АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология
|
Тып та тып тама
Бөдрәләргә кагылып алсаң,
Көй чыгар сыман.
Гаҗәеп чың таралыр күк
Һәрбер тамчыдан.
Георгий туган, бу шигъри юллар – синең иҗат җимешең. Шагыйрь һәм җырчы каләме белән язылган бу шигырьне укыгач, мин сине тагын да ныграк аңлый башладым кебек. Гомумән, чын шагыйрьләр беркайчан да алдый алмыйлар, шигырьдә, көзгедәге кебек, аларның бөтен рухы, эчке дөньясы чагылып, күренеп тора. Шигырьләреңне укыгач, җырларыңны тыңлагач, синең бөтен күзәнәгең җыр белән тулган, син бары тик җырдан гына торасыңдыр күк тоела башлый. Җыр турында гади сүзләр белән сөйләү авыр. Әмма шулай да нәрсә соң ул җыр? Җыр ничек ярала? Җыр кешегә ни өчен кирәк?
Георгий ИБУШЕВ: Чынлап та, җыр нәрсә соң ул? Ул безгә нигә кирәк? Бик күпләрнең, бәлки, бу турыда уйлап та караганнары юктыр: ә нигә ул турыда баш ватарга, җыр, җыр инде ул, аны ашап та, кесәгә салып куеп та булмый. Ләкин барыбер менә шушы сорау еш кына шау-шулы бәхәсләр чыгара да тора.
Үземнең бер мәкаләмдә бу сорауга мин якынча менә болай җавап биргән идем. «Җыр – әниләрнең безне дөньяга китергәндә кычкырган изге тавышы ул. Җыр – таңнарның алсулыгы, чыкларның җемелдәве ул. Җыр – сабыйларның көлүе, ап-ак болытларның агышы ул. Җыр – «сөям» дигән серле пышылдау, иреннәрнең иреннәргә кагылгандагы назы ул. Җыр – җылы дулкын булып игеннәргә сарылган рәшә чыңы, чишмәләрнең челтерәве ул. Җыр – серле төндә йолдызлар булып коелган керсез карларның аклыгы, Киек каз юлларыннан иңгән яктылык ул. Җыр – минем, синең ярсып типкән йөрәк тибеше, халыкларны азатлыкка чакырып дәшкән изге аваз ул. Җыр – ятимнәрнең күз яше, тормышта адашканнарның, чит җирләрдә юксынганнарның сагышы ул. Җыр – халыкларны халык иткән, аларны берләштергән, һәрберсенең үзенә генә хас төсмере ул. Җыр – язгы җылы яңгыр астында хуш ис бөркегән сирень-шомыртларның шавы, кеше җанының бетмәс-төкәнмәс матурлыкка, чисталыкка, кешелеклелеккә, изгелеккә ия булырга тиеш икәнлеген дәлилләүче бөек рух ул. Җыр – берни белән дә чагыштырып булмаслык, Ходай кешеләргә бәһасез җан авазы итеп иңдергән изге моң ул».
Әгәр дә өздереп, җыр менә шул инде ул, дисәм, минем белән килешеп, ризалашып бетмәүчеләр дә аз булмас иде. Чөнки җырны яраткан, аңлаган һәр кешенең җыр турында үз фикере, үз сүзе бар һәм бу бик дөрес тә, чөнки җыр бит ул тере нәрсә, җан моңы. Шуңа күрә аны һәр җан үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә.
Җыр ничек туа соң? Мин композитор түгел, ләкин минем сиземләвем буенча чын җыр бик тә бәхетле чакта яки өзелеп юксынганда, нәрсәдәндер кинәт кенә күңел нечкәреп, ташып киткән чакта туадыр. Җыр болай гына, бер сәбәпсез тумыйдыр ул. Тукта, җыр языйм әле дип кенә җансыз язылган җыр, чын җырдан бик ерак тора. Чөнки иҗат вакытында була торган ләззәтле бер дулкынлану, газаплану, ярату, тойгылар, хисләр белән сугарылмый андый җыр. Бары тик чын йөрәктән язылган җыр гына арыган күңелгә җиңеллек китерә, җанны чистарта, көрәшкә дәшә, матурлыкка ишек ача. Зур, чын җыр иксез-чиксез көчкә ия. Ул таныштыра, кавыштыра, авырудан дәвалый, хәтта бер-берен дошман күргәннәрне дә татуландыра җыр, елата, юата җыр.
Р.В.Теләсә-кайсы җыр ике өлештән: сүздән һәм көйдән тора. Синең өчен аларның кайсы беренчел? Сүзләреме, көеме? Югыйсә, үзеңнең бер чыгышыңда син: «Җыр сүздән бөегрәк», – дигән идең. Ә сүзсез җыр була аламы соң?
Г.И. Җырда сүз белән көй тәңгәл килү – бик зур нәрсә. Әгәр дә шуларның берсе җитешмәсә, җыр инде тулы, камил була алмый. Монда гади сүз турында гына сүз бармый бит, без халыкта әйтелә торган «бер сүз кеше үтерә» дигән усал, тупас сүз хакында сөйләшмибез. Без җыр сүзе турында, нечкә шигъри хис турында сүз алып барабыз. Тормышта без гади сөйләм телендә аңлашабыз, ә күтәренке рухта матур, нечкә итеп җиткерәсе фикеребезне шигърият теленә күчерәбез. Ләкин шигырьдәге сүз ничек кенә көчле булмасын, ул җыр түгел әле, ул әле матур һәм мәгънәле сүз генә. Әгәр дә шушы көчле сүзгә талантлы көй кушылса, җыр барлыкка килә. Җырның тәэсир итү көче сүзнекенә караганда күпкә көчлерәк, шуңа да җыр кеше фикерен матур, нечкә итеп җиткерүче иң гүзәл, иң югары нокта ул, дияр идем мин.
Р.В.Соңгы елларда сәхнәне, бигрәк тә эстраданы, тавышсыз, зәвыксыз җырчылар басып китте. Җырчыларга, сәнгать кешеләренә таләп кимедеме, әллә инде ул таләпне куючылар бөтенләй юкка чыктымы? Синеңчә, сәхнәгә, радиоэфирга яисә телевидениегә чыгар алдыннан җырчының репертуарын тыңлап, аңа тиешле бәяне бирүче берәр оешма яисә җаваплы кеше бармы хәзер?
Г.И. Әгәр дә бүгенге көндә безнең җыр сәнгатебез, Сез әйткәнчә, тавышсыз, зәвыксыз җырчылардан тора икән, аларга бит әле зур таләп тә куеп булмый. Чөнки аларның ул таләпне үтәрлек мөмкинлекләре юк. Аларның һәрберсе үз мөмкинлегеннән чыгып, үз казанында үзе кайнап яши. Бүгенге көндә уннарча коллективлар ничек булдыра алса, шулай оешып, концерт программалары күрсәтеп-тыңлатып йөри. Минем уйлавымча, аларның берсен дә тикшереп бәя бирүче, таләп куючы оешма юк. Шуңа күрә дә бүгенге көндә сәхнәгә арзан җыр белән бергә, шакшы юмор үтеп керде. Боларның барысы да халыкның зәвыгын төшерүдә «зур роль» уйныйлар. Радио, телевидениене сәнгатькә өч тиенлек тә катнашы булмаган тавышсыз, талантсыз җырчылар басып китте. Әгәр дә без шушы юлны сайлап, сәнгатебез шушындый булырга тиеш, дибез икән, безнең бик тиздән кыргыйлар хәленә төшүебез мөмкин. Менә шуңа күрә дә талантлы чын сәнгать әһелләрен дәүләт үз канаты астына алырга тиеш. Шулай булганда гына, вакытында бәя бирә белгәндә генә талант үсә ала. Әгәр дә талант ачлы-туклы яшәүгә дучар ителә икән, ул ничек итеп инде чын сәнгать әсәре тудыра алсын ди. Ул бит үз янәшәсендә генә бик күпләрнең такмак җырлап кына да «йолдыз» дигән исем астында яшәгәнен күреп, тоеп тора. Шуңа күрә дә Р.Яхин, С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов кебек композиторларның җыр-романсларын башкарырга ашкынып торган яшьләр юк дип әйтерлек бүген. Без чын талантлы шәхесләрнең милләтебезнең йөзек кашы, горурлыгы, рухи байлыгы икәнлеген онытып барабыз.
Р.В. Күңеле моң белән тулы булса да, тавышы булмаган, бары тик авызына микрофон кабып кына сәхнәгә чыга алган җырчыны чын җырчыга санап булмыйдыр. Ә хәзерге җырчыларның 90 проценты микрофонсыз җырлый алмый. Әйдәгез, бер эксперимент ясап, республикада «микрофонсыз җыр» дигәнме шунда, әллә «саф аһәң» дигәнме конкурс үткәреп карыйк әле! Ул конкурста кемнәр катнашып, кемнәр җиңеп чыгар икән? Ә син үзең мондый конкурста катнашыр идеңме?
Г.И. Әгәр дә андый конкурс булса, мин бик теләп катнашыр идем. Горурланып әйтәм, Казанда, спорт сараен санамаганда, опера-балет театрыннан башлап, бөтен концерт залларында мин микрофонсыз рәхәтләнеп җырлый алам. Әгәр дә безнең эстрада йолдызларының авызыннан микрофоннарын тартып алсаң, кечкенә генә залда да аларның барлыгын белеп булмас иде һәм алар бөтенесе бергә яна алмый яткан ташкүмер өемен хәтерләтерләр иде. Тавышлы җырчы микрофонга гына салынып ятса, аның өчен моннан да зур бәланең булуы мөмкин түгел. Микрофон әкренләп җырчының тавышын урлый, бетерә. Әгәр дә Сез тәкъдим иткән «микрофонсыз җыр» дигән конкурс була калса, бу конкурска бер генә «эстрада йолдызы» да килмәс иде, минемчә, һәм бу конкурста чын-чынлап, тавышлы, талантлы җырчылар катнашып, урын бүлешерләр иде.
Р.В. Георгий, син – керәшен баласы. Мин үзем дә керәшеннәр белән балачактан ук аралашып, бергә уйнап үстем. Безнең тирә-якта – күбесенчә, керәшен авыллары иде. Яраткан укытучыларымның да шактые керәшен кешеләре булды. Аннары... син – Мамадыш районының Владимир авылыннан. Ә минем бабаларым моннан дүрт гасыр элек, чукындырудан качып, сезнең күрше авыл Ташлыктан Зәй елгасы буена күчеп киткәннәр. Эзләсәң, уртаклыклар шактый күп икән... Син миңа шагыйрь буларак та, җырчы буларак та, татарның «керәшен» дип аталган үтә үзенчәлекле өлешенең талантлы бер баласы буларак та кызыклы һәм кадерле. Керәшеннәр «җыр»ны үзләренчә сузып, моңлырак итеп, «җыру» диләр. Керәшеннәр җыруы, татар җырыннан нәрсә белән аерыла соң? Гомумән, ниндирәк халык ул керәшен халкы? Билгеле, мин боларның барысын да беләм, әмма бу хакта синең авыздан ишетәсем һәм башкаларга да ишеттерәсем килә. Чөнки керәшен моңын, керәшен йолаларын син безнең барыбызга караганда да яхшырак аңлыйсың, яхшырак беләсең...
Г.И. Минем халкым хезмәт сөеп, җырлап яши торган халык ул. Бездә бик күп гаҗәеп матур йолалар сакланып калган, бәйрәмнәр күп. Шунысы кызык, җәйге бәйрәмнәр бездә эш өзегенә туры килә. Икмәген чәчкәч, түгәрәк уеннарына чыгып, каен яфраклары белән капка-коймаларын бизәп, кунакка йөрешеп Торойсынын бәйрәм итә ул. Печән эше беткәч, Питрау бәйрәменә җыела, һәм бу бәйрәмнәр шау-гөр килеп җыр, шаян сүз, уен-көлке белән тулып тора. Нинди генә бәйрәм булмасын: Раштуа, Нардуган, Олы көн, Торойсын, Элҗен, Симек, Питрау, Пыкыраумы – керәшеннәр аларны матур итеп билгеләп үтәләр. Бу бәйрәмнәрдә, билгеле, иң зур урынны җыру алып тора. Керәшеннәр җыруны берничә тавышка җырлыйлар, бу җырлар һәммә татар җырлары кебек үк пентатоникага нигезләнсәләр дә, алар үзләренә генә хас үзенчәлек белән әллә кайдан аерылып торалар. Безнең җырларда бормалар аз, борма урынына урыны-урыны белән сүздәге иҗеккә басым ясап җырлау бар һәм бу басым җырга үтә дә бер үзенчәлек, матурлык бирә. Керәшен җырларында иң зур урынны аш-су җырулары алып тора. Бу җырларда бер-берсен мактап җырлау, бергә булырга чакыру, туганлыкның кадерен белергә өндәү тулып ята. Ә керәшен туйлары бит үзе бер могҗиза, монда башыннан азагына кадәр җыр патшалык итә. Һәр ризыкның үз җыруы бар, монда һәр сүз җыруга әйләнә. Мин кечкенә малай чакта шушы җырларны мич башында тыңлап утырганда җылый торган идем. Бөтен авыл гөр килеп торыр иде җыр тавышыннан.
Итләрем бетсә, сөягем калыр,
Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 585 | Нарушение авторских прав
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |
|