АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология
|
Татарстан Республикасы прокуроры 2 страница
Р.В. Татарстанда кайчан да булса татар теле рус теле дәрәҗәсенә күтәрелеп, чын мәгънәсендә дәүләт теленә әверелер дип уйлыйсызмы? Моның өчен безгә ниләр эшләргә кирәк?
К.Ә. 1990 нчы еллардан соңгы хәлләрне искә төшерик әле. Җыелышларда җитәкчеләребез татар телендә чыгыш ясый башлаганнар иде бит, телевидениедән, радиодан татар телен өйрәттеләр. Аннары «шып» итеп барысы да тукталды. Руслар арасыннан да татарча өйрәнергә риза булган кешеләрне беләм мин. Өйрәнделәр дә, алар өчен кызык та иде ул. Минемчә, ул эшне без үзебез туктаттык. Тыючы юк иде, хәзер дә юк. Безгә Мәскәүдән килеп татар телен өйрәтмәсләр, татар мәктәпләре ачмаслар – монысын үзебез кайгыртырга бурычлы. Соңгы елларда күбрәк русчага авыштык, татарчаны оныта башладык. Ирешелгән казанышларны югалтмаска иде!
Р.В. Әйе, бик теләсәгез, Сез менә дигән профессиональ журналист, язучы яисә галим булып китә алыр идегез. Әйткәнемчә, Сезнең әле дә китапларыгыз чыгып тора, фәнни эшләрегез дөнья күрә, профессор буларак, студентларга лекцияләр укыйсыз. Ә прокурор эше – гаҗәеп четерекле, тормышның ямьсез күренешләре белән бәйләнгән бимазалы эш. Гел җинаятьләрдән генә торган шул эшләрдән туеп, гарык булып, башыгыз-аягыгыз белән иҗат һәм фән эшенә кереп чумарга теләгән чакларыгыз булмыймы?
К.Ә. Дөресен әйткәндә, була. Эш дәвамында шундый хәлләр килеп чыга ки, быелны гына эшләп бетерәм дә, китәм, дип уйлыйсың. Аннары кабат эшкә кереп чумасың, онытыласың. Безнең эш авыр булса да, кызыклы, кирәкле, файдалы. Авыр җинаятьне ачсак, җинаятьчене җавапка тартсак, кул астындагы тикшерүчеләр яхшы нәтиҗәләргә ирешсә – сөенәбез. Бу өлкәдә мин инде 30 елдан артык эшлим, яшьләргә дә ярдәм итәргә тырышам. Әгәр эш тәҗрибәм аларга файдалы икән, минем эшне дәвам итүчеләр бар икән – бу да сөенеч! Дошманнар белеп торсын, әле эшемне ташларга җыенмыйм.
Р.В. Дошманнар дигәннән, прокурорның дуслары күбрәк буламы, әллә дошманнарымы? Сез дошманнарыгызга нинди теләкләр теләр идегез? Ә дусларыгызга?
К.Ә. Бер поляк язучысының мондыйрак сүзләре бар: «Дошманнарыңнан курыкма – аларны син күреп-белеп торасың, ваемсызлардан курык!». Прокурорның дошманнары да аз түгелдер инде. Бөтен кешегә ярап бетеп, кояш кебек һәммәсен җылытып, яктыртып булмый бит. Мәктәп елларыннан калган дуслар – алар чын дуслар.
«Кешеләргә карата мөгамәләгез әйбәт, гел елмаеп сөйләшәсез», – дисез. Мин кешеләр белән ансат танышам, аралашам. Һәр кешегә яхшы теләктә мин. Ләкин эш урыныма күрә генә үзләрен минем дуска санаган күп кенә «дуслардан» читтәрөк торырга тырышам. Әгәр дә бөтен шул «дуслар»ның сорау-гозерләрен үти башласам, үз эшемне намус белән башкара алмас идем. Мөгаен, бу фикерем белән килешәсездер.
Р.В. Кафил әфәнде, әңгәмәбез башында Сез: «Прокурор – ул кешеләрне кайгыртучы, яклаучы», – дидегез. Киләчәктә дә шулай булып калыгыз. Безнең Татарстан прокуроры һәрвакыт яхшы кешеләрнең яклаучысы булсын, яман кешеләр аннан куркып торсын! Нык сәламәтлек, эшегездә уңышлар һәм иҗат шатлыклары телим Сезгә!
2003 ел
ТАТАРГА ТЫЛМАЧ КИРӘКМИ
Татарстан Республикасының Русия Федерациясендәге
тулы вәкаләтле вәкиле Назиф МИРИХАНОВ
Разил ВӘЛИЕВ. Назиф әфәнде хакында шактый гына мәгълүматларым булса да, шушы көнгә кадәр ул миңа үзенең чыгышы, нәсел-нәсәбе ягыннан сер булып кала бирә. Мириханов – бездә сирәк очрый торган фамилия. Мөҗәһидәнне дә безнең якларда Мөҗәһид дип кенә әйтәләр. Исем-фамилиягездә үк ниндидер борынгылык, затлылык бар сезнең, Назиф әфәнде. Үзегезнең шәҗәрәгез, нәсел-нәсәбегез белән таныштырып үтсәгез иде.
Назиф МИРИХАНОВ. Миңа бу сорауны еш бирәләр. Таныш булмаган кешеләр арасында татар икәнемне үзем әйтмәсәм, фамилиям һәм әтием исеме буенча мине Урта Азия, яисә Кавказ кешесе дип уйлыйлар.
Ә Мириханов фамилиясенең чыгышы бик гади. Минем бабамның әтисе Мөһрихан исемле булган. Безнең якларда Нугайбәк Асановның тугыз улыннан таралган Нугайбәков фамилиясен йөртүче бер нәсел кешеләре күп булганлыктан, колхозлашу елларында шактый гына гаиләләргә фамилияләрен үзгәртергә тәкъдим иткәннәр. Шулай итеп, Мөһриханнан урысчалатып Мириханов фамилиясе килеп чыккан. Гомумән, Мөһриулла, Мөһрибәк исемнәре Урта Азия төрки-мөселманнарында очраштыргалый. Татарда бу исемнең беренче өлеше күпчелек хатын-кыз исемнәрендә күренә: Мөһрибану, Мөһриҗамал һ.б. Авылда ул әбиләрне Мөһриттәй дип йөртәләр иде.
Безнең Азнакай ягында, гомумән, Ык буе татарларында, ир-ат исемнәренә «ан», «ән» кушымчалары тагу гадәте бар. Шуңа күрә әтием, Мөҗәһид кенә түгел Мөҗәһидән, бабам Миргариф кына түгел, Миргарифан, абыем Мирхафиз гына түгел, Мирхафизан.
Безнең нәсел шәҗәрәсе Санкт-Петербургның Шәрекъ институты архивында Ри-заэтдин Фәхретдиннең фәнни язмаларында, Казанда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар бүлегендә саклана. Бу мәгълүматлар күренекле галимебез Марсель ага Әхмәтҗанов, Русия Фәннәр академиясенең Тарих институты галиме Вадим Трепавловның Казан татарларын формалаштыруда нугайларның (нугай татарларының) катнашына, Нугай урдасына (ханлыгына) багышланган хезмәтләрендә еш кулланылды. Нугай ханлыгы атамасы Алтын Урдадагы гаскәр башлыгы Нугай морза исеменнән алынган. Нугай урдасына хәзерге Татарстанның көнчыгыш районнары, Башкортстан, Ырынбур өлкәсе җирләре кергән. Казан ханбикәсе Сөембикәнең дә Нугай морзасы кызы икәнен искә төшереп үтик.
Безнең нәсел башында хәзерге Уфа һәм Ырынбур арасында биләмәләре булган Нугай ханлыгы аристократиясе вәкиле Гираят бәй (XV гасыр) тора. Шәҗәрәдә ирләр буыны буенча минем туры нәсел сызыгы түбәндәгечә килеп чыга: Гираят бәй – Куганчы – Алганчы – Арслан – Аккүз – Бүләк – Сарыбай – Истангол – Җияш – Урсай – Хәсән – Нугайбәк (1736-1802) – Сәлтәш – Әхмәтхан – Мирихан (1853-1914) – Миргарифан (1903-1977) – Мөҗәһидән (1927-2001) – Назиф (1952) – Илнур (1979) – Камил (2002). Русия составына кереп, утрак тормышка күчә башлагач, Җияш бабай хәзерге Башкортстанның Бакалы районы Җияш (Дияш) авылына, Урсай бабай – Татарстанның Азнакай районындагы Урсай авылына, Хәсән бабай – шул ук районның Чалпы авылына һәрберсе үз вакытында нигез салганнар. Бакалы районында Азнакайдан ерак түгел Нугайбәк авылы (элеккеге Ногайбәк казак крепосте) да бар. Бу авылның исеме дә безнең Чалпы авылында үскән Нугайбәк бабай белән бәйле, диләр. Нугайбәк Асанов (Хәсәнов) – Пугачев полковникларының берсе, аның турында бу фетнәгә багышланган фәнни әсәрләрдә языла. Әхмәтхан, Мирихан, Миргарифан – муллалар. Әтием Мөҗәһидән «Сельхозтехника»ның Азнакай районы Тымытык филиалы җитәкчесе булып эшләде.
Башкорт-мишәр казакларының кантон административ-территориаль идарәсе чорында (1798-1864) безнең нәселдән Хөрмәкәй һәм Шәңгәрәй Нугайбәковлар кантон башлыклары булып торганнар. Идел-Урал төркиләренең Алтын Урда казак системасын торгызган вакытта Русия хөкүмәте «татар» этнонимын кулланмаска тырыша. Алайса, урыс армиясендә татар атлы гаскәре булганлыгын танырга туры килә бит, ә бу инде урысның «поганый татарин» дигән билгеләмәсенә ярашып бетми. Шуңа күрә әлеге гаскәрне «башкорт-мишәр» казаклары дип атыйлар. Ырынбур генерал-губернаторлыгына караган кантон казак системасына хәзер Татарстанда булган Минзәлә һәм Бөгелмә өязләре дә керә.
Бүгенге көндә безнең нәселдән «Елховнефть» идарәсе җитәкчесе Ардинат Нугайбәковны билгеләп үтәргә була. Юстиция генералы Галим Абдуллаев (Нугай-бәков) (1951-1997) фаҗигале үлеменә чаклы Татарстан Югары суды коллегиясе әгъзасы иде.
Р.В. Бездә бит, гадәттә, үзеңнең җиде, хәтта унике буыныңны белү фарыз санала. Сез бабаларыгызны ничәнче буынга кадәр беләсез? Алар хакында ишетеп кенә беләсезме, әллә чыганаклар буенча өйрәндегезме? Нәсел-нәсәбегез хакында китап язарга уйламыйсызмы?
Н.М. Югарыда әйтеп үткәннәр буенча минем 17 буын бабаларым билгеле булып чыга. Гираят бәйгә чаклы да XIII-XV йөзләрдә яшәгән 10 буын бабаларым буенча фараз бар: Урадач – Улан – Кучкар – Буга – Булта – Унга – Сангусин – Сасбуга – Сумбустин – Бикмеш – Гираят. Әмма бу легенда рәвешендә генә, бабайларның язып, берсеннән-берсенә тапшырып барган шәҗәрәләре белән дә, архив һәм фәнни тикшерүләр белән дә расланмый (яки сакланмаган).
Нәсел шәҗәрәбез турында һәм, гомумән, татар халкы тарихы хакында без бәләкәй чакта Миргарифан бабай минем сорауларыма җавап итеп сөйли иде. Вафаты алдыннан әлеге шәҗәрәне һәм үзенең язмаларын ул миңа васыять итеп калдырды. Гарәп имлясында язылганлыктан, мин аларны озак вакытлар укый алмадым. Кириллицага күчертеп, бу язмалар һәм шәҗәрә белән танышкач, татар халкының килеп чыгышы (этногенезы), аның тарихы белән кызыксынуым тагын да артты һәм 1999 елда бар булган мәгълүматларны «Нәсел-род»дигән кулъязма рәвешендә чыгардым.
Р.В. Бездә бит кешегә ике нәрсә буенча – кайсы нәселдән чыгуына һәм үзе кылган гамәлләренә карап бәя бирәләр. Инде кайсы нәселдән чыкканыгызны белдек, хәзер башкарган эшләрегезгә, кылган гамәлләрегезгә дә күз салып үтик... Һөнәрегез буенча сез – төзүче. Ир кеше үз гомерендә ким дигәндә бер йорт салырга тиеш, диләр. Ә сез ничә йорт салырга, нинди төзелешләрдә катнашырга өлгердегез?
Н.М. Мин Әлмәттә «Татнефтегазстрой» системасында мастердан башлап трест җитәкчесенә кадәр эшләп, төрле сәнәгать объектлары: торба заводы, батырма насослар заводы, «Радиоприбор» заводы, оек-оекбаш фабрикасы һәм башка төзелешләрдә катнаштым. Соңга таба биш ел башка төбәкләрдә эш алып бара торган күчмә (мобиль) «Таткомплектмонтаж» трестын җитәкләп, вахта-экспедицион ысул белән Көнбатыш Себер, Екатеринбург, Новгород, Ярославль, Краснодар, Ставрополь һәм башка өлкәләрдә нефть-газ объектлары төзелешләре белән идарә иттем.
Р.В. Хәзерге көндә Сез бик җаваплы эштә – Татарстанның Русиядәге тулы вәкаләтле вәкиле булып эшлисез, Русиянең җитәкче даирәләрендә Татарстан мәнфәгатьләрен яклыйсыз, арадашчы ролен үтисез. Әмма, белүемчә, Татарстан вәкиллегенең эш даирәсе моның белән генә чикләнми, ул гаҗәеп күпкырлы. Вәкиллекнең эшчәнлеге хакында тәфсилләбрәк сөйләсәгез иде...
Н.М. Вәкиллекнең эшчәнлеге түбәндәге юнәлешләрдән тора: сәясәт, икътисад, халыкара мөнәсәбәтләр, җәмәгатьчелек белән эш алып бару, матбугат белән элемтә, протокол хезмәте.
Сәясәткә килгәндә, барлык мәсьәләләрдә Татарстан Конституциясе һәм законнары, Президентыбыз Минтимер Шәймиев күрсәтмәләре, Русия Федерациясе белән Татарстан арасындагы Шартнамә һәм килешүләр, Министрлар Кабинеты карарлары нигез булып тора. Татарстанның сәяси мәсьәләләргә карашын без федераль структуралар, чит ил оешмалары, суд органнары, матбугат вәкилләре белән аралашканда, фәнни конференцияләрдә аңлатабыз, яклыйбыз.
Икътисади юнәлеш күпчелек очракта Мәскәүдә Татарстан Министрлар Кабинетының эшчәнлеген тәэмин итүгә багышлана. Бүгенге көндә төп максат – «Татарстан Республикасының 2006 елга кадәр социаль-икътисади үсеше» дигән федераль максатчан программаның үтәлеше. Татарстан партнерлары белән танышып, очрашып сөйләшүләр дә вәкиллектә үтә.
Халыкара эшләр чит дәүләт илчелекләре белән даими мөнәсәбәттә тору, визит белән баручы Татарстан делегацияләренә рөхсәт кәгазьләре, визалар алудан гыйбарәт. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, күп дәүләт илчелекләре Татарстан вәкиллегенә тигез һәм ихтирамлы мөнәсәбәттә тора.
Белгәнегезчә, бүгенге көндә Татарстан бөтенрусия һәм бөтендөнья татарларының рухи Ватанына әверелеп, «Зур Татарстан» проектының мәркәзе булып тора. Бу гамәл Конституциябезнең 14 нче маддәсендә беркетелгән. Казанда Федераль татар милли-мәдәни мохтариятенең (автономиясенең) идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты эшләп килә, алар белән безнең вәкиллек даими багланышта тора. Шушы мөмкинлекләрдән файдаланып, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Үзәк федераль округ өлкәләре һәм Русиянең башка регион татар җәмәгать оешмалары белән дә эш алып барабыз.
Вәкиллектә матбугат үзәге һәм «Татарстан-Яңа гасыр» (ТНВ) телерадиокомпаниясенең хәбәрче бүлеге эшләп килә. Русия үзәк матбугат редакцияләре, телевидение һәм радиоканаллар белән элемтәдә торабыз, аларны вәкиллектә үткән матбугат конференцияләренә, төрле чараларга чакырабыз. «Татарские новости», «Ватандашлар» гәзитләре, «Националь» журналы белән хезмәттәшлек итәбез.
Протокол хезмәте дәүләт күләмендәге чараларны оештыру, эшләү өчен шартлар тудыруны күздә тота: гараж хезмәте, ашханә, транспорт билетлары, аэропортлар, вокзаллар, каршылау-озатулар. Күзгә бик үк күренми торган, тавык та чүпләп бетермәслек бу мәшәкатьләрне системалы нигездә алып барырга тырышабыз.
Р.В. Мөстәкыйль, бәйсез дәүләтләрнең Мәскәүдә илчелекләре бар. Безнең вәкиллегебез оешу да суверенлыкның бер билгесе, дәүләтчелегебезне тернәкләндерү юлындагы бер адымыбыз булды. Ә Мәскәү сезнең белән, вәкиллек белән исәпләшәме? Мәскәүнең вәкиллеккә һәм, гомумән, Татарстанга мөнәсәбәте ничегрәк? Соңгы елларда бу мөнәсәбәттә үзгәрешләр бармы?
Н.М. Соңгы вакытта Мәскәүнең Татарстанга карашы кискен үзгәрде дип әйтмәс идем мин. Концептуаль үзгәрешләр бөтен ил буенча бара. Безнең республикага аерым караш, ниндидер саклык һәм ихтирам катнаш мөнәсәбәт бар. Әлбәттә, бу – Татарстан җитәкчеләренең бөтен мәсьәләләргә дә стандарт булмаган карашлары, үз-үзләрен мөстәкыйль тотышлары, республикабыздагы икътисади үсеш, сәяси тотрыклылык нәтиҗәләре. Көндәлек эшчәнлегебездә безгә Русия Президенты администрациясе, РФ хөкүмәте һәм министрлыклары, департамент җитәкчеләре, кураторлар, киңәшчеләр, экспертлар белән якыннан эш итәргә туры килә. Рәсми булмаган сөйләшүләрдә федераль структура хезмәткәрләре, нигездә, безне аңлап, эшебезгә теләктәшлек күрсәтәләр. Башка республикалар һәм өлкә вәкилләре белән дә бик күп мәсьәләләр буенча киңәшләшеп эшлибез.
Р.В. Кайчакта без, шаяртып, ике татар булган җирдә өч партия оеша, дип әйтәбез. Бер яктан караганда, бу безнең таркаулыгыбыз турында сөйләсә, икенче яктан, татарның иҗтимагый һәм сәяси активлыгын да күрсәтә торгандыр... Мәскәүдә үзебезнең вәкиллек, Әсәдуллаев йорты, мәчет кебек татар үзәкләре эшләп килүен беләбез. Тагын шундый татар утраулары бармы Мәскәүдә? Алар белән вәкиллек арасындагы элемтәләр ни дәрәҗәдә?
Н.М. Милләттәшләр белән татар халкының киләчәге турында фикер алышканда мин сигез төрле концептуаль юнәлеш сизәм: глобализм, русизм, татарчылык, татарстанлык, төркичелек, төрки-славянлык, исламизм, этник сепаратизм. Башка барлык концепцияләр дә исемнәреннән үк аңлашыла дип уйлыйм, ә менә «этник сепаратизм» дигәне татардан – болгар, керәшен, нугайбәк, мишәр һ.б.ны аерып чыгарырга өндәүчеләргә кагыла... Хәзерге вакытта күренекле галимебез Дамир Исхаков җитәкчелегендәге төркем, Бөтендөнья татар конгрессы резолюциясенә таянып, татар халкының милли идеологиясе өлкәсендә эшли. Минемчә, бу идеологиянең нигезе – халкыбызны, беренче чиратта, ана телебезне саклауга хезмәт итә торган төркичелек булырга тиеш. Глобальләшүгә глобаль караш кирәк. Әлбәттә, бу концептуаль карашның, беренче чиратта, Татарстан дәүләтчелеге, Русия Федерациясенең үсеше, киләчәге белән бәйле булуы шарт. Соңгы вакытта, шөкер, татарның бердәмлеге арта бара, инде ике татар очрашканда өч фикер түгел, ике фикер белән дә чикләнәбез, төп мәсьәләләрдә уртак тел табабыз. Үзебезнең милли идеологиябез булгач, уртак фикердәшлегебез тагын да артыр, дип уйлыйм.
Мәскәүдә 40ка якын татар оешмасы санала: Мәскәү (Рәсим Акчурин), Мәскәү өлкәсе (И.Сәфәргалиев) татар милли-мәдәни мохтариятләре, аларның җирле бүлекчәләре, «Зыялылар» клубы (Н.Кәримова), «Ватаным» (Ренат Акчурин), «Туган тел» (Р.Галимов), «Ватан» (М.Миначев), «Татар галимнәре» (А.Әхтәмҗан), «Рәссам» (Э.Шаһиев), «Берлек» (Р.Нәвретдинов), «МарАТ» (Р.Ситдыйков), «Айкай» (Р.Хәбибуллина), «Гөлләр» (Н.Фатыйхова), «Изге ай» (Х.Бегичева), «Җыр театры» (Р.Ибраһимов), «Файда» (А.Хәйруллин), «Арбат» (А.Камалетдинов), «Отрадное» (К.Шакиров), «Диләфрүз» (Д.Дежурова), «Мәҗлес» (Л.Рафиков), «Көрәш» федерациясе (Р.Гайнанов), татар гәзитләре, яшьләр оешмалары, татар мәктәбе һәм балалар бакчалары, татар рестораннары һәм башкалар.
Бу оешмаларның һәрберсе белән дә без тигез мөнәсәбәттә һәм элемтәдә торабыз. Вәкиллек каршында татар җәмәгать оешмалары шурасы эшли. Җәмәгатьчелек белән эшләү юнәлеше минем урынбасарым Алмаз Фәйзуллинга йөкләнгән, аның кул астында махсус бүлек һәм матбугат үзәге бар. Мәскәү татар автономиясе белән уртак эшләр алып бару буенча килешү төзелде, җәмәгатьчелек белән эшнең төп юнәлешләре вәкаләтле вәкил тарафыннан расланган документ нигезендә алып барыла.
Р.В. Төрле илләрдә һәм төбәкләрдә Татарстанның 20ләп вәкиллеге бар. Әмма, ни кызганыч, Татарстанның визит карточкасы булырга тиешле ул вәкилләребезнең күбесе әлегә татарча сөйләшә белми. Ә менә сезнең вәкиллектә кемнәр эшли? Сез аларга ике дәүләт телен дә белүне шарт итеп куясызмы?
Н.М. Татарстанның чит илләрдә һәм Русия төбәкләрендәге вәкиллекләрендә эшләүчеләрнең Татарстандагы һәр ике дәүләт телен белергә тиешлеге, минемчә, аксиома. Бу таләп Татарстан вәкиллекләре буенча кабул ителгән законның проектына тәкъдим ителгән иде, әмма ләкин, минемчә, бу таләп закон белән ныгытылмаса да, ачык аңлашылырга тиеш. Татарча белмәгән вәкилләр, табигый ки, татар җәмәгатьчелеге белән тиешенчә эш алып бара алмый. Алай гына да түгел, урындагы җәмәгатьчелеккә тискәре йогынты ясый: «Казан татарлары да татарча белмәгәч, безгә кая инде ул», – дигән рухи төшенкелек тудыра. Бу мәсьәләне күп вәкилләр аңлый. Соңгы елларны гына, мәсәлән, Санкт-Петербургтагы вәкилебез Ш.Әхмәтшинның, Екатеринбургтагы Р.Бикбовның татарча телләре ачылды.
Аннан тагын шуны әйтәсе килә – ана телен белү турында сүз чыкса, урыс телле татар совет заманын сүгә башлый – бу инде көлке һәм аяныч хәл. Илдә үзгәртеп кору башлануга 20 ел, Татарстанның мөстәкыйльлегенә 15 ел вакыт узды. Теләк булганда телне 10 айда өйрәнергә мөмкин, татарның җәмәгать эшендә буталып йөрисең, яисә дәүләт оешмасында эшлисең икән, тел белү һөнәри таләп ул. Теләк кирәк, күңелеңдә татар рухы булу кирәк. Аллага шөкер, бүген татар телен өйрәнү өчен китаплар, сүзлекләр, компьютер дисклары, программалары җитәрлек.
Безнең вәкиллектә эшләүчеләрнең яртысы татарлар. Вәкиллектә эшли башлагач, беренче итеп әмер-приказ белән Татарстанның ике телен дә белергә тиешле хезмәткәрләрнең исемлеген расладык, татар теле дәресләре оештырдык, Казаннан компьютер программалары китертеп, татар телен хатларда, документларда, эштә куллана башладык. Болай нәтиҗәләребез бар, әмма тиешле дәрәҗәгә җитмәдек әле.
Р.В. Революциягә кадәр (1913 елда) Мәскәүдә 15 татар мәктәбе, 2 татар бистәсе, 26 татар гәзите һәм журналы, 3 татар театры булган... Ә хәзер хәлләр ничегрәк? Кайчан да булса бөтенрусия күләмендә татар гәзите һәм журналы, татар радиосы һәм телевидениесе оештырылыр дип уйлыйсызмы? Русия җитәкчеләре бу мәсьәләгә ничек карый?
Н.М. Хәзер Мәскәүдә бер татар этно-мәдәни компонентлы татар мәктәбе, ике балалар бакчасы, өч татар гәзите, бер театр труппасы бар. Әмма шуны әйтергә кирәк, 1913 елларда Рәсәйдә татар этнонимы төрки-татар мәгънәсендә киңрәк кулланылган, анда хәтта әзәри татарлары (бүгенге азәрбайҗаннар) да кергән. Мәскәүдәге Татар мәдәнияте үзәге бинасын да бит әзәри татарлары, Бакудан килгән нефть магнаты Әсәдуллаев салдырган. Шуңа күрә бүген дә төрки кардәшләребез: төрекләр, азәрбайҗаннар, казакълар, үзбәкләр, кыргызлар, Кавказ төркиләре белән милли-мәдәни мәсьәләләрне бергә хәл иткәндә шактый куәт җыела. Мәсәлән, 1186 нчы татар мәктәбенә, «Шатлык» татар балалары ансамбленә азәрбайҗан, үзбәк малайлары-кызлары да йөри. Билгеле ки, беренче чиратта, татар җәмгыятьләренә башкортларны, нугайларны, Кырым татарларын тартабыз.
Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 677 | Нарушение авторских прав
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |
|