АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология
|
Р.В. Нинди язмыш юрыйсыз халкыбызга?
Ф.М. Әлбәттә, татар халкы турында яхшы фикерлим. Беренчедән, сан буенча. Сан алулар буенча без Рәсәйдә икенче халык. Икенчедән, тарихыбыз. 985 елда ук Болгар иле Киев Русе белән шартнамә төзегән. Өченчедән, татар мәктәпләренең, балалар бакчаларының эш нәтиҗәсе бар. Һәм аларда 10 ел укып чыккан балалар бөтенләй бүтәнчә: горур, тәртипле, белемле, чит телне дә беләләр, чит илләрдә укып, кире кайталар һәм монда эшкә урнашалар.
Р.В. Мин дә, Сез дә киләчәктә шәһәрләребез чын милли шәһәрләребезгә әйләнер дип ышанабыз. Чөнки безгә башка юл юк. Милләтебез яшәсен дисәк, шушы юл белән барырга кирәк.
2004 ел
КИТАП – МОГҖИЗА УЛ
«Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият
комплексының генераль директоры
Ислам Әхмәтҗанов
Разил ВӘЛИЕВ: Менә инде утыз елдан артык мин Ислам Галиәхмәт улы Әхмәтҗанов белән аралашып, ул кылган гамәлләрдән хәбәрдар булып яшим. Шунысы куанычлы, кайда гына эшләсә дә, нинди эшкә генә алынса да, ни гаҗәп, ул һәрчак һәммәбезнең игътибар үзәгендә булды. Баштарак «Социалистик Татарстан» газетасында басылган үткен фикерле язмалары белән шатландырса, «Татарстан яшьләре»нең баш мөхәррире булгач, әлеге газета республикадагы иң зур тиражлы, иң популяр басмаларның берсенә әверелде. Татарстанның матбугат министры вазыйфаларына да ул чын иҗат кешеләречә рухланып тотынды, нәкъ ул эшләгән елларда республиканың вакытлы матбугаты сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да зур үзгәрешләр кичерде.
Моннан биш-алты еллар чамасы элек ул, безнең өчен һич көтмәгәндә, Татарстанның газета-журналлар нәшрияты җитәкчесе итеп билгеләнгәч, кайберәүләр моңа шикләнебрәк тә карадылар кебек. Ни әйтсәң дә, бу бит иҗат эше түгел, ә коры сәнәгать, производство өлкәсе, монда образлы фикерләү һәм зирәк акыл гына җитми, монда икътисад законнарын яхшы белергә, саннар белән эш итәргә, йөзләгән, меңләгән кешеләр белән аралашырга, җитәкчелек кылырга кирәк… Әмма Ислам әфәнде бу юлы да сынатмады. Барыбызны да шаккаттырып, берничә ел эчендә Татарстанның газета-журналлар нәшриятын бөтен Россиядәге күренекле басмаханәләр рәтенә чыгарды. Һәм 2001 нче елда ул җитәкчеләр өчен иң абруйлы исемгә – «Ел директоры» исеменә лаек булды…
Ислам әфәнде Әхмәтҗанов хакында мин бик озак сөйли алыр идем. Әмма бу әңгәмә алдыннан ул: «Зинһар өчен, артык мактап, мине кызарта күрмә»,– дип кисәтеп куйды. Шуңа күрә бүген сүз күбрәк аның үзе турында түгел, ә без яшәгән заман һәм бигрәк тә безне кызыксындырган рухи мохит: мәдәният, матбугат, китап дөньясы турында барыр.
Ислам туган, Сезнең тормыш юлыгызны мин кыскача гына шәрехләп чыктым инде. Ә Сез үзегез тормыш мизгелләрегезнең кайсы еллары, кайсы өлеше иң кызыклысы, иң мәгънәлесе булды дип саныйсыз?
Ислам ӘХМӘТҖАНОВ: Гомер дисбесенә теркәлгән елларның һәркайсы газиз, һәркайсы үз, аларның берсен дә хисаптан чыгарып ташлап булмый. Әйтик, чишмә башы «Социалистик Татарстан»га барып тоташа. Бу газета җаны бәргәләнгән вакытта дистә меңнәрнең серен сыйдырырдай, җанын тынычландырырдай бер оешма иде. Шушы газетаның иҗат тубылыннан чәчелгән орлыклар иманга тугрылыклы булырга, гүзәллеккә омтылдырды дисәм, мин хакыйкатькә хилафлык китермәм. Кайберәүләр кебек совет власте елларын да сүгәргә тырышмыйм. Киресенчә, ул елларда җәмгыять тәгәрмәчен кызурак әйләндерү өчен мин нәрсә эшләдем соң әле дигән сораулар биреп куям. Чөнки сүгеп кенә дан казанып булмыйдыр. Аннан соң «Социалистик Татарстан» хакында сүз чыккач, без бүгенге хәлебез белән Шәмси Хәбибуллович Хамматовка бурычлыбыз дип әйтәсем килә. Чөнки татар журналистикасының байтак әһелләре – Флорид Әгъзәмов, Илдар Низамов, Марат Әмирханов, Илсөяр Хәйруллина, Габделхак Шәмсетдинов, Габделбәр Ризванов һ.б. иң беренче чиратта шушы асыл зат белән бәйле дияр идем. Ул яшьләрне табып алып, алардагы очкынны күрә белеп, аларга киңрәк мәйдан бирергә тырыша торган зат иде. Әгәр ул чакта бүгенге мөмкинлекләр булса, ул ниләр генә эшләмәс иде татар журналистикасын үстерер өчен.
Бүгенге көн белән дә мин мактана алам. Анысы инде икътисад, предприятие белән бәйле. Чөнки шушы 700 дән артык кешене эш белән тәэмин итәсе, ашатасы, хәлләренә керәсе бар. Монысы инде башкачарак дөнья, базар белән бәйле, конкретрак дөнья дияр идем. Шуңа күрә, елларның һәркайсы кадерле, аларның һәркайсына кагылышлы матур сәхифәләр бар. Кирәк чагында аларны хәтердә яңартасың, уйланасың. Тормыш өф-өф итеп кенә тормый, абынган чаклар да булгандыр, ләкин алары минеке, аларын да хисаптан чыгарып ташларга җыенмыйм.
Р.В. Татар халкы гомер-гомергә китаплы, мәгърифәтле халык булган. Сезнең исә бөтен гомерегез матбугат, басма сүз, китап белән бәйләнгән. Бу язмышны Сез башта ук аңлап, белеп сайладыгызмы, әллә ул үзеннән үзе шулай килеп чыктымы?
И.Ә. Разил туган, беребезнең дә барыр юлларында күрсәткечләр юк. Без тагын 5-10 елдан кая барып чыгарбыз, анысын да тәгаен генә әйтүе кыендыр. Китап кешелек дөньясының иң зур могҗизаларыннан берсе дисәм, мин ялгышмамдыр. Чөнки цивилизацияләр бетә, шәһәрләр югала, ә китап кала. Китапның урыны мәңгелек. Китап булган, китап бар, китап калачак. Китапка мәхәббәт элек тә бар иде, мин аны хәзер дә тоеп, сизеп яшим. Предприятиедә 700 кеше эшли, көн саен 1 миллион сумлык товар чыгарабыз, 35–40 мең китап бастырабыз. Һәм шушы цехлардан узганда минем бер тапкыр да идәндә тапталып яткан китап битен күргәнем юк. Әгәр дә ул ауный икән, аны күтәреп урынына куялар. Бу халкыбызның китапка булган олы ихтирамы хакында сөйли. Борын-борыннан китапның урыны иң түрдә иде. Китап сүзе иң олы сүз, иң хак сүз рәвешендә кабул ителә иде.
Р.В. Ислам әфәнде, сездә дә, бездә дә шулай булгандыр: бары ике әйберне – китап белән ипине генә ап-ак сөлге белән каплап куялар иде. Татар йортында ипи белән китапка бертигез кадер.
И.Ә. Сезнең белән тулысынча килешәм. Китапның урыны иң түрдә булыр иде. Бәлки аларның саны йөзләгән булмагандыр, бары 2-3-4 кенә булгандыр, һәм алар гаиләнең иң зур байлыгы саналгандыр дип фараз кылам мин.
Гомер журналистика, китап дөньясы белән бәйләнгән икән, мин моңа бик шат. Китап аша халкыма нинди дә булса рухи хәзинә бирә алуыма мин сөенәм генә.
Р.В. Бүгенге көндә татар телендә йөзләгән газета-журналлар чыгып килә. Монысы куанычлы хәл. Әмма ел саен аларның укучылары, димәк, тиражлары кими, даирәсе тарая. Моның сәбәбе нәрсәдә? Татар журналистларына фикер хөрлеге җитмиме, әллә алар һаман күңелләрне богаулап торган йөзьеллык зынҗырлардан арынып, котылып бетә алмыйлармы? Югыйсә, сүз иреге дә бирелде кебек бит инде аларга… Әллә халкыбызның зәвыгы, рухи таләпләре үзгәрдеме? Безнең матбугат аны канәгатьләндермиме?
И.Ә. Дөрес, бүгенге көндә кайбер басмаларның тиражы нык кимеде. Бәлки аларның тез астына базар мөнәсәбәтләре китереп суккандыр. Бу очракта бер мәзәкне дә искә төшереп китмичә булмастыр. Брежнев елларында райком бинасында җылылык бирә торган батарея сафтан чыккан. Сантехник чакырганнар. Теге абзый килгән дә карый икән. Шуннан беренче секретарь каршына баскан да: «Бөтен системаны үзгәртмичә булмый», – дигән. Монда да бәлки системаны үзгәртергә кирәктер. Әгәр дә элеккеге газеталарыбызны саный китсәк, кулдагы бармакларның берничәсе бөгелмичә кала иде. Әле күптән түгел генә яртыеллыкта кайсы газета-журналга күпме язылганнарын тикшереп утырдым. Бер нәрсәгә сөендем һәм уйланырга мәҗбүр булдым. Берничә ел элек кенә чыга башлаган «Акчарлак», «Юлдаш», «Ирек мәйданы» кебек газеталар шактый тираж җыйганнар. Электән килгән «Татарстан яшьләре», «Ватаным Татарстан» кебек газеталарның тиражы башкаларга таралган кебек тоелды. Тагын берничә сәбәп бар. Минем уемча, безнең татар журналистикасына вакыйгаларны әйдәп бару түгел, вакыйгаларның итәгенә ябышып бару хас. Вакыйга узганнан соң гына газета мәйданына килеп керә. Аннан соң аналитика җитми. Икътисадны белеп, эчендә кайнап язу юк. Икътисад бик сирәкләрне генә кызыксындыра диләр. Ләкин син ничек язасың бит. Журналистларны әзерләү мәсьәләсендә дә минем үз фикерем бар. Факультет булсын, 5 әр ел укысыннар, ләкин нигә башка институтларны бетерүчеләрне, мәсәлән, финанс-икътисад белгечләрен берничә айлык курсларда укытып чыгармаска ди. Көнбатышта шундый система эшләп килә.
Шушыларның бөтенесен бергә кушсак, тираж мәсьәләсен аңларга ярдәм итәдер.
Р.В. «Сүз иреге» дигәннән, аны һәркем үзенчә аңлый. Ә Сезнеңчә нәрсә ул «сүз иреге»?
И.Ә. Купшы сүзләремне кичерерсез дип уйлыйм. Сүз иреге – соңгы еллардагы демократик казанышларыбызның иң зурларыннан берсе дияр идем. Йодрык белән өстәл сугуны, партбилетыңны тартып алам дип янауларны хәтерлибез әле. Әлбәттә, кайдадыр хәзер дә бардыр алар. Сүз иреге җәмгыятебездә бөтен камиллеге белән тамыр җибәрде дип әйтергә иртәрәктер. Ләкин, элеккеге вакыт белән чагыштырганда, әлбәттә, сүз иреге бар инде.
Сүз иреге дигәч, тагын бер нәрсә искә төшә. Б.Полевойның «Нюрнбергский процесс» дигән китабы бар. Заманында шактый гына резонанс тудырган китап инде ул. Шунда совет һәм америка журналисты очраша. Америка журналисты әйтә куя: «Бездә сүз иреге бар, ә сездә белмим, шикләнәм», – ди. – «Мин Вашингтонда Ак йорт каршына килеп «Трумэн – җүләр» дип әйтә алам», – ди. Трумэн – шул чактагы Америка президенты. Моңа каршы совет журналисты: «Шаккаттырдың. Ә мин Кызыл мәйданга чыгып, «Трумэн – җүләр» дип әйтә алмыйммы?» – ди.
Шуны әйтәсем килә, ул вакытларда: «Сталин – җүләр» – дип әйтсәң, синең язмышың нинди булачагын уйлау куркыныч иде. Ләкин ул вакытлар инде хәтердә генә калсын иде. Шулай да, сүз ирегеннән белеп файдаланырга кирәк. Чөнки сүз ифрат дәрәҗәдә көчле корал. Мылтыклы кешедән түгел, каләмле кешедән курык, дигәннәр. Борынгылар: «Сүзне агуга да, даруга да манчып язарга була», – дип тә әйткәннәр бит. Син җәмгыятеңә күбрәк даруны җиткерәсеңме, әллә агунымы? Журналистларыбыз бу хакта да уйланырга тиеш дип саныйм.
Р.В. Озакламый беренче басма татар китабы дөньяга килгәнгә өч йөз ел тула. Өч гасыр эчендә туган телебездә нинди генә басмалар дөнья күрмәгән дә, алар нинди генә язмышларга дучар булмаган?! Әмма, ни кызганыч, шушы гаҗәеп зур рухи байлыгыбызны бер җиргә туплап халыкка күрсәтү өчен шушы көнгә кадәр Галиҗәнап Китап музее төзи алганыбыз юк әле. Дөрес, Милли китапханәбездә, университет китапханәсендә бу басмаларның күпчелек өлеше җыйналган, ләкин китапханә музей түгел, аның бурычлары башка. Гомерегезне матбугатка, китапка багышлаган кеше буларак, киләчәктә китап музее төзү, оештыру фикерен кузгатырга исәбегез юкмы? Һич югында, үзегезнең нәшрият каршында үз мөмкинлекләрегездән чыгып та бу эшне башлап җибәреп булыр иде…
И.Ә. Бу сорауны һич кенә дә көтмәгән идем. Әмма бик кызыклы сорау булды бу. Чынлап та, безнең халык борын-борыннан китаплы халык, китапны хөрмәт иткән халык. Безнең халыкның китап музее булырга тиеш дип саныйм мин. Бәхеткә каршы, без зур вакыйганың шаһитләре булып барабыз. Кремль җирлегендә Милли китапханәнең филиалы рәвешендә иң борынгы, иң кадерле, иң кыйммәтле китапларны туплаган китапханә төзелә. Бу хәбәр барыбызны да шатландыргандыр дип уйлыйм. Чөнки китабын барлаган халык кына хөрмәткә лаек. Кайчандыр, төрле сәбәпләр белән китапларыбызны утта яндырганбыз, суга агызганбыз, җиргә күмгәнбез икән, хәзер инде киресенчә, төрле кыйтгаларга чәчелгән китапларыбызны туплар вакыт җитте. Хәтерлим әле, М.Шәймиевнең инаугурациясе вакытында Адыгея президенты безнең президентыбызга унтугызынчы гасырда Казанда басылган Коръәнне олылап тапшырган иде. Шундый китаплар да анда тупланырга тиештер дип фараз кылам мин. Бу, кергәндә үк ашкынып, керсез күңел белән керә торган китап сарае булырга тиеш.
Р.В. Китапны никадәр генә мактасак та, күккә чөйсәк тә, бүген аның белән ярышырлык яңа мәгълүмат чаралары, яңа технологияләр дөньяга килә. Компьютер җиһазлары, Интернет системасы инде бик күп яшьләребезне китаптан читләштерде. Киләчәктә Китап белән Компьютер көндәшлеге, аларның үзара ярышы ничегрәк тәмамланыр дип уйлыйсыз?
И.Ә. 1930 нчы елларда кино һәм 1950 елларда телевидение барлыкка килгәннән соң да нәкъ шушындый сораулар туган булгандыр. Хәзер янәдән көн тәртибенә шундый сорау килеп басты: компьютермы, китапмы? Минемчә, галиҗанәп китап беркайчан да үз урынын бирмәячәк. Чөнки мин китапны кулыма тотуга хисләнәм, китап геройлары белән кайгырам, сөенәм, үземә охшаган урыннарны яңадан кайта-кайта укый алам. Минем өчен пунктуация дә ниндидер мәгънә бирә, мин моны күзем белән күреп ләззәтләнәм. Ләкин Интернетны ачып, кирәкле сайтыма кереп, ул ләззәтне ала алмамын дип уйлыйм. Чөнки анда ниндидер бер салкынлык сизәм кебек. Бу минем шәхси фикерем, мин аны кемгәдер тагарга тырышмыйм. Ә китап ул – могҗиза. Китап сине исертергә дә, айнытырга да мөмкин. Китаптан алган могҗиза дистә еллар дәвамында бетмәскә тиеш.
Р.В. Сез, инде әйткәнемчә, Татарстандагы һәм Идел буе төбәкләрендәге иң зур нәшрият комплексының җитәкчесе. Йөзләгән газета-журналлар бастырасыз, меңләгән китаплар чыгарасыз… Ә үзегезнең аларны укырга вакытыгыз каламы? Укысагыз, күбрәк нинди әсәрләрне, кайсы язучыларны укыйсыз?
И.Ә. Яшерен-батырын түгел, бик күп вакытны газеталар ала. Россиядән киткән атаклы эмигрантлар турында, безнең илдәге милләтара низаглар хакында китаплар укыйм. Мәскәүдән Солженицынның яһүдләр проблемасына багышланган ике томлыгын алып кайткан идем, шуны карап чыктым. Татар китапларын карап барырга тырышам.
2004 ел
ГАЛИМНӘР, ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕ
Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 628 | Нарушение авторских прав
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |
|