АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

Шундадыр шул сандугачлар,

Сезнең тирәдәдер шул;

Сезнең җырны бездән элек

Шулар өйрәнәдер шул...

Бу шигырьне ярым шаяртып, әмма чын күңелдән яратып заманында мәшһүр шагыйребез Хәсән ага Туфан язган булган. Сез Казанга һәрчак килеп торасыз. Элек Сез гастрольләргә килгәндә, бөтен Казан кузгала торган иде. Казанда дусларыгыз да күп: элегрәк өлкән буыннан Б.Урманче, Н.Исәнбәт, Х.Туфан, С.Хәким, Ә.Еники. Г.Бәшировлар белән аралашкан булсагыз, хәзер Сезне Казанда Флора ханым Әхмәтова-Урманче, Гөлшат апа Зәйнашева, Роза Туфитулова, Рафаэль Ильясов һәм башка бик күп сердәшләрегез көтеп тора. Дус булу ул – фикердәш булу, дигән сүз. Ә тагы да яшьрәк буын, әле менә яңа үзен таныта башлаган, сәнгатькә юл ярган җырчылар, язучылар, шагыйрьләр арасында фикердәшләрегез бармы? Кыскасы, Сезнең эстафетаны дәвам итәрдәй яшьләр сәнгатькә киләме бүген?

 

Ф.К. Сәнгатькә, җыр дөньясына әле килүчеләр арасында, дус итеп йөрүчеләр аздыр, бәлки, ә яратып, якын күреп йөрүчеләр берәм-сәрәм булса да бар инде. Хәзерге яшьләргә олы кешеләр белән бик күңелле түгелдер кебек төсле, ә без яшь вакытта олы шәхесләр белән аралашу минем күңелемне баета, күңелемне күтәрә иде.

 

Р.В. Авылга кайтсам, мин күбрәк яшьләр белән түгел, ә җитмеш-сиксән яшьне узган бабайлар, әбиләр белән аралашырга яратам, чөнки алар күпне күргән, аларның күңеле бай, алардан күп нәрсәгә өйрәнеп тә була.

 

Ф.К. Яшьләрнең әле аларның яшьлек дәрте күп, күбрәк яшьлек рухы, хыял белән яшиләр алар. Үткәннәр турында уйларга – әле аларның үткәне юк, ә киләчәккә ашкыну — күп. Ә безгә, олыларга, һәрвакыт үткәннәрне искә алу хас, чөнки нәрсә турында сөйләсәң дә, ул үткән заман белән бәйләнә. Яз көне күңел ашкына, кая басарга да белмибез бит. Яшьләр дә шундый, аларның үз омтылышы, үз тормышы, үз ачышлары. Ләкин үзачыш та ниндидер максатка буйсынган булырга тиеш, үзеңне мәгънәсезгә әрәм-шәрәм итүне теләмәс идем мин.

 

Р.В. Яшьләр дигәннән, минем бер фикерем бар: аларга Фәридә апаларның, Илһам Шакировларның иҗатларын, тормыш юлларын өйрәнергә буладыр бит инде. Югыйсә, күбесе урамнан килеп керә дә, туп-туры сәхнәгә менеп, бернинди әзерлексез җырлый башлый. Бу яктан, яшьләргә Сездән күп кенә сабаклар аласы бар әле, әмма яшьләрнең гамьнәре башкада бугай...

 

Ф.К. Дөрес, әлбәттә. Моның өчен табигатьтән дә гамь бирелергә тиештер. Һәркем үзенчә фикер йөртә, һәркемнең үз холкы була. Шуңа күрә һәр җырчы үз мөмкинлекләрен белеп, башкалардан өйрәнеп, әмма үз тавышы, үз таланты белән җырларга, һәркем үзе бер үзенчәлекле җырчы булырга тиеш.

 

Р.В. Сезнең язмыш – бик тә катлаулы, гыйбрәтле һәм авыр язмыш... Ун яшь тулгач, туган авылыгыздан китеп, районнан районга күченеп йөргәнсез, чөнки авылда калсагыз, «кулак гаиләсенә» барыбер көн күрсәтмәсләрен әтиегез яхшы аңлаган. Унөч яшьтә әнисез калгансыз, аннан әтиегез дә үлгән, яп-яшь килеш үзе теләп сугышка киткән сеңлегез дә һәлак булган.

 

Ф.К. Күптән түгел аның хатларын укыдым, шуннан соң ике көн хисләрдән айный алмый йөрдем. Педучилище бетергәч тә аны мәктәп директоры итеп җибәрделәр. Шуннан юллаган хатларында ул: «Бу сугыш кемнәрне генә директор итми инде», – дип, шаяртып язган. Соңгы хатында (Донецкида үлде ул): «Прощайте, мои дорогие», – дигән.

 

Р.В. Сугыш беткәч, Бәхти ага Гайсин белән бер-берегезне табышып, шактый озак яшәгәнсез (27 ел бергә яшәдегез бугай). Хатын-кызлар үзләрен саклаучы, яклаучы булганда гына көләч йөз белән яши ала бит алар. Аннары – Бәхти агай да дөнья куйган, ике елдан соң бердәнбер кызыгыз да гүр иясе булган... Менә шушы фаҗигаләрне, шушы кайгы-хәсрәтләрне күреп тә ничек сыгылып төшмәдегез, ничек үз-үзегезне саклап кала алдыгыз. Саклап калу гына түгел, ә халыкның сөеклесе, күз өстендәге каш кебек кешесе булдыгыз?

 

Ф.К. Бәхти үлгәч, мин ел ярым җырлый алмадым. Казанга, «Йолдызлар сәламе» дигән концертка, бик үтенеп чакыргач, килергә булдым. Шунда иңемдәге бер як кулым юк кебек иде. Чөнки сәхнәдә ул юк, сәхнәдә Бәхти җитми.

 

Р.В. Мин Сезнең Бәхти ага Гайсин белән Казанда бергәләп концертлар куйганыгызны хәтерлим. Бәхти ага баянын тотып сәхнәгә чыккач, авыз тутырып елмаеп җибәргәч, дөньялар яктырып киткәндәй була иде. Шулай концерт вакытында берәү аңа: «Сез Фәридә Кудашева белән бергә торасызмы?» – дип сорау бирде. Ул бар тешләрен балкытып елмайды да: «Юк, бергә тормыйбыз, мин аннан ике сәгатькә алданрак торам», – диде. Әй, бөтен зал рәхәтләнеп көлгән иде шул чакны...

Сезнең җырларыгыз искиткеч күп, аларның барысын да искә төшереп бетереп булмый торгандыр инде. Менә, Фәридә апа, Сез моңланган, ялгыз калган чакта күңелегездәге өч мең җыр арасыннан кайсысын ешрак көйләп йөрергә яратасыз?

 

Ф.К. Кайсысы якынрак дигәннән, көйләр барысы да якын, ләкин арадан шуның ничектер йөрәк теләп җырлаганы килеп чыга. Алар гел үзгәреп торалар. Күңел халәте белән бәйләнгәндер инде ул. Бервакыт йөрәк бер көйне яратып көйли, аннан соң икенче көй килеп чыга.

 

Р.В. Бәләкәй чакта җырлаганда Сезне кайберәүләр кызгана торган булганнар, «бигрәк моңлы бала инде, бәхете булмас», дигәннәр. Фәридә апа, Сез бәхетле кешеме? Сезнең язмыш бәхетле язмыш булдымы?

 

Ф.К. Ул сорауга җавап бирү бик авыр, әлбәттә. Бер караганда, миңа Ходай бер дә бәхет бирмәгән бит инде, гел кайгы-сагыштан, моңнан гына торам кебек. Ә менә иҗатым белән, җырларым белән, әлбәттә, мин бәхетле булдым.

 

1999 ел

 

МИН ЛЕНИН ДА, ӘЛМӘНДӘР ДӘ БУЛДЫМ…

СССРның, Россиянең һәм Татарстанның

халык артисты Шәүкәт Биктимеров

Разил ВӘЛИЕВ: Акты еллар: язны, җәйне уздык,

Инде көзләр җиткән.

Артка карап, олавымны барлыйм, –

Уңыш мулдан микән?

Мин Ленин да, Әлмәндәр дә булдым,

Булдым һәрчак үзем…

Әлмәндәрле халык мәңге яшәр, –

Бирсен Ходай түзем.

Егылмадык, югалмадык илдә –

Без һәрвакыт кирәк!

Халык безгә терәк булган кебек,

Без – халыкка терәк.

Чәчләргә дә көл төсләре кунган, –

Яндык бугай артык…


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 573 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.006 сек.)