АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

Татарстан Республикасы прокуроры 4 страница

Прочитайте:
  1. Bones; skeletal system 1 страница
  2. Bones; skeletal system 10 страница
  3. Bones; skeletal system 11 страница
  4. Bones; skeletal system 12 страница
  5. Bones; skeletal system 13 страница
  6. Bones; skeletal system 14 страница
  7. Bones; skeletal system 15 страница
  8. Bones; skeletal system 16 страница
  9. Bones; skeletal system 17 страница
  10. Bones; skeletal system 18 страница

Р.В. Нинди дә булса бер эшебез барып чыкмаса, без, гадәттә, Мәскәүне сүгәргә то­тынабыз. Милли университет ача алмавы­бызны да, латинга күчмәвебезне дә, бер татар халкын кырыкка бүлгәләүне дә Мәскәүгә сылтыйбыз. Юк, мин һич кенә дә Мәскәүне акларга җыенмыйм, ә сәбәпне, иң беренче чиратта, үзебездән эзләргә кирәк түгел микән, дим?

Ф.С. Синең соравың ул үзе үк бик төгәл җавап та. Син әйткән тарихи бурычларыбызның тормышка ашмавында Мәскәүнең гаебе булмады, аның сәбәпләрен үзебездән эзләргә кирәк. Исемнәрен исеңә төшереп тормыйм – 10 ел буе безнең белән бергә эшләгән халык депутатлары арасында шушы нәрсәләргә куанганнарын яшерә алмыйча йөрүче милләттәшләребез дә бар. Карел халкы үз республикасында 10% кына тәшкил итсә дә, алар инде 1987 елда ук бер ел эчендә латин графикасына кире кайттылар. Мәскәү моны белми дә калды.

Р.В. Фәндәс агай, син үз вакытында Русия Дәүләт Думасында татар халкы хакын дауладың. Әмма Дәүләт Думасы татар һәм Татарстан файда­сына бер генә карар да кабул итмәде бугай. Бәлки, барыбер нәтиҗәсе бул­магач, вакыт уздырып, чабата туздырып, ты­рышып-тырмашып йөрүләрнең бөтенләй кирәге булмагандыр?

Ф.С. Синең бу соравың, Разил, уртак дустыбыз-фикердәшебез Туфан Миңнуллинның Дәүләт Советы утырышында үзенә-үзе әйткән җавабын исемә төшерде. Инде хәтерләмим – нинди мәсьәлә турында бәхәс баргандыр – аны бик борчыган, ләкин хәл ителүе өметсез нәрсә иде бугай. Чы­гыш ясарга чираты җиткәч, урыныннан торып, трибунага таба атлаганда аның сөйләнеп барганы бик хәтердә калган:

«Тәкъдимемнең үтмәвен дә, колак салма­выгызны да беләм, тик әйтми кала алмыйм, намусым чиста калсын өчен әйтәм», – дип трибунага күтәрелгән иде ул. Аннан соң бит, нәтиҗәнең тиз генә булмавы – ул эш беркайчан да барып чыкмас, дигән сүз түгел: тамчылардан күл, тиеннәрдән сум­нар җыела. Арада уңай нәтиҗәләр дә бар. Мәсәлән, җәмәгатьчелек искәрмичә кал­ган кайбер бик җитди мәсьәләләргә ха­лыкның игътибарын юнәлтү... Калганнарын санап тормыйм.

Р.В. Русия безне үзенең аерылгысыз, тулы хокуклы субъекты дип саный. Димәк, алайса, без аның бер газиз баласы булыр­га тиештер бит инде. Ә үзе җай чыккан саен шул «баласын» суккалап алырга гына тора. Нигә бер дә үз итми, нигә яратмый безне Мәскәү? Нигә һаман үги бала икән без Мәскәүгә?

Ф.С. Бу соравың, Разил, борынгы Рим империясендә моннан 2000 еллар элек языл­ган авыл хуҗалыгы турындагы энциклопе­дияне искә төшерә. Анда «авыл хуҗалыгы корал-әсбаплары» дигән төшенчә болай ачыклана (китабы алдымда юк, хәтеремдә калганча әйтәм): «Авыл хуҗалыгы корал әсбаплары ике төрле була: 1) җанлы (яисә тере) кораллар; 2) җансыз кораллар. Җан­лы кораллар ике төрле була: 1) телсез кораллар; 2) телле кораллар». Димәк, кол­лар телле кораллар исәпләнсә, телсезләре ишәккә, атка, үгезгә тиң саналган. Русиянең империя шаукымы каннарына сеңгән шовинистик сәясәтчеләре дә безне – Та­тарстанны – шул борынгы Рим методоло­гиясе буенча, ягъни, милек итеп кенә саный торгандыр. Ярымҗитди шаяртыбрак аларча фикер йөртеп әйткәндә: «Байлык ике төрле була: җир асты байлыгы, җир өсте байлы­гы. Җир өсте байлыгы ике төрле була: җанлы милек, җансыз милек. Җанлы милек ике төрле була: телсез милек, татар телле милек».

Кызганычка, Русиянең рәсми милли сәясәте әле һаман империячел, колониаль фикер йөртүдән, Русия биләмәсендә калган борынгы халыкларга кимсетеп, шикләнеп, каты куллы хуҗа күзлегеннән караудан арына алмый, 1990 нчы еллар башында үзеннән аерылып чыккан республикаларның, халыклар­ның ялынып кире кайтырга теләк белдермәгәннәреннән кимсенә. Үзеңнең бул­дыксызлыгың сәбәпләрен башка халыклардан эзләү дә Русиягә хас сыйфат, һәм башка сәбәпләр... Кыскасы, без Русия дәүләте өчен тигез хокуклы гаилә әгъзасы түгел, ә җанлы, телле милек һәм байлык чыганагы. Русиянең бүгенге милли сәясәте нәкъ шуны күрсәтә.

Р.В. Без ел саен 15 октябрьдә Казан­ның Ирек мәйданына җыелып, Хәтер көне үткәрәбез. Бу – кирәкле, изге гамәл. Әмма Хәтер көнебез, нигездә, Иван Грозныйның кәгазьдәге сурәтен яндыруга, Мәскәүне һәм Иван Грозныйны сүгүгә генә кайтып кала. Сарыкны ашаган өчен бүрене сүгүдән мәгънә булмаган кебек, Иван Грозныйны каһәрләп кенә безнең милләт тәрәкъкый итә алмастыр бит, югыйсә? Хәтер көнен киләчәктә ничегрәк үткәрергә кирәк, ул көнне нинди гамәлләр кылу зарур дип саныйсың?

Ф.С. Бу бик җитди мәсьәлә. Тарихи хәтерен югалтмаган халыкның гына киләчәккә өмете, рухи таянычы бар. Хәтер көнен үткәрү – халкыбызның көчле, гыйбрәтле традициясенә әверелеп килә. Аны инде рәсмиләштерергә күптән вакыт. Әмма аның гадәткә кергән үткәрү формасы белән мин дә һич килешә алмыйм. Минемчә, иң баш­тан Хәтер көненең төп максатын билгеләргә (ачыкларга) кирәктер:

1) Явыз илбасарны сүгеп, эмоцияне тышка чыгарып, эчеңне бушатып кайтумы?

2) Тарихи сабак көне, дәүләтчелегебезнең данлы борынгы тарихы, аның аяныч язмышы, аны югалтуыбызның эчке сәбәпләре, халкыбызның шомлы киләчәге турында уй­лану, киләчәгебез хакына берләшү юлла­рын эзләү көне формасында үткәрүме?

Әйтергә җыенган сүзләрем кайберәүләргә, бәлки, ошап та җитмәс, ләкин меңнәрчә ел­лар тарих раслаган хакыйкатьне инкяр итеп булмый: илбасардан җиңелеп, дәүләтчеле­ген саклап кала алмаган халык ул югалтуның-җиңелүнең сәбәпләрен, иң беренче чиратта, үзеннән эзләргә тиеш. Рухи һәм ихтыяр көчен «Җиңелмибез, бетсәк бетә­без, әмма бирешмибез» дигән идеягә юнәлткән халыкны беркем дә җиңә алмый. Тарих раслаган бу кагыйдәдән тайпылыш мисаллары юк. Илбасарның хәрби һәм матди көче яу корбаныннан меңнәрчә мәртәбә куәтлерәк булу да бу кагыйдәне үзгәртми. 30 ел буе өзлексез Япониягә, Франциягә, АКШка каршы торып сугышкан һәм җиңеп чыккан Вьетнам халкын алыйк. Ә бүгенге тере мисал – Чечня? Ә без ни сәбәпле җиңелгәнбез? Көчебез, куәтебез, биләгән җирләребез илбасарларныкыннан кимрәк булмаган ләбаса. Үзара ызгы­шу, байлык бүлү, ел аралаш ханнарны алыш­тырып тору, күрше-тирәң белән уртак тел, уртак максат таба алмау, инде баскыннар күз алдында, борын төбендә, хәзергечә әйткәндә, хәрби база төзеп, һөҗүмгә кирә­кле корал һәм сугыш җиһазларын туплап ятканда да, сугышка җитәрлек ризык, кием-салым запасларын, кирәк кадәр тозлы кәбе­стәсен, чабатасын әзерләп ятканда да үза­ра талашудан туймыйча ваемсыз гына күзәтеп тору һ.б.. Болар нәрсә – җиңелү­нең сәбәпләре түгелмени? Болар нәрсә – шул чордан бүгенге холкыбызга күчкән яман чир – мирасыбыз түгелмени? Бүгенге югал­туларыбыз шул ук хан заманыннан килгән, дәүләтчелегебезне югалтуга китергән яман чирнең кара җимешләре түгелмени?

Хәтер көне – менә шулар турында уйла­нып, тарихи сабакларны үзләштерүгә, шул чирләрдән арынуга юнәлтелгән көн бул­сын иде. Дәүләтчелеген югалтуның төп сәбәпләрен аңларга теләмәгән, ул сәбәпләрдән арынырга теләмәгән халык дәүләтчелеген яңадан торгыза алмаячак. Сүземә ачулары килүчеләр гафу итсеннәр: дөрес диагноз нинди генә дәрәҗәдә күңел­сез булмасын, аңардан башка авыруны дәвалау мөмкин түгел.

Р.В. 1990 нчы еллар башында алган хокук­ларыбызны без нишләп яклый һәм саклый алмадык? Дәүләт белән идарә итү тәҗри­бәбез җитмәү, әзерлекле сәясәтчеләр бул­мау сәбәп булдымы моңа, әллә тышкы көчләр тәэсирендә ирексездөн чигенергә туры килдеме безгә?

Ф.С. Дөнья тарихы шуны күрсәтә: бу эшнең төп шарты – халкың, дәүләтең алдында нинди дәүләти максат, нинди та­рихи бурыч (идея) куюда һәм шул максатларны, бурыч-идеяләрне куючыларның үзләре­нең аларга лаеклы булуында. Кызганычка, безнең хәлебез, бүгенге язмышыбыз та­рихтан сабак ала белмәүгә генә бәйле түгел. Илбасар дәүләтләр тарафыннан кулланы­ла торган бик мәкерле, күп тапкырлар сы­налган бер кагыйдә бар: әгәр дә теге яки бу халыкны, хәтта аерым цивилизацияне яңадан күтәрелә алмаслык итеп бетерим дисәң, аның дәүләтчелеген һәм күпчелек кешесен юк итү генә җитми. Иң мөһиме – ул халыкның рухи хәзинәсен, дәрәҗәсен, мәдәниятен, әхлагын, мәгърифәтен саклаучы аристократиясен-зыялыларын бетерү. Шул юка катламы тамыры белән юкка чы­гарылган халыкларның, цивилизацияләрнең яңадан күтәрелеп аякка басу мисалларын табу бик кыен. Яһүдләр мисалы да моңа бик үк туры килеп бетми торгандыр.

Татар халкында ул катламның тамырла­ры бик тирән булу сәбәпле, милләтебез аны бөтенләй үк бетерүдән саклап кала алса да, ул хәзер тоташ, бербөтен катлам түгел инде... Менә шушы аяныч чынбар­лыктан киләчәк язмышыбызга күз салсак, безнең барыбызның да – кечеләребезнең дә, олыларыбызның да – иң зур, иң җаваплы, иң беренче чиратта торучы тайпылгысыз максаты – халкыбызның югары дәрәҗәле, югары культуралы, әхлаклы, дөньяга киң ка­рашлы, тирән һәм кыю фикерле элитасын булдыру, саклау һәм үстерү, халыкның куль­тура, белем дәрәҗәсен күтәрү. Җәмәгатьчелегебез дә, дәүләтебез дә шуны аңларлык дәрәҗәгә һаман үсеп житә алмый шул әле...

Р.В. Татар халкының иң зур проблема­сы – таркаулыктадыр. Бөтен дөньяга си­белеп яшәгән татар кавемнәрен бер рух, уртак максат тирәсенә туплау, берләштерү өчен бүген, иң беренче чиратта, ниләр эшләргә кирәк дип уйлыйсың?

Ф.С. Белмим, Разил, гафу ит. Дөресрәге, кирәкле җавапның икенче өлешен белмим. Беренче яртысын болай дип аңлыйм: ур­так һәм төп максатыбыз – халкыбыз инде якын киләчәктә дөнья халыклары арбасын­нан төшеп калганнар рәтенә кермәсен, дигән максат куеп, шул максатны һәр кешенең күңел күзәнәгенә сеңәрлек итеп җиткерү.

Әмма халкыбызның язмышын хәл итү бүгенгә халыкның үз кулында түгел. Ахыр чиктә безнең язмышыбыз – «дилбегәчел­әрнеке» дә, җигелеп тартучыларныкы да – барыбызныкы да уртак. Ничек итеп макса­тыбызны да уртак итәргә? Анысын бел­мим...

Р.В. Син авылда туып-үскән һәм хәзер шәһәрдә яшәгән кеше буларак, авыл тор­мышын да, шәһәр мохитен дә яхшы беләсең. Бүгенге татар авылы ни хәлдә дип саныйсың? Шәһәр татарларының хәлен ни­чегрәк тасвирлар идең?

 

Ф.С. Идел дә, барлык зур елгалар да кечкенә чишмәләрдән, инешләрдән җыела. Авыл – ул халыкның рухи чишмәсе, аның җан тамыры. Авылга мөнәсәбәт бүген дә совет заманындагыча – гаделсезлек, ким­сетеп, түбәнсетеп карау мөнәсәбәте. Әле бүген дә ул үз хезмәтенең уңышына – җимешенә үзе хуҗа түгел, чөнки бәяләр каты чикләнгән: сөтне-майны шәһәргә бу бәягә «сатасың», итне бу бәягә илтәсең. Шәһәр җитештерүчесенә андый чик куел­мый. Авыл халкына мөнәсәбәтне шәһәрләрдә үткәрелеп килә торган ярминкәләрдән дә күреп аңларга була. Мул ризык-тауарны машиналарга төяп, кичтән үк килеп, салкын җилле, карлы яңгырлар астында сату урыннарын көйләп, машина кабиналарында бер-ике сәгать йокымсырап алып, иртәгесен шәһәр халкына шактый очсыз бәягә итен-сөтен һәм башкасын сата башлыйлар. Үзешчән артистлары татарча җырлап-биеп шәһәр хал­кының күңелен күтәрергә тырыша.

Ә шәһәр халкының көзге пычракка бат­кан авыл урамнарында кунып, икенче көнне җырлап-биеп, авылның күңелен күрергә тырышып, ярты бәясенә үз тауарларын таратып-сатып йөргәне бармы?

Ә шәһәр татарлары! Авылдагы тамырла­рын бетереп, авыл цивилизациясе белән мөнәсәбәтләрен югалтканнары, ни аяныч, татарлыкларын да югалтып киләләр инде.

Р.В. Үзең хәрби кеше, отставкадагы пол­ковник булсаң да, күңелең, җаның белән шагыйрь дә, музыкант та син. Кайчан кара­ма, син гел язучылар, композиторлар, рәссам­нар, галимнәр янында. Аларның хакын як­лап, ярсый-ярсый чыгышлар ясыйсың, аларга һәрчак ярдәм кулы сузасың. Әле минем күз алдымда бер могҗиза булды: 60 яшең тулып килгәндә син үзлегеңнән аккордеонда уйнарга өйрәндең. Моның сәбәбе, та­мыры кайда икән? Бәлки, син Ходай Тәгалә тарафыннан хәрби кеше дә, сәясәтче дә түгел, ә галим, яисә иҗат әһеле итеп яра­тылган булгансыңдыр? Ялгышып кына башка юлдан киткәнсеңдер?

Ф.С. Ялгышларым да язмышым булган­дыр инде, Разил. Тулаем нәтиҗә ясап әйткәндә, аңа – язмышыма – рәхмәтлемен. Үз вакытында таба алмаган юлларым да, баса алмаган сукмакларым да, шәхси хыял-өметләрем дә гомеремнең соңгы юл чатларына җиткәндә бер юлга, бер сукмакка берләшә киләләр. Үткәнемә үкенечем юк.

Р.В. Кешене дә, халыкны да өмет яшәтә, өмет-хыял алга таба әйдәп бара. Ә син бүген нинди хыяллар, нинди өметләр белен яшисең, Фәндәс агай?

Ф.С. Алдагы көннәрем дә үкенечле бул­масын иде. Өметем – бүгенге яшьләрдә. Безгә алмашка килүчеләр «без кабызган утлар»ны сүндермәсләр дип хыялланам, өметләнәм һәм ышанам.

 

2003 ел

ХАЛКЫБЫЗНЫҢ КӨЧЕ, ГАЙРӘТЕ ЮГАЛМАГАН

Бөтендөнья татар конгрессының

башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров

Разил ВӘЛИЕВ: Республикабызда һәм татар дөньясында билгеле шәхес, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Казан милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Ринат Зиннур улы Закировның бөтен тормыш юлы, биографиясе минем күз алдымда. Казан химия-технология институтын тәмамлап, комсомолның Татарстан өлкә комитетында эшләгән елларында аның белән һәрдаим очрашып, аралашып яшәргә туры килде. Аннары ул партия өлкә комитетының идеология бүлегендә эшләде, Ленин музееның директоры булды. Әмма нинди шартларда, кайда гына эшләсә дә, аның күңелендә, уйларында, гамәлләрендә һәрчак милләт гаме, милләт борчуы булды.

Ринат әфәнденең тормыш юлын яхшы беләм, дисәм, бераз арттыру булыр кебек. Чөнки мин аның балачак елларының, нинди гаиләдә туып-үсүенең, тәрбия алуының шаһиты түгел.

Шуңа күрә беренче соравым, Ринат әфәнде, синең нәсел тамырларың, туган ягың, балачак елларың турында булыр… Әйдә, сүзне шуннан башлыйк әле.

Ринат ЗАКИРОВ: Авыл минем өчен яшьлек дәрте ташып торган үткән гомер мизгелләре генә түгел, инде 40 елга якын шәһәрдә яшәсәм дә, гел күңел белән кайтып килә торган таяныч ноктасы дип әйтер идем. Язгы ташулар да, җәйге сабантуйлар да, авыл урамындагы гармун тавышы да гел хәтердә. Болар искә төшкән саен мин кулга гармун алырга яратам.

 

Р.В. Синең, чыннан да, бик әйбәт һөнәрең бар бит әле. Аны күпләр белми дә торгандыр. Ринат Зиннур улын дәүләт эшлеклесе, җәмәгать эшлеклесе буларак беләләр, әмма ләкин бик шәп гармунчы икәнен күпләр белми торгандыр. Авыл сине гармунда уйнарга өйрәткән, тагын нәрсәләргә өйрәтте ул?

Р.З. Авыл мине, беренче чиратта, тормыш ыгы-зыгыларыннан, вак-төяктән өстен булырга өйрәтте. Шуның белән бергә олыларны хөрмәт итәргә, туганнарның кадерен белергә өйрәтте. Иң мөһиме – хезмәт итәргә, авырлыклардан куркып калмыйча, аларны җиңәргә өйрәтте дип әйтер идем.

 

Р.В. Син бит Чистай районы Наратлы Елга авылында ишле гаиләдә туып-үскән кеше. Гаиләгездә алты бала булган, хәзер дә, Аллага шөкер, барыгыз да исән-сау. Синең өчен гаилә нәрсә ул?

Р.З. Бала чакта, яшь чакта аның мәгънәсе бертөрлерәк булса, олыгайган саен гаиләнең мәгънәсе дә үзгәрә бара, аны тирәнрәк аңлый башлыйсың.

Без әти белән әнинең биш баласы идек. Шуның өстенә, аларның канаты астына әтинең сеңлесе дә кызы белән сыйды. Сугыштан иренең үле хәбәре килгәннән соң, алар һәрвакыт безнең гаиләдә булдылар. Шулар белән бергә әтинең репрессия корбаны булган туганының баласы да бездә үсте. Шулай итеп, без бер түбә астында 11 кеше яшәдек. Ул заманнардагы авыл өенең зурлыгы да шул чама гына булгандыр. Ләкин без беркайчан да кысанлык тоймадык. Бөтен олылар да көне буе эштә, өйдә карт әби генә тормыш алып бара. Шуннан чыгып мин татар гаиләсенең мәгънәсе турында уйланам. Өйдә зур тормыш тәҗрибәсе туплаган олы кешеләр, эштә үрнәк күрсәтерлек эшче куллар булырга тиеш. Безнең әти гомер буе колхозда агроном булып эшләде. Кышын-җәен кырдан кайтып кермәде. Аның сеңлесе сугыш елларыннан бирле хатын-кызларның трактор бригадасы бригадиры булды, беренче тракторларны иярләгән кеше. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, күп тапкырлар депутат булып сайланды. Шундый гаиләдә, шундый кешеләр тирәсендә үсү хезмәтнең тормышта нинди урын тотканын ана сөте белән салган дип уйлыйм.

 

Р.В. Инде әйткәнемчә, син химия-технология институтында белем алган кеше. Нигә анда кердем, нигә берәр гуманитар уку йортында укымадым икән, дип үкенгән чакларың булмадымы? Чөнки синең бөтен гомерең, язмышың әдәбият-сәнгать, идеология, сәясәт белән бәйләнгән бит. Заманында кандидатлык диссертацияңне дә мәгариф өлкәсендә яклаган идең…

Р.З. Безнең гаиләдә һәрвакыт белемгә омтылу булды. Әти гел «укы, укы» дия иде. Беренче патефоннар да безнең гаиләдә булды. Шушы әйберләрнең дә йогынтысы булгандыр. Гаиләдәге мөнәсәбәт, матурлыкка омтылышка мөнәсәбәт – кеше буларак формалашканда боларның безгә йогынтысы булгандыр. Шуңа күрә без техник белемгә омтылсак та, кешенең аралашу фәнен (дипломатия дип атала ул), кеше күңеленең нечкә кылларының тибрәнешен алга сөрдек. Бу бит ата-анадан килгән тәрбия нигезендә кешенең үз үсеше белән дә бәйләнгән. Кешенең әдәбиятка, сәнгатькә тартылуы халкыбызның элек-электән килгән рухи байлыгын үзләштерүенә килеп тоташа дип уйлыйм.

 

Р.В. Сиксәненче еллардагы үзгәрешләр вакытында бик күпләр аптырап, югалып калды, дөресрәге, алар бу үзгәрешләрне кабул итә алмадылар. Ә синең өчен бу гайре табигый хәл булмады, чөнки сиңа үзгәрү дә кирәк түгел иде. Син комсомолда, партиядә эшләгән елларда да «Гаяз Исхакый якташы» булып, милләтпәрвәр булып, әти-әниең биргән тәрбиягә, үз иманыңа тугры булып калдың.

Ленин музееның язмышы хакында кайнар бәхәсләр барган көннәр әле бүген дә минем күз алдымда. Аны милли-мәдәни үзәк итеп үзгәртүдә, халкыбызның милли җәүһәрләрен туплау һәм ишәйтүче иң төп урыннарның берсенә әверелдерүдә синең өлешең гаять зур булды.

Ул көннәрдән соң инде дистә елдан артык вакыт узды. Хәзер без Казаныбызны милли-мәдәни үзәктән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Ә син үзең оештыра башлаганда аны ничегрәк итеп күз алдына китергән идең? Барысы да син теләгәнчә барып чыктымы? Аның киләчәген хәзер ничегрәк күзаллыйсың?

Р.З. Моны аңлар өчен халкыбызның тарихын искә төшерергә кирәк. Революциядән соңгы, сугыштан соңгы елларда халкыбыз милли үсештә күп нәрсә югалтты. Кемнәрдер союздаш республика булганда без автономия генә булып калганбыз. Моны тарих шулай куйган, аны бер нишләтеп тә булмый. Мондый мөмкинчелекләрдән файдалану һәркемнең күңелендә булгандыр. Милли мәдәни үзәк ачкач, милләттәшләребезнең остаханәләрдә генә ясап яткан иҗат җимешләре Татарстанга, бөтен татар дөньясына килеп җитте. Рухи байлыкны җыйнау төп эшебезнең башында торды һәм халык та моңа теләктәшлек белдерде. Һәм шуңа Казан милли-мәдәни үзәге җәмгыятебез тормышында тиешле урынны алды дип уйлыйм.

 

Р.В. Милли-мәдәни үзәктә җир җимертеп эшләп йөргән көннәрдә сине Бөтендөнья татар конгрессына җитәкче итеп куйгач, без бераз аптырабрак калган идек. Аның эшләре болай да муеннан, барысына да ничек өлгерер икән диючеләр дә булды.

Менә еллар узып бара. Шул арада нинди эшләр эшләргә өлгердең?

Р.З. Бу вакыйга минем өчен дә көтелмәгәнрәк булды. Халкыбызның инде тупланган байлыгын милләтебезгә җиткерү өчен тагын да зур мөмкинлекләр ачу ягыннан караганда Президентыбызның бу фикере мактауга лаектыр. Мин моны инде җыйналган рухи байлыкны, потенциалны милләтебезгә ачу дип карар идем.


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 479 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.013 сек.)