АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология
|
ЯЗУЧЫЛАР
ТАМЫРЫ ТИРӘН ХАЛЫКНЫҢ ГОМЕРЕ ОЗЫН БУЛА
Драматург Туфан Миңнуллин
Разил ВӘЛИЕВ. Язучы, драматург, сәясәтче Туфан Миңнуллинны татар халкы арасында белмәгән кеше юктыр. Аның әсәрләрен укыйлар, пьесалары буенча куелган спектакльләрне карыйлар, аның чыгышларын көтеп алалар, сүзенә колак салалар. Мин үзем дә кайчандыр Туфан Миңнуллинны шулай ук яхшы беләм, дип уйлап йөри идем. Әмма аның белән күбрәк аралашкан саен, Туфан дигән олы шәхесне бик аз белүемне көннән-көн ныграк тоя бардым. Менә безнең бүгенге очрашуыбыз, бүгенге әңгәмәбез Туфан Миңнуллинның без белмәгән якларын ачыкларга, без күрмәгән сыйфатларын аңларга ярдәм итсә, максатыма ирештем, дип санар идем. Туфан абый, әйдә, иң элек һәрчак тел очында йөргән сүздән – синең исемнән башлыйк әле. Әти-әниең татарда сирәк очрый торган олы мәгънәле исемне, Туфан исемен куярга ничек ният итте икән?
Туфан МИҢНУЛЛИН. Туфан – әти кушкан исем. Ул шигъри җанлы кеше иде. Мин туган елларда шагыйрь Хәсән Туфанның танылган чагы. Күрәсең, әтигә аның шигырьләре ошагандыр. Туфан дигән исемнең мәгънәсе дә тәэсир иткәндер. Ул сүз көч, куәт, стихия, дәһшәтне аңлата бит. Әти үзе йомшак күңелле, үтә сабыр, юаш кеше иде. Бәлки, күңелендә хисләр өермәсе дулагандыр, баласының исемендә булса да җанын аңлатырга теләгәндер.
Р.В. Татар әдәбиятында Туфан исеме белән мәйдан тоткан бөек шагыйребез була торып та, шул ук исем белән тагын бер тапкыр бөтен халыкка танылу җиңел нәрсә түгел. Хәсән ага Туфан моңа берәр ничек мөнәсәбәтен белдермәдеме? Сезнең исемнәрне бутаучылар булмадымы? Ул исемне үзеңнең җисемеңә, холкыңа тәңгәл килә дип саныйсыңмы?
Т.М. Исемне бутаучылар булмады. Бөек шагыйрь белән мине бутау өчен шактый ук надан булырга кирәк. Хәер, исәнмесез, Хәсән ага, дип күрешүчеләр очрады. Мин моны бутау дип санамыйм, ялгышу дип кенә кабул итәм. Инде Хәсән аганың үзенә килгәндә, татарда сирәк кушылган үз исемен йөртүчегә игътибар итүе табигый. Шунысы да бар: Туфан – Хәсән аганың исеме дә, ата-бабаларыннан калган фамилия дә түгел, ул – шагыйрь үзе сайлаган псевдоним-тәхәллүс. Шуңа күрәдер, ул миңа, китабын бүләк иткәндә «әдәби энекәшемә» дип язып биргән иде. Туфан исеме белән бәйле бер вакыйга да булды. Шагыйрьнең 70 яшьлек юбилеенда шаярып: «Рәхмәт, Хәсән ага, минем исемне акладыгыз», – дигән идем. Мәҗлестәгеләр көлделәр, тик Хәсән ага үзе генә көлмәде. Мин, мәгънәсез шаяртып өлкән кешенең хәтерен калдырдым, ахры, дип шүрләдем, юбилярдан: «Мин бит мәзәк ясар өчен шаярттым гына, гафу итегез», - дидем. «Син шаяртмадың, бик зур сүз әйттең, диде Хәсән ага, ул елларда минем исемне этләргә дә кушулары мөмкин иде. Ярый әле сиңа эләккән». Исем һәм җисем турында уйлаганда төгәл беләм, ул исем Хәсән агага бик тә тәңгәл килә. Башка исем белән мин аны күз алдына да китерә алмыйм. Мин үзем дә Туфан исеменә тап төшермәдем шикелле. Әтием дә ялгышмаган, дип уйлыйм. Мин аның кебек юаш түгел. Дуамаллык та җитәрлек. Әмма күңелемдә усаллык, явызлык юк. Хәтта мине төрткәләп торып ачуымны чыгарырга тырышучыларга да явызлык кыла алмыйм. Узынып китеп балагыма ябышсалар гына үз сүземне әйтәм. Ходайның биргәненә шөкер, андыйлар бик аз.
Р.В. Хәзер исемнән җисемгә күчик әле... Язучылык оеткысы, мәгърифәтчелек дәрте синең күңелгә кайда һәм кайчан салынды икән? Нәселдән киләме ул, әллә яшәгән мохит тәэсиреме, әллә алга бер олы максат куеп, гомер буе үҗәтләнеп шул юлдан бару нәтиҗәсеме?
Т.М. Язуга хиреслек әтидән күчкәндер. Әйткәнемчә, ул шигырьләр яза иде. Гомере буе язды. Район гәзитендә берничә шигыре басылып та чыкты. Театр, тамашага тартылу да әтидән. Ул яшь чагында авылда «театр уйнаган». Әни алдында утырып авыл клубында әтинең сәхнәдә уйнаганын каравым хәтердә сакланып калган. Китапка мәхәббәт – әти белән әнинең икесеннән дә. Хәреф танырга, хәрефләрне җыеп укырга без иң элек әнидән өйрәндек. Укытучылар безнең белән «интекмәделәр» бугай. Башка һәр һөнәркебек язучылык эше тырышлык, үҗәтлек сорый. Әгәр нәселдән, табигатьтән бүләк ителгән сәләтне үстермәсөң, ул шул килеш кала. Үҗәтлек тә нәселдән киләдер. Ялкаулыгы, пошмаслыгы белән дан тоткан нәселләр була. Тормышка ябышып яту, башлаган эшеңнең ахырына җитү, хәтта эшлисе килмәгәндә дә эшләү әни ягыннан безнең нәселнең төп сыйфатыдыр. «Үзеңне үзең ашатмасаң, сине кем ашатыр» дигән сүзне мин әнидән үземне үзем белә башлаганнан бирле ишетеп килдем һәм бүген мин аңа рәхмәтемне укыйм. Үземә үзем теләк теләгәндә, эшләргә язсын иде, кеше эшләгәнне карап ятарга язмасын иде, дим.
Р.В. Ничә генә очрашсак, күпме генә сөйләшсәк тә, Туфан Миңнуллинның телендә һәрчак авыл булыр. Әле сине бәрәңге утыртырга авылга китте, диләр, мәчет төзергә, юл салырга, бәрәңге алырга кайткан чакларыңны да гел сөйләп торалар. Беләм, без – авыл балалары, авылдан башка яши алмыйбыз. Әмма шул ук авылдан чыгып китеп, гомере буе әйләнеп кайтмаган кешеләр да шактый бит. Синең өчен авыл нәрсә ул?
Т.М. Авылны ярату минем канымдадыр ул. Авыл кешесенең психологиясе каныма сеңгән. Мин аны акылым белән түгел, йөрәгем белән яратам. Яратам дигән сүз, бәлки, урынсыздыр, үз-үземне яратам дип әйтү сымандыр. Кеше психологиясен аңлый белүче Марсель Сәлимҗанов моны сизә иде, миңа «аграрий» дигән кушамат такты. Авылга озаграк кайтмый торсам, җаным тынгысызлана башлый. Миңа үз авылым гына түгел, бүтән авыллар да якын. Авыл кешеләренең уй-фикерләрен, кайгы-хәсрәтләрен, шатлык-куанычларын сизәм, тоям. Авылын онытканнарны адашкан, бәхеттән мәхрүм калган дип саныйм, аларны кызганам. Дөньяда иң кадерле хис сагыну хиседер. Сагынырлык җирең, сагынырлык кешеләрең булмаса, ничек яшәмәк кирәк.
Р.В. Син татар авылының киләчәген ничек итеп күз алдына китерәсең? Көнбатыш илләрендә авыл төшенчәсе бөтенләй бетеп бара, без дә алар юлыннан китмәбез микән? Авыл бетсә, авыл белән бергә татар үзе дә бетмәс микән?
Т.М. Соңгы 100 елда Русия дигән ил авылларга нык һөҗүм ясады. Бу капитализм дип аталган формациянең үтеп керүе белән бәйле иде. Илдә зимагурлар пәйда булды. Үз көче, үз оясы, үз гореф-гадәтләре белән яшәгән татар авылларыннан да чит-ят җирләргә күчеп китүчеләр күбәйде. Социализм чорында бу процесс дәүләт сәясәтенә әйләнде. Чөнки шәһәргә арзан эшче куллар кирәк иде. Авылны кыскан саен авыл кешесе аннан качу ягын карады. «Перспективасыз авыллар» сәясәте авылның тамырына ук балта чапты. Авыллар кечерәйде, күпләре бетте. Бүген дә ул сәясәт дәвам итә – реформа дигән булып авылдагы мәктәпләрне, китапханәләрне, клубларны ябарга җыену шуңа бәйле. Татар милләте өчен бу аеруча куркыныч, чөнки авыл чишмә башы булып телне, милли үзенчәлекләрне саклап тора. Без авылны авыл итеп саклар өчен көрәшергә тиешбез. Шәһәр кешесе үзенең табигыйлеген югалта, күпләп җыелып, күпләп өелеп яшәгән саен кешенең кадере бетә, ялгызлана бара. Әмма, нишлисең, шәһәрләшү көчәйгәннән-көчәя, татарны озак яшәтик дисәк, милләтнең шәһәр культурасын булдырырга кирәк. Уйланырлык уйлар бар, ләкин мин оптимист кеше, тамыры тирән халыкның гомере озын була. Татар халкы төрле шартларда җайлашып үзен-үзе саклап калыр, дип ышанам.
Р.В. Татар халкын, милләтебезне милли рухта тәрбияләүдә, аның телен, гореф-гадәтләрен, иман ныклыгын саклауда татар театрының тоткан урыны гаять зур. Үз теләге белән, изге ният белән бергә җыела алган, бер фикер, бер рух, бер иман тирәсенә туплана алган халыкның киләчәге бар. Безнең халык әле бүген меңәрләп-меңәрләп үз теләге белән милли җыеннарга йөри, гөрләтеп Сабан туйларын бәйрәм итә, театрлардагы һәрбер тамашаны көтеп ала. Әйе, моңа кадәр шулай булды, ә киләчәктә дә шулай дәвам итәр, дип ышанып әйтеп буламы бүген? Әдәбият-сәнгатькә, радиога, телевидениегә, театрга хәзер яңа буын килә... Алар безнең халыкның гореф-гадәтләрен, рухи дөньясын, тоткан кыйбласын бөтен җаннары-тәннәре белән аңлый һәм тоя алырлар микән? Халыкның рухи кыйбласына, милләтнең киләчәгенә, нигездә, алар юнәлеш бирәчәк бит.
Т.М. Татарны теленнән, гореф-гадәтләреннән яздыру өчен Мәскәү тарафыннан әллә нинди мәкерле эшләр эшләнсә дә, шуның нәтиҗәсендә зыян күрсәк тә, безнең үзәгебез әле исән. Без театрларыбызны саклап кала алдык. Театр – халыкның күңел көзгесе ул. Без җыелып бәйрәм итә беләбез һәм бу җыен инстинкты бездә нык саклана. Иншалла, киләчәктә дә бу сыйфатларыбызны югалтмабыз. Әлбәттә, бүгенге яшьләребезгә заманның төссезлек, нәселсезлек, ырусызлык, милләтсезлек, космополитизм чире йоккан. Әмма милли иммунитет аны җиңәр, дип уйлыйм. Һәр буын дөньяга үз идеясе белән килә, шулай да татарлык идеясе бабаларының каннары аша татар яшьләренең канына күчәр, дип ышанам.
Р.В. Бөек шагыйрь һәм драматург Уильям Шекспир бу дөньяны – театрга, ә анда яшәүче кешеләрне актерларга тиңләгән. Менә син, белемең буенча профессиональ актер, бик тә актив сәясәтче һәм танылган драматург буларак, Шекспирның бу сүзләре белән килешәсеңме? Чын-чынлап яшибезме, әллә күбрәк уйныйбызмы без бу дөньяда? Бу урында мин, билгеле, күбрәк иҗат кешеләрен һәм сәясәтчеләрне күз алдында тотам.
Т.М. Минем яратып әйтә торган сүзем бар: тормыштагы уенны уйнап туйганнан соң, дөреслекне күрер өчен кеше театрга бара. Анда кешенең үзенә тормышта ничек уйнаганын күрсәтәләр. Ә инде сәясәткә килгәндә, ул тоташы белән уеннан тора. Тик, кызганыч, бу уенда еш кына күпсанлы корбаннар була. Иҗат кешеләре, кеше күңелен тирәнрәк аңлаучы буларак, сәяси уеннарга каршы чыгарга тырыша. Шуңа да кешеләр язучыларны, иҗат әһелләрен күбрәк хөрмәт итәләр. Шулай булган һәм шулай булачак. Кеше күңеле, Кеше җанының тибрәнүләрен тоя алучы, аны бүтәннәргә сөйли, сурәтли, көйли белүче кешеләр беткән көнне, кешелек дөньясы яшәүдән туктаячак.
Р.В. Соңгы елларда татар теленең даирәсе шактый киңәйде, туган телебез тернәкләнеп, үсеп китте, дибез. Яңа татар мәктәпләре, лицейлары, гимназияләре ачылуга куанабыз. Әмма шул ук вакытта китапларыбызның, гәзит-журналларыбызның тиражлары күзгә күренеп кими, иҗат әһелләренең тормыш хәле авырая, җәмгыятьтә тоткан урыннары түбәнәя бара. Әгәр киләчәктә дә шулай дәвам итсә, милләткә рухи куәт биреп, аны яшәтеп килгән әдәбият-сәнгать әһелләребез, галимнәребез бөтенләй аяныч хәлдә калмаслар микән? Ә ул чакта милләтне кем яклар? Татар кешесенең барып сыеныр өчен көчле-куәтле яклаучысы, ныклы үз дәүләте юк бит.
Т.М. Бу турыда сөйләшә башласак, ахырына чыга алырбыз микән. Ул хакта бит инде моннан 100 ел элек дип әйтерлек Тукаебыз борчылып язган. Күрәсең, татар язмышы – шул өмет белән шик арасында яшәүдер. Үтереп бетерәләрме, чукындырып урыслаштыралармы, юкмы, исән калабызмы, югалабызмы, дигән борчулар ничәмә гасыр буена җанны бимазалап торса да, шөкер, без менә исән бит әле. Менә без үз телебездә ике татар язучысы иркенләп сөйләшеп утырабыз. Әлбәттә, сүзебез тантаналы, бәйрәмчә үк түгелдер һәм ул алай була да алмый. Без икәүләп: «Рәхәт яшибез, барысы да ал да гөл», – дип кул чабып утырсак, язучы исеме йөртергә оят булыр иде. Язучының җаны барометр кебек, халык тормышындагы «һава торышын» тоеп, сизеп, күрсәтеп барырга, кирәк икән, кисәтергә дә тиеш. Ә милләтебезнең бүгенге хәле чыннан да мактанырлык түгел. Халкыбызның үз-үзен саклау иммунитеты тотрыксызлана бара. Хакимият башында утыручыларыбыз, күңелләрендә татарлык булса да, Мәскәүнең милли сәясәтенә каршы торып, үзләренең катгый сүзләрен әйтә алмыйлар, ә халыкның милли рухы имгәтелгөн. Корсак өчен яшәү актуальләшә бара. Татар теле белән кая барып була, дигән сорау, рухи асылын югалтып, матди юнәлеш алды – татар теле белән корсакны тутырып буламы, дигәнгә әйләнде. Гәзит-журнал, китапларның аз укылуы да шул рухи хәерчелекнең нәтиҗәсе. Шунысы да безгә мәгълүм бит – акчалары күбәйгән саен китап укучылар азая бара. Китапны, гадәттә, әз акчалылар укый. Люмпен да укымый. Ул, акча юк, дигән сылтау белән китап алмый, ә бер шешә аракыга акча таба. Татар гына түгел, урыс та укымый бит. Димәк, ил белән укымыйбыз. Урыс язмышы өчен кайгыртучылар күп, ә безнең язмыш куркыныч астында.
Әмма мин оптимист кеше. Безнең чиребез дәвалый алмаслык түгел, дип уйлыйм. Милләтне якларлык дәүләтебез әлегә булмаса да, милләтнең үзен-үзе яшәтү инстинкты исән. Милләт аңында дәүләтчелек идеясе яши. Хәтта теленнән язган татарда да без дәүләт тоткан халык дигән горурлык хисе чагылып куя. Шул хисне сүндермәс өчен көрәшергә кирәк тә инде безгә. Икътисад мәсьәләсендә элек ничек иде? Без өстән фондлар бирелүне көтеп яши идек. Базар мөнәсәбәтендә андый фондлар бетте, «үз хәлеңне үзең күр» принцибы белән көн итәбез. Милләтне саклауда да без өстән «фонд»лар көтеп яшәдек. Инде андый «фонд»ларның булмаганын һәм булмаячагын аңладык, димәк, үзебез турында бары тик үзебез генә кайгырту, үзебезне үзебез генә саклау идеясен халыкның аңына сеңдерә алсак, безнең гомеребез бик күпкә озынаячак.
Р.В. Туфан абый, бүген безнең Дәүләт Советында 5-6 язучы-депутат эшли. Мондый хәл башка республикаларда юк бит. Бер караганда, бу халкыбызның әдәбият-сәнгатькә, иҗат кешеләренә хөрмәт белән каравы, аларга ышаныч күрсәтүе хакында сөйли. Әмма зыялылар арасында, иҗат кешесе сәясәттән югарырак булырга тиеш, сәясәт ул пычрак нәрсә, аннан читтә торсаң яхшырак, дип сөйләүчеләр дә очрый. Син аларга ничегрәк җавап бирер идең?
Т.М. Иҗат кешесе сәясәттән ерак торырга тиеш – бу бәхәссез. Ләкин, нишләтәсең, дөнья камил корылмаган, иҗат кешесе иҗат итү белән бергә үзен, үз халкын якларга да мәҗбүр. Үзен һәм үз халкын яклар өчен аңа язган китаплары, картиналары, көйләре генә җитми, трибуна да кирәк. Хәзер трибунадан да халык белән сөйләшү таләп ителә торган заман. Бигрәк тә без яшәгән илдә. Тик шунысы да хакыйкать: сәясәт белән шөгыльләнергә мәҗбүр булса да, иҗат кешесе сәяси уеннарда катнашмаска тиеш, югыйсә, ул иҗат итүдән туктап, үзе дә уенчыкка әйләнә. Сәясәттә уйнаучылар бездән хәйләкәррәк һәм мәкерлерәк.
Р.В. Сәяси уеннар соңгы арада бигрәк тә куерып, көчәеп китте. Русиядә үз хакын дәгъвалаучы милли республикалар берәм-берәм сәхнәдән төшеп, юашланып, телсез-өнсез калды. Заманында безнең белән иңгә иң барган Башкортстан да Мәскәү белән «кодалашты». Урта Азиядәге тугандаш республикалар мөстәкыйль дәүләт булгач, Татарстан белән санлашмый башладылар, туганлык турында бөтенләй оныттылар. Элек без тугандаш халыклар белән гел аралашып, бер-беребездә әдәбият-сәнгать көннәре үткәреп яши идек. Хәзер алары да бетте...
Татар язучыларының әсәрләре хәзер урыс теленә бик аз тәрҗемә ителә, ә башка телләргә тәрҗемә итү турында сүз дә чыкмый... Эшләр болай барса, без әкрен-әкрен үз кабыгыбызда гына бикләнеп калмабыз микән?
Т.М. Милли автономияләр элек тә юаш, мескен хәлдә иде инде. Үзен-үзе бераз яклый алган милләт әлеге да баягы татар гына булгандыр. Калганнары урыс дәүләтенә үз теләкләре белән кушылу турында туктаусыз кабатлап, һәйкәлләр салып, үзләрен югалта яздылар. Әнә Мари Иле дигән республика бүген дә урыс дәүләтенә үз теләге белән кушылуның 450 еллыгын бәйрәм итә, ә анда мари милли театрын яптылар. Ирешкәннәре шул булдымы? Союздаш республикалар хәле аз-маз яхшырак иде. Әз генә иреге булган кол үзеннән түбәнгә өстән караган кебек, алар безгә автономияле генә милләт дип карадылар. Ул вакытта да без «тугандаш» сүзен еш әйтсәк тә, чын туганлык булмады. Шулай да сирәк-мирәк съездларда очрашып, төрле бәйрәмнәрдә катнашып аралашу җаен таба идек. Хәзер җепләр өзелде. Бигрәк тә язучылар арасында. Театрлар әле «Нәүрүз», «Туганлык» фестивальләре үткәреп аралашып алалар, без – юк. Ялгызлыкның зарары бигрәк тә китаплар алмашу, ягъни тәрҗемәләр булмауда нык сизелә. Урыс әдәбияты белән тәрҗемәләр аша аралашуның бетүе аеруча борчуга сала. Урыс теле, аралашу теле буларак, безнең язганнарны башка милләтләргә дә җиткереп тора иде. Бүген анда да базар. Без язганнар тәрҗемә ителсә дә, аның укылуы шикле. Урыс кешесе үз язучысын да укымый. Димәк, нишләргә? Үз кабыгыбызда бикләнеп, үз «казаныбызда» кайнап карыйк. Бәлки, файдалырак та булыр. Татарның бит кешегә ияреп китә торган гадәте бар. Америка индеецлары резервациядә яшәп үзләрен сакларга тырышканнары кебек, без дә изоляциядә калып юлыбызны, бәлки, үзебез эзләрбез. Татарның яхшы гадәте бар: ул теләсә кайсы авырлыктан да чыгу әмәлен таба. Табигатьнең хәтта Мәскәү үзгәртә алмый торган законы бар: төн артыннан көн килә. Төнлә чама белән йоклап, көндез иртәрәк торып эшләсәк, үзебезне, иншалла, асрый алырбыз. Иң әһәмиятлесе, паникага бирелеп, үлем түшәгенә ятарга ашыкмаска кирәк.
Р.В. Инде әйткәнемчә, Туфан Миңнуллинны язучы һәм сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе буларак шактый яхшы беләләр. Шушы төп һөнәреңнән тыш тагын нинди эшләргә кулың ята, тагын нинди маһирлыкларың бар синең, Туфан абый?
Т.М. Мин сәясәтче түгел. Син дә сәясәтче түгел. Без сәясәт белән мәҗбүри шөгыльләнәбез. Минем төп эшем, яшәвемнең максаты, бәхетем, куанычым – язу. Шуңардан мин тәм табам, горурланам, хәтта ки мактанам да. Бүтән юлдан китеп адашып йөрмәвем өчен язмышыма рәхмәт укыйм. Бүтән эшләр дигәндә, мине әтием белән әнием, туганнарым, укытучыларым, авылдашларым һәм, гомумән, кешеләр тормыш мәктәбендә нык укыттылар. Мин төгәл беләм: тормыш итү беркайчан да беркемгә дә җиңел бирелми. Анда тырмашып, үҗәтләнеп яшәргә кирәк. Әни әйтмешли, мине беркем дә бушка ашатмаячак. Кунакны гына бушка ашаталар. Хәер, аның өчен дә түләргә кирәк – кунакка тикмәгә генә чакырмыйлар. Шуннан чыгып мин язу эшеннән тыш та үземне яшәтерлек һөнәрләргә өйрәнергә тиеш. Өйдәге вак-төякләрне әйтмим, аларын үзем дә булдырам, без бик аз эшләрне генә кеше чакыртып эшләтәбез. Иң кирәклесе – җирем, сәламәтлегем булганда, мин ачтан үлмәячәкмен, Алла боерса. Авылда яшәп, эш юк, дип йөрүчеләрдән түгел мин.
Р.В. Иҗат кешеләренең бераз сәеррәк булуы табигый хәлдер. Андый сыйфатлар сине дә читләтеп үтмәгән... Шуларның берсе – беркайчан да самолетка утырмавыңны әле һаман да аңлап бетерә алмыйм мин. Шуның аркасында җир читенә кадәр атналар буе поездларда, яисә машинада тилмереп барырга туры килде үзеңә. Чит илләргә барырга чакырганда да, шул самолет аркасында, үзең бара алмыйча, дусларыңны аэропортта озатып калдың. Сәбәбе нәрсәдә моның: Җирне - үзеңнеке, Күкне – Алланыкы санап, әллә Аллаһы Тәгалә биләмәләренә керергә куркуданмы?
Т.М. Ходай Тәгалә белән бәхәсләшергә алынмыйм, Аллам сакласын. Аңа калса, Җир дә Ходайныкы. Самолетта очмавым сәерлек түгел, гап-гади куркаклык. Аягым җирдән аерылса, үземне бик уңайсыз хис итеп, күңел шомлана. Яр еракта булса, судан да куркам, аягым төпкә тимәслек җиргә йөзеп тә кермим. Яшь чакта, бүтәннәр көлмәсен өчен, бу куркаклыгымны сиздермәскә тырыша идем, хәзер инде көлсәләр дә ярый, кызлар каратасым юк. Мин бу куркаклыгымны фәлфәси яктан акларга да тырышам. Ходай кешене җирдә яшәр өчен туфрактан яралткан. Суда су хайваннары йөзә, күктә кошлар оча. Кеше дә, алардан калышмаска тырышып, суга тирән чуму әмәле тапты, су өстендә әллә кая китеп йөзү өчен кораблар уйлап чыгарды, күккә очар өчен ясалма канатлар ясады, әмма шуңа карап бәхеткә ирештеме соң? Киресенчә, Җирнең кадерен белми башлады. Җирне ничек кирәк шулай таларга кереште. Без Җирне анабыз дип атыйбыз, әнисен талаган кеше кешеме? Ходай бу явызлыкны кешегә гафу итәрме? Уйласаң, уйлар бар.
Р.В. Саубуллашканда кешегә кул бирмәвеңне дә аңламаучылар күптер?
Т.М. Бу – ырым. Ырымнарның күпләренә ышанмасам да, кайберләренә ышанам. Имештер, кешегә кулыңны биреп саубуллашсаң, бүтән күрешмисең, ди. Минем кешеләр белән гел күрешеп яшисем килә.
Р.В. Үз гомереңдә моңа кадәр кылган гамәлләреңнең кайсысын иң мөһиме дип саныйсың?
Т.М. Җавап бирә алмаслык сорау. Кешеләргә зыян китерми торган гамәлләр инде ул. Кешенең теләсә ни эшләргә хакы бар, тик кылган гамәле бүтәннәргә күз яше һәм кайгы гына китермәсен, дигән принцип белән яшәргә тырышам.
Р.В. Туфан абый, үзеңне куркаклыкта гаепләсәң дә, мин сине бик тә тәвәккәл, кыю кеше дип беләм. Ә менә нидер кылганнан соң икеләнеп, үкенгән чакларың еш буламы?
Т.М. Кеше әүлия түгел. Мин дә күп тапкырлар ялгышам. Ялгышларымны төзәтәм, дип, тагын ялгышкан чакларым булды. Әлбәттә, үкендерә. Ләкин эш узгач үкендең ни, үкенмәдең ни. Шулай да бер юаныч – үкенә белгән кеше начар кеше түгел инде ул, икенче тапкыр үкенмәслек гамәл кылырга тырыша.
Р.В. Хыялсыз кеше – канатсыз кош, диләр... Төшләреңә кереп йөдәтә торган, әлегә тормышка ашмаган нинди хыялың бар? Һәм аны кайчан да булса чынга ашар дип өметләнәсеңме?
Т.М. Безнең хыял иҗат белән бәйле бит, беләсең. Хыялсыз кеше иҗат итә алмый. Ә менә тормышка ашмаслык хыял турында әйтсәм, көлмәссең. Кинәттән генә, ниндидер могҗиза булып, баеп китсәм иде, дим. Әйтик, берничә миллиард долларым булсын иде. Нишләр идемме? Мәрәтхуҗа дип аталган авылымны өр-яңадан корыр идем. Яшәр өчен, эшләр өчен бөтен кирәкле нәрсәләр булыр иде анда. Суы, газы, электры кергән иркен йортлар, мәдәният сарае, китапханә, мәктәп, хастаханә, асфальт җәелгән киң урамнар, балыклы зур чиста күл, спорт мәйданында спорт мәктәбе. Терлек-туар өчен абзарлар, ак он һәм фураж тарта торган тегермәннәр, май язу, сөт эшкәртү цехлары, ательесы, парикмахерскаясы, фәләне-төгәне. Ә мунча һәр хуҗалыкның үзенеке булырга тиеш. Егетләргә – менә дигән чит ил комбайннары, тракторлары, машиналары, алар өчен гаражлар, мастерскойлар...
Ресторан да кирәк авылга. Тик анда аракы булмасын. Аракысы булмагач, нигә безгә ресторан, диючеләр табылыр, әлбәттә. Анысын инде зиннәтле манаралы мәчетнең тирән белемле, зыялы имамы төшендерер. Авыл балаларын иманлы итеп тәрбияләргә булышыр.
Менә шундый авыл салыр идем мин. Тик тормышка ашмас хыялымны бүлеп чынбарлык калкып чыга. Мин шундый авылны төзесәм дә, дәүләтнең салым салучылары, әллә нәрсәләр өчен түләтеп акча каеручылары авылны таларга тотынырлар иде дә, бүгенге хәленә төшерерләр иде.
2002 ел
ЗАМАНГА ИШ БУЛЫЙМ ДИСӘҢ…
Шагыйрь, «Казан утлары» журналының
баш мөхәррире Равил Фәйзуллин
Разил ВӘЛИЕВ: Равил туган, мин сине инде кырык елга якын беләм: кылган гамәлләреңне дә, иҗатыңны да кызыксынып күзәтеп барам. Син күпләр өчен кызыклы шәхес, ил күзендәге кеше.
Алтмышынчы еллар уртасында ук инде син татар шигъриятендә мәйдан тоткан шагыйрь, җәмгыятьнең игътибар үзәгендәге гаярь егет идең. Әдәбият тирәсендәге безнең кебек яшь-кыркыннар гына түгел, олпат-олпат язучылар да нигәдер синең янга тартыла, синең белән әңгәмә корырга атлыгып тора иде. Чөнки син ул чакта ук инде саллы фикерле, зирәк акыллы, тумыштан зыялы зат идең. Еллар үткән саен, билгеле, холкыңда да, фигылеңдә дә үзгәрешләр булгандыр. Әмма син үзеңнең әлеге асыл сыйфатларыңны югалтмадың, киресенчә, аларны камилләштердең генә кебек.
Нәкъ кырык ел элек очрашкан-сөйләшкән чакларны искә төшереп, бүген дә сүзебезне шигърият, әдәбият язмышы, милләт һәм дәүләт язмышы, шулай ук үзебезнең язмыш турында алып барсак, әйбәт булыр иде. Әйдә, иң элек шуларның соңгысыннан – үзебездән башлыйк әле… Синең язмыш үзең уйлаганча, үзең теләгәнчә бара дип саныйсыңмы? Гомер башындагы – балачактагы хыялларың, теләкләрең тормышка аштымы?
Равил ФӘЙЗУЛЛИН: Зурлап әйткән сүзләрең өчен рәхмәт. Сорауга җавап шул: язмышка рәхмәтлемен. Кайчак уйлап та куям: Ходайның яраткан бәндәләренең берсе булып чыктыммы әллә? Балачактагы хыялларымның байтагы тормышка ашты. Малай чакта көндәлегемә болай дип язып куйганмын: «Шагыйрь булып, китабыңны тотып, кайтсаң иде Туган ягыңа!». Чынга ашты бит! Китаплар да байтак чыкты. Татарчасы, русчасы дигәндәй… Гомумтиражлары – миллионга якын. Азмы-күпме үз укучыларым даирәсен булдыра алдым. Кыскасы, кече яшьтән үк анык максатым булды, төрле якка сибелмичә, юнәлгән кыйблага барырга ихтыяр көче табылды һәм, бик мөһим нәрсә, максатка ирешү юлында шарт-мөмкинлекләр дә булмады түгел.
Р.В. Алтмышынчы, җитмешенче еллар белән чагыштырганда бүгенге көндә әдәбият-сәнгатьнең җәмгыять һәм дәүләт мәйданында тоткан урыны шактый кечерәйде, тарайды кебек. Моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсың?
Р.Ф. Төп сәбәп – Вакыт факторында. Дөнья гел үзгәрештә. Моннан кырык-илле еллар элек булган вәзгыять бүгенгедән бик нык аерыла. Ни дисәң дә, бу вакыт эчендә ике буын диярлек алышынды инде. 1960–70 еллар әдәбиятын, сәнгатен, асылда, сугыш чорын күргән, күп сынау-михнәтләр кичергән буын вәкилләре тудырды. Бу әдәбиятны укучы да, нигездә, шул чорда тәрбияләнгән кешеләр булды. Ул елларда төп тәрбия чыганагы – китап, аннан кала – радио. Телевизор әле яралып кына килә. Компьютер кебек могҗизаларның исе дә юк… Китап – тәхеттә! Рухи яктан кешеләрнең, шул исәптән безнең һәм бездән алдагы буыннарның үзгә бер бәхетле чоры! Гомумән, уйланып хисләнү, гаҗәпләнеп хыяллану – әдәбият-сәнгатьнең үзәген тәшкил итүче компонентлар. Хәзер дөньяны прагматик акыл басты. Техник белем артты, Җир-планетаның сере кимеде, кешеләрдә гаҗәпләнү тойгысы саекты… Уенчыгы күп бала үзенчә бәхетсез бит ул – аны нәрсә беләндер кызыктыру кыен… Читкәрәк кителде шикелле. Үзебезнең хәяттан бер мисал: үткән гасырның утызынчы-илленче елларында татарның рухи мохитен, бигрәк тә авыл мохитен, Такташ шигъриятеннән тыш күз алдына китереп була иде микән? Мөгаен, юктыр. Ә менә XX гасыр ахырын татар гавамының күпчелеге Такташсыз тәмамлады дип тә әйтеп буладыр. Мөкиббән китеп яшьләр егылып укыймы хәзер Мокамайларны, Алсуларны?.. Шәһәр яшьләре күбрәк «Хади Такташ» дигән җинаятьчел төркемне беләләр… Такташ үзенең бөек шагыйрь булуыннан туктамады ләбаса! Уйланырлык нәрсәләр күп…
Һәр заманда, һәр җирдә «кеше җаны өчен көрәш бара!». Хәзер бу көрәшкә безнең буын кешеләре өчен беркадәр ят бүтән ысуллар, информациянең бүтән төрле чаралары тартылды…
Р.В. Атлаган саен без: «Тормышлар авырайды, катлаулы заманда яшибез»,– дип зарланабыз. Кайчандыр син үзеңнең бер шигыреңдә: «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга»,– дип язган идең. Чыннан да, иҗат кешесенең, әдәбият-сәнгать әһелләренең шундый хәлдә калуына бүгенге заманны гына гаепләү дөрес микән? Талантлы шагыйрьләр, язучылар бүген дә җитәрлек, ә алтмышынчы еллардагы күтәренке иҗат рухы, иҗат халәте нишләптер сүрәнәйде. Шагыйрь буларак та, җәмәгать эшлеклесе – баш мөхәррир буларак та син бу борчулы халәтнең сәбәпләре һәм аның нинди нәтиҗәләргә китерәчәге хакында еш уйланасыңдыр инде…
Р.Ф. Барыбер, заман факторын исәпкә алмау дөрес булмас. Мәгълүм дастанда әйтелгәнчә, «Заман кемнең заманы?». Кызганыч, хәзер акча заманы (дөресрәге, хәзергә акча заманы, тормыш гел генә кыргый базар көенә бармас). Безнең чорда, нигезе дөресме-юкмы, барыбер, иман заманы иде. Исеме нинди «изм» белән генә аталмасын, халыкта якты киләчәккә ышану бар иде. Ул ышанычны кешеләр күңеленә иңдерүчеләр кемнәр иде соң? Искерәк терминология белән әйтсәк, идеология хезмәткәрләре – укытучылар, язучылар, сәнгатькярләр… Ышаныч тудыручыларның абруй-дәрәҗәләре дә зур иде. Гомумән, без үскәндә укытучы кеше – изге, язучы кеше – Алла кебек кабул ителә иде. Ә хәзер?.. Вәзгыять бөтенләй бүтән! Кем гаепле? Минемчә, гаепнең бер очы – бүгенге Дөнья Җиһангирләренә – зур сәясәт башында торучыларга тоташа. Алар халыкны кат-кат алдадылар, гади кешеләрнең өметен кистеләр. Сүзләре бер, гамәлләре икенче төрле булды. Халык, нигездә, бер нәрсәгә дә ышанмый башлады. 1960 нчы елларда, мәсәлән, бездә – әдәбиятка яңа аяк басучыларда – шигъри Сүз белән Дөньяны яхшырта алабыз дигән тирән инану бар иде. Бездә генә түгел, миллионлаган әдәбият-сәнгать сөючеләрдә дә… Хәзер язучы халкы үзе дә «шигырь – бер нәрсә, Дөньяны әйләндерүче чыгыр – икенче нәрсә» икәнен бик яхшы төшенде инде.
Ә иҗади мохит, иҗади атмосфера, иҗади рух мәсьәләсенә килсәк, бу очракта байтак нәрсә иҗатчыларның үзләреннән дә тора. Әйе, бездә сәләтле, хәтта талантлы, эшсөяр каләм ияләре аз түгел. Берничә дистә исем санап китәргә мөмкин булыр иде. Алар – безнең байлыгыбыз. Әмма безгә максатый берлек җитенкерәми. Әлбәттә, һәр иҗат кешесе – аерым бер дәүләт кебек; сүз иҗади эзләнүләр, иҗат стиле берлеге турында бармый (без төрле реализмнар тарафдарлары булып яшәп карадык инде). Сүз милләт язмышында СТРАТЕГИК БЕРЛЕК турында бара. Өстәвенә, кайберәүләрдә шәхси амбицияләр дә кирәгеннән артык булып чыкты: кемдер – үзен Тукай дип саный; кем – Наполеон яки Гете сыйфатында хис итә; кемдер – мәхәббәт лирикасында үзен, ким дигәндә, Петрарка дип исәпли; кайбер кемсәләр, түрә булгач, мин язучыларның иң кәттәсе – беренчесе дип уйлап саташа… Тормыш ыгы-зыгысына бирешеп, көнкүреш ваклыкларыннан күтәрелә алмыйча, Бахус бабай хозурында үзен югалтканнар да аз түгел…
Шулай да, борынгы замандагы бер хаким-җиһангир сүзләрен дә ара-тирә искә алу ярыйдыр. Гаскәрләре белән сугыш-орышка керер алдыннан ул әйткән имеш: ишәкләр белән шагыйрьләрне саклагыз! – алар безгә сугыштан соң да кирәк булачак әле. Өстәп әйтергә генә кала – шагыйрьләр тарих өчен дә кирәк бит әле!
Р.В. Халык, милләт язмышы турында уйламаган, кайгыртмаган кешедән язучы да, олы шәхес тә чыкмый торгандыр. Ә бүген милләтебезне саклап калу, аның гомерен озайту өчен иң беренче чиратта ниләр эшләргә кирәк дип саныйсың?
Р.Ф. Әгәр бу сорауга гамәлгә ашырырлык анык җавап бирә алсам, минем гражданлык статусым аерым дәрәҗәгә ия булыр иде. Әңгәмәбезнең иң мөһим һәм иң авыр соравыдыр бу. Моннан 30 ел элек язылган «Кирәк безгә» дигән шигыремне хәтерләп үтсәм, читләтеп булса да, өлешчә җавабым саналыр, бәлки.
Тәкъдир шундый: бик аздан да олы шатлык
таба алырга,
сөенергә кирәк безгә.
Олимп уты ягар чакта,
сүнеп барган
учагыңа тын өрергә кирәк безгә.
Заманга иш булыйм дисәң –
кем бер янса –
ун яшьнәргә,
ун янарга кирәк безгә.
ТОРМЫШ дигән ХАЛЫКАРА САБАНТУЙДА
батыр булып
калалырга
кирәк безгә!
Азмы-күпме булган дәүләтчелегебезне сакларга, ныгытырга, көчәйтергә тиешбез. Яшәешебез этабында бу – мәҗбүрият. Аның өчен халыкның милли үзаңы югары булу кирәк. Бу изге гамәлдә язучыларыбыз шактый өлеш кертә ала дип уйлыйм.
Р.В. Соңгы елларда безнең җәмгыятебез бик нык, хәтта кирәгеннән артык, сәясиләште кебек. Иҗат әһелләребезнең шактые сәясәт урманына кереп адашты. Син үзең дә замананың иң болгавыр чорында – туксанынчы еллар башында, Югары Совет депутаты булып, ул карурманга кереп чыктың. Менә хәзер, сәясәттән бераз читләшкәч, бу мәсьәләгә ничегрәк карыйсың? Иҗат кешесе сәясәттән ерактарак торырга тиеш дип саныйсыңмы? Шигърият белән сәясәт бер-берсеннән ниндирәк ара калдырып яши алалар?
Р.Ф. Сәясәттән ераклашкан саен –
Табигатькә ныграк елышам.
…Тәгәрәде кызыл кыргый алма
елан үтеп киткән юл аша.
Моннан чирек гасыр элек язылган бу дүртьюллыкта да куелган сорауга җавапсыман ишарә бар кебек. Сәясәт дигән төшенчәгә кем нинди мәгънә сала бит. Бар – агымдагы тактик максат, бар – стратегик максат. Әгәр иҗат кешесе бүгенгесен бүген үк бетереп бара торган сәясәттә «үсә Казан, үсә нурланып, башкалабыз Москвадан якты нур алып» җыры көенә «эреп бетә» икән, ул кеше – кызганыч. Әгәр талантлы кеше, үзенең шәхси иҗади йөзен саклап калып, халыкның киләчәген кайгыртып сәясәттә катнаша икән, аны хупларга кирәк. Безнең язучы депутатларның күбесен соңгылар рәтенә кертер идем. Шундый сорау да туа: үз милләте, үз халкы өчен җанатар кешене сәясәтче дип атап буламы? Мин шәхсән үземне сәясмән дип санамыйм. Шул ук вакытта, җәмгыятебездә булган хәлләргә битараф кала да алмыйм. Әйтик, мине үзебезнең илбашын сайлау хокукыннан мәхрүм итәләр икән, сүзләремне кәгазьгә мин теләгән алфавит белән язуны тыялар икән, ни җан белән тыныч калмак кирәк! Сәясәтче булу-булмау икенчел нәрсә, ә, шагыйрь әйтмешли, гражданин булу мөһим, зарур, хәтта мәҗбүри…
Р.В. Элеккерәк елларда күп кеше сүз иреге юклыктан, цензура кысуыннан зарлана иде. Инде сүз иреге дә игълан ителде, цензура да бетерелде, әмма зарланучылар аңа карап иҗатта әлләни майтара алмадылар, журналистика да, әдәбият-сәнгать тә дәррәү күтәрелеп, берничә башка үсеп китмәде. Әллә соң ул «сүз иреге» дигән нәрсә шигърияткә зыян гына китерә микән? Демократия азрак булган саен шигырь теле – эзоп теле көчәя генә бара бит… Әнә Муса Җәлил үзенең иң яхшы шигырьләрен Моабит төрмәсендә язган…
Р.Ф. «Сүз иреге» дигән сүздә күпмедер шартлылык бар. Нинди генә заман, нинди генә катылыклар булмасын, Сүзне тыю мөмкин түгел. Уйны богаулап булмый бит! Дөрес, кеше җанына курку салып, Сүзнең канатын кисеп, вакытлыча аның яңгырау, таралу, басылу сферасын чикләп була. Тарих күрсәткәнчә, диктаторлар идарә иткән чорларда була андый хәлләр. Әгәр үзебезнең җирлеккә якынрак килеп, татар әдәбиятына күз салсак, шуны әйтә алабыз: төрле гасырларда – бик борынгы заманда да, ханнар заманында да, патшалар заманында да булган әдәбиятыбыз һәм хәзер дә бар! Ниндидер шартлар булмаса, әдәбият та, сәнгать тә туа алмый! Кысулар, чикләүләр, икенче төрле әйткәндә, цензура булмаса, әлбәттә, Әдәбият Агачы кәүсәлерәк, ябалдашлары мәхәббәтлерәк күренер иде. Шул моментны да искәртеп узыйк – күп нәрсә шәхескә, талантның зурлыгына бәйле. Пәһлеваннар белән һәркем исәпләшә! Зур талантлар торгынлык дигән заманда да менә дигән әсәрләр яза алдылар: Ә.Еники, С.Хәким, С.Баттал, А.Гыйләҗев, Ш.Хөсәенов, Г.Афзал, М.Мәһдиев, М.Юныс, Т.Миңнуллин, И.Юзеев һ.б.
Р.В. Синең үзеңне дә шулар рәтенә кертәсе килә. «Космополит түгел», «Гөмбәзләре кояшмыни!», «Тәкъдир язган эшләр…», «Колонизатор әлифбасы», «Дошман – сигез, без – тугыз», «Шайтан каласыннан КамАЗларга карап», «Әлмәттә җир тетрәү» һәм башка дистәләгән, заманы өчен шактый кыю шигырьләрең цензура шактый көчле саналган заманда язылды бит.
Р.Ф. Хәтерләвең өчен рәхмәт. Сүземне дәвам итеп шуны гына өстисе килә: кулымнан килсә, хөр фикергә түгел, халтурага цензура кертер идем мин. Азмы-күпме такмак чыгара алган, кесәсе калын булган һәркем «китап» чыгара ала хәзер. Элек мөмкин булмаган эш. Чын китапның кадерен җибәрүдә искиткеч зыян салды бу үзешчәннәрнең «китаплары»! Нигездә, бихисап саналган хосусый нәшриятлар чыгарды аларны…
Р.В. Әйе, бүген Татарстанда төрледән-төрле эреле-ваклы ике йөздән артык нәшрият бар. Шулай ук яңа журналларыбыз, газеталарыбыз да пәйда булды. Болары яхшы. Әмма ул китапларның, газета-журналларның тиражлары, гадәттә, берничә меңнән артмый. Җиде миллион халыкка бер тамчы гына бит бу! Китап кибетләребезнең күбесе ябылып бетте, хәзер инде китапханәләргә дә кул сузучылар күренә башлады. Укучысы булмаса, киләчәктә әдәбият үзе дә әкренләп юкка чыга барырга мөмкин бит. Без бу мәсьәләне Дәүләт Советында кат-кат күтәрәбез, таләп итәбез. Ә җитәкчеләр: «Заманалар үзгәрде, хәзер халык китаптан читләште, компьютерга бирелде», – диләр. Мисал итеп көнбатыш илләренә төртеп күрсәтәләр. «Әдәбият-сәнгать ул халыкның кечкенә бер өлешен генә кызыксындыра», – дип тә куялар. Менә син үзең ул агайларга ничегрәк җавап бирәсең?
Р.Ф. «Пәри – башка, җен – башка», диләр безнең халыкта. Россия гомер-гомердән читләргә кызыгып, читләрдән өлге алып яшәде. Әйтик, дин тәгълиматы византиялеләрдән кергән булса, дәүләт төзелеше системасы – Алтын Урдадан… Хәзер дә әнә, Европа күзенә карап, Америкага иярмәкче… Дистәләгән милләтләрне бетереп, тоташ Россия халкы (дөресрәге, рус халкы) ясамакчы. Янәсе, Америкада халык америкалы дип йөртелә бит… Аңлапмы, аңламыйчамы, мондый «прогресс» карашлылар безнең җирлектә дә бар. Әдәбият-сәнгатьнең, бигрәк тә әдәбиятның, рухи тормышыбыздагы гомер-бакый алып торган урынын белер өчен, аз гына артка – үткәнгә, тарихка борылып карау кирәк. Мең еллык әдәби тарихыбыз бар дибез. Әйе, бу шулай. Болгар яки Алтын Урда чорымы, Казан ханлыгы яки соңрак чорлармы – һәр дәвердән конкрет шәхесләр, конкрет әдәби әсәрләрне санарга була. Йә, мондый байлык күп халыкларда бармы? Русларныкымы яки нибары ике йөз еллап тарихы булган америкалыларныкымы? Шуңа күрә, әдәбиятның безнең халык язмышында үзгә роле, үзгә миссиясе. Әдәбият, җыр-моң – безнең төп байлыгыбыз. Төптән уйласаң, безнең бүтән милли байлыгыбыз – матди байлыгыбыз юк та бугай әле… Шунысын да искәртик: иң авыр гасырларда да дәүләтчелекнең кайбер функцияләрен (тәрбия, мәгърифәт, хөкем кануннарын…) теге яки бу күләмдә әдәбият саклап кала алды бит. Әгәр, – диниме, дөньявимы, – әдәбиятыбыз булмаса, бездә бүгенгәчә исән калган дәүләтчелеккә омтылу хисе дә булмас иде. Әгәр чыннан да «әдәбият-сәнгать ул халыкның кечкенә бер өлешен генә кызыксындыра» икән, бу – безнең фаҗигабез. Без һәммәбез дә, – син олы түрәме, гади мөгаллимме, – халыкка тарихи чынлыкны аңлатып, милли үзаңны күтәрү юнәлешендә эшләргә тиешбез. Үзләрен дөнья кендеге дип санаган, болганчык чорда зур байлык (кызганыч, ул байлыкны милли байлык дип санап булмый. Хәер, ул мал-мөлкәтнең язмышы алда ничек булып бетәр бит әле. Дөнья бу!) туплаган, әлегә зур дәрәҗә йөрткән агайларга яки энекәшләргә әйтер сүз шул: кайдан чыкканны онытмаска иде!
Р.В. Иҗат кешесен дә, гомумән, милләтне дә иң беренче чиратта өмет яшәтә. Әмма ләкин буш хыяллар, ялган өметләр белән гомер кичереп, үзең дә сизмичә, ярык тагарак янында калуың мөмкин бит. Безнең әдәбиятның, безнең милләтнең киләчәккә ныклы өмете, төпле ышанычы бар дип саныйсыңмы? Һәм ул нидән гыйбарәт? Нәрсәгә таяна?
Р.Ф. Сораулар җитди. Яшәешебезнең асылына бәйле сораулар. Иң әүвәл, шәхси яктан җавап бирәм: әгәр әдәбиятның, милләтнең киләчәгенә өмет, ышаныч булмаса, иҗат эшенә алыныр идемме? Ышаныч нидән гыйбарәт? Чагыштырмача зур санда халык бар (хәтта яртылабы милләт гаменнән читләшкән, космополитлашкан һ.б. «лашкан» булса да), димәк, милләт бар. Аңлаганнар өчен зур һәм гыйбрәтле тарих бар (ул бик нык бозып өйрәнелгән һәм аңлатылган; объектив өйрәнгәндә, тарихның бик күп сәхифәләре безнең милләт файдасына булачак). Күпләребезнең геннарында «без дәүләтле халык булган һәм киләчәктә дә булырга тиеш» дигән эчке бер горур тойгы яши…
Р.В. Әйдә, дөнья гамен бер читкәрәк куеп, янәдән үзебезгә кайтыйк әле… Безнең халык сине зур шагыйрь һәм мәртәбәле «Казан утлары» журналының баш мөхәррире буларак белә. Заманында син, күпләребезне көнләштереп, казна эшендә эшләмичә, шактый вакыт чып-чын шагыйрь булып кына яшәгән идең. Хәзер шул елларны сагынмыйсыңмы?
Р.Ф. Сагынам, әлбәттә. Кеше буларак – яшьлекне, ир кеше буларак – көчле, дәртле ир-егет чагымны сагынам. Гомумән, мәшһүр язучыларның күбесе гомерләренең билгеле бер өлешен фәкать иҗат эшенә генә багышлаганнар. Мисаллар күп, үзебезнең әдәбиятта да, бүтән халыклар әдәбиятында да. Казна эшен дә, иҗат эшен дә ал да гөл итеп югары дәрәҗәдә алып бару мөмкин түгел диярлек. Гомер – кыска, Вакыт – цейтнот…
Р.В. Син гомер-гомергә һәр урында беренче булып килдең. Шигърияттә дә, җәмәгать эшләрендә дә, китап бастыру, премияләр алу өлкәсендә дә иң элек өлгерә, яшьтәшләреңнән гел алда бара идең. Хәтта суда йөзү, чаңгы шуу ягыннан да сиңа тиңнәр табылмый иде. Син һәр эшне җаның-тәнең белән бирелеп, булсынга дип, ахырына кадәр җиткерәм дип эшлисең. Хәтта шигырь язганда, җитди нотык тотканда да маңгаеңнан тирләр тамып тора. Ә тормыш гел эштән генә тормый бит ул. Күңел бәйрәм дә сорый. Күңел бәйрәмнәрең нидән гыйбарәт синең?
Р.Ф. Пенсия яшендәге кешегә җылы сүз кирәк ул дипме, артыграк мактап ташладың шикелле. Күңел бәйрәме дигәннәре хәзер күбрәк нәни улыма бәйле. Хәзер аңа дүрт яшь. Кызык чагы. Аңа дөнья кадәр вакыт һәм көч сарыф итәргә кирәк. Әмма ул биргән шатлыкны берни белән дә үлчәп бетереп булмый.
Р.В. Синең шигырьләреңә дистәләгән композиторлар тарафыннан бик матур көйләр язылган. Шулар арасыннан халык күңеленә мәңгелеккә уелып калырдайлары да шактый. Ә үзеңә аларның кайсысы аерата якын, аерата кадерле? Ялгыз чакларыңда күбрәк кайсы җырыңны авыз эчеңнән көйләп йөрисең?
Р.Ф. Җыр димәктән, Разил туган, мин сине җырлар короле дип саныйм. Бу өлкәдә минем хезмәт зур түгел. Махсус җыр текстлары язганым да булмады. Заманында шактый ук исемле композиторлар аерым шигырьләргә берәр-икешәр (нигездә, берәр) көй яздылар язуын. Әмма алар күп түгел. Кайберәүләр, «Аккошлар» (Ф.Әхмәтов көе) җырын яхшы диләр. Минем үземә сүзләре бик үк ошап бетми. Ш.Шәрифуллин көй язган «Иясез шатлык» дигән бер җыр бар. Аны радиодан сирәк кенә биргәлиләр. Ошый ул миңа, сүзләреннән канәгатьмен. Шушы җырны кайчак авыз эченнән мыгырдаштыргалыйм…
Р.В. Сүзебез ахырында соңгы вакытта кылган гамәлләрең һәм киләчәккә ниятләгән эшләрең турында берничә сүз әйтсәң икән.
Р.Ф. Үткән елда төп эшләремнең берсе Татарстан Язучылар оешмасы тарихын язу булды. Архив документларына нигезләнеп, аерым фактлар һәм вакыйгалар нисбәтендә соңгы чор татар әдәбиятының үсеш тенденцияләрен ачыкларга тырыштым. Бу хезмәт аерым китап рәвешендә чыкса да, алга таба мин аны тулыландырырга телим. Татар әдәбияты тарихын өйрәнүчеләр өчен бер кирәкле кулланма булсын дим.
Соңгы ун елда язылган шигырьләремнең китап булып дөнья күргәне юк. Элегрәк ике елның берендә (кайчак хәтта ел саен!) яңа шигырь китапларым чыга иде. Монда берәүнең дә гаебе юк. Нәшриятка җыйнап, әзерләп биргәнем булмады. Яңа дигән шигырьләрем, алар арасында бик кыскалары да, поэмага тартым озыннары да бар, җыенысы ун табак чамасы булыр. Шуңа өстәп – вакыт җитте бугай – истәлек-хатирәләр дә язасы килә. Гыйбрәт алырлык, күргән-кичергән хәлләр шактый. Әдәби мохиттә байтак яшәлде бит.
2003 ел
ДӨНЬЯГА МИН КЕШЕЛӘР КҮҢЕЛЕ АША КАРЫЙМ…
Әдип Фәнис Яруллин
Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 782 | Нарушение авторских прав
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |
|