АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

СИНДЕР ТАТАР КЕШЕСЕ... 3 страница

Прочитайте:
  1. Bones; skeletal system 1 страница
  2. Bones; skeletal system 10 страница
  3. Bones; skeletal system 11 страница
  4. Bones; skeletal system 12 страница
  5. Bones; skeletal system 13 страница
  6. Bones; skeletal system 14 страница
  7. Bones; skeletal system 15 страница
  8. Bones; skeletal system 16 страница
  9. Bones; skeletal system 17 страница
  10. Bones; skeletal system 18 страница

М.Г. Юк, әлбәттә. Дөресен әйткәндә, тагын 40-50 елга арттыру өчен дә материаллар бар иде. Без аларга шикләнеб­рәк карау ягында булдык. Гомумән алган­да, ул чорда, әйтик, 200-300 еллар элег­рәк, Урта Идел буенда шәһәрләр, шәһәр цивилизациясе барлыкка килүгә әллә ни җайлы, уңайлы социаль һәм иҗтимагый шартлар булмаган.

1970 нче еллар башындагы уңышсыз тал­пынышка килсәк, мәсьәлә, сорауда куелганга караганда, күпкә катлаулы һәм бә­хәсле иде. Казанның «чишмә башы» сыйфатында 1173 ел дигән датаның кем та­рафыннан аталуыннан алып, аның тирә­сендә барган интриганы һәм мәсьәләнең нәтиҗәләрен яхшы белгән кеше буларак, мин болар хакында озак сөйли алыр идем. Бәлки, киләчәктә бу темага махсус тукталырга кирәк булыр. Хәзер исә шуны гына өздереп әйтүне кирәк табам: шә­һәргә нигез салына башлауны билгеләү беренче чиратта археологик материаллар­га таянып һәм махсус уздырылган дүрт халыкара гыйльми конференциядә кат­нашкан галимнәрнең фикерләрен исәпкә алып башкарылды. Мәсьәләне хәл итүгә төп өлеш керткән галимнәрдән мин бе­ренче нәүбәттә Р.Хәкимов җитәкләгән Тарих институты хезмәткәрләрен, Фаяз Хуҗин кул астында Кремльдә казулар алып барган археологлар төркемен атар идем. Шулай ук Мәскәү, Петербург, Пермь шәһәрләреннән, бигрәк тә Чехия, Венгрия, Мисыр һәм Скандинавия иллә­реннән килгән белгечләрнең фикерләре дә мөһим булганлыгын махсус билгеләү­не кирәк табам. Элек читтән генә «ни булыр икән» дип күзәтеп торган кайберәүләрнең, мәсьәлә тәмам хәл кылынгач, яу качкач батыр күбәя дигәндәй, үзлә­рен «методологик җитәкчелекне башка­ручы» яисә күптән үк «беренче булып датаны атаучы» икәнлекләрен расларга тырышулары барлыгын да икърар итәргә мәҗбүрмен. Мондый күренешнең шөһрәт­кә туймаслыктан, көнчелектән килә тор­ган гадәти намуссызлык икәнлеген дә ачык әйтү котылгысыз. Кыскасы, Казанның туган көнен ачыклау ул махсус эш­ләгән зур төркемнең, дистәләгән галимнәрнең дәвамлы хезмәтләре нәтиҗәсен­дә хәл ителгән мәсьәлә. Әмма сүз башкала, зур үзәк барлыкка килү хакында түгел, бәлки шәһәр тибындагы кальга – крепость салына башлауга мең ел тулу хакында бара...

Р.В. Казанны татар шәһәре булган дибез. Киләчәктә дә шулай булуын те­ләр идек. Аның милли йөзен ничегрәк итеп күрергә һәм күрсәтергә теләр идегез? Гомумән, аңа нәрсәләр милли кыяфәт бирә алыр иде.

М.Г. Нигезләнүе, бигрәк тә үсүе, баш­кала булуы буенча Казан, һичшиксез, татар шәһәре. Тик XVI гасырдан соң аның үзәк өлеше рус шәһәренә әйләнгән булуын да онытмыйк. Миллилек дип, орнаментлар, бизәкләр чәпәп чыгу белән генә әллә ни­ләргә ирешеп булмас шикелле. Әлбәттә, андый бизәкләре дә булсын. Беренче чи­ратта, мин миллилекне Казанның нормаль, төзек, пөхтә, ару шәһәр булуында күрергә теләр идем. Кайбер зур татар авыллары­ның төзеклек, арулык ягыннан күрше-тирә­ләреннән нык аерылып торганы шикелле. Казанның да гадәти шәһәрләргә чисталык­та, төзеклектә үрнәк булуын теләр идем. Без күп вакытта үзебезнең чисталыкны яра­тучы халык булуыбыз белән мактанырга яратабыз. Ләкин соңгы вакытларда күп җирләрдә ул чисталыктан, пөхтәлектән ис­тәлекләр генә калып бара. Күпчелек авыл­лар хәзер чүплек башларына әверелгән. Шәһәребезнең күпчелек урамнарында җи­мереклек, шапшаклык хөкем сөрә...

Р.В. Ә зиратларга барып карасаң…

М.Г. Нәкъ өстенә бастың! Халыкның шапшаклыкка, талымсызлыкка таруы иң элек зиратларда көзгедәге кебек чагылыш таба. Иман ягыннан кайтышлану да...

Р.В. Безнең архитектура ягыннан да тарихи кыйммәткә ия истәлеклә­ребез бар иде. Соңгы елларда гына Яңа бистәдә нихәтле тарихи йортларыбыз сүтеп ташланды. Аларны төзекләнде­реп, саклап калып була иде бит!

М.Г. Чыннан да, төзелеш үзенчәлек­ләре буенча да, аларда элек кемнәр яшәү җәһәтеннән дә чорның истәлеге, элекке мәдәни-рухи хәятыбызның хатирәсе булыр­лык менә дигән агач йортларны сүтеп әрәм иттеләр. Монда безнең, нәсел-нәсәбен белми торган Иванга ияреп, хәтерсезләнә баруыбыз, вульгар экономизм рухында алган сай тәрбиябез төп рольне уйнады: нәрсә тизрәк, ничек арзанрак, янәсе. Рухи кыйммәтләрнең матди мәнфәгатьләрдән өстен икәнлеген аңламау бәласе... Без гел шулай үз-үзебезне талыйбыз. Үзебезне-үзебез хөрмәтли белмәгәч, безнең белән юньләп исәпләшмиләр дә...

Р.В. Беркемгә дә сер түгел: татар-башкорт мөнәсәбәтләре көннән-көн катлаулана бара. Кайбер башкорт ав­торлары безнең тарихыбызга кул су­зып кына калмыйча, хәтта турыдан-туры халкыбыз өстенә пычрак ату, яла ягуга кадәр барып җиттеләр. Аларның сүзләренә ышансаң, татар дигән халык бөтенләй юк, без бары тик ниндидер килмешәкләр төркеме генә икән. Ә баш­кортлар – дөньядагы иң борынгы ха­лык, җирдәге цивилизация дә башкорт­лардан башланган, имеш. Монысына кар­шы сүз әйтмим, чөнки башкортлар да борынгы төрки заттан, шуның өстенә алар безнең иң якын туганнарыбыз да бит әле... Хәтта «кеше заты маймыл­дан түгел, ә башкорттан килеп чык­кан», дисәләр дә каршы әйтмәм. Әмма алар минем халкыма тимәсеннәр, аңа пычрак атмасыннар. Миркасыйм ага, башкортның шундый «әкиятче галимнә­ренә» без нигә саллы итеп җавап бир­мибез икән? Бу бәхәс беренче чират­та галимнәр арасында барырга, галимнәр арасында хәл ителергә тиештер бит? Нигәдер бүген мондый очрашуларга омтылыш күренми. Нилектән бу? Бәхәс халык арасына үтеп керсә, ха­лык белән халык арасына күчсә, аны туктату бик авыр булачак... Беләм, Сез элек мондый бәхәсләрдә актив катнаш­кан идегез, хәтта Мәскәүдә уздырыл­ган зур диспутта да кискен чыгыш яса­выгыз мәгълүм. Ләкин ни өчен бүген ан­дый очрашуларга, фикер алышуларга, аңлашуга омтылышлар юк? Нигә?!

М.Г. Нигездә Башкортстан ягы галим­нәре ачыктан-ачык сөйләшергә теләмиләр. Хәтта алар ачык сөйләшүдән баш тарта­лар. Чөнки ачык сөйләшү алар файдасы­на түгеллеген үзләре яхшы беләләр. Бу – бер сәбәп. Икенчедән, шуны да истә тотарга кирәк, Башкортостандагы чын башкортлардан бигрәк, шунда яшәп баш­корт булып кыланган кайбер ялагай һәм карьерист татарлар күбрәк зарар китерә бу мәсьәләгә. Аларның үзләре дә, гамәл­ләре дә мәгълүм. Аларның китаплары да, хезмәтләре дә билгеле. Кайберләре Ка­занга килеп бер төрле сөйлиләр, Уфага кайтып икенче төрле җырлыйлар. Менә шулар, кабатлап әйтәм, күбрәк буталчыклык тудыралар. Шундыйлар фактик рәвештә 1950-60 нчы елларда яңа рухтагы яңа буын башкорт кадрларын әзерләүгә зур өлеш керттеләр. Аннары ул татарларның кай­берләре бүгенге көндә, мәсьәлә тирәнгәрәк кереп киткәч, беркадәре милли ак­тивлык күрсәткән булып кыланалар. Әмма Шакировлар, Ахунҗановлар чорында шул ук татарлар гаҗәп пассив, хәтта битараф булдылар. Хәтта алай гына да түгел әле... Әгәр элек-электән үк чын-чынлап милли принципиальлек, активлык, ныклык күрсәт­кән булсалар, бүгенге кайбер оятсызлык­ларга, азынуларга ул кадәр үк юл куел­мас иде. Кешеләрнең миллилеге аларның үзләре тарафыннан билгеләнергә тиеш, ә югарыдан төшерелгән күрсәтмә буенча түгел... Шул ук вакытта тагын бер кызык мәсьәлә бар. Башкортостан түрәләренең элек-электән татар исәбенә «үзләрен» күбәйтергә, татарча язма истәлекләрне «үзләренеке» итәргә тырышулары аңсыз­лыктан килеп чыккан диверсиягә дә әве­релергә мөмкин: татарлыкның өлеше арту исәбенә чын башкортлык эреп бетеп, баш­корт дип атала торган бер яңа төр та­тарлар барлыкка килергә мөмкин. Чөнки этник аралашуда тәэсирләр берьяклы гына хәрәкәт белән бармаячак. Бигрәк тә тугандаш халыклар арасында. Ә инде хә­зерге чордагы ыгы-зыгыларга, җан исә­бен алудагы кыланышларга килгәндә, шунысы ап-ачык: моның галимнәргә дә, гади халыкка да кирәге юк. Бары хаки­мияткә теш-тырнаклары белән ябышкан чиновникларга, сәясәтчеләргә, алар тирә­сендә туенып йөрүче галим булмышларга кирәк. Һәм вакытлыча гына. Төгәлрәк һәм ачык итеп әйткәндә, иң элек Рәхимовка, аның тирәсендәге аппаратка хакимияттә озаграк калыр өчен кирәк бу. Дөрес, алар артында башка сәяси көчләрнең дә кул уып торуларын онытмыйк. Бүлгәләү һәм идарә итүнең яңа бер варианты, ягъни, «боҗрасы» гамәлгә керүен дә истән чы­гармыйк... Карале, без читкәрәк тайпылып, артык «тирәнгә» кереп барабыз түгелме соң?

Р.В. Моңа кадәр татарны дин, мәгъ­рифәт, китап, җыр-моң саклап килгән, дибез. Ә менә киләчәктә татарны сак­лау, яшәтү, алга илтү өчен ниләр кирәк дип саныйсыз?

М.Г. Киләчәктә дә шул ук факторлар, ягъни, мәгърифәт, дин, аң, китап, җыр һәм моң халыкны яшәтәчәк. Әгәр халык элеккечә үк аерым бер халык булып яшәргә теләсә. Теләмәүчеләр дә табылырга мөмкин. Андыйлар элек тә булгалаган. Һәрбер халыкта. Нинди генә яңа казаныш­ларга ирешелсә дә, кеше бары кеше бу­лып калачак. Моннан дистәләгән еллар элек: менә язу машинкасы чыкты, инде каләм бетәчәк дип, әле күптән түгел генә компьютер чыкты, моннан соң китап бе­тәчәк, дип оран салганнар иде. Ә ләкин бетми бит китап! Каләм дә бетмәде! Бары кулланылу өлкәләре генә үзгәрде. Бер гыйбрәтле чагыштыру: кисү коралы бул­ган гадәти пычак моннан меңләгән еллар элек уйлап табылган. Соңгы елларда әллә ничә төрле кисү коралы уйлап чыгарыл­ды. Ләкин гадәти пычак һаман аш өстәле­бездә! Бары коралның төрләре генә арт­ты.

Р.В. Безнең бүгенге әңгәмәбез Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә бара. Монда, шимбә, якшәмбе көннәре килсәгез, ике-өч йөз кеше чират тору­ын күрерсез. Китап укыр өчен чират торалар бит!

М.Г. Әйе, интеллект, зыялылык бет­мәсә, китап кебек мәгълүмат чаралары да бетмәячәк. Бары мәгълүмат, белем бирә торган чараларның төрләре генә артачак!

 

2003 ел

 

Милләтебез ни хәлдә?

Академик Мирза Мәхмүтов

 

Разил Вәлиев. Мирза әфәнде, бүген Сезнең белән очрашуга килгәндә мин юл буе ниләр хакында сөйләшербез икән, дип, баш ваттым. Чөнки Сезнең тормыш тәҗрибәгез гаять бай. Кылган гамәлләре­гез гаҗәеп күп, фикер сөрешегез югары дәрәҗәдә... Шуңа күрә ни турында сүз башласак та, Сезнең төпле итеп әңгәмә коруыгызга шигем юк.

Ә Сез бүген якты көнне нинди уйлар белән башлап җибәрдегез, менә бүген, шу­шы мизгелдә Сезне нинди уйлар борчый, күңелегезне нинди вакыйгалар сөендереп, яисә бимазалап тора?

Мирза Мәхмүтов. Минем хезмәтемә, эшчәнлегемә югары бәя бирүегез өчен рәхмәт.

Якты көнне сәламәт килеш каршыла­саң – шөкер, дөнья матур икән, дисең. Казан үзенең меңъеллыгын каршылап хәрабәләрдән арына, ярлы халык алачык­ларда яшәүдән котыла, яңа йортлар төзелә, заводлар да әкренләп эшли баш­лый. Республикабызда яхшы юллар салы­на. Болары сөендерә, әлбәттә.

Азмы-күпме мөстәкыйльлек биргән Конституциябездән, көзге сарыкны үтмәс кайчы белән кырыккан шикелле, азатлык биргән маддәләрне кыркып, йолкып алды­лар. Милли республикаларны бетерәләр, имеш. Халкыбызның язмышы үз кулыбызда булмас микәнни? Россия мәгълүмат чара­ларында, террорда катнашасыз, дип, мөселманнарны гаеплиләр, кимсетәләр. Гаҗәп түгел: Мәскәү түрәләре үзләрен мактап туя алмыйлар, көн дә чиркәү, көн дә берәр тәре-иконага багышланган «крестный ход»лар күрсәтәләр. Инде хәзер фәнне туздырырга, югары уку йортлары­ның санын киметергә, ярлы-ябагай га­иләләрдә үскән яшьләргә югары белемгә киртә куярга торалар һ. б. Шундый күңел­сез вакыйгалар җанымны әрнетәләр, әлбәттә.

Икенче яктан, татарларның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, хәтта музыка училищесы артистлары Европада (Париж, Брюссель һ.б.) гастрольләрдә ел саен концертлар куеп йөриләр. Димәк, алар анда кирәк, димәк, безнең дөньяга күрсәтерлек сәнгатебез, артистларыбыз бар икән. Бусы күңелдә милли горурлык хисе тудыра, шатландыра,

Минем халкымның хәле ничегрәк соң? Россия киңлегендә сибелеп яшәгән татарларның да хәле җиңел түгел, Татарстандагыларның рухи дөньясын зыялылар һәм ха­кимият кешеләре тәэмин итсә, читтәгеләргә ана телендә җыр тыңларга да мөмкинлек юк. Африка илләренең күбе­се белән чагыштырганда, Татарстанда да әйбәт шикелле, әмма европалылардан арт­та калып барабыз, киң халык арасында мәгариф тә җитәрлек түгел, күпчелекнең тормыш дәрәҗәсе дә түбән... Нидән болай соң бу? Мәсәлән, ни өчен КамАЗда югары квалификацияле эшчеләр арасында татар­лар азчылык, ә түбән квалификацияле эш­челәр арасында – алар күпчелек?

Р.В. Мин Сезнең педагогика фәннәре докторы, профессор һәм академик икәне­гезне дә, 18 ел буена Татарстанның мәга­риф министры, 17 ел фәнни-тикшеренү институты директоры, аннары Татар-Америка институтының беренче ректоры бу­лып эшләвегезне дә яхшы беләм, Әмма ләкин иң гадиен – кайда тууыгызны, нинди мохиттә үсеп, тәрбия алуыгызны гына тәгаен ачыклап бетерә алмадым. Чөнки берәүләр Сезне Мордовиянең Ләмберә районындагы Алтар авылында туган, дип язса, икенчеләре Баку каласында дөньяга килгән, дип фараз кыла. Кайсысы дөрес боларның?

М.М. Мәгълүм ки, XX гасыр башында татарлар күпләп читкә китә башлыйлар, кемнәр Донбасска, кемнәр Бакуга барып үзләренә эш табалар, тамак туйдыралар. Бабам Гайнетдин Нобель нефтепромыселлары җитәкчесенең шәхси харисы, сакчы­сы булган. Әтием Исмәгыйль Үтәмеш авы­лы кызы әнием Зәйнәпне шул якта очрат­кан. «Читтә югалып калмасын әле», – дип, мине сабый чакта Алтар авылына алып кайтып, шунда туды, дип яздырганнар...

Коръәндә әйтелгәнчә, яхшы белән яманны аера белергә кирәк. Үзем турында «кайда тәрбия алдыгыз?» дигән сорауга җавап итеп шуны әйтәсем килә. Әхлакый тәрбия әниемнән, социаль тәрбия күрше-күлән, дус-ишләрдән, халыктан. Авыр ел­ларда мин дә, Тукай сүзе белән әйткәндә, «җирне аз-маз тырмалап, чәчкән идем, ур­ган идем...» Унике ел армиядә хезмәт итү күпне өйрәтте, 18 ел Мәгариф министрлы­гында җитәкче булып йөрдем, күпме үрнәк булырдай кеше очраттым! Союзда бердәнбер һөнәри фәнни-тикшеренү ин­ституты оештырып, шунда 17 ел директор булдым, күпме галим-голәма арасында әвәрә килдем! 1992 елда тагын бер яңа тип уку йорты – Татар-Америка институты оештырып җибәрдем. Үзем өчен болар ба­ры да зур тормыш мәктәбе булды; яшәеш, тормыш юлларында күпме әдәпле, тыйнак акыл ияләрен очраттым! Алардан үрнәк алырга тырыштым, уку йортлары, укытучы­лар, мөгаллимнәр һәм туктаусыз китап уку күп нәрсә бирде, әлбәттә.

Яңа шартларда тәгълим-тәрбиянең роле тагын да артты. Туган илгә һәм туган телгә мәхәббәт тудыру, әдәп-әхлакка өйрәтү, яшь буынга иман нуры сеңдерү һәм башка шундый адәм баласын кеше иттерү эшләре бигрәк кыен, чөнки яшьләрнең бик күбесе бүгенге кризислардан зиһене тара­лып, дөньяда яшәү мәгънәсенә төшенми башлады, Тукай әйтмешли «... бөек максат безем» күренми, диләр, һәрбер кеше уртак бәладән ялгыз гына, үзе генә котылырга тырыша... Икеләнү, икеләнү... Яшьләрдән күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле гел акчага, шул исәптән хәрәм мал­га алданып яши... Бу хәлләрне нәкъ Шәех­задә Бабич әйткән сүзләр белән аңлатып була:

Күктә алла, җирдә иблис, мин малай,

Берсе «дин» дип, берсе «мин» дип тарткалай.

Белмим инде – әллә алла,

Әллә иблис алдалай.

Милли хәрәкәт һәм җәмгыятьне демо­кратлаштыруның төп максаты нәрсәдән гыйбарәт? Милләтне руслашып бетүдән, үлемнән саклап калу, аның культурасы үсешенә юл ачу – иң олы максатыбыз. Ул олы максатка ирешер өчен нинди шартлар тудырасы бар? Бусы авыр проблема. Төрле фикер, гипотеза һәм тәкъдимнәр бар. Бер төркем милләтпәрвәрләр (яхшы мәгънәдә «милләтчеләр») «Милли әләмгә өч шарт язылырга тиеш», диләр: «латин графи­касы; милли университет; дәүләт теле». Проблеманы болай гадиләштерергә ярый­мы соң?

Татар мәгариф системасы ни хәлдә, мөгаллимнәргә балаларны чын милли рух­та тәрбияләргә нинди кыенлыклар кома­чаулый? Фәлсәфи анализ шактый күп объ­ектив каршылыклар, тискәре тенден­цияләр, гасырлар буе үсеп килгән уңыш­сыз традицияләр барлыгын күрсәтә.

Беренчедән, татарлар инде күптәннән («...тел, лөгать вә әхлак илә алмашып...») рус-европа цивилизациясенә тартылган­нар, күңелдән үзләрен шәркый халык дип исәпләсәләр дә, Көнчыгыш, гарәп-иран мәдәниятеннән аерылганнар, дисәк тә бу­ла. Яшь татарларның этник, культурологик базалары милли үзаңны үстерү өчен җитешми, йомшак.

Икенчедән, яшәп килгән милли тради­цияләрдә тәгълим-тәрбия төшенчәсе яңа аңлатма, яңа мәгънә таләп итә: чөнки бүгенге яшьләрнең аңы Европа традиция­ләре һәм цивилизациясе тәэсирендә фор­малашкан.

Бу каршылыклы проблемаларны мәга­риф даирәсе үзе генә хәл итә аламы сон? Юк, әлбәттә. Югарыда күрсәтелгән объек­тив каршылыклардан башка төрле киртә-комачаулар да юк түгел. Мәсәлән, замана­сына күрә кеше үзе дә үзгәреп тора, аның психологиясе, дөньяга карашы алмашына, әхлакый сиземләү һәм кеше белән кеше арасындагы мөнәсәбәт, хәят кыйммәтләре үзгәрә. Аерым кешеләр генә үзгәрсә бер хәл булыр иде, юк, җәмгыятьнең аңы, милләтнең идентификациясе үзгәрә. Идеологик хаос халәтендәге үсмерләрнең һәм яшьләрнең фикерләве, дөньяви ориента­циясе, мәнфәгате, нияте үзгәрә...

Ул үзгәрешләргә нәрсә төп сәбәп бу­лып тора соң?

Алкоголизм – татар халкын физик яктан да, акыл ягыннан да бетерә, имгәтә, юк итә (психик авырулар, исерек килеш шак­тый кеше үзен үзе үтерә һ.б.). Эчмәгән га­илә калмады шикелле. Җан башына исәпләгәндә, аракы эчүдә без мөселман халыкларын гына түгел, христиан һәм мәҗүсиләрне дә узып киткәнбездер, дип уйлыйм.

Бу фаҗигане без, зыялылар, халыкка, бигрәк тә яшьләргә, аңлатырга тиеш түгелмени? Алкоголизмга каршы көрәш кирәк, 80 нче елларда бик дөрес башлан­ган кампанияне яңадан торгызып дәвам ит­терү бик тә зарури. Бюджетка зыян ките­рер дип тормастан, үзебезнең Татарстан законы кабул ителергә тиеш, җәмәгатьче­лекнең фикерен уятып, халыкны эчкече­леккә каршы күтәрмичә, яшь буынны ах­маклыктан, маңкортлыктан, үлемнән хәреф алмаштырып кына кот­карып булмаячак.

Наркомания өстебезгә шакшы сулар дулкыны кебек убылып килеп төште. Рос­сиядә яшьләрнең 80 проценты теге яки бу наркотикны инде татып караган. Аларның күбесе наркоман булмаса да, шактые шуңа күнегеп китә, кемдер тәмәке кебек «үлән» тарта, кемдер химик матдә иснәп исереп йөри, кемдер кулына энә кадый (укол ясый). Бу афәткә каршы торыр өчен шулай ук җирле закон кабул ителергә тиеш.

Гаилә. Адәм баласының эчендә булган изгелек тә, яманлык та гаиләдә тамыр җәя. Баланың тәрбиясе бишектә башлана һәм мәктәпкә килеп кергәнче үк аның хол­кы, гадәтләре, күнегүләре, мөнәсәбәтләре формалашкан (шәкелләнгән) була инде. Мәктәп, мөгаллим, тәрбиячеләр укучының шәхси сыйфатларын камилләштерәләр, үстерәләр генә: фәнни белем бирәләр, дөрес фикерләү ысулларына өйрәтәләр, фикерләү һәм хәтер сәләтләрен үсте­рәләр, дөньяга карашларын фәнгә таянып тәрбиялиләр

Ләкин XX гасыр башында булган та­тар гаиләсенең тәрбияви функцияләре гасыр азагына чаклы да килеп җитмәделәр, юк дәрәҗәсенә төштеләр, беттеләр. Бу хәл бер бездә генә түгел, әлбәттә, гомуми тенденция ул. Гаиләнең тәрбия функцияләре акрынлап дәүләткә, аның мәктәп, мәгърифәт, пропаганда һәм мәгълүмат бирү чаралары кулына күчте.

Халыкта «ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән кермәс», дигән гыйбрәтле сүз бар. Милли тәрбия, милли үзаң һәм идентификация балага мәктәпкәчә яшендә би­релә башлый. Ата-ана тырышлыгы белән, әби-бабаның йомшак сүзе белән, га­иләдәге атмосфера белән баланың холкы-фигыле, дөньяга карашы камилләшә... Бүген урамда әби кешенең оныгын яман әшәке сүз белән сүккәнен ишетәсез. Ә йөз еллар элек әбиләр, дин-иман кушканча, түзә алмаган чакта баланы каты тавыш белән «и рәхмәт төшкере!» дип ачулана торган булганнар.


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 545 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.014 сек.)