АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

Геннадий Макаров

Разил ВӘЛИЕВ:

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый

Чын безнеңчә матур, милли көй;

Башка килә уйлар төрле-төрле –

Әллә нинди зарлы, моңлы көй...

Татар халкының язмышы, аның милли моңнары ха­кында уйланып, яратып һәм борчы­лып, бөек шагыйребез Г.Тукай бу атаклы шигырен XX гасыр башында язган. Татар музыкасының үткәне һәм киләчәге турында Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, С.Габәши, А.Ключарев, Җ.Фәйзи, М.Нигъмәтҗанов һәм тагын бик күп әдипләребез, композиторларыбыз һәм музыка белгечләребез шулай ук үзләренең саллы-саллы фикерләрен әйткәннәр. Чыннан да, милләт булгач, һичшиксез, аның төрле юнәлешле милли музыкасы, милли уен кораллары, милли оркестрлары, ансамбльләре дә булырга тиеш. Милләт язмышы милли музыка хәзинәләре язмышыннан аерылгысыз. Геннадий әфәнде, халык музыкасы белгече буларак, милли музыкабызның үткәне, музыкаль мирасыбыз, аны өйрәнү мәсьәләләре турында сезнең үз фикерегез, үз уйларыгыз бардыр?

 

Геннадий МАКАРОВ: Һичшиксез, барча милләттәшләребезнең уртак те­ләге – татар халкын дөнья­дагы югары үсеш алган музыкаль мәдәниятле, ци­вилизацияле халыклар рәтендә күрү. Хәзер дөнья­дагы милли җәмгыятьләр­нең мәдәни яктан үсеш кимәле шактый күптөрле яссылыкта үлчәнелә.

Татарларның да, башка милли җәмгыятьләрнеке кебек үк, мәдәни кыйммәтләренең үзәк өлешен тра­дицион этник һәм иске классик сәнгатьләр (урта гасырлар элитар сәнгате) тәшкил итә. Әлбәттә, мон­дый кыйммәтләрне хөрмәт итү һәм хөрмәт иттерү өчен аларны дөньякүләм таныттыру кирәк. Мо­ның өчен исә бу хәзинәләрнең сакланыш, өйрәнелеш дәрәҗәсе мөһим шарт булып санала. Милли җәмгыятьләр яшәешендә традици­он сәнгать төрләренең, башкару ос­талыгының дөвамчанлыгы, алып ба­рылган фәнни тикшеренүләр сый­фаты, халык биюләре, шигърият, музыка, театр мирасларын өйрәнүнең тирәнлек дәрәҗәсе шу­лай ук мөһим күрсәткеч булып тора.

Р.В. Хәзерге заманда татар хал­кында күзгә күренә торган бер мөһим мәдәни хәрәкәт күренеше сизелә. Ул, минем уйлавымча, бөтен дөнья халыкларында да булган ке­бек үк, бездә дә традицион сәнгать төрләренең йөзен саклау хәрәкәте булып престижлы юнәлеш форма­сында ныгый башлады сыман. Бу хәрәкәтне, планетабызда киң тарала башлаган милләтсез массакүләм культурада эреп бетүдән куркып, саклану чарасы итеп кенә түгел, тирән тамырлы традицион милли сәнгатебезне саклау һәм аны горурлыгыбыз булырлык дәрәҗәгә үстерү омтылышы итеп тә танырга кирәк.

Г.М. Традицион мәдәниятебезнең дәвамчанлыгын саклау проблемасы да хәзер бик кискен тора. Мондый мәсьәлә барлыгын җәмгыятебезнең бөтен катлам вәкилләре дә таный. Хәзерге көндә безнең замандашларыбызның иҗтиһаты мәдәни мира­сыбызны өйрәнү, саклау һәм үсе­шен дәвам итү мәсьәләсенең уңай чишелешен эзләүгә, бу хәзинәләр­не киләчәк буыннарга тапшыру механизмын табып көйләүгә юнәл­дерелгән. Бу миссия, беренче нәүбәттә, җәмгыятебезнең дәүләти, фәнни, мәдәни-агарту һәм барлык интеллектуаль көчләре берләшеп эш итә алу сәләте белән бәйле. Буынара дәвамчанлык механизмы элек­ке заманда гаилә һәм һәрбер авыл өммәтендәге тәрбия чаралары ни­гезендә эшләп килә иде. Әмма хәзерге заманда ул модель эшлә­ми. Яңа механизмны булдыру, мил­ли бердәмлегебезнең барлык со­циаль структураларында, бигрәк тә милләттәшләребезнең күпчелеге яшәгән шәһәрләрдә, бистәләрдә бик кирәк, югыйсә. Тик әле без теләгән эффектлы яңа ысул табылмаган. Тра­дицион мәдәниятебезнең дәвамчан­лыгын күпмедер дәрәҗәдә тәэмин итү өметен без әүвәл белем бирү һәм мәдәни-агарту оешмаларының уңышлы эшчөнлегенә баглыйбыз. Аларда, го­муми мәсьәләләр белән бергә, җирле мәнфәгатьләр чагылган максатлар да булырга тиеш ич. Мондый мәсьәләләрне чишкәндә традицион җыр һәм инструменталь сәнгатебез­не мәдәни-агарту, укыту, тәрбия про­граммаларына милли-региональ компонент буларак кертү бик мөһим бурыч булып санала.

Р.В. Буынара дәвамчанлык механизмын булдыру һәм мәдәни мира­сыбызны алгарышлы үстерү мәсьәләсендә җитәкчеләребездән дә җитди ихтыяри көч, аңлы рәвештә эш йөртү сәләте таләп ителә шул. Күп кенә илләрдә дәүләт тарафын­нан традицион мәдәниятләрнең яш­әешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән махсус институтлар, үзәкләр, лабора­торияләр, махсус уку йортларын берләштергән структуралы система­лар төзелгән. Әлеге чаралар нәти­җәсендә мондый илләр традицион сәнгать төрләренең вакытында язып алынуына, фәнни тикшерелүенә һәм аларның үсешенә уңай шартлар тәэ­мин итә. Моннан тыш, алар аны дөньякүләм информацион киңлектә пропагандалау өчен төрле мөмкин­лекләр ачканнар. Әлбәттә, мондый дәүләтләр үзләренең сәнгатьләрен бөтен дөнья җәмәгатьчелеге игъти­барына барып җитә ала торган хәзинә рәвешенә җиткереп, аларны халыка­ра статуслы итүгә ирешкәннәр.

Г.М. Шөкер, дип әйтергә кирәк, хәзерге вакытта безнең милли җәмгыя­тебездәге процесслар шул ук юнә­леш буенча үзгәрә килә. Әлеге проблемаларны Татарстанның дәүләти структураларына караган мәгариф, мәдәни, фәнни оешмаларының да хәл итәргә тырышканлыгы күренә. Күп кенә мәсьәләләрне чишү буры­чын Фәннәр академиясе, Мәдәният министрлыгы үз өстенә алды.

Традицион сәнгать белән бәйле мирасыбызның яшәешен тәэмин итү өчен нинди структура кирәк соң? Аның башында Фәннәр академия­сенә караган күптармаклы Милли сәнгатьне өйрәнү фәнни-тикшеренү институты булырга тиештер. Аның вазыйфасы һәм төп максаты исә сәнгатебезнең үткән һәм хәзерге заманга караган барлык төрләренә бәйле материалларны җыеп туплау, тикшерү, культурологик анализ үткәрү һәм фәнни продукция чыгару бу­лыр иде. Әлеге фәнни йөкләмә­ләрне, тыйнак вә аз микъдарда бул­са да, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгатьне өйрәнү һәм халык авыз иҗаты бүлекләре үти.

Әлеге гомуми структурада Мәдәният министрлыгы каршында оештырыл­ган Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Татар фольклор музыкасы дәүләт ансамбле дә хезмәт күрсәтә. Алар­ның төп максаты традицион сәнгать хәзинәләрен сәхнә аша пропаганда­лауга юнәлдерелгән.

Р.В. «Безнең проблемалар акрын­лап булса да хәл ителә, мирасыбыз бай, эшләрлек көчебез бар һәм күп» – дигән шапырыну сүзләрен тәкрар­лап торсак, акрынлап бер-беребезне йоклатып җибәрү ихтималы да ерак түгел. Чынбарлыкка аек күз белән карасак, алга китеш ул кискен хәлләрне дә, кризиска якын ситуа­цияләрне дә, хәтта конфликтлы вәзгы­ятьләрне дә кичеп, җиңеп чыгу, то­закларны үтү, егылган җирдән тагы н күтәрелеп, кискен проблемаларны көн тәртибенә куя белү дигән сүз. Чөнки яшәү ритмы шулай дулкын-дулкын булып көйләнгән инде. Милли мирасы­бызны саклау, өйрәнү өлкәсендә дә хәл итәсе мәсьәләләр барлыгы та­бигый. Әлбәттә, аларны һәр белгеч үз күзлегеннән күрә, чөнки барлык проблемаларны бер кешенең генә колачлавы мөмкин түгел. Сез исә аларны ниндирәк итеп күрәсез?

Г.М. Бездә традицион сәнгатебез хәзинәләрен, ягъни, гадиләштереп әйтсәк, фольклорыбызны күтәрү бу­енча шактый эш эшләнә, әмма «кадрлар барысын да хәл итә» дигән гыйбарә безнең эш юнәлешләренә дә кагыла. Традицион музыка, шигырь-музыка мирасыбыз өлкәсен генә алыйк. Мәсәлән, «фәнни-гамәли арадашчылык» вазыйфаларын үтәгән оешмаларда эшләүнең һәм фәнни-методик хезмәтләр әзерләүнең үз спецификасы бар. Шуңа күрә мон­да эшләүче күпчелек хезмәткәрләр­нең һөнәри осталыкларын заман таләпләренә туры килерлек итеп күтәрү мәсьәләсе шактый зур про­блема булып калкып чыга. Алар нинди соң? Бу өлкәдә эшләүчеләрнең татар телен камил белүләре беренче шарт. Фольклорда шигъри һәм чәчмә текст беркайчан да музыкаль интонация­сез һәм ритмик яңгырашсыз яшә­ми. Аларны халыкка кайтару өчен әлеге сыйфатларны профессиональ дәрәҗәдә белү кирәк, андый әсәрләрнең текстын сәхнәдән баш­кару үзенчәлекләрен дә ачу зарур. Димәк, безгә филология белемен яхшы үзләштерүдән тыш, музыкаль һәм театраль-драматик белем алу зарури шартларның берсе булырга тиеш. Әлеге хезмәткәрләрдән тра­дицион шигъри-музыкаль иҗат үрнәкләрен фәнни рәвештә өйрәнү генә түгел, практик өйрәтү алымна­рын да белү, фольклор ансамбль­ләре белән эшләү буенча шәхси тәҗрибәләре булу да таләп ителә.

Р.В. Борчылуыгыз аңлашыла, әмма әлеге мәсьәләне хәл итү өчен ниләр эшләп була соң? Республиканың уку йортларында укыту программалары­на «татар фольклор ансамбльләре җитәкчесе» дигән белгечлек буенча һөнәри белем алган, компетентлы белгечләр әзерләү кертеләме соң? Үз белдеге белән генә эшли тор­ган методистлар, фольклор төркем­нәре җитәкчеләре белән еракка китеп булмас ич.

Г.М. Музыкаль-педагогик, мәдәни-агарту юнәлешендә эшләгән урта һәм югары уку йортларының укыту программаларына, «хор җитәкчесе», «уен кораллары ансамбле җитәкче­се» кебек үк, «фольклор ансамбле җитәкчесе» белгечлеге кертелсә, ул үтә мөһим бер эш булыр иде. Әлеге инициатива тормышка аша калса, төрле типтагы уку йортлары өчен махсус укыту курсларын әзерләү, аларның нәзари һәм гамәли укыту курсларын даими рәвештә камил­ләштерү өчен дә шартлар тудыры­ла башлар иде. Бу мәсьәләне ачык­лау өчен татар фольклор ансамбль­ләре эшчәнлегенә багышланган махсус конференция уздыру зарур, чөнки уку йортларындагы, район­нардагы вәзгыятьне белеп бетереп булмый.

Р.В. «Яңгырашлы көйләр база­рында» фәкать татарларның гына тра­дицион халык башкаручыларыннан яздырылган көйләрнең бер генә грампластинкасы, аудиокассетасы, яки СD-дискы юк. Бу бик аяныч хәл, дөресрәге, хурлык. Халык җырчыла­ры, көйчеләре башкарган язмаларны тыңлау мөмкинлеге булмагач, фольк­лор дәресләрендә аларны балалар, яшүсмерләр тыңлый алмагач, буынара башкаручылык традицияләренең дөвамчанлыгын булдыру тагын да кыенлаша ич. Бу бик җитди кимче­лек һәм аны тиз арада төзәтү өчен нинди чаралар күреп була соң?

Г.М. Әйе, халык башкаручыларының язмаларын булдыру һәм тираж­лау гына түгел, халык көйләре сак­лана торган, заман таләпләренә җавап биргән фонограммархив оештыру мәсьәләсе дә көн тәртибендә кала бирә. Чынбарлыкта Фольклор үзәгендә, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, Казан дәүләт университетында җыелган магнитофон язмалары элементар техник шартлар булдырылмаган хәлдә саклана. Бу зур борчылу тудыра. 30-40 еллар дәвамында сакланган магнитофон тасмаларының ферромаг­нитлы ягы инде кибеп коела башла­ган очраклар да күп. Уйлап карасаң, моны милләт алдында җинаять һәм гафу ителмәслек гөнаһ дип бәяләргә мөмкиндер. Билгеле ич, тере яңгы­рашлы уникаль фольклор коллекци­яләренең тиз югалу куркынычы бул­ганга күрә, алар татар халкы милли хәзинәсенең иң кадерле өлешен тәшкил итәргә тиешле. Аларның бөтендөнья кыйммәтенә дә ия икән­лекләрен онытмаска кирәк. Без күп кешеләрнең җан көче белән хезмәт куеп язылган әзер көйләрне югалт­сак, мәңгелеккә киткән ул кыйммәт­ләрне инде һичкемнән дә кабат яздырып ала алмабыз, чөнки ул буын кешеләренең күбесе бу дөньядан китеп бетте инде. Аңлашыла ки, фонограммархив оештыру һәм анда­гы коллекцияләрнең сыйфаты өчен җаваплылыкны Татарстан дәүләт струк­туралары, шул исәптән Фәннәр академиясе һәм Мәдәният министрлы­гы да үз өсләренә алырга тиеш.

Әлбәттә, барлык язмаларны компьютерда эшкәртеп, лазер дискларына күчерү кирәк, аларның гомуми ката­логын эшләү, иҗат коллективларына җиткерүнең юлларын табу әлеге яз­маларның гомерен күпкә озайтыр иде. Шушы ук фонограммархивта инде йөз елдан артык тарихлы та­тар грампластинкаларын җыю, сак­лау урынын да табып булыр иде, чөнки бу мөһим мәсьәлә бөтенләй көн тәртибенә куелмаган килеш кала. Камил Мотыйгый, Кудашев-Ашказарский, Габдулла Кариев, Гали Зайпин, Асия Измайлова һәм милли мәдәни­ятебезнең йөзләгән башка күренек­ле шәхесләренең уникаль язмала­рын тарих өчен саклау эше дәүләт ярдәменә мохтаҗ.

Матбугатта чыккан барлык басма әсәрләрне барлап теркәү һәм алар­ның мәҗбүри нөсхәләрен саклау бездә Татарстан Совнаркомы карары буенча 1926 елда оештырыла. Бүген­ге көндә Татарстан Китап палатасы аларны теркәп бара. Әмма, басма китаплар кебек үк, күп тираж белән чыккан татар граммофон, патефон тәлинкәләре, аудио-видеокассеталары, СD-дисклары барлыгын да истә тот­сак иде.

Халык көйләре һәм биюләре языл­ган материалларны саклау эше дә үзәкләштерелгән фонограммархивның төп вазыйфаларыннан булырга тиеш. Хәтта андый саклагычлар һәрбер рай­онда да кирәк, һәрбер район, авыл­да халык иҗатының бай мирасы бар. Тик ул олы яшьтәгеләр белән бергә көннән-көн кими бара.

Р.В. Соңгы елларда уздырылган традицион сәнгать фестивальләренең иҗади «температурасы» бераз суы­на башлады сыман. Мәсәлән, моны фольклор композицияләренең еш ка­батлана башлануыннан да күреп була. Авыл-районнардагы һәвәскәр фольк­лор ансамбльләренең гади көнкүреш нигезенә корылган чыгышларына ква­лификацияле тәкъдимнәр җитешмәгәнлектөн микән, аларның чыгышла­ры стереотип рәвешендәге «аулак өй», «кичке уеннар», «солдат озату», «туй каршылау», «каз өмәсе» һ.б. массакүлөм кабатлануларга китерде. Бу исә фольклор ансамбльләренең традицион сәнгать җәүһәрләребез­не популярлаштыру һәм үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлеген бер юнә­лештә генә алып баруга китерә сыман.

Мондый берьяклы инерция бәйлелегеннән чыгу өчен ни кирәк? Моның өчен, күрәсең, татар җәмгыятенең традицион сәнгатен культурология, тарихи социология, шигъри-музыкаль фәннәр аспектында тикшереп, анда­гы күптөрле типологик катламнарның үзенчәлеген аңлатуга юнәлде­релгән махсус хезмәтләр язу кирә­ктер.

Г.М. Шулай шул. Бүгенге көндә традицион сәнгатьнең хәзерге заман мәдәнияте яшәешендәге әһәмиятен, аның торышын, кыйммәтен яңача бәяләү кирәк. Без әле фольклорны 1930-1960 еллардагы гади авыл көнкүреше сәнгате дип, шул кыса­ларны гына күреп, шуннан чыга ал­мыйбыз.

Инде күп еллардан бирле тради­цион мәдәни мирас төшенчәсен конкрет чиге һәм тарихи, милли-мәдәни күрсәткечләре булмаган «фольклор» дигән термин белән атау күренеше киң кулланыла, әмма ул да акрынлап телдән төшә бара, чөнки фольклор төшенчәсе артык киң мәгънәле, миллилек белән турыдан-туры бәйле булмаган абстракция ич. Ул милли сәнгать тарихы белән конкрет бәйләнештәге төшенчә түгел. Төрмәдә утыручыларның да, студент­ларның да, базарда сату итүче ха­тыннарның да, Австралия аборигенна­рының иҗатын да бер үк «фольклор» төшенчәсе берләштерә. Безне исә конкрет рәвешле традицион рухи кыйммәтләребез белән бәйле әсәрләр кызыксындыра.

Татар халкының традицион мәдәни­ятенең мең елга сузылган тарихы бар. Аның барысын җыеп, фольклор дип әйтсәк, зур хата булыр. Әлеге дәверләрдә ул күптөрле һәм күпкомпонентлы мирас, әйтик, тел, көй, хәрәкәт сәнгате булып оешкан. Тра­дицион сәнгатебезне «фольклор» дип әйтү аны тарих кысаларыннан чыга­ру һәм үтә гадиләштерү булыр иде. Совет дәвере идеологлары фәкать эшче-крәстиән сәнгатен генә чын мирас, ягъни «фольклор» итеп игълан иткән иде. Бу, әлбәттә, чын­лыктагы милли мирасны түбәнсетү өчен эшләнгән гамәл. Хәзер мон­дый искергән стереотип карашлар­дан арына башладык һәм әлеге төшенчә урынына күп очракта «тра­дицион сәнгать», «традицион ми­рас» терминнарын кулланабыз, чөнки алар әлеге рухи потенциалыбызга хас тарихи-өслүби һәм төрле со­циаль катламнарыбызның тарихи үсешен төгәлрәк итеп күрсәтә, аның күп төрле юнәлешләрен алга таба үстерү мөмкинлекләрен тулырак ача.

Р.В. Безнең тарихи-мәдәни ядкарьлекләрдәге традицион сәнгать кыйммәтләрен күрсәтү, пропаганда­лау эшендә дә яңа алымнар кертү кирәктер, республикабызның күп кенә музейлары квалификация­ле ярдәмгә мохтаҗ.

Г.М. Экспедицияләр вакытында, авылларга кергәч, башта зиратка барып киләм, чөнки һәр авылның төп аурасының күрсәткече, мәңге­лек, бүген һәм тарихи вакыт бәйләнеше анда ачык сизелә. Авыл музее белән дә танышырга тыры­шам, чөнки анда хәзерге кешелә­рнең үткән һәм киләчәк буыннар белән мөнәсәбәте күренә. Чынлап та, күпчелек музейларга этник сәнгатькә багышланган экспозици­яләр төзүдә (җирле халык җырчы­лары, башкаручылары, магнитофон язмалары, борынгы уен кораллары, әлеге төбәктә эшләгән, фольклор җыйган мәшһүр галимнәр турында мәгълүматлар табу эшендә һ.б.) ярдәм итү кирәклеге ачык сизелә. Мөрәҗәгать итүчеләр булса, ТӘҺСИ дә, Фольклор үзәге дә булышыр, дип уйлыйм.

Әмма минем «Казан кремле» тарихи-мәдәни ядкарьлегендә баш­карырга мөмкин булган чаралар ту­рында да искәртәсем килә. Бу, әлбәттә, ядкарьлекнең уңышлы эшләвенә, туристлар, кунаклар һәм, гомумән, ядкарьлеккә килүчеләр өчен күркәм генә мәдәни сервис күрсәтү була алыр иде. Моның өчен дүрт блок итеп төзелгән про­грамма эшләп булыр иде.

1) Казан ханлыгы дәверендә Кремльдәге Хан сарае каршында хезмәт иткән нәккәрханәдө хәрби музыкантлар бүлеге булган. Бу бүлекне хәрби-церемониаль оркестр тәшкил иткән. Ул хан кунакларын хөрмәтләгәндә, хан гаскәрләре сәфәргә чыкканда, өенә кайтканда уйнаган. Хәзерге заманда яңадан нәккәрханә төзесәк, бәлки, «Нәккәрханө» исемле ансамбль оеш­тырсак, аның зур милли бәйрәмнәр башланганда республикага килгән олы кунаклар алдындагы чыгышлары оригиналь милли төсмер бирә алыр иде.

2) Тамашаның тагын бер өлеше «Казан әл-кадим» ансамблен тәшкил итәргә тиеш. Аны Хан сарае эчендәге музыкаль тради­цияләргә нигезләп төзеп була. Ансамбль башкаруында Идел-Урал төбәгендә үсеш алган урта гасыр болгар-татар музыка сәнгатенә хас әсәрләр яңгырый. Аларда иске татар язма шигъриятенә хас бәет, касыйдә, газәл мәкамнәренең рит­мнары, татар мәдәниятендә кулла­нылган шәрекъ дөньясы белән бәйле классик музыка кораллары, аларда уйнау алымнары файдала­ныла. Бу әсәрләр Казан, Болгар тарихын чагылдырган риваятьләргә, суфи-дәрвишләр иҗаты белән бәйле сюжетларга нигезләнә. Алар урта гасырларга хас татар җәмгы­ятенең югары сыйныф даирәлә­рендә үсеш алган элитар сәнгать өслүбендә иҗат ителгән әсәр үрнәкләрен күзалларга мөмкин­лек бирер иде.

3) Татар халкының төрле этник төркемнәренең борынгы сәнгате төрле темаларга багышланырга мөмкин. Әлеге тамашада төрле йола җырларын, бию үрнәкләрен «Безнең ил» этнографик ансамб­ле башкара.

4) «Татар әл-җәдид» ансамбле Казан ханлыгы музыкаль мәдәния­тенә кагылышлы түгел, әмма ул татар сәнгатенең тарихи үзгәрешләр аша үтүен чагышты­рып карарга мөмкинлек бирә. Ансамбль мандолина, скрипка, гар­мун, фортепиано кебек уен коралларында яңа дәвергә (XIX йөз азагы – XX йөз башы) хас татар халык көйләрен башкара.

Р.В. Мондый матур хыялларны тыңлап тору бик күңелле, әмма аларны тормышка ашыру өчен без­нең мөмкинлекләребез җитәрме соң? Чөнки реаль вәзгыять шун­дый ки, төрле этник һәм терри­ториаль төркемнәр иҗатында, алар­ның төрле тарихи дәверләрендә формалашкан музыкаль-шигъри, ин­струменталь сәнгать, татар халкы­ның барлык нәфәсәт мирасы ке­бек үк, традицияләргә бик бай, әмма аларның өйрәнелеше зәгыйфь. Турысын әйтергә кирәк, традицион сәнгатебезне җыю һәм фәнни анализлау буенча алып барылган эшләр бүгенге көндә булган чынбарлыктагы ихтыяҗларны канәгатьләндерми.

Г.М. Дөрестән дә, без әле сәнгатьне өйрәнү өлкәсендә ирешкән уңышларыбызны да хәзер­ге мәдәният әйләнешенә кертү эшен җайга сала алмыйбыз. Нәтиҗәдә, үтә бай татар мирасы­ның потенциалы ерак абстракция булып, тел шартлату рәвешендә генә калуын дәвам итә. Татарның борынгыдан килгән күп кенә уни­каль кыйммәтләре халкыбызның көнкүрешендә көчсезләнгән һәм ярым тынсыз хәлдә яшәвен дәвам итә, чөнки без үзебез дә аны абайлап бетермибез. Аны безгә күрсәтүче дә юк. Мондый четерекле, авыр хәлне төзәтү өчен бу өлкәдә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бер кеч­кенә сәнгатьне өйрәнү бүлеге генә түгел, бәлки, берничә бүлекле, күптармаклы, махсус оештырылган фәнни-тикшеренү институтының тулы канлы эше кирәктер.

Р.В. Җыеп әйтсәк, булган тра­дицияләребезне саклау, югалтылганнарын яңадан торгызу буенча башкарылган гамәлләрне хәзерге татар җәмгыятенең табигый ихтыяҗларын үтәү өчен бик мөһим хезмәт дип бәяләргә кирәктер. Бу өлкәдә Сезнең кебек ихлас кешеләр генә хезмәт итә ала. Рәхмәт аларның тырышлыкларына. Мондый фидакярләрнең максатчан хезмәтләре традицион мәдәният торышын са­выктыру өчен реаль шартлар ту­дыруга, киң җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирүгә корылган, мон­нан тыш, кайбер вакытта татар халкының борынгы, урта гасырлар һәм яңа дәвердәге традицион сәнгатьләре зәгыйфь булган, дигән уйдырмаларның нигезсез икәнле­ген, безнең дә дөньядагы циви­лизацияләр арасында үз урыны­быз булган мәдәниятле халык ик­әнлегебезне исбат итүгә юнәлгән.

1999 ел

МАТУР МӘЧЕТ БИНАЛАРЫ КОРЫРЛЫК

ИМАНЛЫ ЯҢА БУЫН ҮСТЕРИК

Дин әһеле Җәлил хәзрәт Фазлыев

 

Разил ВӘЛИЕВ: Балтач районының баш мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев турында Татарстанда гына түгел, аннан читтә яшәүче милләттәшләребез дә яхшы беләләр. Бөек җырчыбыз Илһам Шакиров әйткән иде: «Дәүләтчелегебезне югалтканнан соң, безнең халкыбызны дин һәм гыйлем, җыр һәм моң саклап калды», – дип. Моның белән килешмичә мөмкин түгел. Җәлил хәзрәт бигрәк тә килешәдер.

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ: Бик матур мәсьәлә күтәрдегез сез. Бу хак һәм аның хаклыгын раслар өчен әллә кайларга барып йөрисе юк. Безнең соңгы 100 ел эчендәге тарихыбызга гына күз салырга кирәк. Моннан 100 ел элек – XIX һәм XX гасырлар чигендә зыялыларыбыз безнең халык диннән, мәдәнияттән һәм сәнгатьтән бераз артта кала дип борчылганнар. XX гасырда дәүләт мәдәниятне күтәрүгә бөтен көчен куйды. Әмма гасыр башы белән чагыштырып карасак, татар милләте көннән-көн югалып, юкка чыгып бара. Чөнки мәдәниятне күтәреп, без икенче нәрсәне – динне юкка чыгардык. Дин белән генә, фәнсез яшәү җайсыз булса, диннән башка мәгариф, мәдәният, спорт та бернәрсә дә бирмәгәнне тарих үзе исбатлады. Күптән түгел Баулы хакимият башлыгы белән сөйләшеп утырдым. Финляндиядә дин татар халкын милләт буларак саклап калырга ярдәм иткән, ди. Бүген без инде XXI гасырга кергәч, динне дә, мәдәниятне дә күтәреп, алар бер-берсенә булышып, тыгыз элемтәдә барсалар, халкыбызны, әлбәттә, саклап булыр.

Р.В. Җәлил хәзрәт, без бер гасырга якын динне мыскыл итеп, Ислам кануннарын аяк астына салып таптаган җәмгыятьтә яшәдек. Аллага шөкер, ул чорлар инде үтеп бара дип әйтергә кирәк. Шул заманда мин инде уйлап куя идем: безнең җәмгыятьтә берәр изге зат калды микән? Мәчетләребез ябылып беткән, мәдрәсәләребез юк иде. Ул чор үтеп, дингә ирек бирелгәч ниндидер могҗиза белән сакланган изге затларыбыз пәйда була башлады. Билгеле, алар күп түгел. Шул изге затлар арасында Җәлил хәзрәт әллә каян күренеп, аерылып тора. Мин ул вакытта аптырап та калдым. Коммунистик җәмгыятьтә, динсезләр арасында яшәп сез ничек сакланып калдыгыз икән? Кемнәр ярдәм итте – әбиләр, бабайлармы, башка иманлы кешеләрме?

Җ.Ф. Аллаһы Тәгаләнең бит Коръәндә вәгъдәсе бар: Ислам динен, Коръәнне кыямәткә кадәр саклармын дигән. Шуңа күрә нинди генә авыр заман килмәсен, күңелендә динне саклаган кешеләр булырга тиеш. Үземнең дини юлга кереп китүемдә әби-бабамның тәэсире бик зур. Без әби-бабай белән үстек. Алар икесе дә күп балалы, ярлы авыл гаиләсендә туып үскәннәр. Икесе дә хәреф танымыйлар иде. Әмма бик диндар, 5 вакыт намаз укый, ураза тота торган кешеләр иде. Әйтик, әбигә Ислам дине кануннарыннан башка кануннар юк иде. Ашарга утырганда бисмилланы кычкырып әйтергә, ашап торгач та кычкырып бисмилла укырга дигән тәртип булды өйдә. Мәктәптә сине ачуланалармы, көләләрме, барыбер дога кылырга тиешсең. Бервакытны сеңлемне, дога укый дигәч, мәктәптә ачуланганнар. Өйгә кайткач, дога кылмаган иде, зур тавыш купты да, яңадан дога кылмыйча китмәде.

Р.В. Беренче укытучыларыгыз, хәлфәләрегез кемнәр булды?

Җ.Ф. Мин 1968 елны гарәп хәрефләрен өйрәнергә дип, үзебездә имам булып йөрүче кешегә бардым. Ул вакытта инде үзем дә 4 нче сыйныфта гына. Ул өйрәтә алмадымы, үзем кабул итә алмадыммы, бер нәрсә дә барып чыкмады. 7 нче сыйныфта укыганда күршегә кергәч, аның гарәпчә язганын күрдем. Шул Габдрахман абый мине өйрәтә башлады. Һәм мин 2 көндә гарәп хәрефләрен өйрәнеп чыктым. Шуннан соң иске китаплар эзли башладым. Минем белән бер партада утыручы Зәкиулла исемле егетнең әбисе чормасында сандык-сандык китап бар иде. Шуннан миңа гарәпчә китаплар эләкте. Шул китапларны укый башлаганга 32 ел узып та китте.

Р.В. Мин сезнең «Җәлил хәзрәт вәгазьләре», «Җәлил хәзрәт дәресләре» дигән китапларыгызны укып чыктым. Шул китапларның берсендә күңелемә бик тә якын фикер бар. Сез динне юл белән чагыштырасыз. Дин адәм баласын яхшылыкка, яктылыкка илтә торган юл дисез. Чынлап та, юлсыз кеше – адашкан кеше. Ә адашкан кешене бит туры юлга чыгарырга кирәк. Ә туры юлга чыгару өчен ныклы кыйблалы, тирән белемле дин әһелләре булу фарыз. Моннан 10 ел элек алар бик аз иде. Бүгенге көндә алар күбәйдеме? Аларны кайларда әзерлиләр?

Җ.Ф. Бүгенге көндә матур гына эшләп килә торган мәдрәсәләребез бар. Безнең заманда авыррак иде. Мин бер хәрефне өйрәнер өчен Балтачка бардым, аннан Биектауга бардым, Казанда берәү белә икән дигәч, аңа киттем. Шуннан соң күрше авылга барып остазым Шамил абыйдан бу кагыйдәне өйрәндем. Ул вакытта мин Казанда яшәүче Садыйков Габделхак абыйга килеп чыктым. Ул искиткеч күркәм шәхес иде. Юл күрсәтерлек андый имамнарыбыз ул чакта да булды, бүген дә бар. Бүген Татарстанда бөтен мәсьәлә буенча киңәш бирә алырлык Габделхак хәзрәт Саматов бар. Шундый остазлар ярдәмендә тагын да остазлар тәрбияләргә һәм эшне алып барырга кирәк. Диния нәзарәте аларны берләштереп эшли. Бу мәсьәләдә бүген бик матур заманда яшибез. Юл күрсәтерлек кешеләребез бар.

Р.В. Без барыбыз да күреп торабыз, соңгы дистә елларда мөселман халкы өчен бик күп мәчетләр корылды. Моның өчен бөтенебез дә сөенеп торабыз. Әмма кайвакытта аларның хәлләрен, проблемаларын күреп, көенеп тә куябыз. Без үзебезнең авылда мәчет төзеп куйдык. Әмма гадәти көннәрдә анда 6-7 бабай гына йөри. Яшьләребез мәчеткә барырга артык атлыгып тормыйлар. Безнең дин әһелләребез, муллаларыбыз да әзерлекле, мәдрәсәләр, дини университетлар бетергән кешеләр түгел. Мин монда дин әһелләрен гаепләргә уйламыйм. Җәлил хәзрәт, шушы хәлдән ничек чыгарга икән? Безнең Диния нәзарәте, мөфтият тарафыннан уку-укыту системасы буенча берәр программа төзелдеме? Бу өлкәдә нинди эшләр алып барыла?

Җ.Ф. Бу өлкәдә гаять зур эш алып барылды. Бу мәсьәләдә Диния нәзарәтенең эшчәнлеген һич кенә дә инкяр итеп булмас.

Мәчетләргә кеше аз йөрүгә килсәк, бүген мәчетләргә йөрергә тиешле кешеләрнең күңелләренә кечкенә вакытта иман дигән орлык салынмаган. Бүгенге 60 белән 70 арасындагы кешеләр 1937–42 нче елларда туган кешеләр. Нәкъ менә мәчетләр җимерелеп, дин мәсхәрә ителеп, мәктәпләрдә көчле атеистик пропаганда алып барылган заманнарда туып үскән кешеләр. Аларга кечкенәдән күңелләренә салынган атеистик тәрбияне җиңеп, мәчеткә килүе бик авыр. Икенче тагын бер авыр әйбер – мәчетне без төзибез, тантаналы итеп ачабыз һәм шуннан соң онытабыз. Хакыйкатьтә анда эшләүче кешегә бик зур сабырлык кирәк. Без иртәнге намазны сәгать 4 тә укыйбыз. Ястүне укыйбыз 8 тулганда. Җәй көннәрендә 3 нче яртыда иртәнге намазны, ястүне 11 дә укыйбыз. Шушы арада биш тапкыр мәчет ачылырга тиеш, кемнедер тәрбияләргә тиеш. Ә бит аңа финанс ярдәме дә кирәк.

Сез үзегезнең бер мәкаләгездә бүген мәдәният кәҗә хәлендә генә калды инде, аннан күп сөт савып булмас, дип язган идегез. Мәдәниятнең хәле авыр, китапханәнең, авыл клубларының хәле авыр. Бездә барлыгы 1000 мәчет бардыр, шул китапханәләр санынчадыр инде алар. Әмма аларны беркем дә финансламый.

Р.В. Ә бит мәчетләр дин оешмаларына гына түгел, бөтен республикага, бөтен халыкка хезмәт итәләр. Бездә бик матур мәчетләр дә бар, әмма алар белән беррәттән авыл мунчасы төсле, аннан-моннан гына төзелгән мәчетләр дә юк түгел. Шушында тәртип урнаштырып булмый микән? Мөфтият каршында архитектор да бар бит инде. Авылда мәчет салганчы архитектор килеп, проектларны күрсәтеп, раслаттырып булмый микән? Дин безне камиллеккә өнди. Монда да камиллек кирәктер. Революциягә кадәр салынган мәчетләребезнең һәммәсе дә архитектура ягыннан камил бит.

Җ.Ф. Элек бу эш бер тәртипкә салынып, проектлары раслана торган булган. Хәзер дә безнең архитектура эше бара. Ул нәзарәттә раслана. Әмма безнең халыкта шундый әйтем бар: «Без башта көтүне куып чыгарабыз, аннан көтүче эзлибез». Бер авыл көч җыеп бура бурый, мәчетне күтәреп тә куя. Аны мөфтият белми дә кала. Моңа үпкәләмәскә кирәк. Бүген ашыгып салынган мәчетләребез бар икән, иманлы буын үсеп җиткәч, алар матур мәчет биналары белән алышынырлар. Ә бүген шул булганнарын эшләтеп файдалану турында уйларга кирәк.

Р.В. Җәлил хәзрәт, кеше шулай гадәтләнгән – күбесе тормышта җиңел юлны сайлый. Ир кеше эштән арып-талып кайта да, диванга сузылып ятып телевизор карый, шуннан әкрен генә йокыга китә. Иртән ашап-эчеп ала да, тагын эшенә китә.

Ә менә дингә кереп китеп, аның гамәлләрен үтәргә шактый тырышлык кирәк. Андый кешеләргә нәрсә әйтер идегез?

Җ.Ф. Бүген дини фарызларны үтәмәү эш күплектән түгел, ә ихтыяр көче булмаудан һәм шуңа гадәтләнмәүдән килә. Шуның өчен балаларыбызны кечкенәдән дингә өйрәтергә, аларда ихтыяр көче тәрбияләргә кирәк.

Безнең ихтыяр көчен харам ризык бетерә. Аллаһы Тәгалә безне харам ризыктан тыя. Хәзер күп нәрсәгә дуңгыз ите кушылган. Сез әйтәсез: «Халыкта китап алырга акча юк, матбугатка язылырга акча юк, халык акчасыз тилмерә», – дисез. Шул ук вакытта Татарстанда бер гаилә елына 180 шешә аракы эчә. Аракы белән тәмәке сату елдан-ел арта. Акча булмаса, бу күрсәткеч тә кимер иде. Китап белән матбугат сату кими, ә аракы сату арта. Бер акыллы кеше әйткән: «Тормыш дөрес барса, ягъни кешелек үсешкә атласа, китап белән чәчәккә ихтыяҗ торган саен артачак», – дигән. Бездә бүген ул күренеш киресенчә, димәк, рухи кыйммәтләребез алышынган.

Кешенең кайтып телевизор каравы ул ял итүе түгел, ә сәламәтлеген бетерүе. Эшләп сәламәтлеген бер бетерә, кырын ятып телевизор карап икенче бетерә.

Ә намаз нәрсә соң ул? Кеше дөнья куа-куа, чаба-чаба йөргәндә, Аллаһы Тәгалә әйтә: «Юк бәндәм, болай булса, син харап буласың бит, – ди. – Оныт бу дөньяны, ял итеп ал, миңа тоташ», – ди. Намаз укыганда безгә Аллаһының рәхмәте килә, без Аның белән тоташабыз. Аллаһының гүзәл сыйфатлары безгә күчә, без үзебез матурланабыз, халкыбыз гүзәлләнә һәм кешеләргә мәхәббәтебез уяна.

Намаз укыган кешеләр әллә каян күренеп тора – йөзләрендә нур бар, сәламәт алар, озак яшиләр.

 

Р.В. Җәлил хәзрәт, күреп торабыз, безнең җәмгыятьтә Ислам диненә тартылучылар көннән-көн күбәя. Һәм бу сөендерә. Әмма моның бер катлаулы ягы да бар. Ислам диненә тартылган яшьләргә безнең җәмгыятьтә бөтен шартлар да туа микән?

Әйтик, яшь кеше армиягә бара. Анда уртак казанда аш пешерәләр. Дуңгыз ите салынганмы-юкмы икәнне ул тикшереп тә тора алмый. Күп вакытта анда дуңгыз ите була инде. Яшь кеше аны ашамаса, ач кала, зәгыйфьләнергә дә мөмкин. Армиядә Ислам динен тотучы яшьләргә биш вакыт намаз укырга мөмкинчелек тә юк. Бу вакытта кешегә нишләргә?

Җ.Ф. Диннең, савап эшләүнең бөтен хикмәте дә шунда бит инде. Мондый сүз бар бит: «Теләгән кеше әмәлен таба, теләмәгән кеше сәбәбен таба». Аллаһы Тәгалә Коръәндә берничә мәртәбә әйтә: «Әллә сез җәннәткә керүне бик җиңел дип беләсезме?» – ди. Әгәр дә намаз укыр өчен, дөрес итеп яшәр өчен бөтен шартлар да тудырылса, аның савабы да әзрәк булыр иде. Без бүген шундый җәмгыятьтә яшибез икән, Аллаһы Тәгалә шундый тәкъдир язган икән, безгә шуңа буйсынып, әмма булдыра алганча Аллаһ кануннары белән яшәргә кирәк.

Шофер яки тракторчы яртыдан башка әбинең бакчасын сөрми яки утынын алып кайтмый дисез. Ә бит аларны шул әби тәрбияләгән. Бер стакан салып бирсәм, акча биргәнгә караганда очсызракка чыга дип, бу эшне эшләүчеләр дә шулар ич!

Мин үзем авылда яшим. Бакчабыз да бар, мал да асрыйбыз, төзелеш тә алып барабыз. Әмма аракыгыз юк дип берәүнең дә борылып киткәне юк. Һәм мин авылда аракы бирмәгән өчен бакчасы сөрелми калган әбине дә белмим. Тырышсак, без моны булдыра алабыз. Бу авыр мәсьәлә түгел. Кешене шуңа ияләндерергә кирәк. Ә инде армиядәге егетләрнең намаз уку мәсьәләсенә килсәк, мин үземнең армиядә хезмәт иткән вакытымны хәтерлим. Анда биш вакыт намазны укырга, бигрәк тә беренче алты айда, мөмкинлек юк. Ризык мәсьәләсенә килгәндә дә, әйе, уртак казанда пешә. Ә бит мөселманнарга ризык та, биш вакыт намаз укыр өчен вакыт та хөкүмәт тарафыннан бирелергә тиеш. Ул революциягә кадәр шулай булган.

Мин үзем БАМда хезмәт иттем. Бер атна алга дуңгыз итеннән азык куелды. Ул ашалгандыр инде. Әмма дуңгыз итен ашап булмый, чиркандыра. Тимер юлда эшлибез, ашыйсы да килә. «Йа Раббым, шушы итне үрелеп ашарга туры киләмени инде миңа?» – дип уйлыйм. Алланың рәхмәте белән ун көннән соң шушы итне бирү тукталды. Аның читенлекләре бар инде, читен булмаса, савап та эшләп булмас иде. Әмма бер ел хезмәт иткәч, мин биш вакыт намазны вакытында укып барырга да мөмкинлек бардыр дим. Чөнки карт солдат булгач, казармада ятасың, үзең теләгәнне эшлисең.

Р.В. Аннары дин тоту ирекле дигән законыбыз да бар бит инде. Ул закон нигезендә, кеше чыннан да үзе теләгән динне тота ала. Дин тоту өчен аның гамәлләрен дә үтәргә кирәк. Дәүләт аның гамәлләрен үтәү өчен дә шартлар тудырырга тиеш. Бу мәсьәләдә берничә мәртәбә судка мөрәҗәгать иткән кешеләр дә, яртылаш откан кешеләр дә булды. Киләчәктә хокукый дәүләттә яшәргә телибез икән, сез әйткән нормалар, сез әйткән шартлар үтәлергә тиеш дип саныйм.

Җ.Ф. Мин бу фикер белән килешәм. Татарстан Конституциясендә дә, Россиянекендә дә һәркемнең дин тотарга иреге бар дип язылган. Ләкин бу кәгазьдә генә. Иреге бар, әмма шартлар тудырылмаган. Бездә һәркемнең белем алырга хокукы бар. Аның өчен мәктәп төзелгән, укытучысы куелган. Һәркемнең дәваланырга хокукы бар. Хастаханә төзелгән, табибы куелган, хезмәт хакы бар. Ә менә кешенең дин тотарга хокукы бар, ә мәчетне дин тотучылар төзергә тиеш. Югары оешмаларга мөрәҗәгать итсәң, сезгә кирәк икән, дин тотучылар үзегез төзегез һәм тотыгыз диләр. Алай итеп караганда, китапханәне китап сөючеләр, клубларны җыр сөючеләр тотсын. Алар да бит матди байлык тудырмый, рухи тәрбия бирә. Рухи тәрбиягә игътибар итәбез дибез икән, дин тотучыларга да, сез әйткәнчә, «кәҗәгә өлеш биргән кебек» булса да, бюджеттан өлеш булырга тиештер. Ингушетия динне үзе финанслый. Ул әле безнең кебек зур республика түгел. Канада бюджетында дингә ике процент каралган. Ә бездә бу мәсьәлә хәл ителмәгән.

Р.В. Сез Ингушетиядән алып әйткән мисалны мин Төркиядә күреп кайттым. Анда 60 мең мулла хөкүмәттән хезмәт хакы ала. Бу инде канунның кәгазьдә генә түгел, чын мәгънәсендә тормышта эшләве турында сөйли.

Җәлил хәзрәт, бала иң төп тәрбияне гаиләдә ала. Аннары балалар бакчасына, мәктәпкә китә. Җәмгыять тәэсиренә эләгә. Бу тәрбия гомер-гомергә, гасырлар буе Ислам кануннарына нигезләп эшләнгән иде. Моннан 100 ел чамасы элек динебезне тартып алгач, татар халкының аяк астыннан басып торган җирен тартып алган төсле булды. Безнең гасырлар буе урнашып килгән әхлак кануннарыбыз юкка чыкты, ә яңалары булдырылмады. Без хәзер балага ничек итеп әхлак тәрбиясе бирергә белмибез. Ә аннан башка милләтебезне туры юлга алып чыгу мөмкин түгел. Сез ничек уйлыйсыз, бүгенге көндә безгә нишләргә?

Җ.Ф. Аллаһы Тәгалә Ислам динен әманәт итеп кешелек дөньясына бирде. Әманәтне саклагыз, шушы юл белән барыгыз, адашмассыз, диде. Аллаһы Тәгаләнекеннән камилрәк тәрбия юлын һичкайда табып булмас. Әлбәттә, бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Ә бүген баланы тәрбияләүче әти-әни, әби-бабайлар – 70 ел буе динсезлек тәрбиясе алган кешеләр. Алар балага нинди әхлак тәрбиясе бирә алсын?!. Икенче яктан, бер гаилә 180 шешә аракы эчә, дип әйттек. Монда нинди тәрбия булсын?!. Шуңа күрә без дин әһелләребезне, дини белемле мөгаллимнәребезне файдаланып Ислам нигезләренә таянган әхлакый тәрбияне бирергә тиешбез.

Р.В. Мин һич кенә дә динне дәүләттән, дәүләтне диннән аеру ягында түгел. Киресенчә дин белән дәүләт бер-берсенә якынаерга тиештер. Россиядә бу нәрсә башланды инде. Әмма бездә әле андый хәлгә килеп җитә алганыбыз юк. Әгәр дә дәүләт белән дин бер-берсенә булышып яшәмәсә, җәмгыятебездә бозыклык чәчәк аткан чорда безгә бик авырга туры килер. Бүген дини оешмаларга да җәмгыять эшендә активрак катнашырга кирәк. Дини оешмалар көч-куәт алып баралар, үз сүзләрен кычкырыбрак, үтемлерәк итеп тә әйтә алалар. Һәм дәүләт инде үз чиратында дини оешмаларга ярдәм итәргә тиештер.

Җ.Ф. Әлбәттә, шулай. Сезнең белән килешми мөмкин түгел. Шундый хөрмәтле, зыялы депутатыбыздан матур фикерләр ишетүемә мин бик сөенеп тә куйдым. Чөнки бездә СПИДка каршы, наркоманлыкка каршы, эчкечелеккә каршы нинди генә чара үтсә дә, аларны тулысынча финанслап булмый дип әйтәләр. Америкада моңа каршы көрәшү өчен миллиардлар тоталар, әмма ул елдан-ел арта. Ислам дәүләтләрендә бу әйбер юк. Әгәр дә дәүләт җитәкчеләре, зыялылар динне аңлап бергә-бергә эшләсәк, милләтне саклап калу буенча, әхлак буенча зур нәтиҗәләргә ирешер идек. Минем шәкертем бер көнне авылда җомга намазы укытты. Гает җомга белән бергә туры килде. Мин әйтәм: «Гаетне мин укытырмын, җомганы син укытырсың», – дим. Ул болай дип вәгазь сөйләде: «Элек клубта исерекләр күп була иде, гел сугышалар иде. Хәзер мәчетләргә йөрүче, дингә ышанучы кешеләр үсеп җитте, бүген клубта исерекләр юк, без хуҗа», – диде.

Р.В. Үзебезнең даирәдән читкә китеп, дөнья мәйданына чыгып, бер-ике фикер әйтеп карыйк әле. Россия матбугатында, гомумән, бөтен дөнья матбугатында Исламга һөҗүм башланды. Дөньяда нинди яманлык бар – барысын Исламнан эзләргә тырышалар. Моның сәбәбен кемнәрдер эзли торганнардыр. Мин дә еш уйланам бу турыда. Моның сәбәбе – Исламның көчәюеннән курку түгел микән? Сез ничек уйлыйсыз?

Җ.Ф. Мин сезнең фикерегез белән тулысынча килешәм. Әгәр дә тигез шартлар тудырылып, тигез хокуклар бирелсә, Ислам дине, әлбәттә, өскә чыга торган дин ул. Аллаһы Тәгалә Коръәндә дә: «Минем өчен иң күркәм дин – Ислам», – диде.

Алтын Урда дәүләтен генә алыйк. Анда бөтен диннәргә дә тигез хокук бирелгән була. Һәм ул мәҗүси дәүләттән Ислам дәүләтенә әверелгән. Тигез хокук Ислам динен өскә чыгарган.

Ислам дине елдан-ел көчәя, аңа кергән халыкларның саны көннән-көн арта. Бу башка дин әһелләре арасында курку тудырды. Кеше Ислам диненә килмәсен өчен, аны куркыныч итеп күрсәтәләр. XX гасырда күпме сугышлар булды, хакыйкатьтә бит аларның берсен дә мөселманнар башламады. XX гасырда мөселманнар, нигездә, милли азатлык хәрәкәте алып барды. Берләшкән Милләтләр Оешмасының карары нигезендә һәр милләт азат дәүләттә яшәргә хокуклы. Моны газета-журнал, радио-телевидение хәбәрчеләре дә аңлап бетермиме?.. Приднестровье да, Карабах та, аерылып чыгабыз, дип сугыштылар, аларны беркем дә террорист димәде. 1948 елда үз җирләреннән куылып, азатлык өчен көрәшүче Фәләстыйн халкы – террорист, ә аларны куып, өйләрен җимереп ятучылар – яхшы кеше. Бу, әлбәттә, Исламны пычрату гына. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Хаклык барыбер җиңәр», – дип әйтте. Ул мөселманнарны кыенлык тудырып та, динне күтәреп тә сыный. Уңай булганда бөтен кеше дә дингә килә ала, җайсыз вакытта нишләрсез, ди.

Р.В. Россиядә булсын, Көнбатыш илләрендә булсын, бик зур дәүләт эшлеклеләренең, галимнәрнең бер өлеше бүгенге көндә Ислам диненә күчәләр. Бу кемнәрнедер шөбһәгә сала, куркыта. Шуңа күрә Ислам диненә ниндидер яшертен, астыртын юллар белән һөҗүм башланды. Ул һәммә җирдә күренеп тора. Мәсәлән, телевидениене генә алыйк. Ул бүгенге көндә иң үтемле, иң тәэсир итә торган чара. Кеше аңына үтеп керү өчен аның күп мөмкинлекләре бар. Безгә дә, бигрәк тә дин әһелләренә телевидениене ныграк файдаланырга иде.

Җ.Ф. Бу бездән генә тормый. Безнең белемле имамнарыбыз да, 44 районда әзерлекле мөхтәсибләребез дә бар. Мин бер көнне Рәсәй телевидениеләре программаларын карап утырдым. Анда 6-7 программа, христиан дине турындагы тапшыруларның гомуми вакыты 300 минутка якын. Һәм шунда, хоккей-футбол булмаганда, безнең 20 минутлык «Дин һәм тормыш» тапшыруы бар.

Р.В. Җәлил хәзрәт, без күбрәк халыкның үткәне, бүгенгесе турында сөйләштек. Сез киләчәктә милләтебезнең язмышы да, Ислам диненең шунда тоткан урыны да ниндирәк булыр дип уйлыйсыз?

Җ.Ф. Мөхәммәт пәйгамбәребез әйткән бит: «Астрологлар сүзенә ышанмагыз, сихер белән шөгыльләнмәгез, киләчәкне фараз итмәгез», – дигән. Мин киләчәкне фараз итсәм, гөнаһлы булырмын. Әмма инде бөтен зыялыларыбыз, дин әһелләребез бер ноктага сугып, бергә-бергә эшләсәк, мөгаен, Аллаһының безгә рәхмәте булыр. Чөнки Аллаһы Тәгалә: «Рәхмәтемне бердәмлектә табам», – диде. Әгәр дә без якынаеп, Аллаһының рәхмәтенә сәбәпче була алсак, Аллаһының да безгә рәхмәте булыр. Бер акыл иясе әйткән бит: «200 кеше бөтен бер халыкны артыннан ияртеп китә алыр», – дигән. Бүген безнең татарда дин өчен, милләт өчен янып йөрүче 200 генә кешебез юкмы? Әгәр дә без киләчәктә Аллаһының рәхмәтенә ирешик дисәк, берләшеп, Аллаһының хакыйкатен аңлап, башкаларга да аңлата алсак, әлбәттә, гүзәл нәтиҗәләргә ирешәчәкбез.

 

2002 ел

ИСЛАМ – ТЫНЫЧЛЫК ДИНЕ

Дин әһеле Рамил хәзрәт Юнысов


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 586 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.025 сек.)