АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

СИНДЕР ТАТАР КЕШЕСЕ... 7 страница

Прочитайте:
  1. Bones; skeletal system 1 страница
  2. Bones; skeletal system 10 страница
  3. Bones; skeletal system 11 страница
  4. Bones; skeletal system 12 страница
  5. Bones; skeletal system 13 страница
  6. Bones; skeletal system 14 страница
  7. Bones; skeletal system 15 страница
  8. Bones; skeletal system 16 страница
  9. Bones; skeletal system 17 страница
  10. Bones; skeletal system 18 страница

В.М. Урта Азия республикалары көрәшми-нитми генә ирекле һәм дәүләтле булдылар дип уйлау – ялгыш. Аларның иреге өчен көрәш зур булды. Аерым алганда без, демократик рухтагы кешеләр, яңгыр һәм кар астында, язгы-көзге пычракларда Мәскәү урамнарын тутырып демонстрацияләрдә һәм митингларда йөрдек, СССР исемле Россия империясен дер селкеттек һәм җимердек. Элеккеге союздаш республикаларга дәүләтчелек көрәшсез генә бирелмәде. Француз фәйләсуфының: «Революцияне ялкынлы һәм саф йөрәкләр ясый, ә аның җимешләреннән әшәке кешеләр файдалана», – дигән сүзләре – башка мәсьәлә. Ләкин бит нәтиҗәдә барыбер аерым халыкларның дәүләтчелеге торгызылды.

Татар халкының тулы бәйсезлеге мәсьәләсенә килгәндә, кызганычка каршы, без объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында, дөнья күләменә гаять көчле, үз-үзен аямаучы лидерлар чыгара алмадык. Татар милли хәрәкәте баштан ук Мәскәүдә барган гомуми демократик хәрәкәттән һәм халыкара багланышлардан аерылган иде. Иманым камил, татар милли хәрәкәте лидерларының Мәскәүдә белем алмаулары, СССР үзәге булган Мәскәүдәге демократик хәрәкәткә кушылмаулары һәм дөнья күләмендәге сәясәтне аз белүләре уңышсызлыкның сәбәбе булды. Татар милли хәрәкәте мәсьәләләрен Мәскәүдәге демократик көчләр белән бәйләнештә алып бармау үзен нык сиздерде. Шуның аркасында татарлар озакламый колониаль хакимият белән эш йөртә башладылар. Республиканың кайбер җитәкче даирәләре партбилетларын өстәл астына яшерделәр һәм әледән-әле демократия «пары» чыгарып яңадан империягә хезмәт итә башладылар. Аңлашыла ки, ул чакта бүтән мөмкинлек тә юк иде – чөнки әдипләр, өлкә комитетының идеология хезмәткәрләре һәм марксизм-ленинизмны укытучылар арасында яңа шартларда эшли алырлык шәхес табылмады. Шулай да, минем тирән ышануым буенча, Татарстан бәйсезлеге өчен көрәшергә әле соң түгел. Әмма бу көрәш юлы узган гасырның 90 нчы елларындагы кебек Россияне тирән демократлаштыру, аның империячел нигезен җимерү аша гына үтә ала. Россия чын демократик юлга басмаса һәм аның империячел максатлары юкка чыкмаса, Татарстан беркайчан да бәйсезлек ала алмаячак.

Әмма Россиядәге һәм аның үзәге булган Мәскәүдәге үзгәрешләр өчен көрәшкә кушылу татар элитасыннан махсус сәяси тәрбия алуны таләп итә. Бүгенге көндә татар элитасы, кызганычка каршы, тулысынча диярлек конформизм юлында. Ул бүген үзенең матди яктан баюы һәм республика эчендә үз дәрәҗәсен ныгытуы белән мәшгуль. Ахыр килеп, бу да бөтенләй үк начар күренеш түгел. Иртәме, соңмы, республикадагы бөтен матди байлыкларны һәм хакимиятне үзенә туплап бетергәч, татар элитасы империя кысаларына сыймый башлаячак һәм ул республика өчен дөньяның алга киткән илләрендәге шартларны таләп итәргә мәҗбүр булачак. Тарихи кануннар буенча, бүген империягә ярашып үсә баручы элита тора-бара шул ук империягә кабер казучы булачак. Әмма татар элитасына янә дә олы мөмкинлекләрне ычкындырмаслык итеп әзерләнергә, яңадан колониаль хакимиятнең кайтмавы өчен үз-үзен тәрбияләргә кирәк. Бу мәсьәләдә татар язучылары алдында гаять зур бурычлар тора. Бүген татар әдәбияты халык, милләт, демократия, бәйсезлек өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкән милләттәшләрне чын геройлар итеп күтәрергә, тарихның төрле чорларында татар халкының бөеклеген сурәтләргә, шуның белән халык рухын күтәренке дәрәҗәдә сакларга һәм киләчәк лидерларны шул рухта тәрбияләргә тиеш. Иртәме, соңмы әдәбиятларның шушы юлдагы эшчәнлеге үзенең җимешләрен бирәчәк, өметсезләнеп көрәшкә кул селтәргә ярамый. Шулай ук демократик үзидарә тәҗрибәсен киңрәк куллану лязем. Бу тәҗрибә элитага дөрес хакимлек итү юлларын күрсәтәчәк, аны алдагы кыенлыкларга көрәшүгә әзерлекле булу, бәйсезлек өчен булган һәр мөмкинлекне оста файдалана белү юлына чыгарачак. Соңгы елларда Татарстанның чит илләр белән элемтәләре киңәя, – бу да элеккеге югалтуларны киметүгә алып бара. Шул ук вакытта безнең кайбер сәясәтчеләребез һәм дәүләт эшлеклеләребез Мәскәүдәге төрле юнәлештәге сәясәтчеләр белән эшлекле мөнәсәбәт булдыралар. Мондый мөнәсәбәтләр безне үз-үзебезгә бикләнүдән коткара. Безгә һич кенә дә Россиядәге мөселман хәрәкәтеннән читләшергә ярамый. Бу хәрәкәтне Россиянең аерым төбәкләренә генә бирергә кирәкми, Рәсәйдәге татар милләтеннән булган һәр дини хезмәткәр белән әйбәт мөнәсәбәткә керергә кирәк. Бөтендөнья Татар конгрессына үзенең статусын бөтен дөньяда, бигрәк тә көнбатыш илләрендә ныгытырга кирәк. Бу мәсьәләдә Бөтендөнья Яһүд конгрессы тәҗрибәсен файдалану әйбәт булыр иде. Дөньядагы хәлләргә көнбатыш илләренең тәэсире гаять зур, алар белән бергә татар халкын, татар бәйсезлеген яклау җиңелләшер иде. Дөрес, мондый эшчәнлекне Мәскәү өнәп бетермәячәк, бу мәсьәләдә безгә каршылыкларны зур җәнҗалларсыз гына йомшарта белергә кирәк.

Р.В. Вил әфәнде, Лефортово һәм «Матросская тишина» төрмәләрендә утырган вакытта: «Нигә бу эшләрне эшләдем, нигә болай иттем икән?» дип үкенгән, үз-үзегезне битәрләгән чакларыгыз булмадымы?

В.М. Һич мактанусыз әйтәм – булмады. Бердәнбер кыенлык – улларым Искәндәр һәм Солтанны бик сагына идем. Үкенү хисләре уема да кереп карамады, чөнки инде мин үземнең дөрес юлда икәнлегемә тәмам ышанып беткән идем. Мондый олы ышанычсыз гаять көчле дәүләт машинасына каршы тору мөмкин түгел. Кешене бары тик шундый тулы ышаныч кына төшенкелеккә бирелүдән саклый. Юк, рухи яктан мин көчсез яки җебек булмадым. Ул гына да түгел, адвокатым миңа суд барышында булса да «Матросская тишина»дан чыгарып торуларын сорап үтенеч язарга берничә мәртәбә киңәш итсә дә, аның киңәшен тотмадым, үтенеч язмадым. Әйткәнемчә, мине суд аңлы рәвештә Россия Федерациясе Конституциясен бозган, аны танымавымны рәсми рәвештә белдергән өчен төрмәгә япты. Минем бу гамәлем үз теләгем белән үземне кулга алдыруым белән бер булды, чөнки судның мине төрмәгә илтеп тыгудан башка чарасы калмаган иде. Хәзер инде ачыктан-ачык әйтергә дә мөмкин – мин моны төптән уйлап, юри шулай эшләдем, чөнки миңа мәсьәләне ахыргача кабартып, мине яклау өчен дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын тарту кирәк иде. Мин судның ачуын китермим дип «итагатьлек» күрсәткән очракта алар шыпырт кына мине фәлән елга төрмәгә ябарга хөкем итеп, соңыннан, бездә судлар ирекле хөкем карары чыгаралар, дип авыз чайкарга мөмкинлек калачак иде. Миңа мәгълүм булганча, Б.Ельцин үзенең бер ярдәмчесенең: «Вил Мирзаяновны нигә болай катгый хөкем итәләр?» – дигән соравына: «Бер дә гаҗәп түгел – соңыннан мин аны үзем ярлыкармын», – дип җавап биргән. Әмма ул минем беркайчан да, бернинди очракта да аннан ярлыкау сорамаячагымны башына да китереп карамаган.

Р.В. Туксанынчы еллар башында химик кораллар хакында, аларны юк итү турында бик күп сөйлиләр, халыкара конференцияләр үткәрәләр, дәүләтара килешүләр төзиләр иде. Нишләптер, соңгы арада бу мәсьәлә көн тәртибеннән төште кебек, ул хакта хәзер бик аз язалар, бик аз сөйлиләр... Әллә соң бу проблема без белмәгәндә шулай тиз генә хәл ителдеме? Бүгенге көндә кешелек өчен химик кораллар куркынычы беттеме?

В.М. Химик коралларны куллану, эшкәртү, эшләп чыгару һәм сынауны тыю турындагы халыкара конвенция дөньядагы күпчелек илләр тарафыннан ратификацияләнде. Әмма әлеге килешү әле тулысынча үтәлеп бетми. Бу мәсьәләдә минем тырышлыгым һәм иҗтимагый эшчәнлегем аркасында, Россиядә хәзергә химик коралларның яңа төрләрен эшләү һәм сынау эшләре алып барылмый. Химик корал генераллары ничек кенә котырынмасыннар, мин аларның бизнесын кистем, хәзер бу өлкәдә ачылмаган утраулар һәм континентлар бетте. Америка Кушма Штатлары әлеге конвенцияне ратификацияләсә дә (бу мәсьәләдә мин бик нык тырыштым), аны тормышка ашыру өчен үз заводларына халыкара тикшерү кертү турында канун кабул итмәде. Эш шунда ки, әгәр шәхси заводларда мондый тикшерү үткәрелсә, андагы технологик серләр ачылган өчен завод хуҗасы суд аша дәүләттән күп миллиардлаган суммаларда штраф түләтә ала. Закон чыгаручылар, Россиядән аермалы буларак, дәүләт өчен мондый югалтуларга бара алмыйлар. Минем бөтен дөнья күз алдында кылган гамәлләрем аркасында, химик коралны төп җитештерүче Россия дә, АКШ та, ниһаять, бу эшнең файдасыз икәнлеген аңладылар. Җитмәсә инде җитештерелгән, ләкин искергән химик коралларның зур запасларын юк итү өчен Америкада, бигрәк тә Россиядә гаять күп чыгымнар сорала. Хәзерге тормыш үзе бу илләрнең җитәкчеләрен химик кораллар мәсьәләсендә акыл белән эш итәргә этәрә. Мондый хәл, әлбәттә, мәсьәләне кирәкмәгән шау-шуларсыз гына тормышка ашыруны таләп итә.

Р.В. Татарстан чигендәге Сарапул шәһәрендә, Яңа Чабаксарда элегрәк химик корал җитештерелүе һәм саклануы хакында белә идек. Хәзер анда хәлләр ничегрәк? Ул яклардан безгә бернинди куркыныч та янамыймы?

В.М. Сарапул турында миндә тулы мәгълүмат юк. Ә Яңа Чабаксарда мин берничә ел эшләдем, анда химик корал эшләп чыгаруны тормышка ашыруда катнаштым. Анда химик корал запаслары юк, чөнки андагы халык химик коралны юк итү эшен башлауга каршы килде, чөнки бу эш тирә-як мохиткә һәм шәһәр халкының сәламәтлегенә куркыныч иде. Шәһәрдәге химик корал җитештерү комбинатында эшләүчеләр инде шактый зыян күрделәр, чөнки анда эшләүчеләрне һәм шәһәр халкын саклау чаралары бернинди кысаларга да сыймаслык начар оештырылды. Химик кораллар җитештерү аркасында каты авыруларга дучар булучылар саны буенча Яңа Чабаксардагы хәл шәп түгел иде. Ул чакта химия промышленносте министрлыгы мине химия комбинатын химик коралларны юк итү өчен файдалануда гаепләп тә чыкты. Бу чыннан да шулай булды һәм мин бүген Яңа Чабаксарлыларның сәламәтлеген саклап калудагы тырышлыгым өчен горурлык хисләре кичерәм.

Р.В. Төрмәдәге хәлләрнең ничек икәнен беләбез. Ә менә дөнья җәмәгатьчелеге таләбе белән иреккә чыгарылгач, Мәскәү Сезне ничек каршы алды? Сезнең тормышыгызда, эшегездә зур үзгәрешләр булдымы?

В.М. Әлбәттә, төрмәдән чыгарылгач һәм Россиянең баш прокуроры мине тулысынча гаепсез дип тапкач, минем хәл нык җиңеләйде. Ләкин мин һаман эшсез кеше идем. Кайбер танышларым яхшы гына эш урыннары тәкъдим итсәләр дә, мин инде безнең илдә үземә көн булмаячагын аңлаган идем. Ә бит миңа улларымның көнкүрешен һәм әйбәт белем алуларын тәэмин итәргә кирәк иде. Мин сәяси яктан демократлар арасына кереп вакытлыча яки очраклы керемнәргә исәп тота алмый идем. Мин холкым белән теләсә нинди сәяси агым мәнфәгатьләре өчен генә көрәшергә яраклашучы кеше түгел. Дөрес, Мәскәүдәге һәм чит илләрдәге мәгълүмат чаралары минем тирәдә куерган сәяси вакыйгаларны Россиядәге демократик көчләрнең җиңә баруы мәнфәгатьләрендә шактый киң яктырттылар. Кайбер көннәрдә минем фатир ишеге төбендә журналистларның, радио һәм телеоператорларның озын чиратлары хасил була иде. Мин ул вакыттагы мавыгуларга бирелеп уңга-сулга әңгәмәләр тараттым, күпсанлы чыгышлар ясадым. Чынын әйтсәм, озакламый бу «уен» мине туйдырды, шулай да чыгышларымның Россия хөкемдарларын сәяси коралсызландырулары аркасында, мин мәгълүмат чаралары белән аралашуымны дәвам иттем.

Р.В. Милләт язмышы турында гомер-гомергә беренче чиратта шул милләтнең зыялы затлары: язучылар, дин әһелләре, галимнәр кайгыртканнар. Алар күтәргән идеяләрне соңрак халыкның башка катламнары да күтәреп алган. Күргәнебезчә, милли хәрәкәттә катнашучы галимнәр алар – нигездә, гуманитарийлар, ә төгәл фән галимнәре, гадәттә, мондый проблемалардан бер читтәрәк торалар. Ә Сез менә шушы кагыйдәне бозып, милли хәрәкәткә кушылып киттегез. Кушылып кына китмәдегез, үзегез ул хәрәкәтнең иң актив лидерларының берсенә, күпмедер дәрәҗәдә идеологына да әверелдегез. Милләт язмышы хакында чын-чынлап борчыла, уйлана башлавыгыз кайчан булды?

В.М. Дөресен генә әйткәндә Мәскәү телевидениесе һәм радиосы Татарстан һәм Башкортстандагы «игелексез» татарларның Федерациядән аерылып чыгу турында референдумнар үткәреп, Бөтендөнья татар конгрессы төзеп алар өчен 10 миллионга якын (?) доллар чыгым түгүләре турында чаң кага башлаганчы, мин милли хәрәкәт турында хәбәрдар түгел идем диярлек. Шул чакта кинәт миндә татар каны кайный башлады. Чөнки бу хәбәрләр тулаемы белән ялганга һәм кешеләрне ялгыш юлга этәрүгә корылган иде. Җитмәсә, минем автордашым, без кулга алынып Лефортовода беренче сорау алуда ук, мәкаләне тулысынча Вил Мирзаянов язды, ә мин аны әдәби яктан эшкәрттем генә, дигән мәгълүмат бирде. (Бу сорау алуның протоколы миндә саклана). Әлбәттә, бу чынлыкта шулай иде, әмма мондый «саф дөреслеккә омтылу» мине җирәндерде. Шунысы да бар, Л.Федоров журналистлар алдында «бөтен гаепне» бары тик үз өстенә алып кына сөйләшә иде. Ләкин тикшерүчегә биргән күрсәтмәләрендә ул үзенең химик кораллар буенча дәүләт сере булган бер генә эш белән дә шөгыльләнмәвен белдерде. 1993 елның гыйнварында, ягъни, мине беренче мәртәбә тоткынлыктан азат иткәч, ул миңа: «Күрдеңме, синең татарларың нинди оятсызлыкка барып җиттеләр – алар Россиядән аерылырга һәм аны җимерергә телиләр», – диде. 1993 елда мин тикшерүчем капитан В.Шкариннан рөхсәт алып, татарларның тулысынча ирекле булырга хаклы икәнлекләрен раслау өчен Казанга, Татар иҗтимагый үзәге корылтаена килдем. Минем чыгыштан соң съезд залының гөрләтеп кул чабып мине кайнар котлавын гомерем буе онытасым юк. Минем съездга барып чыгыш ясарга карар итүем, татар булуым аркасында күп еллар буе җәберсетелеп, махсус рәвештә хезмәтемә тиешле бәя бирелмәүнең, фәнни ачышларымны юри күрмәмешкә салышуның ачы тәҗрибәсеннән иде. Минем болай әйтүемне, бәлки, кайберәүләр, бу арттырып сөйли, үзенә игътибар юнәлтәсе килә, дип аңларлар, ләкин минем яшьтә инде боларның берсе дә кирәкми, миңа дөреслекне раслау гына кыйммәт. Гуманитар булмаган фәннәрдә дөньякүләм дан алган галимнәрнең безнең гомуммилли мәсьәләләрдән читтәрәк торулары аларның, кызганыч ки, яшьли милли патриотик рухта тәрбияләнмәгән булулары, туган әдәбиятны, халкыбыз тарихын белмәүләре турында гына сөйли. Миңа шундый атаклы бер галим белән бу турыда сөйләшергә туры килде, нәтиҗәдә, мин әлеге фикеремнең дөреслегенә тәмам ышандым. Моннан мин барыбызга да билгеле булган бер генә нәтиҗә чыгарам – безнең тарихыбыз, халкыбыз һәм аның рухи байлыклары турында чит ил авторларының мәгълүматларын рус һәм татар телләренә тәрҗемә итеп күбрәк нәшер итәргә кирәк. Бу хезмәтләр белән тирән фикерле берничә генә дистә яшь милләттәшләребез ныклап танышса да, ул китапларның халкыбыз киләчәге өчен никадәр әһәмиятле икәне бәхәссез. Менә ни өчен мин хәзер химия өлкәсендәге эзләнүләремне тулысынча туктатып, әлеге китапларны тәрҗемә кылып Казанда нәшер итү эшенә күчтем. 2005 елда Дүртөйледә инглиз галиме Э.Паркерның минем тәрҗемәдәге «Татар тарихыннан мең ел» дигән китабы буенча укучылар конференциясе булды. Анда яхшы докладларга минем Фондның премияләре бирелде. Б.Ишболдинның мин инглиз теленнән тәрҗемә итеп, Казанда басылган «Татар тарихы турында очерклар» китабын татар мәктәпләрендә укучыларга тараттым. Хәзер мин Маенхен-Хельфенның «Һуннар дөньясы» дигән гаять зур хезмәтен тәрҗемә итеп, Казанда бастырып чыгарырга җыенам. Р.Гроссенең «Дала империясе» дигән катлаулы һәм зур хезмәтен тәрҗемә итәргә тотындым. Бу хезмәт берничә елга сузылачак. Ышанам ки, бу хезмәтләрне укыган яшьләр беркайчан да туган халкыбыз тарихының юл читендә утырган ятим кебек булуына ризалашмаячаклар. Чөнки бу китапларда халкыбызның бөек тарихы яктыртыла, аның данлы юл узуы турында тарихи чынбарлык, дөрес мәгълүматлар аша фикер йөртелә.

Р.В. Мәскәүне ташлап Америка Кушма Штатларына китеп баруыгыз ничегрәк булды?

В.М. Тулысынча акланганнан соң Россиядә минем өчен юньле иҗтимагый киләчәк булмаячагын аңладым. Дәүләт сере белән бәйле булган институтта эшләгәнлегем аркасында, мине бер ел буе чит ил паспорты бирмичә азапладылар. Җитмәсә, гаилә җепләремнең киләчәктә һич кенә дә ялгап булмаслык рәвештә өзелүе дә миңа комачаулыклар чыгарды. Бәхетемә булгандыр инде, Американың фән һәм техниканы үстерү Ассоциациясе чакыруы буенча Америкага килгәч, миңа АКШта даими яшәү хокукым булуы турында әйттеләр. Озын-озак уйлап тормыйча мин бу мөмкинлекне файдаланырга карар иттем. Бүген бу карарның дөрес булуына минем иманым камил – Америкада мине милли чыгышым өчен мыскыл итмиләр. Өлкән улым Искәндәр бөтен дөньяда дан алган Бостон университетын тәмамлады һәм Гонолулудагы иң көчле компанияләрнең берсендә компьютер фәннәре буенча хезмәт итә. Кечкенә улым Солтан Принстонда укый.

Р.В. Америкада хәзер ничек гомер итәсез? Ниләр белән шөгыльләнәсез? Кемнәр белән очрашасыз? Фән өлкәсендә эшләргә, милләттәшләребез белән очрашырга мөмкинлекләр бармы?

В.М. Мин Американың Нью-Джерси штатындагы дәүләт университетында (Ратгерс) туфрактагы куркыныч пычраклыкларны тикшерү өлкәсендә берничә ел эшләп алдым. Әмма сәламәтлекнең начар булуы сәбәпле, бу эшне ташладым һәм, әйткәнемчә, тулысынча әдәби эшкә күчтем. Үз тормышым истәлекләренә багышланган «Вызов» дигән китап язып, 2002 елда Казанда бастырып чыгардым һәм аның бөтен тиражын Татар иҗтимагый үзәгенә бүләк иттем. Бүгенге көндә мин телефон, интернет һәм хатлар аша Казандагы, Уфадагы, Дүртөйледәге дусларым һәм танышларым белән элемтәдә торам. Дүртөйле мәктәбенә кулдан килгәнчә матди ярдәм күрсәтергә тырышам.

Шулай ук, АКШтагы татарлар белән элемтәдә торам, Равил һәм Сүрия Гайнуллиннар гаиләсе белән дусларча мөнәсәбәттәмен. Әмма Нью-Йоркта татарлар белән сирәк очрашам. Аларның кайберләре белән 2005 елның җәендә «Колларча тормышка дучар ителгән халыклар көне»ндә Вашингтонда, Ак Йорт каршында оештырылган демонстрациядә катнаштым. Минем АКШ Дәүләт департаментына мөрәҗәгатем аркасында булса кирәк, Америка хакимияте һәм АКШ Президенты «Колларча тормышка дучар ителгән халыклар атналыгы»н үткәрүне яңарттылар (Идел-Урал халыклары буларак, без дә бу исемлеккә кертелдек). Дж. Буш бу мәсьәлә буенча ел саен кулланылырга тиешле махсус прокламация белән чыкты. Кызганычка каршы, татарларның мәгълүмат чаралары бу вакыйганы тулысынча күрмәмешкә салыштылар.

Р.В. Америкада татарлар ничек яши? Татар булу кайда җиңелрәк: Башкортстандамы, Мәскәүдәме, әллә Америкадамы?

В.М. Америкада татар яшьләренең яңа буыны үсеп килә. Алар арасында җитди галимнәр, табиблар, музыкантлар һәм рәссамнар бар. Һәм бу дөрес тә – чөнки монда һәрьяклы зур белемгә ия булмыйча чын америкалылар рәтенә кереп булмый. Мин моңа Нью-Йоркта үткәрелгән Сабантуй бәйрәмендә тагын да ныграк ышандым. Моңа кадәр мин Нью-Йорктагы Төрки халыклар көннәрендә катнаштым. Анда Төрки халыкларның ун меңнәрчә вәкилләре берничә сәгать дәвамында Нью-Йоркның үзәк урамнары буйлап тыгыз сафлар булып үттеләр. Шунысын да әйтергә кирәк, бу чараны оештыру өчен Нью-Йоркка Төркия премьер-министры махсус рәвештә килде. Америка исә мондый чараларны үткәрүгә һәрвакыт хәерхаһ, чөнки алар америка җәмәгатьчелегенең фикерләү рәвешен үстерәләр, илдәге күп милләт вәкилләренә үз-үзләрен раслау мөмкинлеге бирәләр. Ә Мәскәүдә мондый чараларны үткәрү мөмкинлеген күз алдына китерүе бик кыен. Минемчә татарларга үз-үзләрен раслау АКШта җиңелрәк.

Р.В. Америкага Сез ике улыгыз һәм хатыныгыз – шагыйрә Нурия Измайлова белән бергәләп киткән идегез? Алар анда үзләрен ничек хис итәләр? Яңа җиргә ияләшеп, яңа тормышка өйрәнеп беттеләрме?

В.М. Мин бу сорауга инде өлешчә җавап биргән идем. Гаилә җепләре өзелүгә карамастан, мин элеккеге хатыным Нурияне Америкага чакыртып алдым һәм аны балаларым белән бергә тормыш өчен кирәк булган бөтен нәрсә, шул исәптән аерым өй белән тәэмин иттем. Хәзер Америкада минем яңа гаиләм. Хәзерге хатыным Гейл Мирзаянова татар халкына олы хөрмәт белән карый һәм Вашингтонда үткәрелә торган «Колларча тормышка дучар ителгән халыклар көне» демонстрацияләрендә минем белән ике мәртәбә катнашты инде. Без аның белән бергәләп минем туган мәктәбемә ярдәм итәбез һәм башка чаралар оештырабыз. Хәзер «Вызов» дигән китабымның инглиз телендәге версиясен эшлибез һәм аны 2006 елда нәшер итәргә җыенабыз. Татар әдәбияты һәм сәнгате әсәрләрен бүләкләү өчен халыкара фонд булдыру өстендә эшлибез. Кызганыч ки, 2002 елда безне «өйдәге кулга алыну» сылтавы белән Казанга кертмичә, аэропорттан кире Америкага борып җибәрделәр. Депортация сәбәбе көлке рәвештә гади булды: янәсе безнең Казан кунакханәсе өчен ваучерыбыз юк иде. Ә бит АКШта да, Европа илләрендә дә кунакханәгә керер өчен ваучер сорап тормыйлар. Шул ук вакытта бу илләрдәге теләсә кайсы шәһәргә керү ирекле, анда кеше хокукларын мыскыл итүче «теркәлү»не таләп итмиләр.


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 530 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.006 сек.)