АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

Милли асылыбызны

Прочитайте:
  1. Вы один из пяти миллиардов
  2. Миллионнардан сайлап.
  3. Просто глотают аккуратную таблетку трех миллиметров в диаметре.

Әле дә бит газиз илем

Кайгыларсыз ил түгел.

Чын җырлар һәм җырчыларда

Таяныч таба күңел.

...Сарыла җанга, сарыла

Аңлатып булмас сагыш.

Өзә бит үзәкләремне

Фидакарь, моңлы тавыш.

Фәридә апа, Сезгә багышланган менә шушы шигырьне укыдым да уйга калдым: Фәридә Кудашева дигән гаҗәеп затның, татар-башкорт сандугачының илаһи көче, талант могҗизасы, күңел сере нәрсәдә икән, дип уйладым. Сезнең җырны, Сезнең моңны ишеткән һәммә кеше дә үз-үзенә шундый сорау бирә торгандыр... Күпме генә эзләп тә җавап таба алмагач, менә бүген бу сорауны үзегезгә бирергә булдым. Каян килә Сезгә шулкадәрле моң? Гомумән, нәрсә соң әле ул моң? Татар-башкорт моңы?

 

Фәридә КУДАШЕВА: Кешенең эчке халәте, дип, уйлыйм мин моңны. Кешенең табигатьтән бирелгән эчке халәте, кайдадыр яшеренеп яткан бер үзенчәлегедер, дип уйлыйм. Моң ул – кайгыру, зарлану, мескенләнү генә түгел, моң ул – шушы җырның сүзләре, шигырьләре, кешенең шул сүзләрдән туган эчке халәте, тышкы табигатьне, шигырьне җырчының үзенчә кабул итүе. Шуңа күрә моңның тирәнлеге һәркемдә төрлечә буладыр, дип уйлыйм.

Р.В. Аннан соң, эчке халәт тик торганда гына барлыкка килми бит, ул кешенең язмышы белән дә бәйледер. Менә ни өчен Илһам Шакиров моңлы, Фәридә Кудашева моңлы дип, үземә үзем сорау бирәм дә, җавап эзләп, аларның язмышларын, тәрҗемәи хәлләрен, башларыннан кичкән вакыйгаларын уйлыйм. Әгәр дә кеше гомере буе башкалар кайгысын уртаклашып яшәсә, шуның өстенә үз кайгысы да күп булса, бик күп авырлыклар, кыенлыклар күрсә, башкаларга караганда моңлырак була. Менә Сезгә инде бәләкәй чакта ук «моңлы бала» дигәннәр, Илһам абыйга да шулай дип әйткәннәр. Сезнең язмышны уйласаң, чыннан да, моңланырлык чакларыгыз күп булган шул.

 

Ф.К. Күп булды, ләкин мин бала чакта ук күккә, болытларга карап хыялланырга ярата идем, күңелем һәрчак каядыр ашкына иде. Үсмер елларда да, кыз булып җиткән заманда да күңел каядыр омтыла, нәрсәдер көтә, нәрсәнедер сагына кебек, ә нәрсә икәнен үзем дә белмим. «Сагынам, дуслар, илкәйне» дигән җыр – минем үземнең көем, халык сүзләре белән җырланган көй. Мин ул вакытта 18-19 яшьләрдә идем, Дүртөйле театрында эшлим, шул елларда туган җыр ул, күңелемнең ашкынуыннан дөньяга килгән җыр. Бу вакытта Җир түгәрәк дисәләр дә, миңа аның каядыр бер чиге бардыр кебек тоела иде, шунда аякны салындырып, җир читеннән ары якны карап утырып буладыр, дип уйлый идем. Шундый романтиграк, хыялыйрак, йомшаграк күңелле бала булганмын инде.

 

Р.В. Фәридә апа, Татарстанда да, Башкортстанда да Сезнең турыда бик күп язалар, халыкта Сезне яратмаган кеше юктыр инде. Бигрәк тә язучылар, шагыйрьләр – Сезнең җан дусларыгыз. Безнең атаклы җырчы-шагыйрәбез Гөлшат Зәйнашева Сезнең хакта болай дип язган иде: «Аның җырлары рухыбызны сафландыра, җаныбызны дәвалый, ул җырларны ничә буын үзенә юлдаш итте...». Чыннан да, безнең буын да, алдагырак буын да Сезнең җырларны тыңлап үсте. Мин үзем Сезне гомерем буе тыңлап үстем, 54-55 елларда булса кирәк, безнең өйдә Сезнең җырлар язылган патефон тәлинкәсе бар иде... Көннәр буе шул тәлинкәдәге «Дранча», «Агыйдел каты ага», «Илкәем», «Кыр казы», «Хатлар язам» һ.б. җырларны тыңлый идек. Ничәнче елларда чыккандыр ул, белмим.

 

Ф.К. Илленче еллар башында...

 

Р.В. Шул вакыттан бирле Сез татарны үз моңыгызда тирбәтеп, үз моңыгызда әсир итеп киләсез. Аннары без бик еш кына: «Татарны нәрсә саклап калды, татарның милли аңын кем уятты, кем аны бүгенге көнгә кадәр исән-имин китереп җиткерде», – дип әйтәбез. Кайберәүләр «сәясәтчеләр» ди, ләкин мин моңа ышанып бетмим. Сәясәтчеләр алар, кемгәдер таянып эшләмәсәләр, беркайчан да халыкны уята алмаслар иде. Безнең Гаяз Исхакыйларыбыз, Габдулла Тукайларыбыз, Хәсән Туфаннарыбыз, Сибгат Хәкимнәребез, Сәйдәшләребез булмаса, шушы бөек затларыбыз халыкның күңел бакчасын һәрдаим карап, сугарып тормаса, сәясәтчеләр парламентта күпме генә сөйләсәләр дә, милләтне уята алмаслар иде. Дөресрәге, халкыбыз күңелендәге милли аң, милли гамь әкренләп сүнгән, юкка чыккан булыр иде.

Татарны татар иткән, аны югалудан, бетүдән саклап калган моңны мин Илһам Шакиров белән Фәридә Кудашева җырлары аша күңелемә иңдердем. Илһам Шакиров милләтне туплау, саклап калу эшен үзенә максат итеп куеп, җыры белән дә, сүзе белән дә халыкны берләштереп, аның милли аңын уятып, ил буйлап сөрән салып йөрде. Ә Сез сәхнәдә сөйләргә яратмыйсыз. Сез бары тик җырладыгыз гына. Һәм җырыгыз белән халкыбызны саклап калдыгыз... Ә менә үзегезнең бу хакта, халык, милләт язмышы хакында утырып уйланганыгыз булдымы? Әллә Сезнең бөтен уйларыгыз, борчуларыгыз шул җырларга салынган идеме?

 

Ф.К. Уйланган чаклар да, борчылган вакытлар да күп булгандыр инде. Әмма мин җырчы кеше үзенең иң олы уй-теләкләрен, иң тирән хисләрен җырына салырга, җыр белән әйтергә тиеш дип саныйм. Сугыштан соңгы илленче-алтмышынчы елларда без радиодан туры эфирда җырлый идек. Шул вакытта кайберәүләрнең җырлавы алдыннан сөйләгәннәрен тыңлап утырасың-утырасың да: «Нигә бу җырга кереп китми икән?» – дип, борчыла башлыйсың. Мин үзем җырлаганда, бөтен дөнья хәлләре онытыла иде, мин шул җырның эченә кереп китә идем, шул чакларда җирдән бераз гына күтәрелгән кебек була идем. Андый вакытта инде сүзләр – артык, сүз сөйләп аңлатуның кирәге калмый.

Р.В. Сез – Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Ике халыкның сөекле җырчысы булган мондый затлар бик сирәк... Заманында башкортча гына җырлатырга тырышучылар булса да, Сез бу ике үтә дә якын кардәш халыкны икегә бүлеп, аерып карамыйсыз бугай. Башкортстанда татар җырчысы булу кыен түгелме?

 

Ф.К. Алар миңа татар җырчысы дип кенә карамыйлар бит, үзебезнең җырчы дип тә карыйлар. Гомумән, теләсә-кайсы халык – җырчы өчен тамашачы инде ул: урыс, татар, башкорт тыңлыймы, аңа барыбер. Бәлки, чит илләргә чыгып йөрергә мөмкинчелек булса, безнең татар-башкорт җырларын анда да тыңлаган булырлар иде. Ләкин бер-беребезне якын итү, рухларыбыз якын булу аркасында без бу ике халыкның җанын-күңелен бөтен тирәнлеге белән аңлыйбыз. Шуңа күрә, районнарда гади халык миңа бервакытта да караңгы чырай күрсәтмәде, алар мине яратып, «үзебезнеке» дип карадылар. Тамашачылар, кеше буларак, миңа барысы да якын булды. Сугыштан соңгы елларда халык бер язмыш белән яшәде, тамашачының җырга, моңга булган хаҗәте зур иде.

 

Р.В. Башкорт һәм татар җырлары бер-берсеннән аерыламы?

 

Ф.К. Аерыла да, аерылмый да...

 

Р.В. Безнең бик күп уртак җырларыбыз да бар бит. Әмирхан Еники юбилеендагы концертта Сез «Мәдинәкәй» җыры турында: «Менә бу җырны элек татар җыры диләр иде, хәзер ул башкортныкы да санала», – дип әйттегез.

Ф.К. Андый көйләр дә бар. Мәсәлән, ике халыкныкы да саналган «Сакмар» бар. «Тәфтиләү» белән «Тәфкилев» тә — охшаш көйләр. «Эскадрон» белән «Шәүрә» — бик охшашлар. «Мәдинәкәй»не бу юлы киңрәк итеп, сузыбрак җырладым, аны элек кыскарак җырлыйлар иде, мин аны иң беренче әнидән ишеттем.

 

Р.В. Сезнең авылдан бик күп атаклы кешеләр чыккан диләр: Мостай Кәрим, Сәйфи Кудаш. Сәйфи ага әле Сезнең туганыгыз, әтиегезнең энесе дә булса кирәк. Менә мин үзем кайчакта Сездәге башкорт белән татарны аерып бетерә алмыйм, Мостай Кәрим башкорт санала, Сәйфи Кудаш татар да, башкорт та йөри. Сезнең авыл күп милләтле авыл идеме әллә соң ул?

 

Ф.К. Безнең авыл халкын «типтәрләр» дип йөртәләр: бармаек, кайтмаек дип сөйлиләр бездә. Ә калганын «ч» хәрефе белән чып-чын татарча сөйләшәләр.

 

Р.В. Ни генә булса да, башкорт та, татар да Сезне үзенеке саный, димәк, бу икеләтә бәхет кенә, бу икеләтә байлык кына.

 

Ф.К. Шулай, билгеле. Халыкка хезмәт итүне мин артист өчен дә бәхет дип уйлыйм. Ә ике халыкка берьюлы хезмәт итү, чыннан да, икеләтә бәхет була торгандыр инде...

 

Р.В. Бөек урыс язучысы А.П.Чехов: «Кешенең һәр нәрсәсе дә – киеме дә, үз-үзен тотышы да, килеш-килбәте дә матур булырга тиеш», – дигән. Бу сүзләр иң беренче чиратта артистларга, җырчыларга кагыла торгандыр, чөнки алар һәрвакыт – күз уңында, халыкның күз алдында бит. Сез һәрчак затлы-зыялы, зәвыклы булдыгыз. Репертуарыгызны зәвык белән төзедегез, сәхнәдән артык сүз сөйләмәдегез, зәвыклы итеп киендегез, кешеләр белән мөгамәләдә һәрчак игътибарлы, мәгънәле булдыгыз. Менә бу затлылык, зыялылык, югары зәвык каян килә Сезгә? Югыйсә, Сез – гап-гади авыл кызы, тәрбияне дә Парижда түгел, ә татар авылында, Келәштә алгансыз бит...

Ф.К. Мин үземне ул хәтле үк матур итеп киенәм дип уйламыйм. Әлбәттә, хатын-кыз үзен пөхтәрәк тотарга, заманча киенергә тырыша. Мин үзем кычкырып торган, артык ачык төсле киемнәр яратмыйм Мин бәләкәйдән басынкырак бала идем, безнең өйдә китаплар күп иде. Әнием өчьеллык авыл мәдрәсәсен бетергән, укый-яза белә иде. Мин алтынчы классны бетергәндә, Галимҗан Ибраһимовның бөтен романнарын укып чыккан идем инде. Шуннан соң, табигый сәләттер инде, матурлыкны ярату миңа һәрчак хас сыйфат булды.

 

Р.В. Радио-телевидение фондларында сакланучы язмаларыгыз турында белешкәнегез бармы? Казанда булсынмы, Уфадамы – күпме икән алар? Сезнең хакта, иҗатыгыз һәм тормышыгыз-язмышыгыз хакында роман яисә повесть язган, фильм төшергән кеше бармы?

 

Ф.К. Соңгы елларда төрле фондларда сакланучы язмаларым белән кызыксына башладым, чөнки кабаттан җырлап булмаслык җырлар бар. Сакланганнары шактый, ләкин байтагы җуелды, концертларда җырлап йөргән бик күп көйләр язылмый калды. Булган, сакланган кадәресен компакт-дискларга яздырып куйдым.

 

Р.В. Күпме алар?

 

Ф.К. Казан радиосында сакланганнары бер сәгатьтән артыграк, кырыклап көй, ә Уфадагылары әле компакт-дискка күчерелмәгән. Менә шуларны үзем карап, тәртипкә китерермен дип йөрим. Минем архивым зур, ләкин аның белән шөгыльләнергә вакытым юк.

 

Р.В. Моңа вакыт табарга кирәк. Бәлки, Сезгә ул кирәк булмаска да мөмкин, чөнки Сез үзегезнең кем икәнлегегезне үзегез беләсез. Әмма Сезнең кем икәнлегегезне, Сез җырлаган җырларны бүгенге һәм киләчәк буыннар да белергә тиеш бит.

 

Ф.К. Болар минем кем икәнлегемне белер өчен генә түгел, ә, бигрәк тә, әлеге көйләр югалмасын өчен кирәк. Минем хәтердә ул көйләр шулкадәр күп, мин татар белән башкорттагы бик сирәк җырны гына белмимдер. Менә соңгы «модный» җырларны белмим, чөнки мин аларны кабул итеп бетермим, ә калган көйләрнең барысын да беләм, алар минем күңелемдә.

 

Р.В. Сезнең репертуарыгыз гаҗәеп бай... Чын булса, Сезне өч мең җыр белә, диләр. Татар-башкорт җырының энциклопедиясе бит бу! Менә кызык өчен кайбер җырларыгызны санап үтим әле: «Урал», «Уел», «Дим буе», «Сакмар», «Сарман», «Ашказар», «Таштугай», «Ирәндек», «Азамат», «Түрәкәй», «Сандугач», «Касыйм түрә», «Илче Гайса», «Колый кантон», «Зөлхиҗҗә», «Камәр», «Хәмдия», «Бибкәй», «Сәлимәкәй», «Салкын чишмә», «Таң, таң ата», «Дранча», «Каз канаты», «Рәйхан», «Кара урман», «Әллүки», «Зәңгәр күз», «Гөлҗамал», «Буранбай» һ.б., һ.б... Бүгенге буын әлеге җырларның күбесен белми, чөнки Сездән соң, бүген, аларны җырлаучы юк.

 

Ф.К. Хәзерге җырчыларны берничә төрлегә бүләр идем мин. Дөресрәге, аларның кайберләре бөтенләй җырчы түгел. Әлеге дә баягы, заман таләбе белән, заманнар үзгәрү белән бизнесменнар күбәйде бит. Сәнгатьтә дә, иҗатта да бар ул малтабарлар. Алар җиңел кәсеп белән эш итә. Сез санаган җырларны җырлар өчен чын җырчы булырга кирәк, аның өчен зур диапазон кирәк, күкрәккә салып, бәгырьдән үткәреп җырлар өчен табигатьтән бирелгән талант булу кирәк. Җырчы үзенең күңелен кәнәгатьләндерер өчен шушы җырның берсен сайлап алырга тиеш, ул җырлардан җан азыгы табарга тиеш. Халык җырын җырламыйча, халык күңеленә кереп, халык күңелендә калып булмыйдыр...

 

Р.В. Әгәр дә ул озын, бормалы-бормалы җырларыбыз онытылса, юкка чыкса, татар халкының җыр мирасы бик нык ярлыланыр иде. Татарстан китап нәшрияты яисә Уфадагы «Китап» нәшрияты Сезнең репертуарга кергән, Сез җырлаган җырларның антологиясен бастырып чыгарырга җыенмыймы? Әгәр дә Сезнең кебек атаклы җырчыларыбызның, мәсәлән, Илһам Шакировның репертуарына кергән җырларны ноталары белән бергә бастырып чыгарсалар, киләчәк буын җырчылар өчен бер ориентир, рухи маяк булыр иде бу, Җыр мирасыбызны барлау һәм саклау эшендә бер конкрет гамәл кылыныр иде... Әлеге мәсьәлә буенча Сезгә берәр тәкъдим белән мөрәҗәгать иткәннәре булмадымы?

 

Ф.К. Тәкъдим иткәннәр иде... Менә безнең дүртьюллык җырлар бар бит әле. Бөтен кеше дә озын җырлар җырлый алмаган, ә болары җырларга җиңелрәк. Шундый җырлар миндә бик күп. Мин, алдамыйча әйтәм, сәгатьләр буе туктамыйча шундый йөзләгән җырны җырлый алам.

 

Р.В.


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 478 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.008 сек.)