АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

Татарстан Республикасы прокуроры 6 страница

Прочитайте:
  1. Bones; skeletal system 1 страница
  2. Bones; skeletal system 10 страница
  3. Bones; skeletal system 11 страница
  4. Bones; skeletal system 12 страница
  5. Bones; skeletal system 13 страница
  6. Bones; skeletal system 14 страница
  7. Bones; skeletal system 15 страница
  8. Bones; skeletal system 16 страница
  9. Bones; skeletal system 17 страница
  10. Bones; skeletal system 18 страница

Ф.С. Бердән, фикер уртаклыгы табасың, икенчедән, иҗаты кызыклы, өченчедән, сез бит әле ир-егетләр, егет кешеләр. Мин спортсменнар белән дә шулай ук әле. Чөнки хезмәт кешесе алдында баш игәндә, алар әзрәк кырыйда кала. Без барысын да хөрмәт итәбез, бу хөрмәт әле җитәкчеләргә дә барып җитә.

Р.В. Фатыйх Сәүбәнович, аның тагын бер сәбәбе бардыр – чөнки Сез үзегез дә иҗат кешесе. Сез бөтен нәрсәгә дә иҗат эше итеп карыйсыз. Кая гына барып, нәрсәгә генә тотынсагыз да, Сезнең өчен ул иҗат эше. Сез уйлы кеше, фикерле кеше.

 

2003 ел

ХАЛКЫБЫЗ ҮЗ САУЛЫГЫН КАЙГЫРТСА ИДЕ

Казан шәһәрендәге 12 нче күп профильле

хастаханәнең баш табибы Тәүфыйк Сафин

 

Разил ВӘЛИЕВ: Тәүфыйк ага, әңгәмәбезне, борынгыдан килгән гадәт буенча, хәл-әхвәл сорашудан башлыйк әле. Кәефләрегез ничек? Сезнең көнегез ничек башланып, ничек тәмамлана? Эшләрегезнең очсыз-кырыйсыз икәнен белгәнгә сорыйм боларны… Вакытыгызны ничек планлаштырасыз? Гомумән, яшәү рәвешегез, эшләү тәртибегез ничек корылган Сезнең?

 

Тәүфыйк САФИН: Әйтсәм, бәлки ышанмассыз да. Менә ничә еллар инде минем һәр эшем планлаштырылган. Иртән сәгать алтыда торам, интенсив зарядка ясыйм. Эшкә сәгать җидедә киләм. Сакчылар бинасында матур гына бер эт бар. Ул минем үз этем. Эшкә килгәндә аның ашарына эт тәм-томнары алып киләм. Хәтта шимбә, якшәмбе көннәрендә дә реанимациядә һәм көчәйтелгән дәвалау палатасында ятучыларны карап чыгам. Сәгать сигезләр тирәсендә үземнең эш бүлмәмә керәм. Эшли башлавыма тиздән 50 ел тула. Шушы дәвер эчендә һәр эшкә дә өлгердем кебек тоела.

 

Р.В. Сезгә бу яшәү рәвеше балачактан ук әтиегез, әниегез, әбиегез, бабагыз аша күчкәнме, әллә моңа тора-бара ияләштегезме? Үзегезне үзегез тәрбияләп, әкренләп шул кысаларга керттегезме? Әтиегез, әниегез, туганнарыгыз Сезнең тормышыгызда нинди роль уйнады?

 

Т.С. Әниемнең әтисе Ульяновск өлкәсендәге иң бай алпавытларның берсе булып, кулаклар исемлегенә эләккән. Әбием белән икесен үтергәннәр, ә балаларын халык тау астында землянка казып, шунда саклап калган. Әнием бик укымышлы кеше иде. Әтисе, өйләренә укытучы чакырып, балаларына дини һәм дөньяви белем бирдергән. Әни русча яхшы белә, кирилл, латин хәрефләрендә һәм гарәпчә укый-яза иде. Әтисе исән вакытта аның йорт тәрбиячесе булган, ә соңыннан колхозда эшләде. Миңа өч яшь чакта әтием сугышта һәлак була. Кечкенәдән әни тәрбиясендә үсү миңа уңай йогынты ясады. Һәр эшне үз көчем белән эшләргә тырыштым. Теләсә нинди эшне дә кешедән алда башкарып чыкмасам, мин тынычланмыйм. Минем холкым шундый һәм бу әни тәрбиясеннән киләдер.

 

Р.В. Сез башта Ульяновск шәһәрендә медицина училищесында укыгансыз, аннары Казан медицина институтын тәмамлагансыз. Соңрак бераз вакыт шул институтта укытырга-эшләргә дә туры килгән әле үзегезгә…

Сез укыгандагы студентлар белән бүгенге студентлар арасында, ул чордагы институт белән бүгенге Медицина университеты арасында нинди аерымлыклар бар? Югары уку йортларындагы, бигрәк тә Медицина университетындагы яңа тәртипләргә, түләүле уку системасына мөнәсәбәтегез ничегрәк? Искә төшкәндә генә лекциягә барып, дипломын акчага сатып алган табибка кеше гомерен ышанып тапшырырга ярый микән?

 

Т.С. Бу мәсьәләне сез бик дөрес куясыз. Без укыган чакта институтка зур конкурс аша үтеп, сәләтле кешеләр генә килә иде. Ә хәзер тормыш үзгәрде, түләүсез уку урыннары сирәк калды. Үзебезгә эшкә яшьләрне генә алырга тырышабыз. Хәтта ике ел ординатурада укучылар арасында да конкурс үткәрәбез.

 

Р.В. Соңгы елларда медицинадагы бик күп хезмәтләр, дәва алулар түләүлегә әйләнде. Дөрес, бу бер бездә генә түгел, ә бөтен дөньяда шулай. Әмма алга киткән илләрдә ул бераз башкачарак хәл ителә. Канадага баргач, андагы медицина хезмәте күрсәтү системасы белән махсус кызыксындым. Анда медицина хезмәте күрсәтүнең ике төре дә — түләүсезе дә, түләүлесе дә бар. Әгәр синең хезмәт хакың, керемең аз икән, түләүсез дәүләт хастаханәсенә кереп ятасың. Анда сиңа дәвалану өчен кирәк булган бөтен шартларны да тудыралар, әмма бер тиен дә акча сорамыйлар. Әгәр дә инде керемең яхшы булып, өстәмә уңайлыклары булган бер яисә берничә бүлмәле палатада ятасың килә икән, рәхим итеп, түләүле хастаханәгә барасың. Ә бездә бүгенге көндә, дөресен әйтсәк, бөтенләе белән түләүсез булган хастаханәләр юк та бугай инде. Хастаханәдә йә дару булмый, йә ашларын авызга алырлык түгел, йә гап-гади процедураларның да шактые түләүлегә күчкән… Бөтен җирдә дә алай ук начар дип әйтмим. Мәсәлән, менә Сезнең уникенче хастаханәдә мин әйткән Канада хастаханәләренең кайбер чалымнары күренә башлаган. Их, бөтен җирдә дә шулай булса иде дә бит!..

 

Т.С. Сез дөрес әйттегез, бездә бер нәрсә дә түләүле түгел. Даруы да, ашарга да бар, палаталар да ике, дүрт урынлы гына. Барысы да эшне ничек оештырудан, югары хәзерлекле табиблар булудан тора. Аннары безнең хастаханәнең статусы да бераз аерылып тора. 1980 нче елларда клиниканың хәле бик начар иде. 1989 елда мине баш врач итеп сайлап куйдылар. Арендага алган поликлиника, хатын-кызлар консультациясе һәм травмпунктны 1994 елда хосусыйлаштырдык. Безнең һәр эш план буенча бара. Быел безгә 100 миллионнан артык акча керде. Аның 7 проценты түләүле ярдәмнән килде, 8 проценты – бюджеттан, калганы хастаханә кассасыннан керде. Бу акчаның иң зур өлеше авырулар өчен тотылды.

 

Р.В. Сез җитәкчелек иткән хастаханә «Күп профильле хастаханә… Ачык акционерлык җәмгыяте» дип атала. Исеме шактый катлаулы. Башкарган эшләрегезнең дә гади түгеллеген беләм. Ә башка хастаханәләрдән нәрсәләр белән аерылып торасыз Сез? Башка хастаханәләр ни өчен акционерлык җәмгыяте статусын алмый? Моңа аларның да хокуклары бар бит, югыйсә…

 

Т.С. Беренче чиратта законнарны, икътисадны белеп эш итәргә, аннары бу гамәл отышлы булырмы, юкмы дип исәпләп карарга кирәк. Медальнең ике ягы булган кебек, бу эшнең уңай яклары белән бергә каршылыклары да күп – зур салымнар салына, ташламалар бетә.

 

Р.В. Берәүләр базар мөнәсәбәте чорына керә башлауга ук бөтенләй югалып калдылар, бюджеттан бирелгән барлы-юклы акчага өметләнеп, хастаханәләрен хәерчелеккә китереп җиткерделәр. Ә Сез, киресенчә, илдә икътисади реформалар башлангач, күңелегездә яңа дәрт уянып, канатланып киткәндәй булдыгыз. Эшегезнең нәтиҗәләре дә күз алдында: яңа корпуслар салып куйдыгыз, аларга заманча медицина җиһазлары кайтарттыгыз, табиплар өчен дә, авырулар өчен дә менә дигән шартлар тудырдыгыз. Боларны эшләр өчен заманча фикерли белү, төпле акыл һәм … акча кирәк бит. Алдагы икесе Сезнең үзегездә бар инде, ә өченчесен каян таптыгыз?

 

Т.С. Безнең клиника башка хастаханәләрнеке кебек үк тарифлар белән эш алып бара. Без алдан ук бизнес-план төзеп куябыз, бөтен түләүләрне вакытында түләргә тырышабыз. Мәсәлән, аптекалардан алган дару өчен вакытында акча күчергәч, алар безгә 15-20 процент ташлама ясый. Миллионнар белән эш иткәндә, бу бик зур сумма. Ашау мәсьәләсенә килгәндә исә, авырулар: «Мондый ризыкны өйдә дә әзерләп булмый, барысы да ресторандагыча», – диләр. Менюны бер атнага компьютер белән әзерләп куялар. Ит белән тәэмин итү өчен бер крестьян хуҗалыгы белән килешү төзелде, алар атнасына ике мәртәбә яшь ит китереп торалар. Акча ягына килсәк, банклар белән мөнәсәбәтебез яхшы. «Ак Барс Банк», Сбербанклар кредит биреп торырга әзер, коммерция банкларында да үз счетыбыз бар. Безнең хезмәткәрләрнең уртача эш хакы 5,5 мең сум. Республика буенча медицина хезмәткәрләренең эш хакы 3 мең тирәсе. Табиблар 10 меңгә якын, санитарлар 3,5 мең ала. Россия буенча инженерларның эш хакы 2 мең булганда, бу аз түгел. Гомумән, акчаны без үзебез эшләп алабыз. Югары сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүдән тыш, хастаханәнең буш территориясендә түләүле автостоянка ясадык, ул да табыш китерә. Предприятиеләр белән килешү төзеп, медицина күзәтүләре үткәрәбез. Бюджеттан гына акча көтеп утырсаң, яшәп булмый.

 

Р.В. Сез менә дигән табиб, атаклы хастаханә хуҗасы гына түгел, ә инде өч чакырылыш рәттән республика парламенты депутаты, республика хастаханәсенең идарә башлыгы да бит әле. Парламентта Сезнең чыгышларыгыз һәрвакыт аксакалларныкыча саллы була. Сүзегезгә, тәкъдимнәрегезгә депутатлар да, республика җитәкчеләре дә, Президентыбыз да колак сала. Мин бу урында: «Боларның барысына да ничек өлгерәсез? Каян көч-куәт аласыз?» — дип сорарга җыенмыйм. Чөнки уңган-булган кеше барысына да өлгерә ул. Минем соравым башкача: «Гаиләгә, ялга, дөнья күреп сәяхәт итәргә, үзегез өчен яшәргә вакытыгыз каламы соң Сезнең?».

 

Т.С. Биектау районында үз йортыбыз бар. Атнага бер көн шунда ял итәбез. Мин гаиләдә оныкларым белән бергә булырга яратам. «Иң зур тәрбия бирүче – дәү әти», – диләр алар. Исемнәрен дә мин бирдем, мөмкинлекләреннән чыгып белем алу юнәлешен дә күрсәттем. Тормыш иптәшем дә бик яхшы кеше, без икебез бер авылдан, әти-әниләребез дус булганнар. Бер кыз, бер малай үстердек, икесе дә табиблар. Гомумән, мин гаиләмдә тынычлап ял итә алам.

 

Р.В. «Гаилә» дигәннән, көнбатыш илләрендә «гаилә табибы» дигән төшенчә киң таралган бит. Бөтен нәсел-нәсәбеңнең авыру серләрен белгән, гаиләдәге бар кешене күз уңында тоткан андый табиблар бездә кайчан булыр икән?

 

Т.С. Минем бер мисал китерәсем килә. Яңа корпусны төзегәндә Бөекбританиянең консалтинг төркеме белән эш иттек. Аларның бер хезмәткәренә операция ясаганнар, без кимчелекләрен табып, яңадан операция ясарга тәкъдим иттек. Ул Лондонга гаилә врачы белән киңәшергә киткәч, мин бик гаҗәпләндем. Аларда гаилә врачы барысын да тикшереп тора, хастаханәләргә килеп киңәш тә биреп китә икән. Гаилә врачы безнең ил өчен бик кирәк. Россиядәге уртача гомер озынлыгы бик кыска. Ирләр уртача 58 яшькә кадәр генә яши, ягъни пенсия яшенә дә җитә алмый. Димәк, тиздән халык саны да кимиячәк. Без әлеге мәсьәләне үзебезчә хәл иттек – гомуми врач офисын төзеп куйдык. Аны Америкадан, Мәскәүдән килеп карап киттеләр. Без педиатрлардан гомуми белгечләр әзерләдек. Ә Кадышево бистәсендә шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе безнең тәкъдим белән шундый офис төзеде – анда балалар өчен дә, олылар өчен дә аерым мөмкинлекләр тудырылган. Сессиядә мин әлеге мәсьәләне күтәреп чыккач, премьер-министр бу эш өчен 27 миллион акча күчерергә риза булды. Аннан соң ике офиска УЗИ аппаратлары өчен өстәмә 730 мең акча каралган. Бөекбританиядә бер гаилә врачына 3 мең авыру туры килсә, безнекеләр 1,5-2 мең кеше ала. Бу – күп түгел, аларның авыруларын, профилактика чараларын, генетик мәсьәләсен өйрәнеп була.

 

Р.В. Соңгы елларда «оптимизация» ясыйбыз дип, авыллардагы ФАПларның шактыен ябып куйдылар. Ә авылларда яшәүчеләрнең күпчелеге – әби-бабайлар. Мәсәлән, төн уртасында кинәт кенә авырып китсә, ул әби кемгә мөрәҗәгать итсен? Өендә телефоны юк, машинасы юк, авылдагы фельдшерны кыскартканнар. Фельдшер булса, күршесе дәшеп килер иде… Ә район үзәге ерак, анда тиз генә барып җитәрлек түгел, «ашыгыч ярдәме» дә гел синең янга килергә ашыгып тормый. Нишләргә ул әбигә? «Оптимизация» корбаны булып, якты дөнья белән хушлашыргамы?

 

Т.С. Оптимизацияне иң беренче вак-төяк хастаханәләрдән башларга тиешләр иде. Кешегә беренче медицина ярдәме күрсәтүче учреждениеләр калырга тиеш иде. Моны бездәге шартларны исәпкә алып эшләргә кирәк. Мәсәлән, кышкы бураннарда ашыгыч ярдәм машинасы авылга барып җитә алмаска да мөмкин, авылга барса да, урамга керә алмый. Минем Дәүләт Советында да чыгыш ясаганым булды, кыскартуларны дөрес башламадылар. Шәһәрдәге рентабельле булмаган учреждениеләрне бетереп, авылдагы беренче ярдәм күрсәтүче пунктларны саклап калырга кирәк иде. Чөнки аларны югалтудан килгән зыян табышыннан күбрәк була.

 

Р.В. Бу кыскартуларны бездә нормативларга туры китерү белән аңлаталар. Ул нормативларны Аллаһы Тәгалә күктән иңдерми, шул ук кешеләр яза бит инде. Аларны үзгәртергә дә мөмкиндер, ләбаса. Мәсәлән, безнең Түбән Кама ягында авыру кешеләр бермә-бер артык, чөнки нефтехимия табигатьне боза, сәламәтлеккә зыян китерә. Нормативлар эшләгәндә җирле үзенчәлекләр, экологик шартлар исәпкә алына микән? Аннары, бер төбәктә яисә шәһәрдә карт-коры, икенчесендә – яшь-кыркын күбрәк булуы да мөмкин… Боларны санаучы, исәпкә алучы бармы бездә?

 

Т.С. Һәр шәһәрнең, авылның үз мөмкинлекләрен искә алган нормативлар булырга тиеш. Аны идарә итү органнары белә, әмма эшләмиләр генә. Зур күләмдәге акчаны бөтенесенә дә тигез бүлү дөрес түгел.

 

Р.В. Сезнең хастаханәдәге шартлар турында мин һәр очраган танышыма мактап сөйлим. Сез авыруның чирен генә түгел, күңелен дә дәвалыйсыз! Моның өчен Сезнең хастаханәдә соңгы елларда ниләр эшләнде? Мин мактау бер нәрсә, бу хакта үзегез сөйләсәгез, тагын да дәлиллерәк булыр иде?

 

Т.С. Без эшкә керешкәнче үзара килешкән, хәтта вәгъдәләр бирешкән идек. Хастаханәгә кем генә кермәсен, хәтта аракы эчеп кергән кешегә дә якты йөз күрсәтергә дип. Әгәр дә бездәге хезмәткәр авыруларга игътибар бирмәсә, кешедән туйган булса яки холкы бу эшкә туры килмәсә, андыйларны эштән җибәрәчәкбез, дип сөйләштек. Табибның үз-үзен тотышы, сөйләме, киеме дә үзенчәлекле булырга тиеш. Аның эш көне авыру янында үтәргә тиеш. Мин үзем авыруларны һәр атна саен әйләнеп чыгам. Табиблар белән атнага ике мәртәбә зур киңәшмә үткәрәбез. Медицинада нинди яңалыклар бар, без артта калмыйбызмы – барысын да тикшерәбез. Бездә барлыгы меңгә якын кеше эшли, берьюлы 500 кеше дәвалана ала. Бер елда 30 мең авыруга ярдәм күрсәтәбез. Поликлиникабыз быел 475 мең кеше кабул иткән. Диагностик лаборатория иң яңа аппаратлар белән тәэмин ителгән, елына 1 миллионга якын анализ эшләнә. Без ике смена эшлибез, атнага бер көн – якшәмбе генә ял көне исәпләнә.

 

Р.В. Әгәр дә туган телебез турында сорау бирмәсәм, мин мин булмас идем… Сезнең табиблар авырулар белән нинди телдә сөйләшә? Русчаны ипилек-тозлык кына белгән әби, башка телдә эндәшсәләр, бөтенләй югалып каладыр, авыруын да аңлатып бирә алмый торгандыр. Аннары, туган телдә әйтелгән ягымлы сүз үзе үк җанга шифа, тәнгә дәва бит ул…

 

Т.С. Баштан мин үзем турында әйтим. Кем генә мөрәҗәгать итмәсен, мин аннан: «Нинди телдә сөйләшәбез?», – дип сорыйм һәм рус белән русча, татар белән татарча сөйләшәм. Безнең һәр бүлектә татарча белүче, татар мәктәбендә укып чыккан кешеләр эшли. Бүлек мөдире рус булса, ярдәмчесе татар була һәм киресенчә. Бездә тел мәсьәләсе тулысынча хәл ителгән.

 

Р.В. Әңгәмәбез ахырында, Тәүфыйк әфәнде, минем Сезгә бөтен кылган изгелекләрегез, игелекле гамәлләрегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Ходай Тәгалә Сезнең үзегезгә дә саулык-сәламәтлек, безне багучы барча табиб-табибәләргә җан җылысы, сабырлык, түземлек, мәрхәмәтлелек бирсен! Ә Сезнең безгә – авыруларга нинди теләкләрегез бар?

 

Т.С. Иң беренче, Разил әфәнде, сезгә бу әңгәмә өчен зур рәхмәт. Татарча мондый әңгәмәләр бик кирәк. Халык шуны аңласын иде – барысы да үзебездән тора, акчадан гына түгел. Акчаны эшләп табып була. Без акчаны халык өчен кулланабыз. Үземне борчыган тагын бер мәсьәләгә кагыласым килә. Безнең халык сау-сәламәт булу мөмкинлекләреннән файдаланып бетерми. Хастаханәләрдә, поликлиникаларда вакытында тикшеренү узып, саулыгын кайгыртса иде. Сезгә дә озын гомер, исәнлек телим.

 

2004 ел

ЧИШМӘЛӘР ИЛЕ СИН, ТУГАН ЯК!

 

Шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Әнәс Исхаков

Разил ВӘЛИЕВ: Татарстан телевидениесендә ничә еллар буе тапшырулар оештырып йөреп, минем әле әңгәмәдәшем белән төн уртасына кадәр гәп корып утырганым юк иде. Без Азнакай шәһәренә кичкырын килеп төштек. Монда Азнакай шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы Әнәс Гатуф улы Исхаков белән әңгәмә корырга дип килгән идек. Билгеле, хакимият башлыгының эше бик күп, ниһаять, ул эшләрен төгәлләп, үзенең эш бүлмәсенә кайтып керде. Һәм без сәгать унберенчедә әңгәмә корып утырабыз.

Атаклы Азнакай якларын белмәгән кеше юктыр. Аның җитәкчесе Әнәс Гатуф улы Исхаковны да бик күпләр беләдер. Шулай ук Әнәс Исхаков дигән шагыйрь дә әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Мин Әнәс Исхаков кебек уңган, булган ир-атның менә дигән хакимият башлыгы булып китүенә артык шаккатмыйм. Мине иң шаккаттырганы – Азнакай район хакимияте башлыгы Әнәс Гатуф улы Исхаков белән менә дигән шагыйрь Әнәс Исхаковның бер кеше булуы. Күпме җирләрдә булып, күпме кешеләр белән аралашып, хакимият башлыгының шагыйрь, ә шагыйрь кешенең хакимият башлыгы булганын күргәнем юк иде.

Әнәс Гатуфович, Сез Лениногорск районының Чыршылы авылында туып үскән кеше. Бәләкәй вакытта Сез кем булырмын дип хыяллана идегез?

Әнәс ИСХАКОВ: Минем яшь чактагы хыялым укытучы булу иде. Музыка-сәнгать училищесын тәмамлап, Азнакайга җибәрелдем һәм шунда төпләнеп калдым, Азнакай минем икенче туган районга әверелде. Хыялым тормышка ашты дип әйтәсем килә. Мин укытучы да булдым. Бүгенге көндә хакимият җитәкчесе дәрәҗәсенә килеп җиттем һәм моның өчен күп тырышлык куярга туры килде.

Р.В. Сез Лениногорскида музыка-сәнгать училищесын тәмамлап, мәктәптә рәсем дәресләре укыткансыз. Аннан соң Казан дәүләт университетында укып, диплом алгансыз һәм дипломыгызда «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» дип язылган. Әйткәнемчә, мине иң шаккаттырганы – татар теле һәм әдәбияты укытучысы, рәссам, шагыйрь, берничә китап һәм күп кенә җырлар авторының хакимият башлыгы булуы. Сезгә шушы даирәгә кереп китү кыен булмадымы?

Ә.И. Бу сорау бик җиңел дә, авыр да. Хакимият башлыгы бит инде ул халык белән эшләүче, аны әйдәп баручы. Без үзебез түбәннән күтәрелгән кешеләр. Әти-әниләр гади колхозчы булгач, халыкның тормышын аңлау бу эшкә кереп китәргә дә булышкандыр.

Хакимият башлыгын күз алдына ниндидер чиновник итеп китерәләр. Бер караганда ул дәүләтнең чиновнигы инде, әмма икенче яктан караганда шундый ук гади кеше.

Р.В. Шагыйрь кешенең йөрәге бик яралы, аңа бөтен нәрсә тәэсир итә бит инде. Шуңа күрә бу эшегездә күргән кыенлыкларыгыз да юкка гына шигырьләрегезгә күчми торгандыр. 1998 елда сездә корылык булды. Мин Сезнең корылык турындагы шигырьләрегезне шаккатып укыдым. Димәк, Сез бөтенләй хакимият мәшәкатьләренә кереп китсәгез дә, шагыйрьлегегезне дә онытмагансыз.

Борынгы дәүләтләргә килсәк, анда бит шагыйрьләрне, философларны хәтта ил башына куйганнар. Әллә без дә шуңа кайтып киләбез микән?

Ә.И. Сез корылык турында әйтеп киттегез бит әле. Чынлап та, ул елны бик каты корылык булды. Мин басуда йөреп кайттым да, күңелемне ниндидер авыр тойгы басты. Кинәт кенә күңелем ачылып киткәндәй булды һәм мин шул шигырьне яздым. Шуннан соң күңелгә рәхәт булып китте, бушанып калдым. Хакимият эшендә башкача бушаныр нәрсәләр юк бит инде. Шигырьләр язуым күңелне бушатыр өчен дә буладыр. Мин хакимият эше белән шигырьне икегә аерып куймас идем.

Р.В. Хакимият башлыгы иң беренче чиратта кеше белән эшли. Һәм бу эштә Сезгә мөгаллимлегегез ярдәм итәдер, минемчә. Чөнки мөгаллим бит ул кеше белән эшләү буенча иң оста, иң маһир зат.

Ә.И. Бәлки ярдәм итәдер дә. Сез үзегез дә беләсез, безнең вакытта татар теле һәм әдәбияты факультетына күп кешеләр бармый иде. Суверенлык яулагач кына геройлар күбәеп китте. Ләкин без ул чагында да татар телен һәм әдәбиятын яратып укырга кердек, безнең төп профессиябез – мөгаллимлек. Билгеле, кеше белән аралашканда бу белем кирәк. Чөнки һәр кеше белән дә бертөрле сөйләшеп булмый. Кайбер кеше матур итеп сөйләшкәнне аңлый, кайберәүләр белән дорфарак сөйләшергә туры килә. Кеше белән аралашканда аның күңелен аңларга кирәк.


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 585 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.01 сек.)