АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

СИНДЕР ТАТАР КЕШЕСЕ... 1 страница

Прочитайте:
  1. Bones; skeletal system 1 страница
  2. Bones; skeletal system 10 страница
  3. Bones; skeletal system 11 страница
  4. Bones; skeletal system 12 страница
  5. Bones; skeletal system 13 страница
  6. Bones; skeletal system 14 страница
  7. Bones; skeletal system 15 страница
  8. Bones; skeletal system 16 страница
  9. Bones; skeletal system 17 страница
  10. Bones; skeletal system 18 страница

Тарих фәннәре докторы, академик,

галим һәм язучы Миркасыйм Госманов

Разил ВӘЛИЕВ: Миркасыйм ага, әле күптән түгел генә Казанга Кытай татарлары килеп китте. Алар Дәүләт Советында да, хөкүмәттә дә булды­лар, Президентыбыз белән дә очраш­тылар. Моны ни өчен әйтәм, чөнки ул очрашуларның һәммәсендә дә Сезнең исем телгә алынды. Тагын кызыгы шун­да, ул делегация составында килгән Илъяр Габитов агабыз кайчандыр Сез­нең белән Кытайдагы татар мәктәбен­дә бер сыйныфта укыган булып чыкты. Моңа кадәр Кытай татарлары Казан­да сирәк була иде. Шулар хакында бе­раз сөйләсәгез иде.

Миркасыйм ГОСМАНОВ: Илъяр Габи­тов белән хәтта бер партада да утырган идек. Беренче сыйныфта. 2000 елның ок­тябрь аенда, 45 елдан соң, Голҗага бар­ганда, аның белән үзебез укыган элекке татар мәктәбе бинасында булып, беренче сыйныфта утырган бүлмәне карап уйга батып торган идек...

Кытайдагы татарлар турында сөйләгән­дә шуңа да игътибар итәргә кирәк – чыгышлары буенча аларның асыл ва­таннары Татарстан, дөресрәге Идел-Урал арасында булса да, Кытайга күченгәнче озаграк яшәгән җирләре, нигездә, Казакъстан һәм Урта Азия яклары. Анда Кытайга күченмәгән туганнары да калган. Шуңа күрә алар ерактагы Татарстанга сирәгрәк киләләр, ә Алматыга, Ташкәнткә ешрак йөриләр.

Казакъстан, Урта Азия якларыннан Кытайга аларның күпчелеге XX гасыр башында күченгән. Бигрәк тә совет хакими­ятенең беренче елларында хөкем сөргән кытлык, ачлык, көчләп колхозлаштыру, репрессияләр барган чорларда. Ә, гому­мән, татарларның Кытай җирләрендә азлап-азлап күренә һәм яши башлаулары XIX гасырның 30-40 нчы елларына туры килә. Шул гасырның 70-80 нче елларындагы вакыйгалардан соң, махсус килешү буен­ча Көнбатыш Кытай калалары Россия сәүдәгәрләре өчен «ачык шәһәрләр» дип игъ­лан ителгәч, татарлар ул тарафларга күпләп күченә башлый, һәрхәлдә, XX йөз ба­шында Чүгүчәк һәм Голҗа шәһәрләрендә шактый күп санлы татар җәмгыятьләре оеша. 1900 елда, мәсәлән, Голҗада татар мәхәлләсендә мәчет салалар, мәктәп ачып жибәрәләр. Күрәсез, андагы татарларның тарихлары шактый катлаулы. Шул ук вакытта рухи яктан алар үзләрен та­рихи ватандагы татарлардан аерып куй­мады, бәлки, үзләрен Идел-Урал татарларының бер өлеше дип исәпләде. Шуңа күрә киләчәктә дә безнең якларга килүчеләр булыр әле.

Р.В. Бу юлы килүчеләр гадәти сәя­хәт итүчеләр генә түгел шикелле, аларның ниятләре, максатлары, хыял­лары дип әйтимме, нәрсәдә икән?

М.Г. Бу мәсьәлә хакында мин Илъяр белән шактый тәфсилле сөйләштем. Голҗа тирәсендәге кайбер авылларда берлә­шеп яшәүче татарлар, балалары соң­рак кытайлашып бетмәсен өчен, бәлки, тарихи ватанга кайтырга кирәктер, шул хакта белешеп булмасмы дип, Илъярга мөрәҗәгать иткәннәр икән. Илъяр менә шушы эшне башкару нияте белән килгән. Шул ук вакытта аның үз ата-бабалары яшәгән Казанны күрү теләге дә табигый.

Р.В. Бу дөнья кызык та инде... Бе­рәүләр бәхет эзләп чит илләргә китә. Татарлар, мәсәлән, Япониягә, Кореяга, Америкага, Төркиягә, Канадага, хәтта Австралиягә кадәр барып чыккан....Ә икенче берәүләре шул ук бәхетне эз­ләп, әби-бабалары җиренә, мәсәлән, Татарстанга, кире кайтырга тырыша. Кайда икән соң ул бәхет дигән нәрсә, читтәме, мондамы? Әллә соң Кытай­да татарларга көн беттеме, әллә анда тормышлар авырайдымы?

М.Г. Бу сорау – үзенә күрә зарури, ягъни, котылгысыз, шул ук вакытта, гому­мән, бик гади һәм бер үк вакытта катлау­лы да сорау. Ни өчен китә? Мин, кыскача гына итеп, бәхетсезлектән, кысылудан китә дип әйтер идем.

Р.В. Бәхет эзләп кенә түгел, бәхет­сезлектән китә?..

М.Г. Әйе, яхшыдан яхшырагын эзләп түгел, ә яманнан – бәхетсезлектән юнь­лерәк тормыш эзләп, берәр нормальрәк тормыш булмасмы дип. Бездә бер кызык­лы күренеш бар. Читкә киткән татарлар­ны хәзергә кадәр гел иза чигеп йөрүче­ләр кебек күз алдына китерәбез. Моның иң характерлы мисалы Гәрәй Рәхимнең «Татар кешесе» дигән җырга салынган шигырендә чагыла. Анда Себергә себе­релгән, Оренбурда орылган, Кытайда кы­рылган һәм башка шуның ише чит җир­ләрдә һаман газап чигеп, типкедә йөргән татар кешесе сурәтләнә. Бер яктан, гому­мән, мораль-әхлак ягыннан дөрес кебек бу. Әгәр мәсьәләгә бүгенге көн күзлеген­нән, ягъни, Татарстанда тормышның баш­ка төбәкләргә нисбәтән чак кына яхшы­рак булуыннан, аннары мөстәкыйльлек юлына басып, бераз иркенрәк сулый баш­лау чоры югарылыгыннан караганда, чын­нан да шулайрак шикелле. Лә­кин бүгенге көн нәтиҗәләрен дөрес бәя­ләр өчен узган чордагы сәбәпләрне дә белергә кирәк бит. Үз илеңнән, туып-үскән җирләрдән китү ул нормаль тормыштан, бәхеттән килми – бәхетсезлектән килә. Бәхетсезлек исә матди һәм рухи тормыш­ның җимерелүеннән гыйбарәт. Берничә мисалга мөрәҗәгать итик. Фәндә билгеле мисаллар болар. Киң җәмәгатьчелеккә бик үк мәгълүм булмавын исәпкә алып, аларга тәфсиллерәк тукталыйм.

XVI гасыр урталарында, Казан яулап алынгач, бу якларда рус феодалларының җир үзләштерүләре башлана. Бер Тау ягында гына электән яшәп килгән 900 җирбиләүчеләрдән, ягъни, феодаль гаилә­ләрдән, шул ук гасырның 60-70 нче ел­ларында 700 е (җиде йөзе!) инде рус фе­одаллары була. Алар нәрсә исәбенә күбәй­гән, нинди юл белән баеган? Җир бит ул резина түгел, сузылмый. Рус феодалла­рының ул чорларда Тау ягында гына түгел, башка төбәкләрдә дә чирәм җирләрен үзләштереп йөрүләрен белмибез – мәгълүм түгел андый фактлар. Ягъни, ко­лонизатор феодалларның җир биләмәлә­ре мондагы халыклардан татарын да, чу­вашын да, удмурты белән мариен да, баш­кортын да җирсез калдыру исәбенә бар­лыкка килгән, үскән. Мондый процесс XVII, XVIII йөзләрдә дә туктаусыз дәвам иткән. XVIII гасыр ахырында, мәсәлән, бөтен Урта Идел буенда эре татар феодалларының – җир биләүчеләренең саны юк дәрәҗә­сендә булуы, дүрт-биш фамилиянең дә табылмавы, аның каравы күп санлы рус феодалларының гына хөкем сөрүе – шуның нәтиҗәсе. Әмма халык барыбер үскән, үрчегән. Бер хатын гадәттә уртача унга якын корсак күтәргән, шуннан кимен­дә дүрт-биш бала үскән. Дәүләт милке булган җирне «имана» итеп, җан башына кискәләп биргәннәр, бары ирләргә генә. Хатын-кызларга исә бөтенләй тәтемәгән. Менә шуларның барысы җир кытлыгын тудырган. Димәк, ачлык, хәерчелек кил­гән дигән сүз. Чиге, ахыры күренмәгән бәла! Менә шушы кысырыклану, талану, ягъни, үз җирләреннән сөрелү нәтиҗәсен­дә Уралга, Себергә китеп, Казакъстан бе­лән Урта Азиягә сибелгән безнең татар­лар. Юл уңаенда әйтим, минем үз бабала­рым да Олы Мәңгәрдәге җир кытлыгын­нан элек Яңа Тазлар авылына (хәзер – Байкал) күчәләр, анда да мантый алма­гач, казакъ якларына китәләр...

Урта Идел буенда хөкем сөргән мон­дый процесс XX гасырның 30 нчы елла­рына кадәр дәвам иткән. Дөресен әйтик, Татарстаннан татарларның күпләп китүлә­ре нәкъ совет чорына, аның да баштагы утыз-кырык елына туры килә. 20 нче ел­лар башындагы махсус оештырылган ач­лыктан алып, колхозлаштыру чорындагы крестьяннарны талау, туздыру, аннары ачлыктан интегүчеләрне вербовка юлы белән төньяк өлкәләргә, Ерак Көнчыгыш­ка күчерү һәм башкалар.

Без, гадәттә, күпләп күченүгә, туган җирләрдән качуга сәбәп итеп христианлыкның көчләп тагылуына, ягъни, чукын­дыру чоры нәтиҗәләренә ишарә белән чикләнәбез. Әйе, бу күренеш тә әлеге процесска тиешле өлеш керткән. Мәсәлән, 1742 елда бер Казан өязендә генә дә 536 мәчеттән 418 ен, ягъни 87 процентын, җимереп, туздырып ташлаганнар. Башка төбәкләрдә – Себердә дә, Уралда да шулай булган. Шул рәвешчә, социаль изүгә рухи җәберләү дә кушылгач, боларга соң­рак «сыйнфый көрәш» тә өстәлгәч, татар­ның таркатылуы коточкыч төс алган: ха­лыкның төп ватаны булган Урта Идел төбә­геннән (чикләре ясалма рәвештә кысыл­ган Татарстан гына түгел!) миллион ярым­нан ким булмаган милләттәшләребез чит­кә сибелгән – мәҗбүри мөһаҗирлеккә киткән. Шуңа күрә дүрт татарның респуб­ликабызда нибары берсе генә торып кал­ган... Димәк, татарның чит-ят җирләргә сибелүендә аның монда кыерсытылуы, монда изелүе, монда орылып, монда се­берелүе сәбәп булган икән. Гәрәй Рәхим­нең раславына каршы буларак, туган җир­ләрендәге ач үлемнән качкан татарлар шул якларда исән калганнар, адәм рәтле көн күрә башлаганнар.

Р.В. Гәрәй Рәхим шигырьләре, ми­немчә, икенче бер максатлардан чыгып язылган кебек. Җөмләдән, халык саны кимү...

М.Г. Анысын да аңлыйм. Бүгенге Та­тарстандагы татарларның кирәгеннән аз­рак булуыннан борчылып, башка җирләр­дә, бигрәк тә СССР таркалгач, «якын чит илләрдә» торып калган, киләчәктә чын­нан да орылачак, себереләчәк милләттәшләренең алдагы язмышларыннан борчы­лып язган автор ул шигырьне. Халык са­нының кимүендә башка зуррак сәбәпләр­нең булуын да онытмыйк. Мәсәлән, ми­нем бабамның тугыз баласы, утызга якын оныгы булган. Минем исә ике генә ба­лам, бер генә оныгым, һәр нәселдә хәл­ләр бүген шулайрак... Ә шигырь хакын­да, дөресен әйткәндә, рухына хас көйгә салынган ул җыр миңа ошый да. Уйлан­дыра, уйланырга, җаваплар эзләргә мәҗбүр итә ул. Ә бу сыйфат әдәбият, сәнгать әсәре өчен бәхәссез зур казаныш! Шул ук вакытта һәрбер сәнгать әсәренең катлаулы мәсьәләне төгәл хәл итеп бе­термәве дә табигый.

Р.В. Сез яшәгән чакта Кытай та­тарларының хәле ничек иде дә бүген ничегрәк көн күрәләр икән алар?

М.Г. Элек хосусый милеккә ия халык үзенә үзе баш булып, үзләрен үзләре матди яктан да, рухи яктан да тәэмин итеп, мәктәбен, мәчетен, зиратын үз исәпләре­нә тәрбияләп яшиләр иде. Сталин режи­мы урнашканчы төп ватаннары белән элем­тәләре дә нормаль иде. Мао җитәкчеле­гендә социализм төзи башлагач, милек­тән колак каккач, шартлар начар якка үзгәргән иде. Болар хакында минем «Ябылмаган китап» исемле әсәремдә шак­тый тәфсилле язылган. Хәзер исә, хосу­сый милекчелек, базар шартлары кире кайтарылгач, тормышлары ярыйсы гына җиңеләйгән. Тик элекке хәлләренә кайтырга шактый вакыт кирәк булыр. Җиме­рүгә караганда төзәтү күпкә авыррак бит... Әмма Ильярга мөрәҗәгать итүчеләрне матди мәнфәгатьләр түгел, бәлки, рухи-милли ниятләр хәрәкәткә китергән.

Р.В. Кытай татарлары монда кайт­кач үзләрен нинди шартлар, хәтта кы­енлыклар көтәсен беләме? Алар аңа әзерме? Сез аларга нинди киңәшләр бирдегез?

М.Г. Аларга монда җиңел булмаячак. Мин моны Илъярга кистереп, каты итеп әйттем. Беренчедән, табигать һәм һава шартлары. Монда кыш ике-өч айга озын­рак. Голҗа тирәсендә февраль ахыры белән март башында җир сукалый баш­лыйлар, ноябрь уртасына кадәр костюм­да йөриләр. Аннары җиләк-җимешләр дә, яшелчәләр дә анда күптөрле һәм бихи­сап. Бер шартларга күнеккән кешеләргә икенче шартлар авыр булып тоелачак. Мин үзем, мәсәлән, 1958 елдан бирле Казан­да яшим, баштагы дүрт-биш елның кышы миңа гаҗәп авыр булып тоелды. Хәзер күнектем инде, хәтта яратам да кышны.

Икенчедән, аларның кайберләре, ватан­га кайтсак, безне кочак җәеп каршы алырлар да, тегесен дә бирерләр, монысын да китереп куярлар, дип уйлыйлардыр, бәлкем. Андый шартлар совет чорында там­чылап кына дигәндәй булган булса да, хәзер бөтенләй юк инде. (Мисал өчен шуны да ачык итеп әйттем: беркадәре «тәр­тибе» булган совет чорында да мин үзем университетта утыз ел эшләп, илле биш яшемә җиткәч кенә адәм рәтле фатирга ия булдым, аңа хәтле гыйльми хезмәт­ләремне аш өстәлендә яздым, гел диван­да йокладым.) Үзегезнең кулыгызда йорт, фатир сатып алырлык, эш тапканчы ашап торырлык капиталыгыз булса гына кузга­ла аласыз, ата-баба хөрмәтенә дәүләт ярдәм итәр дигән өмет белән йөрмәгез, дип ярып әйттем.

Өченчедән, иң кыены бездәге бюрок­ратия булачак. Ул аларның монда килеп урнашырына, берәр кәсеп-эш башлап җибәрүләренә мөмкинлек бирмичә, җелек майларын, йөрәк каннарын суырып иза чиктерәчәк. Россиядәге кебек каешланган, тотрыклы системага әверелгән мәгънәсез, аңгыра, үз-үзләренә зарар итеп ята тор­ган бюрократия, минемчә, башка бер җир­дә дә юктыр. Рус бюрократларының кан­нарга сеңеп беткән тарихи томаналыкла­рына икенче дәрәҗәле татар чиновникла­рының гаҗәеп вакчыллыгын, хөсетлеклә­рен дә кушып карарга кирәк. Халкыбыз­ның: «Татар түрә булса, чабатасын түргә эләр», дигән кырыс хөкемен дә онытмыйк. Һәм бу, минемчә, табигый хәл: изелгән милләтнең чак кына өскә үрмәләгән түрә кисәкләре башкалардан күргән кимсете­лүләре өчен үз кешеләреннән, үз кавемдәшләреннән рәхәтләнеп үч алырга яратучан була.

Безнең бюрократия хакында бер тәгаен мисал: Илъяр белән монда килгән казакъстанлы бер татар кешесе, димәк, ки­чәге совет гражданы (!) Казанда регист­рация узар өчен бер атна җәфаланып йөрде... Ә менә дәүләтчелек тарихы өч-дүрт мең еллык, элекке заманда ришвәт­челек белән дан казанган Кытайда исә бүген көннәр буе йөреп, җиде-сигез ишек төбендә чират торып регистрация узасы юк икән... Кунакка чакырган кешенең синең паспортларың белән полициягә ба­рып кайтуы да җитә. Мәсәлән, 2000 елның октябрендә без, Ринат Абдуллин белән икәү, Өремче шәһәрендә булган чакта, регистрация узар өчен беркая да барып йөрмәдек. Безгә чакыру оештырган Мид­хәт әфәнде Вәлиев ярты сәгатьтә эшне бетереп кайтты. Һәм без рәхәтләнеп ил буйлап сәяхәт итеп йөрдек: Торфанга да бардык, Голҗада да булдык. Анда теләсә нинди эшкуарлыкка кирәкле рөхсәт кә­газьләрен дә шулай ук өч-дүрт көн эчен­дә рәтләп була икән. Ә бездә ничек?..

Р.В. Миркасыйм ага, Сез 1958 елдан бирле Казанда яшисез инде. Мондагы кышка күнегеп, аны хәтта яратып та өлгергәнсез. Ә менә Казан Сезне ничег­рәк кабул итте, мондагы яшәү шарт­ларына, кешеләргә, аларга хас менталитетка ияләшү авыр булмадымы?

М.Г. Таяк ике башлы диләр бит. Бе­ренчедән, мин ул вакытта яшь идем әле – үз башым гына. Ә яшь кеше яңа шарт­ларга тиз күнегүчән була. Шул ук вакытта мәсьәләнең икенче ягы да бар. Миңа инде 69 яшь тула, шуның 45 елын, ягъни, го­мернең иң зур, аңлы өлешен Казанда уз­дырдым. Димәк, нормаль фикер йөртсәк, мин тулысынча диярлек Казан кешесе инде. Сорау ачык куелгач, ачык итеп җа­вап бирим: хәзергә кадәр мине чит итүлә­рен тоям...

Р.В. Барысы да түгелдер бит...

М.Г. Әлбәттә, барысы да түгел. Сүзбарлык халык турында бармый, аерым кешеләр хакында гына. Шуны да истә то­тыйк: без бит 60-70 ел дәвамында, го­мумән, «чит ил» дигән төшенчәгә карата шикләнүчәнлек, хәтта дошманлык хисен­дә тәрбияләнгән халык. Чит ил кешесен­нән потенциаль шпион эзләү дә гадәткә сеңеп беткән. Үземә килгәндә, кайберәү­ләр кызык күреп «Бу Кытайдан килгән» дисәләр, икенчеләре аңлы рәвештә ят итәргә, түбәнсетеп алыр өчен кайдан кил­гәнлеккә (килгәнлеккә!) төрттерәләр иде. Көнчеләр аерата тырыштылар. Шундый­лардан тарих факультетындагы кайберәүләрнең бер-берсенә минем хакта «теге уйгыр», «әлеге кытай» дип әйтергә ярату­лары да миңа мәгълүм. Безнең галим-голәма, әдипләр дөньясында көнчелек ул, гомумән, бик борыннан килә торган, ха­лык люмпенлашкан совет чорында исә бигрәк тә тирән тамыр җибәргән күренеш бит. Сәләтләре, мөмкинлекләре буенча тигез дәрәҗәдәге кешеләр арасындагы гадәти көнчелеккә, татарга хас тар күңеллелеккә фән-белем тирәсендә маташкан булдыксыз, наданнарның көчсезлектән килә торган хөсетлекләре дә өстәлә. Бо­лары инде: «Үз оябызда без син килме­шәктән өстен булырга тиеш», – дигән кебегрәк эт психологиясе белән фикер йөртәләр, шундый юл белән булса да үзлә­рен өстен куярга тырышалар. Бер кызык­лы мисал. Әле күптән түгел, моннан ике ел элек кенә, матбугат тирәсендәге бер танышым: «Миркасыйм абый, сезне кытай ресторанына кереп елан ите ашап йөри, диләр, дөресме шул?» – дип, ихлас күңел­дән гаҗәпләнеп сорады. Мин: «Әйе, атна­га бер кат елан итен, айга бер аждаһа итен ашап йөрим!» – дип җавап бирдем. Димәк, минем «чыгыш» хакында имеш-мимешләр хәзергә кадәр дәвам итә икән, моның тамыры тирәндә ята дигән сүз.

Р.В. Буяулар куерыбрак китте бу­гай... Ярар, Сез Казанда барыбер юга­лып калмадыгыз. Бик үк җиңел дә бул­магандыр. Кытай кадәр Кытайда югал­маган татар үз Казанында югалырга тиеш түгелдер инде... Шул кырык биш елда Сез Казанда университет тәмам­ладыгыз, башта – фәннәр кандидаты, аннары – фәннәр докторы, профессор, академик дәрәҗәсенә ирештегез. Хәтта озак еллар буена Казан универси­теты кадәр университетта – элекке император университетында прорек­тор булып та эшләдегез, шунда татар факультетын ачуга ярдәм иттегез, галимлек ягыннан гына түгел, язучы, җәмәгать эшлеклесе буларак та ха­лык арасында танылдыгыз. Димәк, Ка­занда кайнап та «пешеп калмагансыз» икән!

М.Г. Мин буяуларны әллә ни куертма­дым, бәлки, әлеге күренешләрнең социаль-иҗтимагый, сәяси һәм идеологик сә­бәпләрен ачарга омтылдым. Фикер дәлил­лерәк булсын өчен тагын берничә фактны атый алам. Ерак чит илләрдән түгел, хәт­та элекке СССРның башка төбәкләреннән, әйтик, хәзерге Үзбәкстан белән Казакъстаннан ата-бабаларының авылларына кайтучыларга карата да үзләренең туган­нарының, авылдашларының салкын мөнә­сәбәт күрсәтүе дә дистәләгән фактлар белән раслана. Кайвакытларда егылып аракы эчмәүләре өчен дә яратып бетер­миләр аларны... Алматыдан Казанга кай­тып урнашучы, үз акчаларына йорт-җир сатып алучы танышларыма карата да күршеләренең кырын карау фактларын яхшы беләм. Шулай ук минем кырысрак хөкемем дә югарыдагы сорауда күтәрел­гән менталитет мәсьәләсенә, «Кытайдан татарлар кайтса, монда аларны ни көтә?» дигән сорауга тулырак җавап булыр дип ышанам. Менталитет дигәч, кайтучылар­ның менталитетларында үзгәрешләр бар­лыкка килүен дә онытмаска кирәк. Гому­мән, кайчандыр читтә яшәргә мәҗбүр булып та яңадан үз тарихи ватаннарына кай­тучыларга беркайда да җиңел булмый. Моның мисалын Россиядән, Казакъстаннан хәзерге Германиягә кайтучылар хә­лендә дә күрергә мөмкин...

Минем үземә килсәк, тарихи ватанга кайтуымны (әйе, килү түгел, ә кайтуны!) уңай бәяләүчеләр, ихлас хуплаучылар, ки­рәк чакта ярдәм кулын да сузучылар күбрәк булды дип әйтә алам, һичшиксез, күбрәк. Гәрчә фикерләрен ачык әйтмәсәләр дә... Галим сыйфатында җитлегүемә, уңышла­рыма килгәндә, моның сәбәпләрен иң элек үземнең көн-төн диярлек тырышып эшлә­вемнән, реаль шартларны дөрес аңлап, түземле булуымнан эзләргә кирәктер. Шу­лай ук карьера өчен җиңелрәк һәм отышлырак юллар сайламыйча, ул чаклардагы модаларга иярмичә, язма мирас дөньясы кебек кыенрак, «четереклерәк» өлкәгә кереп китүем дә өстәмә сәбәп булгандыр. Дөрес, мондый гамәлләремнең нәтиҗәләрен дә кимсетеп бәяләргә омтылучылар булмады түгел. Әйтик, факультетта бергә эшләүче хезмәттәшләрдән кайберәүләрнең, җае килгән саен, партиянең район, өлкә комитетларында минем өстән «тамызгалап», әләкләп йөргәләүләре дә яхшы ук мәгълүм иде. Үзең дә беләсең, миңа рес­публика җитәкчеләре тарафыннан бернин­ди дәрәҗәле эш, җаваплы бурычның йөкләнгәне юк. Әллә дөрес түгелме бу?

Р.В. Ә бит үзегезне мәшһүр импе­ратор университетына проректор итеп билгеләделәр!

М.Г. Беренчедән, совет проректоры әлләни мөстәкыйль әһәмияткә ия булма­ган җитәкче кисәгеннән гыйбарәт иде. Теләсә нинди район инструкторының тип­кесендә була иде ул. 1987 елга кадәр шулайрак иде. Икенчедән, безнең зур түрә­ләр минем характерымны, холкымны да яхшы белгәнгә үз тирәләренә тартырга теләмәгәннәрдер. Совет идеологиясендә тәрбияләнгән түрәләр өчен үз фикере белән гамәл итүче «кире беткән», ни куш­салар да, ләббәйкә дип тормыйча, үзенчә эшләргә яраткан кешеләрне өнәп бетер­миләр. Мондый хәл, дөресен әйткәндә, минем файдага булган икән – чиновник булып гомерне заяга уздырудан котылган­мын. Гел гыйльми хезмәттә калдым. Әгәр яшьрәк чакта алданып, берәр чиновник­лык юлыннан китсәм, бәлки, күптән «муе­ным сынган» булыр иде. Ә хәзер мин исән калып, моңарчы бер әйткәнемчә, ата-бабаларымнан беркемнең дә төшенә кермә­гән югары гыйльми дәрәҗәләргә ирештем.


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 708 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.006 сек.)