АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология
|
Янсак-яныйк, гомер буе барыйк
Ил арбасын тартып!
Шәүкәт Биктимеровның җитмеш яшен бәйрәм иткән кичәдә мин Г.Камал театры сәхнәсенә чыгып шушы шигыремне укыган идем.
Шәүкәт Биктимеров турында инде йөзләгән мәкаләләр язылган, аның сурәтен рәссамнар кат-кат киндергә төшергәннәр, шагыйрьләр аңа багышлап шигырьләр иҗат иткәннәр… Шуңа күрә бу атаклы сәхнә остасы турында ниндидер яңа сүз әйтү, яңа мәгълүмат бирү мөмкин дә түгелдер кебек. Әйтсә дә бу яңа сүзне бары тик Шәүкәт абый үзе генә әйтә аладыр. Чөнки гомере буе сәхнәдән төшми, радиодан чыкмый яшәсә дә, ни гаҗәп, без аның үз авызыннан үзе турында сөйләгәнен бик сирәк ишетәбез.
Сүзебезне гомер йомгагының очыннан ук башлыйк әле… Саба районының Миңгәр авылында туып үскән гап-гади бер авыл малае ничек итеп артист булырга, үз язмышын театр белән бәйләргә җөрьәт итте микән?
Шәүкәт БИКТИМЕРОВ: Минем әти-әнием укытучылар иде. Үзем Казанда туганмын, үскән җирем – авыл белән шәһәр арасы. Бабаларым – дини кешеләр. Әти революциягә кадәр үк мәдрәсә бетереп укытучылык эшенә керешә. Авыл җирендә укытучы белем бирүче генә түгел, мәдәниятне җитәкләүче дә. Бөтен мәдәни эшләрне укытучыларга йөклиләр иде. Укытучылар җыелып спектакльләр куялар, мәктәптә үзешчән сәнгать түгәрәге оештыралар. Әтиемнең туганнан туган апасының кызы Галимә Ибраһимова дигән артистка академия театрында эшләде. Без Казанга килгән саен аларга төшәбез, кичләрен спектакльләргә йөри идек. Хәтта репетицияләргә дә йөрдем мин. Сугышка кадәрге елларда татар театры да, опера театры да бер үк бинада урнашкан иде. Галимә апаның тормыш иптәше – Гай Таһиров дигән атаклы балетмейстер. Без бер көнне татар спектаклен карасак, икенче көнне балет карый идек. Шулай итеп, театр тормышы сабый чактан ук күңелгә дә, күзгә дә, колакка да кереп калган, яшьтән үк театр җене кагылган. Сугыш беткәч, 1945 елның 25 маенда театр училищесына укучылар җыябыз дигән белдерү чыкты. Мин, җиде класс бетергән малай, шунда кереп укып киттем. 1950 нче еллар уртасында, академия театрында эшләгәндә, гастрольләргә чыктык. Ижевск шәһәренә барып, М.Фәйзинең «Урал суы буенда» музыкаль драмасын күрсәттек. Спектакльдән соң грим бүлмәсенә үзенчәлекле генә киенгән бер ханым керде дә, тезелешеп утырган артистларга: «Син – артист» яки «Син – артист түгел», – дип, бер сүз белән генә бәя бирде. Миңа килде дә: «Син – артист»,– диде һәм тиз генә чыгып та китте. Без: «Кем булды бу?» – дип аптырашта калдык. Арабызда Габдулла Фәтхуллин, Асия апа Масаутовалар бар иде. Алар аны танып алдылар. Габдулла Фәтхуллин: «Бу бит татарның беренче артисткасы Сәхибҗамал ханым Гыйззәтуллина-Волжская!» – диде. Барыбыз да шаккатып, аптырап калдык. Мин дә андый олы шәхес «Син-артист» дигәч, чынлап та артистмындыр, дип куандым. Шулай итеп, Сәхибҗамал ханым безгә фатыйхасын биреп киткәндәй булды.
Р.В. Ә Сезне иң беренче булып үз йортына пропискага кертүче кеше Салих Сәйдәшев булган диләр…
Ш.Б. Училище бетергәч армиягә киттем һәм 4 ел хезмәт итеп кайттым. Аннан кайткач, театрга эшкә чакырдылар. Ул вакытта торак мәсьәләсе бик авыр иде. Академия театрының ишегалдында артистларның тулай торагы бар. Мин дә шунда тора башладым, әмма пропискага керү өчен урын таба алмадым. Ул чорда Салих абый Сәйдәшев та шул торакта яши иде. Без көн саен аның белән очрашабыз, мин читтән генә аны күзәтеп йөрим. Салих абый да минем борчылганны сизгәндер инде, бер көнне ишегалдына чыгып утыргач сорап куйды: «Энем, нәрсә боегып утырасың?» – ди. «Салих абый, эшкә кердем, әмма пропискага керә алмыйм. Кунарга кайда да урын табармын, формаль прописка кирәк бит», – дим. «Нигә аптырап йөрисең, минем фатир зур, торак мәйданы җитәрлек, безгә генә пропискага кер», – ди Салих абый миңа. Шуннан паспорт өстәленә киттем. Гариза тотып кергәч, миннән сорыйлар: «Салих Сәйдәшев сиңа кем соң ул?» – диләр. Мин әйтәм: «Бер кешем дә түгел, әмма пропискага керергә рөхсәт бирде,»– дим. «Алайса рөхсәт кәгазе алып кил»,– дип кире борып чыгардылар. Салих абыйдан тиз генә рөхсәт кәгазе алып килеп пропискага да кердем. Шулай итеп, 1954-1955 нче елларда Салих абый Сәйдәшевләрдә пропискада тордым. Ул бик нәфис, чиста-пөхтә, нечкә күңелле кеше булып истә калган.
Р.В. Камал театрында илле биш ел уйнаган артист буларак, Сез үткән белән бүгенгене чагыштырып, драматургларыбызга да, режиссерларыбызга һәм актерларыбызга да төпле бәя бирә аласыз. Театр сәнгатенең биеккә күтәрелгән, яисә бераз сүрелебрәк торган чаклары да булгандыр. Сезнең өчен, мәсәлән, театрның иң кызыклы еллары кайчан булды?
Ш.Б. Сәнгатьтә, иҗатта, театрда күңелсез чор булырга мөмкин түгел. Артистлар бер гаилә булып яши, төшенкелеккә бирелми, оптимистик карашка ия. Театрның уңышсыз чоры юк. Минем өчен иң истә калган вакытлар – 1950 нче еллар, театрда эшли башлаган вакытларым. Мин бөек шәхесләр – драматурглар, артистлар белән эшләдем һәм һәрберсе минем өчен яңа ачыш булды. Мәскәүдә беренче татар декадасы көннәре аеруча истә калган. Бу – Татарстан Республикасының беренче кат сәнгать отчеты белән ил алдына чыгуы иде. Шуңа күрә әзерлек бик көчле булды. Шул чорда татар театры да бик күтәрелеп китте. Декададан соң театрның даны бөтен Союзга таралды һәм без ил күләмендә гастрольләргә чыгып киттек. 1950-1957 еллардагы драматурглар да игътибарга лаек. Ф.Бурнаш, Г.Ибраһимов, К.Тинчурин сәхнәгә кайтты, Нәкый абый Исәнбәт, Таҗи абый Гыйззәт зур уңыш белән иҗат иттеләр.
Р.В. Безнең театр, гомумән, татар театры башка театрлардан нәрсәсе белән аерыла? Безнең театрда фикер һәм акыл өстенлек итәме, әллә хис белән хәрәкәт алгы рәткә чыгамы?
Ш.Б. Балтыйк буеннан мәшһүр бер артист «Зәңгәр шәл»не килеп карагач тамашачының ихласлыгына шаккатты. Зал спектакльне тәэсирләнеп карый – кул чаба, көлә, елый. Татар артистларына Качалов театрындагы сәхнә осталарының йогынтысы зур булды. Без һәр спектакльне карый идек. Гомумән, татар артистлары рус театрлары традицияләре белән тәрбияләнгән. Бездә хисләрнең дөреслеге һәм ихласлык өстенлек итә.
Р.В. Спектакльдәге кайсы рольне кемгә бирү мәсьәләсен режиссер хәл итә. Сезгә үзегез яратмаган, күңелегез ятмаган рольләрне уйнарга туры килдеме? Уңай рольләрне уйнау җиңелрәкме, әллә тискәре рольләрнеме?
Ш.Б. Сугыштан соң театрга яшь артистлар күп килде. Олы артистларның кайберләре сугышта һәлак булганлыктан, безгә рольләрне яудырып кына тордылар. Артистлар уенында хис тә, хәрәкәт тә, динамика да ташып тора иде. Миңа күбесенчә уңай рольләрдә уйнарга туры килде: беренче тапкыр пионер ролен уйнадым. Шуннан бара-бара Ленинга килеп җиттем.
Р.В. Әйе, Сез бит заманында пролетариат юлбашчысы Ленинны уйнаган кеше! Ә Ленин ролен ул заманда теләсә кемгә бирмиләр иде. Ленин роленә керү җиңел булмагандыр. Ленинны уйнаган елларда Сезгә мөнәсәбәт ничегрәк булды? Хәзер, заманалар үзгәреп, Ленин турында тәнкыйть сүзләре күбәеп киткәч, Сезнең күңелегездә бу шәхескә карата икеле-микеле уйлар туган чаклар булмадымы? Әгәр менә бүген тагын Ленин ролен уйнарга тәкъдим итсәләр, бу эшкә алыныр идегезме?
Ш.Б. Ул заман шундый иде. Ленинның 100 еллыгы җиткәч, бөтен илнең театрлары Ленинга багышланган спектакльләр куярга әзерләнделәр. Безнең театр да репертуарга шундый спектакль кертте. Мәскәүнең «Будапешт» кунакханәсенә Ленин ролен уйнаучы артистларны җыйдылар. Татар театрыннан Габдулла абый белән без бардык. Кунакханәгә бөтен илдәге йөзләгән «Ленин» җыелды. Габдулла абый ул вакытта олыгайган, картайган булганга, рольгә узмады. Спектакльнең режиссеры Мәскәүнеке иде. Премьера көнне бик каушап кына чыктым. Мин сәхнә артыннан сөйләп чыгарга тиеш идем. Тавышны ишетүгә халык кул чаба башлады, сәхнәгә чыгуга аягүрә торып басты. Әлбәттә, бу тамашачының Ленинны зурлавы иде. Әмма сәхнә артыннан минем тавыштан ук Ленинны танып алуы миңа көч кертеп, тынычландырып җибәрде. Әлеге рольгә әзерләнгәндә мин күп мәгълүмат тупладым һәм ул миңа артист буларак та, кеше буларак та ярдәм итте. Минем Ленинга мөнәсәбәтем бүген дә әйбәт. Хәзерге көндә аның турында төрлечә язалар. Ленинның «Укырга, укырга һәм укырга» дигән сүзләре минем өчен зур мәгънәгә ия. Ул сүз белән генә әйтеп калмады, тулы бер буынны укытты. Ликбез (наданлыкны бетерү) дигән мәктәпләрдә балалардан алып әбиләргә чаклы белем алды. Гомумән, Ленин минем өчен CC гасырның зур шәхесе. Ләкин бер кимчелеге бар – дингә ышанмавы, чиркәү-мәчетләрне җимерүе. Әгәр дә бүген Ленин ролен тәкъдим итсәләр, мин әле дә теләп уйнар идем. Әлбәттә, мин инде олыгайдым, бу рольне уйнап булмас. Әмма Ленин тагын сәхнәдә уйналыр, аның фаҗигасен, уйлануларын күрсәтерләр, дип уйлыйм.
Р.В. Дөньяда театр сәнгатенең дәвамы булган гаҗәеп тә үтемле сәнгать – кино сәнгате бар бит әле. Зур һәм алга киткән халыкларның һәммәсендә дә кино сәнгате бар. Сан ягыннан бездән кечерәк булган грузин, әрмән, латыш, төрекмән кебек халыкларның да кино сәнгате дөньякүләм дәрәҗәдә билгеле. Ә татарда ул әле һаман яралгы хәлендә, үзешчән сәнгать дәрәҗәсендә генә. Моның сәбәбе нәрсәдә икән? Әллә безгә кино сәнгате ят сәнгатьме, әллә ул безгә бөтенләй кирәк түгелме? Әллә безнең ул сәнгатьне аякка бастыру өчен иҗат көчләребез, башка мөмкинлекләребез җитәрлек түгелме?
Ш.Б. Моңа татарның менталитеты комачауламый микән? Татарның театр яратуы кино сәнгатен икенче планга куядыр, дип уйлыйм. Яшьләр арасында кино артисты булам дигән кеше күренми. Гомумән, татар кинога тартылмады. Минемчә, кино сәнгате акча эшләү чарасына әйләнеп бара. Ә театр ул – тәрбия чарасы.
Р.В. Әгәр бүген җир шарындагы халыклар күргәзмәсе оештырылып, анда һәр халыктан иң гүзәл сыйфатларны туплаган берәр кеше җибәрергә кушсалар, мин, һич тә икеләнмичә, Шәүкәт Биктимеровны тәкъдим итәр идем. Татар нинди булырга тиеш дисәләр, Шәүкәт Биктимеров төсле, дип әйтер идем… Ә Сез үзегез белән бу күргәзмәгә тагын кемнәрне алыр идегез? Бүгенге көндә яисә үткән чорларда милләтебезнең йөзек кашы булырдай, татарның да татары дип аталырдай шәхесләрдән кемнәрне атар идегез?
Ш.Б. Андый шәхесләр бик күп. Алар милләтне киләчәккә алып бара алырдай кешеләр. Бүгенге шәхесләрдән Президентыбыз Минтимер Шәймиевне әйтер идем. Аның аша башка илләр безнең милләтне таныйлар. Мин үзем дә андый кешеләргә ияреп барыр идем.
Р.В. Әгәр Шәүкәт Биктимеров белән сөйләшеп тә Әлмәндәр картны искә алмасак, бу әңгәмә түгәрәк булмас иде. Дөресен әйткәндә, мин үзем һәрчак Шәүкәт Биктимеров белән Әлмәндәрнең икесен бер кеше дип санап йөрдем. Моңа кадәр безнең авылыбызны, безнең сәнгатебезне, безнең милләтебезне Шәүкәт абыйлар, Әлмәндәр бабайлар саклап һәм яклап, дөнья күзенә күрсәтеп килде. Ә бүгенге яшь буынның, алдагы буыннарның үз Әлмәндәрләре булыр дип уйлыйсызмы?
Ш.Б. Әлбәттә, һәр милләтнең үз Әлмәндәре бар. Әлмәндәрләр бетә торган түгелдер. Алар булыр, дип ышанам мин. Әлмәндәрләр милләт өчен үрнәк булып торырга тиештер, дип уйлыйм.
Р.В. Сезнең гаиләдә иҗат юлыннан китүче башка кеше юк кебек. Хәләл җефетегез Рәмзия апа да, театр техникумын тәмамласа да, сәхнәне калдырып, гомер буе китапханәдә эшләде. Улыгыз белән кызыгыз да бөтенләй башка һөнәрләр сайладылар… Әллә Сез аларның сәхнәгә менүләрен, язмышларын театр белән бәйләүләрен теләмәдегезме?
Ш.Б. Рәмзиягә мин бик бурычлымын. Сәнгать ул корбаннар сорый. Әгәр дә Рәмзия сәнгатьтән китмәсә, без икебез дә гастрольләрдә, юлда йөреп балалар тәрбияләп кеше итә алмаган булыр идек. Минем өчен ул сәнгатьтән китте, гаиләнең терәге булды. Ә балаларга килгәндә, малаем – хәрби кеше, кызым Ленинградта укып кайтты. Артист тормышының авырлыгын белгәнгә, аларны башка юлдан җибәрдем. Алар үзләре бу авырлыкны күреп үстеләр. Шунысы да бар – бик талантлы, тырыш булсаң гына артист булырга мөмкин. Ходай үзе язмаса, мин телим дип кенә артист та, режиссер да ясап булмый.
Р.В. Сез инде сәхнәдә өч йөзгә якын роль уйнап, мөмкин булган бөтен дәрәҗәләргә ирешкән, чын-чынлап халык мәхәббәтен казанган кеше. Ә шулай да әле тормышка ашмаган, һәрдаим күңелегезне кытыклап торган берәр хыялыгыз калдымы? Сер булмаса, әйтегез әле: нәрсәдән гыйбарәт ул хыял?
Ш.Б. Кеше үзенең чамасын югалтмаска тиеш. Үзеңнең яшеңне, мөмкинчелекләреңне белергә кирәк. Мин эшлисен эшләдем. Гаиләдә бик тату яшәдек, балалар үстердек. Бүгенге көндә Президент театрга зур игътибар бирә. Безгә хәзер күп яшьләр килде, кайберсен танып та бетермим. Ә Президент килә дә, барысының да исем-фамилиясен, уйнаган рольләрен белә. Мин үземнең рольләремне онытып бетергәнмен. Ә алар Сәкинә ханым белән рольләрне, хәтта репликаларны да хәтерлиләр. Президент тарафыннан сәнгатькә мондый зур игътибар булу бик уңай күренеш дип саныйм.
2004 ел
«ҖӘЛИЛ» БЕЛӘН «АЛТЫНЧӘЧ»
БЕРВАКЫТТА ДА ИСКЕРМӘЯЧӘК
СССРның халык артисты, җырчы Азат Аббасов
Разил ВӘЛИЕВ: Азат абый, әйтүләренә караганда, Сез бит балачакта җырчы булырга хыялланмагансыз да бугай?
Азат АББАСОВ: Минем хыялларым бик күп төрле иде. Балачакта самолет модельләре эшләп маташтым, тәмәке тартмалары, шырпы каплары, бакыр акчалар, почта маркалары җыю белән мавыктым.
Р.В. Шул елларда, балачакта ук самолетлар белән мавыгу каян килде икән Сезгә?
А.А. Ватан сугышы алдыннан безнең илдә авиация бик модада иде. Җиденче классны бетергәч, әти мине авиация техникумына укырга урнаштырды. Аны тәмамлагач, вертолет заводына киттем. Анда эшләгәндә, булачак татар опера театрына җырчылар сайлыйлар икән, дигән хәбәр таралды. Мин композитор Салих Сәйдәшев белән таныш идем, әлеге хәбәр белән кызыксынуымны аңа әйттем. Ул мине җырлатып карагач, конкурска барырга кушты. Мине студиягә кабул иттеләр, ләкин заводтан җибәрергә исәпләре юк. Бу – 1943 ел иде. Сугыш вакыты, мин – авиация техникумын бетергән егет, хәрби яктан кирәкле белгеч.. Шул чакта Салих абый, кемнәрдер белән сөйләшеп, миңа заводтан студиягә күчәргә ярдәм итте һәм мин, Татарстан опера сәнгатен башлап җибәрергә тиешле иҗади студия составына кертелеп, Мәскәүгә укырга киттем.
Мин моңа кадәр сәнгать эшләрен белүче кеше түгел идем. Яшь чакта спектакльләргә күп йөрдем йөрүен. Әти ничектер эшеннән бушка билетлар ала иде. Элек бит драма һәм опера театрлары бер бинада иделәр. Шунлыктан, икесен дә карап бара идем.
Яшьрәк чакта радио тыңларга яраттым. Төнге сәгать уникеләрдә итальян җырчыларын җырлаталар, шуларны яратып тыңлый идем. Шул мине җыр юлына бастырган булса кирәк.
Р.В. Сезнең опера сәнгатенә кереп китүегездә мине ике нәрсә гаҗәпләндерә. Заводта эшләүче, махсус музыкаль белеме булмаган кешене Мәскәү консерваториясенә алганнар. Бу – бер. Икенчедән, 1943-44 еллар – сугышның иң кызган вакыты. Татарстан хөкүмәте татар музыка сәнгате турында кайгыртып, 35 кешене Мәскәүгә укырга җибәрә. Бүгенге көндә яшьләрне тәрбияләргә мөмкинчелегебез юк, дибез. Теләсәң, мөмкинчелек табыла икән бит.
А.А. Әйе, шулай. Әмма сәнгатькә чынлап гашыйк булучылар бик күп булмый, без бу 35 кеше арасыннан театрга дүртебез генә кайтып кердек: Венера Шәрипова, Әлфия Ханнанова, Василий Жарков һәм мин.
Р.В. Сезне Казанга кайткач, опера театрында эшләгән бер җырчыдан профессиональлеккә өйрәнгән диләр…
А.А. Зур уку йортында, Мәскәү консерваториясендә укысак та, тәҗрибә аз, тавыш куелып җитмәгән иде әле. Шуңа күрә миңа кемнән дә булса өйрәнергә кирәк. 1950 нче елларда театрга Олег Лундстрем белән бер төркем җырчылар килде. Араларында Петр Александрович Марков дигән кеше бар иде. Андый җырчыны минем гомердә ишеткәнем юк. Аның җыр осталыгы бик зур иде. Мин аның янына барып: «Петр Александрович, миңа җыр ягыннан бераз ярдәм итмәссезме?» – дидем. Ул: «Һе, җырларга өйрәткән өчен мин бит итальян укытучысына алтын белән түләдем», – диде.
Миндә алтыннар юк, мин түли алмыйм. Ләкин үз теләгемә барыбер ирештем. Мин театрга эшкә бик иртә килә идем, тавышны көйләргә, бераз кабатларга, репетиция ясарга дип. Марков та иртә килә. Бүлмәсе янына килеп тавышын тыңлап торам да, аныңча җырлыйм, кабатлыйм. Марковны тыңлап өйрәнә торгач, китте минем эшләр җайга.
Р.В. Башкара алмыйча үкенечкә калган партияләрегез, җырларыгыз бармы?
А.А. Үкенечләрем җырларда, партияләрдә түгел. Тавышны итальяннарча тулы мөмкинлегенә куйдырып булмады, шунысы үкенечле.
Р.В. Азат абый, театрда бик сирәк куела торган опера бар. Ул – «Отелло». Сез Отеллоны җырларга хыялланмадыгызмы?
А.А. Әйе, булды андый хәл. Безнең Исай Шерман дигән бик яхшы дирижерыбыз бар иде. Ул бервакыт әйтә: «Әйдә, Азат, күтәрелик әле, җырлап карыйк әле «Отелло»ны», – ди. Мин башта ризалык та биргән идем. Ләкин, хикмәт тавыш көчлелегендә генә түгел, ә тамашачы күңеленә үтеп керердәй әсәргә алынырга кирәк дип уйладым. Без әле ул чакта «Отелло»га әзер түгел идек һәм мин әлеге гамәлдән тыелдым.
Р.В. Бүгенге татар опера сәнгатенең хәле ничек? Ул алга барамы, артка табамы, әллә бер урында таптанамы? Заманында Н.Җиһанов Сезне «иң яхшы Җәлил» дип мактаган булган. Исән булса, Нәҗип ага хәзер кемгә шундый югары бәя бирер иде икән?
А.А. Бер көнне телевизордан безнең опера һәм балет театры оештырган Шаляпин фестивален карап утырдым. Безнең бер Венера Ганиевабыз гына җырлады анда. Калганнары читтән чакырып китерелгән кешеләр иде. Кайда безнең үз җырчыларыбыз?
Р.В. Эшләр болай барса, безнең опера сәнгатебезнең киләчәге ничек булыр икән соң? Безнең хәзер Җәлилне, Җик Мәргәнне җырларлык яшь кешеләребез күренми бит.
А.А. Театрдан киткәнемә ничә ел, күз алдында тоткан яшьләрне белмим. Бәлки килерләр, минем театрга күптән барганым юк. Инде мин белгән яшьләр дә олыгаеп бара.
Аннары опера сәнгатен халыкка җиткерү өчен спектакль һәм тамашачыны оештыра белергә кирәк. Без яшь чакта махсус хезмәткәрләр авылларга йөреп халыкны театрга чакыралар иде. Халык төркем-төркем булып машиналар белән килеп спектакльләрне карады. Хәзер андый оештыручыларның кирәге бар микән соң? Кечкенә труппалар белән чит илгә барып кайту бер хәл. Бу, әлбәттә, театрның халыкара дәрәҗәсен күтәрә торгандыр. Әмма бит спектакльләрне үзебезнең халыкка күрсәтә белергә кирәк. Чит илгә берничә артист кына китә, ә калган җырчылар нишли? Эш таба алмый интегеп йөриме?
Р.В. Азат абый, минем укыганым да, ишеткәнем дә бар, сугыш елларында Татар опера театрына халык күп йөргән, елына дүртәр премьера куелган. Сугыштан соңгы елларда да халык татар операсына билет алырга чират торган. Ә хәзерге вакытта татар опералары күп куелмый, халык та бик аз йөри. Моны яңа опералар булмау белән аңлаталар. Ләкин элеккеләре дә бит искермәгән, классика беркайчан да искерми. Менә Сез бүгенге көндә татарның кайсы операсын сәхнәгә куярга мөмкин дип саныйсыз?
А.А. Без эшләгәндә композиторларны, шагыйрьләрне җыеп опералар, музыкаль спектакльләр язарга өндиләр иде. Хәзер мондый нәрсә юк.
Мин Нәҗип ага Җиһановның җиде операсында да җырладым. Аларны эшкәртеп яңадан куярга кирәк. «Җәлил» белән «Алтынчәч» бервакытта да искермәячәк.
Р.В. Ходай Тәгалә Сезгә, җыр талантына, гаҗәеп матур тавышка өстәп, гаҗәеп актерлык сәләте дә биргән. Сез операда җырлау белән бергә Камал театрында озак еллар буена «Зәңгәр шәл»дә Булат ролен уйнагансыз. Алай берьюлы ике жанрда уңышлы эшләгән актер-җырчылар күп түгел. Камал театрына ничек килеп эләктегез, Булат ролен Сезгә кем тәкъдим итте?
А.А. Ул татарның атаклы режиссеры Ширияздан ага Сарымсаков иде. 1956 елда ук ул мине Булат роленә чакырып алды. Мин ул рольне 1962 елга кадәр алып бардым. Бу иҗат миңа бик авыр булды. Беренчедән, Булат тавышы баритон өчен язылган. Аннан соң Булат тел бистәсе бит ул, ә бу опера җырчысы өчен бөтенләй ят нәрсә.
Камал театрының бөтен планы «Зәңгәр шәл»гә карап төзелә иде. Мин опера театрыннан кайчан бушый алам, «Зәңгәр шәл»не шунда куялар. Иртә белән «Риголетто»ны җырласам, кичен Булат булып җырлыйм. Бу тавыш өчен авыр, операдан җырлап килгәч, тавыш та үзгәрә. Көн саен шулай икешәр спектакльдә уйнадым. Иҗатташым һәм дустым Фәхри Насретдинов: «Азат, синең тавышың ничек чыдый?» – дип әйтә торган иде.
Р.В. Сез бит бик оста балыкчы да. Кыш көне ачы суыкта боз өстендә утырып ничек салкын тимәде, ничек тавышыгыз бетмәде? Югыйсә, җырчыларның кайберләре җәйге челләдә дә, тамакларын саклау өчен, шарф урап йөри бит...
А.А. Кыш көне балык тотучы җырчы мин генәдер ул. Бервакыт яз көне Лаеш тирәсенә, Кама елгасына балык тотарга бардык. Иртән барганда елга өсте туңган, боз кебек каты иде. Ә кайтканда кар астыннан агым китте. Анда асфальт түгел бит, чокырлар да бар. Күкрәк тиңентен, муеннан бозлы суга төшә-төшә олы юлга чыктык. Икенче көнне «Фауст»та җырлыйсы бар. Безнең белән бергә барган оркестр музыкантлары миңа: «Ничек җырлар бу?» – дип карап торалар икән. Шулай, җиренә җиткереп җырлап чыктым. Минем ничектер бер дә тавыш өчен курыкканым булмады.
Р.В. Азат абый, Сез – СССРның халык артисты. Татарстанда җырчылар арасында мондый югары исемгә лаек булган бердәнбер кеше. Мин үзем, беркатлылыгым белән, Сезне балда-майда йөзеп, бик мул тормышта яши, дип уйлаган идем. Торган йортыгызны күргәч, башта аптырап калдым. СССРның бездәге бердәнбер халык артисты автовокзал янындагы «хрущевка»да яши, дип әйтсәләр, ышанмаган булыр идем. Кемнәрнеңдер яңа мыек чыгып килгән балалары «Мерседес»ларда элдертә, коттеджларда типтереп яши, чит илләрдә ял итә, ә СССРның халык артисты телефонсыз, лифтсыз «хрущевка»да көн күрә, сызлаган аякларын көчкә сөйрәп урамга чүп түгәргә чыга, җәяүләп кибеткә, базарга бара... Ныклап уйласаң, башка сыймаслык хәлләр бит...
А.А. Безнең галимнәр дә юк кына пенсиягә яшәп яталар. Мин шуңа аптырыйм – әллә кемнәр меңәрләгән пенсия алып яши бит. Дөрес әйтәсез, исең китәрлек хәлләр.
Р.В. Азат абый, балачактагы хыялларыгыз тормышка аштымы? Киләчәктән ни көтәсез? Бүген нинди хыялларыгыз бар?
А.А. Балачактагы, яшьлектәге уй-ниятләрем тормышка ашты. Ләкин хәзер мин, театрыбызга талантлы яшь җырчылар килсен иде, дип хыялланам. Чөнки мин театрны үлеп яратам, гомеремне шуңа багышладым. Шуның өстенә халкыбызга якты тормыш, иминлек, тынычлык телим. Менә шул минем хыялларым.
1999 ел
ИҢ КАДЕРЛЕ БҮЛӘК – ТАМАШАЧЫ МӘХӘББӘТЕН КАЗАНУ
Татарстанның халык артисты, җырчы Усман Әлмиев
Разил ВӘЛИЕВ: Үземнең үткән гомеремне, бигрәк тә авылда узган балачак елларымны искә ала башласам, кылт итә дә өстәл түрендәге патефон күз алдыма килеп баса. Безнең авылда патефон ике-өч йортта гына бар иде. Шуңа күрә җәй көннәрендә кичен көтү кайтып, әниләр, әтиләр бераз эштән арынгач, мин түр тәрәзәне ачып куям да патефон табасы әйләндерә башлыйм. Аннан җырчы Усман Әлмиевнең күңел түрләренә үтеп керә торган салмак та, дәртле дә, моңлы да тавышы яңгырый.
Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 601 | Нарушение авторских прав
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |
|