АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

Сылтама заманга

(Равил Фәйзуллин)

Үз шигырьләрем, үз җырларым да – минем күңел таянычым. Шигъри иҗат миңа бүтән шагыйрьләрнең шигъри дөньясын аңларга булыша. Минем шөгыльләнә тор­ган гыйльми өлкәм дә бит – шигърият.

Ә инде җәмәгать эшчәнлеге дигәндә, аны да икенче яки өченче урынга куя ал­мыйм. Чөнки бары югары гражданлык хисе һәм милләт гаме генә – асылда алар икесе дә уртак – шигъриятеңә дә, фәнеңә дә тирән мәгънә, иҗтимагый-зарури яңгыраш бирә ала.

Р.В. Аллага шөкер, фәннең төрле өлкәләрендә эшләүче галимнәребез элек тә бар иде, алар хәзер тагын да ишәйде. Әмма халкыбыз тарихын борын-борын заманнардан алып өйрәнүче тарихчыларыбыз, бо­рынгы әдәбиятыбыз буенча белгечләребез бармак белән генә санарлык. Ә Сез бит та­тар тарихы, борынгы әдәбиятыбыз тари­хы йозаклы чакта ук, үҗәтләнеп, шул за­маннар әдәбиятын өйрәнергә тотынган сирәк галимнәребезнең, фидакарь затларыбызның берсе. Әби-бабайлар сандыгына яшерелгән «Кыйссаи Йосыф»ны, «буржуаз шагыйрь» кушаматы тагылган бөек Дәрдмәндне халкыбызга кире кайтаручы, якты дөньяга чыгаручылар арасында Сез­нең исемегез мәртәбәле урында.

Кол Гали һәм Дәрдмәнд иҗаты белән беренче очрашуыгыз кайчан булды? Һәм ни өчен нәкъ менә шушы шәхесләр Сезнең күңелне гомерлеккә били алды икән?

Н.Х. Минем әти дә, әни дә дини-рухани тормыш белән яши иделәр. Көнгә биш ва­кыт намаз, моңлы көйгә кычкырып Коръән уку, мөнәҗәтләр, борынгы көйле китаплар өйдә даими яңгырап торды.

Бервакыт кич, апалар да безгә килгән мәлдә, өйдә нәүбәтләшеп «Йосыф китабы» укыдылар. Искиткеч моңлы, ягымлы көе белән әле әти, әле әни, әле ике апам алмаш-тилмәш кычкырып укыды. Аңлатма биреп, вакыйгаларга үз мөнәсәбәтләрен белдереп укыйлар. Гарәп әлифбасын апаларыма әти өйрәткән. Шушы елны миңа да өйрәтте.

Әсәрнең сюжеты Йосыфның төш кү­рүеннән башлана. «Йосыф тәмам унбер йәшәр иди...». Миңа да ул вакыт нәкъ унбер яшь. Баланың кызганыч язмышы бик тирән уелып калды. Юрган астында озак елап ят­тым. Еллар дәвамында әти укуын да, әни укуын да күп тыңладым. Әсәрнең зур-зур өзекләре хәтергә дә сеңде. Университетта исә аны әдәби әсәр буларак өйрәндек. Элек миңа ул бары дини әсәр булып тоела иде.

Аспирантурада XX йөз башы лирика­сын: Тукайны, Дәрдмәндне, Сәгыйт Рәмиевне өйрәндем. Фәннәр академиясенә эшкә килер алдыннан кулыма Томас Манның «Иосиф и его братья» дигән китабы килеп керде. Меңәр битле ике том. Аерыла алмый укып чыктым. Алман әдибенең русчага тәрҗемә ителгән шул китабы, Тәүратка ни­гезләнеп, борынгы Мисырның конкрет чын­барлыгы җирлегендә Йосыфның гаҗәеп та­рихын бәян итә. Әсәр «роман-миф» дип ата­ла. Мин, күрәсең, өлгереп җиткән булган­мын, үземне тулысынча борынгы әдәбият­ка багышлау карарына шушы роман этәр­де. Ул Йосыф сюжетының дөнья әдәбияты үзәгендә торырлык сәнгати кодрәтенә инан­дырды. Аннары Фирдәүсинең «Йосыф вә Зөләйха»сы белән таныштым. Безнең «Кыйссаи Йосыф» бөек әсәр икәнлегенә инандым. Шушы инану, бернинди идеологик киртә белән санашмастан, Кол Гали дастанына ябышырга сәбәп булды.

Ә инде Дәрдмәнд дигәннән, бу шагыйрь­не тулырак белү теләге мәктәп елларында ук көчле иде. Дәреслекләрдә аның берничә юл шигъри өзеге генә китерелә иде: «Исә җилләр, күчә комнар, бетә эз. Дәригъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез...», яки: «Кайсы юллар, нинди упкын тарта безне җан со­рап?» Контексттан аерып алынган шигъри юллар шагыйрьнең декадентлыгын, фата­лизмын күрсәтү өчен дәлил буларак ките­релә. Әмма юллардагы серле мәгънә һәм тирән, фаҗигале эчтәлек шәйләнеше тулы­рак белү теләген кузгата. КПССның XX җыеныннан соңгы чагыштырмача иркенлек Дәрдмәнд әсәрләре белән тулырак танышу мөмкинлеген бирде, һәм мин, башта курс эше, аннары диплом эше темасы итеп Дәрдмәндне бирүен үтенеп, Хатип ага Гос­ман янына килдем. Ул бик канәгатьләнү белән миңа шушы теманы бирде һәм, эшләп бетергәч, хезмәтемне югары бәяләде. Дөрес, эшләү һәм шагыйрьне төшенү барышы рәхәт булса да, матбугатка фикеремне тулы җиткерү мөмкин булмады. «Казан утлары»нда Дәрдмәнд шигырьләренең русча басма­сына кагылышлы мәкаләмә Главлит җитди дәгъвалар белдерде, журнал чыгу ике атна­га тоткарланды. Зәки абый Нури белән Фәр­ваз Миңнуллин, сыкрата-сыкрата, прин­ципиаль фикерләремне төзәттерделәр. Бәхәсләшәм. «Син аңлыйсыңмы – юкса журналны туктаталар!» – дип өзгәләнә ике мөхтәрәм мөхәррир. «Социалистик Татарстан»да чыккан мәкаләм өчен дә мө­хәррир Шәмси ага Хамматовны Обкомга чакырып тинтерәттеләр.

Дәрдмәндне өйрәнгән саен, шул аңла­шылды: ул – татар шигъриятенең биеклек күрсәткече. Андый феномен XX йөз башын­да гына туа ала иде. Моның нигез шарты исә мең еллык шәркый шигърият традициялә­рен Европа шигъри казанышлары белән органик кушудан гыйбарәт.

Сез дөрес әйтәсез – бу темаларның ике­сен эшләү өчен дә үҗәтлек кирәк иде.

 

Р.В. Борын заманда да, урта гасырлар­да да безнең күренекле шәхесләребез, мәгърифәтчеләребез, шагыйрьләребез. әдипләребез аз булмагандыр. Әмма без аларның берничәсен генә беләбез. Сез җи­тәкләгән Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарихны өйрәнүдә зур эшләр алып барса да, бездә әле балалар бакчасыннан алып югары уку йортларына кадәр халкы­быз тарихын эзлекле төстә өйрәтү, укыту системасы тиешле дәрәҗәгә куелмаган. Шуңа күрәдер, теләсә кайсы татар бала­сы бүген рус халкы тарихын, әдәбиятын татар халкы тарихына, әдәбиятына кара­ганда яхшырак белә. Әлеге хәлне үзгәртү өчен нинди чаралар күрергә, нинди гамәлләр кылырга кирәк, дип саныйсыз?

 

Н.Х. Хак сүз. Татар баласы үз тарихы, үз мәдәниятенә караганда рус тарихын, аның әдәбиятын яхшырак белә. Чөнки ба­лалар бакчасыннан алып зур кеше булган­чыга кадәр эзлекле рәвештә һәм баскычлап шуларны үзләштерүнең ысуллары эш­ләнгән. Рәсемле, гадиләштерелгән хикә­яләрдә тарихны күрсәтү, әдәбият һәм сәнгатьнең күренекле эшлеклеләренә ба­гышланган мавыктыргыч китаплар, урта гасырның бөек ядкарьләрен гади тел белән шәрехләгән әсбаплар бездә дә бик нык со­рала. Моның өчен махсус белгечләр кирәк. Бездә алай максатчан тармаклану өчен бел­гечләр аз. Руста бу эшнең дә үз институтла­ры бар. Мәгариф министрлыгы каршында­мы яки безнең институттамы андый төркем­не оештыру отышлы булыр иде. Ул га­лимнәрдән һәм әдипләрдән торган бүлек булырга тиеш. «Мәгариф» нәшрияты чыгар­ган «Татар зыялылары» дигән басма – бу юлда бик изге һәм уңышлы адым, дияр идем.

Р.В. Сезнең институт – бик тә дәрәҗәле фәнни оешма. Анда безнең күре­некле галимнәребез эшли. Фәнни хезмәтлә­регез дә һәрдаим дөньяга чыга тора. Әмма эшлисе эшләрегезнең очы-кырые юктыр әле... Мәсәлән, Габдулла Тукайның яңа ака­демик басмасы әзерләнәме, энциклопедик сүзлеге эшләнәме, классик әдипләребезнең күптомлыклары, академик басмалары эш планнарыгызда бармы? Татарча-инглизчә, инглизчә-татарча, татарча-французча, французча-татарча һәм башка шундый сүзлекләрне кайчан күрербез?

 

Н.Х. Эшлисе эшләр чыннан да күп. Шул җөмләдән, Габдулла Тукайның академик басмасы да көн тәртибендә. Аның энцикло­педик сүзлеге эшләнеп ята. Классик әдипләребезнең күптомлыклары дигәннән, хәзер Гаяз Исхакыйның 15 томлыгы эшләнә. Шу­ның алтынчы томыннан башлап азаккы томынача безнең институт текстологлары эшли. Алтынчы том тиздән нәшриятка тап­шырылачак. Нәүбәттә Муса Җәлил әсәр­ләре. Аның бит тиздән олы юбилее көтелә. Әдипләребезнең академик басмаларын яки күптомлыкларын чыгару бик кирәкле эш. Әмма кешеләребез аз. Эшне нәүбәткә ку­ярга туры килә. Берьюлы берничә әдипне эшләп булмый. Штат арттыруны сораган идек – хөкүмәт моңа бармады. Бу шартлар­да күптомлыкларны озак, уннарча ел кө­тәргә туры килер.

Сез әйткән татар һәм Европа телләренә караган сүзлекләрдән татар-инглиз һәм инглиз-татар сүзлеге инде эшләнеп бетте. Баш­калары да күздә тотыла.

 

Р.В. Тел институты директоры белән әңгәмә корып та, соңгы елларда телебездән төшмәгән латин язуы хакында сүз кузгатмасам, гөнаһ булыр кебек. Бу мәсьәләнең тарихына кагылып тормыйм, мине бүген бигрәк тә әлеге мәсьәләнең актуальлеге, фәнни нигезләмәсе, мөһимлеге кызыксын­дыра. Сәяси ягын бер кырыйга куеп торып, татар имлясының, татар әлифбасының киләчәк язмышы хакында, галим буларак, үз фикерегезне әйтсәгез иде.

Н.Х. Минем фикерем шундый. Татар те­лен тергезү, тулы яшәешкә кайтару, юкка чыгудан саклап калу – көн тәртибеннән беркайчан да төшми торган мәсьәлә. Га­лимнәр бөтен бер гасыр дәвамында баш ва­тып эзләнү нәтиҗәсендә туган имля хакын­да сүз бара. Андый эзләнүләр һәм карар ни­гезендә телнең үзенә лаек камил яңгырашын чагылдыру нияте ята. Галимнәр ачкан һәм раслаган бер хакыйкать бар: бөтенләй баш­ка ике этник системага караган халыклар­ның телләре бер әлифба түбәсе астында көн күрергә мәҗбүр икән, бу ике тел өчен дә зур читенлекләр китереп чыгара. Безнең очрак­та исә эш болай тора. Татар балаларының күпчелеге Россия төбәкләрендә һәм Татар­станда да рус мәктәпләрендә укый. Кирилл әлифбасын алар башлап рус теленә бәйле рәвештә үзләштерә. Аннары шул әлифба нигезендә үз телендә укый башлый. Әл­бәттә инде, бер генә хәрефтә дә ул татарның табигый авазын күрми һәм чагылдырмый. Андый балалар дөньяда булмаган сәер телдә сөйләшә һәм укый торган кешеләр булып үсә.

Мине бер нәрсә гаҗәпләндерә: өлкән милләт зыялылары бәлагә тарыган ватандашларына – кече милләтләргә хәерхаһ һәм мәрхәмәтле булырга тиешләр иде. Алар исә матбугатта тузга язмаган «аңлатма» һәм вәгазь белән чыгалар, яныйлар. Мондый әйбер сәламәт милләттә һәм сау җәмгыятьтә булмаган нәрсә.

Татар халкы һәм аның тел гыйлеме җи­тәрлек көчле, камил әлифба гаменнән алар беркайчан да кире кайтмаячаклар. Милләт аңлы рәвештә үз теләге белән үләргә те­ләмәс!

 

Р.В. Латин язуы тирәсендә бәхәс куер­тучылар, парламент тарафыннан закон ка­бул ителгәч, тынычланырга тиеш иде. Әмма алай булып чыкмады, кемнәрдер бу учакка мах­сус ялкын өстәп, бәхәсне куертып тордылар. Гомумән, галим-голәма, язучы-әдипләребез, зыялы затларыбыз даирәсен­дәге бәхәсләр, соңгы елларда бик тә ямьсез төс алып, ызгыш-талашка әйләнә башла­дылар. Кайберәүләр хәтта утыз җиденче еллардагы алымнарны куллану юлына ук бастылар...

Нурмөхәммәт ага, тарихны яхшы белгән кеше буларак әйтсәгез иде: бу безнең милли үзенчәлегебезме, ничәмә-ничә гасырлар дәүләтсез яшәгән халыкның кыйбласызлыгымы, әллә бары тик вакытлыча баш әйләнү, буталчык заман шаукымы гынамы?

 

Н.Х. Латин язуы тирәсендә парламент карарыннан соң бәхәс куертулар барыннан да элек бездә сәяси мәдәниятнең түбәнле­геннән килә. Алдынгы милләтләрдә һәм де­мократик гражданлык җәмгыятьләрендә мондый хәлләр юк.

Милли зыялылар даирәсендәге ызгыш-талашның ямьсез рәвештә кабынып китүенә берничә сәбәп бар. Аларның берсе – тари­хи традиция. «Татар башын татар ашар», дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Аннары, галимнәр арасына талант аркасында түгел, бәлки әрсезлек һәм амбиция кыставы белән үтеп кергән агрессив, көнчел кешеләр бар. Үзләреннән күпкә өстен һәм абруйлы кол­легаларын егар һәм таптар өчен алар шун­дый моментны сайлыйлар. Мәркәз, мәсәлән, латинга кайтуны тыю юлына басты. Коллегаларын югары хакимият ресурсына таянып кыйнау мөмкинлегеннән урта кул гыйлем ияләре ләззәт белән файдаланды.

Ә, гомумән, татар өстеннәренең үзара тарткалашуы – күп гасырлык колониаль изелү мирасы. Царизм изелгән милләт вәкилләрен идарәгә берәмләп кенә чыгар­ган. Ә дәгъвачылар күп булган. Алар үрәтниккә, губернаторга бер-берсе өстеннән әләк яудырып торганнар. Керәшен татар шагыйре Яков Емельянов әләкне иң кабахәт нәрсә итеп тикмәгә генә тиргәмәгән бит!

Сез әйткән ямьсез күренешләрнең асы­лында шул факторлар ята, дип саныйм.

 

Р.В. Татарда тел галиме, әдәбият га­лиме булу җиңел эш түгел. Мәсәлән, гарәп һәм фарсы телләрен үзләштерми торып, борынгы һәм урта гасыр татар әдәбиятын һәрьяклап тирәнтен аңлау мөмкин булма­ган гамәлдер. Аннары, соңгы бер гасыр эчендә генә дә безнең телебез бик күп үзгәрешләр кичерде. Тукай заманыннан башлап, без гарәп-фарсы сүзләреннән баш тар­та башлаганбыз, аларның урынын, нигездә, рус сүзләре алган. Ә менә соңгы унбиш-егерме елда кире хәрәкәт башланды, «нәшри­ят», «сәясәт», «икътисад», «гаилә», «вәзгыять» кебек дистәләгән «иске» сүзләребез телебезгә яңадан әйләнеп кайт­ты. Әйе, телебез хәрәкәттә, телебез яши һәм киләчәктә дә яшәргә тиеш. Ә менә туган телебезне тергезүче, үстерүче, аны фәнни яктан өйрәнүче яшь галимнәребез бармы? Тел һәм әдәбият фәненә талант­лы яшьләр киләме?

 

Н.Х. Телебез өлкәсендәге уяныш хакын­да дөрес әйттегез. Аның ипле сүзләрен, күптәннән килгән терминнарын кайтару – яшәү көчен үстерү дигән сүз.

Әмма туган тел гаме өлкән буын галим­нәрендә генә булса, эш өметсез, дияр идек.

Соңгы елларда иң сөенечле күренеш шунда ки, тел һәм әдәбият фәненә яшьләр килә. Иҗтиһатлы егет һәм кызлар зур тәҗрибә һәм белемгә ия остазларга тар­тыла. Академик М.З.Зәкиев, профессор Ф.И.Урманчиев, Ф.М.Мусин, профессор Ф.Ә.Ганиев, Ф.Г.Гарипова, Д.Б.Рамазанова соңгы елларда дистәләгән фән кандидатлары үстерделәр. Алай гына да түгел, япь-яшь көе фән докторы булучыларыбыз бар. Педуниверситет проректоры Рәдиф Җамалетдинов әле яңа гына докторлык диссертациясе як­лады. Аның хезмәтен фәндә өр-яңа юнә­лешкә нигез салу һәм Европа фәне дәрә­җәсендә фикер йөртү дип бәяләделәр. Ә аңа 35 яшь! Нәүбәттә икенче бер яшь телчебез доктор булырга тора. Аның кандидатлык эшен докторлык итеп якларга рөхсәт кил­де. Ул – 28 яшьлек Айнур Тимерханов. Бу нәтиҗәләр аспирантурага конкурс аша ка­бул итүдән килә. Хәзер бездә тотрыклы рәвештә 80 аспирант укый.

Р.В. Югары уку йортларында татар теле һәм әдәбиятын укытуга, фәннәрне татар телендә укытуга мөнәсәбәтегез ни­чек?

 

Н.Х. Сез әйткән эшләр һич тә узгынчы мавыгу яки мода булып калырга түгел, ә системалы алып барылырга һәм үстерелергә тиешле чаралар. Алар безгә чын зыялылар тәрбияләү өчен кирәк. Югары белем дип­ломына ия яшь кеше, фамилиясе белән генә түгел, рухияте, җаны белән дә татар булыр­га тиеш. Чын мәдәнилек инсани мәдәни­леккә ия булу дигән сүз. Ягъни зыялы шәхеснең рухиятендә гуманитар культура үзәкне тәшкил итә. Төзек туган тел һәм бай әдәби эрудиция аның дөньяда яшәвенә тирән ямь бирәчәк.

Фәннәрне туган телдә укыту – яшь зы­ялыларыбызны милләткә файдалы итеп үстерүнең мөһим шарты. Бу өлкәдә туплан­ган тәҗрибә аның перспективалы булуын күрсәтә. Төзелеш академиясендә, медици­на университетында, технология университетында бу эш эзлекле алып барыла. Әсбап­лар, сүзлекләр төзелә.

Р.В. Татарстанда, закон нигезендә, теләсә кайсы милләт баласы мәктәптә та­тар һәм рус телләрен тигез күләмдә өйрәнергә тиеш. Кайберәүләр моның белән ризалашмый: «Нигә инде русларга татар­ча өйрәтеп маташырга, әле үзебезнең татарларыбызның да күбесе татарча юньләп белми бит», – диләр. Сез бу мәсьәләгә ни­чек карыйсыз?

Н.Х. Русның татарча өйрәнергә телә­мәве – искедән калган йөк, тәкәбберлек белән ялкаулыкның бергә кушылуы. Мин чуваш телен өйрәнәм. Чуваш галимнәре белән чувашча сөйләшү күңелгә шундый рәхәтлек бирә. Алман һәм фарсы телләрен үзләштерергә тырышам – монысы фәнни эшем өчен кирәк. Маркс әйткән бит: «Син ничә тел белсәң, шул чаклы тапкыр кеше­сең».

Ә инде мәсьәләнең асылына килгәндә, белмәүдә түгел, белүдә ярышырга кирәк. Татар – татарча белүдә, рус – русча бе­лүдә. Чөнки руста да проблемалар бар. Сез рус яшьләренең урамда русча сөйләмен тың­лап карагыз әле. Бөек әдәбиятлы халыкка бу килешәме?

Р.В. Кардәш халыкларның бер-берсенә тартылып, аралашып, дуслашып яшәве – гадәти хәл. Әмма соңгы елларда төрки ха­лыклар арасындагы багланышларны тиеш­ле дәрәҗәдә дип әйтеп булмас иде. Мине бигрәк тә татар-башкорт зыялылары ара­сындагы мөнәсәбәтләр борчый. Бу мөнәсәбәтләрне җай­га салуда иң зур өлешне галимнәр һәм сәя­сәтчеләр кертергә тиештер бит инде...

Н.Х. Әлбәттә, Сез хаклы. Сүз татар-баш­корт халыклары хакында барганда, арага чөй кагарлык гамәлләрдән ике як та сакла­нырга тиеш. Яшәү өчен җан тартышы кичергән бу халыкларга авыз тәмен бозышу һич килешми. Моны аңлау татар зыялыларында да, башкорт зыялыларында да бар. Ике яктан да комиссияләр төзелгәнен белә­сездер. Эш планнары да корылды. Матур-матур чаралар уздырыла. Күптән түгел без­нең диссертация советында башкорт кызы әйбәт диссертация яклады. Башкорт галим­нәре безнең яклаучыларга оппонент булып киләләр. Әмма сәясәт дәрәҗәсендә хәл итә­се мәсьәләләр бар. Юл өстеннән андый түмгәкләрне алып ташламыйча торып, мөнәсәбәтләр тулы җайлана алмас. Җитәк­челәргә сәяси ихтыяр кирәк.

Р.В. Татарлар элек заманнан мәгъри­фәтле халык булган. Безнең халык китапка һәрчак хөрмәт белән караган. Чыннан да, Китап – дөньядагы иң зур могҗизадыр. Әмма хәзерге яшьләр өчен инде компьютер могҗизага әверелде. Ә татар халкы тормышында компьютер могҗиза була алырмы? Глобальләшү чорында без дөнья мәйданында уз урыныбызны яулый алыр­бызмы? Әллә вак-төяк бәхәсләр, ызгыш-талашлар эченә чумып, тарих арбасыннан төшеп калырбызмы?

Н.Х. Юк, төшеп калмабыз. Безнең уйланучан, һәрчак гамьдә яшәүчән затларыбыз җитәрлек. Сез үзегез дә шуларның берсе. Яшьләрдә дә бу тенденция көчле. Әле бит дин-иман факторы да бар.

Р.В. Сез – бер гаиләдә ике галим, ике күренекле фән эшлеклесе. Хәләл җефетегез Фәһимә ханым Хисамова – Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы мөдире, профессор. Бер гаиләгә, бер «казан­га» ике галим, ике профессор башын сыйдыру авыр түгелме?

Н.Х. Авыр түгел. Без бер-беребезгә якын өлкәдә: мин – әдәбият тарихы, Фәһимә ханым тел тарихы буенча эшлибез. Бу уртак­лашу һәм киңәшләшү хезмәттә бик нык ярдәм итә.

Р.В. Улларыгыз Сезнең ышанычны акла­дылармы? Алар белән рәхәтләнеп туган те­лебездә аралаша аласызмы? Ни әйтсәң дә, Казан шәһәренең иң нык урыслашкан, та­тар мәктәпләре булмаган чорында үскән, тәрбия алган балалар бит алар...

Н.Х. Улларым минем ышанычны тулысынча акладылар, алар белән рәхәтләнеп туган телебездә аралашабыз.

Олы улым Айваз рус мәктәбендә укы­ды. Өебез белән янәшә генә булганга, шун­да бирдем. Татар әдәбиятын күп укыды, ка­мил сөйләшә.

Игезәк улларым Айдар белән Ниязны та­тар мәктәбенә бирдем. Бик зур инженер итүне түгел, әйбәт кеше булып үсүләрен күздә тоттым. Дәрвишләр бистәсендәге татар мәк­тәбе иң көчлеләрдән түгел иде. Укучылар күп санлы булмаганга, анда тәрбия яхшы куелган иде. Улларымның иң яраткан ша­гыйрьләре – Тукай, иң яраткан җырчыла­ры – Илһам. Рәсем училищесын, Ленин­градта Репин академиясен һәм Харис Якуповта аспирантура тәмамладылар. Белгәне­гезчә, икесе дә талантлы рәссамнар. Мин аларны үземә фикердәш һәм иптәш булыр­лык итеп үстердем кебек.

Р.В. Бер акыллы кеше: «Чит телләр бе­лү – зур байлык булса, туган телеңне белү – олы бәхет», – дип әйткән. Нурмө­хәммәт ага, димәк, Сез гаҗәеп бай да, бик бәхетле дә кеше булып чыгасыз инде?

 

Н.Х. Сез китергән афоризм хакыйкать­не бик төгәл чагылдыра. Үткән елларда Фәннәр академиясендә узган бер конферен­циядә киленебез Венера инглиз телен татар теле аша укыту хакында доклад ясады. Ул хәзер шул темага докторлык диссертациясе якларга җыена. Докладчыбыз бер галимнең: «Чит телне белү гомерне озайта», – дигән сүзләрен китерде. Шунда берәү микрофонга сикереп чыкты да: «Үз телеңне белмәү гомерне кыскарта», – диде. Бу да – хак сүз.

Сез әйткән мәгънәдә исә, мин үземне бик бәхетле саныйм.

2004 ел

ҮЗЕҢНЕҢ ХАЛЫККА КИРӘКЛЕГЕҢНЕ СИЗҮ ЗУР КӨЧ БИРӘ

Галим Равил Фәхретдинов

Разил ВӘЛИЕВ: Тарихчы галим Равил Фәхретдинов турында минем төрле кешеләрдән төрле фикерләр ишеткәнем булды. Бик күпләр аның турында сокланып сөйләделәр. Арада сирәк кенә өнәп бетермәүчеләр дә булды Равил абыйны. Тормышта үз кыйбласы, үз юлы, үз сүзе булган кешеләр турында гына шундый төрле фикерләр була торгандыр. Андый кешенең дусты да, дошманы да буладыр. Әмма мин бүген дус-дошманнарның фикерен бер якка куеп торып, әңгәмәне Равил Фәхретдиновның үзе белән алып барырга булдым. Ул тормыш юлы, иҗаты, фикер-уйлары, дөньяга карашы, бүгенге вакыйгаларга бәясе турында бу әңгәмәдә үзе иркенләп сөйләр.

Равил абый, сез шактый катлаулы, бай тормыш юлына ия кеше. Тормыш юлының башында, яшьлек елларында сезгә юл күрсәткән, киләчәгегезгә юнәлеш биргән кешеләрне искә алып үтсәк иде бүген. Гомумән, хыялый балачакта күңелегезгә кемнәр кереп калды, кемнәрне искә төшерәсез?

Равил ФӘХРЕТДИНОВ: Әлбәттә, дөньяга күзем ачылганнан бирле минем өчен иң кадерле кешеләр, иң яхшы фикер әйтүчеләр әти белән әни булды. Мин әниемне бер фәрештә итеп күз алдымда тотам. Минем әни русча 2-3 сүз генә белгәндер. Ләкин ул татарча шулкадәр матур итеп сөйли иде, мин аңа сокланып туя алмый идем.

Икенче кеше – ул әтием. Әти балта остасы, русча әйткәндә, плотник кына түгел, столяр иде. Ул әллә кайчан ясаган рамнар, шкафлар, урындыклар әле бүген дә Балтач кешеләре арасында йөри. Менә шушы ике кеше миңа юл да күрсәттеләр, маяк та булдылар.

Аннан соң, әлбәттә, кадерле укытучылар. Әйтергә онытканмын, мин Балтач район үзәгендә үскән кеше. Дөрес, туган авылым, әби-бабайларым, әти-әниләрем туып үскән урын күрше авыл. Әмма минем балачагым, яшьлегем Балтачта үтте.

Минем укытучыларым бик талантлы кешеләр иде. Алар туган телгә, әдәбиятка, тарихка мәхәббәт уяттылар. Тарихка кереп китүем, гуманитар фәннәр өлкәсенә юл ачылу да шуңа бәйледер.

Мәктәптә һәркемгә дә якын директорыбыз – Абдул Закирович Закиров бар иде. Без аңа «Закиров абый» дип кенә әйтә идек.

Ул шундый кеше иде – аннан куркасың да, аны яратасың да. Директорлар шундый булырга тиештер инде.

ВУЗга кереп, Казанда яши башлагач, зур дуслар килеп чыкты инде. Яшь аермасы зур булуга карамастан дус итешкән, ярдәм итешкән кешеләрем арасында Гомәр Бәширов, Бакый Урманче, Габдулла Шамуков, Мостафа Ногман, Фоат Вәлиевләр бар. Соңгысы минем укытучым иде. Ә минем төп укытучым, аспирантурада җитәкчем – инде мәрхүм булган Альфред Хәсәнович Халиков. аның исеме күпләргә мәгълүм. Мин Һарун Вәлиевич Йосыпов, алда әйтеп үткән Фоат Хәсәнович Вәлиевләрдән дә күп нәрсә алдым. Тамара Алексеевна Хлебниковадан керамика, борынгы чүлмәкләрнең археологиядә, тарихта тоткан рольләре турында өйрәндем. Мәскәү археологларыннан Смирнов, Федоров-Давыдов, Плетнева кебек профессорлар минем остазларым. Алар барысы да тарихчы буларак формалашуымда роль уйнады, дип әйтәсем килә. Һәм мин аларга гомер буена рәхмәт кенә укып яшим.

Р.В. Равил абый, сез бик тә хөрмәт белән укытучыларыгызны искә алдыгыз. Аннары тагын бер нәрсә бар бит әле. Сез бит галим булырга түгел, беренче чиратта, укытучы, мөгаллим булырга хыялланган кеше. Сез бит Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлагансыз. Димәк, тарих укытучысы, әдәбият укытучысы булырга ниятләгәнсездер инде. Ни өчен сез тормышыгызны фәнгә багышларга булдыгыз?

Р.Ф. Мине укытучылык Балтач мәктәбендә үзем укытучы булып эшләгәндә кызыксындырган иде. Педагогия институтында укыганда Евгений Иванович Устюжанин, Габдулла Сайгановлар нәкъ безнең мәктәптәге укытучылар сыман интеллектуаль акылга ия, чын мәгънәсендә кешелекле зур интеллигентлар иде. Аларның лекцияләрен тыңлау фәнгә керәсе килү тойгысын арттырды. Җитмәсә, безгә А.Х.Халиков килеп, археологик экспедициягә җыенуын әйтте. «Без мари урманнарына барабыз, теләсәгез безнең белән барыгыз», – дип чакыргач, дәррәү кубып җыелышып экспедициягә чыгып киттек. Монда катнашуым Татарстанга кайткач та мөстәкыйль рәвештә разведкалар алып барырга этәрде. Мин 15 еллап студентлар беләнме, яки башка кешеләр беләнме отрядлар төзеп разведкалар ясап йөрдем. Ягъни мәсәлән, Татарстанда, аның күрше районнарында булып төрле археологик истәлекләрне өйрәндек. Бу мине җир астында яткан тарихның иң зур байлык икәнлегенә ышандырды һәм археологияне өйрәнүемне тагын да дәвам иттем. Аннары кандидатлык, докторлык диссертацияләре якланды. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында озак кына эшләдем. Соңыннан, ул институт аерылгач, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшлим.

Р.В. Равил абый, безнең халык сезне беренче чиратта тарихчы галим буларак яхшы белә. Сезнең дәреслекләрегез дә бик күп, балалар хезмәтләрегезне мәктәптән үк өйрәнеп үсәләр.

Ә мин үзем Р.Фәхретдинов белән иң әүвәл «Җырчы» китабы аша таныштым. Бу минем өчен генә түгел, бөтен кеше өчен ачыш булгандыр. Чөнки «Җырчы» дигән китап безнең мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировка, аның тормыш юлына, иҗатына багышланган. Һәм бу китапны сәнгать белгече дә түгел, җырчы да түгел, композитор да түгел, ә тарихчы галим язган. Бу нәрсә мине бик шаккаттырды. Мин ул китапны бер утыруда укып чыктым. Ул Илһам Шакировка багышланган беренче олы әсәр иде. Әле бүген Илһам Шакировка багышланган аннан да зуррак әсәрнең басылып чыкканы юк. Җыр-моң турында язу гаҗәеп тә катлаулы, гаҗәеп тә авыр. Ничек итеп сез Җырчы турында китап язарга җөрьәт иттегез.

Р.Ф. Аның сәбәбе – иң беренче чиратта, Илһам яратып җырлый торган татар халык җырлары. Аларның да иң борынгылары. Мин – тарихчы, шуңа борынгылыкны яратам. Һәм бу ике араны бәйләүче җеп булып килеп кергәндер.

Аның концертына баргач, шул хәтле моңга, көчле тавышка, халыкның аны яратуына мөккиббән китеп, мин газета мәкаләсе чыгарган идем. Аннары соң, Илһамның үзенең дә «берәр китап язып булмасмы» дигән инициативасы булды инде.

Яза торгач, мин эчкә үк кереп киттем. Хәтта төнлә торып, аңа килгән хатларны укый идем. Ул хатларның иге-чиге юк. 600 гә якын хат укыдым. Һич алдаусыз. Аңа кайсы илдән, кемнәр генә язмаган! Аны мактыйлар, аңа киңәш тә бирәләр. Ләкин иң күбесе – соклану. Аңа гына түгел, чын мәгънәсендә халык җәүһәрләре булган халык җырларына соклану шушы китапны язарга этәрде.

Бу китапның кулъязмасы бик зур иде. Ләкин ул коммунистлар чоры иде. Минем яшь вакытым, Илһамны зурлап, романтика белән язган идем. Күп урыннарын сызып та ташладылар.

Анда Сибгат ага Хәкимнең кереш сүзе бар иде. Ул Илһамны Тукай һәм Сәйдәш белән янәшә куйды: «Шигърияттә – Тукай, музыкада – Салих Сәйдәшев, ә җырда Илһам Шакиров». Әмма өлкә комитеты бу урынны сызып ташлады. «Илһамны Тукай һәм Сәйдәш белән янәшә бастырыргамы?», – дип. Мин ул вакытта: «20-25 яшендәге кешеләр бөек булалар, ә 35 яшендәге кешеләр үлгәч кенә бөек була миккәни?» – дип уйлап куйган идем.

Р.В. Ул китап шулкадәр популярлык казанды – аны укыр өчен китапханәләрдә чират торалар иде. Китапханәдә эшләүче кеше буларак, мин моны яхшы беләм.

Минем үземдә бу китапның таушалып, бөтенләй теткәләнеп беткән нөсхәләре бар. И.Шакировның юбилеена без бик зур китап-альбом әзерлибез, Сезнең бу китап анда лаеклы урын алыр.

Равил абый, яңадан фәнгә кайтыйк әле. Безнең халкыбыз гомер-гомергә тарихчы галимнәргә кытлык кичергән. Чөнки тарих фәне безне һәрвакыт алдап-йолдап килде, без һәрвакыт объектив тарихка кытлык кичердек Соңгы 15–20 елда халкыбызга объектив бәя бирә торган шактый күп әсәрләр барлыкка килде. Әмма барыбер халкыбызга дөрес бәя бирә торган, аны бөтен яктан өйрәнгән галимнәргә кытлык кичерүдән туктаганыбыз юк. Бигрәк тә тарих-археология өлкәсендә кытлык күбрәк булса кирәк. Әмма шуңа да карамастан, республикабызда археология өлкәсенә игътибар җитми. Сәбәбе нидә моның?

Р.Ф. Заманалар үзгәрде инде. Хәзер археологиягә дә бераз игътибар юнәлттеләр. Ләкин сез дөрес әйтәсез, чыннан да элек бу фән халык арасында таралмаган. Революциягә кадәр археологлар бөтенләй булмаган. Совет чорында да, бары сугыштан соң гына аспирантурага татар егетләре керә башлады. Ул безнең милләт өчен яңа фән, белмәгән фән. Хәзер археологлар бераз артты, ләкин бу гына аз. Шундый аз көчләр белән дә бездә Татарстан АССРның археологик картасы төзелде. Союзның бер генә өлкәсендә, бер генә республикасында да тоташтан археологик эзләнүләр үткәреп төзелгән археологик карталар юк иде. Моны беренче булып Татарстан күрсәтте. Аның өчен картаны төзүчеләр Татарстанның беренче дәүләт бүләгенә лаек булдылар.

Ләкин шулай да, бездә археологлар җитеп бетми. Аның сәбәбе – бу фәннең татарлар арасында киң таралмаган булуы.

Тагын шунысы бар да бар, 1920–30 нчы елларда күтәрелеп киткән, фәнни хезмәтләр яза башлаган археологларыбыз, тарихчыларыбыз Сталин лагерьларында атылды. Ул да безгә бик зур зыян китерде.

Хәзер инде шул эшләнмәгән эшләрне эшләү бара. Элек «Советская археология» дигән журнал чыга иде. СССР беткәч, «Российская археология»гә әйләнде. Мактанып, горурланып әйтергә була, бездә хәзер «Татарская археология» дигән журнал чыга башлады.

Р.В. Мин ул журналны карап, укып барам. Гаҗәеп бай, күп мәгълүмат бирә торган журнал. Ул кайларга тарала? Аны чыгару буенча проблемалар бармы, яки барысы да бик шома гына барамы?

Р.Ф. Разил әфәнде, проблемалар, әлбәттә, йөз булмаса, дистәләрчә бардыр. Беренчедән, акча юк. Мин кирәк кадәр акчаны бюджетка кертүләрен сорап дәүләт җитәкчеләренә, хөкүмәткә мөрәҗәгать иттем. Әмма бу мәсьәлә һаман хәл ителмәгән әле.

Кайвакытта ачу да чыга. Туп тибәргә, шар сугарга миллиардлар тотыла, ә фәнгә юк. Без шушы журнал белән археологик яңалыкларны, байлыкны халыкка, җәмәгатьчелеккә, галимнәргә җиткерәбез. Ә бит археология бик тә бай фән. Ул бит айлар, еллар белән генә түгел, ә көне, сәгате белән байый бара.

Р.В. Әйтеп үттек инде, бүгенге көндә шактый әтрафлы әсәрләр дөньяга килә башлады. Милли аң тәрбияләүне балалар бакчасыннан ук, мәктәптән үк башларга кирәктер. Әмма моңа кадәр бездә дәреслекләр юк иде. Милләтебезгә карата горурлык хисе уята торган дәреслекләр арасында сезнең дәреслекләр аерым урын алып тора. Сез аларны шактый күп яздыгыз инде. Аларның кайберләре тәрҗемә ителеп инглизчә дә басылып чыкты. Бу эшне сез дәвам итәсезме? Киләчәктә мәктәпләр, уку йортлары өчен дәреслекләр эшләү, гомумән, республикада ничек тора?

Р.Ф. Дәреслекләр төпле белем бирә торган булырга тиеш. Алар укучының фикерен чуалтып, төрле якка юнәлтә торган булырга тиеш түгел. Министрлык тарафыннан расланып, дәүләт нәшриятында басылган дәреслекләр генә, минемчә, укучыларга тәкъдим ителергә тиеш.

Дәреслекләргә төрле кеше тыгыла башлагач, хәтта ул дәреслекләрне судка да бирә башладылар. Фәнни фикерне, фәнни концепцияне хөкем итеп буламыни? «Татарстан тарихы» дигән китапны нинди генә судларга биреп бетермәделәр. Ләкин, Аллага шөкер, көрәшә-көрәшә бу китап ике тапкыр русча да, татарча да басылып чыкты. Без инде халыкка, бигрәк тә балаларга, мәктәп эскәмиясеннән үк үзенең борынгы тарихыңа мәхәббәт тәрбияләүне бурыч итеп куйганбыз икән, шул юлдан барырга тиешбез.

Аннары археологиядә, Разил әфәнде, шундый бер куркыныч нәрсә туды. Аны «кара археология» дип атыйлар. Мародерлар шундый приборлар тапканнар, җир астында көмешме, алтынмы яки башка кыйммәтле әйберме, барын да күрсәтә. Аларның аны казырга хокуклары юк. Алар бу байлыкларны я сатып йөриләр, я читкә җибәрәләр.

«Кара археология», яки археологик браконьерлыкны бетерергә кирәк. Чөнки ул безгә бик зур зыян китерә.

Р.В. Равил абый, нинди генә авырлыклар, кыенлыклар күрсә дә, безнең милләт бетмәде, без әле яшибез. Безнең милләтне нәрсә яшәтә икән? Һәм ул киләчәктә тагын да матуррак яшәсен өчен нәрсәләр кирәк?

Р.Ф. XX гасырның иң атаклы, иң күренекле дәүләт җитәкчеләреннән булган Канада премьер-министрыннан сораганнар: «Сезнең милли идеягез нәрсәдә?» – дип. Ул әйткән: «Создать нацию», ягъни, «Милләтне булдыру», – дигән. Чөнки ул вакытта аларда халык милләт буларак формалашмаган, яртысы французлар, яртысы инглизләр. Ә бездә инде милләт XIX йөзнең беренче яртысында ук формалашты. Ә безгә нәрсә кирәк? Милләтне торгызу. Бездә инде милләт төзелгән. Аңа яңа көч-куәт бирергә кирәк. Димәк, аның рухын баетырга һәм дәүләтен торгызырга кирәк. Торгызылган дәүләттә генә үзебез теләгән эшләрне эшли башлаячакбыз. Милләт чын мәгънәсендә чәчәк ату бары үз дәүләтеңдә генә мөмкин.

Р.В. Равил абый, без сезнең белән шактый еш очрашабыз. Сезнең өч дистәгә якын китап чыгарган, өч йөзгә якын фәнни хезмәт бастырган олпат галим икәнегезне дә кайвакыт онытып куям. Чөнки сез бөтен рухыгыз, үзегезне тотышыгыз белән сәнгатькәр, иҗат кешесенә охшагансыз. Сез өздереп гармунда да уйныйсыз, кирәк вакытта җырлап та җибәрәсез, сәгатьләр буена Тукай, Дәрдмәнд шигырьләрен сөйли аласыз. Шуның өстенә сез – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы да. Сезгә тарихчы булу бик кыендыр дип уйладым мин. Чөнки сез шагыйрь җанлы кеше, ә андый кешенең күңеле һәрвакыт яралы була. Безнең татар тарихы шулай ук фаҗигале, яралы, бик тә катлаулы. Сез, шагыйрь җанлы кеше, көн дә шушы фаҗигале тарих белән очрашып, күңелдәге ярагызга тоз сипкән шикелле буладыр. Сезгә тарих белән очрашу авырмы, әллә ләззәт бирәме?

Р.Ф. Ләззәт бирә, әлбәттә. Дошманың да, дустың да бар бит инде. Шуңа күрә көрәшәсең. Дусларым күп булса да, дошманнарым да бар. Аннары татарда булган көнчеллек, үчлек турында ачынып сөйлибез, газеталарда, журналларда язалар. Иң аянычы шул, көнчеллек, үчлек гуманитар интеллигенция арасында бигрәк тә күп. Мин техник интеллигенция белән янәшә торам. Аларда бөтенләй икенче караш, алар безнең тарихыбызга да яратыбрак карыйлар. Ә гуманитар интеллигенциядә бер-берсе белән ызгыш-талаш, хәтта ямьсез сүзләр әйтешү күренеше. Бу, әлбәттә, кешенең йөрәген яралый. Америкада галимнәр арасында шундый сынау алу үткәргәннәр: фәнне кем яхшырак эшли ала: салкын акыл беләнме, әллә кайнар йөрәкле кешеме? Кайнар йөрәклегә күбрәк тавыш биргәннәр. Чөнки моны үз йөрәгең аша уздырырга кирәк. Әлбәттә, мин эшемнән ләззәт кенә алам. Халыкка үзеңнең кирәклегеңне сизү, тагын да зур көч бирә.

Әгәр дә җырлар, шигырьләр турында әйтсәк, ул безнең каныбызга сеңгән, ансыз яшәп булмый. Минем өчен иң зур, иң бөек шагыйрьләр – Тукай белән Дәрдмәнд. Дәрдмәнднең:

 

«Атам, анам йорты өчен булса мең җаным фида,

Туган үскән җирем өчен соң тамчы каным фида»

 

дигән юллары бар.

Күпләр аның «Кораб» дигән шигырен беләләр. Аны Илһам көйгә салды, җырлап килә. Шуның соңгы куплеты гына:

 

«Купты җилләр, купты дулкын,

Ил корабын җил сөрә.

Кайсы юллар, нинди упкын

Тарта безне җан сорап».

 

Ә Тукайның мондый юллары:

 

«Вакытында җирне селкеттек,

Инде беттек».

 

Вакытында җир селкетү – Алтын Урда ханнары Чыңгызхан, Бату, Үзбәк, Олуг Мөхәммәтләр заманы. Ә инде Казан ханнарыннан Ибраһим ханнар, Кырым ханлыгында алар тагын да күп. Электәге булган дәүләтләребез турында сүз бара. Тукайның «Инде беттек» дигән сүзләре төшенкелек диләр. Минем бер-ике тапкыр әйткәнем бар – бу төшенкелек түгел, бу – халыкны кисәтеп кую. Дәрдмәнд, Гаяз Исхакый, Тукайлар нәрсә буласын белгәннәр. Әгәр дә без көрәшмәсәк, дәүләтләребезне онытсак, без бетәбез.

Тукайның 1912 елда язган «Татар яшьләре» дигән шигыре бар. Ул элек бездә булган гүзәл чорларыбызны, дәүләтләребезне искә алып, яшьләргә мөрәҗәгать итә, киләчәктәге азатлык өчен көрәшне аларга васыять итеп калдыра.

 

2004 ел

МӘНФӘГАТЬЛӘРСЕЗ ТАРИХ ЮК

Галим һәм җәмәгать эшлеклесе Дамир Исхаков

Разил ВӘЛИЕВ: Халкыбыз язмышына битараф булмаган милләттәшләребез арасында да, татар халкы белән кызыксынган башка милләт вәкилләре арасында да галим Дамир Исхаковны белмәгән кеше юктыр. Бүгенге көндә ул татарны өйрәнүче һәм дөньяга танытучы иң актив һәм иң фидакарь галимнәребезнең берседер.

Дамир туган, халык язмышы, милләт проблемалары хакында сөйләшә башлаганчы, башта үзеңнең тәрҗемәи хәлеңне, үзеңнең язмышыңны күз алдыннан кичереп үтик әле… Саба районының Шәмәрдән эшчеләр поселогында яланаяк чабып йөргән Дамир ничек итеп тарих фәннәре докторы, күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе дәрәҗәсенә җитте икән?

Дамир ИСХАКОВ: Шәмәрдәннең тарихын бик күп кеше белеп тә бетермидер. Аның халкы – колхозлашу елларында күрше авыллардан качкан кешеләр. Шуңа күрә безнең халык бик тере, алар гомере буе тимер юл янында яшәп, төрле җирләргә йөрергә дә күнеккәннәр. Хәзергесен белмим, әмма безнең заманда Шәмәрдәндә бик бай китапханә бар иде. Мин андагы китапларны башыннан алып ахырына хәтле укып чыктым. Шул китапларны укыганда ук минем башыма тарих белән бәйле сәяхәтләр, маҗаралар турындагы уйлар килгәндер, бәлки. Минем алга таба үсүемнең бер сәбәбе – яхшы китапханә булу. Хәзер китапханәләрнең хәле бик катлаулы, әмма аларны ничектер сакларга кирәк.

Р.В. Мин синең иҗатыңны, кылган гамәлләреңне һәрчак күзәтеп барам. Хезмәтләрең шулкадәр киң колачлы ки, кайвакытта хәтта синең кем икәнлегеңне, кайсы өлкәдә эшләүче галим икәнлегеңне дә бутый башлыйм. Бер карасаң, син – тарихчы, икенче карасаң – социолог, өченче карасаң – сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, дүртенче карасаң – тел белгече, этнограф һәм этнолог… Ә син үзеңне кем дип саныйсың?

Д.И. Кайвакытта үземә дә сәеррәк тоела, чөнки күп өлкәдә эшләргә туры килә. Мин үземне этнолог дип саныйм. Алар күбрәк хәзерге заман проблемалары белән шөгыльләнәләр, әмма этник якны беркайчан да онытмыйлар. Мин үзем этнолог буларак формалаштым һәм эшләгән эшләрем дә этнология тирәсендә булды. 1980 нче елларда этнологлар арасыннан милли хәрәкәттә катнашучы бик күп сәясмәннәр чыкты. Без барыбыз да Мәскәүдә укыган идек, шуңа күрә Мәскәүдәге этнология һәм антропология институты да роль уйнагандыр. Без аннан күп нәрсәләрне аңлап, алга таба нәрсә эшләргә кирәклеген чамалап кайттык.

Р.В. Этнограф һәм этнологның аермасы нәрсәдә?

Д.И. Этнографлар традицион мәдәниятне өйрәнеп, күбрәк борынгы якка карап торалар. Ә этнологлар заманны өйрәнәләр һәм алга таба карыйлар. Аермасы шул аның.

Р.В. Төп белемне Шәмәрдән урта мәктәбендә һәм Казан Дәүләт университетында алсаң да, галим буларак син Мәскәүдә формалаштың, ахрысы. Фикер сөрешеңдәге хөрлек, масштаблылык та Мәскәү мохите, Мәскәү галимнәре йогынтысы булса кирәк… Мин, бәлки, ялгышамдыр. Ә үзең ничек уйлыйсың? Гомумән, Мәскәү мәктәбе белән Казан мәктәбе арасында нинди аерымлыклар бар?

Д.И. Мин Мәскәүдә аспирантурада укыганда укытучыларым барысы да яһүдләр булды. Шулар арасында формалаштым мин. Ул чорда ук СССР эчендә яһүдләрнең милли проблемалары бар иде. Алар шул турыда үзара сөйләшеп, миңа да күп нәрсәләрне өйрәттеләр.

Билгеле инде, Мәскәү мәктәбе белән Казан мәктәбе арасында аерма бар. Бездә әле фәндә провинциальлек бетеп җитмәгән. Мәскәүдә ул нәрсә юк иде. Андый үзәкләргә яшьләрне җибәреп укыту бик файдалы нәрсә. Хәзер инде чит илләргә чыгып уку мөмкинлеге дә бар, ул вакытта Мәскәү шундый рольне уйнады. Шуңа күрә бу мәктәп миңа бик файдалы булды дип уйлыйм.

Р.В. Тагын шундый кызык әйбер бар. Син Мәскәүнең Антропология һәм этнология институтында укыдың. Бүгенге көндә аның директоры атаклы Тишков үзе. Сиңа – шунда белем алып чыккан кешегә – алар белән бәрелешергә туры килде. Бу вакытта бик кыен булмадымы?

Д.И. Мәскәү галимнәре белән, шул ук Тишков белән минем шәхси мөнәсәбәтләрем бүген дә бик яхшы. Алар бит сәяси мөнәсәбәтләрне һәм шәхси мөнәсәбәтләрне аера беләләр. Казанда шул җитеп бетми, еш кына шәхси мөнәсәбәтләрне фәнгә күчерәләр. Мәскәүдә андый нәрсә юк. Мин Татарстан мәнфәгатьләрен яклыйм, ә Тишков әфәнде Мәскәү позициясен яклап килде. Мин, мондый каршылыклар алга таба да булачак, дип уйлыйм, чөнки ул күпмилләтле дәүләткә хас нәрсә. Кайберәүләр үзәк интересларын, кайберәүләр төбәк мәнфәгатьләрен яклый. Әмма мин Тишков белән мөнәсәбәтләр начарайды дип әйтә алмыйм, без әле дә аралашабыз.

Р.В. Сәясәттән берничек тә котылып булмый торгандыр инде. Әмма соңгы елларда фәнгә, бигрәк тә тарих, этнология, этнография фәннәренә сәясәт артык нык үтеп керде.

Д.И. Бер америка тарихчысының шундый сүзе бар: «Тарих ул – песи. Койрыгыннан кай якка тартсаң, шунда бара».

Минем уйлавымча, идеологиясез тарих булмый. Һәрбер ил тарихны үз мәнфәгатьләреннән чыгып яза. Шуңа күрә идеологиясез, мәнфәгатьләрсез тарих юк. Безгә дә тарихыбызны булдырганда үз мәнфәгатьләребезне кайгыртырга кирәк. Бу тарихны дөрес язмау дигән сүз түгел бит.

Р.В. Россиядә татар тарихына карата бер-берсенә капма-каршы булган ике төрле мөнәсәбәт бар. Аларның берсе – Мәскәү галимнәре язган тарих, икенчесе – үзебезнең яңа тарихчыларыбыз иҗат иткән хезмәтләр. Дөрес, монда да М.Худяков, Л.Гумилев, К.Фукс кебек матур искәрмәләр очрый.

Фикерләрнең һәм тарихка мөнәсәбәтнең төрле булуы гайре табигый хәл түгел. Әмма бер үк вакыйгага капма-каршы мөнәсәбәт күрсәтү, күрәләтә акны кара дип исбатларга тырышу фән өчен ят нәрсә булырга тиештер, минемчә. Хәзер без Татарстан мәктәпләрендә укучы балаларга татар халкы тарихын үзебезнең галимнәр язган китаплар, дәреслекләр буенча укытсак, башка республика һәм төбәкләрдәге укучылар һәм шул исәптән татар балалары да, башка төрле тарих укыйлар. Ә анда инде татар тарихы кара буяуларга буялып, дегеткә манылып бирелә.

Кайчан да булса Россиядә галимнәр тарафыннан да, җитәкче даирәләр тарафыннан да татарга карата мөнәсәбәт үзгәрер микән?

Д.И. Россиядә империячел фикерләр бетсә генә тарихка караш үзгәрер дип уйлыйм. Без әле бу дәрәҗәдән ерак торабыз, шуңа күрә каршылыклар бик күп. Дөресен әйткәндә, Россия тарихы Алтын Урда тарихыннан чыккан бит. Без бүген укый торган тарих – бары тик русларның гына тарихы. Бер милләт күзлегеннән генә чыгып язылган тарих берничек тә гомумдәүләт тарихы була алмый. Безнең иң зур каршылыклар милли тарих белән дәүләт тарихының аермасыннан килеп чыга. Россия күпмилләтле дәүләт икән, анда татарның тарихы үз урынын алырга һәм дәреслекләргә язылырга тиеш. Дөрес, соңгы араларда кайбер мәсьәләләр буенча якынаю күзәтелә, хәтта кайбер дәреслекләрдә үзгәрешләр дә булды. Әмма рус идеологиясеннән чыгып язылган тарих бөтенләй юкка чыкмады.

Бу безнең илдә генә түгел бөтен дөньяда шулай. Мәсәлән, колониаль яулап алулар турында европалылар үзләренең фикерләрен үзгәрткәннән соң гына, азат дәүләтләрнең яңа тарихлары барлыкка килде. Минем фикеремчә, Россиядә инерциягә ияреп бару бик к


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 631 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.036 сек.)