АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология
|
Язучы Марсель Галиев
Разил ВӘЛИЕВ: Очрашканда гадәттә сүзне хәл-әхвәл сорашудан башлыйлар. Марсель туган, хәлләрең ничек? Ни кырып-җимереп ятасың? Ниләр язасың? Нинди әсәрләрең дөнья күрә? Нинди китапларың чыкты? Гомумән, бүгенге көндә сине нинди уйлар борчый?
Марсель ГАЛИЕВ: Рәхмәт, хәл белешкән өчен. Хәзер хәл белешүчеләр күп түгел. Минем хәлләр илдәге кебек. Берәүләр ярлылана, берәүләр байый бит инде. Мин, әлбәттә, баючылар төркеменә кертәм үземне. Чөнки мин бик күп укыйм. Тарихны, соңгы вакытта чыккан дөнья әдәбияты әсәрләрен укып барам. Шуңа күрә байыйм дип саныйм.
Ә болай китапларга килгәндә, әле яңа табадан төште «Гомер бизмәне» дигән шигырьләр китабым. «Рухият» нәшриятында чыкты. Ул үзебезгә күрә бераз яңалык инде.
Р.В. Соңгы арада син шигырьдән бераз читләшкән идең бит?
М.Г. Әйе, шагыйрьләрне дә әрләп йөрдем, бераз көлеп алардан. Ләкин тагын шигырь яза башладым да әрләүдән туктадым.
Р.В. Марсель туган, без икебез дә Татарстан Язучылар берлегендә торабыз. Корылтайларга килгәч, шаккатабыз. Безнең өч йөздән артык язучыбыз бар икән! Чыннан да, язучыларыбыз көннән-көн арта, китап чыгару арта. Әмма шунысы кызганыч, безнең чыккан әсәрләребезне укучылар көннән-көн кими бара. Мин монда синең турында әйтмим, гомумән язучылар турында әйтәм. Безнең журналларыбызның да, китапларыбызның да тиражы көннән-көн кими. Моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсың? Киләчәктә дә хәлләр шулай барса, без кая барып чыгарбыз?
М.Г. Язучылар арта дию белән бик килешеп тә бетмәскә мөмкин. Чөнки саны гына арта. Язучылар берлеге әгъзалары арта. Бездә бит ике төрле категория хәзер – билет йөртүче әгъзалар бар һәм чын мәгънәсендә язучылар бар. Шушы өч йөзнең ун проценты гына язучылар дип уйлыйм мин. Әдәбиятка яңалык китерә алган, әдәби әсәр бирүче кешеләр күп түгел.
Ни өчен укучылар кими дигән сорау ул бик катлаулы сорау. Моның бер сәбәбен мин язучыларда күрәм. Бүгенге информациягә бай заманда укучыны канәгатьләндерерлек әсәрләр яза алмыйбыздыр, бәлки. Тагын башка сәбәпләр дә бардыр, әлбәттә. Без инде укучыда рух та кузгата алмыйбыз шикелле. Чөнки оешмабыз язучылар коллективын җыеп, ниндидер уртак максатлар куеп, язучыларның да рухын күтәреп моны укучыларга җиткерә алмый шикелле тоела миңа.
Шаулап юбилейлар уза, ләкин ул гына бит эш түгел. Җыелышларда очрашабыз дип әйттек инде. Дөресен генә әйткәндә, җыелыш елга бер генә була. Шуңа күрә без коллективны белеп тә бетермибез. Айга бер мәртәбә җыелып, уртак максатлар куеп, үзебезнең проблемаларны чишкәндә генә коллектив була. Ә болай коллектив юк дип саныйм мин. Бар да ул, юк та. Чөнки язучылар оешмасының мондый ук хәле булганы юк иде әле тарихта. Мондый эшлексез хәле. Зур кичәләргә чыгып вәгазь укып йөрү генә эшкә саналмый.
Р.В. Марсель, очрашканда безнең сүзебез һәрвакыт әдәбият-сәнгать турында була. Чөнки бу безнең төп эшебез, төп максатыбыз. Без бүгенге көндә икътисадыбызны алга җибәрик, дәүләтчелегебезне торгызыйк, дибез. Алар һәммәсе дә кирәк. Ләкин, әйткәнемчә, әдәбият, сәнгать булмаса, милләт беркайчан да милләт була алмый.
Әгәр дә әдәбиятның төп максаты милләтне алга чыгару, дөньяга таныту, баету икән, безнең бүгенге әдәбиятыбыз үзенең миссиясен тулы дәрәҗәдә үтиме?
М.Г. Күпмедер дәрәҗәдә бара инде ул процесс. Китапларыбыз чыга, тарала бит инде. Ә болай чын мәгънәсендә бу миссия үтәләдер дип әйтә алмыйм. Бу әлеге дә баягы безнең оешманың эшлексезлегеннән килә бугай. Без бөтен информация чараларыннан файдаланып, үзебезнең зур көч икәнлегебезне күрсәтә алмыйбыз. Аерым кешеләр йөри, үз-үзләрен пропагандалый. Ләкин алай гына булмый бит әле ул.
Оешмада 300 кеше бар дип әйттек бит. Аларның әсәрләре төрле типографияләрдә басылган, үзешчән. Үзешчән әдәбият, үзешчән сәнгать бөтен нәрсәне басып алырга мөмкин. Хәтта дәреслекләрне дә. Чөнки дәреслек төзүчеләр бик ярлы галимнәр, аларны сатып алуы җиңел. Болай да татар мәктәпләренә шулкадәр йомшак укучылар килә. Алар физика-математиканы яхшы беләләр, ә менә тарихны белү, фикерли белү ягыннан бик сыеклар. Миңа моны югары уку йортларында укучылар әйткәннәре бар. Чөнки дәреслекләр бик сыек төзелә. Бигрәк тә әдәби ягы. Галимнәр һаман үзләре бәләкәй чакта укып үскән әсәрләрне кертергә тырышалар. Аларның күбесе коточкыч дәрәҗәдә искергән. Бүген башка заман, башка әсәрләр кирәк. Шушы комплекстан караганда, әлбәттә, безнең эшчәнлегебез җитеп бетми.
Р.В. Без мәктәптә укыганда әдәбият әһелләренең дәрәҗәсе искиткеч зур иде. Мин Түбән Камадагы 1 нче мәктәпкә Нәби Дәүлиләрнең, Салих Батталларның, Зәки Нуриларның, Барлас Камаловларның һәм башка язучыларның килгәнен хәтерлим. Бу безнең мәктәп өчен генә түгел, бөтен район, шәһәр өчен искиткеч зур вакыйга булды.
Бүгенге көндә язучылар мәктәпләргә барсалар, китапханәләргә, авылларга барсалар, шулкадәр зур вакыйга була микән?
Аннан соң элеккеге заманнарда язучылар белән исәпләшәләр иде. Ул вакытта обком, КПСС өлкә комитетының беренче секретарьлары Хәсән Туфаннар, Сибгат Хәкимнәр белән тигез дәрәҗәдә торып диярлек сөйләшәләр иде. Ул вакытта әдәбиятны уку зур дәрәҗә санала иде.
Билгеле, безнең президентыбыз әдәбиятны укый. Без аның язучыларыбызның юбилейларында чыгыш ясауларын күрәбез. Аңлап, асылына төшеп сөйли әдәби иҗат турында. Ә башка җитәкчеләребез укый микән? Ни өчен әйтәм, чөнки безнең халык һәрвакыт җитәкчеләргә карап яшәргә өйрәнгән. Җитәкче нәрсә эшли, шуны кабатларга тырыша. Мөхәммәт Галләмович Сабиров бер көнне грузин фуражкасына охшаган фуражка киеп килгән иде премьер-министр вакытында. Икенче көнне үк бөтен хакимият башлыклары шундый ук фуражка киеп йөри башладылар. Без инде өйрәнгән җитәкчеләргә карап яшәргә. Әгәр дә җитәкчеләр укый башлап үрнәк күрсәтсә, башкалары да укый башлар иде шикелле.
М.Г. Ул чор үзенчә кызыклы булгандыр. Тоталитар чор дибез бит инде, партия вакыты. Ул чакта сүз иреге бик юк иде.
Хәзер демократия, капиталистик мөнәсәбәтләр кергәч, язучыга мөнәсәбәт үзгәрде, сүзнең көче бетеп бара. Әйтик элек «Чаян» журналында бер фельетон чыкса, ул җитәкчене партия җыелышларына куялар, ул аннан дер калтырап тора иде. Хәзер андый нәрсә юк. Кешене тәнкыйтьлиләр, ә аның исе дә китми.
Халык арасына чыкканда, мәктәпләргә барганда язучыларга хөрмәт бар әле дип уйлыйм мин. Бу яктан безнең халыкны башка халыклар белән чагыштырып булмый. Тагын әлеге дә баягы шул оешмага кайтып кала инде. Элек оешманың пропаганда бюросы бар иде. Язучылар белән халык арасын тыгыз бәйләнештә тота иде. Ул әйбер бетеп бара. Аны яңадан кузгатырга уйлыйлар бугай.
Ә җитәкчеләргә килсәк, «минем гомумән китап укыганым юк» дип мактанучы җитәкчеләр турында да сөйлиләр инде безгә. Кайбер җитәкчеләрнең укымаганнары күренеп тора, чынлап та. Әдәбият-сәнгать белән кызыксынып торучылары да күп, сүз дә юк.
Тыгызрак бәйләнешне үзебезгә эшләргә кирәктер. Әйтик, президент янына ике-өч айга нигә берничә язучыга кермәскә? Нигә һаман бер кешеләр генә керергә тиеш монда? Боларның язучылары шул гына икән дип, бер-ике кешене генә уйларга мөмкин бит. Менә шушы әйберне җанландырырга кирәк.
Р.В. Әдәбиятның дәрәҗәсен күтәрү өчен тәнкыйтьнең дә дәрәҗәсе югары булырга тиеш. Элек һәр чыккан әсәргә диярлек олпат тәнкыйтьчеләребез саллы бәяләрен бирәләр иде. Шуңа карап укучыларыбыз да безнең әсәрләребезгә игътибар итәләр иде. Ул заманда тәнкыйть санитар шикелле иде. Бүген тәнкыйть ни хәлдә?
М.Г. Син хәтерлисеңдер, бервакыт тәнкыйть турында сорагач, Сибгат Хәким: «Миңа тәнкыйть кирәкми», – дигән иде. Мин ул вакытта аптырап калган идем. Хәзер шул фикергә үзем дә килеп ятам. Сибгат ага дөрес әйткән икән дип уйлыйм.
Хәзер тәнкыйтьчеләр дә бетеп китте бит. Һәм ул табигыйдыр кебек тоела. Хәтерлисеңдер, тулай торакта торганда, төнлә торып ут яндырсаң, тараканнар шыбыр-шыбыр төрле ярыкларга кереп югалалар иде. Партия бетүгә тәнкыйть бетте бит. Димәк алар укучы өчен дә, язучы өчен дә язмаганнар, обком өчен генә язганнар, партиягә ярарга тырышканнар.
Хәтерлисеңдер инде Аяз Гыйләҗев, Салих Батталларны партия исеменнән каһәрләп, әйберләрен басмыйча йөрделәр. Бу вакытта тәнкыйть яклап чыктымы аларны? Юк бит. Обком кемне ярата, алар да шуны яратты.
Бу тәнкыйтьнең бетүен нигә табигый дип уйлыйм? Язучының әсәре турында укучы укырлык итеп бары язучы гына яза аладыр. Нигә без аларны көтеп ятарга тиеш? Алар бит айдан төшкән кешеләр түгел. Бездән белемлерәк дип әйтә алмыйм мин аларны. Шуңа күрә үзебезгә язарга кирәк. Тәнкыйть жанры ниндидер ясалма жанр ул. Әйтик, әдәбият белгечләре бар. Алар бөтенләй башка, алар фән кешеләре, алар булырга тиеш. Ә тәнкыйтьчеләр – ни язучы түгел, ни галим түгел. Ул партия вакытында туган жанр, аның бетүе табигыйдыр дип уйлыйм.
Р.В. Әдәбиятның, мәдәниятнең ни дәрәҗәдә булуы милләтнең ни дәрәҗәдә булуы турында да сөйли. Әмма милләтне әдәбият, сәнгать кенә яшәтә алмый. Минемчә, милләт чын мәгънәсендә милләт булып яшәсен өчен, тагын берничә шарты бар. Ул иң беренче чиратта, милли рухлы, милләт турында кайгырта торган гаилә. Бу – милләтнең төп нигезе. Инде югарырак китсәк, милләтеңне яклый торган, милләтеңә терәк булырлык, милләтеңә сак булырлык дәүләтең булу. Аннары соң бу милләтнең уртак максаты, уртак рухы, уртак дине булу. Минемчә, шушы шартлар булмаганда, милләтнең киләчәге шик-шөбһә астында калачак.
Син каршы булмасаң, шулар турында иркенләбрәк сөйләшсәк иде. Әйдә, беренчесеннән башлыйк. Бүгенге көндә милләтебезнең терәге, чишмә башы булырлык чын милли гаиләләребез бармы?
М.Г. Гаилә, гомумән, халыкның, дәүләтнең нигезедер инде ул. Без бит «халык, халык» дип сөйләргә яратабыз. Халык аерым гаиләләрдән тора бит инде. Сүз дә юк, итагатьле, бөтен яктан килгән гаиләләр бар ул татарда. Ләкин үзәк телевидениенең шулкадәр йогынтысы зур дип саныйм мин. Өч программада гаиләне бетерү турында тапшырулар бара һәм шул кадәр көчле бара ул. Атнага берничә тапкыр һәм бер формада алып баралар әлеге тапшыруларны. Коточкыч мәкерле тапшырулар, гаиләдә андый хәлләр булырга мөмкин түгел. Аларны акча түләп оештыралар дип әйтәләр. Моны махсус эшлиләр дип уйлыйм мин. Безнең татарга да йогынтысы бик көчле аның. Гаиләне бетерү процессы бара. Чөнки кемгәдер нигезне бетерү кирәк.
Р.В. Бу беренче чиратта безгә кагыла. Чөнки дәүләтебез булмаган вакытта безне гаилә саклап калды.
М.Г. Без тарихтан да беләбез, нинди затлы гаиләләр булган. Бүгенге көндә дә бар, әлбәттә. Ләкин татарлар бер геополитик җирдә яшәми бит, моның тәэсире бик зур. Әлбәттә, читтә яшәүче татарлар сакларга тырыша, алар күбрәк тә саклыйдыр. Ләкин матур гөл бер чүлмәктә үсә бит. Ә безнең җиребез төрле чүлмәкләргә бүленгән.
Алтын Урда дәүләтен җуйгач, татар гәүдәсе кискәләнгән бит. Шуңа күрә бик авыр, әлбәттә. Катнаш гаиләләр күп. Милләтне бетерү шуннан башлана.
Р.В. Икенчесенә – дәүләт мәсьәләсенә күчик инде. Дәүләте булмаган халык – ятим халык. Ятим баланы һәрвакыт кыерсыталар, ул нәрсәдер сорап, нәрсәдер теләнеп йөрергә тиеш була. Чын мәгънәсендә тулы хокуклы булып, башын югары тотып, аягында ныклап басып тору аңа бик авыр була. Безнең милләтебез дә шул хәлдә иде. Әле дә безнең дәүләтчелегебез ныгып җитте микән? Мин инде дәүләт системасында эшләгәч, кистереп әйтмим. Сиңа читтән ничегрәк күренә икән? «Урман эчләрендә урман, керсәм чыгалмам сыман», дигән шикелле. Татарстаныбыз бар, Россия бар. Ә безнең сибелгән милләтебезгә терәк, таяныч булырлык, аның яклаучысы булырлык дәүләтебез бармы? Дәүләтебезгә үзебезнең язмышыбызны ышанып тапшыра алабызмы?
М.Г. Катлаулы сорау, әлбәттә. Дәүләтле халыкның һәр улына, һәр кызына бәя дә югары була. Алтын Урдадан чыккан князь Юсуповларга Мәскәүгә килгәч, нинди зур җир биләмәләре биреп, дәүләт аппаратына эшкә алалар. Алар иң бай кешеләр булганнар. Шуңа күрә аларга шаяртып «Казан ятиме» дип кушамат кушканнар.
Ә хәзер, безнең дәүләт булмагач, Мәскәүгә чыгып карыйлар, әллә кем булган татар юк бит, дөресен әйткәндә, Дәүләтең булмагач, бәя дә бәләкәй була.
Әлбәттә, дәүләт булу кирәк. Бу бик авыр процесс. Мәйданнарда биеп кенә дәүләтле булып булмый. Аны биетеп алырга кирәктер.
Хәзергә безнең ышаныч бар дип әйтеп булмый. Ләкин шул процесс әкрен генә бара.
Р.В. Дөньяда уникаль фактлар да бар инде. Яһүд халкын гына карасак та. Ничә гасырлар дәүләтсез яшәп үз-үзен саклап калды. Аларны уртак максат, уртак рух саклап калды. Телләре бетте, җирләре, дәүләтләре юк, әмма үзләрен саклап калдылар. Бу яктан караганда, безнең халыкның хәле ничегрәк икән? Без дә бит сибелгән халык, берничә гасыр буена дәүләтсез яшәгән халык. Әкрен-әкрен генә дәүләтчелегебез хәлләнгән сыман булган иде, тагын һөҗүмнәр башланды. Милләтебезнең уртак максаты, уртак рухы, уртак дине бармы? Шунсыз бит милләт була алмый.
М.Г. Яһүдләр 2000 еллар буе таралып яши бит. Ләкин аларның хәле башкачарак дип уйлыйм. Чөнки аларның үзләренең эчке идеясе бар. Безнең юк ул. Кайсы гына илдә яшәсә дә, бик зур галим, бик зур язучы, бик зур композитор булса да яһүд кешесенең йөрәге Иерусалимда тибә. Ә бездә алай булмады, татар читкә чыгып китә һәм оныта. Хәзер «үзебезнең мәркәзебез Казан бар» дигән рух әзрәк сизелә башлады. Ләкин ул әле ныгып җитмәгән, аны ныгытырга кирәк.
Яһүдләрдә бит бер хикмәт бар. Алар эреп юкка чыкмый. Кызын кияүгә бирә икән, икенче баланы һичшиксез яһүдкә кире кайтара. Ә безнең бит арага өч-дүрт милләт килеп керергә мөмкин. Һәм шунда ук татар югала. Безгә бу турыда уйларга кирәк, үрнәк алырга алардан. Акыллы халыктан һәрвакыт үрнәк алырга ярый бит инде.
Р.В. Син бүгенге көндә бары тик каләм көче, каләм хезмәте белән генә көн күрәсең. Бу бик җиңел түгелдер. Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Нурихан Фәттахлар да язмышларын язучылык эшенә генә багышлаганнар иде. Мондый язучылар күп түгел. Хәзер Миргазиян Юныс шулай. Син шул сирәк кешеләрнең берсенә керәсең. Мин моны ни өчен сөйлим, чөнки андый кешеләр көннән-көн кими бара. Әгәр дә без буш вакыт тапканда гына иҗат белән шөгыльләнсәк, безнең әдәбиятыбыз, сәнгатебез нинди дәрәҗәдә булыр икән? Бу нәрсә дөресме икән? Алай итмәсәң, бүгенге көндә каләм көче белән генә дөнья итү бик авыр. Бу хәлгә син ничегрәк бәя бирәсең һәм аннан чыгу юлы бармы?
М.Г. Профессионал булып яшәү, әлбәттә, авыр ул. Бүгенге көндә алай гына яшәп булмый, дөресен әйткәндә. Мин үземне яшим дип санамыйм да шуңа күрә. Чөнки язучы үзен яшим дип саный ала, берни турында уйламыйча, зур әсәр өстендә эшләгәндә генә. Аның бернинди борчуы булырга тиеш түгел. Бездә андый шартлар юк. Минем дә андый шартлар юк, әлбәттә. Ләкин безнең республиканың күпмедер язучыга андый шартлар тудырырга мөмкинлеге бар. Аның авыр ягы психологик өлкәдә. Бездә бит бәлеш куйсаң, шунда ук бүлеш китә. Әле ул талантлы кешегә эләкмәскә дә мөмкин. Шуны уйлап, бер ун язучыга ниндидер стипендия эшләү бик мөмкин. Һәм әйтергә кирәк: «Бер-ике елдан нәрсә язганыңны тикшерәбез, нинди нәтиҗәләргә килгәнеңне шуннан карыйбыз», – дип.
Без бит нинди зур суммаларга спортсменнар тотабыз. Язучыларга андый зур сумма кирәк түгел, яшәрлек, ипи-тоз турында уйлап утырмаслык итеп эшләп була моны.
Р.В. Ялгыз калып уйланганда син яшь чакларны, үткән гомерләрне искә төшерәсеңдер. Әсәрләреңә дә күпмедер дәрәҗәдә бәя бирәсеңдер. Үткән гомереңнең кайсы еллары бигрәк тә кадерле, кайсы елларын бигрәк тә сагынасың? Әсәрләрең бит инде сиңа балаларың шикелле. Кайсысы сиңа иң якын балаң? Кайсысын иң кадерлесе дип саныйсың?
М.Г. Иң кадерле еллар, минемчә, иҗат йортларына бару еллары. Диңгез буйларында да булдык, Малеевкада да күп йөрдек. Иң ошаганы шул Малеевка, Переделкино иде, Мәскәү астындагы кыргый урманнар. Һәм нәрсәсе кызык – шәхесләр бар иде анда. Мостай Кәримнәр, Рәсүл Гамзатов, Проскуриннар. Нинди зур язучылар белән янәшә утырып ашыйбыз, янәшә йөрибез, аралашабыз. Дөресен әйткәндә, мин кышкы урманны шунда күрдем. Авылда яшәп, минем урман күргәнем юк иде. Кыш көне дә урман тып-тын булмый икән, унга якын кош сайрый икән. Тәрәзә төбенә тиеннәр төшә иде. Шунда язарга рух бар иде, язып була иде. Ул вакытта гел язу турында гына уйлый идек.
Әсәрләргә килгәндә, аларның һәрберсен «ничек язылды микән?» дип яңадан укып карыйм. Еллар үткәч, аларны үзең язмаган кебек була икән. Чөнки хәзер нәкъ шундый җөмләне төзи алмыйсың, синең йөрәк тибешең, уй-фикерең башка хәзер.
Менә шул шәхесләр турында тагы да язасы килә. Чөнки миңа аларны күреп калу бәхете бирелде. Толстой да: «Киләчәктә конкрет әдәбият булыр», – дип әйткән булган. Шуңа күрә конкрет әдәбият булган хәлне язу кызыграк дип саныйм мин. Киләчәктә үземнең армиядә булуымны язасы килә. Мин армиягә шыр русча белмичә китеп, дивизия штабында генераллар белән янәшә кабинетта утырып, катлаулы сызымнар сызган кеше бит. Шул турыда язасы килә.
Р.В. Марсель, мин сиңа иҗат уңышлары, саулык, озын гомер телим. Әдәбият әһелләребезнең гомере озын була, милләтебезнең дә гомере озын булыр дип уйлыйм.
2004 ел
ҮЗЕ ӨЧЕН КӨРӘШӘ АЛМАГАН КЕШЕ
ХАЛЫК ӨЧЕН КӨРӘШӘ АЛМЫЙ
Композитор, җырчы,
драматург һәм шагыйрь Зөлфәт Хәким
Разил ВӘЛИЕВ: Соңгы дистә ел эчендә татар әдәбиятына һәм сәнгатенә килгән шәхесләр арасында Зөлфәт Хәким исеме әллә каян күренеп, аерылып тора. Берәүләр аны җырчы-композитор буларак яратса, икенчеләре шагыйрь, прозаик һәм драматург буларак таныйлар, әсәрләрен яратып укыйлар, яратып карыйлар. Ә мин исә Зөлфәт Хәкимхановны инде әллә кайчан, Түбән Кама районындагы Шәңгәлче авылының Зөфәр абый малае буларак белә идем. Исән чакта әбигә ияреп Тау башы тыкрыгында яшәүче Хәкимхан бабайларга кунакка барганым да булды. Авылдан китеп, Казанда, Мәскәүдә укый башлагач, мин Зөфәр абый малаен бөтенләй күздән җуйдым... Һәм 1989 елда без Казанда очраштык...
Синең шуннан соңгы ун ел гомерең миңа да, әдәбият-сәнгатькә битараф булмаган һәммә татар кешесенә дә яхшы таныш... Шәңгәлчедән чыгып китеп, Казанга барып җиткәнче нинди юллар уздың, кайларда йөрдең син, Зөлфәт туган?
Зөлфәт ХӘКИМ: Минем ул чор, дөресен генә әйткәндә, яшьлек чоры булгангамы, шактый катлаулы, чуар һәм тайгак юл булды шикелле. Шуңа карамастан, ул чорда мин Совет Армиясендә хезмәт иттем, аннан соң химия-технология институтын тәмамладым, заводларда эшләдем, рестораннарда җырладым. Дөресен әйткәндә, ул чорда мине сез генә түгел, мин үземне үзем дә югалтып йөрдем шикелле. Яшьлеккә хас шуклыклар да булды, бик экстремаль ситуацияләрдә дә булырга туры килде.
Казанга килгәндә мин 30 яшькә җитеп килә идем. Шунысы кызык: беренче шигыремне мин 8 яшемдә язган идем, әмма язмыш икенче юлга алып кереп китеп, бераз адаштырып йөрде.
Р.В. Син бүгенге заман, бүгенге дөнья белән килешеп яшисеңме?
З.Х. Нормаль кеше бүгенге дөнья белән гармониядә яши алмыйдыр, чөнки, игътибар итсәгез, руханилар белән беррәттән, киллерлар да килеп чыкты, чиркәүләр, мәчетләр төзү белән бергә җимерүләр, шартлаулар бара. Бу дөньяда гармонияле яшәү өчен кеше үзендә эчке матурлык табарга тиеш. «Мин төш күрдем» дигән пьесамда сүз менә шул турыда бара.
Р.В. Үз-үзеңнән канәгать чакларың буламы? Булса, андый чакларың ешмы? Үзең белән еш бәхәсләшәсеңме? Әллә башка кешеләр белән бәхәсләшүне кызыграк саныйсыңмы?
З.Х. Минемчә, үзеңнән үзең канәгать булмау – ул дөнья белән канәгать булмауның чагылышы. Шул ук вакытта ул котылгысыз нәрсәдер, чөнки үзеңнән канәгать булсаң, иҗат итүдән генә түгел, гомумән, яшәүдән туктарга кирәктер. Үзеңнән үзең канәгать булу мөмкин түгелдер.
Р.В. Бәләкәй чакта сиңа авылда көтү көтәргә туры килдеме?
Ни өчен сорыйм, чөнки син беркайчан да көтү белән йөрергә яратмадың бугай. Мин сине көтү сарыгы итеп түгел, ә ялгыз бүре кыяфәтендә генә күз алдына китерә алам. Күпме әсәр язып, Язучылар көтүенә дә кермәдең...
З.Х. Ялгызлык – ул фәлсәфи төшенчә. Кешедә рухи ялгызлык булырга тиеш түгел. Миңа сезнең «Кеше үзенең кирәклеген тойса, бәхетле була» дигән сүзләрегез ошады. Минем дә шулай җавап бирәсем килә, чөнки мин үземнең кирәк икәнлегемне тоям, мәсәлән, үземнең драматургиядә кирәклегемне тоям, китапларымны, дискларымны сатып алалар. Иҗатчыга тагын ни кирәк?
Р.В. Иҗат кешесе, дөресрәге, талантлы кеше, һәрчак сәеррәк, җайсызрак холыклы була. Җайсыз холкың сиңа кеше арасында яшәргә комачаулыймы, әллә инде кирәк чакта җайлашырга өйрәнеп барасыңмы?
З.Х. Юк, мин элек тә җайлашмадым, хәзер дә җайлашмыйм. Бәлки, бераз олыгайгач, мин кайбер кешеләрне аңлап, гафу итә беләмдер. Аннары кемдер минем белән аралашырга тели икән, мин аңа юл куям, килсен, аралашсын. Фәкать шул гына.
Р.В. Халык язмышы – һәрчак синең әсәрләреңнең төп темасы булды. Татар халкының киләчәген бүген ничегрәк күзаллыйсың?
З.Х. Киләчәк турында мин әйтә алмыйм. Бигрәк тә халыкның киләчәге турында сүз катырга җөрьәт итмим. Ләкин милләт өчен курку хисе бар. Безнең милләтне дәүләт булдырып кына саклап калып була, дәүләт булмыйча, чын сәнгать, чын иҗат та булмый. Мәсәлән, мәгариф, фән, тарих, гомумән, мәдәният ул Ватан дигән бөек төшенчәгә хезмәт итә торган өлкәләр, жанрлар.
Башта бит йорт салалар, шуннан соң шул йорт эчендә гаилә үз тормышы белән яши: анда казаны да кайный, җыры да яңгырый. Шуңа күрә сәяси бәйсезлектән, үз дәүләтебездән тыш безнең киләчәгебезне мин әйтергә дә куркам.
Р.В. Татарда талантлы галимнәр, булдыклы кешеләр, менә дигән композиторлар, рәссамнар, шагыйрьләр күп. Әмма алар, нигездә, үзебезнең халыкка гына билгеле. Татар нигә дөньяга чыга алмый? Ә кайчан да булса чыга алуына өмет бармы? Моның өчен ниләр эшләргә кирәк, дип уйлыйсың?
З.Х. Дәүләтебез булса, булачак. Дәүләтебез булмаса, әйтә алмыйм, чөнки дәүләтнең ниндидер юнәлеше булырга тиеш һәм һәрбер халык үзенчә яшәргә тиеш.
Сезнең әйтүегезчә, безнең язучылар түбән дәрәҗәдәге публикага яраклашып, «чүгәләп» язалар. Моның сәбәбе, минемчә, дәүләтең булмаганлыктан, фикерләүнең масштабсызлыгыннан килеп чыга. Күптән түгел мин ике мәкалә белән бөтен редакцияләрне йөреп чыктым: елмаеп каршы алалар, ләкин бастырырга куркалар.
Р.В. Халыкка барып җитү, тәэсир итү ягыннан җыр – иң үтемле жанр. Заманында син «Мәһди» ансамбле оештырып, бөтен Татарстанны иңләп чыккан идең. Соңгы елларда җырны бераз читкәрәк куеп, прозага, драматургиягә кереп чумдың кебек. Моның сәбәбе нәрсәдә: дөньяны киңрәк колачларга, олырак, тирәнрәк фикерләр әйтергә теләүдәме? Әллә һәр жанрның үз вакыты бармы, әллә олыгая башладыңмы?
З.Х. Юк, минем яңа җырларым күп. Соңгы вакытта проза белән шөгыльләнгәч (әле менә русча романым чыкты), бөтен вакытны прозага сарыф иткәч, язган җырларымны реальләштерү авырлаша: аларның язмаларын, аранжировкаларын ясау күп чыгымнар да, күп вакыт та таләп итә.
Минемчә, җырны ташлап булмас инде, чөнки минем җырларымны яратучы үз публикам бар.
Р.В. Мин чит илләргә күп йөргән кеше. Чит илләргә барганда мин, гадәттә, татар язмышы, тормышы турында чыккан рәсемле китаплар, аннан соң татар музыкасы язылган аудиокассеталар, дисклар алып барам. Анда баргач бит мактанасы, халкыңны яхшы яктан матур итеп күрсәтәсе килә. Мин кемнәрне күбрәк алам һәм кемнәрне яратыбрак тыңлыйлар? Илһам Шакировны, Хәйдәр Бигичевны, Венера Ганиеваны алам һәм соңгы вакытларда иң күп итеп алган кассеталарым Зөлфәт Хәкимнеке булды. Мин моны ни өчен әйтәм? Җырның үтемлелеген әйтәсем килә. Безнең романнар, пьесалар, спектакльләр, опера-балетларыбыз аларга кайчан барып җитә әле? Җитәме, әллә юкмы? Ә җыр барып җитә. Җыр шулкадәр йөремсәк. Шуңа күрә мин кат-кат сорыйм: Зөлфәт җырдан читләшмәсен, җырдан китмәсен иде.
З.Х. Без барыбер күбрәк фольклорны пропагандаларга тиешбез. Мин элек тә, хәзер дә шул фикердә, гәрчә мин үзем күбрәк синтез музыкасы, ягъни татар интонациясе белән Европа музыкасын кулланып язсам да.
Минемчә, дөньяга үзебезнең җырыбызның кыйммәтен, асылын бары тик фольклор белән генә күрсәтә алабыз. Ләкин фольклор да үзгәрергә, камилләшергә тиеш. Мәсәлән, «Шахта» җырын барыбыз да яратабыз, ләкин ул татарның, акча эшлим дип, каядыр шахталарга киткән чорына бәйле җыр, яңа буыннарга ул бик тәэсир итә алмый, шуңа күрә профессиональ композиторлар фольклорга якынаеп яшәсеннәр иде.
Р.В. Дөрес, бу турыда минем дә уйланганым бар. Мин фольклорга болайрак карыйм: фольклор бит ул җиде миллион татар җыелып, бер мәйданга чыгып язган җыр дигән сүз түгел. Аның музыкасын да, сүзләрен дә аерым кеше язган. Бәлки бүгенге көндә Зөлфәт Хәким язган әсәр дә, мең елдан соң фольклор булыр. Чөнки фольклорның авторлары онытыла, алар гасырлар иләге аша үтә. Шуңа күрә, әгәр дә бүген Зөлфәт Хәким искиткеч яхшы әсәр яза икән, ул да киләчәктә фольклор була дигән сүз.
З.Х. Минем тагын бер фикер әйтәсем килә. Мин үзем бик күп җырчыларны яратмыйм. Ләкин, шул ук вакытта җырчыларны ачулану да дөрес түгел. Чөнки кешене теге яки болай җырлаганы өчен ачулану, ул кешенең йөрешен («походкасын») ачуланган кебек килеп чыга. Ул бит урамга чыгып, сүгенеп, кеше кыйнап йөрми. Сәхнәгә чыга да җырлый, аның нияте изге. Кеше гомере кыска, шуңа күрә кешегә мөмкинлек бирергә кирәк: сәхнәгә чыгып җырлап карасын.
FM дулкыннарында «Курай», «Дулкын» радиолары ачылган вакытта, миңа, нинди теләкләрегез булыр, дип мөрәҗәгать иттеләр. Иң беренче теләгем шул булды: «Әлбәттә, эфирда чүп-чарлар күп булыр, алардан башка булмый, чөнки эфирны тутырырга кирәк. Әмма сез эфир вакытының 50 процентын 1960 нчы еллардагы җырлар һәм татар халык җырлары өчен файдаланыгыз». Һәм алар үзләре дә, шулай уйлыйбыз, диделәр.
Р.В. Үзе композитор, үзе җырчы, үзе шагыйрь кешенең шушы көнгә кадәр музыкаль драма язмавы гайре табигый хәл. Бу «хатаңны» төзәтергә уйлыйсыңмы?
З.Х. Бәлки Сез әле белмисездер, мин Уфадагы «Нур» театры заказы буенча музыкаль пьеса, шул исәптән көен дә яздым. Анда вакыйга урта гасырларда Хәзәр каганаты чорында Чулман, Зәй буйларында, Ташлык-Шәңгәлче тирәсендә бара. Пьеса туган як турында, мәхәббәт турында.
Минем уйлавымча, анда 12 җыр булырга тиеш иде, ләкин алар бу пьесага тотынганчы, мин аны либретто формасына үзгәртергә телим.
Р.В. Адәм баласы нәрсәгә булса да табынмыйча яши алмый торгандыр. Син нәрсәгә яисә кемгә табынасың? Аллагамы? Халыккамы? Аерым шәхесләргәме? Сәнгатькәме? Әллә бары тик үзеңә, үз иҗатыңа гынамы?
З.Х. Аллага ышанмаучы кешене мин аңлап бетермим. Минемчә, мәчеткә, чиркәүгә йөрмәгән очракта да Аллага ышанмау мөмкин түгелдер. Кеше белән күктәге илаһи көчнең берлегенә ышанам. Кеше шул көчкә табынырга тиеш, яхшылыкны да, начарлыкны да үзеннән эзләргә тиеш. Башка кешеләрне белер өчен үзеңә колак салырга кирәк. Үзеңне тыңларга өйрәнеп, үзеңне белсәң, син кешеләрне аңлыйсың.
Р.В. Бүгенге көндә өстәлеңдә нинди әсәр язылып ята?
З.Х. Көн саен «Уйлар уйнавы» дигән исем астында бер-ике афоризм язам. Менә шуларның берничәсе:
Кешеләр арасында мөнәсәбәтләрнең ясалмалыгы гына ясалма түгел.
Халыкның сабырлыгыннан политиклар файдалана, халыкның куркаклыгыннан уголовниклар файдалана, халыкның наданлыгыннан язучылар файдалана, нинди бетмәс-төкәнмәс файда хәзинәсе ята синдә, халкым?
Үзе өчен көрәшә алмаган кеше халык өчен көрәшә алмый.
Берәр тавыш ишетелсә, як-ягыңа карарга ашыкма, иң элек үзеңә колак сал, синең үзеңнән килми микән ул аваз.
Син матур дисәләр, димәк, син матур, син ямьсез дисәләр, димәк, син бик матур.
1999 ел
БЕЗ ИСӘН!
Язучы Айдар Хәлим
Разил ВӘЛИЕВ: Кешеләр бер-берсе белән очрашканда сүзне гадәттә хәл-әхвәл сорашудан башлыйлар. Без дә бүген шулай итик әле. Айдар туган, хәлләрең ничек, саулык-сәламәтлекме? Ниләр язасың? Гаиләң ничек яшәп ята? Гомумән, дөньяң түгәрәкме?
Айдар ХӘЛИМ: Рәхмәт, Разил туган, гаиләләрем исән-саулар, өч кызым бар. Үзем соңгы арада хикәяләр язып тәмамладым. «Рухият» нәшриятына шигырь китабым тапшырылды. Менә шулай итеп яшәп ятышта инде.
Р.В. Уртак дустыбыз Илһам Шакировның бик тә гыйбрәтле сүзе бар: «Халкым бәхетсез булганда мин бәхетле була алмыйм», – дигән иде ул. Шул сүзләрне ишеткәч, мин үзебезнең халык турында, милләтпәрвәр шәхесләр турында уйлап куйдым. Синең дә бит бөтен кылган гамәлләрең халыкка багышланган. Әмма ләкин мин сине һич кенә дә бәхетсез кеше диеп әйтә алмас идем. Әгәр дә син халык бәхете өчен көрәшәсең икән, син бәхетсез була алмыйсың. Нәрсә соң ул татар бәхете? Син бу хакта еш уйланасыңдыр инде? Минемчә, татар бәхете – үзебезнең дәүләтебездә үзебезнең милләтебез белән үзебез теләгәнчә яши алу. Бу яктан караганда без бүген татарча яшибезме? Гаиләдән башлыйк әле. Чөнки ул җәмгыятьнең, милләтнең чишмә башы. Бүгенге көндә гаиләбез татар кешесе тәрбиялиме?
А.Х. Сез бик кирәкле сорау бирдегез. Әгәр дә моңа өлешчә генә җавап бирә алсам да, бик бәхетле булыр идем. Мин милләтемнең бик бәхетсез икәнлеген аңлап та, шушы бәхетсез милләтне бәхетле итү өчен көрәшә алам икән, мин үземне бәхетле саныйм.
Иртән тору белән башыма килгән беренче сорау – шушы үткән төндә минем милләтем – татар милләте белән берәр начар хәл булмады микән. Һәм бөтен татарлар да иртән минем милләтем белән бер-бер хәл булмады микән дип уянырга тиеш кебек.
Ә татар бәхете гаиләдән башлана. Кызганычка каршы, бүген татар гаиләсен чынлап та татар халкының тере әгъзасы, аның бәхете өчен көрәшче тәрбияли торган гаилә дип әйтә алмас идем мин. Чөнки милләтебез биш гасыр буена дәүләтсез яшәгән. Әмма татарның иң бөек сыйфаты шунда – биш гасыр эчендә кырык, илле, җитмеш буыннар аша үзенең телен, җирен, сәнгатен саклый алган, хәтта яңа сәнгатен тудыра алган. Ләкин татар гаиләсе бүген шактый таркау, таралган һәм үзенең югалтылган позицияләрен кире кайтарырга тиешле гаилә.
Минемчә, гаилә баладан башлана. Гаилә төзү өчен өчәү булу кирәк. Шуңа күрә баланы үзебезнең туган телебез аша тәрбияләү татар бәхетенең, татар гаиләсенең нигезе булырга тиеш. Иртән тору белән: «Ну-ка вставай, что ты дрыхнешь?» – дип уятырга мөмкин. Шул ук вакытта «Хәерле иртә, сабыем», – дип, бисмилла әйтеп үзебезчә, мөселманнарча баланың күңеленә май булып ята торган сүзләр белән уятырга мөмкин. Шушы ике дилемма гына да әле бишектәге баланың киләчәген тәрбияли ала.
Р.В. Гаиләгә төшкән йөк бигрәк тә дәүләтсез халыкта күбрәк була торгандыр. Чөнки бүгенге көндә гаилә хәтта дәүләтнең функцияләрен үзенә ала. Әгәр дә безнең дәүләтебез чын мәгънәсендә татарчага өйрәтә алмый икән, димәк, гаиләгә бу бурыч та төшә.
А.Х. Әлбәттә, бүгенге көндә дәүләт алып барырга тиешле йөкне гаилә алып барырга мәҗбүр. Кызганычка каршы, без моны үти алмыйбыз.
Р.В. Аннан соң тагын бер нәрсә. Соңгы елларда без катнаш никахлар турында күп сөйләштек. Катнаш никахны күпме мактамасыннар, катнаш никахтан туган балалар матуррак, акыллырак була дип әйтмәсеннәр, минемчә, бу – милләтне бетерүгә алып бара торган нәрсә.
Әгәр татар белән урыс гаилә кора икән, балалары, 99,9 процент гарантия, татар булмый. Анысына мин бик шаккатмыйм. Чөнки русның дәүләте дә бар, саны да күбрәк. Әгәр дә чуаш белән мари гаилә кора икән, аларның балалары да урыс була. Менә моны һич кенә дә аңлый алмыйм инде.
А.Х. Сез бик авыр, авырта торган темага юнәлеш бирдегез. Мин бу хакта күп яздым. Әлбәттә, мәхәббәт ул интернациональ, аны һич кенә дә тыеп булмый. Әмма ләкин гражданлык мәхәббәте ул күз төшү генә түгел. Гражданлык мәхәббәте ул милләтеңнең киләчәктә үткәндәге буыннары алдындагы җаваплылыгы.
Р.В. Чыннан да, татар гаиләсенең хәле бүгенге көндә бик үк җиңел дип әйтеп булмас иде. Ул бездә генә түгел, башка милләттә дә шулайдыр. Безнең җәмгыятьтә гаиләнең проблемалары искиткеч күп. Айдар туган, ә татар авылының хәле ничек? Моңа хәтле милләтне татар авылы саклап килде. Бүгенге көндә безне яшәтеп, саклап килгән авылның хәле ничек?
А.Х. Бүген татар авылының хәле шул хәтле авыр, ул хәтта критик массага җиткән. Безнең Рәсәй гомер буе авылны талау хисабына яши. Авыл – ул бит иген, сөт, май, иң саф ныклы кешебез шуннан чыга. Димәк, авылны күтәрмичә промышленностьның башка тармакларын күтәрү мөмкин түгел. Мин соңгы вакытта шундый авыр тойгылар белән яшим. Әгәр дә без татар авылына карата карашны кискен үзгәртмәсәк, финанслауны яхшыртмасак, талауны туктатмасак, аның киләчәге бик тә фаҗигале булачак. Авыл абзыеның, апасының сөтен бер стакан судан да очсызракка сатып алып, шуңа тагын берничә стакан су кушып, шәһәргә 5-6 тапкыр кыйммәткә сатып һәм шушы акчаны авыл абзые белән апасына бирмичә яшәү бернинди кысаларга да сыймый.
Р.В. Авылның бетүгә таба баруы милләтне дә көчсезләндерә бит. Мин татар турында гына әйтмим, бу бөтен милләтләргә дә кагыла. Урыслар бүгенге көндә урыс мәдәнияте, урыс сәнгате бетүгә таба бара, дип чаң суга башладылар. Урысның үз язучылары бүгенге көндә юк дәрәҗәсендә. Язучылар күп, әмма алар урысча яза торган казакълар, кыргызлар, яһүдләр һ.б. Бу инде рус әдәбияты була алмый. Менә Качалов театрына кереп карагыз, анда берәр рус драматургының әсәре барамы? Юк. Ни өчен рус культурасы бетүгә таба бара. Татарстанны гына алыйк, инде башка республикаларны әйткән дә юк, андагы рус авыллары бөтенләй бетүгә таба бара. Авылы бетү белән, 150 миллионлык, дәүләтле халыкның язмышы кыл өстенә куела, ә татарга бетү куркынычы тагын да ныграк яный, билгеле.
А.Х. Синең авыллардан үткәндә игътибар иткәнең бардыр, 1930-40-50 нче елларда безнең бабайлар төзегән келәтләр, ындыр табаклары, фермалар, меңләгән-меңләгән биналар җимерелеп ята. Авыл бүген сүнүгә бара. Чөнки анда балалар аз, өйләнмәгән ир-егетләр күп, авылларда кызлар калмый, авылның экономик структурасы юк. Әгәр дә без кешесе 500 дән ким булган авылларда китапханәләрне япсак, мәктәпләр дә ябылса, татар авылының киләчәге бик тә фаҗигале булып күз алдына килеп баса.
Р.В. Чыннан да, авыл инде ул милләтнең чишмә башы, нигезе. Хәзер шәһәр цивилизациясенә күчик. Теләсә нинди алга киткән халыкның умыртка сөяген билгеле шәһәр культурасы тәшкил итә. Авыл нигез булса, өстәгесе – шәһәр культурасы. Шәһәр культурасы инде ул бер башка югарырак сәнгать дип әйтик. Ә менә безнең халыкка бүгенге көндә шәһәр культурасы куәт өсти микән? Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларында халкыбызның искиткеч югары дәрәҗәдәге шәһәр культурасы булган. Бүгенге көндә татар яшәгән төбәктә чын татарча мохитле татар шәһәре бармы? Булуына өмет бармы?
А.Х. Авыл культурасы, шәһәр культурасы дигән бүленешкә мин икеләнеп карыйм. Минем аларның бер мәдәният, бер культура булуына иманым камил. Совет власте елларында авыл артта кала, шәһәр алга китә, авыл бетәргә, ә шәһәр яшәргә тиеш дигән сәясәт үткәреп, без аларны бик нык аердык. Кыскасы, әгәр дә син бүген татарча сөйләшәсең, татарча уйлыйсың икән, бу татар культурасы була, әгәр дә инде шәһәрдә яшәп, татарча белмисең икән һәм эрзац татарның эрзац культурасы белән азыкланып торасың икән, бу шәһәр культурасы була дигән ясалма төшенчә барлыкка килде. Минемчә, чын мәдәният авылга һәм шәһәргә бүленми, ул бербөтен.
Р.В. Ә менә шул бербөтеннең бездә бер өлеше юк.
А.Х. Әйе. Мәсәлән, сәхнәдән шигырь укыганда залда 30 кеше утыра ди. Әгәр көләсе урында шуларның унысы көлми икән, димәк алар шәһәр кешесе, калган егермесе көлә икән, димәк, алар авылдан. Чөнки алар телне аңлый, шушы әдәбиятта, шушы мәдәнияттә тәрбияләнгәннәр һәм шуннан ләззәт алалар.
Минемчә, бүген безнең татарда шәһәр культурасы дигән аерым культура юк. Әгәр дә үзенең милли архитектурасы, милли микрокультурасы, милли икътисады булган шәһәрне төзи алсак, татарның шәһәр культурасы бар дип әйтә алыр идек. Казан ханлыгы басып алынганнан соң, татар халкының мәхәббәте тартып алынды һәм ул мәхәббәтсез халыкка әйләнә башлады. 1990 елда Татарстанның күп милләтле халкы Татарстанның мөстәкыйльлеген игълан итеп, шул мәхәббәтне кире кайтару өчен көрәш башлады. Без җир асты байлыкларын куллана башладык. Карагыз, безнең Казаныбыз ничек матурлана башлады! Бу бит аз булса да алга таба бару.
Әмма барысы да үзебездән тора. Мәсәлән, Мәскәүдән һич кенә дә Казанда автобусларда тукталышларны русча гына әйтегез, татарча әйтмәгез, дип күрсәтмә бирелмидер. Магнитофонга яздырыгыз да миллион ярымлык Казанда көне буе татарча игълан әйтеп йөрегез. Ул да бит тәрбия.
Р.В. Соңгы елларда Ислам диненә, мөселман өммәтенә моңарчы күрелмәгән һөҗүм башланды. Бу махсус оештырылган һөҗүм дип уйлыйм мин. Чөнки бу кадәрле бөтен дөнья күтәрелеп, Ислам диненә каршы хәрәкәт кузгалу бер-ике дәүләт, бер-ике оешма тарафыннан гына эшләнелми.
Ислам дөньясын ниләрдә генә гаепләмиләр бүген. Ул террорчылыкны инде әйткән дә юк. Нишләп террорны Ислам белән бәйлиләр? Нишләп христиан, католикларга андый исем ябышмый? Югыйсә, Ирландиядә дә бар бит һөҗүмнәр оештырып торучылар. Нишләп аларда дин белән бәйләмиләр дә, монда дин белән бәйлиләр. Мәсәлән, Гыйракны яулап алганнан соң мародерлар, талаучылар махсус оештырылган нәрсә.
Мин боларның барысы да махсус оештырыла дип уйлыйм. Һәм бу безгә аеруча зур куркыныч ясый. Чөнки без бер гасыр буена диненнән яздырылган халык. Систематик рәвештә диненнән яздырылып атеистик илдә тәрбияләнгән халык. Татарлар гына түгел, Ислам өммәтенә караган башка халыклар да шулай. Моңа кадәр милләтебез сакланып калу өчен без Исламга, дингә бурычлы. Әгәр дә динебезгә шундый һөҗүм башланган икән, без моңа каршы торырлык көч табалырбыз микән? Үзләренең иман ныклыгын саклап калган кешеләребез моңа каршы күтәрелеп чыга алырлармы икән?
А.Х. Бу бик зур проблема. Татар җәмгыяте шундый көнгә җитте, бүген татарны 7 миллион дип алсак, анда чын татар, чын мөселман дип әйтерлек 1 миллион кеше бар микән? Әгәр дә 1 миллион татар бар дип әйтсәк, мин моннан бик разый булыр идем. Әгәр дә без киләчәктә мөселман диненә кире кайтмасак, безнең милләтнең киләчәге юк! Шуңа күрә Исламның дошманнары аңа каршы көрәш ачтылар. Аның ничек эшләнүе кызык. Гомер буе сугышлар ике төрле булды: гадел сугыш һәм гадел булмаган сугыш. Гадел сугыш – үзен басып алган милләтнең басып алучыларга каршы көрәше. Ә нишләптер соңгы елларда Берләшкән Милләтләр Оешмасы шушы милләтләрнең азатлык көрәшен террорчылыкка куып кертте.
1990 еллар башында мин ничектер сискәнеп куя идем. Өченче мең елларда Ислам чоры булачак, Ислам чорына керәбез, диләр иде. Мин әйтәм, кем җырлый бу җырны. Исламны бөтен гаепләрдә гаепләү төбендә яһүд-гарәп конфликты һәм Палестина белән Израиль конфликты ята. Шушы проблеманы гадел хәл итмичә, ерак Көнчыгышта гына түгел, бөтен дөнья буенча мөселманга карата гадел карашны торгыза алмаячакбыз. Иракка каршы сугыш башлану белән көне-төне радио-телевизордан хәбәр итеп торылган Палестина-Израиль көрәше бөтенләй онытылды. Димәк, болар барысы да махсус эшләнә. Һәм мин уйлыйм, дөньяның иң зур, иң яшь дине булган Ислам диненең шушындый көчкә ия булуын аңлап, аңа каршы көрәш ачылуы, безнең динебезнең киләчәктә тагын да зур масштаб белән, тагын да тирәнәеп китәчәген раслый торган күренеш булачак, Алла боерса.
Р.В. Айдар туган, синең кылган эш-гамәлләрең искиткеч күп. Ләкин халык сине беренче чиратта шагыйрь, язучы, публицист дип таный. Берничә ел элек «Татар вакыты» дигән романың басылып чыкты. Шул әсәрне укыгач, мин уйланып куйган идем: бүгенге чорны, бүгенге заманны Айдар Хәлим үзенең чоры дип саный микән? Синең фикереңдә «урланган вакыт» дигән кызыклы төшенчә бар бит. Әллә бу заман Айдар Хәлимнең, безнең урланган вакытыбызмы?
А.Х. Мин «Айдар Хәлим заманы» дип әйтерлек хезмәтләр башкарып, бу дөньядан китә алсам иде. Әле прозада мин иҗатымның башында гына.
Әлбәттә, татар вакыты ул урланган вакыт. Кайчандыр мин язган идем:
«Казаннарда сәгать ничә икән?
Казаннарда Мәскәү вакыты».
Һәр милләтнең, бигрәк тә татарның, фаҗигасенең башы кулыбызда, стенабызда, диварларыбызда үзебезнең акчага алынган сәгатьләребез булып та, аларда Мәскәү вакыты күрсәтелүдә. Безнең күршедә генә яшәп яткан Башкортостанда «Башкирское время» инде, гафу итегез.
Шушы мәсьәләдән чыгып караганда, романның төп герое Мотаһар 50 ел буе Ленинградны коткарган өчен медаль көтеп үлеп китә, ләкин үлгәндә кулына пумала һәм чиста сулы чиләк тотып Кремльнең сәяси нәҗасәттән, татардан көлү нәҗасәтеннән, Иван Грозный басып алгач каннан пычранган диварларын юдыра башлый. Ягъни ул үзенең урланган вакытын кире кайтарырга тырыша.
Р.В. Айдар туган, синең язмыш шактый катлаулы һәм шулай ук бик тә кызыклы язмыш. Мин сине 1965 елдан бирле, университет чорыннан ук беләм. Олыгаеп барган көннәреңдә, хисап тотар вакытың җиткәндә гомереңнең кайсы өлешен сагынып яшисең? Әллә киләчәкне көтеп яшисеңме?
А.Х. Мин аерым бер чорны гына сагынмыйм. Үткән гомерне сагынам. Авылның табигатен, китеп барган кешеләрен сагынам. Әлбәттә, мин бигрәк тә сабый чагымны сагынам. Авыр булды, ятим үстек, ач үстек без. Ләкин миңа бездән дә бәхетле кеше булмагандыр, юк иде кебек.
Мин Түбән Камада бик кызыклы чор яшәдем. Түбән Кама минем өчен шулкадәр кадерле шәһәр! Анда мин беренче әсәрләремне яздым, «Беренчеләр» дип исемләнгән китабымны – Түбән Каманы
Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 1504 | Нарушение авторских прав
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |
|