АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

СИНДЕР ТАТАР КЕШЕСЕ... 8 страница

Прочитайте:
  1. Bones; skeletal system 1 страница
  2. Bones; skeletal system 10 страница
  3. Bones; skeletal system 11 страница
  4. Bones; skeletal system 12 страница
  5. Bones; skeletal system 13 страница
  6. Bones; skeletal system 14 страница
  7. Bones; skeletal system 15 страница
  8. Bones; skeletal system 16 страница
  9. Bones; skeletal system 17 страница
  10. Bones; skeletal system 18 страница

Р.В. Безнең халыкта «Чит җирләргә китеп гыйбрәт ал» дигән сүз бар. Сез ул гыйбрәтне, ачы тәҗрибәне Мәскәүдә дә күп татыдыгыз, инде хәзер бөтенләй җир читендә яшәп ятасыз. Ерактан бөтен нәрсә дә яхшырак күренә бит... Америкадан торып Татарстанның, татар халкының бүгенге хәленә ничегрәк бәя бирер идегез? Безнең милләтне дәүләтле һәм мөлкәтле итү, ирекле һәм хөр күңелле итү өчен бүген нинди юллар бар? Егерме беренче гасырда безнең халыкны ниләр көтә? Кыскасы, татар өчен җан атып яшәүче мәшһүр милләттәшебез, бүгенге көндә Америка Кушма Штатлары ватандашы, Америка гражданины Вил Мирзаянов безгә нинди диагноз куяр икән? Бөек Тукай сүзләре белән әйткәндә, «безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?», хөрмәтле Вил ага?

 

В.М. Мин бу сорауга да өлешчә җавап бирдем бугай инде. Минемчә, татарлар электән килгән икеләтә изелү астында кала бирәләр – Россиягә бәйле кешеләр булулары белән һәм колония гражданнары буларак. Хәзерге көндә бәйсезлек мәсьәләләре артка чигенгән, метрополиянең бары тик үзенең өстән аска булган хакимиятен генә таныган (бу – Путин демократиясеме?), Рәсәй җитәкчелегенең Татарстанны рус губернияләренә кушып татарларны рус мохитендә йотылуга мәҗбүр итәргә теләгән шартларда безгә бер генә юл кала – әлеге омтылышларга актив рәвештә каршы хәрәкәт итәргә. Татарстан хакимиятенең Мәскәү Кремле белән япа-ялгыз мөнәсәбәтләрдә генә эш итүенә юл куярга ярамый. Шуңа күрә Татарстан районнарындагы җирле хакимият вәкилләренең бер фикердә булып Россиянең монолит вертикаль экспансиясен фаш итүенә ирешергә кирәк. Мәскәү хакимиятенең бүгенге сәясәте белән килешү юлына басу Татарстанның җимерелә баруына илтәчәк. Әлегә Мәскәү хакимияте ирек таләп итүче даирәләрнең мускуллары ныгуына каршы үз мускулын гына куя. Әмма киләчәктә Мәскәүнең демократик казанышларны юк итүгә таба юл тотарга тырышачагын да онытмаска кирәк. Хакимият «кесәсендәге» Дәүләт Думасы һәм Россия Конституция Суды Кремль нәрсә теләсә шуны раслап, «закончалыклы» документ кабул итәргә әзерләр. Мине Россиянең көньягындагы рус-шовинистик учагы куркыта.

Кызганыч ки, бүгенге көндә Америка хакимияте халыкара мәсьәләләрдә, бигрәк тә милли сәясәттә, сионистик даирәләр тәэсиренә ияреп Гыйрак авантюрасына бирелә. Әмма дөнья күрә, бүген инде бу сәясәт тупикка керде, нәтиҗәдә Израильнең дә, АКШның да Гыйракка каршы күтәрелгән коточкыч сугыштан бернинди файда ала алмаулары көн кебек ачык. Әмма моны тулысынча аңлау өчен АКШ хакимиятенә озак вакыт кирәк булачак әле. Бигрәк тә дөньяда кулларында нефть чыганакларын тотучы даирәләр хакимлек итү шартларында. Көнбатыш үзенә арзан нефть агызып торган өчен Россия империясенең теләсә нинди гөнаһын гафу итәчәк. Россия хакимиятенең милли мәсьәләдә ачыктан-ачык агрессив сәясәте шуннан килә. Россиянең бүгенге җитәкче даирәләре киләчәктә илне милләтсез губернияләргә бүлгәләп, милли мәсьәләне бөтенләй ябып кую өчен тырышачаклар. Милли республикаларга алмашка инде бюджет ярдәме тыелган мәдәни автономияләр генә калачак.

Әмма Россия киләчәген болай фараз кылу, татарлар бөтен югалтуларга да риза булып торырга тиеш, дигән сүз түгел. Киләчәктә нефтьтән килгән биниһая керемнәр аркасында, Россиядә яшәүчеләрнең матди тормышы яхшыра барачак. Ә тарихи үсеш кануннары буенча кешеләр матди яктан әйбәтрәк яши башласалар, рухи мәсьәләләргә күбрәк игътибар итәләр. Россиядәге бүгенге милли сәясәт торгынлыгы чорында татар милли хәрәкәте элитасы республиканың җитәкче даирәләрен татар халкының киләчәк үсеше өчен хәрәкәт итү рухында тәрбияләргә тиешләр. Без соңгы 10-15 елда ирешкән бәйсезлек нәтиҗәләребезне югалта бару сәбәпләрен тулысынча ачыкларга тиешбез. Моның иң төп сәбәпләреннән берсе – иң укымышлы, күренекле татар шәхесләрендә милли азатлык рухы булмавы, дияргә туры килә. Кол рухлы кешеләр, никадәр генә талантлы булсалар да, бәйсез була алмыйлар. Шуңа күрә һәрвакыт милли сәясәт ягыннан көчле рухлы элита тәрбияләргә кирәк. Ахыр килеп, безнең киләчәкне бары тик алар гына хәл итәчәк. Минем ныклы ышануым буенча әлеге көчле рухлы элитадан башка халык үзе генә милли азатлык кирәклеген аңлау дәрәҗәсенә күтәрелә алмаячак. Бүген бары тик энергочыганаклар өчен көрәшкә генә корылган халыкара мөнәсәбәтләр дә рухи чыганаклар ягына үзгәрәчәк. 2005 елның 5 ноябрендә «Нью-Йорк Таймс» газетасы АКШтагы нефть һәм газ ятмаларының (Америка аларны һәрвакыт запас итеп кенә тота) картасын бастырып чыгарды. Бу ятмаларда нефть һәм газ запасы биниһая. Американың бөтен яр буе төбәкләре, шул исәптән Аляска да нефть һәм газ ятмаларына гаять бай. Аларны эшкәртү мәсьәләсен Америка һәрвакыт чигереп килде, әмма дөньяда нефть һәм газга бәяләр бик нык артып киткән очракта, АКШка бу ятмалардан чимал ала башлау файдалы булачак. Ә бу исә бөтен дөньяда, шул исәптән Россиядә дә нефть һәм газга бәяләрнең кинәт бик түбән төшүенә китерәчәк. Россия өчен бу гаять зур икътисадый катастрофа булачак, чөнки аның дөнья базарына чыгару өчен нефтьтән башка берние дә юк. Әлбәттә, халыкара үсешнең бу ноктасында Россия империясе тәмам җимерелү өчен һәм икътисадый, һәм сәяси шартлар тәмам өлгереп җитәчәк. Татарлар дөнья тарихының мондый борылышына әзер булырга һәм үзләренең бәйсезлекләренә таба булган чираттагы мөмкинлекне файдаланып калырга тиешләр.

Югарыда әйтелгән фаразларымнан чыгып, мин татар халкының киләчәген караңгы һәм кара буяулар аша күрмим. Минем туган халкым дөньяның иң борынгы халыкларыннан һәм аның үз генофондын киләчәккә илтергә тәҗрибәсе дә, көче дә бар дип саныйм. Ул әле тормышның теләсә кайсы өлкәсендә, шул исәптән фәндә, техникада, сәнгатьтә һәм хәрби эштә чираттагы даһиларын тудырырга сәләтле. Әгәр без патша Россиясе һәм Совет империясе вакытындагы бөтен дөньядан тимер пәрдә белән аерылып тору шартларында да милли яктан эреп юкка чыкмаганбыз икән, гаять көчле аралашу чаралары үскән, бөтен дөньяда демократик хәрәкәт үсә барган бүгенге чынбарлыкта һәм киләчәктә яңа көч белән милли үсеш алачагыбызга өмет зур. Әле Г.Тукай чорында гына да дөнья безнең талантлы галимнәребез, музыкантларыбыз, спортчыларыбыз, эшкуарларыбыз һәм хәрби җитәкчеләребез турында ишетеп белми иде. Ул чакта татар элитасы милли кысалар эченә бикләнеп кенә эшләргә мәҗбүр булды. Бу хәл безнең үзебезнең зыялыларыбызда ук татарның киләчәгенә өмет сүндерә торган фикерләр уятты. Минемчә, кайчандыр татарлар киләчәк Россия империясен төзү эшендә иң зур өлеш кертә алганнар икән, алар хәзер үз бәйсезлекләрен тормышка ашыруга да көч табачаклар. Тарихның бүгенге кире чигенмәс рәвештә ныклык белән алга баруы моның котылгысыз икәне турында сөйли. Минем Сезнең белән әңгәмәмне француз тарихчысы Р.Гроссенең «Дала империясе» дигән гаять нигезле фәнни хезмәтеннән алынган сүзләр белән тәмамлыйсым килә: «Зур куәткә ия булган расалар һәм империя төзегән милләтләр күп түгел. Төрки-монголлар, римлеләр шикелле үк, шулар сафында».

 


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 568 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.003 сек.)