АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

СИНДЕР ТАТАР КЕШЕСЕ... 4 страница

Прочитайте:
  1. Bones; skeletal system 1 страница
  2. Bones; skeletal system 10 страница
  3. Bones; skeletal system 11 страница
  4. Bones; skeletal system 12 страница
  5. Bones; skeletal system 13 страница
  6. Bones; skeletal system 14 страница
  7. Bones; skeletal system 15 страница
  8. Bones; skeletal system 16 страница
  9. Bones; skeletal system 17 страница
  10. Bones; skeletal system 18 страница

Ләкин татар гаиләсе бүген таркала ба­ра: никахларның яртысы җимерелә, алкоголик аталар гына түгел, аракыга күнегә барган аналар да тәрбияви бурычларын үтәмиләр, чөнки үти алмыйлар... Ялгызак аналар «яшәрә» бара, 15 яшьлекләр тапкан балаларын ташлап китәләр, ятим итәләр, бала табу кими бара, үлем-җитем хәтәр рәвештә арта. Катнаш никахларны да исәпләсәң, татар халкы физик яктан да бетүгә йөз тота, дип фән әһелләре әйтмәсә, тагын кемнәр генә әйтер?

Ассимиляция. Бу бәла гасырлар буе үсеп килә. Урбанизация процессы көчәя, рус шәһәрләрендә татарлар ишәя... XX га­сыр башында Габдулла Тукай рус белән бергә яшәдек, «... тел, лөгать, вә әхлак илә алмашып», дип яза. Ә XX гасыр азагында татар шагыйре Наҗар Нәҗми «Ачыну» ши­гырендә ассимиляцияне болайрак күрсәтә:

Алла да юк хәзер, мулла да юк –

Милләт һәм тел, җыр, моң буталды.

Үз арбаңда башка җырны җырлау

Тыелмады, хәтта хупланды.

XX гасыр башында татарларның 80 проценты авылларда яшәгән, руслар белән аралашу бик аз булган: татар бала­лары тулысынча гаиләдә һәм авыл халкы тәэсирендә үскән, тәрбияләнгән. Мәктәп-мәдрәсәләргә татар телле, милли җанлы, мөселманнарча итагатьле, күндәм балалар килгән. Аларга милли тәрбия бирү пробле­масы булмаган дип тә әйтеп була. Бүгенге хәл турында алдарак әйтелде инде.

Р.В. Безнең халык сүзлекләргә артык бай түгел, рус-татар, татар-рус сүзлекләреннән башкалары сирәк очрый. Ә ул сүзлекләрдә рус сүзләренең, рус алынма­ларының күплегеннән зарланалар. Мәсәлән, пароход – пароход, поезд – по­езд, самолет – самолет, ваза – ваза, сумка– сумка һ.б. Рустан кергән ул сүзләрнең та­тарчаларын, үзебезчәләрен төрле диа­лектлардан, язучыларыбыз әсәрләреннән, һичьюгында, кардәш төрки халыклардан да эзләп табарга, синоним итеп булса да күрсәтергә мөмкиндер бит. Аннары дөнья илләренең капкалары ачылган чорда нишләп әле татар-инглиз, инглиз-татар, француз-татар, татар-француз һәм башка шундый сүзлекләр чыкмаска тиеш? Бу бит инде турыдан-туры галимнәр эше, Фәннәр академиясе эше...

 

М.М. Алынмалар – телләр үсү генә түгел, белемне арттыру, аны тарату закончалыгы да ул. Халыкларның мәдәнияте башкалардан күреп өйрәнү, алынмалар исәбенә дә үсә. Борынгы греклар – мисырлы­лардан, Вавилон варислары – фарсылардан, римлылар гректан алган. Без, татар­лар, мәдәниятебезне башка төркиләрдән генә түгел, кытай, гарәп-фарсыдан, рустан алып үстергәнбез. Руслар да бездән зама­насында шактый алганнар дип уйлыйм.

Фарсы телендә 50 процент гарәп сүзе, инглиз телендә 50 процент латин һәм башка сүзләр, рус телендә бик күп европалылар сүзләре кулланыла. Сүз әйбергә яки фикергә ияреп килә. Рус телендә татардан кергән сүзләрне сирәк галимнәрдән баш­калар белми дә шикелле. Мәсәлән, базар, товар, товарищ (товар ише), деньги (тәңкә), таможня (тамгачы), дорога, лошадь һ.б.ш. сүзләр бүген дә актив кулланыла. «Пилмән»не руслар бүген үзләренең милли азыгы дип йөриләр, чынында исә ул рус теленә татардан кергән, ләкин татарлар ул сүзне коми халкыннан алганнар («пилнән»: «пил» – колак, «нән» – икмәк). Кешеләр бер-берсеннән өйрәнәләр, дәүләтләр бер-берсеннән сатып ала, алмаса, урлап булса да үзләштерергә тырышалар.

«Татарстан академиясенең халыкка ни файдасы бар?» дип сораучылар очрый. Академиянең гуманитар институтларында галимнәр 10-15 ел эчендә шактый күп фәнни тикшеренүләр алып бардылар һәм зур нәтиҗәләргә ирештеләр. Татар халкы­ның җиде томлы тарихы, энциклопедик сүзлек һәм 5 томлы энциклопедия, 3 том­лы татар теле грамматикасы, борынгы та­тар әдипләре, галимнәре турында дистәләрчә китаплар дөнья күрде. Болар элек төштә дә күрелмәгән байлыклар бит. Тарихчы-телчеләргә дөнья кадәр хезмәт куйган өчен рәхмәт әйтерлек... Аннары, күләмле ике-өч телле сүзлекләр, татар те­лендә югары уку йортлары өчен фән-техника дәреслекләре басылып чыкты, уни­верситетларда татар телендә лекцияләр укый, белем бирә башладылар...

Ләкин, ни кызганыч, Академия икъти­садка, экономика проблемаларын хәл итүгә зур өлеш кертә алмады. Андый проблемаларны хәл итә алучы галимнәрнең бердәнбер фәнни-тикшеренү үзәген – ИСЭПНны бетер­деләр. Тел-тарих институтларында галимнәр саны 300гә якын булса, икътисадны белүчеләр, экономистлар Академиядә барлыгы алты-җиде кеше генә?! Галимнәр хәйран калып йөриләр: футболчылар сатып алырга акча табалар, диләр, галимнәрне тәэмин итәр өчен – юк. Хоккей командасына тоткан акча Акаде­миягә биргән өлештән күпкә артык. Монда фәнни логика да, тормыш логикасы да юк, диләр. Бер генә принцип күренеп тора, ха­лык телендә әйткәндә: «Акыллы акыл белән эшләгәнче, тиле бәреп егар».

 

Р.В. Без – татарлар – ничәмә-ничә га­сырлар буе шәрекъка карап яшәгән, шәрекъ мәдәниятен, шәрекъ әдәбиятын, шәрекъ философиясен үзләштергән халык. Соңгы 100-150 ел эчендә без әкрен-әкрен көнбатыш ягына, гареб тарафына борыла бардык. Бүген дә мәктәпләребездә шәрекъ әдәбияты, шәрекъ культурасы, шәрекъ тарихы, шәрекъ музыкасы бөтенләй диярлек укытылмый. Бу нәрсә халкыбызның нигез ташларын какшатуга, кыйбласызлыкка китермиме?

 

М.М. Элек шәркый телләр өйрән­гәннәр, мәдрәсәләрдә Коръән һәм шәри­гатьне, гакыйдә һәм фикһаларны (хокук бе­леме) бала чактан ук хәтергә сеңдер­гәннәр, шәрекътә булган философияне европалылар гына түгел, укымышлы баба­ларыбыз да гарәп мәдәниятеннән, аның фәненнән өйрәнгән. Дин әһелләре һәм зыялылар еллар, гасырлар буе гарәп дөньясы белән тыгыз элемтәдә булганнар, аларның галимнәре, шагыйрь-шөгарәсе белән еш аралашканнар. Әле Алтын Урда чорында татар зыялылары, салкын кыштан качып, Мисырга бара торган булганнар. Нинди телдә аралашканнар, дисезме? Та­тар зыялылары ул вакытта гарәп-фарсы телләрен су кебек эчкәннәр. Җитмәсә, Мисырда төрки телле җитәкчеләр, зыялы­лар күп булган, чөнки Алтын Урда чоры белән Мисырдагы мамлүкләр (династия) чоры тәңгәл, бер үк чорга – XIII–XIV нче га­сырларга туры килә. Мисыр белән идарә итүче мамлүкләрнең күбесе төрки телле кешеләр булган ич! Шул заманнардан ук безнең телебезгә гарәпчәдән гади сүзләр генә түгел, абстракт сүзләр – төшенчәләр дә кергән, алар татарның фикерләү сәләтен үстергән, уй-фикер йөртә белү дәрәҗәсен күтәргән. Рух, иман, дин, тәрбия, фикер, гыйлем, галәм, кыйбла, хы­ял, инсаният, әдәп, әхлак, әдәбият шикел­ле абстракт сүзләр башыбызны җир, туфрак, сука, ат, сарыклардан өскәрәк күтәреп уйланырга, дөньяның киңлеген күрергә мөмкинлек биргән.

Ислам – Якын Көнчыгыш халыкларының дине, иманы, каннарына сеңгән традиция­ләре, идеологияләре, гореф-гадәтләре ул. Алар аннан ваз кичә алмыйлар һәм кичмәячәкләр дә. Чөнки Ислам дине аларның акылына, зиһененә, көндәлек тор­мыш-көнкүрешләренә сеңгән, чөнки мөселманнарның цивилизациясенең, мәдә­ниятенең нигезе – ислам.

Ике дөнья – шәркый дөнья белән гарби дөнья арасында көрәш-тартыш бара. «Глобализация» дигән нәрсә җир шарында тиз тарала, икътисад белән мәдәният мәйданында ике цивилизациянең бәрелешен әзерли. Ләкин без – татарларның нигез ташларыбыз какшамый, таралмый, ныгый гына, кыйблабыз үзгәрми, киңәя генә.

Ислам цивилизациясе үз байлыгын югалтмаган әле. Татар мәктәпләрендә шәркый әдәбият белән балаларны яшьтән үк таныштырырга, аның үзенчәлеген ачар­га, кешенең фикер-тойгыларын уята тор­ган сәләте булуын аңлатырга кирәк. Ник дисәгез, борынгы мәдрәсәләрдә ул бай­лыктан баш тартмаганнар, балаларны әдәп-тәртипкә өйрәткәннәр. Әлбәттә, хал­кыбызның күңеле дин-иманга тартылып торган чорда исламның тарихын да бала­ларга җиткерү зарури дип саныйм.

 

Р.В. Сез ислам тарихын яхшы белгән, хәтта Коръәнне татарчага тәрҗемә итүдә турыдан-туры катнашкан сирәк затларыбызның берсе. Күргәнебезчә, соңгы еллар­да ислам дине тарафдарларының көннән-көн артуы белән бергә, исламга һөҗүм итүчеләр, аңа пычрак атарга тырышучылар да ишәеп китте Ислам тәгълиматларын яхшы белгән галим буларак, Сез моңа бе­раз ачыклык кертеп китсәгез иде... Ислам диненең торышы, аңа мөнәсәбәт безнең республикада, Россиядә һәм дөньяда ни­чек?

 

М.М. Соңгы дүрт елда бөтендөнья мат­бугаты «террор» сүзен авызыннан бер генә дә төшерми, чөнки терактларның саны ки­меми, вәхшилеге артканнан арта бара. Мо­ны, мәсәлән, Беслан мәктәбе фаҗигасе күрсәтте. Мин бу мәсьәлә турында «Звезда Поволжья» газетасында үз фикеремне былтыр ук аңлаткан идем. Аннары, архи­ерей А.Кураев шикелле исламга яла ягу­чыларны фаш итеп быел үземнең «Пыяла йортта яшәсәгез – таш атышмагыз» исемле мәкаләмдә «Ватаным Татарстан»да җавап биргән идем.

Нәрсә соң ул «террор»? Ул кешеләрне, ил башында торучыларны, байларны куркытып, өркетеп, үз теләгәннәрен алырга тырышучыларның җинаять эше. Сәясәттә ул элек-электән килгән көрәш формасы. Элек берән-сәрән генә булган, аерым шәхесләрне куркытып үзләренчә эшләтергә тырышканнар, кайберләрен суеп-атып та үтерә торган булганнар. Анна­ры төрле илләрдә бу аерым хәрәкәткә әйләнеп, киңәеп киткән. Россиядә бер як­тан «красный террор», икенче яктан «белый террор» барлыкка килгән, төрле-төрле ре­прессияләр кешеләрнең гомерен өзгән. Хәзер террор халыкара дәрәҗәгә күтәрел­де. Террор теге яки бу илгә, хөкүмәткә каршы сугыш максатын үти. 2001 елның 11 сентябрендә Нью-Йорк белән Вашинг­тон шәһәрләрендә булган фаҗигале шарт­лаулар – гарби илләргә, аларның «глобализация»сенә мөселманнарның, алар арасын­нан чыккан кешеләрнең бер җавап форма­сы дип тә санала.

Алар арасында җинаятьчеләр дә бар. Шуларны күреп, «исламчылар терроры» дип, гарби илләр пропагандасы мөселман­нарны гаепли. Ә мөселманнар 5-10 кеше генә түгел, бәшәрият дөньясының шактый өлеше ул: бер миллиард 300 миллионнан артык кеше. Ислам – татарның да идеологик нигезе. Гади халыкны журналистлар «җиһад» сүзе белән өркетәләр, имеш, ул христианнарга каршы сугыш ачу. Ләкин, алай түгел шул. Коръәндә җиһад – үзеңне үзең хәрам эштән, гамәлдән тыя белүне, саклый белүне таләп итә, әдәп-тәртипне бозмау, нәфесеңне тыя белүне шарт итеп куя, мин-минлектән сакланырга чакыра. Сәяси бәрелешләрдә ул мөселманнарның шигаре булып кулланыла.

Көнбатыш илләре нәрсә хисабына алга киткәннәр соң? Акыл көче хисабына гына түгел, әдәп-әхлакны бетерү хисабына, әхлакыятьне түбән төшерү хисабына да, хә­рәм акчага, хәрәм идеяләргә таянып табылган маллар хисабына да. Мөселманнар моның белән килешә алмыйлар, чөнки бу – аларның рухи дөньяларын талау. Шәркый халыкларны матди талау XVI гасырдан башлап туктаганы юк. Пропагандалары да шулай ук. Мәсәлән, америкалы Хью Фицджеральд: «Ислам илләрендә яшәү – үлем белән тиң, чөнки исламның культура­сы юк», – ди. «Исламофобия» сүзен ишетәбез, газеталардан укып беләбез, ләкин кискен җавап бирмибез: югыйсә, дәлилле җавап бик тә кирәк.

 

Р.В. Хәзер кайсы гына газетаны кулга алсаң, Мәскәү һәм чит ил радио-телевидениесенә колак салсаң да, һәркайда «ис­лам террористлары» дигән сүзләргә тап буласың. Кеше үтерү, кеше җәзалау ке­бек вәхшилек, кызганыч, дөньяның бөтен илләрендә дә бар, югыйсә, ә терроризм христианда да, яһүдиләрдә дә, католик­ларда да нигәдер юк санала, ә, нишләптер, мөселманнарда гына бар, имеш. Бу яман ярлыкны кемнәр уйлап тапкан да, «ислам терроризмы» дигән гый­барә нәрсәне аңлата икән, Мирза әфәнде? Шулай ук хәзер еш яңгырый тор­ган «ваһһабчы» сүзенә аңлатма биреп китсәгез иде.

 

М.М. «Ваһһабчылык» Мөхәммәт ибне Ваһһабның XVIII гасыр уртала­рында ук тарала башлаган өйрәтмәсе ул. Ваһһабчылар Ис­ламның элеккеге пәйгамбәр заманындагы тәртипләренә кайтырга өндиләр, Исламга яңалык кертүгә каршы чыгалар, мөселман­нарга дөньяви белем кирәк түгел, диләр. Бу күптән инде фундаментализм идеоло­гиясе булып санала. Шулар арасыннан террорчылар да килеп чыга, имеш. Әмма ләкин нигә мөселман илләрендә дә (Индо­незия, Төркия, Мисыр) шартлаулар еш бу­ла соң? Экстремистлар үз илләренең ха­кимнәре гарбиләр белән дуслашмасын өчен көрәшәләр, диючеләр дә бар. Шулай гынамы сон?

 

Р.В. Әйдәгез, үзебезнең төп йорты­бызга – Татарстаныбызга әйләнеп кайтыйк әле... Без республикада рус һәм татар телләрен тигез хокуклы дәүләт телләре дип игълан иттек. Мәктәпләребездә әлеге ике телне дә тигез күләмдә укыта башладык. Мин моның кирәклегенә һич кенә дә шик белдермим, әмма моңа сарыф ителгән тырышлык һәм чыгымнарның нәтиҗәсе бик бәләкәй булуы күңелне борчып тора. 9 ел буе мәктәптә татарча өйрәнеп тә, укуны тәмамлаганда татарча 9 җөмлә дә үзләштерә алмаган балалар өчен җаным әрни. Сәбәбе нәрсәдә икән моның: укыту­ның сыйфаты түбәнме, әллә татар теленә ил дәрәҗәсендә мөнәсәбәт, ихтыяҗ шун­дыймы?

 

М.М. Татар зыялылары, интеллиген­ция, җәмәгатьчелек, хакимият – туган тел проблемаларын инде унбиш еллап алга сөрәләр. Уңышлы нәтиҗәләр дә юк түгел Ләкин татар теленең:

а) социаль функциясе тар (дәүләт эшендә тел кулланылмый, эш кәгазьләре гел рус телендә языла һәм таратыла, трибуналардан татарча җае чыкканда гына бер-ике сүз әйтелә, мотивация бик түбән (татарча укырга теләүчеләр артык күп түгел, мәсәлән, Казанда 36 процент татар­лар ана телендә белем ала, республикада 46 процент);

б) шәһәр шартларында гаиләдә (бигрәк тә яшь гаиләдә) күбесенчә татарча сөйләшмиләр (хәтта әбиләр дә, татарча аңламас дип, оныкларына ватып-сындырып булса да русча эндәшәләр);

в) мәктәпнең татар телен укыту мето­дикасы камил түгел, сәгать күләме рус те­ле белән тәңгәл, әмма укытуның сыйфаты түбән, илһамланып, дәртләнеп эшләгән укытучылар сирәк очрый (аена 50-70 дол­ларга нинди илһам булсын ди, шул ук Америкада сәгатенә 15-20 доллар түлиләр);

г) Русия күләмендә җирле хакимият җитәкчеләре татар теленә битарафлык күрсәтә, татар мәктәпләренә игътибар юк дәрәҗәдә.

Шуңа күрә мәктәптә татар телен тугыз ел өйрәнгәч тә тугыз сүз белмиләр, дип әйтәләр. Күптән мәгълүм инде: телгә яки дингә генә таянып торган халыкның мәдәни-икътисадый киләчәге юк. Бөтен халыкның белем дәрәҗәсен күтәрергә, фикерләү сәләтен ныклап үстерергә, әхла­кый тәрбиясен камилләштерергә кирәк. Тумыштан ук белемгә, укуга сәләте булган балаларны сайлап ала белү, аларга аерым тәрбия биреп интеллектуаль элита үстерү – зыялыларның бурычы. Монсыз татарлар башка халыклар белән ярыша алмаячак, конкуренциядә җиңә алмаячак.

Р.В. Югары мәктәптә татар телен укы­туга, фәннәрне татарча үзләштерүгә мөнәсәбәтегез ничек? Булачак Татар Дәүләт Милли университетын ниндирәк итеп күз алдына китерәсез?

М.М. Югары белем. Татар телендә югары белем бирү – безнең күптәнге хыялыбыз. Ул мәгариф системасын тәшкил итүче умыртка сөяге. Бүген илһамланып татар телендә фәнни дәреслекләр язып, техник фәннәр укыткан галимнәргә мин орден булмаса да, медаль бирер идем. Ләкин проблема бик зур, бу өлкәдәге эшләр гаять катлаулы шул...

 

2004 ел

 

ТАРИХ ФӘНЕ ЮКНЫ БАР ВӘ БАРНЫ ЮК ИТМӘС

Галим һәм сәясәтче Индус Таһиров

Разил ВӘЛИЕВ: Индус ага, Сезнең ба­лачак бик катлаулы һәм хәвефле елларга туры килгән. Әтиегез Риза абый сугышка китеп һәлак булгач, сез, өч малай, тезе­лешеп бер әниегез кулына калгансыз. Дөньяның ачысын-төчесен татырга да, кыенлыкларын күрергә дә туры килгән­дер ул елларда...

Менә бүген, ил агасы яшенә җиткәч, шул михнәтле балачак һәм яшьлек елла­ры сагындырамы? Нинди вакыйгалары, нинди көенечләре һәм сөенечләре белән искә аласыз Сез гомерегезнең ул елла­рын?

Индус ТАҺИРОВ: Туган җиргә дан җыр­ласаң да, мактасаң да, сагынып искә алсаң да, болар барысы да аңлашыладыр, дип уйлыйм. Чөнки туган җир – безне тудырган һәм дөньяга чыгарган җир. Аның моңнары, сагышлары, кичерешләре безнең һәммәбезнең дә күңеленә сеңгән. Туган илгә, халкыбызга, телебезгә мөнәсәбәтләр шунда яралган. Без аны үзебезгә татарлык нигезе салган өчен яратабыз. Туган төбәгем Шөгерне, аның таула­рын, урманнарын мактыйм. Ләкин Шөгер ул бер авыл гына түгел, аның тирә-ягындагы авыллар кайчандыр төгәл бер районны тәшкил итәләр иде.

Минем күңелемә шушы районга кер­гән Түбән Чыршылы авылы да ныклап урнашкан. Сугыш елларында әниебез Әминә Каюм кызы шушы авылда мәктәп директоры һәм партоешма секретаре бу­лып эшләде. Ул заманда укытучылар, балалар белән бергә мәктәптә булудан тыш, колхозчылар белән бергә кырда да булдылар. Алар авыл халкына дәрт һәм дәрман биреп то­ручылар иде. Үз көчләре белән концерт­лар оештыралар, спектакльләр куялар иде, ә без, аларның балалары, сәхнәгә менеп җырлый һәм декламация­ләр сөйли идек.

Чыршылының табигате бик тә матур. Ул Шөгердәге кебек таулар!.. Чыршылы авылларын – Түбәнен һәм Югарысын – Куак суы бүлеп тора. Бу авыллар бербөтендәй яшә­деләр.

Мин шушы авылда мәктәпкәчә үк хә­реф танырга, укырга өйрәндем. Беренче сыйныфта да шушы авылда укыдым. Мине укыткан Мөнәвәрә апа Чапаеваны, Зифа апа Гыйләҗеваны һаман оныта алмыйм.

 

Р.В. Сезнең белән кайчан гына очрашсак та, милләт борчулары, тормыш хәлләре турында сөйләгәндә Сез, елмаеп, әниегез Әми­нә апаны искә төшереп аласыз. Аның турында сөйләгәндә Сезнең йөзегез яктырып китә, бөтен борчулары­гыз онытылган кебек була. Иң авыр ел­ларда мәктәп директоры булган, гомер буе балаларга белем биргән, берүзе ике про­фессор һәм академик тәрбияләп үстер­гән Әминә апа турында иркенләбрәк сөйләсәгез иде. Ничек үстерде, ничек укытты, ничек тәрбия бирде ул Сезгә?

И.Т. Әйе, безне дөньяга китерүче дә, аның киң мәйданына алып чыгучы да әниебез Әминә Каюм кызы булды. Телебезне дә ул ачты, туган телебезгә, халкыбызга карата мәхәббәт хисләрен дә ул тәрбия­ләде. Мәктәпкәчә яшьтән үк укырга да ул өйрәтте, яшәү тәртипләрен дә аның аша белдек. Яхшылыкның яманлыктан өстен булырга тиешлеген дә, гаделлекнең тантана итәргә тиешлеген дә безгә ул өйрәтте.

Ул үзе Әлмәттә туып-үскән. Бабабыз Каюм, хатыны үлгәч, 65 яшендә күрше Түбән Мактама авылындагы Хәмидулла кызы Бибигайшәгә өйләнә. Алар икесе биш бала үстерәләр. Әни дөньяга килгән­дә бабабыз Каюмга 83 яшь була. Ике ел­дан соң әниебезнең сеңлесе дә туа. Ба­бай балаларын аякка бастырып, әти вазыйфаларын тулысы белән үтәгәннән соң дөнья куя.

Әниебез, Бөгелмәдә педагогия юнәле­шендәге махсус уку йортын тәмамлагач, Шөгергә укытучы итеп җибәрелә. Бөгел­мәдә зама­нында Һади Атласи, Фазыл Туйкин ши­келле мәртәбәле шәхесләр эшләгән уку йортында аңа ныклы белем биргәннәр. Әниебез һәрчак үзенең укыту­чыларын сагынып сөйли иде. Алар турын­да язып та чыкканы булды. Озакламый алар әтиебез Риза Шәйхетдин улы белән гаилә корып җибәрәләр, гөрләтеп яши башлыйлар. Әти Шөгердә колхозны оештыручы да, авыл советы рәисе булып та эшли. Гому­мән, бик актив кеше була. Җыелышларда ул сөйләгәнне халык таң калып тыңлый торган булган.

1941 елны әти фронтка китә һәм 1944 елның ноябрендә рота командиры дәрәҗәсендә Латвиядә барган каты сугышларда һәлак була.

1987 елны без энем Энгель белән әни­ебезне аның каберенә алып бардык. Ул Салдус шәһәрендәге туганнар зиратында җирләнгән. Әни кабер өстендә намаз укы­ды. Аның белән кавышты да, хушлашты да. Кабер туфрагын Казанга алып кайтты һәм шуңа гөл утыртып үстерде.

Әниебез гомер буе балалар укытты. Шөгер мәктәбендә укытучы, Түбән Чыршылыда мәктәп директоры, Шөгердә һәм Әлмәттә РОНО инспекторы иде. Татарстанның атказанган укытучысы дигән мак­таулы исемгә лаек булды. Аны халык бар җирдә дә яратты. Укучылар да, укыту­чылар да, гади хезмәт ияләре дә. Аның белән бергә эшләгән елларны сагынып сөйләүчеләр һаман да бар.

Р.В. Сезнең нәселдә озын гомерле кешеләр күп булган. Әминә апаның әтисе Каюм абзый 103 яшькә җиткән. Шундый озын гомерлелекнең сере нидә дип уйлыйсыз?


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 720 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.01 сек.)