АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология
|
Татарстан Республикасы прокуроры 3 страница
Мәскәүдә «Папирус» компаниясе президенты И.Мөслимов тарафыннан чыгарыла торган «Татарские новости» гәзите федераль статус алды инде, хәзер бу гәзитнең Русиягә таралган тиражы 52 мең данә тәшкил итә. Киләчәктә гәзитне тагын да көчәйтү буенча Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татмедиа» ягыннан игътибар кирәк булыр, дип уйлыйм. Бөтенрусия татар журналы статусын әкренләп «Татарстан» журналы яулый алыр иде. Радио һәм телевидение мәсьәләләре, минемчә, инвестицияләргә генә кайтып кала, эфирга чыгуны тыючы юк бит, ә үзәк бу проектларга бервакытта да акча бирмәячәк. Телевидение өлкәсендә зур башлангыч бар, «Яңа гасыр» (ТНВ) каналы буенча тапшыруларны спутник аркылы күрсәтә башлау татар тормышында гаять зур вакыйга һәм милли этәргеч булды. Минемчә, ТНВның киләчәктәге төп бурычы – бөтендөнья, беренче чиратта, бөтенрусия татар телевидениесе дәрәҗәсенә ирешү.
Русия җитәкчеләре бу мәсьәләләргә, гомумән, милләтләрне саклау мәсьәләсенә берничек тә карамый, караган вакытта да әйткән сүзе – «ярамый». Татарны саклап калу – татарның үз мәсьәләсе, шушы мәсьәләне хәл итү юлында без көчле рух белән нык карашта торып, федераль үзәк белән конструктив сөйләшүләр алып барырга тиешбез.
Р.В. Дөнья күләмендә глобальләшү хәрәкәте көннән-көн көчәйгән чорда кечерәк милләтләрнең юкка чыгу куркынычы арта баруы һәммәбезгә дә билгеле. Әмма бер кешенең дә, бер халыкның да үз теләге белән бу дөньядан китәсе килми. Үз-үзебезне, милләтебезне саклап калу, аның гомерен озайту өчен безгә нинди чаралар күрергә кирәк дип саныйсыз?
Н.М. Кайбер америка идеологлары амбициясе буенча глобальләшүнең абстракт максаты – бер полюслы дөнья төзү, ә инде бу глобаль хуҗалыкның үзәгендә, имештер, АКШ торачак дигән сүз. Әлеге модельнең реаль түгеллеге Американың дөньякүләм алып барган сәясәте нәтиҗәләреннән күренеп тора. Димәк, дөнья күп полюслы глобаль цивилизациягә таба бара. Минемчә, бу полюсларның берсе һәм иң көчлесе Аурусоюз белән Кытай арасында буфер ролен үтәүче төрки цивилизациясе булачак.
Алда әйтеп үткәнебезчә, милләтебезне саклап калу өчен безгә төркичелеккә нигезләнгән милли идеология кирәк. Төркичелек – ул бүгенге Русия мәнфәгатьләренә дә туры килә торган, аны көчәйтә торган ресурс. Идеологиядән чыгып, гаилә культы, тәрбия, мәгариф, югары белем, татар икътисады, татар телен көнкүрештә, төрки дәүләтләр белән аралашуда куллану, татар теленең Русия күләмендәге статусы, татар (төрки) Исламы буенча төгәл мәсьәләләрне үз эченә алган программа төзелергә тиеш. Әмма идеология һәм программа Федераль татар милли-мәдәни мохтариятенең, бөтенрусия татарларының федераль законга таянып төзелгән иң зур оешмасы буларак, төп документларына әверелергә тиеш. Ә Бөтендөнья татар конгрессы үз игътибарын күпчелек бөтендөнья оешмалары белән эш алып баруга (БМО, ЮНЕСКО, Аурусовет, ТЮРКСОЙ), татар халкын бөтендөнья төрки цивилизациясенә интеграцияләүгә юнәлтергә тиеш, дип уйлыйм.
Бик биеккә күтәрелеп, болытларга менеп киттек бугай. Җиргә якынаеп, төркичелекнең безнең өчен булган иң гади, иң якын мәсьәләләрен әйтеп үтим: татарны бүлгәләүне (этник сепаратизм) туктату, күрше төрки халыклар (безнең өчен татар-башкорт) консолидациясе, татар әдәби телен башка төбәк татар сөйләмнәрен кертеп баету һ.б. Гомумән алганда, Русиядә төрки халыкларны, беренче чиратта, өч төркем буларак якынайтырга мөмкин: Идел-Урал төркиләре, Себер-Алтай төркиләре, Кавказ төркиләре. Бу нисбәттән чыгып, чуашларга карата мөнәсәбәтебезне дә үзгәртергә кирәк.
Р.В. Әйдә, тагын да җиргәрәк төшик әле. Үз өеңдәге, үз гаиләңдәге мәсьәләләрне дә хәл итә алмаган килеш бөтен илдә һәм дәүләттә тәртип урнаштырырга алыну – өметсез эштер, дип уйлыйм. Бөтентатар халкына татар телен өйрәтергә теләгән кайбер милләтпәрвәрләребезнең хәтта үз балалары да ана телләрендә сөйләшә белми. Бу мәсьәлә сезнең гаиләдә ничек хәл ителә? Сез бит Казанда түгел, урыс дәүләте башкаласында – Мәскәүдә яшисез...
Н.М. Без гаиләдә татарча гына сөйләшәбез, өйгә кайтып кереп, өс-башны салганда ук урыс телен бусага янындагы элгечтә калдырабыз һәм бу, минемчә, кайсы республикада, регионда һәм шәһәрдә яшәүдән тормый. Чөнки безнең балалар Татарстанда да урыс мәктәбендә укыды, ул вакытта без яшәгән Әлмәт шәһәрендә дә урыс мохите көчле иде. Хәзер дә Татарстан шәһәрләрендә күпчелек урыс мохите хөкем сөрә һәм, гомумән, татар шәһәрләре юк бит инде ул – бу чынбарлык. Шуңа күрә шәһәрдә яшәүче татарлар өчен милләтне саклап калу, татарлыкны дәвам итү гаиләдә башлана һәм бу эштә гаилә башлангыч нигез булып тора. Уйлап карагыз: 7 яшькә кадәр татарча белмәгән бала этномәдәни мәктәпкә барса да, атнага ике дәрес алып кына татарча сөйләшергә өйрәнә алмый. Туган телне белмәүне совет заманына, мәктәпләр юклыгына сылтаган кешеләр үзләренең милли рухлары көчсезлеген генә акларга телиләр.
Мәскәүгә күчеп килгәндә кызыбызга 11, улыбызга 6 яшь иде. Әби-бабаларына авылга хатларны татарча язып үстеләр. Безнең гаиләдә уен бар иде: урыс сүзе катнаштырып сөйләшмәскә, кем ычкындыра – аның маңгаена бер чиртү, ә белмәгән сүзне сорарга ярый. Шулай итеп, «әдәбият», «мәдәният», «мөрәҗәгать», «мөнәсәбәт» һ.б. сүзләр аркылы әдәби телне дә үзләштерү барды. Балаларыбыз институтта укыганда татар телле укытучының өенә йөреп, татар теле нигезендә төрек телен өйрәнделәр, җәйге каникулларында Англиядә инглиз телен үзләштерделәр. Хәзер Мәскәүдә яши башлавыбызга 20 ел була, алар инде гаилә корып аерым тормыш итәләр. Өч оныгыбыз Тимур, Сәлим, Камил – ике өлкәне сөйләшә инде – хәзергә гел татарча гына диярлек, төрек телен өйрәнәләр, инглиз теленнән дәресләр алалар. Урыс теле буенча да аптырап тормыйлар, анысын тормыш, мохит өйрәтә.
Хәзерге заманда яшьләргә дөнья көтү өчен урыс һәм инглиз телләрен белү зарури. Алар арасында калганнардан өстенлек алу өчен тагын бер чит тел өйрәнергә дә омтылыш бар: кем француз теле, кем кытай теле һ.б. өйрәнә. Татар баласына табигать үзе өстенлек биргән бит – ана телебез алты төрки дәүләт телен өйрәнергә нигез булып тора: төрек, казакъ, азәрбәйҗан, үзбәк, кыргыз, төрекмән телләрен. Төркия бүген Русиянең һәм Татарстанның иң якын һәм иң зур партнерлары исәбенә керә, ә БДБнең төрки дәүләтләре 5-10 елдан Русия белән арадашлыкны күпчелек үз телләрендә алып барачак, бүген Рәсәйдә ул телләрне белүнең кирәклеге нык сизелә. Мин, мәсәлән, Төркия, Казакъстан, Азәрбәйҗан, Үзбәкстан илчелекләре белән сөйләшүләрне татар теле нигезендә тәрҗемәчесез алып барам. Татарга тылмач кирәк булмаган заманалар яңадан әйләнеп кайта бугай.
Казан уку йортлары каршында татар теле нигезендә чит ил төрки телләрен өйрәнү буенча махсус курслар ачар вакыт җитте. Чөнки бу очракта аның укыту методикасы да, дәреслекләре дә башкачарак булачак.
Гомумән, телләр белү, шул исәптән татар телен белү – бик файдалы эш. Элек тә шулай иде. Хәзерге заманда бигрәк тә. Миңа үземә төзелештә эшләгәндә дә, Мәскәүдә яшәгәндә дә, бүгенге эшемдә дә туган телем бик нык ярдәм итте. Ана телемнән башка мин тормыштагы уңышларымны күз алдына да китерә алмыйм.
Р.В. Минем сезгә биргән сорауларымның күбесе Мәскәү хакында булды. Әйе, Мәскәүдәге хәлләр шактый катлаулы. Мин үзем, мәсәлән, Мәскәүнең кайбер гамәлләрен аңлый да, аңлата да алмыйм. Шуңа күрә миңа Мәскәү томан эчендәге серле бер дәүләт кебек... Ә Мәскәүдән караганда Казан, Татарстан ничегрәк күренә?
Н.М. Гомумән алганда, Мәскәүдә Татарстанга ихтирам белән карыйлар. Казан шәһәрен Ауразия киңлекләрендә җәелеп яткан Русия Федерациясенең шәрекъ башкаласы буларак, дәүләтебезнең Азия өлешенең, славян һәм православие динендә булмаган мәдәниятен һәм рухын яклаучы мәркәзе буларак кабул итәләр. Мин, әлбәттә, бу фикерне федераль үзәкнең рәсми сәясәтеннән һәм бүгенге Русия түрәләренең гамәлләреннән чыгып әйтмим, ә төрле даирәләр һәм төрле кешеләр белән шәхси аралашулардан соң үз-үземә шундый нәтиҗә ясыйм.
2005 ел
ҮЗЕҢНЕ ГЕНӘ БӘХЕТЛЕ ИТӘМ ДИП
БӘХЕТЛЕ БУЛЫП БУЛМЫЙ…
Сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе
Фәндәс Сафиуллин
Разил ВӘЛИЕВ. Фәндәс ага, халык сине депутат буларак, сәясәтче буларак яхшы белә. Әмма син сәясәткә 1980 нче еллар ахырында гына килеп кердең бит. Аңа кадәр 34 ел гомерең хәрби хезмәттә үткән. Ләкин син, нишләптер, хәрби хезмәт елларын бер дә сагынып сөйләмисең. Узган гомер, үткән еллар турында сүз чыкса, һәрчак Азнакай, Актүбә якларын искә төшерәсең. Ни өчен шулай якын, нәрсәләре белән шулай кадерле сиңа Актүбә яклары?
Фәндәс САФИУЛЛИН. Татарстаныбызның иң матур, иң гүзәл төбәкләрендә туып үсәргә насыйп булган миңа. Ә Актүбә авылы исә – ул үзенең халкы белән дә, җире-суы белән дә – сокланып туймаслык бик җыйнак кына 40 хуҗалыклы авыл иде минем балачагымда. Ул үткән XX гасырның 20 нче еллары башында барлыкка килгән. Аны Азнакай районының Мәлбагыш авылыннан бер төркем, Әлмәт районының Камы Исмәгыйль авылыннан икенче төркем бик эшчән, үткер ирләр – безнең бабайларыбыз, үз авылларыннан аерылып чыгып, ике ел эчендә төзеп тә куйганнар. Урынын табигатебезнең уңайлы, гүзәл почмагыннан сайлап, шул җирдә төпләнергә рөхсәт ала алганнар. Минем бер бабам – Хаҗи бабай Мостафин Хәерлебанат әбием белән балаларын, шулар арасында минем әнием булачак 8 яшьлек Сәмиганы ияртеп Камыдан, икенче бабам Сафиулла бабай, Саҗидә әбием, минем әтием булачак 13 яшьлек Миншакир һәм башка балалары белән Мәлбагыштан килеп Актүбә җиренә урнашканнар. Мин үзем Мәлбагыш авылында дөньяга килгәнмен. Әтиемне Мәлбагышның тулы булмаган урта мәктәбен, хәзергечә әйткәндә, 7 нче классны тәмамлагач, 10 айлык укытучылар курсына җибәргәннәр дә, аннан соң үзе укыган мәктәпкә укытучы итеп билгеләгәннәр. Педагогик белеме чамалырак булса да, яхшы укытучы дип искә алалар иде аны.
Киң дөньяга күзем ачылган, сабыйчак хатирәләремне иң нык баеткан, җаным-тәнем өчен йомшак һәм җылы оям булган төбәк – Актүбәм булды. Аның авыл аша үтеп йөрүче юлчыларны сокландыра торган табигате безне – әтисез калган сугыш еллары балаларын үз кочагында иркәләп, саклап үстергәндер. Армия сафларында да, хәрби хезмәткә җаным тартып китмәгәнгә күрәдер, бик сагына идем авылымны. Хәзер дә сагынам, чөнки әлеге мин белгән Актүбә юк инде... Дөрес, ул таралып-чәчелеп юкка чыкмады. Иске Актүбә хәзер 1950 нче елларда калкып чыккан нефтьчеләр бистәсенең бер урамы гына булып калды.
Р.В. Яшьлек елларында сиңа тормыш ачысын шактый татырга туры килгән. Авылдан китеп, Сарытауда хәрби танк училищесына барып керүең дә, бәлки, шул кыенлыклардан, тормыш авырлыгыннан котылу өчен булгандыр? Ә нигә әллә кайдагы Сарытауга китеп бардың син, югыйсә, Казанда да шундый ук танк училищесы булган бит?
Ф.С. Ни гаҗәп, яшүсмер чак хыялларымда гомеремне хәрби хезмәткә багышлау гел дә юк иде. Бер серемне ачарга була инде – Бөгелмә татар мәктәбенең 9 нчы классында укыганда мин Мәскәүнең халыкара мөнәсәбәтләр институтына керергә хыяллана башладым, яраткан укытучым Неонела апа Шашель ярдәме белән алман телен ныклап өйрәнергә тотындым, 10 нчы класста нимес телендә җиңелрәк язылган китапларны сүзлексез укый башлаган идем инде. Институтка гариза яздым, тиздән җавап та килде. Бик тә беркатлы хыялый егет икәнсең, дип турыдан-туры әйтелмәсә дә, ул җавапның мәгънәсе шулайрак иде. Бик әдәпле генә итеп, КПСС өлкә комитетыннан рекомендация алып килергә кушканнар. Нимес телен шактый үзләштерсәм дә, обком телендә сөйләшерлек рәтем булмады шул... Зәңгәр күккә менәргә исәпләп корылган хыялый баскычым челпәрәмә җимерелеп төшкәч, акыл-тәҗрибә туплап өлгермәгән хәлдә җирдә калдым. Аның өстенә, мәктәпне тәмамлап чыккан көнне диярлек авырып китеп бер айга хастаханәгә эләктем.
Аннан чыкканда инде берәр институтка юл тотарга да соң иде. Паспортсыз авылыма кайтсам, колхозда эш бетмәс иде бетүен, тик ул чорда кешегә бер тиен түләми торган колхозга кайтып, мине үстереп укыткан карт әби-бабайның йортына авыл кешесенең җелеген суыра торган налог-салымнарын да алып кайтачак идем. Чөнки «трудоспособный» дигән кеше «налогоспособный» булып та санала иде. Шуларны уйлап, Бөгелмә урамнарында арлы-бирле йөргәндә хәрби училищеларга чакырган бер белдерүне күреп, военкоматка кереп киттем. Анда иңбашларына күп йолдызлар тагылган погонлы бер абый утыра. Аның «капитан» булганын үзем курсант погоннарын таккач кына аңладым. «Саратовка танк училищесына барасыңмы?» – дип сорагач, «барам» дидем инде. Казаныбызда шундый ук училище булганын мин белми идем, ул әйтмәде.
Р.В. «Генерал булырга хыялланмаган солдат чын солдат түгел», – дип әйткән Наполеон. Хәрби училищега барып кергәндә син генерал булырга хыялланган идеңме?
Ф.С. Хәтерем ялгышмаса, хыялым генерал булудан мөһимрәк иде – керә алмый калып, кире шул хәерче колхозыбызга, әби-бабай җилкәсенә озатмасалар ярар иде дип борчылдым.
Сүз уңаеннан әйтеп үтим инде: әтием сугышка киткәндә бабайга (әниемнең әтисенә, Сафиулла бабай инде мәрхүм иде) васыять әйткән булган: «Кайтмый калсам, Фәндәсне укыт», – дигән. Кырыс холыклы бабайның: «Кеше булганчы укыйсың!» – дигән сүзләре чигенергә юл калдырмый иде.
Училищены тәмамлап, лейтенант дәрәҗәсен алып, ул елларда гамәлдә булган бик ялтыравыклы парад формасы киеп, бабам каршына кайтып баскач, ул күңеле тулып: «Булдымы, улым? Укып чыктыңмы?» – дип сорады. «Булды, бабай, рәхмәт сиңа», – дидем. Аның канәгать елмаюы минем өчен генерал булудан да кадерлерәк иде кебек...
Р.В. Хәрби кеше бит гомер буе командир әмеренә буйсынып, устав кысаларыннан чыкмыйча яшәргә тиеш. Ә син – хөр күңелле, романтик рухлы, туры сүзле кеше. Андыйларга хәрби хезмәттә җиңел түгелдер...
Ф.С. Андыйларга кайсы хезмәттә җиңел?
Әйе, чынлап та, холкым-табигатем минем хәрби хезмәткә яраклы түгел. Үз холкыңны, үз шәхесеңне саклап калыйм дисәң, бердәнбер юл шул гына: хезмәтеңнең сыйфатына, эшеңнең нәтиҗәсенә бәйләнерлек сылтау булмасын.
Татар офицерына, гомумән, дәрәҗәсе үссен дисәң, хатыны марҗа булу гына җитми, аңа бермә-бер яхшырак хезмәт итәргә кирәк. Аллага шөкер, холкым-табигатем армия калыбына сыймаса да, җәмәгатем үземнең авылдашым, классташым Актүбә кызы Рәзинә булса да, төшеп калмадым, полковник дәрәҗәсендә хәрби хезмәттән киттем.
Р.В. Әле генә мин санап үткән сыйфатларың сине хәрби хезмәттән сәясәткә алып килгәндер дә әле. Беренче тапкыр депутатлыкка барырга ният иткәндә алда үзеңне ниләр көтәсен, ниләр эшләргә җыенасыңны күзаллый идеңме? Әллә ул чактагы милли күтәрелеш шаукымына ияреп, үзең дә сизмичә, сәясәт дөньясына кереп киттеңме?
Ф.С. Әйе, үткән гасырның 80 нче еллар ахыры, 90 нчы еллар башы – революцион романтика чоры иде. Дистәләрчә еллар буе өмет өзелердәй зарыгып көткән ирек капкасы киң итеп ачылган, алда азатлык, гаделлек, дөреслек... Шул юллардан китү өчен чиксез мөмкинлекләр... Ул чордагы милли күтәрелеш ташкынына ияреп, чынлап та, мин дә сәясәт дөньясына кереп киттем. Ә менә депутатлыкка ниятем күңелемдә булса да, аны үз ниятләре итеп Казан ракета училищесы курсантлары тәкъдим итте.
Халык депутаты итеп сайлангач, ниләр эшләргә дигән шәхси планым булмады, үземне шул гомуми күтәрелеш агымыннан аерым итеп күзалламый идем.
Р.В. Ә менә инде хәзер, дистә елдан артык сәясәт дөньясында кайнап, аның нәрсә икәнен үз җилкәңдә татыгач, үкенгән чакларың булмадымы? Син бит әле галим кеше дә, рәхәтләнеп берәр югары уку йортында да эшли алган булыр идең...
Ф.С. Юк, булмады. Иң үкенечлесе шул – 10-13 еллар элек булган мөмкинчелекләрдән тиешле кадәр файдаланмадык, күп максатларны тормышка ашыра алмадык. Күрәсең, урысча яшәү рәвеше аңыбызга бик тирән сеңгән: яз җитсә, көз киләсен онытабыз, ә кышы ел саен табигать афәтенә тиң булып, көтелмәгәндә килеп җитә.
Р.В. Соңгы 10-15 ел эчендә Татарстан, гомумән, татар халкы нинди үзгәрешләр кичерде, дип саныйсың? Ниләр таптык, ниләр югалттык без бу шаулы-даулы елларда?
Ф.С. Милләтебезнең белем, аң дәрәҗәсен, культурасын үстерүне, әхлакый һәм рухи сәламәтлеген ныгытуны төп бурычыбыз итеп куя алмадык. Борын-борыннан белемгә омтылган, китапка табынган халык үзенең шул сыйфатларына лаеклы Милли китапханә бинасын, Милли университетын булдыра алмады, латин графикасына кайту турында инде 10 ел чүбек чәйнәдек тә, җайлы моментны кулдан ычкындырдык. Милләтебезне милләт буларак саклап калуда һәм үстерүдә санап бетергесез өлеш керткән, шәхес культы заманында да, сугыш елларында да хезмәт иткән Татарстан радиосы күтәрәмгә калдырылды, анда тупланган, радио хезмәткәрләренең каһарманлыгы белән генә сакланып калган аудио мирасы, музыкаль фонды башкалар кулына күчте.
Ә иң авыр, иң үкенечле югалтуларыбыз, минемчә, халыкның азатлыкка, иреккә, мөстәкыйль тормышка өметен сүрелдерү, аның үз-үзенә, үз көченә, ун ел элек ышанган сүзләргә, идеяләргә, лозунгларга, кыскасы, элек ышанганнарның барысына да ышанычы какшау.
«Сәясәткә китмәсәң, берәр югары уку йортында эшли алган булыр идең», – дигән соравыңа шуны әйтер идем: шушы көнгә кадәр ул минем иң зур хыялым иде. Ләкин хыялым югары уку йортында эшләү түгел, ә милли университетыбыз ачылган көнне аның бусагасын беренче мәртәбә атлап кергән асыл егетләребез, кызлар алдында бер генә дәрес бирү, бер генә лекция, бер генә әңгәмә үткәрү иде. Ул дәресемдә мин Татар Милли университетын булдыру өчен барган сәяси көрәш тарихын сөйләр идем. 1994 елның 18 һәм 20 июлендә Татарстан Югары Советының пленар утырышында ике көн нинди бәхәсләр барганын, нинди дәлилләр китерелгәнен, бераз соңрак халык депутаты Азат Зыятдиновның Милли университет булдыруны таләп итеп Түбән Кама шәһәрендә бер атна эчендә андагы халыктан, синең якташларыңнан җыелган һәм китапка теркәлгән имзаларны күрсәтер идем, шул китапны Милли университет музеенда беренче экспонат булсын, дип бүләк итәр идем.
Ниләр таптык, халкыбыз 10-15 ел эчендә ниләр кичерде, дигәндә, минемчә, иң зур табышыбыз – үз-үзебезне табу: милли аңыбыз, горурлыгыбыз, үз көчебезгә ышануыбыз, киләчәккә өметебез дөрләп кабынды, уянды, яңарды, үсте, тиз генә яңадан сүндереп, йоклатып булмаслык булып, ныгып өлгерде. Практик уңышларыбыз да аз түгел.
Р.В. Кайвакытта Дәүләт Советы сессиясендә яисә чираттагы җыелышта катырак чыгыш ясап ташласаң, бер акыллы башы яныңа килеп: «Нигә һаман тәнкыйтьлисең, нишләп һаман канәгать түгел син? Әллә үзеңне башкалардан акыллырак саныйсыңмы? Нәрсә җитми соң сиңа?» – дип үгет-нәсихәт укый башлый. Чыннан да, нәрсә җитми икән соң безгә бу дөньяда, Фәндәс абый? Менә шәхсән синең үзеңә ниләр җитми? Татар халкына ниләр җитми?
Ф.С. Таныш хәл. Андыйларның икенче төрлеләре дә бар: яныңа киләләр дә, шыпырт кына «Ну, молодец, кирәген әйттең, булдырдың», – дип, ялт-йолт каранып, астан гына кулыңны кысып китәләр.
«Нәрсә җитми», дигәндә – тормыш-көнкүреш өчен, Аллага шөкер, барысы да җиткән: үзем дә, гаиләм дә исән-саулар, яшәр-торыр урыным бар. Синең дә шулай. Булганына канәгать булып яшәгәндә, зарланырлык түгел. Җитмәүчелек башка өлкәдәдер...
Курсантларыма философия дәресләрендә бирергә ярата торган бер соравым искә төшә. Күз алдыгызга китерегез: кешенең гомерен 1000 елга озайта торган, бер генә кешегә бирерлек бер генә доза дару табылды ди. Аны кемгә бүләк итү турында уртак фикергә килә алмагач, лотерея уйнарга карар кабул ителгән ди. Шул даруны отсагыз, куаныр идегезме, дип сорыйм. Беренче җавап хор белән: бу чиксез зур бәхет булыр иде, диләр. Мин әйтәм, сезнең күз алдыгызда әкренләп иң якын, иң яраткан кешеләрегез берсе артыннан берсе, бер буын артыннан икенчесе картаеп дөньядан китеп барачак, сезнең 1000 ел яшьлектә каласыгызны белеп, кем сезне яратып, язмышын сезнең белән бәйләргә риза булыр, дип өстәмә сораулар биргәч, бәхәс ахырында һәрвакыт бер нәтиҗәгә киләләр иде: үзеңне генә бәхетле итеп бәхетле булып булмый.
Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 589 | Нарушение авторских прав
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |
|