АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

Азат Зыятдинов

Разил ВӘЛИЕВ. Азат Шәймулла углы Зыятдиновны Татарстанда, гомумән, бөтендөнья татар җәмәгатьчелегендә белмәгән яисә ишетмәгән кеше сирәктер. Галим-голәмә аны техник фәннәр докторы, профессор, Түбән Кама «Нефтехимия» гигантының фәнни-технологик үзәге директоры, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, күпләгән фәнни ачышлар авторы буларак белсә, татар кешесенә ул милли хәрәкәт лидерларының берсе, милләт язмышы өчен җан атып йөрүче фидакарь зат, мәгърифәтче буларак билгеле. Республика язмышы, халкыбызның киләчәге хәл ителгән даулы 1990-95 елларда ул Татарстан парламенты депутаты сыйфатында иң актив эшләгән шәхесләребезнең берсе булды. Ә Түбән Кама шәһәрен милли рухлы, милли йөзле һәм иманлы итүдә аның тырышлыгы – бәһаләп бетергесез.

Билгеле, халкыбызның йөзек кашы саналырдай шундый затлы-зыялы шәхеснең кайсы төбәктән, нинди нәселдән чыгуы күпләрне кызыксындыра торгандыр? Кыскасы, кайсы яктан, нинди нәселдән син, Азат әфәнде?

Азат ЗЫЯТДИНОВ. Мин үз гомеремдә бер шигырь язган идем, сүзне шуның белән башлыйсым килә:

Нәселең кем дип сорыйлар миннән,

Нинди милләт, кайсы яклардан?

Һәрчак горурланып җавап бирәм:

Татармын, дим, Казан артыннан.

Без татарлар, нәсел тамырыбыз

Кыпчаклардан килә, болгардан,

Азияне, Европаны гизгән

Төркиләрдән килә, хуннардан.

Бөек Болгар иле, Алтын Урда –

Шанлы дәверләре халкымның.

Хаҗи Тархан, Себер, Кырым иле,

Казан булды данлы ханлыгың.

Казан ханлыгының варислары,

Шуңа да без – Казан татары,

Үз дәүләтен, мал-мөлкәтен җуеп

Рухын саклап калган татары.

Мин дә шул татарның бер баласы,

Казан арты дигән төбәктән.

Халкым өчен рухи бишек булып,

Әдәби тел биргән төбәктән.

Шул яклардан уза Себер юлы,

Казан суы ага тын гына.

Тезелешкән татар авыллары

Ашыт яры, Шушма буена.

Шул якларда Әтнә, Арча, Балтач,

Кенәр, Мәңгәр, Дөбьяз, Кушлавыч.

Шул якларда халкым горурлыгы –

Бөек Тукаебыз – туган ич.

Мәрҗәннәре биргән Мәрҗанины,

Курсаларда туган Курсави.

Һәр авылда шәхесләре калка,

Эзлисе дә түгел әллә ни.

Шәхесләре үскән мәдрәсәдә –

Ташкичүдә, Түнтәр, Кышкарда.

Гади, мәгърифәтле авылларда

Иң караңгы авыр елларда.

Сәйдәш токымнары шул яклардан,

Габәшиләр шуннан, Садрилар.

Иске Казан чишмәләре изге:

Суларында ахры сихер бар.

Мәгърифәтлек бардыр һәм дә инде

Бардыр матурлыкка мәхәббәт.

Шул булмаса туар идемени

Гомәр, Сибгат, Гариф, Мөхәммәт?!

Игенчеләр, һөнәрчеләр ягы,

Иҗат тәмен анда беләләр.

Йортлар балкый иман нуры белән,

Челтәрләрдән чәчкә үрәләр.

Нәкъ шул якта, Шушма буйларында

Нәсел башым, авылым Таузар да.

Унбер бабам шунда гомер сөргән,

Укымышлы булган алар да.

Нәселең кем дип сорыйлар миннән,

Нинди милләт, кайсы яклардан?

Һәрчак горурланып җавап бирәм,

Татармын, дим, Казан артыннан.

 

Әтием ягыннан бабам Зыятдин бик көчле рухлы кеше булган. 19 яшендә ятим калып, 4 туганын башлы-күзле иткән ул. Гомере буе көндәлек алып барган һәм безнең нәсел шәҗәрәсенең төп нигезендә бабай хатирәләре, бабай көндәлекләре ята.

Әнием ягыннан бабам – Муса. Атаклы тегермәнче, атаклы скрипач. Оста музыкаль кеше булган, скрипкаларны үзе ясаган. Әтием ягыннан әбием Хупҗамал бик хисле кеше була. Чәчәкләрне бик ярата, балаларны җитәкләп йөреп, чәчәкләрне өйрәтә. Төп үзенчәлеге шул – кесәсендә курай-кубыз йөртә. Әнием аны, күмер кыскычыннан да көй чыгара, дип сөйли иде.

Әнием ягыннан әбием Бибисара бик дини, чиста-пөхтә кеше булган.

Әтием Шәймулла көчле рухлы кеше иде. Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларын үтеп, соңгысыннан аяксыз кайтса да, рухы һәрвакыт көчле булды. 23 яшендә шахтага киткән. Беренче мәртәбә забойга төшеп менгәч әйткән: «Килгәч эшлим инде. Шәймулла эштән качты, дип әйтмәсеннәр. Әмма моннан соң, срогым чыккач, үз аягым да, малайларымның аягы да атламас», – дигән. Шахтаның ни икәнен аңлаган, шул вакытта ук малайларының язмышын да уйлаган ул.

Соңыннан алтын приискаларына барып баеп, алтын да алып кайта, авылда йорт салдыра, колхоз рәисе булып эшли. Бабайны кулак дип кулга алгач, ул авылдан чыгып кача. Мәскәүгә метро төзелешенә барып, башкалада ике бүлмәле фатир алуы соңрак билгеле була. Бабайның кеше яллап эшләтмәве, үз көче белән генә бай яшәве билгеле булып, аны азат иткәч, әтием авылга кайта. Ул – төпчек малай, һәм нәсел-нәсәптә аның сүзе закон була.

Әтием гармунчы да иде. Шуңа күрә, мин тальян моңында үскән егет. Әтинең 1920 нче елларда алган гармуны безнең гаиләнең тарихи истәлеге, әти төсе булып саклана. Сабантуйларда аны авылга алып кайтам. Авылда бергә үскән күрше егете гармунчы Фәргать белән өйрәнелгән гадәтебез бар: иртәгә Сабан туе дигән төнне гармун белән таң каршылыйбыз. Гармунда уйнап урам әйләнәбез, чишмә буйларын, тауларны үтеп, кояш ике беләк буе күтәрелгәч кенә йокларга ятабыз. Шулай итеп, әти гармуны белән авылны моңга күмәбәз.

Әнием Ләмига бик тырыш, уңган хатын иде. Бик дини кеше булып, гомеренә бер генә мәртәбә дә уразаны калдырмады. 90 яшькә җитеп, балаларны бер гаилә итеп яшәтте.

 

Р.В. Синең язмышың авылдан шәһәргә укырга яисә бәхет эзләргә килгән бөтен малайларныкына да охшаш дип әйтергә буладыр. Шулай да балачакта, малай чакта башкалардан аерылып торган нинди сыйфатларың бар иде икән синең, Азат туган? Казан сине, 14 яшьлек малайны, ничек каршы алды? Казанны син ничек яуладың? Казан синең күңелне яулый алдымы?

А.З. Казан каласына килү бөтен авыл малайлары өчен дә зур сынау иде. Безнең карашлар да, киемнәр дә авылча. Хәзер генә ул бөтенесе дә тигезләште. Ул вакытта алай түгел иде. Юкка гына «Әнә, сала килгән» дип әйтмиләр бит. Ул чакта авыл баласы әллә каян аерылып тора иде. Мин технология техникумында укыганда агымда бердәнбер авыл малае идем.

Ә хыяллар болай башланды. 4 классны бетергәч, яхшы укыган өчен мине Казан күрсәтергә алып килделәр. Ул вакытта Сөембикә манарасына да менгерәләр иде, мин анда да мендем.

Иң истә калганы елга портына төшкәч булды. Палубада торучы капитанны күрдем дә әсәрләндем мин. Аның кием формалары – ак фуражка, китель. Үзе һәйкәл сыман басып тора. Мин бу капитанны 3 ел буена төшләремдә күреп хыялландым. Ләкин миңа капитан булырга язмаган. Мин авылдан документлар җыеп килгәндә, техникумга кабул итү беткән иде һәм мин елга техникумына түгел, технология техникумына кердем.

Миндә яшьтән үк үҗәтлек бар иде. Авылдан киткәндә үз-үземә катгый бурыч куйдым: «Мин укый алмады дигән сүз ишетергә, әти-әниемә, туганнарыма оят китерергә тиеш түгелмен. Мин ничек тә укырга тиеш».

Ул вакытта торырга урын юк. Юдинога да менгәләп йөрдем, фатир эзләргә өйрәндем. Шулай итеп шәһәр тормышына кереп киттем.

«Өчле» билгесенә стипендия юк иде, мине физика, математика коткарды. Безнең өйдә бу фәннәргә игътибар зур иде. Татар авылыннан килеп «дүртле» гә русча сочинение язып кара син – бу бик авыр иде. Сочинение язасы темаларны дүртәр-бишәр бит ятлый идем. Шулай итеп мин һәрвакытта да стипендия алдым.

Җайлап-җайлап, алгы рәткә чыктым. Икенче курсны Казан малайлары арасында бердәнбер буларак «биш»кә генә бетердем. Директор бөтен курсны җыеп мине мактады, үрнәк итеп күрсәтте. Бу миңа канатлар куйды һәм Казанны яулавым да шуннан башланды. Техникумны уңышлы тәмамлап, үземә ике нәтиҗә ясадым. Беренчесе – мин бу өлкәдә эшләмәячәкмен. Чөнки ул артта калган һәм мине рухландырмый. Икенчесе – мин иң көчле ВУЗга керергә тиеш, чөнки аңа минем көчем бар!

 

Р.В. Бөтен яшәү һәм фикер сөрү рәвешең белән син – коеп куйган гуманитарий, иҗат кешесе. Син нишләп язучы яисә шагыйрь, тел белгече яисә тарихчы булмадың, ә төгәл фәннәргә кереп киттең икән?

А.З. Алда әйтеп үттем инде: бабай – скрипач, әби – курайчы, әти гармунчы иде һәм безнең өйдә әдәбият-сәнгатькә, җыр-моңга мәхәббәт көчле булды.

Ә укуга килгәндә, гаиләдә физика-математикага игътибар зур иде. Аннары олы абыебыз Бакый Зыятдиновның роле дә булгандыр. Ул пединститутның физика-математика факультетын бик уңышлы тәмамлады. Озак еллар мәктәп директоры булып эшләгәндә математика укытуы, шахмат буенча район чемпионы дәрәҗәсен алуы миңа зур тәэсир ясагандыр. Шуңа күрә, без һәрберебез техник юнәлешкә киттек. Икенче абыем Днепропетровскида металлургия институтын тәмамлады, мин КАИга кердем, энекәшем КХТИда, ә сеңелкәш медицина институтында диплом алды. Шулай да һәрберебез әдәбиятка гашыйк, һәрберебезнең күңелендә шигърият, җыр яши.

 

Р.В. Син һәр нәрсәгә, һәр эшкә иҗади гамәл дип карыйсыңдыр, шуңа күрә һәр кылган эшеңнең нәтиҗәсе дә иҗат җимеше кебек кабатланмас, үзенчәлекле. Бер караганда син миңа гаҗәеп хыялый кеше дә булып күренәсең. Кайчандыр чынлап торып космонавт булырга хыяллануыңны да беләм… Ул хыялың нигә тормышка ашмады соң?

 

А.З. Бәлки ул минем төп хыялым да булгандыр… Ә бәлки Ходай мине ул эштән саклап та калгандыр. Бүгенге күзлектән караганда, космос белән мавыгуның күп өлеше – кирәкмәгән эш. Әмма миндә гомер буе халкыма күркәм эш эшләп, аның дәрәҗәсен күтәрү теләге, ягъни, матур милләтчелек дәрте булды. Ул еллар – данлы Космос вакыты. Әле бер, әле икенче милләт вәкиле галәмгә оча, ә татардан бер кеше дә юк. Мин дүртенче курста укыганда космонавт Комаров янып үлде. Шул чакта минем чират җиткәндер дип уйлап, төнлә утырып гариза яздым. Ахыргы җөмләдә: «Готов пожертвовать собой»,– дидем. Мин әлеге гаризамны үземнең тәвәккәл адым ясарга әзерлегемне тоеп яздым. Ләкин анда татарның булуы кирәкмәгән дә икән, миңа җавап та бирмәделәр. Бу мине шулкадәр үпкәләтте, кешенең саф хисләренә төкергән кебек тоелды. Мин «готов пожертвовать» дип торам, ә алар җавап та язмыйлар. Шушы хәл минем авиациягә булган мәхәббәтне сүрелдерде бугай.

 

Р.В. Түбән Кама каласын, бигрәк тә аның рухи хасиятен, милли дөньясын синнән башка күз алдына да китереп булмый. Татарның иң атаклы шәхесләрен кунакка дәшеп, Түбән Кама халкына атна саен рухи бәйрәм, күңел бәйрәме ясаганың өчен генә дә сиңа мең рәхмәтләр әйтергә кирәк. Дистә ел буена дәвам иткән «Җидегән чишмә» кичәләрендә халкыбызның иң асыл затлары безнең якташлар белән очрашты. Минемчә, моңа кадәр татар халкы яшәгән бер генә төбәктә дә шундый югары дәрәҗәдәге затлы һәм зыялы кичәләр булмагандыр, Азат агай?

 

А.З. Үз халкына җаны-тәне белән тулаем бирелгән кешеләрдә милләтчелек дигән бер хис бар. Аны кара тап итеп күрсәтергә тырышучылар да күп. Мин үзем милләтче дигән сүздән курыкмыйм. Әти-әнине ярату безнең бурычыбыз булган кебек татарны ярату хисе дә минем өчен бик мөһим. Мин бөтен халыкны да яратам, бигрәк тә аның якты шәхесләрен. Әгәр дә ул үз һөнәренең таланты икән, чукчамы, русмы, татармы – барыбер. Көчле белгеч булса, ул миңа якын кеше.

Ә «Җидегән чишмә» кичәләренә килгәндә, мин үземне төп оештыручы дип санамыйм. Миңа Түбән Камада күп кенә күркәм кешеләр белән очрашырга туры килде. Без төрле кешеләр, әмма әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт безне бер-беребезгә тарткандыр. Менә Мәсгуть абый Сибгатов. Ул бит озак еллар буе «Түбән Кама Нефтехим»ның генераль директор урынбасары булган кеше. Түбән Камада күпме йортлар, тулай тораклар, мәдәният сарайлары, мәктәпләр төзелеп сафка басты. Алар Мамадыш районы Ишки авылында туып үскән Мәсгуть абый тырышлыгы, ярдәме белән барлыкка килделәр. Ул һәрвакыт ярдәмчел булды.

Икенче бер шәхес – катлаулы тормыш юлы үткән язучы, шагыйрь Рахмай Хисмәтуллин. Аның Түбән Камадагы милли, рухи тормыш өчен куйган тырышлыгы иксез-чиксез. Аның туп-турыдан әйткән сүзләренә җитәкчеләр дә үпкәлиләр иде. Түбән Камада ул булмаган бер генә тулай торак та, мәктәп тә, балалар бакчасы да калмагандыр. Аның катнашыннан башка бер кичә дә узмады.

Өченче фидакяр – режиссер Наил Нуретдинов. Ул халык театрын оештырды. Сәләтле яшьләрне табып, аларны сәнгатькә тартуы, төрле концерт-спектакльләр әзерләве, катгый таләпчәнлеге Түбән Камадагы сәнгатьнең сыйфатын күтәрүдә зур роль уйнады.

Шушы кешеләр белән мин дә «Җидегән чишмә»не оештыруда катнаштым. Минем өлеш күренекле кешеләр белән элемтәдә булып, аларны кичәгә чакырып китерү иде. Бу эшне бик яратып башкардым һәм күп кенә атаклы шәхесләр белән элемтәне саклап, тормышымны баета алдым.

 

Р.В. Ә инде Түбән Кама каласының нәкъ үзәгендә мәчет кору өчен җир даулый башлагач, бөтен шәһәр шау-гөр килгән иде. Бу эштә дә син башлап йөрдең, барыбер үз сүзеңне үткәрдең, халык теләген аяк астына салып таптарга ирек бирмәдең.

 

А.З. 1989 елда Түбән Камада Татар Иҗтимагый үзәге рәсми рәвештә теркәлде. Һәм мин аның рәисе булдым. Бүген куанып әйтә алам, без беркайчан да ызгыш-талаш белән шөгыльләнмәдек, һәр җитәкчелек белән уртак тел таба алдык. Ә бит җитәкчеләр ярдәменнән башка бер эш тә эшләп булмый.

 

Р.В. Син, бер караганда, бик мөлаем һәм ачык йөзле, киң күңелле, икенче караганда, шактый кырыс, вакыты-вакыты белән хәтта усал да кеше. Әмма мин беркайчан да Азат Зыятдиновның кемнедер кимсеткәнен, мыскыллаганын, гайбәт сөйләгәнен, шикаятьләр язып вакланганын күрмәдем. Ул һәрвакыт туры сүзле булды. Гади халыктан гына түгел, зур-зур түрәләрдән дә куркып-өркеп, тел яшереп тормады, күңелендә булган асыл сүзен, ачы сүзен кистереп әйтте. Әмма, ни гаҗәп, шуңа да карамастан, җитәкчеләр аны читкә тибәрмәделәр, ә, киресенчә, көннән-көн ныграк ихтирам итә генә бардылар. Моның сере нәрсәдә икән, Азат әфәнде?

А.З. Мин кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәттә. Һәр кешенең уңай сыйфатлары бар, аларны күрергә генә кирәк. Җитәкче дә кеше бит, аңа да җылы сүз кирәк. Әмма ул да гадел сүзне ярата. Мин шәхескә хөрмәт белән карыйм, шуңа күрә җитәкчеләр белән дә уртак тел табамдыр. Аларны шул урында утырганнары өчен түгел, ә матур эшләре өчен хөрмәт итәм.

 

Р.В. Соңгы унбиш-егерме ел эчендә милләт өчен иң күп эш эшләгән берничә дистә кешенең исемен атарга кушсалар, мин, һичшиксез, беренчеләрдән булып синең исемне дә атар идем. Син милләт турында сүз куертып, сафсата сатып йөрмәдең, җиң сызганып, көнне-төнне, алны-ялны белмичә эшләдең дә эшләдең. Соңгы елларда, милли хәрәкәт бераз сүлпәнәя-салмаклана төшкәч, моңа кадәр шаулап-гөрләп йөргән кайберәүләр тынып калды, кайберәүләр бөтенләй онытылды. Ә Азат Зыятдиновның артык шауламыйча, үзен-үзе купайтмыйча, үз сурәтен милләт байрагына чикмичә генә башкарган гамәлләре мәңгегә хәтергә уелып калды. Шул елларда милләт файдасына кылган гамәлләреңнең кайсыларын син үзең өчен аерата кадерлесе, аерата мәгънәлесе дип саныйсың, Азат әфәнде?

А.З. Мин Түбән Кама шәһәренең кыл уртасында торган мәчет яныннан узганда, монда безнең дә өлешебез бар һәм ул безнең шәһәргә хуҗа булуыбызны күрсәтә бит, дип чиксез горурланам.

Бакый Урманчы кебек олы шәхесебезнең исемен йөртүче урамыбыз бар һәм аның исемендәге гимназия уңышлы эшләп килә, дип горурланам.

Муса Җәлил кебек батыр шәхесебез исеме белән гимназия ачылды, без аның иҗатын пропагандалыйбыз, дип горурланам.

Халкыбызның горур ханбикәсе Сөембикә урамын күреп горурланам. Ул безнең матур легендабыз, фаҗигабез һәм өметебез.

Мин үземнең иң бәхетле елларым дип үзгәртеп кору чорын саныйм. Депутат буларак Казанда шушы мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша алдым. Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә хөрмәтем зур. Шул елларда, шул чорда ул халыкны чын киләчәккә, алга алып барды.

Мөхәммәт Галләм улы Сабировны сагынып искә алам. Ул эштән киткәндә, совет заманындагыча арткы ишектән түгел, ә матур итеп, рәхмәт әйтеп озатуда минем дә өлешем булуына шатланам.

Мин Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинга бик рәхмәтле. Сәясәтче буларак ул шул вакытта милли биеклеккә күтәрелә алды.

 

Р.В. Бүгенге көндә син зур фәнни коллективның җитәкчесе. Мәгърифәтчелек һәм депутатлык эшләреңне, башка гамәлләреңне шактый яхшы белсәм дә, галим Азат Зыятдинов – минем өчен әлегә ачылмаган бер дөнья кебек. Син ничек галим булып җитештең? Сезнең фәнни үзәкнең эшчәнлеге ниләрдән гыйбарәт. Шуларны гади кешегә дә аңларлык итеп сөйләп бирсәң иде?

А.З. Мин Ходай Тәгаләгә бик рәхмәтлемен. Әйткәнемчә, капитан да, космонавт та буласым килгән иде. Әмма Ходай Тәгалә мине бу ялгышлардан саклады. Беркайчан да химия өлкәсенә кереп китәрмен дип уйламаган идем. Монда тик фатир өчен генә килгән идем. Әмма язмыш үзенекен итте. Мин химияне ярата башладым. Үземә теләктәшлек иткән бөтен кешегә рәхмәтлемен, бигрәк тә гаиләмә. Ике балаңны, хатыныңны калдырып Мәскәүгә китү җиңел түгел. Химия буенча аспирантурада укыганда Мәскәүне үзләштердем. Башта кандидатлык, аннан докторлык диссертациясен яклагач, каталитик синтез лабораториясен ачтым. 1997 елдан химия-фән учреждениесенең статусын фәнни-тикшеренү үзәге дип үзгәртеп, шуны җитәклим.

Без, иң беренче чиратта, яңа технологияләр уйлап чыгару һәм аларны гамәлгә кертү белән шөгыльләнәбез. Түбән Кама химия комбинаты Европадагы иң зур комбинатларның берсе, Татарстан һәм Рәсәй икътисадында күренекле урыннарны алып тора.

Мин көн дә эштән куанып кайтам, чөнки яраткан эшемне башкарам. Химиядә мин тормыштагы үз бәхетемне таптым. Эшем һәм рухи дөньям мине канатландыра, бәхетле итә.

 

2003 ел

ТӨП БУРЫЧЫБЫЗ – ТАТАР ЗЫЯЛЫЛАРЫ ӘЗЕРЛӘҮ

Казан дәүләт университетының

татар филологиясе һәм тарихы

факультеты деканы Искәндәр Гыйләҗев

Разил ВӘЛИЕВ: Гыйләҗев дигәч, минем күз алдыма беренче чиратта Аяз абый килеп баса. Аяз абый безнең күренекле шәхесебез, һәммә яшь язучыларның остазы. Синең белән әңгәмә башлар алдыннан минем уйларым Аяз абыйга барып тоташты. Чөнки яшьрәк вакытта үзем дә Аяз абый белән аралашкан идем. Мине Аяз абыйның гаиләсе кызыксындыра. Нинди гаилә ул Гыйләҗевләр гаиләсе? Син нинди мохиттә туып үстең?

Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ: Бу сорау минем күңелемә бик якын. Чыннан да, мин үзем дә еш кына гаиләбез турында, аның тоткан урыны турында уйланам. Гыйләҗевләр дигәч, мин дә әтине искә төшерәм. Кызганычка каршы, менә күпме ел инде әти безнең арада юк. Шулай да ул һаман да безнең арада шикелле, без гел аның белән киңәшләшәбез кебек.

Гыйләҗевләр гаиләсе, минемчә, Казанда гына түгел, бөтен татар дөньясында үзенчәлекле гаилә. Беренчедән, аның башлыгы – күренекле язучы. Икенчедән, без дә инде югалып калган кешеләр түгел. Мин үзем дә, энеләрем Мансур да, Рашат та милләткә хезмәт итәргә тырышабыз.

Гаиләбез чыгышы белән Сарман якларыннан, тамырларыбыз шунда барып тоташа. Гыйләҗевләр нәселе – руханилар нәселе, кайчандыр үзебезнең шәҗәрәбез булган. Кызганычка каршы, 1920 нче елларда ул юкка чыккан. Әтинең 70 яшьлек юбилеен билгеләгән вакытта Сарман энтузиасты, һәвәскәр галим Дамир Гарифуллин нәселебезнең шәҗәрәсен бүләк иткән иде. Ул нәселне бик еракларга да тоташтыралар, аның башында Очкуәт дигән кеше тора. Минем кулымда булган бердәнбер язма мәгълүматлар XIX йөз ахырына карый.

Р.В. Сез Казанда яшәп, рус мәктәбендә, рус югары уку йортларында белем алып, рус телендә кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклаган булсагыз да, рәхәтләнеп татарча сөйләшәсез. Күпләр татарча белмәүләрен дәүләткә, мохиткә сылтыйлар. Сез үзегезнең татарча белүегезне нәрсәгә сылтар идегез?

И.Г. Татар телен белү-белмәү ул гаиләгә барып тоташа. Безнең татар телен үзләштерүебез гаиләдән башланды. Әти-әни бу мәсьәләгә бик игътибар итәләр иде. Икенчедән, безнең әбиебез – әнинең әнисе бар иде, ул русча сөйләшә белми иде. Мин кечкенә чактан ук шуңа игътибар итә башладым: транспортта яки урамда барганда мин әби белән татарча сөйләшәм, ә бүтән балалар русча сөйләшәләр. Балалар бакчасында да мин татарча сөйләшәм, бөтен бала русча сөйләшә. Ул вакытта ук бу миңа бик гаҗәп тоела иде. Мин аны бүген дә аңлап бетермим. Туган телгә ихтирам тәрбияләү, минемчә, гаиләдән башланырга тиеш.

Р.В. Күренекле шагыйребез Равил Фәйзуллинның бер шигыре бар. «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга», – ди ул. Гел заманга, хөкүмәткә генә сылтап утыру дөрес түгел. Әлбәттә, хөкүмәт кайгыртырга тиеш. Әмма иң беренче чиратта кеше үзе, гаилә эшләргә тиеш.

Мин Сезнең эшләгән эшләрегезне, кылган гамәлләрегезне гел күзәтеп барам. Бер мәкаләгездә Сез тел турында болай дип әйткән идегез: «Безнең халкыбызда туган телгә битараф кешеләр искиткеч күп. Безнең иң зур бәлаләребезнең берсе шушыдыр».

Каян килә шундый битараф кешеләр? Бездә генә күп микән алар, әллә башка халыкларда да бармы икән?

И.Г. Дөресен әйткәндә, башка милләтләр өчен җавап бирәсем килми. Туган телгә мөнәсәбәт – һәрбер шәхес, һәрбер кеше өчен бик җаваплы мәсьәлә. Туган телне саклау өчен тырышлык кирәк, уйлану кирәк. Битарафлык безнең эчке культураның җитмәвеннән килеп чыгадыр, минемчә. Ул бәлки тарихтагы зур фаҗигаләр белән дә бәйледер. Чөнки Гражданнар сугышы вакытында да, 1920-30 нчы елларда да татар зыялыларының күбесе кырылган. Татар халкы асылда авыл халкы булып калган. Авыл халкының күбесендә туган телгә мөнәсәбәт күрәсең гамәли мөнәсәбәткә әйләнеп калгандыр. Ул авылдан шәһәргә килә дә, бөтен кешенең русча сөйләшкәнен күреп, яңа телне үзләштерергә тырыша. Чөнки ул гамәли кеше, җирдә эшләргә күнеккән, тизрәк шушы инструментны кулга алырга тырыша. Битарафлык, минемчә, телгә инструмент кебек караудан. Бик күп кешеләрдә тел кирәкме, кирәк түгелме дигән караш сизелә. Телгә мондый гамәли караш булырга тиеш түгел. Мин бер мәкаләмдә болай язган идем: «Туган тел кирәкме, кирәк түгелме дигән сорауны кую үзе бер вәхшилек». Тел – ул буыннан-буынга чарланып килгән рухи байлыгыбыз.

Р.В. Сезнең әтиегез атаклы язучы, әниегез күренекле мөгаллимә, энегез Мансур талантлы драматург, энегез Рашат та төшеп калган кешеләрдән түгел. Әтиегез язучы, әниегез мөгаллимә булгач, мин дә Сезне энегез Мансур кебек иҗат юлыннан китәр дип уйлаган идем. Сез бөтенләй башка юл сайлап, тарихчы галим булып киттегез. Сез моны аңлы рәвештә эшләдегезме, әллә үзеннән-үзе шулай килеп чыктымы?

И.Г. Әлбәттә, аңлы рәвештә. Чөнки язучы хезмәте дә, укытучы хезмәте дә гуманитар өлкәдәге хезмәт. Шуңа күрә мин балачактан ук берничек тә төгәл фәннәр өлкәсендә эшли алмаячагымны аңладым.

Әтинең дә йогынтысы зур булды. Ул бик кызыксынучан кеше иде. Һәм һәрвакыт татар язучылары укымыйлар дип гаҗәпләнә иде. Аның китапханәсенең байлыгы хәзер дә безне сокландыра. Анда нинди генә өлкәгә кагылышлы китаплар юк! Күрәсең, шундый кызыксыну миндә дә уянгандыр. Мин кечкенәдән үк тарих белән кызыксындым, мәктәптә укыганда да тарих түгәрәгенә йөри идем. Дөрес, мин мәктәпне бетергәч икеләнебрәк тордым, бәлки телләр өйрәнү өлкәсенә кереп китәргәдер дип. Яшьрәк чакта күбрәк телләр өйрәнәсе калгандыр дип уйлыйм хәзер. Инглиз телендә укый алсам да, рәтләп сөйләшә алмыйм. Бу турыда бик кызганып әйтәм, чөнки инглиз теле хәзер бик кирәкле тел.

Р.В. Сез тарихның бик тә катлаулы өлкәсен – татар легионерларының язмышын, эшчәнлеген өйрәндегез. Без алар турында бик аз белә идек, чөнки моңарчы бу хакта язу да, сөйләү дә мөмкин түгел иде. Сез, беренче булып, шушы өлкәгә кереп киттегез. Бу турыда сез китаплардан укып кына түгел, Германиягә барып, архивларда казынып, анда ике ел яшәп өйрәндегез. Ничек яшәделәр икән алар? Аларга бит бүгенге көндә дә караш төрлечә. Мин Сезнең китапны укыганда бер цитатага тап булдым. Имештер, 1942 елның декабрендә Гитлер үзенең көрәштәше Борманга: «Мин киләчәктә татарларның ханы булырмын»,– дип әйткән ди. Бу сүз дөресме икән? Алманнарның татарларга мөнәсәбәте ничек булган?

И.Г. Әлбәттә, Гитлерның сүзләре символик мәгънәгә генә ия булган, ул бернинди дәрәҗә алырга планлаштырмаган. Шуның белән ул Алманиянең татарларга мөнәсәбәте үзгәрүен генә күрсәткән.

Әлеге темага килүемнең тарихы бик үзенчәлекле булып чыкты. Кайчандыр, мин мәктәптә укыган чакта ук, Советлар Союзында Муса Җәлилгә багышлап «Красная ромашка» дигән фильм төшергәннәр иде. Анда Муса Җәлилне татарга бөтенләй охшамаган артист – Петр Чернов уйнады. Минем хәтердә бигрәк тә Муса Җәлил белән очрашкан, аны немецлар ягына күчәргә үгетләгән кешеләр калды. Шәфи Алмасны Рифкать Бикчәнтәев, Илдар Идрисине Илдар Хәйруллин уйнаган иде. Шул вакытта ук мине бу кешеләр кемнәр булган, ничек алар икенче якка килеп чыкканнар дигән сорау кызыксындырган иде. Студент чакта да, аспирант булгач та бу мәсьәлә белән шөгыльләнү мөмкин түгел иде. Сәяси вәзгыятьләр үзгәргәч, Советлар Союзы таркалгач, миңа беренче тапкыр Алманиягә барырга туры килде. Ул вакытта мин конкрет шушы сюжетны өйрәнермен дип планлаштырмаган идем. Мин ул вакытта чит ил әдәбиятын өйрәнеп татар тарихына кагылышлы материал җыярга дип бардым.

Икенче тапкыр мөмкинлек булгач һәм тема сайларга вакыт җиткәч, нишләп шушы сюжетны алмыйм әле, дип уйладым. Чөнки ул татар тарихында моңарчы бөтенләй өйрәнелмәгән. Рафаэль Мостафин хезмәтләрендә бу темалар өлешчә яктыртыла, ләкин аны тирәнтен, тарихи күзлектән карап өйрәнергә кирәк иде. Ул безнең өчен бик катлаулы мәсьәлә һәм аңа объектив карарга вакыт җиткән иде. Мин аны бик сак өйрәнергә һәм нәтиҗәләремне бик объектив бирергә тырыштым. Алар язмыш корбаннары, күбесе адашып килеп кергән легионга. Сез күз алдыгызга китереп карагыз, кичәге крестьян баласы, русча да рәтләп белми. 1941 нче елның җәендә үк сугышка алалар һәм бер атнадан соң ук әсирлеккә эләгә. Әсирләр лагерена ыспай гына киенгән татар абзые килә дә үгетли башлый: «Әйдә, без татар милләте өчен көрәшәбез, татар язмышын кайгыртабыз», – ди. Татарча сөйли, татарча листовкалар өләшә башлый. Бу кеше нәрсә эшли ала һәм без аны йөз процент хыянәтче дип саный алабызмы? Минемчә, юк. Җитмәсә, алар бит турыдан-туры Советлар Союзына каршы хәрби көрәштә катнашмаганнар да. Монда Муса Җәлил төркеменең эшчәнлеген дә, немецларның үз хаталарын да исәпкә алырга кирәк. Мөселман халыкларын үз ягына тарту башыннан ук авантюра булган. Ә ул авантюра артында – меңләгән кешеләр һәм аларның язмышы. Без бу кешеләргә турыдан-туры аклап карамасак та, аңлап карарга тиеш. Алар нацизм идеологиясеннән ерак торырга тырышканнар, зур хәрби хыянәтләр кылмаганнар, татар милли азатлыгы өчен көрәш алып барабыз дип ышанганнар.

Р.В. Аларның эшчәнлегенә Советлар Берлеге вакытында ук бәя бирелде бит. Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән икән, димәк, аларга инде кара буяу ягып та булмыйдыр.

И.Г. Муса Җәлил баштан ук немецлар оештырган оешманы җимерергә дип барган. Шуңа күрә аны немецларга ярдәм юнәлешендә эшчәнлек алып барган дип әйтергә дә ярамыйдыр. Ул бит инде тәҗрибәле сәясәтче булган.

Р.В. Мин легионерлар язмышы белән 15 ел элек Америкада таныша башлаган идем. Нью-Йорк шәһәрендә Габдулла Вафалы дигән легионерлар вәкиле белән танышмакчы идем. Аларның өйләрендә булдым. Архивын актарып утырганда бик кызык фотоларга, шигырьләргә, язмаларга тап булдым. Мин аларның күчермәсен дә алырга теләгән идем, ләкин ул рөхсәт бирмәде. Хәзер инде Габдулла абзый вафат. Соңрак мин бер Америка кешесеннән фото алуга ирештем. Ул да булса М.Җәлилнең легионер вакыттагы фотосы. Мин аны бераз гына зурайттым. Шуңа азрак комментарий биреп китмәссезме, кемнәр монда?

И.Г. Бу фото татар легионерлары өчен оештырылган ял йортларының берсендә төшерелгән, алар берничә була. Анда яраланган легионерлар һәм сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнүче татарлар килә алган. Сугыш вакытында легионер татарларның эшчәнлеге ике юнәлештә оештырыла. Бер төркем татарлар сәяси эш белән шөгыльләнгән, аның башында Шәфи Алмас торган. Алар барысы да Көньяк министрлыгы карамагында булган. Һәм, әлбәттә, Польшада урнашкан легион белән шушы оешманың элемтәләре зур булган, ләкин алар барыбер аерым оешмалар. Чөнки легион хәрби җитәкчелек астында, ә болар сәяси карамакта.

Бу фотода сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнүче шәхесләр. Шулар арасында сугышка кадәр үк профессор дәрәҗәсенә ия булган Тамурбәк Дәүләтшин бар. Ул юрист кеше, сугыштан соң Германиядә яшәгән һәм эшләгән, «Совет Татарстаны» дигән китап авторы. Ул китапны без дә комментарийлар белән бастырып чыгардык.

Аның янәшәсендә Габделгани Госман дигән мулла утыра. Ул рухани кеше, хәрби әсирләрне дини яктан тәрбияләгән.

Янәшәсендә утыручы кеше – Гариф Солтан. Ул вакытта Гариф Солтан бик яшь булган. Кайчандыр Уфа педагогика институтында укыган, немец телен өйрәнгән. Сугыш вакытында сәяси оешмада эшләп, зур эш башкарган һәм сугыштан соң Алманиядә калып, «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясен җитәкләгән кеше.

Аның янәшәсендә Сабит Кунафин дигән кеше утыра. Ул шушы лагерьларның җитәкчесе, сугыштан соң Америкада яшәгән.

Һәм алар янында басып торучы барыбызга да таныш, ул – Муса Җәлил.

Р.В. Искәндәр туган, Сез бит галим генә түгел, җитәкче кеше дә. Сез Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарих факультеты деканы да. Ул безнең халык өчен иң кадерле урын, чөнки иң зыялы затларыбыз шунда укып чыккан. Бүген шушы атаклы татар факультетының хәле ничек?

И.Г. Безнең университетыбыз үзенең 200 еллыгын бәйрәм итте. Моңа өстәмә рәвештә безнең факультет ике зур юбилеен үткәрде. Берсе – университетта татар бүлеге ачылуның 60 еллыгы, икенчесе – безнең факультет оешуга 15 ел. Безнең факультет – Казан дәүләт университетында үзенә күрә бер милли утрау. Мин аны бик эшчән, бик тәрбияле бер организм дип әйтер идем. Безнең студентлар башкалардан шунысы белән аерылып торалар. Әлбәттә, тәрбия бер нәрсә. Студентларның төп эше – уку дип әйтәбез бит инде. Уку алар өчен беренче урында тора. Без укытучылар гына әзерләмибез, минемчә, безнең төп бурычыбыз – татар зыялыларын әзерләү.

Р.В. Зыялы кеше инде ул, гадәттә, берничә тел белә. Сез үзегез дә, ким дигәндә, өч тел – татар, рус, алман телләрен – беләсез. Бу мәсьәлә факультетта ничек хәл ителә?

И.Г. Без һәрвакыт студентларыбызга: «Тел – байлык»,– дип әйтәбез. Алар моны үзләре дә беләләр. Зур җыелышларда мин гел әйтә киләм: «Безнең факультет студентларының барысы да ике дәүләт телен дә беләләр», – дим. Шуңа өстәп, алар әле тирәнтен рәвештә чит телләрне дә өйрәнәләр. Бездә «татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле» дигән махсус белгечлек тә бар. Өченче ел инде «татар теле, әдәбияты һәм алман теле» дигән белгечлек эшләп килә. Без бигрәк тә көнчыгыш телләренә игътибар бирергә тырышабыз. Студентларның күбесе гарәп һәм фарсы телләреннән белем ала.

 

2004 ел

МӨНӘҖӘТЛӘР – СӘНГАТЕБЕЗНЕҢ

АЕРЫЛГЫСЫЗ ӨЛЕШЕ

Галим Җәмил Зәйнуллин

Разил ВӘЛИЕВ: Җәмил әфәнде, безнең җәмәгатьчелек сезне гарәп теле белгече, озак еллар гарәп дөньясында кайнаган кеше буларак белә. Сез Казан дәүләт университетында мөгаллимлек итәсез. Шәрыкне өйрәнү институтының директоры булуыгыз да мәгълүм. Мин сезнең эшчәнлегегезне дистә еллар буе күзәтеп барам – сез кичәләрдә, радио-телевидениедә шулкадәр тирән моң белән мөнәҗәтләр башкарасыз, татарның борынгы әсәрләрен көйләп укыйсыз. Бу сәләтегезне күргәч, мин шаккатып, гаҗәпләнеп калган идем. Чөнки безнең милләттә мөнәҗәтләрне аңлап, мәгънәсен, моңын тоеп укучылар сирәк. Үзегез дә беләсез, соңгы гасырда татарның рухы шактый сүлпәнәйде. Татар рухын күтәрү ягыннан сез күп эшләр эшләдегез. Без барыбыз да тоталитар режим, атеизм чорында тәрбияләндек. Шушы режимда яшәп тә, шунда тәрбия алып та, безнең Шәрык тамырларыбызга, татарның рухи дөньясына тирән үтеп керә алуыгыз мине шаккаттыра. Әйткәнемчә, сез шундый чорда яшәп, ничек бу юлдан китә алдыгыз?

Җәмил ЗӘЙНУЛЛИН: Моның нигезе, күрәсең, гаиләдә салынгандыр инде. Элек бу турыда әйтергә ярамый иде. Безнең нәселнең җиде буын бабалары шушы гамәл белән шөгыльләнгәннәр, халыкка хезмәт иткәннәр.

Шәхсән минем мөнәҗәтләр белән ныклап мавыгып китүем Нәкый ага Исәнбәт һәм Сара Садыйкова белән очрашудан башланды. 1968 елда Ташкентта Көнчыгыш телләре факультетында укыган чагымда миңа, Нәкый ага Исәнбәт җәмәгате белән Ташкентка килгән, дигән хәбәр иреште. Аны Үзбәкстан Язучылар берлеге чакырган булган. Мин алар тукталган «Сәяхәт» кунакханәсенә бардым. Нәкый ага астма белән авырый башлаган иде, ахрысы. Шул вакытта мин аңа: «Әйдәгез, мин сезне бик кызыклы шәхес белән таныштырыйм әле», – дидем. Ул Габдулла Акчуринның кызы Маһирә әби иде. Алар үз йортлары белән торалар. Нәкый ага йөзем куагы астында хәл алып утыргач, үзен шактый гына яхшы хис итә башлады. Иркенләп танышып киткәннән соң, бераз гына музыкаль пауза ясап алган кебек булдык – Маһирә әбинең оныклары үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Мин дә кызык өчен генә, йөземне өзәргә менеп бер мөнәҗәт көйләдем. Нәкый ага: «Бәракалла, синең яшьтәге кешегә бу каян килде. Моны онытмаска кирәк. Камал театрында моны көйли белүче кешеләр бетеп бара. Алда гомерең озын, син аны югалтмыйча язып барырга тиеш», – диде. Ә ул вакытта радиога яздыру турында хыялланырга да мөмкин түгел. Аның чоры да ул түгел иде. Беренчесе шул булса, икенче Сара апа Садыйкова белән очрашу булды. Мостафа Ногманның җәмәгате Фәридә апа өйләренә бер төркем сәнгать әһелләрен чакырган. Монда Рөстәм Яхин, Бакый Урманче, Эмиль Җәләлетдинов, Мөхәммәт Мәһдиев һәм Сара апа Садыйкова бар иде. Ул вакытта мондый мәҗлескә имамнар чакырып Коръән укыту бераз гаҗәбрәк тоела иде. Һәрхәлдә мин үзем белгән бер-ике кыска гына аятьне һәм шуңа багышлап мөнәҗәт тә көйләдем. Сара апа әйтә: «Үзе япь-яшь, нинди мөнәҗәт ул?», – ди. Шуннан Рөстәм абый: «Кил әле, мин бераз гына уйнап карыйм», – дип пианинода уйнады да: «Юк, моны пианинода уйнап булмый икән», – диде.

 

Р.В. Җәмил әфәнде, безнең халыкта гомер-гомергә шундый фикер яшәп килә – Ислам дине һәрвакытта музыканы, рәсем ясауны тыйган диләр. Шуны тукый торгач, кайберләребез моңа ышана да башлады бугай. Мин үзем, белгеч үк булмасам да, Коръән белән таныш кеше. Мин аның русчасын да укып чыктым. Менә хәзер татарчалары дөнья күрде, аларын да укыдым. Ләкин күпме генә эзләп тә мин Коръәннең бер аятендә дә музыкага, рәсем сәнгатенә каршы бер генә сүз дә таба алмадым. Әллә мин ныгытып эзләмәдем микән? Андый аятьләр Коръәндә бармы, Җәмил әфәнде?

Җ.З. Бик борынгы заманнарда, әле Ислам диненең барлыкка килгән вакытларында ук, бу сорауны Мөхәммәт пәйгамбәргә дә бирәләр. Аның кардәше, кияве Гали хәзрәттән дә бу турыда сорыйлар. Ислам дине барлыкка килгән Гарәбстан ярымутравында иң күренекле хастаханәләрдә иң ышанычсыз дип саналган авыруларның газапларын җиңеләйтү өчен күренекле бәет укучыларны, музыкантларны чакырганнар икән, димәк сәнгать тыелмаган.

Мисал өчен тагын бер нәрсәне әйтәсем килә. Уфа шәһәрендә 1909 елда Һ.Килдебәки «Музыка вә Ислам» дигән кечкенә генә китапчык бастырып чыгара. Ул болай ди: «Рәсүлебез хәдисләрендә музыканы тыйган бер генә хәдис тә юк», – ди. Аның адәм баласы өчен бик әһәмиятле булуына берничә хәдискә таянып аңлатма да бирә.

 

Р.В. 1979 елда мин беренче мәртәбә чит илгә чыгып, Югославиянең Сараево шәһәрендә булган идем. Анда да, соңрак Төркиягә баргач та, мин бернәрсәгә гаҗәпкә калдым. Мәчет манарасыннан азан әйтәләр, азанның сүзләре дә таныш, нәкъ бездәгечә. Көе дә бездәгегә охшаган. Ләкин моңы, мәкаме бөтенләй башка. Мин шуңа бик аптыраган идем. Нишләп аны төрлечә әйтәләр икән, дип. Шул вакытта ислам диненең моңга, музыкага бәйләнеше турында уйлана башладым. Һәм бүгенгә кадәр шул турыда уйлап йөрим.

Җ.З. Моның өчен Пенза мишәрләренең диалектында булган кыска гына бер әйтемне белергә кирәк иде: «Авылы башканың кавеме башка», – диләр алар. Безнең татар авылы мулласының азаны ни өчен Төркиядә нәкъ безнеңчә яңгырарга тиеш?

 

Р.В. Мин моны ни өчен әйтәм? Итальян операларын бит нәкъ итальянча итеп, итальян моңы белән җырларга кушалар.

Җ.З. Элегрәк вакытта бездә дә шундый булгандыр ул. Азан әйтүче махсус мөәзиннәр булган. Ләкин аннан соң нинди өзеклелек булды – ничә буын кырылды, сөрелде, читкә качып китте. Шуның өчен әйтәсем килә, бездә Ислам нәкъ гарәпчә булырга тиеш түгелдер ул. Аның андый кануны да юк. Без бит төрки халык. Ә гарәп теле семит телләренә керә. Чагыштыру өчен мондый мисал. Иранда мөәзин азан әйткәндә шактый гына авазлар борын аркылы әйтелә. Ә гарәп телендә борын авазы юк. Ниндидер аятьләр укыганда мөәзиннең теге яки бу мантыйкка каравы, нинди мохиттә үсүе дә үзенчәлек кертә.

 

Р.В. Җәмил әфәнде, соңгы гасырда татар мәдәнияте, татар сәнгате, бигрәк тә татар музыкасы үзенең мең еллар буе ныгып килгән нигезеннән аерылып, яңа нигез таба алмыйча, һавада асылынып калган шикелле булды. Без шәрык традицияләреннән, шәрык тамырыннан аерылдык, әмма көнбатышка барып җитә алмадык. Билгеле, барып җитүчеләр дә булды. Казанда укып киткән София Гобәйдуллина бүгенге көндә Германиядә яши, бөтен дөньяга танылган композитор. Ләкин аны татар халкы белми, үз итми, димәк ул аның күңеленә якын түгел. Ул Европага барып җитте, әмма бездән китте. Әгәр дә без Шәрыктән китеп, Көнбатышка барып җитмичә һавада асылынып торсак, киләчәктә музыкабызның язмышы ничек булыр икән? Без бөтенләй үзебезнең милли үзенчәлегебезне югалтмабыз микән?

Җ.З. Сүзегезнең соңы бик әрнүле булса да, бу чыннан да шулай. София ханымның иҗаты турында горурланып, авыз тутырып, «безнең милләт кызы» дип әйтә алмыйбыз шул. Хәзерге композиторларыбыз иҗатын алып карасак та, күбрәк Европа йогынтысын күрәбез. Ләкин монда аларны гаепләп тә булмыйдыр, чөнки алар шул тәрбиядә үстеләр. Хәзерге җырчыларның концертларына барам, бер генә җырны да отып кала алмыйм. Төз аяк, озын буй, сары чәч – бары шул гына. Тукай әйткәнчә, «үзен карыйм, күзен карыйм, калкып чыккан түшен карыйм». Шәрык музыкасыннан аерылуыбызның төп сәбәбе – без бөтен яклап Шәрыктән өзелгән идек. Әле соңгы 9-10 елда гына безгә Төркия капкалары ачылды. Кызганыч ки, Урта Азия белән мөнәсәбәтләр катлаулана башлады. Анда барып килүгә караганда Төркиягә бару җиңелрәк хәзер. Ә Гарәбстаннан сәнгать осталары бөтенләй дә килми. Мәскәүгә, Питерга киләләр, ләкин ни өчендер безгә аларны кертмиләр.

Бер күренекле композиторыбыз әйтә: «Әгәр дә миңа мөнәҗәтләрнең кассетасын бирсәгез, менә дигән аранжировка ясар идем», – ди. Мин бер генә көн дә музыка дәресен алмаган әби-бабайдан, әти-әнидән яки Урта Азиядә, Төркиядә яшәүче татарлардан ничек кабул иттем, шулай башкарам.

Безнең Рөстәм Яхин, Фасил Әхмәтов кебек күренекле, моңлы композиторларыбыз бар иде. Әгәр дә хәзерге Европага йөз тотып, көнбатыштагыча гына иҗат итсәк, әлбәттә, милли йөзебезне югалтачакбыз.

 

Р.В. Безнең халыкта Коръәнне яттан белүче коръәнхафизлар, Коръән көйләүче кариләр шактый күп булган. Бүгенге көндә дә күреп торабыз – Хафизов, Кариев фамилияле кешеләр шактый күп. Алар бер дә юктан гына барлыкка килмәгәннәрдер. Бу сәнгать инде шактый гына сүрелгән булса да, соңгы араларда яңадан күтәрелә башлады. Беренче чиратта, бу эш белән дин оешмалары шөгыльләнә. Коръән уку буенча балалар, яшьләр арасында конкурслар үткәрелә башлады. Бу эш – изге эш, кирәкле эш. Киләчәктә моны профессиональ дәрәҗәгә күтәрү өчен дин оешмалары, дин әһелләренең генә куәте җитмәс, Сезнең кебек гарәп теле белгечләренең, музыка белгечләренең дә көчләрен кертү кирәктер. И.Шакировның «Уян, татар!» дигән җыры бит нәкъ мөнәҗәт рухында. Ул моны махсус эшли дип уйлыйм мин. Соңгы елларда З.Сәхәбиева, Г.Сафиуллина мөнәҗәтләр көйли, сезнең турында инде әйтәсе дә юк. Сез бу жанрны яңарткан һәм бу өлкәдә иң актив эшләүче кешеләрнең берсе.

Җ.З. Мин үземне алай зурдан кубып мөнәҗәтне пропагандалаучылардан, өйрәнүчеләрдән дип әйтмәс идем. Мин булдыра алганча тырышам. Бу өлкәдә безнең күренекле галимнәребез бар, иң башлап йөрүчеләрдән мин Мәхмүт ага Нигъмәтҗановны әйтер идем. Без аның белән бервакыт ничектер университет коридорында очраштык. Ул миңа әйтә: «Кил әле монда, егет. Мөнәҗәтләрне беркемнең дә авызы ачылмаган вакытта иң башлап мин алып кайттым. Син дә молодец, экранга алып чыга алдың», – ди. Мин бу сүзләрне үзебезнең квартет егетләренең берсенә әйттем. «Димәк, бу Мәхмүт аганың сиңа булган мактау сүзләре. Син аларны мактау дип кабул ит», – диде ул.

Мөнәҗәт сүзе ул «гөнаһтан аклану, пакьлану, аерым шәхеснең Аллаһы белән аралашуы» дип аңлатыла.

 

Р.В. Моннан берничә ел элек Санкт-Петербург каласында Ислам мәдәнияте көннәре үткән һәм шуның кысаларында, Татар рухани музыкасы дигән концерт булган. Анда өч сәгать буена мөнәҗәтләр, татар халык җырлары яңгыраган. Сез инде анда төп рольләрнең берсен уйнагансыз. Анда татарлар гына түгел, яһүдләр дә, руслар да, башка милләт халыклары да катнашкан. Ишетүемчә, Сезне әсәрләнеп, шаккатып тыңлаганнар. Димәк, мөнәҗәтләр кирәк булып чыга бит.

Җ.З. Әйе, Петербургтагы Ислам мәдәнияте көннәренә безне татар җәмәгатьчелеге чакырган иде. Ул элек Рус император театры дип аталган җирдә узды. Аның мәзәге шул булды, тәнәфес вакытында сәхнә артына чыккач, шул театрның директорыннан: «Ничек соң?» – дип сорагач: «Гаҗәп, экзотика. Бу сәхнәгә европалы булмаган кешеләрнең аяк басканы юк иде әле», – диде.

Без «Фаҗигаи Казан» белән башладык. Мин әйттем: «Бу авыр текст. Ләкин татар халкының тарихы җиңел булмаган. Аның һәрбер сәхифәсендә аяныч, егълау-сыктау ята. Шуңа күрә ничә йөз ел элек язылган бу әсәрдә сәяси усаллык эзләргә кирәкми», – дидем.

 

Р.В. Кайберәүләр: «Мөнәҗәтләр, бәдавамнар искергән нәрсә, аларны әбиләр генә тыңлый», – диләр. Мин моның белән килешмәс идем. Һәм сез китергән мисаллар моны раслый. Безнең бит әле тарихи җырларыбыз бар. Алар бүгенге көндә шулкадәр актуаль, бүгенге проблемаларны аңлап язылган шикелле. Сез «Фаҗигаи Казан» турында әйттегез бит әле, анда мондый юллар бар:

«Моннан 400 еллар әүвәл


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 1320 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.035 сек.)