АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

Татарстан Республикасы прокуроры 3 страница

Прочитайте:
  1. Bones; skeletal system 1 страница
  2. Bones; skeletal system 10 страница
  3. Bones; skeletal system 11 страница
  4. Bones; skeletal system 12 страница
  5. Bones; skeletal system 13 страница
  6. Bones; skeletal system 14 страница
  7. Bones; skeletal system 15 страница
  8. Bones; skeletal system 16 страница
  9. Bones; skeletal system 17 страница
  10. Bones; skeletal system 18 страница

Мәскәүдә «Папирус» компаниясе пре­зиденты И.Мөслимов тарафыннан чы­гарыла торган «Татарские новости» гәзите федераль статус алды инде, хәзер бу гәзитнең Русиягә таралган тиражы 52 мең данә тәшкил итә. Киләчәктә гәзитне тагын да көчәйтү буенча Бөтен­дөнья татар конгрессы һәм «Татмедиа» ягыннан игътибар кирәк булыр, дип уй­лыйм. Бөтенрусия татар журналы стату­сын әкренләп «Татарстан» журналы яулый алыр иде. Радио һәм телевиде­ние мәсьәләләре, минемчә, инвестици­яләргә генә кайтып кала, эфирга чыгуны тыючы юк бит, ә үзәк бу проектларга бер­вакытта да акча бирмәячәк. Телевидение өлкәсендә зур башлангыч бар, «Яңа гасыр» (ТНВ) кана­лы буенча тапшыруларны спутник аркы­лы күрсәтә башлау татар тормышында гаять зур вакыйга һәм милли этәргеч булды. Минемчә, ТНВның киләчәктәге төп бурычы – бөтендөнья, беренче чират­та, бөтенрусия татар телевидениесе дәрәҗәсенә ирешү.

Русия җитәкчеләре бу мәсьәләләргә, гомумән, милләтләрне саклау мәсьәләсенә берничек тә карамый, караган вакытта да әйткән сүзе – «ярамый». Татарны сак­лап калу – татарның үз мәсьәләсе, шушы мәсьәләне хәл итү юлында без көчле рух белән нык карашта торып, федераль үзәк белән конструктив сөйләшүләр алып барырга тиешбез.

Р.В. Дөнья күләмендә глобальләшү хәрәкәте көннән-көн көчәйгән чорда кечерәк милләтләрнең юкка чыгу куркы­нычы арта баруы һәммәбезгә дә бил­геле. Әмма бер кешенең дә, бер халык­ның да үз теләге белән бу дөньядан китәсе килми. Үз-үзебезне, миллә­тебезне саклап калу, аның гомерен озайту өчен безгә нинди чаралар күрергә кирәк дип саныйсыз?

Н.М. Кайбер америка идеологлары ам­бициясе буенча глобальләшүнең абстракт максаты – бер полюслы дөнья төзү, ә инде бу глобаль хуҗалыкның үзәгендә, имеш­тер, АКШ торачак дигән сүз. Әлеге модельнең ре­аль түгеллеге Американың дөньякүләм алып барган сәясәте нәтиҗәләреннән күренеп тора. Димәк, дөнья күп полюс­лы глобаль цивилизациягә таба бара. Минемчә, бу полюсларның берсе һәм иң көчлесе Аурусоюз белән Кы­тай арасында буфер ролен үтәүче төрки цивилизациясе булачак.

Алда әйтеп үткәнебезчә, милләтебезне саклап калу өчен безгә төркичелеккә нигезләнгән милли идеология кирәк. Төрки­челек – ул бүгенге Русия мәнфәгатьләренә дә туры килә торган, аны көчәйтә торган ресурс. Идеологиядән чыгып, гаилә культы, тәрбия, мәгариф, югары белем, татар икътисады, татар телен көнкүрештә, төрки дәүләтләр белән аралашуда кулла­ну, татар теленең Русия күләмендәге ста­тусы, татар (төрки) Исламы буенча төгәл мәсьәләләрне үз эченә алган программа төзелергә тиеш. Әмма идеология һәм программа Федераль татар милли-мәдәни мохтариятенең, бөтенрусия татарларының федераль за­конга таянып төзелгән иң зур оешмасы буларак, төп документларына әверелергә тиеш. Ә Бөтендөнья татар кон­грессы үз игътибарын күпчелек бөтен­дөнья оешмалары белән эш алып бару­га (БМО, ЮНЕСКО, Аурусовет, ТЮРКСОЙ), татар халкын бөтендөнья төрки цивилизациясенә интеграцияләүгә юнәлтергә тиеш, дип уйлыйм.

Бик биеккә күтәрелеп, болытларга ме­неп киттек бугай. Җиргә якынаеп, төркичелекнең безнең өчен булган иң гади, иң якын мәсьәләләрен әйтеп үтим: татарны бүлгәләүне (этник сепаратизм) туктату, күрше төрки халыклар (безнең өчен татар-башкорт) консолидациясе, та­тар әдәби телен башка төбәк татар сөйләмнәрен кертеп баету һ.б. Гомумән алганда, Русиядә төрки халыкларны, бе­ренче чиратта, өч төркем буларак якы­найтырга мөмкин: Идел-Урал төркиләре, Себер-Алтай төркиләре, Кавказ төркил­әре. Бу нисбәттән чыгып, чуашларга ка­рата мөнәсәбәтебезне дә үзгәртергә кирәк.

Р.В. Әйдә, тагын да җиргәрәк төшик әле. Үз өеңдәге, үз гаиләңдәге мәсьәләләрне дә хәл итә алмаган ки­леш бөтен илдә һәм дәүләттә тәртип урнаштырырга алыну – өметсез эш­тер, дип уйлыйм. Бөтентатар халкы­на татар телен өйрәтергә теләгән кайбер милләтпәрвәрләребезнең хәтта үз балалары да ана телләрендә сөйләшә белми. Бу мәсьәлә сезнең га­иләдә ничек хәл ителә? Сез бит Казан­да түгел, урыс дәүләте башкаласын­да – Мәскәүдә яшисез...

Н.М. Без гаиләдә татарча гына сөйләшәбез, өйгә кайтып кереп, өс-баш­ны салганда ук урыс телен бусага янын­дагы элгечтә калдырабыз һәм бу, ми­немчә, кайсы республикада, регионда һәм шәһәрдә яшәүдән тормый. Чөнки безнең балалар Татарстанда да урыс мәктәбендә укыды, ул вакытта без яшәгән Әлмәт шәһәрендә дә урыс мохите көчле иде. Хәзер дә Татарстан шәһәрләрендә күпче­лек урыс мохите хөкем сөрә һәм, го­мумән, татар шәһәрләре юк бит инде ул – бу чынбарлык. Шуңа күрә шәһәрдә яшәүче татарлар өчен милләтне саклап калу, татарлыкны дәвам итү гаиләдә башлана һәм бу эштә гаилә башлангыч нигез булып тора. Уйлап карагыз: 7 яшькә кадәр татарча белмәгән бала этномәдәни мәктәпкә барса да, атнага ике дәрес алып кына татарча сөйләшергә өйрәнә алмый. Туган телне белмәүне совет заманына, мәктәпләр юклыгына сылтаган кешеләр үзләренең мил­ли рухлары көчсезлеген генә акларга телиләр.

Мәскәүгә күчеп килгәндә кызыбызга 11, улыбызга 6 яшь иде. Әби-бабаларына авылга хатларны татарча язып үстеләр. Безнең гаиләдә уен бар иде: урыс сүзе катнаштырып сөйләшмәскә, кем ычкындыра – аның маңгаена бер чиртү, ә белмәгән сүзне сорарга ярый. Шулай итеп, «әдәбият», «мәдәният», «мөрәҗәгать», «мөнәсәбәт» һ.б. сүзләр аркылы әдәби телне дә үзләштерү бар­ды. Балаларыбыз институтта укыганда татар телле укытучының өенә йөреп, та­тар теле нигезендә төрек телен өйрәнделәр, җәйге каникулларында Англиядә инглиз телен үзләштерделәр. Хәзер Мәскәүдә яши башлавыбызга 20 ел була, алар инде гаилә корып аерым тормыш итәләр. Өч оныгыбыз Тимур, Сәлим, Камил – ике өлкәне сөйләшә инде – хәзергә гел та­тарча гына диярлек, төрек телен өйрәнәләр, инглиз теленнән дәресләр алалар. Урыс теле буенча да аптырап тормыйлар, анысын тормыш, мохит өйрәтә.

Хәзерге заманда яшьләргә дөнья көтү өчен урыс һәм инглиз телләрен белү зарури. Алар арасында калганнардан өстенлек алу өчен тагын бер чит тел өйрәнергә дә омтылыш бар: кем фран­цуз теле, кем кытай теле һ.б. өйрәнә. Татар баласына табигать үзе өстенлек биргән бит – ана телебез алты төрки дәүләт телен өйрәнергә нигез булып тора: төрек, казакъ, азәрбәйҗан, үзбәк, кыргыз, төрекмән телләрен. Төркия бүген Русиянең һәм Татарстанның иң якын һәм иң зур партнерлары исәбенә керә, ә БДБнең төрки дәүләтләре 5-10 елдан Русия белән арадашлыкны күпче­лек үз телләрендә алып барачак, бүген Рәсәйдә ул телләрне белүнең кирәклеге нык сизелә. Мин, мәсәлән, Төркия, Казакъстан, Азәрбәйҗан, Үзбәкстан илче­лекләре белән сөйләшүләрне татар теле нигезендә тәрҗемәчесез алып барам. Татарга тылмач кирәк булмаган зама­налар яңадан әйләнеп кайта бугай.

Казан уку йортлары каршында татар теле нигезендә чит ил төрки телләре­н өйрәнү буенча махсус курслар ачар вакыт җит­те. Чөнки бу очракта аның укыту мето­дикасы да, дәреслекләре дә башкачарак булачак.

Гомумән, телләр белү, шул исәптән татар телен белү – бик файдалы эш. Элек тә шулай иде. Хәзерге заманда бигрәк тә. Миңа үземә төзелештә эшләгәндә дә, Мәскәүдә яшәгәндә дә, бүгенге эшемдә дә туган телем бик нык ярдәм итте. Ана телемнән башка мин тормыштагы уңышларымны күз алдына да китерә алмыйм.

Р.В. Минем сезгә биргән сораула­рымның күбесе Мәскәү хакында бул­ды. Әйе, Мәскәүдәге хәлләр шактый катлаулы. Мин үзем, мәсәлән, Мәскәүнең кайбер гамәлләрен аңлый да, аңлата да алмыйм. Шуңа күрә миңа Мәскәү томан эчендәге серле бер дәүләт кебек... Ә Мәскәүдән ка­раганда Казан, Татарстан ничегрәк күренә?

Н.М. Гомумән алганда, Мәскәүдә Татарстанга ихтирам белән карыйлар. Казан шәһәрен Ауразия киңлекләрендә җәелеп яткан Русия Федерациясенең шәрекъ башкаласы буларак, дәүләтебез­нең Азия өлешенең, славян һәм право­славие динендә булмаган мәдәниятен һәм рухын яклаучы мәркәзе буларак кабул итәләр. Мин, әлбәттә, бу фикерне федераль үзәкнең рәсми сәясәтеннән һәм бүгенге Русия түрәләренең гамәлләреннән чыгып әйтмим, ә төрле да­ирәләр һәм төрле кешеләр белән шәхси аралашулардан соң үз-үземә шундый нәтиҗә ясыйм.

 

2005 ел

 

ҮЗЕҢНЕ ГЕНӘ БӘХЕТЛЕ ИТӘМ ДИП

БӘХЕТЛЕ БУЛЫП БУЛМЫЙ…

Сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе

Фәндәс Сафиуллин

Разил ВӘЛИЕВ. Фәндәс ага, халык сине депутат буларак, сәясәтче буларак яхшы белә. Әмма син сәясәткә 1980 нче еллар ахы­рында гына килеп кердең бит. Аңа кадәр 34 ел гомерең хәрби хезмәттә үткән. Ләкин син, нишләптер, хәрби хезмәт елларын бер дә сагынып сөйләмисең. Узган гомер, үткән еллар турында сүз чыкса, һәрчак Азнакай, Актүбә якларын искә төшерәсең. Ни өчен шулай якын, нәрсәләре белән шулай ка­дерле сиңа Актүбә яклары?

Фәндәс САФИУЛЛИН. Татарстаныбыз­ның иң матур, иң гүзәл төбәкләрендә туып үсәргә насыйп булган миңа. Ә Актүбә авы­лы исә – ул үзенең халкы белән дә, җире-суы белән дә – сокланып туймаслык бик җыйнак кына 40 хуҗалыклы авыл иде ми­нем балачагымда. Ул үткән XX гасырның 20 нче еллары башында барлыкка килгән. Аны Азнакай районының Мәлбагыш авы­лыннан бер төркем, Әлмәт районының Камы Исмәгыйль авылыннан икенче төркем бик эшчән, үткер ирләр – безнең бабайлары­быз, үз авылларыннан аерылып чыгып, ике ел эчендә төзеп тә куйганнар. Урынын табигатебезнең уңайлы, гүзәл почмагыннан сайлап, шул җирдә төпләнергә рөхсәт ала алганнар. Минем бер бабам – Хаҗи ба­бай Мостафин Хәерлебанат әбием белән балаларын, шулар арасында минем әнием булачак 8 яшьлек Сәмиганы ияртеп Камыдан, икенче бабам Сафиулла бабай, Са­җидә әбием, минем әтием булачак 13 яшьлек Миншакир һәм башка балалары белән Мәлбагыштан килеп Актүбә җиренә урнаш­каннар. Мин үзем Мәлбагыш авылында дөньяга килгәнмен. Әтиемне Мәлбагышның тулы булмаган урта мәктәбен, хәзер­гечә әйткәндә, 7 нче классны тәмамлагач, 10 айлык укытучылар курсына җибәргәннәр дә, аннан соң үзе укыган мәктәпкә укытучы итеп билгеләгәннәр. Педагогик белеме ча­малырак булса да, яхшы укытучы дип искә алалар иде аны.

Киң дөньяга күзем ачылган, сабыйчак хатирәләремне иң нык баеткан, җаным-тәнем өчен йомшак һәм җылы оям булган төбәк – Актүбәм булды. Аның авыл аша үтеп йөрүче юлчыларны сокландыра торган та­бигате безне – әтисез калган сугыш ел­лары балаларын үз кочагында иркәләп, саклап үстергәндер. Армия сафларында да, хәрби хезмәткә җаным тартып китмәгәнгә күрәдер, бик сагына идем авылымны. Хәзер дә са­гынам, чөнки әлеге мин белгән Актүбә юк инде... Дөрес, ул таралып-чәчелеп юкка чыкмады. Иске Актүбә хәзер 1950 нче елларда калкып чыккан нефтьчеләр бистәсенең бер урамы гына булып калды.

Р.В. Яшьлек елларында сиңа тормыш ачысын шактый татырга туры килгән. Авылдан китеп, Сарытауда хәрби танк училищесына барып керүең дә, бәлки, шул кыенлыклардан, тормыш авырлыгыннан ко­тылу өчен булгандыр? Ә нигә әллә кайда­гы Сарытауга китеп бардың син, югыйсә, Казанда да шундый ук танк училищесы булган бит?

Ф.С. Ни гаҗәп, яшүсмер чак хыялла­рымда гомеремне хәрби хезмәткә багыш­лау гел дә юк иде. Бер серемне ачарга була инде – Бөгелмә татар мәктәбенең 9 нчы классында укыганда мин Мәскәүнең халыкара мөнәсәбәтләр институтына ке­рергә хыяллана башладым, яраткан укыту­чым Неонела апа Шашель ярдәме белән алман телен ныклап өйрәнергә тотындым, 10 нчы класста нимес телендә җиңелрәк язылган китапларны сүзлексез укый баш­лаган идем инде. Институтка гариза яз­дым, тиздән җавап та килде. Бик тә бер­катлы хыялый егет икәнсең, дип турыдан-туры әйтелмәсә дә, ул җавапның мәгънәсе шулайрак иде. Бик әдәпле генә итеп, КПСС өлкә комитетыннан рекомендация алып ки­лергә кушканнар. Нимес телен шактый үзләштерсәм дә, обком телендә сөйләшер­лек рәтем булмады шул... Зәңгәр күккә менәргә исәпләп корылган хыялый баскы­чым челпәрәмә җимерелеп төшкәч, акыл-тәҗрибә туплап өлгермәгән хәлдә җирдә калдым. Аның өстенә, мәктәпне тәмамлап чыккан көнне диярлек авырып китеп бер айга хастаханәгә эләктем.

Аннан чыкканда инде берәр институтка юл тотарга да соң иде. Паспортсыз авылыма кайтсам, колхозда эш бетмәс иде бетүен, тик ул чорда кешегә бер тиен түләми торган колхозга кайтып, мине үстереп укыткан карт әби-бабайның йортына авыл кешесенең җелеген суыра торган налог-салымнарын да алып кайтачак идем. Чөнки «трудоспособный» дигән кеше «налогоспособный» булып та санала иде. Шуларны уйлап, Бөгелмә урамнарында арлы-бирле йөргәндә хәрби училищеларга чакырган бер белдерүне күреп, военкоматка кереп киттем. Анда иңбашларына күп йолдызлар тагылган погонлы бер абый утыра. Аның «капитан» булганын үзем курсант погоннарын таккач кына аңладым. «Саратовка танк училищесына барасыңмы?» – дип сорагач, «барам» дидем инде. Казаныбызда шун­дый ук училище булганын мин белми идем, ул әйтмәде.

Р.В. «Генерал булырга хыялланмаган сол­дат чын солдат түгел», – дип әйткән Наполеон. Хәрби училищега барып кергәндә син генерал булырга хыялланган идеңме?

Ф.С. Хәтерем ялгышмаса, хыялым гене­рал булудан мөһимрәк иде – керә алмый калып, кире шул хәерче колхозыбызга, әби-бабай җилкәсенә озатмасалар ярар иде дип борчылдым.

Сүз уңаеннан әйтеп үтим инде: әтием сугышка киткәндә бабайга (әниемнең әтисенә, Сафиулла бабай инде мәрхүм иде) васыять әйткән булган: «Кайтмый калсам, Фәндәсне укыт», – дигән. Кырыс холыклы бабайның: «Кеше булганчы укыйсың!» – дигән сүзләре чигенергә юл калдырмый иде.

Училищены тәмамлап, лейтенант дәрәҗәсен алып, ул елларда гамәлдә бул­ган бик ялтыравыклы парад формасы киеп, бабам каршына кайтып баскач, ул күңеле тулып: «Булдымы, улым? Укып чыктыңмы?» – дип сорады. «Булды, бабай, рәхмәт сиңа», – дидем. Аның канәгать елмаюы минем өчен генерал булудан да кадерлерәк иде кебек...

 

Р.В. Хәрби кеше бит гомер буе ко­мандир әмеренә буйсынып, устав кысала­рыннан чыкмыйча яшәргә тиеш. Ә син – хөр күңелле, романтик рухлы, туры сүзле кеше. Андыйларга хәрби хезмәттә җиңел түгелдер...

Ф.С. Андыйларга кайсы хезмәттә җиңел?

Әйе, чынлап та, холкым-табигатем минем хәрби хезмәткә яраклы түгел. Үз холкың­ны, үз шәхесеңне саклап калыйм дисәң, бердәнбер юл шул гына: хезмәтеңнең сыйфатына, эшеңнең нәтиҗәсенә бәйләнерлек сылтау булмасын.

Татар офицерына, гомумән, дәрәҗәсе үссен дисәң, хатыны марҗа булу гына җитми, аңа бермә-бер яхшырак хезмәт итәргә кирәк. Аллага шөкер, холкым-табигатем армия калыбына сыймаса да, җәмәгатем үземнең авылдашым, классташым Актүбә кызы Рәзинә булса да, төшеп калмадым, полковник дәрәҗәсендә хәрби хезмәттән киттем.

Р.В. Әле генә мин санап үткән сыйфат­ларың сине хәрби хезмәттән сәясәткә алып килгәндер дә әле. Беренче тапкыр депу­татлыкка барырга ният иткәндә алда үзеңне ниләр көтәсен, ниләр эшләргә җыенасыңны күзаллый идеңме? Әллә ул чактагы милли күтәрелеш шаукымына ияреп, үзең дә сизмичә, сәясәт дөньясына кереп кит­теңме?

Ф.С. Әйе, үткән гасырның 80 нче еллар ахыры, 90 нчы еллар башы – революцион романтика чоры иде. Дистәләрчә еллар буе өмет өзелердәй зарыгып көткән ирек капкасы киң итеп ачылган, алда азатлык, гаделлек, дөреслек... Шул юллардан китү өчен чиксез мөмкинлекләр... Ул чордагы милли күтәрелеш ташкынына ияреп, чын­лап та, мин дә сәясәт дөньясына кереп киттем. Ә менә депутатлыкка ниятем күңе­лемдә булса да, аны үз ниятләре итеп Казан ракета училищесы курсантлары тәкъдим итте.

Халык депутаты итеп сайлангач, ниләр эшләргә дигән шәхси планым булмады, үземне шул гомуми күтәрелеш агымын­нан аерым итеп күзалламый идем.

Р.В. Ә менә инде хәзер, дистә елдан артык сәясәт дөньясында кайнап, аның нәрсә икәнен үз җилкәңдә татыгач, үкенгән чакларың булмадымы? Син бит әле га­лим кеше дә, рәхәтләнеп берәр югары уку йортында да эшли алган булыр идең...

Ф.С. Юк, булмады. Иң үкенечлесе шул – 10-13 еллар элек булган мөмкинчелекләрдән тиешле кадәр файдаланмадык, күп максатларны тормышка ашыра алма­дык. Күрәсең, урысча яшәү рәвеше аңыбыз­га бик тирән сеңгән: яз җитсә, көз киләсен онытабыз, ә кышы ел саен табигать афәтенә тиң булып, көтелмәгәндә килеп җитә.

Р.В. Соңгы 10-15 ел эчендә Татарстан, гомумән, татар халкы нинди үзгәрешләр кичерде, дип саныйсың? Ниләр таптык, ниләр югалттык без бу шаулы-даулы елларда?

Ф.С. Милләтебезнең белем, аң дәрәҗәсен, культурасын үстерүне, әхлакый һәм рухи сәламәтлеген ныгытуны төп бу­рычыбыз итеп куя алмадык. Борын-борыннан белемгә омтылган, китапка табынган халык үзенең шул сыйфатларына лаеклы Милли китапханә бинасын, Милли универ­ситетын булдыра алмады, латин графика­сына кайту турында инде 10 ел чүбек чәйнәдек тә, җайлы моментны кулдан ычкындырдык. Милләтебезне милләт буларак саклап калуда һәм үстерүдә санап бетергесез өлеш керткән, шәхес культы заманында да, су­гыш елларында да хезмәт иткән Татар­стан радиосы күтәрәмгә калдырылды, анда тупланган, радио хезмәткәрләренең каһар­манлыгы белән генә сакланып калган аудио мирасы, музыкаль фонды башкалар кулына күчте.

Ә иң авыр, иң үкенечле югалтуларыбыз, минемчә, халыкның азатлыкка, иреккә, мөстәкыйль тормышка өметен сүрелдерү, аның үз-үзенә, үз көченә, ун ел элек ышан­ган сүзләргә, идеяләргә, лозунгларга, кыс­касы, элек ышанганнарның барысына да ышанычы какшау.

«Сәясәткә китмәсәң, берәр югары уку йортында эшли алган булыр идең», – дигән соравыңа шуны әйтер идем: шушы көнгә кадәр ул минем иң зур хыялым иде. Ләкин хыялым югары уку йортында эшләү түгел, ә милли университетыбыз ачылган көнне аның бусагасын беренче мәртәбә атлап кергән асыл егетләребез, кызлар алдында бер генә дәрес бирү, бер генә лекция, бер генә әңгәмә үткәрү иде. Ул дәресемдә мин Татар Милли университетын булдыру өчен барган сәяси көрәш тарихын сөйләр идем. 1994 елның 18 һәм 20 июлендә Татарстан Югары Советының пленар утырышында ике көн нинди бәхәсләр барганын, нинди дәлилләр китерелгәнен, бераз соңрак ха­лык депутаты Азат Зыятдиновның Милли университет булдыруны таләп итеп Түбән Кама шәһәрендә бер атна эчендә андагы халыктан, синең якташларыңнан җыелган һәм китапка теркәлгән имзаларны күрсәтер идем, шул китапны Милли университет му­зеенда беренче экспонат булсын, дип бүләк итәр идем.

Ниләр таптык, халкыбыз 10-15 ел эчендә ниләр кичерде, дигәндә, минемчә, иң зур табышыбыз – үз-үзебезне табу: милли аңыбыз, горурлыгыбыз, үз көчебезгә ышануыбыз, киләчәккә өметебез дөрләп кабын­ды, уянды, яңарды, үсте, тиз генә яңадан сүндереп, йоклатып булмаслык булып, ны­гып өлгерде. Практик уңышларыбыз да аз түгел.

Р.В. Кайвакытта Дәүләт Советы сессия­сендә яисә чираттагы җыелышта катырак чыгыш ясап ташласаң, бер акыллы башы яныңа килеп: «Нигә һаман тәнкыйтьлисең, нишләп һаман канәгать түгел син? Әллә үзеңне башкалардан акыллырак саныйсың­мы? Нәрсә җитми соң сиңа?» – дип үгет-нәсихәт укый башлый. Чыннан да, нәрсә җитми икән соң безгә бу дөньяда, Фәндәс абый? Менә шәхсән синең үзеңә ниләр җитми? Татар халкына ниләр җитми?

Ф.С. Таныш хәл. Андыйларның икенче төрлеләре дә бар: яныңа киләләр дә, шыпырт кына «Ну, молодец, кирәген әйттең, булдырдың», – дип, ялт-йолт каранып, астан гына кулыңны кысып китәләр.

«Нәрсә җитми», дигәндә – тормыш-көнкүреш өчен, Аллага шөкер, барысы да җиткән: үзем дә, гаиләм дә исән-саулар, яшәр-торыр урыным бар. Синең дә шу­лай. Булганына канәгать булып яшәгәндә, зарланырлык түгел. Җитмәүчелек башка өлкәдәдер...

Курсантларыма философия дәресләрендә бирергә ярата торган бер соравым искә төшә. Күз алдыгызга китерегез: кешенең гомерен 1000 елга озайта торган, бер генә кешегә бирерлек бер генә доза дару та­былды ди. Аны кемгә бүләк итү турында уртак фикергә килә алмагач, лотерея уй­нарга карар кабул ителгән ди. Шул дару­ны отсагыз, куаныр идегезме, дип сорыйм. Беренче җавап хор белән: бу чиксез зур бәхет булыр иде, диләр. Мин әйтәм, сез­нең күз алдыгызда әкренләп иң якын, иң яраткан кешеләрегез берсе артыннан бер­се, бер буын артыннан икенчесе картаеп дөньядан китеп барачак, сезнең 1000 ел яшь­лектә каласыгызны белеп, кем сезне яра­тып, язмышын сезнең белән бәйләргә риза булыр, дип өстәмә сораулар биргәч, бәхәс ахырында һәрвакыт бер нәтиҗәгә киләләр иде: үзеңне генә бәхетле итеп бәхетле бу­лып булмый.


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 547 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.011 сек.)