АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

Татарстан Республикасы прокуроры 1 страница

Прочитайте:
  1. Bones; skeletal system 1 страница
  2. Bones; skeletal system 10 страница
  3. Bones; skeletal system 11 страница
  4. Bones; skeletal system 12 страница
  5. Bones; skeletal system 13 страница
  6. Bones; skeletal system 14 страница
  7. Bones; skeletal system 15 страница
  8. Bones; skeletal system 16 страница
  9. Bones; skeletal system 17 страница
  10. Bones; skeletal system 18 страница

Кафил Әмиров

Разил ВӘЛИЕВ: Сез, Кафил әфәнде, Татарстан Республикасы прокуроры буларак халыкка яхшы та­ныш, күз уңындагы кеше. Шулай да шәхси тормышыгыз, тәрҗемәи хәлегез, уй-фикерләрегез күпләргә бик үк билгеле түгелдер. Шуңа күрә Сез­нең белән якыннанрак танышсак, хәл-әхвәл белешсәк, бик урынлы бу­лыр кебек.

Кайсы якларда, нинди гаиләдә туып үстегез? Кайларда укыдыгыз, моңа кадәр нинди эшләрдә эшләдегез, нинди дәрәҗәләргә, уңышларга ирештегез?

Кафил ӘМИРОВ: Бу соравыгызга җавап бирүе авыр да, җиңел дә. Җиңел дим, чөнки инде 55 яшь тулган­да тормыш тулаем күз алдында торган сыман. Авырлыгы шул: Сезнең сорау­га мактану дип кабул итмәслек итеп ничек җавап бирергә? Шулай да тырышып карыйм.

Мин авылда тудым. Әти җиде класс тәмамлаган кеше, әни исә укый-яза гына белә иде. Гаиләдә алты бала үстек. Мин – икенчесе. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач, район газетасы редакциясенә эшкә кердем. Журналист булу турында хыяллана идем. Ә жур­налистика факультетына 2 еллык хезмәт стажы белән генә кабул иттеләр ул чакта. Менә шул ике ел журналист булып эшләвемнең бүгенге хезмәтемдә дә ярдәме зур.

Р.В. Сез Югары Ослан якларында тусагыз да, үзегезне Апастан дип саныйсыз...

К.Ә. Татарстанда Барыш дигән ике авыл бар. Югары Барыш дигәне Кама Тамагы районы­на, ә аннан бер чакрым ераклыкта­гы Түбән Барыш Апас районына керә. Минем әти­ем белән әнием чыгышлары белән шул Түбән Барыштан. Гражданнар сугышы вакы­тында Урта Азиядә басмачыларга кар­шы сугышкан бабам Сабиров Нурулла бик атаклы, тырыш, гадел кеше булган, шуңа да аны колхоз рәисе итеп сайла­ганнар. Сугыштан соң ул Түбән Барыш­ка керү юлларын яшеллеккә күмгән: агачлар утырткан. Авылдашларым әле дә шул төз, матур агачларны «Нурулла посадкасы» дип атыйлар һәм бабамны олы хөрмәт белән искә алалар.

Әнием белән әтием өйләнешкәч, күпмедер вакыт авылда торганнар. Әтине югарыдан Тәмте районы­ның «Октябрь нуры» колхозына рәис итеп билгеләгәч, шунда күченгәннәр. Барыштан ерак түгел ул...

ӘҢГӘМӘГӘ ӨСТӘМӘ. Ниш­лисең, язмыштан узмыш юк. Бөек Ватан сугышы фронтларында дош­манга каршы аяусыз көрәшкән һәм Ватанга җиңүче солдат булып кайт­кан Фәхразый абзыйны – ул чакта партия номенклатурасындагы җит­әкчене – гел бер урыннан икенчесенә күчереп торалар. Илленче елларда Әмировлар Удмурт Республика­сының Алнаш районына барып чы­галар. Гаилә башлыгы шушы рай­он үзәгендәге спирт заводында эшли башлый. Кафил исә укуын туган як­лардан беркадәр читтә дәвам итә һәм урта мәктәпне хәзер инде Түбән Кама сусаклагычы төзелү нәтиҗәсендә бөтенләе белән су астында калган Гөлшүрмә дигән авылда тәмамлый. Аннары «Алнашский колхозник» га­зетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып урнаша, шунда елдан артык эшли.

1967 елда аның тормышында сөенечле бер вакыйга була. Ул журналистларның Бөек Октябрь революциясенә 50 ел тулуга багышланган республика бәйгесендә «Беренче күпер» дигән очеркы өчен икенче премиягә лаек дип та­была. Тәҗрибәле, инде хезмәтләре өчен мактаулы исемнәр алган хезмәттәшләре, Кафилне тәүге иҗат уңышы белән котлап, аңа журнали­стлык карьерасы юрыйлар. Тик яз­мыш бу юлы да сиз­дерми генә үз эшен эшли. Яз башын­да, инде университетка укырга керү өчен әзерләнә башлар вакытта, комсомолның Ал­наш райкомы плену­мы булачак студентны оештыру бүлеге мөдире итеп сайлый. Нәтиҗәдә, редакциядәге иҗат атмос­ферасын яңа мохит, яңа мәшәкать-борчулар алыштыра. Шунда эшләгәндә ул район прокуроры белән очраша. Алар бик озаклап тор­мыш, киләчәк турында сөйләшеп утыралар.

«Син талантлы, нечкә күңелле егет, – ди прокурор. – Журналист бу­лырга теләвең әйбәт, әлбәттә. Әмма шуны аңла: хәзер илгә юристлар күбрәк кирәк! Син юрфакны тәмам­ласаң, тагын да шәбрәк журналист була аласың. Әнә дөнья классикла­рыннан үрнәк ал!..»

Бу әңгәмә Кафил Әмировны алыштырып куйгандай итә һәм ул, ике дә уйлап тормыйча, Харьков хокук институтына (хәзерге исеме – Ярослав Мудрый исемендәге Укра­ина хокук академиясе) юл тота. Институтны 1972 елда кызыл дип­лом белән тәмамлагач, Кафил Әмиров кире Удмуртиягә түгел, туган Татарстанына кайта. Бер еллап Сар­ман район прокуратурасында эшли.

1973 елдан ул инде Казанда, Та­тарстан прокуратурасында. Яшь тикшерүчегә хуҗалык оешмаларын­да һаман саен арта барган җинаять­ләрне карау эшен тапшы­ралар. Егет үзен принципиаль, тирән белемле һәм сизгер прокурор итеп таныта. Шуңа заманында бөтен Советлар Со­юзында зур яңгыраш алган Үзбәкстан җитәкчеләре катнашын­дагы «Мамык эше»н тикшерү өчен Кафил Әмировны да чакыралар. 6 айлык үтә җитди командировкадан соң Ташкентта аларны СССР Гене­раль прокуратурасының гаярь тик­шерүчесе Тельман Гдлян бригадасы алыштыра.

Татарстан прокурорының инде 30 елдан артыкка сузылган хезмәт биографиясе әнә шулай башлана...

К.Ә. Күрүегезчә, мин Татарстанда тудым, урта мәктәпне Удмуртиядә, институтны Украинада тәмамладым. Шуңа күрә халыкара, милләтара мөнәсәбәтләрне мин ишетеп кенә түгел, үз җилкәмдә татып беләм. Башка милләт кешеләре белән танышканда-аралашканда да аларның гел яхшы якларын гына күрергә тырышам.

Р.В. «Прокурор» сүзе бик күпләр өчен кур­кыныч һәм шөбһәле, күңелләргә шом сала торган мәгънәгә ия. Ә Сез һич кенә дә кур­кыныч кешегә охшамагансыз, гел ел­маеп сөйләшәсез, йөзегездә нур бал­кып тора... Чыннан да, кем соң ул прокурор? Ул нинди эшләр белән шө­гыльләнә, нәрсәләр өчен җавап бирә?

К.Ә. Латинчадан тәрҗемә иткәндә «прокурор» сүзе «кай­гыртучы» дигән мәгънәне аңлата. Про­курор законнарның үтәлешен, кешене нахакка рәнҗетмәүләрен, җинаятьче­нең җаваплылыктан качмавын кайгыртучы кеше. Прокурор кешенең начар якларын гына түгел, яхшы сыйфатла­рын да күрергә тиеш. Мин яшь тикше­рүчеләргә: кешенең гаебен генә түгел, яхшы якларын да күрергә тырышыгыз, дип гел әйтә киләм. Ул үзенә ярдәм кулы сузарга теләүләрен күрсен. Шул вакытта гына гаепләнүченең чын йөзе тулысынча ачыла.

Ләкин прокурорның җинаятьчене тиешле җәза бирүдән коткарырга тиеш түгеллеген дә онытмыйк. Бервакыт ми­нем янга олы яшьтәге апа килде. Аның улы кеше үтереп төрмәгә эләккән икән. «Минем газиз баламны, зинһар, төрмәгә япмагыз», – ди апа. Мин исә: «Сезнең улыгыз үтергән кеше шулай ук кемнеңдер газиз баласы бит. Җинаять­не җәзасыз калдыра алмыйбыз», – дип җавап бирдем.

Р.В. Хокук бозуның, җинаятьнең тамырлары кая барып тоташа? Җинаятьче ничек барлык­ка килә икән? Җинаятьчелекне, зо­лымны киметү өчен, иң беренче чи­ратта, ниләр эшләргә кирәк дип са­ныйсыз?

К.Ә. Хокук фәнендә җинаять кылуның һәм кешел­әрнең җинаятьчегә әверелүенең 200 факторы күрсәтелә. Минем уемча, җинаятьнең тамырлары, иң беренче чи­ратта, гаиләгә барып тоташа. Мин мон­дый фикергә күпьеллык тәҗрибәм аша килдем. Татарда «Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән керми» дигән бик тирән мәгънәле әйтем бар. Тәртип­ле гаиләдән тәртипле бала чыга. Ә инде эчкечелек хөкем сөргән, көн дә ызгыш-талаш купкан гаиләләрдә закон бозу­чылар үсә. Моңа мисаллар җитеп аш­кан.

Гаиләдә хатын-кызларның роле зур. Хөкүмәт тарафыннан аналарга бала тәрбияләр өчен күбрәк мөмкинлекләр тудырылса, җәмгыять өчен бу зур фай­да булыр, җинаятьчелек һәм аңа кар­шы көрәшүгә тотылачак чыгымнар да кимер иде, дип уйлыйм.

Мин Сарманда эшләгәндә бер апа: «Ирләр ул – алтын багана», – дигән иде. Шул сүзләр хәтеремә сеңеп калды. Чынлап та, ир кеше – гаиләдә төп терәк. Балалар, беренче чиратта, әтиләренә охшап үсә. Димәк, ир кеше үз баласы­на яхшы үрнәк күрсәтергә тиеш. Чөнки балалар үсеп җитеп, үзләре дә әти-әни булачак, балалар тәрбияләячәк бит!

Р.В. Соңгы елларда хокук саклау органнарында эшләүче­ләрнең саны да, аларга бюджеттан бирелгән акчаның күләме дә шактый артты. Мин бу очракта күбрәк ми­лиция һәм суд-мәхкәмә хезмәткәрл­әре турында әйтәм. Әмма аңа карап җинаять кылучылар кимемәде, кире­сенчә, арта гына барды. Мәдәнияткә, мәгарифкә, сәнгатькә игътибарны арттырмый торып, җәмгыятьне сәламәтләндерү мөмкин түгеллеген барыбыз да аңлыйбыз кебек, югыйсә... Кызганычка каршы, алар­га карата дәүләти мөнәсәбәт үзгәрми, һаман элеккечә кала бирә.

К.Ә. Мин Сезнең белән тулысынча килешәм. Һәр елны республика бюджетын кабул иткәндә мәдәнияткә дигән акчаны кисәргә ты­рышу омтылышлары бар. Минемчә, бу дөрес түгел. Кешене быел тәрбиялә­мим, киләсе елдан тәрбияли башлыйм, дип әйтеп булмый. Бу – һәр көнне, һәр елны эшләнә торган эш. Яхшы тәрбия алган, зыялы кешеләрнең җинаять юлына басмауларына ышаныч күбрәк. Шуңа да мәдәният-сәнгатькә тотылган чыгымнар җинаятьчелек кимү нәтиҗ­әсендә артыгы белән кире кайтачак.

Р.В. Безнең җәмгы­ятьне әле һич кенә дә чын мәгънәсендәге демократик җәмгыять дип әйтеп булмый. Закон сагында то­ручы зур түрә булсагыз да, Сезгә төрле яктан басым ясарга, күрсәтмәләр бирергә тырышучылар бардыр әле. Прокуратура бинасы кар­шында пикетлар, митинглар оеш­тырылган чаклар да булды... Андый вакытларда Сез нишлисез? Өстән һәм астан ясалган басымга биреш­мичә калу мөмкинме?

К.Ә. Татарның та­гын бер акыллы мәкале хәтергә төште: «Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?» Бар кеше дә кул ку­шырып утырса, эш эшләнми бит. Әйтик, Татарстан канун­нарын Россия законнарына тәңгәлләштерү хәрәкәте башлангач, миңа кырын карау­чылар булгалады. Янәсе, татар кешесе була торып, ничек шулай эшли ала ул? Минем фикеремчә, дәүләттә законнар бер булырга тиеш. Татарстанда да, Рос­сия Федерациясендә дә инде бу хакый­катьне аңладылар, шуңа күрә хәзер эшләве алай авыр түгел.

Төбәкләрнең үзенчәлекләрен истә тотканда, Татарстан законнарының кайберләрен саклап калырга кирәк, дип уйлыйм. Мәсәлән, «Тузган торак турында»гы закон Россия Федерация­сендә юк иде. Хәзер аны һәркайда өйрәнәләр, бөтен Россиягә таратырга җыеналар.

Р.В. Республикадагы иң зур җинаять эшләрен прокурор, гадәттә, үз контроленә ала. Соңгы ел­ларда мондый үтә җитди эшләр күбәеп китте сыман. Аларның ахыры ни белән бетте? Җинаятьчеләр то­тылдымы? Аларга җәза бирелдеме?

К.Ә. Заманнар үзгәрә. Без үзгәрәбез. Җинаять кылу­чылар да үзгәрә. Элек җинаятьчене иске бишмәт, кирза итек кигән, бер атна кырынмаган кеше итеп күзаллаганнар. Хәзер җинаятьчеләр «Мерседес»ларда йөри. Элек җинаять эшләп Марий-Элга качсалар, хәзер чит илләргә үк чыгып китәләр. Элек компьютерлар юк иде, хәзер компьютер белән дә бик күп җинаятьләр эшләнә. Шуңа күрә безнең тикшерүчеләр җинаять­челәрдән акыллырак булыр­га, алардан алда барырга тиеш. Бәхеткәдер, безгә шундый акыллы яшь бел­гечләр килә.

Р.В. Дөресен әйткәндә, дөньяда җитди булмаган җинаять юктыр ул. Бер карашка гади генә тоелган мисал китерәм... Яшерен-батырын түгел, хәзер һәр авылда диярлек тәүлек буена очсызлы бәягә яисә бурычка ялган аракы сатучы «үзешчән сәүдәгәрләр» бар. Моны бөтен авыл халкы күреп тора, җитә­кчеләр дә, милиция хезмәткәрләре дә белә. Әмма берәү дә чара күрми, мәсьәлә хәл ителми. Бу хакта инде матбугатта күпме язылды – әмма файдасы юк. Нәтиҗәдә, шул очсыз­лы ялган аракыны эчеп күпме кеше агулана, гаиләләр таркала, күпме җинаять кылына, кыйммәтле техника ватыла. Моннан республика казнасы күргән зыян турында әйтеп тә тормыйм. Нишләп шулай бу? Нишләп моңа чара күрмиләр? Вак җинаятькә саныйлармы?

К.Ә. Сүзегез дөрес. Күпләр моны хәтта җинаятькә санамый да.

Безнең хезмәткәрләрдән берәү мәзәк итеп бер вакыйга турында сөйләгән иде. Кайсыдыр районга бар­гач, эшләрен бетереп, китәр алдыннан хуҗа кеше безнең хезмәткәрне «сыйламакчы» була. Алдында прокуратура эшчесе утыруына игътибар да итмичә, «Фәлән бабайга йөгертегез тизрәк», – дип улына команда бирә. Билгеле инде, прокурор бу сыйдан баш тарта. Аңлый­сыздыр, әгәр эш кузгата башласаң, әлбәттә, хуҗа абзый, авызына су кап­кандай, берни дәшмәячәк, бабайны сат­маячак. Шуңа күрә мондый җинаятьл­әрнең тамырын казып чыгару бик авыр.

Р.В. Сезнең проку­рор булып эшләү чорыгыз Татарстан белән Мәскәү даирәләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең шактый кис­кенләшкән, җайсыз вакытына туры килде. Менә без инде берничә ел буе­на үзебезнең законнарны Россия за­коннары белән тәңгәлләштереп әвәрә киләбез. Бу – бик тә четерекле мәсьәлә, һәм шушы эшләрнең һәммәсе дә диярлек безгә прокурор кулы, димәк, Сезнең кул белән тәкъдим ителә. Сез бу эштән күңе­легезгә канәгатьлек табасызмы? Әллә кирәк булганга, мәҗбүр булган­га гына эшлисезме?

К.Ә. Соравыгызга җавап рәвешендә, чынлыкта булган та­гын бер вакыйга. Бер өлкән кешенең улын, яшь кенә булса да, зур урынга эшкә куйганнар. Шул егет авылына кайткач, мактана икән: «Әти, менә мине нинди зур эшкә куйдылар!» Әтисе дәшми. Берничә тапкыр шулай кабат­лагач, әти кеше әйткән ди: «Их, улым, әгәр дә ул урын яхшы булса, анда берәр түрә малаен китереп утыртырлар иде».

Миңа да эшне башлаганда авырга туры килде. Ул минем өчен май да, бал да түгел, ул – минем эшем. Законнар­ның бер булырга тиешлеген безгә аңларга вакыт. Ленин кайчандыр: «Законность должна быть одна, а не Казанская или Рязанская», – дип әйткән. Бу – бик акыллы фикер. Республикада да, Федерациядә дә законнар бер булырга тиеш. Шул вакытта гына алар үтәләчәк. Татарстан законнарын Россия законнары белән тәңгәлләштерүне мин профессиональ күзлектән карап эшлә­дем. Хәзер исә, законнарны кабул итк­әнче, иң элек прокуратурада тикшерә­без, өйрәнәбез.

Р.В. Әйе, закон чы­гару өлкәсендә ил күләмендә бер тәртип, бер система булырга тиеш, моңа беркем дә каршы килми. Әмма без Америка Кушма Штатларында һәм Германия җирләрендә тәңгәлләшмәгән законнар булуын да беләбез. Шуңа да карамастан, ул илләр инде ничәмә-ничә еллар таркалмыйча яши һәм, күргәнебезчә, һич кенә дә бездән начаррак яшәми... Димәк, эш за­коннар тәңгәллегендә түгел. Моның, мөгаен, ниндидер башка сәбәбе бардыр... Шул тәңгәлләштерү барышында без­нең «Тузган торакны бе­терү», «Латин язуына күчү», «Нефть һәм газ...» турындагы законнарыбыз һәм тагын дистәләгән кануннарыбыз шик асты­на куелды, кайберләре бөтенләй гамәлдән дә чыгарылды. Ә бу законнар халык фи­керен өйрәнеп, халык мәнфәгатьлә­рен кайгыртып кабул ителгәннәр иде. Сез ничек уйлыйсыз: законнар кабул иткәндә беренче урынга аларның халыкка кирәкле булуы куелырга ти­ешме? Әллә инде безнең законнарның Россия законнарына тәңгәллеге мон­нан да мөһимрәкме?

К.Ә. Бу эшне Сез Татарстанда яшәүче граждан буларак бәялисез. Бәхеткә, безнең республика­да СССР таркалганнан соң тәртип бо­зылмады. Әмма бу һәр җирдә дә алай түгел. Мәсәлән, кайбер өлкәләрдә ба­суларда иген урынына агач-куаклар, чүп үләннәре үсеп утыра, җирләр эшк­әртелми, шул ук вакытта кешеләр эшсезлектән интегә. Ә без, үзебездә тәртип булгач, башка җирдә дә шулай­дыр дип уйлыйбыз. Законнарны тәңгәлләштерү – Россия Федерациясе күләмендә тәртип урнаштыру өчен эшләнгән гамәл.

Юрист буларак, мин Сезнең белән дә килешәм. Россия субъектларының барысында да законнар бер үк булырга тиеш түгел. Законнар төбәкләрнең яшәү шартларына яраклаштырыбрак кабул ителергә тиеш. Ләкин бу эшкә әле Рәсәй даирәләре әзер түгел...

 

Р.В. Сез – гадәти прокурор гына түгел, ә иҗат эше белән шөгыльләнү­че кеше, журналист һәм галим, хал­кыбызның зыялы улы да бит әле. Мәсәлән, Сезнең Казан урамнары ту­рындагы китабыгыз, русча-татарча хокукый атамалар сүзлегегез бик күпләрнең өстәлендә. Әле күптән түгел дөнья күргән фотоальбомыгыз Сезнең бик яхшы фоторәссам булуыгыз турында сөйли...

К.Ә. Мин прокурор, тикшерүче буларак, үз профессиям «казанында» гына кайнасам, күптән инде акылдан язган булыр идем. Һәрвакыт күзәтеп йөрим: прокуратурада эшләүче кешеләрнең төп хезмәттән тыш тагын башка берәр төрле шөгыль белән дә кызыксы­на торганнары төп эшен дә менә дигән итеп башкара, тормышы да яхшы, кәефе дә күтәренке. Чөнки нәрсә беләндер кызыксыну, баш­кача әйткәндә – «хобби», эштә җыелган тискәре эмоцияләрдән арынырга ярдәм итә.

Минем фотография белән ма­выгуым кайчандыр редакциядә эшләвем белән бәйле. Элегрәк фото сәнгате белән бөтенләй та­нышлыгым юк иде. Ә менә хәзер бу шөгыльдән башка тормышым тулы булмас шикелле.

Соңгы елларда техника бик камилләште. Хәзер пленка белән, реактивлар белән караңгыда уты­рырга кирәкми. Фотосурәтләрне күбрәк компьютер ярдәмендә ясыйлар. Вакыт азрак китә, ә мөмкинлекләр, киресенчә, арта. Коман­дировкаларга барганда үзем белән фо­тоаппарат алып йөрим. Минем бер фотоальбомымда – туган ягым табигате. Ул альбомны мин дус-ишләргә, таныш-белешләргә бүләк итәр өчен эшләдем.

Р.В. Сез фикер сөрешегез, үз-үзегезне тотышыгыз, хәтта яшәү рәвешегез белән коеп куйган иҗат кешесе. Ә прокурор хез­мәте һәрчак закон кысаларында бу­луны, уңга-сулга тайпылмауны таләп итә. Әллә мин ялгышаммы? Әллә прокурор хезмәте дә чын-чынлап иҗади эшме?

К.Ә. Мин, прокурор эше – бер, иҗат эше – икен­че, дип аерып әйтә алмыйм. Аларны бергә кушсаң, эш яхшы үтәлә, нәтиҗ­әсе дә әйбәтрәк була. Нинди генә гади эшне алма, әгәр аңа иҗат чаткысы ку­шылса, ул сөенеп һәм илһамланыбрак башкарыла.

Р.В. Кафил Әмиров гаиләдә, ял вакытларында ниндирәк кеше икән? Өйгә кайткач, ял вакыт­ларында, дуслар белән очрашканда һаман прокурор булып каламы ул? Әллә үзгәрәме, бөтенләй башка кешегә әвереләме?

К.Ә. Хезмәт уры­ныңда җаның-тәнең белән бирелеп эшләгәннән соң өйгә кайткач, анда җан җылысы, тынычлык, тәртип булмаса, яшәү мөмкин түгелдер. Безнең өйдәге тәртипне хәләл җефетем Нурия ханым көйли. Минем аның эшләренә кысыл­ганым юк. Өйдә мин – гади кеше.

Р.В. Сезгә татар мәктәбендә уку насыйп булмаган, юридик институтны да Татарстан­нан бик еракта, Харьковта тәмам­лагансыз, эштә дә нигездә рус те­лендә аралашырга туры киләдер. Әмма, ни гаҗәп, без менә бүген Сез­нең белән рәхәтләнеп үзебезнең ту­ган телебездә сөйләшеп утырабыз. Татарчаны кайда һәм ничек өйрәнде­гез? Гаиләдә алынган сабакмы бу?

К.Ә. Безнең гаилә озак еллар руслар арасында яшәсә дә, өйдә әти-әни, без, алты бала, гел та­тарча сөйләшә идек. Шуңа күрә татар телен онытмадык. Туган телебез шун­дый бай, шундый матур бит. Аны әле дә өйрәнеп беттем, дип әйтә алмыйм.

Институтны тәмамлагач, мине Сар­ман районына эшкә җибәрделәр. Анда тикшерүче булып эшли башладым. Бөтен документлар, тикшерү эшләре татар телендә алып барыла иде. Мин татарча яза белмим, сөйләшүем дә бик үк камил түгел. Авыр. Өч-дүрт көн эшләгәч, прокурор янына кердем дә, руслар яши торган башка берәр район­га җибәрүен сорадым. «Ярты ел тикше­рүчесез яшәдек, тагын ярты ел көтәргәме? Сезгә өч көн вакыт бирәм. Район китапханәсенә барыгыз, китап­лар алыгыз, өйрәнегез!» – диде ул миңа.

Беренче гаепләү эше нәтиҗәсен мин русча яздым. Канцелярия мөдире аны җиңел генә татарчага тәрҗемә итә-итә машинкада баса, мин баш чайкап карап торам. «Кайчан шулай җиңел генә та­тарча язарга өйрәнермен икән?» – дип уйлыйм. Ул вакытта татарча кодекслар да, башка бернинди әдәбият та, китап­лар да юк иде. Шуңа күрә тәрҗемә иткәндә ялгышкан чакларым да булгалады. Хәсәнов дигән судья, мине үз улы кебек якын күреп, эш кәгазьләрен татар телендә туты­рырга өйрәтте. Нәкъ менә шул вакытта, ягъни, татарча эш теленә өйрәнгәндә, миндә русча-татарча юридик сүзлек төзү фикере туды. Һәм мин эшкә тотындым, сүзләрне гел язып бардым, татар­ча тәрҗемәләрен, мәгънәләрен ачыкладым. 15 ел узгач, ул сүзлек басылып чыкты. Без Ф.Тарханова белән татар телендә юридик доку­ментлар төзергә өйрәткән китап та чыгардык.

Бервакыт шул китапның йөз нөсхәсен үзем белән алып, Сар­манга командировкага киттем. Дөресрәге, ул чактагы республика прокуроры яңа килеп эшли баш­лаган яшь прокурорның хәл-әхвәлләрен белешергә, ярдәм итәргә дип мине бу районга җибәрде. Килдем, андагы яшь тикшерүчегә теге китапны бүләк итәм, ә аның кызыксынуы бөтенләй юк диярлек. Баксаң, Сарманда да эш кәгазьләрен рус­ча алып баруга күчкәннәр икән. Хәзер республикада документларны татарча алып баручы ике-өч кенә район калды. Ләкин бу эштә тыю юк. Россия закон­нары да эш кәгазьләрен татар телендә алып баруны тыймый бит. Тик, ни кыз­ганыч, шушындый мөмкинлекләр бу­луга карамастан, татарча эш телен яхшы белүче кадрларыбыз кими. Уни­верситет әзерләгән белгечләребез дә (алар арасында татар авылында туып-үсеп, татар мәктәбен тәмамлаганнары да аз түгел) татарча терминологияне белмиләр. Аларны эш барышында өйрәтергә туры килә.


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 518 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.01 сек.)