АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

Кабере янындагы ап-ак каен

Аңлый алмас инде бәхетне.*

 

Разил ВӘЛИЕВ: Хәйдәр туган, Зөһрә ханымның безгә ясаган тәмле чәйләрен эчә-эчә, Сезнең белән, өчәүләшеп, матур әңгәмә корып утырыйк әле. Бу «тормыш» дигәнең кызык та, кызганыч та инде... Берәүләр үлә-бетә хакимият өчен сугыша, икенчеләр байлыкка туена алмыйча җан тәслим кыла, өченче берәүләр нидер даулап урамга чыга... Ә менә без, өч хыялый, бар дөньябызны онытып, өч миллионнан артык китап тупланган Татарстан Милли китапханәсенең искиткеч матур бер залында сәнгать турында, җыр турында, музыка турында бәхәсләшеп, гәп корып утырабыз. Бер караганда, кемгәдер сәер булып тоелырга да мөмкиндер бу, кемнәрдер моны дөрес аңлар. Бу сөйләшүнең төп мәгънәсе шунда: бүген профессиональ сәнгатьнең һәм шушы профессиональ сәнгатьне әйдәп баручы әһелләребезнең, сәнгать осталарыбызның хәлләре бик авыр. Кайвакыт уйлап та куям: бүген без табынган сәнгать, югары профессиональ сәнгать кемгә генә кирәк икән? Җитәкчеләргә кирәкме ул? Тамашачыга кирәкме? Безнең халыкта югары сәнгатьнең киләчәге бармы? Бүген шул турыда сөйләшү кулай булыр иде, бик урынлы булыр иде. Икегезнең дә һәр язган мәкаләгездә, ясаган һәр чыгышыгызда, шушы мәсьәлә игътибар үзәгендә була. Әле менә бу очрашу, бу тапшыру алдыннан Сезнең белән булган интервьюларны, әңгәмәләрне дә карап чыктым. Бу мәсьәлә, бу проблема турында бигрәк тә Хәйдәр бик күп фикер йөрткән, сүз алып барган икән. Хәйдәр, гәзитәләрдә башланган әңгәмәне бүген шушы өстәл янында дәвам итик әле.

Хәйдәр БИГИЧЕВ: Безнең югары сәнгать, профессиональ сәнгать кемгә кирәк? Мин бу хакта махсус кабинетта утырып уйланучы түгел. Минем гомерем күбрәк өйдә генә уза, фикерләрем дә шунда туа... Әллә нәрсә язганым да юк, бик акыллы сүзләр әйткәнем дә юктыр. Шулай да нәрсәдер борчый: без кемгә кирәк, сәнгать кемгә кирәк икән? Югары хуҗаларга кирәкме икән ул? Әллә менә көнбагыш сатучы халыкка кирәкме икән? Мин ул турыда өздереп кенә әйтә дә алмыйм. «Менә ул миңа кирәк, минем икмәгем», – дисәм дә, ягъни, икмәк өчен генә кирәк дип әйтү дә кимсетү булыр иде. Кеше икмәк белән генә тук түгел бит әле. Рухи як та бар. Халыкның үзен танытасы килсә, хөкүмәтнең үзен күрсәтәсе килсә, аның, минемчә, профессиональ сәнгате, сәнгати югарылыгы, рухи пьедесталы, ниндидер бер затлылыгы булырга тиеш. Шуңа күрә дә, югары сәнгать барыбызга да кирәк дигән бер фикергә киләм. Ә менә аның кирәклеген ничек тоярга, аны тиешле ноктасына ничек күтәрергә? Ул турыда монда гына сөйләшеп бетереп булмастыр...

 

Р.В. Әйе, монда гына ул сүз бетмәс, билгеле. Менә «көнбагыш сатучы», дип әйттегез. Безнең йорт янында кечкенә генә бер базар эшли. Кайвакыт мин шунда чыгам. Базарда көнбагыш сатучы бер әби бар. Шул әби бөтен чыккан китапларны укып бара, кемнең кайчан, Зөһрәнеңме, синеңме, башкаларныңмы, телевизордан чыгыш ясаганын күреп-белеп, сәнгать турында шундый белеп сөйләшә, хәтта кайбер министрларга, кайбер депутатларга караганда да, сәнгать белән ныграк кызыксына. Кайвакыт без бүлеп куябыз: монысы гади халык, монысы җитәкчеләр, дип. Ләкин гади халык арасында да шундый җәүһәрләр була һәм җитәкчеләр арасында да сәнгать белән кызыксынмаган кешеләр шактый күп.

 

Х.Б. Әйе, Разил, «көнбагыш сатучы» дип мин аны кимсетергә теләмәдем. Сүземне дөресләп әйтәм. Көнбагыш сатучы халык, дибез. Ә бит без аларга кирәк, алар безгә. Безнең югары сәнгатьне менә шулар аңлый, чөнки алар дөньяны үз җилкәсендә татыган кешеләр. Алыйк менә бүген алтын сатучыларны, көнбагыш сатучыларны куеп торыйк, алар алтын саталар, нефть саталар, «Мерседес» та йөриләр. Аларга нәрсә кирәк икән, менә мин шуны аңламыйм.

 

Р.В. Менә алар арасында минем әле сәнгать белән кызыксынган кешеләрне бик очратканым юк.

 

Х.Б. Менә нинди парадокс!

 

Р.В. Зөһрә ханым, чәең бик тәмле, кулларың сызлаусыз булсын. Бу чәеңнең суларын «Җидегән чишмә»дән алмагансыңдыр бит? «Җидегән чишмә» дигәннән, бөтен татар халкы инде ничә еллар шушы җырны тыңлый, шуның белән хозурлана, шуңа гашыйк булып яши. Дөресен әйтим, беренче тапкыр тыңлаганда, «Җидегән чишмә» гә бик артык исем китмәгән иде. Миңа ул оригиналь җыр булып та тоелмаган иде, элеккеге татар җырларын хәтерләткән моңсу гына бер җырдыр дип карадым. Ялгышканмын икән. Һәм мин ялгышканлыгыма хәзер сөенеп бетә алмыйм. Ул җыр шулхәтле тирән җыр икән, алай бер ишетүдән генә аңлап бетереп булмаган икән. Мин әле һаман шушы үтә гади һәм гаҗәеп татарча, чын татарча моңлы җырның тылсым көчен аңлап бетерә алмыйм... Нидә аның сере, нишләп бу кадәр якын соң ул безгә? Бәлки, Зөһрә ханым, Сез әйтеп бирә алырсыз?

З.С. Тырышып карыйм. Гадилектә – бөеклек, дибез бит. Гади генә җыр дип үзегез дә әйттегез. Гадилекне примитив дип аңламыйбыз инде, әйе бит. Аңларга да ярамый. Менә шушы гадилек, югары рухлылык, нәфислек, кеше күңеленең тирән моңы ята бу җырда. Мин дә шактый уйландым бу турыда. Моңны да мин ниндидер газаплану, елау-сыкрау дип аңламыйм. Моң ул, чынлыкта, кеше күңеленең халәте. Сафланырга омтылуы. Менә шушы сыйфатлар ята бу җырда, аның шигырендә, көендә, аның асылында. Башкаруым белән шигырен һәм көен тәңгәл китерә алган булсам – мин шуның белән үземне бик бәхетле хис итәм.

Р.В. Рәхмәт. Үзем дә кайвакыт уйлап куям: сере шунда түгел микән – аның сүзләрен дә бик олуг әдип-галим Гомәр Бәширов язган, көен дә халкыбызның бик мәшһүр композиторы Сара Садыйкова иҗат иткән, башкаручысы да – шулай ук талантлы олуг җырчыбыз.

Болай да була: шагыйрь бик талантлы, ләкин композиторы кайтышрак була һәм, җырчысы яхшы булса да, җыр килеп чыкмый – нәрсәдер җитми. Яисә, киресенчә, икесе дә – композиторы да, шагыйре дә талантлы, ә җырчысы кайтышрак була. Яхшы җыр иҗат ителгән булса да, халыкка тиешле дәрәҗәдә барып җитми.

Ә бу яктан, Сезнең шулхәтле матур өчлек-трио килеп чыккан, уңышның тагын бер сере шундадыр. Сезнең фикерләрегезгә кушылам. Бу җыр халкыбызның мәңгелек җәүһәре булып аның алтын хәзинәсенә кереп калды.

З.С.

Җидегән чишмәләрдә җиде улак, –

Челтер-челтер ага көмеш су.

Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,

Шул чакларда бигрәк ямансу.

 

Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә

Акрын искән җәйге җилләргә.

Сез каласыз инде, без китәбез,

Без китәбез ерак илләргә.

Р.В. Безнең бүгенге очрашуыбыз моңа кадәр булган очрашулардан аерылып тора. Элек без телевизион тапшыруда, гадәттә, ике кеше очраша идек, бүген өчәү очраштык. Мин, гомумән, Сезне шактый күптәннән беләм – җырлый башлаган вакытларыгыздан бирле. Концертларыгызга да йөрим, болай да очрашып сөйләшкәнебез бар, уртак серләребез дә юк түгел. Минем җырларны Хәйдәр дә башкара, Зөһрә дә җырлый. Шуңа күрә, тормыш ягыннан да, иҗат ягыннан да бер-беребезне шактый беләбез дип әйтә алам. Менә мин Сезнең икегезгә дә мөкиббән булып яшим. Хәйдәр яшь чагыннан ук минем хәтердә калган. Аның яшьтәшләрен дә яхшы беләм. Хәйдәр алар арасында илаһилыгы белән аерылып тора иде. Аннары, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән моң, талант анда ялтырап, әллә кайдан күренеп тора иде. Мин концертларда җырны күз йомып, җырчыга карамыйча тыңларга яратам, чөнки шулай итсәң, җыр аерым гына торып кала, бөтен фани дөньядан читкә киткәндәй буласың. Шундый вакытта Хәйдәрнең тавышы миңа сәхнәдән дә түгел, телевизордан да түгел, ә күктән ишетелгән шикелле тоела. Ә Зөһрәне тыңлаганда, күзне йомсам, ничектер, челтерәп аккан чишмә тавышлары ишетелә кебек, кояшлы тугайлыклар, җиләкле аланнар күз алдыннан йөгереп үтә. Бу яктан караганда, Хәйдәр Күк баласы булса, Зөһрә инде Җир кызы, Җир Алиһәсе шикелле. Менә шуларны уйлыйм да, ике олы талант, ике олы җырчы, Аллага шөкер, шушы көнгә кадәр бергә-бергә килеп җиткәннәр, дип сөенәм. Бу нәрсә мине бик гаҗәпләндерә, чөнки талантлы кеше, гадәттә, гаҗәеп талантлы эгоист та була бит әле ул...

З.С. Финляндиядә безнең якын дусларыбыз бар, Сезнең дә дусларыгыз алар, гомумән, сәнгатьне якын итә торган, тирәнтен аңлый торган кешеләр: Абдулла Али белән Өлкән ханым. Өлкән ханым бер әйткән иде: «Без тормыш башлагач, кайнанам шундый киңәш бирде: «Өлкән, мәхәббәт сорагыз, мәхәббәт, Алладан мәхәббәт сорагыз, мәхәббәт булса, бар да була». Менә мин дә шул фикердә: мәхәббәт булса, ул эгоизмны дә җиңә, бар да була. Аллаһы Тәгалә кешеләрне хайваннардан аеру өчен мәхәббәт дигән хисне биргән. Әлбәттә инде, мәхәббәт иң беренче Алланың үзенә карата булырга тиеш. Алланың үзенә карата мәхәббәт булганнан соң гына якыныңа һәм бөтен кешегә, бөтен җиһанга карата мәхәббәт булырга тиеш, табигатькә, безгә бирелгән чиксез нигъмәтләргә, чишмә-суларга, урманнарга, агачларга, куакларга яратып-сөеп карарга кирәк. Шул вакытта, кешелек тә кешелек булып калачак, гаиләләр дә яхшы, ныклы булачак. Мин дөньяны, тормышны шулай аңлыйм.

Р.В. Хәйдәр дә моңа каршы түгелдер инде... Менә әле Финляндия дип әйтеп киттегез, Зөһрә ханым. Мин күптән түгел генә татар язучылары белән Финляндиядә йөреп кайттым. Анда Ислам җәмгыятендә булдым, бик күп милләттәшләребез җыелган иде һәм шунда үзләре яраткан, хөрмәт иткән галимнәр, язучыларны да искә алдылар. Җырчылар арасында телләрендә гел Сез булдыгыз. Сез инде Татарстанның халык артистлары гына түгел, минемчә, Финляндиянең дә халык артистларыдыр хәзер.

З.С. Менә, Разил, форсаттан файдаланып, шушы әңгәмәгә чакыруың өчен, безгә игътибарыңа рәхмәт йөзеннән, сиңа компакт-дискларыбызны бүләк итәбез. Монысы – Хәйдәрнең «Керим әле урманнарга» альбомы, монысы – минем диск.

Х.Б. Безне телевидениегә бик сирәк чакыралар бит хәзер. Бу әле минем гомеремдә беренче мәртәбә телевизорда иркенләп сөйләшеп утыруымдыр...

Р.В. Бу компакт-дисклар, инде әйткәнемчә, Хельсинкида һәрбер татар гаиләсенең киштәсендә яисә өстәлендә тора.

Татарда яхшы тавышлы, Аллаһы Тәгалә тарафыннан моңлы тавыш бирелгән кешеләр шактый, ул җырчылар арасында да күп, хәтта җырламаган кешеләр арасында да көчле тавышлы кешеләр бар. Әмма ләкин профессиональ сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелеп, бөтен халык алдында танылган, безнең сәнгатебезгә, аның алтын хәзинәсенә кереп калган җырчылар алай ук күп түгел. Бу нәрсәдән килә икән? Мин моны болай дип уйлыйм: әле ул яхшы җырчы булу өчен, үзеңнең куәтле вокал инструментың, Ходай Тәгалә биргән тавышың булу гына җитми торгандыр. Дөнья гаме белән, бу дөнья борчулары белән яши торган, Ходай Тәгалә биргән таланты өстенә үз кыйбласы, гаме, уе, төпле фикере булган кешеләр генә, минемчә, чын профессиональ сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелә алалардыр.

Х.Б. Без, җырчылар, безнең инде төп эшебез – халыкны агарту, халыкны уйландыру. Кешене гел елатып яисә гел көлдереп кенә торып та булмый бит. Менә шуның кыл уртасын, шул урталыкның иң бөек урынын алып барырга кирәк. Дөньяның да, күңелеңнең дә бай булуын, рухи яктан бай икәнен күрсәтү өчен, милләт югарылыгын күрсәтү өчен күпме талант сарыф ителә. Милләтне шул үзеңнең талантың белән өскә таба этәрәсең. Сәнгатьнең язмышы ул – милләт язмышы, халык язмышы да бит. Сәнгате аша гына халыкның кем икәнлеге беленә. Алга киткән илләрдә моны яхшы аңлыйлар. Рухи як һәрчак алда барырга тиеш.

З.С. Менә, минемчә, Разил, милләт борчуын аңлап, аның рухи үсешен кайгыртып яшәгән кеше, шуны аңлаган кеше үзен дә үстерергә омтыла. Чөнки ул үзен халык каршында җаваплы дип хис итә. Без бит сәхнәдә генә җырламыйбыз, халык белән бик күп аралашабыз. Дөньяның кайсы авыл-шәһәрләрендә нинди генә милләт вәкилләре белән очрашмыйбыз без?! Безгә еш кына махсус сораулар да бирәләр: республика хәле, җитәкчеләребез турында да, шигърият, сәнгать хакында да сорашалар. Халкыңның йөзен кызартмас өчен, үзеңнең йөзең кызармасын өчен, һәр нәрсәдән хәбәрдар булырга, милләт борчуларын белеп, аның кайгысы белән кайгырып яшәргә кирәк.

Р.В. Сезнең менә шулай уйлавыгыз бик әйбәт. Безнең бөтен иҗат әһелләре дә сезнеңчә-безнеңчә уйласа, сәнгатебез, бигрәк тә, җыр сәнгатебез, музыка сәнгатебез тагын да үсәр иде.

Заманында безнең шактый җитәкчеләребез операга йөри иде, һәрбер премьераны калдырмый иде, иң зур җитәкчеләребез хәтта балетка, симфоник оркестр концертларына йөриләр иде һәм сезнең кебек профессиональ җырчыларның да концертларын калдырмыйлар иде. Менә соңгы вакытта аларның йөри торган урыннары бераз үзгәрде. Кызык, хәзер безнең җитәкчеләребез – күбрәк хоккейда, футболда, баскетболда һәм бигрәк тә ипподромда һәм автодромда. Менә сезгә бер сорау да бирим әле. Хәйдәр, Зөһрә, сез бит инде, кабатлап әйтәм, татар халкының күз уңындагы, карап торган җырчылары. Җитәкчеләребез үзләренең кабинетларында утырып кына сәнгать язмышы, сәнгать тормышы хакында, аның бүгенгесе-киләчәге турында ниндидер фикергә килә алмыйлардыр бит инде. Алар сезнең белән киңәшергә, сезнең белән фикер алышырга, сез нәрсә уйлаганны белергә тиешләр. Чөнки сез сәнгать казанында кайнаган һәм кайный торган кешеләр. Бүгенге көндәме, соңгы еллардамы, соңгы айлардамы берәр зур җитәкченең, сәнгать язмышын хәл итә торган җитәкченең, сезнең белән озаклап сәнгать язмышы турында сөйләшеп утырганы булдымы?

З.С. Дөресен әйтергә кирәк: юк.

Х.Б. Булмады. Үзгәртеп кору дидек, менә бу – революция булды бит әле, бу – заман шаукымы. Шуннан соң профессиональ сәнгатькә мөнәсәбәт үзгәрде, начар якка үзгәрде. Аңа кадәр әле безнең югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр сәнгатьне игътибар үзәгендәме, контрольдәме тоталар иде. Ул елларда инде, һич югында, тыштан кереп аяк киеме белән сәхнәгә менү юк иде...

З.С. Идеологлар юк хәзер, җәмгыятьнең идеологиясе юк...

Х.Б. Менә әйттем бит әле театрга килеп йөриләр иде, дип... Менә ул чакта бар иде партия өлкә комитеты секретаре Мирзаһит Вәлиев, ул даими рәвештә театрга кереп чыга, репетицияләрне карый иде. Безнең спектакльләр куелган чакта, арткы рәттә утырып, тыңлап тора иде.

З.С. Урыны җәннәттә булсын. Ул эшләгән чорда безнең сәнгатебез бик югары дәрәҗәдә иде.

Х.Б. Бик югары ноктага менгән иде сәнгать. Ул безне үзенә дә чакыра иде. Кабинетына чакырып хәлләр сораша, шунда әкрен генә үзенең фикерләрен дә сынап карый... Һәр кеше дә бит бөтен дөньяны, бар нәрсәне белеп бетерә алмый. Зур сәясәтче булып та, сәнгатьне аңламаска мөмкин бит әле кеше. Ул кызык кына, йомшак кына итеп үзенең фикерен сынап, дөресме икән дип безнең белән сөйләшә, киңәшә иде. Аның файдасы булмый калмагандыр дип уйлыйм, чөнки менә син дә әйтеп киттең, киңәшүче бармы дип. Безнең белән кызыксынучы да, хәлебезне белгән кеше дә юк хәзер. Уйлап кара әле: ничек инде агроном, нинди кырга нәрсә чәчәләр икәнне белмәсен ди?! Монда бодаймы, арышмы, борчакмы чәчәләр икәнне белергә тиеш ул. Алар нинди эш белән мәшгуль, халыкка нәрсә әйтәселәре килә яисә әйттерәсе килә? Кемнән? Ничек итеп? Бу эшләр белән кемдер, ниндидер оешма шөгыльләнергә тиештер бит инде? Без дала уртасында яшәмибез бит, дәүләттә яшибез. Ә дәүләтнең үз идеологиясе, халыкка юнәлеш бирүче максаты булырга тиеш.

Р.В. Тагын бер парадокс – бездә киләчәк өчен эшләсәң, сиңа бүген бәя бирә алмыйлар. Аны киләчәк буын бәяли. Ә кайберәүләрнең бүген нәрсәдер эшлисе килә һәм бүген үк бәясен дә аласы килә. Аларны да аңлыйм мин. Әмма ләкин бүгенгесен дә эшләсеннәр, киләчәкне дә кайгыртсыннар иде.

Х.Б. Шуңа күрә сәнгате дә бер көнлек булып чыга аның. Хәзер еш оештырыла торган бер көнлек сәнгать бәйрәмнәрен әйтәм. Бәйрәм итеп канатланып алабыз да, иртәгә тагын нульгә төшәбез. Ел буе шул нуль халәтендә яшәгәч, сәнгать әкренләп сүрелә, сүрәнләнә. Ел буена көтеп торган бер бәйрәм, аннары – тагын нуль. Планканы төшермичә, көн саен күтәрә барсаң, бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә көн саен чын иҗади тормыш белән яшәсәң генә сәнгать үсештә була, чын талантлар дөньяга килә, шәхесләр тәрбияләнә...

З.С. Шәхесләребез дә бик күп түгел бит. Сәнгать югарылыгын үз җилкәсендә йөртүче, аны тотып торучылар аз. Булганнарының кадерен белергә кирәк. Алар күп түгел. Менә шуларга аерым игътибар булса, алар яхшы тормышта яшәсәләр, сәнгатебез үсәр иде. Алар бит соранып йөрергә, спонсор эзләргә тиеш түгелдер.

Р.В. Зөһрә ханым, спонсор дигәннән, хәзер спонсорсыз концертлар кую бик авырдыр. Менә аптырап торам. Соңгы арада мин әле Хәйдәрнең дә, Зөһрәнең дә Казанда аерым концертларын күргәнем дә, ишеткәнем дә юк. Нәрсә булды сезгә?

З.С. Хыялланып яшибез, без гел йөрибез, туктап торганыбыз юк. Кая чакыралар, шунда чабып барабыз.

Р.В. Казанны бит инде татарның сәнгать башкаласы дибез, рухи башкаласы дибез бит. Сез, иң беренче чиратта, Казанда чыгыш ясарга тиеш.

Х.Б. Казанда эшләп булмый. Казанда без концерт куя алмыйбыз. Акча да юк инде халыкта. Шулаен шулай да, әнә кемнәрдер менә шуны юктан бар итеп эшлиләр, акчасын да табалар. Сәнгатьне күтәрер өчен юктан бар ясап эшләргә кирәк шул.

З.С. Казан халкы безгә соңгы арада шулайрак тоела башлады: аларга кендектән түбән юмор, беркемгә аңлашылмый торган мәгънәсез җырлар кирәк. Ә без аларны җырлый алмыйбыз. Безнең тәрбиябез бүтән...

Р.В. Соңгы вакытларда, Зөһрә ханым, без аларны үзебез шулай тәрбияләдек бугай инде. Көн саен очсызлы юмор тыңлый-тыңлый, очсызлы җырлар җырлый-җырлый тамашачының зәвык дәрәҗәсе түбәнәйгәндер.

Менә без сәнгать турында сөйләшәбез. Сәнгатьнең, бигрәк тә җыр сәнгатенең, вокал сәнгатенең иң югары ноктасы – опера. Хәйдәр: «Читкә чыксаң, иң беренче чиратта, сезнең шәһәрдә яки сезнең республикада опера театры бармы?» – дип сорыйлар дигән иде. Димәк, шуның белән халыкның культура дәрәҗәсен аныклап, билгеләп була. Бу яктан караганда, Аллага шөкер, безнең Казанда опера театры бар. Әмма ләкин без әле һаман бәхәсләшәбез. Гәзитәдә булсын, журналда булсын, телевидениедә булсын – татарга опера кирәкме, юкмы дип баш ватабыз...

З.С. Юк белән шөгыльләнү дип атала бу.

Р.В. Билгеле, монда инде минем фикерем ачык, татарга опера кирәклеге турында бернинди шик булырга тиеш түгел. Фасил Әхмәтов белән әңгәмә вакытында бу хакта әйткән идек инде без.

Х.Б. Мин ул тапшыруны бик яратып карадым. Фасил абый дөрес әйтте.

Р.В. Бөтен дөньяның цивилизацияле халыкларына, алга киткән милләтләренә нәрсә кирәк, татарга да шул кирәк, дигән иде ул. Әмма ләкин безгә нинди дә булса итальян операсы, француз операсы, немец операсының шәүләсе түгел, безгә үзебезнең татар операсы, милли опера кирәк. Безнең буын Салих Сәйдәшев драмаларын тыңлап үсте. Хәйдәр башкаруында «Батырҗан ариясе»н яратам, шуңа мөкиббән китәм. Салих Сәйдәшев үзенең музыкаль драмалары белән безнең татарның киләчәк милли операсына нигез ташлары салды, дисәм, ялгышмам кебек. Аннан соң аны Нәҗип Җиһанов дәвам итеп киткәндер инде. Аның «Алтынчәч»е бик матур, бик югары дәрәҗәдә, «Җәлил»е дә бик яхшы опера. Хәйдәр Бигичев югары сәнгатьтә, профессиональ сәнгатьтә, иң беренче чиратта, опера җырчысы буларак билгеле. Әгәр мин бүген Хәйдәрнең Татар опера һәм балет театрында башкарган төп рольләрен генә санап чыксам да, шактый вакытны алыр идем. Менә шушындый дәрәҗәдәге җырчы, иң катлаулы операларда төп рольләрне башкарган солист бүгенге көндә бөтен дөньяга танылган булырга тиеш. Аны безнең хөкүмәтебез, туган халкыбыз кулда күтәреп йөртергә тиешләр. Италиядә шулай ул, Франциядә шулай. Алга киткән илләрнең һәрберсендә шулай. Ә бездә бөтенләй башкача. Хәйдәр, син бит инде нечкә күңелле кеше, сәнгать кешесе. Шуңа кайвакытта җаның әрнемиме? Зөһрә, син ничек уйлыйсың?

З.С. Хәйдәр үзе турында үзе әйталмас инде ул. Әгәр дә менә уйлабрак карасаң, рәнҗергә урын бар, әлбәттә. Хәйдәр гомер буе операда төп партияләрне башкарды. Бик күп еллар ул театрда бердәнбер драматик тенор булды. Драматик тенорларның партияләрен «кровавый» дип йөртәләр. Йөрәгеңә кан сауганчы бөтен көчеңне биреп эшләргә кирәк анда. Аның белән җырлый торган сопранолар, баритоннар берничә иде. Алар берсен-берсе алыштырып җырлыйлар. Ә Хәйдәр һәрчак берүзе булды. Хәтта Отеллоны да берүзе генә җырлады... Отеллоны җырлаучылар, чынлап та, дөньяда да сирәк. Менә шул дәрәҗәгә үскән иде безнең театрыбызның сәнгате, хәтта бик сирәк театрлар гына ала торган Академия театры дигән статусны да алды ул.

Р.В. Отелло партиясен башкаручылар, минемчә, элекке Советлар Союзында да берничә генә иде бугай.

З.С. Атлантов бар иде.

Х.Б. Әйе, берәү-икәү генә алар...

З.С. Театрның бу статусны алуында Хәйдәрнең өлеше бик зур булды. Моны берәү дә инкарь итә алмас.

Р.В. Сезгә карап торам да мин: бер гаилә булып яшисез, иҗатта да гел бергә. Сезнең девизыгыз да нәкъ шулай – бер-берегезнең кадерен белеп яшәү. Ә бергә яшәвегез иҗатыгызга комачаулык итмиме соң? Әллә, киресенчә, уңай тәэсир итәме, булышамы? Татарда бер кызык әйтем бар бит: «Бер казанга ике тәкә башы сыймый», – диләр. Сез бит тәкә генә түгел, сез – зур шәхесләр.

З.С. Ә без үзебезне тәкә башы дип уйламыйбыз да.

Х.Б. Һәр башка аерым бер казан эзләп йөрсәң, казаннар җитмәс. Шуңа күрә бер казанга, бер Казаныбызга барыбыз да сыешыйк. Бер алманы бишкә бүлеп яшик.

Р.В. Сезнең икегездә дә бер сыйфат миңа бик ошый. Ул да булса, җырның сүзенә үтә таләпчән, үтә игътибарлы булу. Мин шактый еллар элек бик моңсу гына бер шигырь язган идем, «Кабан күле сыман» дип атала ул. Аны инде оныткан да идем. Рәшит Абдуллин аңа көй язып, Зөһрә Сәхәбиевага биргән икән. Көннәрдән бер көнне өйдә телефон шалтырый. Зөһрә ханым шалтырата. «Разил, – ди, – менә мин Кабан күле турындагы җырыгызны радиога яздырмакчы була идем. Ләкин карап-карап утырам да, аның бер куплеты, минемчә, бүгенге көнгәме, синең бүгенге уйларыңамы, минем бүгенге уйларымамы, бүгенге замангамы, ятышмый шикеллерәк». Мин сизеп торам инде, бу Зөһрәнең генә эше түгел, мин әйтәм. Чөнки Хәйдәрнең кем икәнен шактый яхшы беләм. Хәйдәр шигырь белән шактый «уйнаган» кеше, шигырь төзәтергә бик ярата. Хәтта Сибгат ага Хәкимнең «Хәйдәр минем җырларымны төзәттереп яздырттыра», – дип әйткәне бар иде. Сибгат ага бит безнең классик шагыйребез, бик олуг шагыйрь.

Х.Б. Андый талантым бар. Хобби, минем хобби ул шигырь үзгәртү. Хоббины кеше инкарь итә алмый.

Р.В. Бу хобби гына түгелдер, чын иҗат, башка кеше иҗатына битараф булмаудыр. Әгәр хобби булып та, син аны начарга таба үзгәртсәң, телгә алып тормас идем.

Х.Б. Юк, юк. Минем үзгәртүем яхшыга гына...

Р.В. Әйе. Шуннан соң мин шигырьне яңадан карап чыктым. Уйлап карадым да, мин әйтәм, Зөһрә ханым, аның артындагы Хәйдәр, хаклы бит. Чыннан да кайбер сүзләр җырга ятышып бетми, җыр өчен башкачарак кирәк. Мин аны язганда җыр булыр дип уйламаган да идем. Төнлә утырып шигырьне карап чыктым. Төзәтеп, үзгәртеп яңадан яздым да эшкә барышлый Сезнең почта тартмагызга ташлап киттем. Һәм Сез аны шул көнне радиога яздырдыгыз да бугай.

З.С. Безнең сүзгә колак салган өчен рәхмәт сиңа.

Р.В. Без, иҗат кешеләре, һәрчак бер-беребезнең киңәшенә колак салып, бер-беребезгә кирәк булып яшәргә тиештер...

Х.Б. Кирәк булмаган чаклар ешрак шул. Концертларыңны оештырмасалар, театрда рольләр бирмәсәләр, гастрольләргә алып чыкмасалар, нишлисең, үзеңнең кирәксезлегеңне тоюдан әрни-әрни яшисең, әкренләп янып бетәсең, юкка чыгасың. Үз кирәклеген тойган кеше генә канатланып яши, кирәк булмаган кеше дөньядан китәргә тиеш була... Аны шуңа мәҗбүр итәләр...

Р.В. Мине иң куандырганы шул: халыкның затлы өлеше, чын милли рухын саклап калган өлеше, халыкның, милләтнең киләчәге булырлык кешеләр Сезне хөрмәт итә, Сезне кадерли. Менә шуннан да зуррак бәхет була аламы икән бу дөньяда?! Чөнки бәхет ул балда-майда йөзеп, көлешеп-уйнашып яшәү генә түгел. Бәхет ул – мәгънәле итеп яшәү. Ә сез мәгънәле итеп, бер-берегезнең кадерен белеп яши беләсез. Сез бүгенге көндә (бүгенге көндә генә түгел, киләчәктә дә шулай булачак ул) халыкка, татар халкына, безнең милләткә искиткеч кирәкле кешеләр. Сез – милләтнең кадерле затлары.

Әңгәмәбезнең ахырында әгәр Сез икегез бергә җыр җырласагыз, бик тә урынлы, бик тә муафыйк булыр иде.

(Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева җырлыйлар:)

 

Түтәлдәге гөлләр кебек, гөлләр кебек

Гөрләп үскән чагыбыз, Асылъяр.


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 524 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.015 сек.)