АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

Кытай татарлары Ильяр Габитов,

Рабин Сәфәргалиев, Турсунтай Галиев

һәм язучы Рабит Батулла

Разил ВӘЛИЕВ: Без, татарлар, гаҗәеп күп төсмерле, күп бизәкле, искиткеч бай халык. Татарның ниндие генә юк – ул Казан татарлары дисеңме, Әстерхан татарлары, Литва татарлары, Польша татарлары дисеңме, ул типтәрләр, керәшеннәр, мишәрләр дисеңме. Бу, билгеле, безнең зур байлыгыбыз. Без үзебезнең халкыбызны төрле чәчәкләрдән җыелган бәйләм төсле күз алдына китерә алабыз. Әмма шул байлыгыбызны җыеп, туплап, өйрәнеп бетә алганыбыз юк әле.

Соңгы 15–20 елда безнең илнең капкалары бераз ачыла төшкәч, без бер-беребезгә йөрешә, бер-беребез белән аралаша башладык. Һәм безнең бердәмлегебез дә шактый ныгый башлады кебек. Моннан берничә ел элек Россиядә булган сан исәбен алуда бу үзен бик нык күрсәтте. Без үзебезне бер халык, бердәм халык итеп тагын бер кат дөнья каршында расладык.

Минем бүгенге әңгәмәдәшләрем – безгә бик ерактан килгән милләттәшләребез – Кытай татарлары. Иң беренче әйтеп үтәргә тиешле кеше – Ильяр Габитов. Бүгенге көндә Кытайдагы Голҗа шәһәрендә яши. Бик тә кызык язмышлы кеше. Бу хакта әле без сөйләшербез. Рабин Сәфәргалиев бүгенге көндә Алма-Ата шәһәрендә яшәсә дә, шулай ук Кытай илендә туып-үскән кеше. Турсунтай Галиевнең дә язмышы бик кызыклы. Яшь булуына да карамастан, шактый уңышларга ирешкән эшкуар, малтабар кеше. Аның әтисе – татар, әнисе – үзбәк. Ә инде Рабит Батулланы бездә белмәгән кеше юк. Батулланың бүгенге әңгәмәдә катнашуының сәбәбе бар. Кайсы илдән генә татар килеп төшмәсен, алар һәрвакыт Батулла янына барып сугылалар. Чөнки ул – гомер-гомергә безнең милләтебезне барлап, өйрәнеп, аны берләштерергә омтылган кешеләрнең берсе. Бүгенге көндә ул Татарстан татарлары, Кытай татарлары һәм Казакъстан татарлары арасында арадашчы, илче кебек. Шуңа күрә, Рабит әфәнде, бүгенге әңгәмәне Кытай татарлары турында гомумирәк мәгълүмат бирү өчен сездән башласак, бик тә урынлы булыр иде.

Рабит БАТУЛЛА: Кытайда яшәүче татарлар турында бик күп сөйләргә мөмкин. Вакыт чикле булганга, без кыскача гына, йөгереп кенә үтәрбез. Ульяновлар урамында (элек ул Первая Гора дип аталган) ике катлы, асты таш, өсте агач йорт тора. Ул Шәрәфетдин Габитовлар йорты. Шушы йортның гаҗәеп кызыклы тарихы бар. 1904 елда беренче мәртәбә Фатих Әмирхан һәм Газиз Гобәйдуллин җитәкчелегендәге һәвәскәр артистлар – «Шимбә» труппасы – монда ике спектакль башкара. Шәрәфетдин Габитовның торыны – оныгының оныгы безнең каршыда утыра. Ул – Ильяр Габитов. Күчерелмә мәгънәсендә һәм туры мәгънәсендә дә аларның монда үз йортлары бар. Шәрәфетдин Габитов читкә китеп тә мәктәпләр ачып, мәчетләр корып, йортлар җиткереп яши. Ул илчелектә эшли торган дәрәҗәле кеше була. Ләкин аның язмышы гаҗәп кызганыч, ул билгесез рәвештә вафат була. Торыннары аның нәселен дәвам итә. Ильяр Габитов – шагыйрь, алга таба шигырьләрен дә укып китәр.

Ә инде, гомумән, чит илдә таралган кардәшләребез турында кыскача гына болай әйтеп булыр иде. Алар өч төргә бүленәләр: 150 ел элек Төркиягә күчкән мөһаҗирләр. Алар чукындырудан качып китәләр. Әйтик, 120–150 ел элек Финляндиягә киткән татарлар үзләре теләп китәләр, шунда сәүдә итәләр. Аларны кумаганнар, аларда кимсенү чире юк. Ә инде Кытайга китүче татарлар революциягә кадәр үк сәүдә белән барып урнаша, яки революция белән килешмичә яки аларның малларын талагач, качып китәргә мәҗбүр кешеләр барып урнаша. Монда җеп бөртегенә кадәр таланган булса да, тегендә барып, алар яңадан кеше булалар, культураларын саклыйлар, театр оештыралар, матбугатларын чыгаралар. Америкага барган сәяхәтемдә мин шунда чыккан бик күп китаплар алып кайттым. Кытай татарлары алар йөзләре белән дә аерыла. Әйтик, Финляндия татарлары биек, озын һәм һәрвакыт шат, чөнки алар куылмаган, таланмаган. Аларда кимсенү чире, комплекс юк. Ә Америкада мин Алманиядә әсир калган татарларны күп күрдем. Алар – куркак, шикчел. Ә Кытай татарлары Кытайда яши-яши кытайга охшый бара, диләр. Юк, алай түгел. Карагыз, алар барысы да болгар. Кытайда туып-үскән татарлар мәдәният ягыннан көчле. Аларның татарлар оештырган мәктәпләрдә татарча белем алганлыкларын без беләбез. Гарәп хәрефләрен шулкадәр матур укыйлар, язалар. Кыскача мәгълүмат шушы, ә үзләренең язмышлары турында үзләре сөйләрләр.

Р.В. Ильяр әфәнде, сезне Татарстанда яхшы беләләр. Беренче тапкыр Татарстанга килүегездә сезне президентыбыз Минтимер Шәймиев тә кабул итте. Сезнең язмыш бик тә катлаулы икәнне без инде беләбез, ул шигырьләрегездән дә күренеп тора. Бу хакта мәкаләләр дә чыкты, китапларда да язылды. Мин сезнең турыда күпме генә сөйләргә тырышсам да, сез үзегез яхшырак сөйләрсез. Шуңа күрә үзегезнең язмышыгыз, нәсел-нәсәбегез, ничек итеп Кытай якларына барып чыгуыгыз, ничек итеп төпләнеп калуыгыз, анда нинди гамәлләр кылуыгыз турында сөйләсәгез, бик әйбәт булыр иде.

Ильяр ГАБИТОВ: Голҗа шәһәрендә Иске кала дигән бер урын булган. Хәзер ул урынны Таш лавка диләр. Таш лавка диюләре кирпечтән салынганы өчен. Мин үскәндә япа-ялгыз үскәнмен. Нигәдер миңа яшьтәш кешеләр дә булмаган. Кызлар булган, ләкин мин алар белән уйнамаганмын. Вакытым ялгызлыкта үткәнгә миндә боегу, ятсыну бар.

Вакыт үтү белән, татарлар Яңа шәһәр дигән районны сатып алып, шунда күчтеләр. Анда яшәүчеләрнең күбесе татар булганга аны Нугай кала дип атыйлар. Чыннан да, Нугай каланың 95 проценты диярлек татарлар иде.

Р.В. Анда чама белән күпме татар бар иде?

И.Г. Шул елларда 10 меңнән артык булгандыр. Тик менә 1955 елда күпләгән татарлар үзләренең тарихи ватаннары булган Казакъстанга, Кыргызстанга, Татарстанга күчеп киттеләр.

Минем әни дә Иске калада туып-үскән Якуп кари дигән дини затның кызы булган икән. Әнинең әйтүенчә, элек ул дини мәктәптә укыган, шунда әтисе әйтә икән: «Кызым, сиңа бу ярмакны (ярмак – тимер тәңкә, уртасында дүрт почмаклы тишек булган) алып килү өчен, шушы тишектән ничә мәртәбә үткәнемне беләсеңме? Көненә йөз рәт үтә торганмындыр. Шуның өчен алып килгән карандашымны, дәфтәремне саклап тот», – дип, кечкенә генә калган карандашның сабын камыштан саплап, озынайтып бирә икән.

Соңрак, Габдулла Бубый килгәннән соң, дини мәктәпләрнең шәкертләре йөрүдән туктала башлый. Чөнки татарлар яңача укытуны, җәдитчелекне алып киләләр.

Татарлар дигәннән, хәйран буласың. Дөньяның төрле төбәгендә татарларны табасың. Ничек итеп алар анда тамыр җәеп, шунда берегеп калганнар? Бу турыда күп уйландым мин. Аның ике төрле сәбәбе булуы мөмкин. Беренче – аларның тән вә җан төзелеше. Алар теләгән җирдә тамыр җибәрә алган, суыкка да, эссегә дә күнеккән. Барган җирләренә аларның күбесе качып, яланаяк, яланбаш барган. Шулай итеп милләт тамыр җибәреп, аякка басып, мәктәбен корып, завод-фабрикаларын төзеп, мал-туарлы булып яшәгән. Димәк, барган җирендә ул милләт җирле халыкның кайгысын кайгырта алган. Әни миңа әйтә торган иде: «Балам, син милләтеңнең шушы сыйфаты белән горурлансаң була», – ди иде.

Инде мәктәпләргә кагылсак, татарларның яңа җиргә килү белән беренче эше мәчет һәм мәктәп төзү булган.

Р.В. Рабин әфәнде шулай ук бик тә кызыклы, катлаулы һәм гыйбрәтле язмыш иясе. Кытайда туып-үсеп, бүгенге көндә Казакъстанда, Алма-Атада яши. Татарстанда да бик еш була. Рабин әфәнде, сез дә үзегезнең нәсел җепләрегез, кайсы яклардан чыгуыгыз турында сөйләп үтсәгез иде. Сезне Кытай, Казакъстан, Татарстан илләре буйлап нинди җилләр куып йөртә, Рабин әфәнде?

Рабин СӘФӘРГАЛИЕВ: Әтием ягыннан булган Сәфәргали бабамнар – өч агай-эне – башта Казаіъстанга киткәннәр, аннан Кытайга барып яшәргә мәҗбүр булганнар. Алар – Мамадыш ягыннан чыккан кешеләр, 1850 елларда чукындыра башлагач, Себергә качып киткәннәр. Себердә тормышлары бик уңмагандыр, Казаіъстанга барып, Кытай чиге арасында яши башлаганнар.

Ә әбием ягыннан туганнар күптән Кытайда яшәгән булганнар инде.

Р.В. Сез үзегез Кытайда нинди эшләр белән мәшгуль идегез? Бүген Алма-Атада нинди эшләр белән мәшгуль?

Р.С. Бабаларым сәүдәгәр булганнар. Бер бабамның тире заводы булган. Шул ук бабам акционерлык җәмгыяте төзеп, Голҗа шәһәрендә электр станциясе корган. Алар Кытайда җил тегермәннәре, су тегермәннәре корганнар.

Мин үзем Кытайда татар мәктәбендә җиде сыйныф бетердем. Татар мәктәбе искиткеч көчле мәктәп, белем бирә торган мәктәп иде.

Минем бер генә нәрсә сөйләп үтәсем килә. Мәктәп бетерүчеләр өчен гомуми конкурс оештыру монда хәзер генә башланды. Ә 1954 елда анда татар мәктәбен бетерүчеләр гомум конкурста беренче 13 урынны алдылар.

Үземнең мәктәбемне, укытучыларымны мин бик җылы итеп искә алам. Без мәктәпкә шундый яратып йөри идек! Кытайда, Казакъстанда, Үзбәкстанда сыйныфташларым, бер мәктәптә укыган дусларым бар, без алар белән хәзер дә аралашып яшибез.

Ильяр әфәнде белән мин техникумда бергә бер ел укыдым. Без аннары Советлар Союзына кайттык. Кайту турында да бер кызык нәрсә сөйләп үтәсем килә. Минем бер укытучым әйтә иде: «Безне Советлар Союзына әйдәп килгән фильм «Кубанские казаки» булды», – дип.

Ә монда килсәк, йә Аллам, коллык заманы! Аны сөйләп торасы да килми инде. Монда килгәч без алдыбызга «укырга кирәк» дигән максат куйдык. Тырышып русча өйрәнергә туры килде. Мин үзем Мәскәүгә укырга киттем, беренче елны мине алмадылар, Кытайдан килгән дип. Минем паспортым да, гражданлыгым да юк иде. Икенче елны теләгән институтыма керә алмадым. Тимер юл институтын тәмамлап, инженер-электромеханик булып чыктым.

Р.В. Әйткәнемчә, безнең тагын бер яшь кунагыбыз бар. Ул Татарстанда, безнең якларда беренче мәртәбә бугай. Турсунтай әфәнде бизнес белән шөгыльләнә. Әйткәнемчә, аның әтисе – татар, әнисе – үзбәк. Шуңа күрә теле дә ярым татарча, ярым үзбәкчә, ярым уйгырчадыр. Ләкин барыбер төрки тел, аңларбыз.

Р.С. Аның теле татарча булмавының сәбәбе бар. 1959 елда татар мәктәбе ябылды, китапханәләрне бетерделәр, татарлар үзара тарткалашып яшәргә мәҗбүр булдылар. Шуңа күрә Турсунтайның гына түгел, башкаларның да теле бетте, укый алмадылар. Үз телендә китап, радио-телевидение юк. Шуның аркасында бүгенге яшьләр татарча авыр сөйләшәләр.

 

И.Г. Аның туган телен өйрәнә башлавына ике ел да булмады әле. Быел 15 көнлек ана теле курсын үтте, бәлки сезнең алда шуның имтиханы булыр.

Р.В. Татарстан хөкүмәте Россия Мәгариф министрлыгы белән сөйләшеп, Татарстаннан читтә яшәүче татарларга 80 квота, 80 урын алды. 80 татар баласы читтән килеп Татарстанда укый алачак, алар арасында, һичшиксез, Кытайдан килгән татар балалары да булыр.

Турсунтай әфәнде эшкуар гына түгел, Голҗа якларында татар яшьләре оешмаларының җитәкчеләреннән берсе дә. Шуңа күрә ул сүзне кәсептән, эштән түгел, ә яшьләр турында сөйләшүдән башлады.

Сезнең бит әле беренче генә килүегез. Татарстан белән тагын нинди элемтәләр урнаштырырга телисез? Тагын нинди максатларыгыз бар?

Т.Г. Минем бер максатым – Татарстан белән сәүдә бәйләнешләре урнаштыру. Ильяр абый, Габит абыйлар белән бер бизнесменны күреп сөйләштек инде.

Минем ата-бабаларыбыз туып-үскән Татарстан җирендә бер базар ачу максатым бар.

Р.В. Бу бик перспективалы нәрсә. Чөнки Кытай белән сәүдә итү, бигрәк тә милләттәшләребез аша сәүдә итү бик кирәк. Сәүдә иткән вакытта кеше бер-берсен аңларга тиеш, анда начар ният ятмаска тиеш. Сәүдә ул гел намуслы гына бармый бит, берсе алдый, берсе алдана дигән шикелле. Ә инде татар бер-берсен алдамас, бер-берсенә файда китерү турында уйлар. Шуңа күрә без Кытай татарлары белән Татарстан кешеләре арасында сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштыруны бик хуплыйбыз.

Р.С. Ул монда үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып килмәде. Сәүдә эшләре башланып китсә, монда укучы яшьләргә ярдәм дә булыр дип килде.

Т.Г. Балалар монда укый башласа, мин бик куаныр идем. Мин үзем дә татарча тулы урта мәктәпне бетермәгән. Балалар татар телен дә, рус телен дә укып, институтлар бетерсә, барыбызга да олы куаныч булыр.

Р.В. Ильяр әфәнде, узган килүегездә сез Кытайда яшәүче берничә татарның Татарстанга күчеп кайтуы турында сүз алып барган идегез. Аннан соң шактый вакыт узды. Бу мәсьәләдә алга китеш бармы?

Аннан соң тагын бер нәрсәне әйтеп куйыйм әле мин. Андагы милләттәшләребез монда кайткач бик үк җиңел булмасын, үзләрен нинди кыенлыклар көтүен беләләр микән?

И.Г. Узган юлы Президентыбыз ризалыгын белдерде. Кытайга кайткач, алар безнең янга килделәр. Без аларга күченүнең җиңел булмасын әйттек. Тормышның рәхәте булсын, авыры булсын, үзеңә таянуың кирәк. Алар аны яхшы төшенәләр. Шуңа күрә, билләрен бәйләп, бу юлы исемлекләрен җибәрделәр.

Р.В. Монда кайткан очракта, ниләр эшләргә җыеналар алар?

И.Г. Аларны Кытайдагы коммуна тормышы бик чыныктырган, бик эшлеклеләр. Аларның үз комбайннары бар, бер чыгып китсәләр, башкаларның да ашлыгын урып кайталар. Мал-туарлары, бигрәк тә атлары бик күп. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерүгә дә бик осталар. Әгәр дә монда килсәләр, сез күрмәгән җимешләрне үстереп бирәчәкләр. Без базарда нәрсәләр сатылганын күрдек инде – помидор, бәрәңге, кишер, чөгендер, кыяр гына монда...

Р.В. Ильяр әфәнде, үткән килүегездә тагын бер мәсьәләне күтәргән идегез. Ульяновлар урамындагы бабаларыгыз йорты турында сүз кузгаткан идегез. Бәлки мөһаҗирләр музее ачарга кирәктер, дидегез. Җитәкчеләребез мөһаҗирләр музеен Кремльдә ачарга кирәк дигән фикердә торалар. Батулла, бәлки сез беләсездер бу хакта?

Р.Б. Әйе, Кремльдә Президент янында сөйләшкәндә бу турыда ачыктан-ачык әйтелде. Алма-Атада мәшһүр татар рестораны тотучы Турсунтай дигән эшкуар килгән иде. Монда да татар рестораны, кунакханә ачып, мөһаҗириятнең клубын оештырырга мөмкинлек бар дип, аңа тәкъдим ясаганнар иде.

Р.В. Ул бер нәрсәгә бик шаккатты: «Казанда кытай рестораны да, грузинныкы да, әрмәннеке дә, урысныкы да бар, әмма татар рестораны юк икән», – диде.

Р.Б. «Татар ресторанына барып ашап килик әле», – диде берзаман миңа Турсунтай. Юк татар рестораны. Шуннан кытай һәм грузин рестораннарына барып ашап карадык, әзерләүләре бик мактанырлык түгел иде.

Президент үзенең җавабында: «Анда кечкенә булыр. Кремльдә зур итеп мөһаҗирият музеен оештырырга кирәк», – дигән фикер әйткән иде. Бу бөтен чит илдәге татарларның китапларын, кулъязмаларын, фотоларын, киемнәрен җыя торган музей булыр иде.

Йортны кире кайтару буенча ниндидер эшләр эшләнә бугай. Йортның Габитовларныкы булуы турында документлар бар, Фатих Әмирхан язып калдырган. Алар бит бу йортны үзләренә алырга теләмиләр. Аны ремонтлап, хөкүмәткә тапшырырга телиләр. Анда үз акчаларына кунакханәме, татар ашханәсеме ачып, үзебезнең халыкка тапшырачаклар.

Р.В. Рабин әфәнде, Ильяр әфәнде, Турсунтай әфәнде, Батулла әфәнде, сез барыгыз да – бик кызыклы шәхесләр. Бөтенебез турында һәм, гомумән, кытай татарлары турында көннәр, атналар буе сөйләсәк тә, сүзебез бетмәс иде. Безнең бу сүзләребез киләчәктә дәвам итсен, без һәрвакыт очрашып торыйк. Әңгәмәбезнең ахырында Ильяр әфәндедән бер шигырен укуын сорасак, бик әйбәт булыр иде.

И.Г. Шигырь мәсьәләсенә килгәндә, теләгән кеше шагыйрь була ала. Аның өчен япа-ялгыз калып, уйланып утырырга кирәк.

Р.В. Ильяр абый Габитов Кытайда культура революциясе вакытында 17 ел буе төрмәдә утырган кеше. Ялгыз камерада берүзе генә утырган. Шушы ялгызлык аны шагыйрь иткәндер инде.

И.Г.

Ыжгыра кыш, назлыйдыр яз,

Бу хәлләр безгә таныш.

Гаҗәп хәлләр, гаҗәп тормыш –

Нишләтми безне язмыш?!

Тузгыта, ургып чәчә җил

Исән дөнья кайгысын

Эзләнеп кыш китә… Чит җир,

Кала хәят тойгысы.

 

2004 ел

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

2004 елны каршылауга багышланган Яңа ел кичәсендә

күренекле шәхесләрдән Туфан Миңнуллин, Фәндәс Сафиуллин,

Азат Зыятдинов, Зәки Зәйнуллин, Рабит Батулла,

Гәрәй Рәхим, Рафаэль Сәхәбиев белән әңгәмә

Разил ВӘЛИЕВ: Мөхтәрәм җәмәгать! Без бүген бик кызыклы, мәгънәле әңгәмәгә җыелдык. Белгәнегезчә, мин берничә ел буена халкыбызның күренекле шәхесләре белән әңгәмәләр үткәрдем. Бүген ул шәхесләрнең кайберләрен табын янына чакырып, Яңа ел әңгәмәсе оештырырга уйладым. Яңа ел кичәсе бит ул әңгәмә, мәҗлес кенә түгел, үзенә күрә бер җыелыш та. Шуңа күрә аның үз «секретариаты», «алып баручысы», соңыннан «алып кайтучысы» да булырга тиештер. Безгә иң элек «җитәкче органнарны» сайлап куярга кирәк.

Туфан МИҢНУЛЛИН: Кыш бабай роленә мин Гәрәй Рәхимне тәкъдим итәм. Бөтен җире килешеп тора – паспорт буенча исеме Григорий Родионов, борыны да Кыш бабайныкына охшаган.

Разил ВӘЛИЕВ: Гәрәй Рәхимне бүгенге мәҗлеснең Кыш бабае итеп бертавыштан сайладык.

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН: Тагын бер тәкъдим бар. Бу ел бит маймыл елы. Мин бәйрәмебезнең маймылы итеп Туфан Миңнуллинны тәкъдим итәр идем.

Туфан МИҢНУЛЛИН: Юк, җәмәгать. Мин дуңгыз елында туганмын. Дуңгыз маймыл була алмый. Маймыл джунглида йөри. Анда инде арысланнар була. Менә Батулла арыслан елында туган, маймыл да булсын.

Разил ВӘЛИЕВ: Рабит Мөхлис улы Батулланы бертавыштан маймыл итеп сайладык.

Безнең «җитәкче органнар» сайланды, хәзер инде әңгәмәбезне башлап җибәрәбез. Бүген үткән елга йомгак ясыйбыз һәм сүзне докладчы Туфан Миңнуллинга бирәбез.

Туфан МИҢНУЛЛИН: Хөрмәтле әңгәмәдәшләр! Без узган елларда шактый уңышларга ирештек. Һәрберебез Разил Исмәгыйль улы Вәлиев янына аерым-аерым өстәлләргә җыелып, үзебезнең җитди фикерләрне әйтә килдек. Бүген инде Яңа ел табыны янында ул кадәр үк җитди булырга кирәкмидер, без бит, нигездә, күңел ачарга җыелдык һәм безнең бәйрәм Сабантуй шикелле башланып китте. Һәм ул бик дөрес тә, монда татарның чын чи татарлары җыелган. Сабантуй – безнең бәйрәм, инде Яңа елны да үзебезнеке итеп бетердек. Шуңа күрә мин мәҗлесебезне шаян рухта, үзебезнең тормышта булган кызыклы хәлләрне сөйләп алып барсак, дөрес булыр дип саныйм.

Разил ВӘЛИЕВ: Мин һәрберегезгә дә икешәр генә сорау бирмәкче булам. Мин сулагай кеше, шуңа күрә сул ягымда утыручыга – Азат Зыятдиновка – сорау бирәм. Үткән елда үзегезнең тарафтан яки ил күләмендә кылынган иң акыллы гамәл дип нәрсәне саныйсыз?

Азат ЗЫЯТДИНОВ: Иң мөһим вакыйга инде ул – исән-сау килеш һәм шат күңел белән Яңа елга керү. Дусларча җыелып ел йомгаклары ясау үзе бер бәхет бит ул.

 

Гәрәй РӘХИМ: Азат Зыятдиновка карата Кыш бабайның да әйтер сүзе бар:

Үзе азат, иле азат,

Халкы азат булсынга,

Азат Зыятдинов бары

Дөреслеккә буйсына!

 

Разил ВӘЛИЕВ: Хәзер инде үземнең уң ягымда утыручы дустыма – Фәндәс Сафиуллинга шундый ук сорау: ил күләмендәме ул, республика күләмендәме, гаиләдәме, күңелеңдәме, иң акыллы гамәл нәрсә булды һәм иң зур җүләрлек нәрсә булды?

Фәндәс САФИУЛЛИН: Туфанның бик тә төпле һәм дәлилле хисап докладын тыңлагач, бик нык дулкынланып утырам. Аны бераз гына конкретлаштырасым килә. Туфан әйтте, без үткән ел бик күп «ирешүләргә ирештек», диде. Мин дә әйтәм: быел мин үзем дә, халкыбыз да, илебез дә шактый гына күп «ирешүләргә ирештек», ирешмәгәннәре дә булды, дим. Мин акыллы гамәлләргә дә, кайбер акыллы булмаган гамәлләргә дә «ирешкәнмендер». Киләсе елда «ирешәселәре» дә калды әле. Ул эшләрнең кайсы акыллы, кайсы акыллы түгел икәнлеген ярты ел, бер ел үткәч кенә әйтеп булмыйдыр. Бераз заман үткәч, без яки бездән соң килгәннәр дөресрәк җавап бирер.

Без бирегә моннан ун-унике ел элек тупланган чордашлар, фикердәшләр, көрәштәшләр җыелганбыз. Еллар үткәч хәзер безгә ачык күренә: без бердәм булганбыз, юкка гына көрәшмәгәнбез икән. Без ирешкән «ирешүләр» һаман шул «ирешкән» килеш кала икән.

 

Туфан МИҢНУЛЛИН: Төрле холыкта булсак та, туган халкыбыз язмышы мәнфәгатьләрендә сүзебез бер булды безнең. Бу очракта холыклы Зәки Зәйнуллинны күздә тотам мин.

 

Фәндәс САФИУЛЛИН: Нинди юл белән барсак та, халкыбызга хезмәт итү нәтиҗәләребез бер булды. Шушы бердәмлегебез сакланып калсын иде. Эшебезне дәвам итүчеләр бездән соң да безне искә алып, үзләре турында сөйләп, киләчәктә дә шушындый кичәләр үткәрергә насыйп булсын иде.

 

Гәрәй РӘХИМ: Һәрчак туган халкы өчен

Җан ата Сафиуллин.

Котлыйк әле бәйрәм белән

Татарның иң затлысын.

 

Разил ВӘЛИЕВ: Безнең арада утыручы Зәки Зәйнуллин бик җитди кеше инде ул. Аның җитди сүзләрен тыңлыйк әле.

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН: Минем өчен узган елда иң зур шатлык ике-өч мизгеллек кенә булды. Ул – латин графикасына күчү турында закон кабул итү. Бу безнең өчен зур җиңү. Хәтта Мәскәүнең шовинистлары да моңа каршы берни эшли алмаслар кебек…

Шәхсән үземнең тормышка килсәм, иң яхшы вакыйга фаҗига белән бәйләнгән. 28 декабрьдә минем йорт янды. Ходай Тәгалә кешегә агач утыртырга, кое казырга, йорт салырга кушкан. 32 ел Рәсәй армиясенә хезмәт итеп йөреп, йорт сала алмаган идем, Ходай Тәгалә шуны төзәтте. Март аенда үзем йортны яңадан төзи башлаган идем, шушы көнгә кадәр өй салып гомерем узды. Йортны салып кердек, Аллага шөкер.

Фаҗигаләргә килсәк, безнең татарның иң зур фаҗигасе дәвам итә. Ул 450 ел элек килеп чыккан. Без, татарлар, Мәскәүдән куркып өйрәнгән, бүген дә куркып яшибез. Бу – безнең иң зур фаҗига. Шушы куркудан арынсак, бөтен татарларны берләштерербез. Безгә курыкмыйча хәрәкәт итәргә өйрәнергә кирәк.

 

Гәрәй РӘХИМ: Зәки Зәйнуллин дигәч тә,

Күпләр кинәт шым кала.

Әсәрләрен укып чыккач,

Күзләрендә дым кала.

 

Разил ВӘЛИЕВ: Без монда барыбыз да бик җитди кешеләр: кайсы академик, кайсы профессор, кайсы язучы, кайсы депутат. Бераз читтәрәк торучы бер кеше бар – ул да булса Рафаэль Сәхәбиев.

Рафаэль СӘХӘБИЕВ: Разил Вәлиев сораулар бирә башлагач, уйланып утырдым: гомеремдә нинди акыллы эш эшләгәнем бар икән, дим. Акыллы эшләрем дә бар анысы, ләкин мин гомерем буе җүләрлек эшләргә яраттым. Җүләрлек эшләү рәхәт ул. Инде олыгая бару микән, хәзер акыл керә башлады. Тик минем акылга утырасым килми, һаман азрак җүләрләнеп яшисе килә. Узган ел акыллы эшләр дә булды инде. Шәхси тормышта – яңа фатирга күчтем, консерваториядә укыту эшемдә яңалыклар булды. Яңа елда да исән-сау булып, кызык итеп, бераз җүләрләнеп яшәргә язсын.

 

Гәрәй РӘХИМ: Күңелләр рәхәт кичерә,

Бер җырласа Сәхәби.

Моңны аның колагына

Фәрештәләр дәшә, ди.

 

Разил ВӘЛИЕВ: Хәзер инде мәҗлесебезнең күрке итеп сайлаган маймылга, Батуллага сүз бирәбез.

Рабит БАТУЛЛА: Мин гомерем буе Яңа елларны йә маймыл, йә ишәк булып каршылыйм. Хәтерләсәгез, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшләгәндә, Равил Шәрәфиев Кыш бабай, мәрхүмә Клара Газизова Кар кызы, ә мин ишәк булып киенеп чыктык. Кыш бабайны, Кар кызын оныттылар, бөтен бала ишәк артыннан чаба башлады, атландырып йөр, диләр. Шуларны атландырып йөри-йөри мин хәлдән тайдым.

Иң әйбәт вакыйга дигәннән, узган ел минем өчен бик уңышлы булды, театрларда өч премьерам барды: Кәрим Тинчурин театрында «Сөйгән ярым ятка кала», Камал театрында «Кичер мине, әнкәй» һәм Яшьләр театрында «Сак белән Сок».

Тагын өч китап чыгардым әле. Берсен Разил әфәнде Вәлиев ярдәме белән «Милли китап» нәшрияты чыгарды, «Про белого бычка» дип атала. Анда русча мәкаләләрем тупланган. Икенчесе – Кәрим Тинчурин турындагы альбом. Өченчесендә сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең тууыннан алып вафатына кадәрге тормышы турында балаларга хикәятләр бәян иттек.

 

Гәрәй РӘХИМ: Батулланың һөнәрләрен

Санап чыгу өчен дә

Җитмәс иде чутларың да,

Җитмәс иде көчең дә.

 

Разил ВӘЛИЕВ: Гәрәй Рәхим хәзер Кыш бабай буларак Григорий Родионовка әйләнде. Гриша туган, бер керәшен җыруын җырлап җибәрсәң иде.

Гәрәй РӘХИМ: Яңа ел кичәсендә чыннан да берәр җыру әйтәсе килә. Керәшеннәр җырлыйбыз димиләр, җыру әйтәбез диләр. Минем үзебезнең авылда гына булган бер җыруны әйтәсем килә:

Озын гына озын, ай җирләрнең

Таудин-тауга була ла шул, ай, межасы.

Сез туганнар белән җырлап утырсаң

Онытыла дөньяларның, ай, нужасы!..

Инде Разил Вәлиевкә Кыш бабай сүзе:

Син тартасың бөтен йөкне,

Әйтерсең, көчле бер ат.

Син бит кызыклы әдип тә

Һәм мировой депутат.

 

Разил ВӘЛИЕВ: Я, һөнәрләрне күрсәтүне дәвам итик.

 

Туфан МИҢНУЛЛИН: Һөнәр дигәннән… Рабит Батулла белән без – махсус белемле артистлар. Иң кызыгы шунда – без икебез дә театрдан сөрелгәннәр. Шуңа күрә нинди генә һөнәр күрсәтә алыйм ди мин? Батулла ул курайда да әйбәт кенә уйный белә. Аңа балта бирсәң, аннан да татар көе чыгара. Ә пычкы бирсәң, керәшен көе дә чыгарырга мөмкин.

Инде сүз бирелгән икән, Разилнең сорауларына җавап бирим әле. Бәхетле көннәргә килсәк, һәрбер язучының бәхете – аның китабы дөнья күрү. Минем узган ел «Сайланма әсәрләр»ем чыкты.

 

Гәрәй РӘХИМ: Маймыл елы бирер әле

Күп пьеса Туфанга.

Ник бирмәсен, классикның

Даны киткән җиһанга.

 

Туфан МИҢНУЛЛИН: Гәрәй җырлады, безнең бит Зәки дә җырлый.

 

Разил ВӘЛИЕВ: Бу искиткеч зур вакыйга булачак. Сезнең хәрби кеше икәнне беләбез, милләтпәрвәр икәнне беләбез, сәясәтче икәнне беләбез, профессор икәнне беләбез, язучы икәнне беләбез…

 

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН: Мин Башкортстан ягыннан. Башкорт – бик моңлы халык, нәрсә булса да, җырлый инде ул. 1987 елда Уфага башкорт баҗайга бәби аягы юарга эләктем. Ул миңа әйтә: «Зәки, бөтен ягың килгән, әмма бер җитешсез ягың бар»,– ди. «Зәйнуллинда җитешсез як юк»,– дим. «Син башкортча җырлый белмисең»,– ди. «Кит, башкортча җырларга бит аңа тавыш кирәк тә, тын кирәк»,– мин әйтәм. «Башкортча җырлар өчен тын ала белергә кирәк. Менә мин кулны күтәрсәм, тын алган булам, кулны төшерсәм, тын чыгарган булам,– ди. – Син карап, өйрәнеп утыр, «Җирән кашка»ны җырлыйм хәзер». Мин карап утырдым. «Хәзер син тырыш, кулны күтәрсәм – тын алырсың, кулны төшерсәм – чыгарырсың»,– ди. Башкортча җырларга өйрәтте бу мине.

 

Азат ЗЫЯТДИНОВ: Мин дә бер җыр җырлап бирим әле:

Агыйделкәйләрнең аръягында

Җиз самавыр кайный җил белән.

Маңгайларга язган язмышларны

Сыпырып ташлап булмый җиң белән.

 

Туфан МИҢНУЛЛИН: Дөньяның бер хикмәте бар. Мин – атказанган сәнгать эшлеклесе, мәдәният хезмәткәре – җырлый белмим. Техник фәннәр докторы, академик Азат Зыятдинов гармун уйный, җырлый. Моны ничек аңларга?

 

Рабит БАТУЛЛА: Мин бер авылда ике бармаклы гына гармунчыны очраттым. Ул сугышка киткәнче шулкадәр оста гармунчы булган, хәзер дә ике бармак белән ду китереп туй үткәрә.

 

Разил ВӘЛИЕВ: Фәндәс абый бик оста итеп аккордеонда уйный, бу һөнәргә 60 яшьтә өйрәнде.

 

Фәндәс САФИУЛЛИН: Һөнәр дигәннән, һәр кешенең гомерендә төрле чорда төрле һөнәрләре буладыр. Минем дә гомеремдә күп һөнәрләрем булды. Бүген бер иске һөнәремә кайтасым килә. Мин аңа ярты гомеремне багышлаган идем. Армиядә танкист булып хезмәт иттем. Мин танк коралларының барысыннан да бик шәп атам. Автоматтан, пистолеттан, пулеметтан төз атам. Гомеремнең соңгы этабында бакчачылык һөнәрен үзләштерәсем килә. Мин иптәшем Рәзинә кушканны үтәүче бакчачы гына инде. «Моннан казы»,– дигәндә казып, «Тегене китер»,– дигәндә китереп йөрүче генә. Мин әкияттәге кебек зур шалкан үстермәкче булам. Бер генә кыенлыгы бар – орлыгын табып булмый. Гади шалканның орлыгы бик вак бит.

 

Разил ВӘЛИЕВ: Мавыгу дигәннән, уен-көлкегә, мәзәккә Батулла оста инде.

 

Рабит БАТУЛЛА: Сезне тыңлап утырам да, Разил Вәливнең бер мәзәген искә төшерәм әле:

Бер озын гына язучы аягын сындырып больницада ята икән. Моның янына хәл белергә киләләр. Разил дә килеп керә. «Ни хәлләр бар?» – дип сорый. «Менә аякны сындырдым әле». «Бик начар булган. Кайсы аягың сынды соң?» – ди Разил. «Сул аягым сынды». «Самый яза торган аягың сынган икән»,– ди Разил моңа.

 

Разил ВӘЛИЕВ: Безнең арада бердәнбер кызыбыз, минем атаклы шәхесләр белән әңгәмәләремне телевидение экраннарына алып чыккан режиссер Нурания Җамали утыра. Ул ниләр уйлый икән?..

 

Нурания ҖАМАЛИ: Дөньяда нинди акыллы эш эшләдегез дигән сорауга болай дияр идем: Татарстанның иң акыллы егетләре белән иң акыллы телетапшырулар эшләдек.

Сез, ир-егетләр, күбрәк сәясәт турында сөйләшәсез. Ә мәхәббәтне бүген без оныттык. Шуңа күрә, мәхәббәтне искә төшерергә рөхсәт итегез.

Очрашырга иде йолдызда бер,

Җирдә юктыр сөю, тугрылык.

Мең мәшәкать тулы бу хәятта

Мәхәббәткә, ахры, урын юк.

Качып китик дөнья рәхәтеннән,

Качыйк, әйдә, дус һәм дошманнан.

Синең күзләр чәчәкләргә түгел,

Йолдызларга күбрәк охшаган.

Очрашырга иде, кавышырга,

Юлга чыгыйк, карап йолдызга.

Күпме кеше ярын табалмыйча

Янәшәдә генә юл уза.

Мин йолдызда учак ягар идем,

Син ашыгыр идең яныма.

Элеккечә безнең мәхәббәткә

Шаһит булыр иде таң гына.

Сине кайдан эзләп табыйм икән,

Җавабың юк күпме дәшеп тә.

Безгә шундый рәхәт булыр иде,

Рәхәт булган кебек яшьлектә.

Очрашырга иде йолдызда бер…

Әгәр дә шушы шигъри юлларның кемнеке икәнен әйтә алсагыз, мин авторның китабын сезгә бүләк итәм.

 

Әңгәмәдәшләр: Разил Вәлиевнеке.

 

Гәрәй РӘХИМ: Безне тәртипкә салучы

Шәп режиссер Җамали.

Ул бит бездән телейолдыз

Чыгарырга чамалый.

 

Разил ВӘЛИЕВ: Әңгәмәбез ахырында бер-беребезгә теләкләр теләсәк, яхшы булыр иде.

 

Нурания ҖАМАЛИ: Мин барыгызга да мәхәббәт телим. Ул безнең сөйгән ярларыбызга, балаларыбызга, әти-әниләребезгә, дусларыбызга багышлансын иде.

 

Гәрәй РӘХИМ: Маймыл елында сезгә бер теләк:

Бу елны кеше елы дип

Әйтергә җай бар монда.

Кеше маймылдан чыккан дип

Раслаган бит Дарвин да.

Киләчәктә безне көтсен

Имин еллар, бай еллар.

Өр-яңа ел белән сезне

Котлыйм, дуслар – маймыллар!

 

Туфан МИҢНУЛЛИН: Без киләсе елда исән-сау булсак иде. Безнең исәнлек кенә җитмидер, безнең сүзне тыңлаучы, безне кешегә санаучы татар халкы да, шулай ук башка халыклар да исән булсын иде!

 

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН: Киләсе елда исән булыгыз, тере булыгыз, эшләгез, егетләр!

 

Азат ЗЫЯТДИНОВ: Карлар ява, кулларымны куям,

Кулларыма төшеп эри кар.

Сез әйтерсез, бар да шулай тиеш,

Искитәрлек монда, әйт, ни бар?

Бик еш кына сезнең салкын сүзләр

Ява миңа, төшә бәгырьгә.

Ә нигә соң алар карлар кебек

Эремиләр икән, әйт, нигә?

 

Фәндәс САФИУЛЛИН: Арыслан елында туган кеше буларак, мин, арыслан елы озак дәвам иткән арысланнар дәверенә әверелсен иде, дим.

 

Рабит БАТУЛЛА: Маймыл ул зыянсыз җанвар, гаҗәп дәрәҗәдә кешегә охшаш. Шушы зыянсыз җанвар елында бер генә кешегә дә, бер генә илгә дә зыян килмәсен иде. Тагын бер теләгем шул: татар байлары элеккеге Акчуралар, Рәмиевләр кебек татар халкына, мәдәниятенә бераз гына зәкят өлешен чыгарсалар иде. Зәкят бирмәгән кеше гөнаһлы була, бәлки, аз гомерле дә була торгандыр. Мин шуңа күрә татар байларына халкыбызга мәнфәгатьле эшләрдә күбрәк уңышлар телим.

 

Разил ВӘЛИЕВ: Уены-чыны белән үткәрелгән бу әңгәмәбезне җыр белән тәмамлыйсы килә. Әйдәгез, шулай итик. Без Рафаэль Сәхәбиев белән бер төбәктән. Минем шигырьгә Рәшит Абдуллин көй язган җырны Рафаэль башкаруында тыңлап үтик.

 

Әйдә искә алыйк әле

Борынгы гадәтләрне.

Бер минутка тынып торыйк,

Онытып сәгатьләрне.

Үткән елда калсын әле

Кайгының сәбәпләре.

Кавыштырсын гашыйкларны

Яңа ел сәгатьләре.

Мәңге ташып торсын әле

Шатлык-сәгадәтләре.

Сәгать суга, сәгать суга –

Яңа ел сәгатьләре.

 

2003 ел

ЭЧТӘЛЕК

 

Дәүләт эшлеклеләре һәм сәясәтчеләр

Фәрит Мөхәммәтшин ………………………………………………………..

Рафаэль Хәкимов ……………………………………………………………..

Кафил Әмиров ……………………………………………………………….

Назиф Мириханов …………………………………………………………..

Фәндәс Сафиуллин …………………………………………………………

Ринат Закиров ………………………………………………………………..

Фатыйх Сибагатуллин ………………………………………………………

Тәүфыйк Сафин ……………………………………………………………..

Әнәс Исхаков …………………………………………………………………

Фәйрүзә Мостафина …………………………………………………………

Ислам Әхмәтҗанов …………………………………………………………...

 

Галимнәр, дин әһелләре

Миркасыйм Госманов ……………………………………………………….

Мирза Мәхмүтов …………………………………………………………….

Индус Таһиров ………………………………………………………………..

Вил Мирзаянов ………………………………………………………………

Нурмөхәммәт Хисамов ………………………………………………………

Равил Фәхретдинов …………………………………………………………..

Дамир Исхаков ………………………………………………………………

Азат Зыятдинов ……………………………………………………………..

Искәндәр Гыйләҗев ………………………………………………………….

Җәмил Зәйнуллин ……………………………………………………………

Васил Гайфуллин …………………………………………………………….

Геннадий Макаров ……………………………………………………………

Җәлил хәзрәт Фазлыев ……………………………………………………….

Рамил хәзрәт Юнысов ………………………………………………………..

 


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 1292 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.07 сек.)