АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

Небо клоет,

Бәхри снежает көрттә.

Моны миннән кат-кат укыталар. Хикмәт монда Пушкин шигырен шулай мәзәк итеп такмаклавымда гына түгел. Күрше авылда бердәнбер салырга яраткан Бәхри абзый бар. Ул, базардан кайтканда, кайчакларда көрткә кереп бата. Көчкә-көчкә чыга. Үрмәләп чыга. Барыбер чыга. Бу шигырь шул абзый­ның хәлен күз алдыма китереп бастыра. Бер авыз сүз урысча белмәгән сабый мин аны үземчә аңлыйм, үземчә кабул итәм.

Кече бүлмәдә әби дога укый: «Колхуа Аллахе, әхәде Аллахе, самәде ләмҗәлиде, ләхе кохуән әхәде...». Мин үземчә такмак­лыйм:

Колхозы алдады,

Әхмәди алдады,

Саматы ләм дә дими,

Ләхле көлдән әхәде...

Берүк Ходай мин сабыйны кичерсен, изге сүзләрне шулай аңлап такмаклау якын булгандыр. Әхмәди бригадир, завферма Самат агай да мине кичерер, дип уйлыйм. Үземчә, әбигә охшатып дога укыйм, янәсе. Әби ачуланмый, рәхәтләнеп көлә генә...

Борын-борыннан шагыйрьләр иҗатла­рын элгәргеләргә иярүдән башлаганнар. Мин дә – биш яшьлек шагыйрь – клас­сикларга иярүдән башлаганмын, димәк.

Инде иң беренче басылган шигырьгә килсәк, ул 1958 елда булды. Шигырем «Ис­тәлекләр» дип атала:

Истәлекләр алар күп төрле,

Истәлекләр алар күп кала –

Бер истәлек булып әнкәмнең

Чиккән сөлгеләре саклана.

Чиккән сөлгеләре саклана,

Бизәге лә аның бизәге –

Карый кебек миңа бизәктән

Әнкәемнең нурлы күзләре...

Миңа унике яшь. Әнкәемне югалту хәсрәтеннән агылып чыккандыр, дип уй­лыйм бу күз яшьле шигырьне.

Әлеге шигырь турында Сөббух ага Рәфыйков та шикләнеп алган иде. Бу хакта инде син беренче соравыңда ук әйткән идең. Соравың эчендә тагын бер гаять кирәкле соравың бар. Мин бу соравыңа тәртипле һәм нигезле җавап бирергә кирәк, дип саныйм. «Шагыйрь итеп яратылып та, авыр йөкне күтәрә алмыйча сыгылып төшкән, ярты юлда язмышы көйсезләнеп, үз-үзен югалт­кан талант ияләребез дә шактый булды», – дисең.

Әйе, булды! Киләчәктә дә булачак. Мон­да төп тәрбия җаваплылыкта. Җаваплылык хисе! Татар шигырен Кол Гали, Мөхәм­мәдьяр, Утыз Имәни, Кандалый, Тукай, Так­таш, Туфан, Гамил Афзал, Равил Фәйзуллин, Зөлфәт биеклегендә сакларга әзер түгелсең икән, бетәсең, югаласың. Бу – котылгысыз! Бары тик югалу сәбәпләре генә төрлечә булырга мөмкин.

Инде соңгы соравыңа җавап бирергә тырышып карыйм. «Син үзеңнең шагыйрь икәнеңне кайчан аңлый башладың?» – ди­сең. Сабый чагымнан ук, ә инде үземнең зур вә чын шагыйрьлегемне 1992 елның апрель аенда аңладым. Тукай премиясе бирелгәч, мине котлаган затлардан беренче Равил Фәйзуллин, икенчесе Наис Гамбәр булды. Нәҗибә Сафина белән төн уртасында өйгә кайттым. Звонок. Телеграмма күтәреп поч­тальон килә. Кул куйдыра.

Котлау. Семен Липкиннан! «От имени Хасана Туфана, от имени Сибгата Хакима, от имени Исанбета мое поздравление! Липкин».

Без ул елны Тукай бүләген бергә алдык. Ул – «Идегәй» дастаны тәрҗемәсе өчен. Аны да котлап телеграмма сугарга кирәк, югыйсә. Париждагы адресын гына табып булмый. Телеграммада адресы куелмаган. Югыйсә бит, мин япь-яшь хәлемдә Семен дәдәй Липкин белән Аккош күлендәге бак­чада, Хәсән ага Туфан янында бергәләп чәй эчеп кенә утырган егет. Мин ул чакта могтәбәр агаларыма «Еракка китеп кара» дигән шигырьләр бәйләмен укыган идем. Ә Семен Липкин татарча бик яхшы белә иде.

Иртән тагын звонок. Ишек төбендә та­гын почтальон басып тора. Кул куйдыра: Уфадан Мостай Кәрим, Динис Бүләков, Ра­вил Бикбай котлыйлар икән... Почтальон тагын кул куйдыра: Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабай, Рафаэль Сафин сәлам юллаганнар. Тагын кул куям: Фәридә апа Кудашева кот­лый ләбаса!

Нишләгән бу Уфа? Әллә саташаммы? Тагын кул куям: монысы Чаллыдан килгән хәбәр. Айдар Хәлимнән... Югыйсә бит, ул бүләккә минем көндәшем иде. Менә бу егет­лек, ичмасам.

Мин соңыннан гына аңладым. Уфалар Хәсән ага Туфан өчен миңа «болеть» иткәннәр икән. Аның шәкерте Тукай бүләген алуны ишетү белән бер-берсенә шалтыратып мәж килгәннәр. Соңыннан, еллар узгач, Мостай ага Кәрим сөйләмәгән булса, бу хакта белмәгән дә булыр идем әле.

Менә шундый хәлләр, Разил туган!

 

Р.В. Шагыйрьләргә яшәү беркайчан да җиңел булмагандыр. Рәхәт яшәү өчен иң беренче чиратта үз-үзеңнән, тормыштан канәгать булырга кирәк. Ә шагыйрь һәрва­кыт үз-үзе белән дә, хакимият белән дә, хәтта бөтен дөнья һәм җиһан белән дә бәхәстә. Шагыйрьнең бердәнбер бәхете, иң зур куанычы – халык мәхәббәтендә, халык­ка, кешеләргә кирәк булуындадыр. Фани дөнья рәхәтләренә тиенә алмаган Тукайны мин ул заманның бик күп атаклы шәхеслә­реннән һәм байларыннан бәхетлерәк кеше дип саныйм. Чөнки аны халык үз иткән, ха­лык яраткан, ул татар халкының иң кирәк­ле кешесенә, бәгырь кисәгенә әверелгән.

Син дә бүген халкыбызның күренекле шагыйре, Татарстанның Тукай исемендә­ге дәүләт премиясе лауреаты. Синең зур шагыйрь булуың хакында беркемнең дә шиге юктыр. Ә халык үзе, безнең халык Тукай за­манындагы шул ук халыкмы соң? Син ту­ган халкыңа кирәклегеңне һәрчак тоеп яши­сеңме?

Халыкка кирәк булгач, шагыйрь кеше, язучы кеше шул халык мәнфәгатьләрен кай­гыртырга тиешле дәүләткә, дәүләт җи­тәкчеләренә дә кирәкле һәм кадерле булыр­га тиештер бит инде. Бүгенге көндә Шагыйрь белән Дәүләт арасындагы мөнәсәбәт-багланышларга син ниндирәк бәя би­рер идең?

М.Ә. Разил, ашыкма әле. Сорау өстендә сорау. Аларга аерым-аерым җавап бирим әле, ә?!

Р.В. Әлбәттә!

М.Ә. Менә инде, «шагыйрьләргә яшәү беркайчан да җиңел булмагандыр», дисең. Бу кабахәт илдә халыкка яшәү кайчан җиңел булган? Шагыйрь бит халык баласы. Аңа кайчан җиңел булган?Инде икенче соравыңа килик: рә­хәт яшәү өчен иң беренче чиратта үз-үзең­нән, тормыштан канәгать булырга кирәк. Шулаймы?!

Р.В. Шулаймы соң?

М.Ә. Соравыңа үземчә җавап бирәм. «Үзеңнән, тормыштан канәгать булу» үлем дигән сүз түгел микән ул? Ә мине үлем кы­зыксындырмый. Ул һәркемгә үз вакыты белән килә. Канәгать булу – ул инде тере мәетнең бер төредер. Бөек урыс әдибе ан­дый затны «живой труп» дип атаган.

Аннары, Тукай хакында. «Ул татар хал­кының иң кирәкле кешесенә, бәгырь кисә­генә әверелгән», – дисең. Татар халкы ан­дый чакта чагыштырып тормый, «убыр баш­ка, җен башка», – ди. Бу төшенчәне аңлатып булмый, аңлап кына була, минемчә. Бүгенге көндә Тукай йөген, Тукай миссия­сен бер генә зат күтәреп бара ала. Ул – Илһам Шакиров! Бу хакта шигырем дә бар:


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 552 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.004 сек.)