралар бугай.

Р.С. Мин Түбән Камада яшәгән елларда үзешчән сәнгать гаять көчле иде. Миңа калса, хәзер үзешчән сәнгать белән профессиональ сәнгать арасындагы чик югалып бара кебек. Бүген һәркем, тавышы, музыкаль белеме һәм әзерлеге булса-булмаса да, үзен профессиональ саный, беркемнең дә «үзешчән» исемен йөртәсе килми. Элек филармониядән яисә опера театрыннан башка профессиональ иҗат оешмаларыннан чыгучы артистлар профессиональ саналып, калганнары үзешчән сәнгатькә караса, бүген теләсә кем теләсә кайсы оешмадан профессионаллыкка дәгъва кылып җырлап йөри ала. Аларны тикшерүче дә, аларга югары сәнгать таләпләре куючы да юк.

Әмма үзешчән сәнгатьнең өстенлек алып, профессиональ сәнгатьне кысрыклап чыгаруына ышанмыйм мин. Бүгенге хәл – заман чире, вакытлы буталчыклык кынадыр. Япон такталары да, башка очсызлы алымнар да әкренләп онытылыр, олы сәнгать үзенең лаеклы урынын алыр дип ышанам.

Р.В. Профессиональ сәнгать белән үзешчән сәнгатьне кайчакта аеру да бик кыен бит. Мәсәлән, синең өчен Салават Фәтхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдиновалар – профессиональ дәрәҗәдәге җырчылармы, әллә үзешчәннәрме?

Р.С. Безнең халыкта бүген күбрәк үзешчәннәрне яраталар, җитәкчеләр дә күбрәк үзешчәннәргә игътибар итәләр. Шуңа күрә хәтта кайбер профессиональ җырчыларыбыз, бераз «чүгәләп, бәләкәйләнеп», үзешчән кыяфәтенә керебрәк җырлыйлар, репертуарларына күбрәк үзешчән композиторлар әсәрләрен кертәләр. Чөнки шулай итсәң, халыкка да тизрәк барып җитәсең, өстәгеләргә дә ошыйсың. Моның төп сәбәбе – тамашачының әзерлеге җитмәүдә, рухи бөлгенлеккә төшкән җәмгыятьнең зәвыгы түбәнәюдәдер...

Бездә бүген профессиональ сәнгать критерийлары белән эш итү арткы планга күчте. Мин, мәсәлән, хәзер сәхнәдән чыгыш ясаган җырчыларның шактыен белмим, нәрсә җырлаганнарын, ни өчен җырлаганнарын аңламыйм, аларны истә калдыра да алмыйм... Әлбәттә, бу Салават белән Зәйнәпкә кагылмый, алар икесе дә – чын талантлар, халыкның яраткан җырчылары. Мин үзем Зәйнәпне һәрчак яратып тыңлыйм. Анда башка бер җырчыда да булмаган аһәң, ниндидер илаһи сер бар. Салават та бөтен җырчылар арасында аерылып тора.

Р.В. Соңгы елларда син эшли торган опера театры хакында төрле бәхәсләр булды. Нишләптер, син ул бәхәсләргә катнашмадың, бер читтән тыныч кына карап тордың. Татар операсы турында синең үз фикерең бардыр бит? Бәлки, кемдер әйтмешли, татарга опера сәнгате бөтенләй ят нәрсәдер? Бәлки, татарга опера бөтенләй кирәк тә түгелдер?

Р.С. Мәйданга чыгып сөйләмәсәм, гәзитәләргә мәкаләләр язмасам да, мин бәхәсләрдә һәрчак катнашып килдем. Әле дә ул бәхәсләрнең кайтавазын ишетеп, шуның ачысын тоеп яшим. Сүз иреге бер нәрсә, әмма чамалап сөйләшмәсәң, аның нәтиҗәләре үзен бик тиз сиздерә башлый. Элек җыелышлар җыеп бәхәсләшеп, кемгәдер тәнкыйть сүзе дә әйтеп була иде. Кайчакта аның уңай тәэсире дә булгандыр. Ә хәзер һәркем сөйли ала, әмма аның сүзен ишетмиләр, тыңламыйлар, хәзер беркемдә беркемнең катнашы юк: батасың килсә, берүзең генә «рәхәтләнеп» бат, күтәреләсең килсә, күтәрел. Сине яклаучы да, саклаучы да, ярдәм кулы сузучы да булмас. Һич югында, аңа өмет итәргә ярамый...

Татар халкына опера сәнгате кирәк түгел, дип уйласам, мин – авыл малае, бердәнбер газиз гомеремне шул опера сәнгатенә багышламаган булыр идем. Опера булмаса, безнең халык гаҗәеп бер гүзәллектән мәхрүм калыр иде. Дөньядагы алга киткән һәммә халык опера тыңлый, ә татар милләте алардан киммени?! Казандагы бер миллион кешенең бер меңе генә опера тыңласа да, мин операда җырлар идем!

Р.В. Син – Татарстаннын халык артисты. Сине Татарстанда һәм күрше республикаларда яхшы беләләр, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдә гастрольләрдә булганда да синең иҗатың, синең осталыгың турында гел мактау сүзләре генә сөйлиләр. Ә шулай да театр Голландиягә гастрольгә чыкканда, сине һәм тагын берничә солистны нигәдер «онытып» калдыралар. Югыйсә, төс-кыяфәтең дә, тавышың да нәкъ европача инде үзеңнең? Сәбәбе нидә икән моның?

Р.С. Чит илләрдә булмадым түгел, сирәк-мирәк кенә мине дә алгаладылар. Германиядә, Чехословакиядә, Польшада җырлаган чаклар бар иде. Әйе, Голландиягә башкалар китте. Әйттем бит инде, хәзер башка замана, дип. Кем нәрсә тели – шуны эшли торган чор килде. Театр чит илләргә чыкканда, хәзер җырчыларны нигәдер күбрәк читтән жыярга тырышалар. Кемгәдер шулай җайлырак, шулай кулайрактыр инде... Ә үзебезнекеләрнең күбесе Казанда утырып кала, барганнары, кечкенә ярдәмче партияләр белән канәгатьләнә. Монда синең тавышыңа да, кыяфәтеңә дә карап тормыйлар инде... Аннары... Русиядә европача кыяфәтле кешеләр күп бит хәзер...

Р.В. Татар җырчылары арасында опера һәм эстрада сәнгатен бергә куша алган, икесендә дә бертигез дәрәҗәдә уңыш белән чыгыш ясаган кешеләр күп түгел. Син менә шундый осталыкка ирешкән җырчыларыбызның берсе. Ә шулай да соңгы арада иҗатыңның эстрада өлешен бераз күләгәдә калдырып, операга күбрәк игътибар итә башладың кебек? Сәбәбе нидә икән моның: җырлар өчен матур, талантлы әсәрләр юкмы? Әллә операны югарырак сәнгать дип санап, эстрада дәрәҗәсенә төшәсең килмиме?

Р.С. Әйе, безнең театрда опера белән эстрада жанрын бергә алып барган җырчылар элек тә булган, хәзер дә бар. Мәсәлән, Хәйдәр Бигичевны, Венера Ганиеваны, Зилә Сөнгатуллинаны, Айдар Фәйзрахмановны гына алыйк... Мин соңгы елларда эстрадада азрак җырлый башладым шул... Ул күңелгә ятышлы җыр таба алмаудан да тора, әлбәттә. Элек мин җырларын җырлаган профессиональ композиторларның кайберләре вафат булды, кайберләре иҗат активлыгын киметте. Дөньяны баянчы-композиторлар басты. Аннары минем үземнең шәхси проблемаларым да булды: тамагыма операция ясаттым. Аллага шөкер, хәзер барысы да яхшы, тамагым төзәлде, тавышым элекке хәленә кайтты.

Р.В. Һәммә кеше кемгәдер охшарга тырыша, кемнәндер үрнәк ала, кемнәндер өйрәнә? Балачакта сине «туры юлга» кертеп җибәрүче, күңелеңә илаһи ут салучы кеше кем булды?

Р.С. Мине бу хәлгә төшерүчеләрнең иң беренчесе (шаярып әйтәм, бәлки, күтәрүчедер?) Түбән Кама музыка училищесының ул чактагы директоры Л.Җураев булды. Ул мине профтехучилищедан табып алып, музыка училищесына китерде, аннары этә-төртә консерваториягә җибәрде. Чынлап әйткәндә, моның өчен мин аңа гомерем буе рәхмәт әйтеп яшим. Хәзер инде без аның белән дуслар, янәшә фатирларда күрше булып, һәрчак аралашып яшибез. Ә илаһи ут салучылар, канат куючылар миңа һәрчак очрап торды. Җырчылар, композиторлар арасында гына түгел, менә синең кебек дуслар арасында да таптым мин андыйларны.

Р.В. Ә хәзер кемнәрне үзеңнең гомерлек укытучыларың дип саныйсың? Кемнәр белән аралашасың? Дусларың күпме?

Р.С. Җырчы буларак, минем язмышымда иң зур роль уйнаган кешеләр, билгеле, консерватория укытучылары булды. Аннары мин сәнгатебез корифейлары Нияз Даутовның, Нәҗип Җиһановның әтиләрчә кайгыртуын тоеп яшәдем, алар канаты астында борын төртеп, дөньяга чыктым. Рәхмәт аларга! Ә дусларга килгәндә, чын дуслар күп булмый торгандыр...

Р.В. Син туган авылың Шәңгәлчегә һәр җәй саен кайтып йөрисең. Бүгенге авыл ошыймы сиңа? Балачактагы авыл белән чагыштырганда ул кайсы якка үзгәргән: яхшы яккамы? Начаргамы? Авылда рәхәтләнеп серләшеп утырырлык дусларың, танышларың, якыннарың бармы? Авылның рухи дөньясы ни хәлдә?

Р.С. Әйе, җай чыккан саен мин авылга кайтырга тырышам. Һәр җәйне бөтен туганнар җыелышып, төп нигездә бергәләп яшәп алабыз, эшлибез, ял итәбез. Әмма авыл инде бик нык үзгәргән: яңа матур йортлар да күбәйгән, урамнарына асфальт җәелгән, газ кертелгән... Шуның белән бергә, күңелгә якын, кадерле бик күп нәрсәләр дә юкка чыккан. Урам буйлап гармун уйнап җырлап әйләнүләр, кичке уеннар беткән, кешеләр күбрәк үз ихатасы эченә кереп бикләнә башлаган. Шәһәр якын булгач, андагы әшәкелек, бозыклык та әкрен-әкрен авылга йокмый калмагандыр... Кемгә ничектер, ә минем үземә балачактагы авыл якынрак, кайтканда да мин бүгенге авылга дип түгел, ә балачагым белән, туганнарым, дусларым белән очрашырга дип кайтам.

Р.В. Рафаэль, болай карап торуга бик җитди күренсәң дә, мин синең җор телле, шаян холыклы чакларыңны да шактый күрдем. Тормышыңда, иҗатыңда мәзәк хәлләр еш буламы?

Р.С. Уен-көлкесез яшәсәң, бу дөньяның бер кызыгы да булмас иде. Синең белән очрашканда, безнең берәр мәзәк сөйләмичә яисә мәзәк хәлгә тарымыйча калганыбыз юк бугай. Син үзең дә шактый ачы телле кеше бит, шаярырга мин синнән өйрәндем... Хәтерлисеңме, яшьрәк чакта без «Идел» халыкара лагеренда иҗат яшьләре җыены үткәрә торган идек. Шул җыеннарның берсендә Туфан Миңнуллин бер төркем яшь шагыйрьләр, композиторлар, җырчыларны шашлык белән сыйларга алып китте. Шашлык пешерә торган җиргә барсак, анда «Ит юк» дип язылган. Инде нишләргә? Арадан иң зур гәүдәлесе мин булгангадыр инде, шунда кемдер: «Нишләп ит булмасын, ә Сәхәби?», – дип миңа төртеп күрсәтте. Халык бу «кара юморга» көләргәме-юкмы дип торганда, син әкрен генә: «Мин дуңгыз ите ашамыйм» – дип әйтеп салдың. Халык тәгәрәп көлә башлады, бу мәзәк шул көнне кеше теленә кереп калды, әле хәзер дә аны еш кына искә төшерәләр.

Р.В. Син бүген нинди уйлар, нинди хыяллар белән яшисең? Нәрсәгә көенәсең? Нәрсәгә сөенәсең? Хезмәт хакың гаилә туйдырырга, тормыш алып барырга җитәме? Опера театрында эшләү өстенә әле консерваториядә дә укытып йөрисең. Күңел тартканнан, җан кушканнан укытасыңмы, әллә тормыш авырлыгы, мохтаҗлык мәҗбүр итәме?

Р.С. Минем уйлар һәммә кешенеке шикелледер инде. Иң зур сөенечем – балаларым исән-сау, оныгым туды. Көенечләр исә, атлаган саен очрап тора. Мин, гомумән, бүгенге дөньяны, бүгенге тормышны аңламыйм, аңларга тырышсам да, аңлый алмыйм. Иң зур хыялым – башка рәтле илләрдәге кебек юньле тормыш белән кешечә яши башлау.

Бөтен ягы җитеш, байлык-муллыкта яшәгән сәнгать кешесе бик сирәктер инде ул хәзер. Караклар, башкисәрләр, алыпсатарлар чорында яшибез бит. Ә консерваториягә килсәк, ул минем туган йортым кебек. Үзең белгәнне яшьләргә өйрәтүне, яшьләргә бирүне кирәкле, саваплы эш дип саныйм.

Р.В. Әгәр дә могҗиза булып, 7 миллионлы татар халкы бер мәйданга җыелып, сиңа алар каршында чыгыш ясарга туры килсә, туган халкыңа нинди сүзләр әйтер идең? Бер генә җыр җырларга кушсалар, нинди җыр җырлар идең?

Р.С. Әгәр дә бөтен татар халкы бер уй, бер хис, бер олы максат белән бергә тупланып бер мәйданга җыелса, һәм мин аларның каршына чыгып бассам, гаҗәпләнүдән һәм сокланудан беркавымга телсез калыр идем. Аннары үзем яраткан, халкым күтәреп алырлык җырларның берсен әкрен генә суза башлар идем. Ә андый җырлар бездә бик күп.

 

1997 ел

МИН АЛКЫШЛАР ШАВЫ БЕЛӘН ЯШИМ

Артист, режиссер, җырчы, композитор

һәм сүз остасы Ал­маз Хәмзин

Разил ВӘЛИЕВ. Татар кешесе Ал­маз Хәмзинне артист һәм режиссер, җырчы һәм композитор, шагыйрь һәм сүз остасы буларак белә һәм хөрмәт итә. Ә минем өчен Алмаз Хәмзин – иң беренче чиратта, Түбән Кама районы­ның Ташлык авылы егете. Дөресен әйтим, балачагыбыз – Алмаз белән икебезгә уртак балачак безнең. Ике­безнең дә әтиләр гел бергә эшләде, Алмазның әнисе Разия апа минем беренче укытучым булды. Бер авыл­да туып-үстек, унбер ел буена бер партада утырып укыдык. Әмма иң мөһиме, минемчә, безнең уй-хыялларыбызның һәрчак бер тирәдә булуы, рухи якынлыктыр, ахрысы...

Безнең уртак балачакның нинди хатирәләре синең күңелеңә мәңгегә уелып калган, ул еллар турында уйла­ганда ниләр исеңә төшә синең, Ал­маз туган, Алмаз дус?

Алмаз ХӘМЗИН. Иң элек авылым искә төшә, Разил дус, туган авылым. Аның искиткеч гүзәл табигате, га­җәеп кешеләре. Ул вакыттагы авыл тормышы хәзерге шәһәр ыгы-зыгы­сыннан бер дә ким булмаган, кечкенә Алмаз өчен туган авылы Ташлык, чыннан да, Казан ка­ласы кебек гөжләп торган икән, дип уйлап куям мин кайчакта. Хәтердә: синең белән минем кебек утызлап малай-шалайның авыл уртасыннан челтерәп аккан инештә балык тотулары, су кое­нулар, кулларны иңнәргә салып, олыларга охшатып, урам буйлап җырлап йөрүләр, нәрсәнедер бүлешә алмыйча сугышып алулар... Малайлар бит, әтәчләр...

Уйларыбыз, хыялларыбыз белән ур­таклаштыкмы икән, анысын әйтә алмыйм, ә менә рухи якынлык безне дус итеп тоткан, хәзер дә шулай. Бу минем иң зур сөенечләремнең берсе дип аңла. Чөнки мин һәрвакыт яшьлегем истәлекләре, авылым кешеләре, аларның хезмәте, гамәлләре, холкы-шөгыльләре белән янып яшәдем. Еллар үткәч синең дә шундый егет булып калуың, мине аеру­ча куандырды.

Туган авылыбыз безгә хәзерге көнгә кадәр җитәрлек саулык-сәламәтлек, илаһи көч, тормышка дөрес юнәлеш биргән. Монда безнең әти-әни, туган­нар, дусларның да өлеше зур. Каядыр сикерү өчен нәрсәгәдер ныгытып ба­сып этенергә, талпынырга кирәк. Безгә канат бирүче җир – туган нигез булды. Без еракка сикердек, күкләргә. Безгә моны балачагыбызның тылсымлы чоры бүләк итте.

Р.В. Түбән Каманың беренче урта мәктәбе безнең өчен тормыш мәктәбе, дөресрәге, тормыш һәм сәнгать уни­верситеты булды, дисәм, син килешер­сең микән?

А.Х. Килешәм, тулысынча килешәм. Язмыш безгә гел үк аяк чалмаган икән. Шул чорларда безнең авыл кырыена Түбән Кама шәһәрен сала башлаула­рын кара әле син. Күктән төшкән бәхет булды бит бу. Киттек Түбән Камага, урысча укырга. Авыр булды, билгеле. Нинди шәп укытучылар укыткан икән безне. Зиятдин Билаловичны гына кара, физика укытучысы булуына карамас­тан, бик оста музыкант-баянчы да иде бит әле ул, шәп спортчы икәнен әйтеп тә торасы юк инде. Салих Сәйдәшевнең барлык җырларын да өйрәтеп бе­тергән булган бит ул безгә. Җыр дөнья­сына кереп китүемне шуның нәтиҗәсе дип уйлыйм мин. Ә унберенче сыйныф­ны тәмамлаганда безгә менә дигән төзүче һөнәре - «штукатур-маляр» та­ныклыгы тапшырдылар. Без сылаган һәм буяган йортларны әле дә яратып карап үтәм мин. Тормышта бит аның барысы да кирәк. Аллага шөкер, фатир­ны үзебез ремонтлыйбыз. Чыннан да, Түбән Каманың беренче урта мәктәбе безнең өчен тормыш мәктәбе дә, сәнгать университеты да булды.

Р.В. Бу язмыш дигәннәре кызык та инде... Мәктәптә укыганда син шактый маһир рәссам, менә дигән спортчы, оста баянчы һәм шагыйрь идең. Мин ул елларда шулай ук гармун тарткалыйм, мәктәп хорында җырлап та йөрим. Хәтерлисеңме, унберне бетергәндә син хәтта чыгары­лыш имтиханындагы сочинениене шигырь белән язган идең! Ә еллар үткәч, без синең белән урыннарны алыштык. Син җырчы һәм сүз остасы булдың, мин шигърияткә, әдәбиятка кереп киттем. «Син, Мокамай, әллә нишләдең» дигән ши­келле, нишләп болай булды соң әле бу?

А.Х. Рәсем ясавым – әтидән килгән­дер, чөнки ул рәсем ясаганда мин тын да алмыйча карап тора идем; баян уй­навым – музыкага гашыйк булудандыр, авыл гармунчыларының югары интеллектлы булуларын күрүдәндер; шигырь язуым – күңелемдәге хисләрнең та­шып торуын тыя алмавымнандыр, ә җырлый башлавым – әниемнән күчкәндер, бәлки, син шәп җырлагангадыр... Еллар үткәч, без синең белән урыннарны алыштык, дисең. Алышмадык. Син күңе­лең җырларын шигырьләреңә салдың, ә мин шигырьләремне җырларымда көйлим.

Р.В. Синең укуың да кешечә генә булмады: өч югары уку йортында бе­лем алган сирәк затларның берсе дә бит әле син... Үз-үзеңне бик озак эзл­әдең син. Ә менә бүген, 55 яшеңне тутырган көннәреңдә, ниһаять, инде эз­ләгәнемне таптым, дип саныйсыңмы?

А.Х. Әйе, укып-ташлап мин өч ин­ститутны бетердем. Дүртенчесе – ар­мия. Авыл хуҗалыгы институтында укуымның да файдасы булды. Рәхәтләнеп бакча үстерәм. Төзүчеләр институтын­да укуымның да кирәге чыкты. Йорт салып йөрим. Армия инде ул үзе бер академия. Сержант буларак, берничә солдатка команда бирә алабыз. Ә инде педагогия институтының музыка фа­культетын тәмамлау миңа берничә һөнәр үзләштерергә мөмкинчелек бирде: ком­позитор, режиссер, редактор һ.б.

Мин беркайчан да үземне кемдер булам дип әзерләмәдем. Мин бары тик үземә ошаган эшне генә эшләп йөрдем. Шуңа күрә әле мин һаман үземне кем дип тә әйтергә белмим.

Р.В. Инде әйткәнемчә, син артист та, җырчы да, шагыйрь дә, режиссер да, композитор да. Ә менә үзеңә боларның кайсы якынрак? Анкета тутырыр­га туры килсә, шулай да, үзеңне нинди һөнәр иясе дип язар идең?

А.Х. Разил дус, син мине шулкадәр мактыйсың, инде анкета тутырырга туры килсә, син әйткән графага үземне әүлия дип язып куярга туры килер, ахрысы. Шаярам, билгеле, ә чынлыкта бу шөгыль­ләремне бик яратып башкарам, берсен дә төшереп калдырасым килми.

Р.В. Әсәрләреңдәге вакыйгалар һәм геройларның күбесе миңа таныш. Чөнки аларның шактые безнең авылда бул­ган хәлләр, кешеләрең дә – безнең авыл кешеләре. Син авылга, туган ни­гезеңә үлеп гашыйк. Туганнарың авылда яңа йорт салып кергәч, инде искереп, таушалып беткән иске йортыгызны да кемнәрдер кебек сүтеп якмадыгыз, син аны кадерләп Казан читенә китереп, яңа нигезгә куйдың. Иҗатыңа, тормы­шыңа туган авылның, туган җирнең йо­гынтысы, тәэсире хакында бераз сөйләп үтсәң иде...

 

А.Х. Бу турыда алда бераз сүз куер­тып алган идем. Әсәрләремдәге, дөрес­рәге, юморескаларымдагы авылым ге­ройлары илкүләм вакыйгаларга кереп китәләр дә, тыңлаучыларда уңай яклау табалар. Ул тасвирлауларны нәкъ ва­кытында бирә алсаң, алкышлар – га­рантия. Әйтик, депутатлыкка кандидат­ларны альтернатив рәвештә сайлый баш­лагач, минем «Әлтернативный» дигән мәзәк хикәям барлыкка килгән иде. Бу әсәр тамашачы тарафыннан учакка бензин сипкән кебек дөрләп-шартлап кабул ителде. Эчтәлеге: депутатларның мунчада бик кыю, ә сессиядә пас­сив эш кылып утырулары турында. «Сыз­гыру» дигән юморескам үзгәртеп кору чорларында гади кешенең ничәмә-ничә юл чатында аптырап, өтелеп, алданып калуын тасвирлый. «Чыда, Батулла» мо­нологы хакимиятнең актив эш кылган иҗат кешесенә диссидент ярлыгын тагуы хакында. «ГКЧП-Нәсимә» – шул чорларның гади авыл халкы тормышын­да сәясәтнең чагылышын күрсәтә һәм аның сыйныфларга бүленеп, беренче конфликтлар китереп чыгаруын тасвирлый. «Брежнев», «Ельцин» монологлары хакимнәр­нең үзләре корган җәмгыятьтәге деградацияләнгән образларын ачып бирә. Бу исемлекне бик озак дәвам итәргә булыр иде, ләкин мин шунысын гына әйтәм, алар барысы да сатирик әсәрләр. Соңгы вакытта сатираның әһәмияте кимебрәк китте, чөнки элегрәк ул җәмгыятьтә санитар ролен бик уңыш­лы башкарып килгән булса, хәзерге мәгънәсез җәмгыятьтә законнар эшләмәгән кебек, сатирага да бик әһәмият биргән кеше юк. Ул әсәрләремнe мин авылдан алып килгән иске йортыбызда утырып язам. Анда җиңелрәк языла. Чөнки мин үземне авылда кебек хис итәм, ә үзем, югыйсә, шәһәрдә. Менә шундый ул туган нигезнең йо­гынтысы.

Р.В. Син сәхнәгә шактый соңлап мендең. Бүгенге кайбер яшь-җилкен­чәкләр 17-18 яшьтән сәхнәгә сикереп менеп, дөбер-шатыр чабып йөри баш­лыйлар да, 5-6 елдан юкка да чыгалар. Ә син зур сәхнәгә артык кабаланмый­ча, салмак кына, саллы гына менеп бастың һәм, Аллага шөкер, инде менә чирек гасыр татар эстрадасында мәйдан тотасың. Сәхнәгә соң чыгуыңның сәбәбе нидән булды?

 

А.Х. Профессиональ сәнгатькә со­ңрак киленде. Беләсеңме нәрсә, мин бит сәхнәгә башкалар кебек, йә укып кына, йә шул эш белән шөгыльләнеп кенә турыдан-туры килеп кермәдем. Миңа әле заводларда, төзелешләрдә эшләргә, мәктәптә укытырга, армиядә хезмәт итәргә, унөч ел буе данлыклы «Саз» ансамблендә эштән соңгы буш вакытларда җырлап йөрергә туры кил­де. Өч бала белән фатир эзләп, тулай торакларда, кеше йортларында яшәп, 42 яшькә кадәр ишек бикләргә үз ач­кычым да булмады. Башка кайбер ар­тистлар кебек миңа фатирны Прези­дент кулыннан түгел, үземә төзүчеләр клубында эшләп алырга туры килде. Шуңа күрә минем эчтәге моң өстенә әкренләп юмор-сатира тулды. Профес­сиональ сәнгатьтә соңлап булса да профессиональ Хәмзин барлыкка кил­үен мин менә шулай чынбарлык белән бәйләп аңлатам.


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 830 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.028 сек.)