АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология
|
СИНДЕР ТАТАР КЕШЕСЕ... 5 страница
И.Т. Нәселебез ике яктан да ныклы нәсел булган. Әтиебез ягыннан бабабыз Шәйхетдин, әниебез ягыннан Каюм йөзгә җитеп үлгәннәр. Озын гомерле булуларының төп сәбәбе – Аллаһы Тәгалә язганыдыр. Ул заманнарда табигать саф һәм чиста булган, әткәй-әнкәй үзләре дә бик чиста күңелле булганнар. Беркайчан да, беркемнән дә көнләшмәгәннәр, берәүгә карата да дошманлык тотмаганнар. Киресенчә, ярдәмчел, миһербанлы һәм мәрхәмәтле булганнар. Күрәсең, булганына шөкерана кылып, татулыкта яшәүләре дә озын гомерле булуларына сәбәптер.
Р.В. Бүгенге көндә татар халкы өчен иң мөһим, иң кирәкле фән – тарих фәне дисәм, ялгышмам кебек. Чөнки хәзергә кадәр безнең илдә чын тарихыбызны һәрчак бозып күрсәттеләр, бозып яздылар, бозып укыттылар. Менә, ниһаять, татар халкының чын тарихын, чынбарлыктагы дөрес тарихын язу өчен мөмкинлекләр туа башлады. Әмма ул мөмкинлекне тулысынча файдалану өчен әзерлекле тарихчыларыбыз җитәрлек түгел. Ярый әле сезнең белән бергә Равил Фәхретдинов, Миркасыйм Госманов, Әзһәр Мөхәммәдиев, Рәмзи Вәлиев, Сәлам Алишев кебек тарихчыларыбыз бар...
Үзегезнең киләчәктә халык өчен, милләт өчен кирәк буласыгызны белгән кебек, Сез ничек итеп фәннең нәкъ менә шушы – татар тарихы өлкәсен гомерлек һөнәрегез итәргә карар калдыгыз?
И.Т. Тарих фәне – иң әһәмиятле фәннәрнең берсе. Чөнки тарих бүгенге яшәешкә генә түгел, киләчәккә дә нигез булып тора. Тарих кешедә милли горурлык, шул ук вакытта башка халыкларга карата ихтирам хисләре тәрбияли. Ләкин тарих гадел һәм объектив булырга тиеш. Нәкъ Ризаэтдин Фәхретдин язганча: «Тарих язучыларның дуст-дошманнары булыр, вә бәгъзе вакыт каләмнәре дә яңлышыр, ихтимал ки кайсы чакта акны кара вә караны ак кылып та язарлар. Ләкин, «тарих»ның дуст-дошманы юктыр. Аның өчен бөтен халык вә мәмләкәт мөсавидыр. «Тарих»ның тоткан юлы хаклыктан гыйбарәт булып, шуннан читкә чыкмас вә ике кешегә ике төрле күз берлә карамас. Тарих һичнәрсәне яшермәс, юкны бар вә барны юк итмәс, ялгышмас».
Кызганыч ки, күп еллар буе татар халкы гадел тарихка мохтаҗ булды. Аның тарихын ерткычлар, илбасарлар, кыргый вә вәхшиләр тарихы итеп күрсәтә килделәр. Хәзер менә чыннан да һичнәрсәне яшермәс тарихны язу мөмкинлекләре барлыкка килде.
Ләкин ул тарихны булдыру өчен тагын ике шарт кирәк. Аның беренчесе – тарихчы кадрлар булдыру. Алар акрынлап өлгерә торалар. Хәзерге көндә өлкән буын тарихчылар тирәсендә яңа буын сәләтле яшьләр үсә. Казан университетының тарих факультеты, Докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау советы да бу эшкә бик нык игътибар итә. Монда татар һәм Татарстан тарихы буенча зур тикшеренү эшләре алып барыла. Соңгы 5 ел эчендә генә дә 8 докторлык һәм 100 дән артык кандидатлык диссертацияләре якланды. Шулай да әле хәл итәсе мәсьәләләр дә шактый. Аларны икенче бер шартка бәйле рәвештә сөйләр идем. Ул – тарихи чыганаклар мәсьәләсе. Казан явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулангач, дәүләтебезнең архивы, бай китапханәсе – барысы да юкка чыга. Шунлыктан безгә бүген тарихыбызны могҗиза белән генә исән калган кыйпылчыклардан торгызырга туры килә. Рус елъязмалары, хан ярлыклары, ханнарның башка падишаһларга язган хатлары – борынгы һәм урта гасыр тарихыбызны өйрәнүнең төп чыганаклары булып торалар. Соңгы елларда Татарстанның баш архив идарәсе Төркия, Кытай һәм тагын кайбер башка чит илләрнең архивлары белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырды һәм инде без моңа кадәр мәгълүм булмаган документларны кулга төшерә алдык. Гомумән, безнең өчен тарихи документлар туплау иң мөһим бурычлардан санала.
Р.В. Бүгенге көндә татар халкының дөрес, чын, гадел тарихы языламы? Бу эш белән кемнәр шөгыльләнә? Ул тарихи басманы без кайчан күрә алырбыз икән?
И.Т. Татар халкының чын, объектив, гадел тарихы язылып килә. Соңгы вакытта Казанда гына түгел, Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да, хәтта Казакъстан вә Кыргызыстанда да татар халкы тарихына багышланган кызыклы хезмәтләр барлыкка килде. Саратов профессоры Фрид Рәшитов, Санкт-Петербургта Рәхим Теләшев, Казакъстанда Гриф Хәйруллин аеруча кызыклы китаплар яздылар. Казанда исә яшьләр төркеме барлыкка килде. Алар арасында фән докторлары Рамил Вәлиев, Айдар Хәбетдинов, Светлана Малышева, Гамирҗан Дәүләтшин, фән кандидатлары Искәндәр Измайлов, Радик Салихов, Диләрә Усманова, Рафаэль Шәйдуллин кебекләрнең хезмәтләре аеруча күзгә чалына. Өлкән буын, урта яшьтәге тарихчылар да тик тормыйлар. Аларның да кызыклы әсәрләре берсе артыннан икенчесе чыга тора. Шулар арасында мин Дамир Исхаков, Энгель Таһиров, Сәлам Алишев, Рәмзи Вәлиев хезмәтләренә аеруча басым ясар идем.
Өмет юк түгел, ниһаять, күп томлы тарих та дөнья күрер. Моның өчен ныклы җирлек бар.
Р.В. Сез бит әле академик калыптагы тарихчы гына түгел, ә татар халкының хокукын, хакын дәгъвалаучы актив сәясәтче дә. Кайберәүләр: «Чын фән сәясәттән читтә торырга тиеш», – диләр. Әмма тарих фәне сәясәттән читтә тора ала микән?
И.Т. Чыннан да, миңа тарих фәне өлкәсендә тупланган тәҗрибәмне бүгенге сәясәттә куллану бәхете тиде. Тарих берничек тә сәясәттән аерыла алмый. Чөнки бүгенге тормыш – ул иртәгә тарих була. Әгәр дә без үткәнебез белән чынбарлыкны бер җепкә тезә алмыйбыз икән, безнең кирәгебез дә юк дәрәҗәсендә булачак.
Бу һич кенә да тарих фәнен сәясәткә буйсындыру түгел. Киресенчә, сәясәт тарих сабакларыннан һәм нәтиҗәләреннән чыгып эш итәргә тиеш. Тарих исә, фән буларак, инде телгә алынган Ризаэтдин Фәхретдин әйткәнчә, мөстәкыйль һәм гадел булырга тиеш. Мин һәрвакыт шуннан чыгып эш иттем.
Р.В. Үз дәүләтебез, үзебезнең мөстәкыйль сәясәтебез булмагач, моңа кадәр татарда профессиональ сәясәтчеләр күренмәде диярлек. Моннан унбиш-егерме ел элек Татарстанның дәүләтчелеген торгызу мәсьәләсе көн тәртибенә килеп баскач, бу кытлык үзен бик нык сиздерде. Шул елларда галимнәр, язучылар, юристлар, икътисадчылар, производство җитәкчеләре арасыннан берәм-сәрәм сәясәтчеләр пәйда була башлады. Аларның күбесе, билгеле, моңа әзер түгел иде, шуңа күрә аларның сәяси эшчәнлеге үзешчәнлек дәрәҗәсеннән күтәрелә алмады. Әмма шул чакта сәясәт мәйданына үзенең саллы сүзе, нигезле аргументлары, ныклы иманы булган профессиональ дәрәҗәдәге сәясәтче – Индус Таһиров чыкты.
Галимнәребез күп булса да, нишләптер, алар арасында татар халкы мәнфәгатьләрен яклардай милләтпәрвәр сәясәтчеләр бармак белән генә санарлык иде. Моны ничек аңлатып була икән, Индус ага? Бары тик фән белән генә шөгыльләнү өчен аңлы рәвештә сәясәттән качумы бу, әллә сәясәткә теш үтмәү, аңа әзерлекле булмаумы? Сәясәтче өчен аналитик акыл иясе булу өстенә күпмедер дәрәҗәдә батырлык, үз-үзеңне корбан итә алу сыйфатлары да кирәк бит әле...
И.Т. Чыннан да, совет чорында Татарстанда чын сәясәтчеләр күренмәде һәм аларга ихтыяҗ да юк иде. Сәясәт ул бары тик Мәскәү монополиясе генә иде. Анда да бик тар даирә, КПСС Үзәк Комитетының Политбюросы гына иде. Ә инде илдә демократик җилләр исеп, республикалар үзләренең суверенитетларын гамәлләштерә башлагач, сәясәтчеләргә ихтыяҗ барлыкка килде. Безнең өчен бу ихтыяҗ суверенлык Декларациясен кабул иткәндә һәм инде бигрәк тә Мәскәү белән сөйләшүләр алып барганда бик тә кирәк булды. Мин үзем дә шул вакытта «кирәк булдым». Чөнки Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турындагы Декларациясен тарихи яктан төгәл һәм беркем дә тел-теш тидермәслек итеп эшләү бик әһәмиятле булды. Аның Мәскәү даирәләре дә кабул итәрдәй нигезләмәсе кирәк иде. Декларациябез шулай эшләнде дә. Бүгенгәчә аны юкка чыгарырга берәүнең дә теше үтә алганы юк. Декларациябез дә, гамәлләребез дә башкалар өчен үрнәк булды. Татарстан Россияне чын федерациягә әверелдерү юнәлешендә беренчел көч була алды. Мәскәү белән сөйләшүләр алып барганда Геннадий Бурбулис юкка гына: «Татарстан задает некий нравственный вектор, которому следуют другие», – дип әйтмәгәндер.
Ә инде галимнәребезнең сәясәткә катнашуына килгәндә, алар беркайчан да сәясәткә битараф булмадылар. Алай гына да түгел, сәясәт өчен кирәкле тарихи аргументларны туплый тордылар. Әлбәттә, мин үз тәҗрибәм буенча әйтә алам, турыдан-туры сәясәт белән шөгыльләнү өчен гыйльми сыйфатлардан гайре кайбер башка сыйфатлар да кирәк. Алар арасында мин бигрәк тә тәвәккәллекне аерып күрсәтер идем. Әйтик, фәндә икеләнүгә һәрвакыт урын булса, сәясәт икеләнүдән тиз генә, үз вакытында арынуны таләп итә. Чыңгыз хан әйткәнчә: «Курыксаң эшләмә, эшләсәң курыкма!».
Р.В. Индус ага, Сез – 1990 елда кабул ителгән Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турындагы Декларация авторларының берсе. Тарихчы буларак әйтегез әле: ул Декларация буш урында барлыкка килгән фантазия җимеше генә түгелдер бит? 1917 елгы революциядән соң кабул ителгән «Россиядә эксплуатацияләнүче халыкларның хокуклары Декларациясе» белән Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турындагы Декларация арасында мантыйкый бәйләнеш, эзлеклелек бармы?
И.Т. Татарстанның дәүләт суверенлыгы турындагы Декларациянең нинди дә булса фантазия җимеше түгел, ә конкрет фактларга нигезләнгән документ икәнлегенә басым ясыйсым килә. Безнең өчен 1918 елның гыйнварында III Бөтенроссия Советлары съезды кабул иткән документ, ягъни «Декларация прав трудящегося и эксплуатируемого народа» дигән декларация төпле нигез булды. Ул Россияне ирекле рәвештә төзелгән федерация итеп игълан иткән һәм шулай ук, анда керү-кермәү мәсьәләсен республикалар үзләре хәл итәргә тиеш, дип язылган. Бу документ иң демократик нигездә – ихтыярилык принцибында төзелгән. Ул ниндидер бер ният кенә булып калмаган, Россиянең беренче Конституциясендә тулысы белән теркәлгән. Безнең Татарстан суверенитеты турындагы Декларациябез, нәкъ шушы документка нигезләнгән. Аның чын сәяси көче дә шунда. Мәскәү белән сөйләшүләр вакытында без шушы документның мөмкинлекләрен тулысынча эшкә җигә алдык.
Шунысы кызык, Россия делегациясе бик вәкаләтле һәм әзерлекле булса да, әлеге документның тулы эчтәлеген белми булып чыкты. Шунлыктан без аны анализлауны үзебез башкардык һәм шуның белән үзебезнең декларациябезнең хокукый нигезләргә корылган икәнлеген исбат итә алдык. Бурбулис: «Позиция Татарстана правомерна», – дияргә мәҗбүр булды. Менә ике декларация арасындагы мантыйкый бәйләнеш шуннан гыйбарәт.
Р.В. Бергә эшләү, аралашып яшәү елларында мин һәрвакыт Сезнең бетмәс-төкәнмәс көч-куәтегезгә, энергиягезгә, бөтен нәрсәгә өлгерә алуыгызга соклана идем һәм хәзер дә сокланам. Иртә таңнан Сез университетта студентларга лекцияләр укыйсыз, аннары Бөтендөнья татар конгрессында берсе өстенә берсе өелгән милләт проблемалары эченә кереп чумасыз, күп тә үтми Дәүләт Советына килеп комиссия утырышларында, парламент тыңлауларында, сессияләрдә бик тә саллы чыгышлар ясыйсыз. Индус ага һаман аяк өстендә, һаман хәрәкәттә. Шулай бөтен нәрсәгә дә өлгерә алуның сере нидә? Үзегезнең яшәү һәм эшләү тәртибен ничек итеп корасыз, ничек җайга саласыз?
И.Т. Көч-куәтне безгә изге максатыбыз бирә торды. Чөнки тарих безгә бик сирәк була торган ныклы өмет тудырды. Аннан файдаланып, Татарстанның бәйсезлеген, суверенлыгын гамәлләштерү мөмкинлеге туды. Студентлар белән эшләгән вакытта да, Мәскәү белән сөйләшүләр алып барганда да, Россия регионнарындагы татарлар, рәсми җитәкчеләр белән аралашканда да, Конгресс башкарма комитеты үткәргән чаралар вакытында да мин үземне һәрвакыт халкыма хезмәттә итеп хис иттем. Дәүләт Советына депутат булып килүем дә нәкъ шушы максаттан. Бу эшләр, ничектер, барысы да бер җепкә тезелгән кебек тоела иде миңа. Аларның барысына да вакыт та табыла килде, арыганлыгымны да сизмәдем. Кыскасы, мин үз вазыйфаларымны дәртләнеп башкарам. Фәнни һәм педагогик эшемне бик яратам.
Р.В. Бөтендөнья татар конгрессында рәис булып эшләгән ун елда Сез очрашмаган татар җәмгыяте, дөньяда сез булмаган татар төбәге калды микән? Машинага утырып көненә меңәр чакрым юл үтә-үтә һәр татар җыенына ашыгуыгызны мин көн саен үз күзләрем белән күреп тордым. Конгресс эшенә баштанаяк чумып, төп һөнәрегезгә, төп эшегезгә – фәнни хезмәтләрегезгә авырлык китермәдегезме? Гомумән, конгресс белән җитәкчелек иткән елларны искә төшергәндә, күңелегезгә нинди уйлар, фикерләр килә?
И.Т. Әйе, шушы ун ел эчендә мин шактый җир үттем. Бик күп кешеләр белән аралаштым. Алар арасында Федерация җитәкчеләре дә, губернаторлар да һәм инде үзебезнең татарларыбыз да. Мин милләтебезнең нинди икәнлеген, нинди проблемалар белән мәшгульлеген, аның уңай һәм тискәре сыйфатларын күрә алдым. Аның яшәү көче бетмәс-төкәнмәс икәнлегенә инандым. Бу минем фәнни эшчәнлегемә дә зур этәргеч булды.
Шунлыктан Конгресста эшләгән елларны гомеремнең иң якты мизгелләре дип саныйм. Ул вакыттагы уй-фикерләрем бүгенге хезмәтемдә дә чагылыш таба. Шикләнмим: без кабызган утлар сүнмәс алар. Чөнки татар халкы искиткеч зур сынауларны үтәрдәй бөек милләт икәнлеген күрсәтте. Аның киләчәге өметле, ул мәңгелек милләт.
Р.В. Инде әйткәнемчә, соңгы елларда Сез һәрчак аяк өстендә, поездда, самолетта... Үзегез түзсәгез дә, өйдәгеләрнең түзә алмаулары мөмкин бит... Хатыныгыз Люция ханымга бик кыенга килмиме? Белгәнемчә, Сез бик тә өй җанлы, гаилә җанлы кеше бит. Гаилә табыны янында бөтенегез бергә еш очрашасызмы? Очрашканда күбрәк ниләр турында сөйләшәсез? Сәясәтне, фәнне өйгә алып кайтасызмы? Әллә беразга гына онытып, ул мәшәкатьләрдән ял итеп аласызмы?
И.Т. Минем гаиләм үзем белән бер уй-фикердә яши. Хәләл җефетем Люция – укытучы, күп еллар республиканың укытучылар белемен күтәрү институтында химия кабинеты мөдире, аннан соң Казан шәһәр мәгариф бүлегендә методика кабинеты мөдире булып эшләде. Ул милли җанлы кеше. Шунлыктан, минем бертуктаусыз командировкаларда булуымны бик яхшы аңлый килде. Юлга чыгу өчен бөтен кирәк-яракны энәсеннән җебенә кадәр диярлек хәстәрли. Озатып җибәрә, каршы ала. Фатирыбызда читтән килгән татарлар беркайчан өзелмәде. Ул аларның да күбесен белә, ачык йөз белән каршы ала. Улларыбыз да шушы рухта, милли җанлы булып үсте...
Гомумән, без дустанә, аңлашып яшибез. Безнең барыбыз бергә җыелган вакыт – ул ял көннәре. Авылда йортыбыз бар. Анда да җыелышабыз. Люция бигрәк тә оныгыбыз Каюмны ярата. Оныгыбыз да безне ярата.
Фән дигәндә, ул күбрәк өйдә яши. Мин рәсми өстәл артында фән белән шөгыльләнмим. Фән ул аулакта эшләнә. Хатыным минем барлык язганнарымны да укып бара. Тарих белән кызыксынуы зур. Сәясәт исә беркайчан да баштан чыкмый. Аның шатлыклы мизгелләре дә була, борчыган чаклары да күп. Шунлыктан гаиләдә дә кайвакыт бу мәсьәләләрне читләтеп булмый. Дөрес, Люциянең төпченә торган гадәте юк. Ләкин республика, милләт язмышына кагылган мәсьәләләрдә ул бик актив. Битараф була алмый.
Ләкин гаиләдә күп вакыт фән дә, сәясәт тә читтә тора. Көндәлек мәшәкатьләр өстенлек итә. Без нәкъ башкалар шикелле яшибез. Туганнар белән аралашабыз, дуслар белән очрашабыз.
Р.В. Индус ага, мин Сезне тәмле телле, аек акыллы, киң күңелле кеше буларак беләм. Ә үзегезгә этлек эшләгән, яманлык кылган кешеләргә ничек җавап бирәсез?
И.Т. Мин беркемгә дә нәфрәтле дә, ачулы да түгел. Дөнья киң – һәммә кешегә урын җитә. Берәүдән дә көнләшмим. Булганына шөкер, дип яшим. Берәүне дә дошман күрмим. Миңа карата дошманлык хисләре белән яшәүчеләр очрап тора. Ансыз булмыйдыр инде ул. Тик мин үземә карата кылынган яманлыкны да тиз онытам. Ихластан гөнаһларын аңлаганнарны хәтта дус итеп тә кабул итәм. Ачу саклый белмим. Әнием дә шундый иде. Ата-бабаларыбыз да шундый булган. Балаларыбыз да шундый.
Р.В. Сез гаҗәеп нечкә күңелле, хисле һәм моңлы кеше дә бит әле. Моңайган чакларыгызда башны бераз кырын салып җыр сузып җибәрсәгез, бөтен кешене өнсез калдырасыз. Фән, гыйлем юлыннан китмәсәгез, Сездән менә дигән җырчы чыккан булыр иде...
И.Т. Әйе, җыр-моң яратам. Гомумән, Дамир абыебыз да, Энгель энем дә шундыйлар. 1941 елны әтине фронтка озатабыз. Ул Кләүле станциясеннән поездга утырып китәргә тиеш. Юл чатында, кибет кырыенда аерылышырга тиешбез. Китүчеләр атка төялешәләр. Әтиебез безне җитәкләп кибеткә алып керде дә мандолина сатып алып безгә бирде: «Мин кайтканчы уйнарга өйрәнеп куегыз». Без өчебез дә мандолинада уйнарга өйрәндек. Тик әтигә генә без уйнаганны тыңларга насыйп булмады. Ул үзе дә бик матур җырлый иде. Без, аның шикелле, татар халык җырларына гашыйкбыз. Гомумән, минем белән һәрвакыт диярлек нинди дә булса моң ияреп йөри. Эчемнән җырларга яратам. Зур залларда, кеше алдында җырларга уңайсызланам, каушыйм.
2002 ел
КЫЛГАН ГАМӘЛЛӘРЕМ ҮКЕНЕЧЛЕ ТҮГЕЛ
Галим һәм җәмәгать эшлеклесе Вил Мирзаянов
Разил ВӘЛИЕВ: Менә инде дистә елдан артык Россия һәм Татарстан матбугатында, радио һәм телевидение каналларында Вил Мирзаянов исеме игътибар үзәгеннән чыкмый, телдән төшми. Без аның атаклы галим, ялкынлы җәмәгать эшлеклесе, милләт кайгысын кайгыртып йөрүче актив сәясәтче һәм публицист икәнен яхшы беләбез. Әмма Вил Мирзаяновның шәхси тормышы, гомер юлы, тәрҗемәи хәле бик азларга гына билгеле.
Вил әфәнде, сүзне бик ерактан – Сезнең балачактан, мәктәп елларыннан башлап китик әле. Нинди мохиттә тәрбия алды, ничек итеп Мәскәүләргә барып иреште икән Башкортстанның Дүртөйле районында туып үскән бу татар авылы малае Вил Мирзаянов?
Вил МИРЗАЯНОВ: Мин Иске Каңгыш авылында 1935 елда укытучы гаиләсендә туганмын. Әтием Солтан – Мирзаҗан мулла малае. Әмма бабам әтием тууга вафат булган. Мирзаҗан бабай атаклы Казаковлар нәселеннән чыккан. Билгеле булганча, татарның бай һәм зыялы Казаковлар токымының бер өлеше дини хезмәттә, бер өлеше сәүдә өлкәсендә дан казанган. Әтиемнең әнисе – Вәлитовлар нәселеннән. Монысы инде –морзалар токымы. Алар үзләренең югары катлам вәкилләре булуларын саклап калу өчен патша гвардиясендә хезмәт иткәннәр.
Әниемнең туганнары исә авыл кешеләре, крестьяннар. Минем әни бабам Гайникамал Габсаттаров беренче бөтендөнья сугышына киткәч туган. Бабай хәрби әсирлеккә төшә һәм Төркиягә озатыла. Анда ул туган илгә кайтырга мөмкинлек ала һәм 1918 елда изге Мәккәгә сәяхәт кыла. Үзенең мөселманлык бурычын үтәгәннән соң, юлда каты авырый һәм вафат була. Җәсәде – Багдад каласының шәһитләр каберстанында.
Әти белән әни үз вакыты өчен ярарлык белем алалар – туган авылларындагы башлангыч, аннары җидееллык мәктәптә укытучы булып эшлиләр. Әтием, ятим үсүгә карамастан, нәсел чыгышы аркасында гомере буе «кара мөһерле» була – янәсе изүчеләр сыйныфы вәкиле... Авылдашларның әтигә карата булган бу кире карашы миңа да кагыла иде. Миңа еш кына «ишан калдыгы» дигән сүзләрне ишетергә туры килде. Монысы инде бабайның әтисенең дини дәрәҗәсенә ишарәләү иде. Мин авылдашларга бабамның әтием тугач ук, берничә айдан үлеп китүен, шуңа күрә әтинең совет яклы булуын әйтеп акланырга тырыша идем.
Әниемнең сөйләве буенча, әтием берничә мәртәбә кулга алыну куркынычы астында кала. Чекистлар бабамның мулла булуын белеп, безнең өйдә тентү ясыйлар, әмма гаепләрлек берни дә тапмыйлар. Чөнки әтием төннәр буе мунчада гарәп хәрефләре белән язылган китапларны, кулъязмаларны һәм фоторәсемнәрне яндырып чыккан. Шуның өстенә әтием әнинең абыйсы Миркасыйм белән (ул 1942 елда Ватан сугышында һәлак була) авылда колхоз төзеп йөргән кеше. Әмма ВКП(б) ның соңгы «чистартуы» вакытында бу факт та әтине партия сафларында саклап кала алмый. Әтием сугышка киткәч кенә яңадан партиягә керә ала. Ул моның белән партия идеяләренә тугрылыклы булуын расларга тырыша. Мин әтине фанатик большевик иде дип үк әйтә алмыйм, әмма ул марксизмның сыйныфлар көрәше турындагы төп тәгълиматларына һәм коммунизмның бөтен дөньяда җиңеп чыгачагына ышана иде. Инде өлкән яшькә җиткәч тә ул миңа, җир шарында бер генә дәүләт төзелеше хөкем сөргән очракта гына тормыш чын мәгънәсендә чәчәк атачак, дип сөйли иде. Ул аллага ышанмады һәм мөселман диненнән көлә иде. Әтием 1986 елда «үзгәртеп кору»ларга бирешмичә вафат булды. Мин аның хәзер исән булса да, элеккеге алласызлыкларыннан ваз кичеп бүген мөселман дине белгечләренә әверелүчеләр рәтенә басмаячагына ышанам.
Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 662 | Нарушение авторских прав
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |
|