Казан урамында Бутлеровка,
Шаляпинга һәйкәл куелган;
Арабызда тере һәйкәл йөри,
Илһам атлы – Моңнан коелган!
Монысы – бик тә төртмәле сорау. Шагыйрь дәүләткә, җитәкчеләргә кирәкми ул! Мин бу хакта бер шигыремдә – «Илһам Шакиров турында баллада»да (1986 ел) – язган да булганмын икән инде. Аның турында чыккан бер генә китапка да ул кертелми. Аңлашыла да. Анда мондый юллар бар:
Син дип әйттем, үпкәләмә, туган,
Бәйләнгән бит нәсел-ыруым –
Син бит кирәк,
Бары бу дәүләткә
Кирәк түгел кирәк булуың.
Аннары, «дәүләт» ни дигән сүз? Ул – акча капчыгы дигән сүз! Акча капчыгы белән минем нинди мөнәсәбәтем булсын инде. Ул капчык бит хакимнәр кулына гына бирелә. Биредә артык сүз кирәксездер, шәт!
Р.В. Дүрт гасырдан артык дәүләтсез һәм патшасыз яшәгән халыкның таралып, таркалып, югалып бетмәвендә шагыйрьләрнең, язучыларның да зур өлеше бардыр. Безнең халык шигъри сүзгә, хикмәтле сүзгә һәрчак колак салган, үз әдипләрен һәрчак хөрмәт иткән, аларга карап, алар фикерен санга сугып яшәгән. Тарихка борылып карасаң, халык хәтерендә уелып калган исемнәрнең күбесе шагыйрьләр бит... Инде менә бер гасырга якын милләтебезнең рухи дөньясында, рухият дәүләтендә Тукай патшалык итә.
Әмма еллар узган саен, кешеләрнең күңел чишмәләре саега, холыклары кырыслана бара кебек. Әдәбият-сәнгать, рухи дөнья үзенең элекке дәрәҗәсен югалта, матди байлык беренче урынга чыга. Күреп торабыз, соңгы ун-унбиш ел эчендә генә дә китапларыбызның, газета-журналларыбызның тиражлары дистәләрчә мәртәбә кимеде. Бу хәл бер бездә генә түгел, бөтен дөньяда шулай. Мәсәлән, бүген Америкада, Франциядә, Англиядә, Германиядә һәм башка шундый бай әдәбиятлы илләрдә дә шигырь китаплары берничә йөз данә генә басыла.
Бу нәрсәне син вакытлы күренеш дип саныйсыңмы, әллә әдәбият-сәнгатънең киләчәге шундый ачы язмышка дучар ителгәнме?
М.Ә. Безнең зыялылар борын-борыннан шәркый дөнья белән бәйләнгән. Ә шәрык ул – шигърият! Тукайга килсәк... ул инде гарепкә дә йөз тоткан шәхес. Әгәр дә ул Казанда үссә, без андый шагыйрьне белмәс идек. Дала җиле исеп торган Җаекта Мотыйгулла хәзрәттән дәрес алган Тукай Казанга өлгергән шагыйрь булып килә. Татар театр сәхнәсенә нигез салган Габдулла Кариев та шул калада белем ала. Ул – Тукайның иң якын дусларыннан берсе. Безгә, бу ике олы шәхесне, милләтебезнең йолдызларын тәрбияләп үстергәннәре өчен, Җаек каласына тезләнеп баш ияргә генә кала. Казакъстан дәүләте белән безнең мөнәсәбәтләребез әйбәт шикелле. Казакъстан Президенты Назарбаев белән Татарстан Президенты Шәймиев тә күрешеп, аралашып торалар кебек. Димәк, Тукай бәйрәмнәренең иң зурысы, иң күркәме, дәүләти статус бирелеп, Җаекта да уздырылырга тиеш булып чыга түгелме соң?
Инде тагын, китап-журналларның тиражы хакында. Бу гадәти күренештер. Син, Америкада, Франциядә, Англиядә, Германиядә һәм башка шундый бай әдәбиятлы илләрдә дә шигырь китаплары берничә йөз данә генә басыла, дисең. Әйе, шулайдыр. Минем дә моның белән кызыксынганым бар. Әмма аларда 100-150 исемдәге премия бар. Алардагы кануннар нигезендә, бүләкнең күләме еллык хезмәт хакыннан ким булмаска тиеш. Шулай булмаса, ул закон нигезендә дәүләт тарафыннан расланмый. Бездә дә премияләр шаукымы кузгалды. Иллеләп бар бугай. Әмма аның сәмәне, дусларыңны җыеп бер кичә үткәрим дисәң, бер табак өчпочмак, ике-өч шешә татлы су, берничә шешә хәмергә генә җитә, калганын үзеңнән өстәргә кирәк.
Ә син әйткән илләрдә ул исәпләнгән: шагыйрь яисә язучы премия алган икән, ул бер ел дәвамында яңа китап язар өчен матди яктан тәэмин ителгән булырга тиеш.
Чагыштыру китерәм. 1992 елда мин Тукай премиясе алдым. Акчасын бер елдан соң бирделәр. Кулыма 18 мең эләкте. Атаклы артистыбыз Равил Шәрәфи алмый кайтып та киткән, диләр. Хатыным Нәҗибә:
– Базарда бер сыер башы егерме мең тора. Әйдә, аларда калмасын, барып алыйк әле, – ди.
Чыннан да, бер сыер башы алып кайттык. Урамга чыгып ваттык. Нәҗибә аны төне буе кайнатты. Сөзде. Дөге кушып, шундый «тушенка» ясады. Бер утызлап банка булгандыр. Җәй буе рәхәтләндек. Кем әйтмешли, туйганчы сыйландык, мыек кына чыланды...
Хәзер, ниһаять, Тукай бүләгенең дә әҗерен арттырырга башлары җитте.
Р.В. Шагыйрь кешенең төп миссиясе нидән гыйбарәт дип саныйсың?
М.Ә. Үзеңнән элгәргеләреңнең шигъриятен белеп, аңлап, үзәк юлдан барырга кирәк. Миңа Нәкый ага Исәнбәт бу юлны болай аңлатты: безнең өчен гасыр башында Тукай салган магистраль юл бар. Энем, шул юлдан ялгыш та читкә тайпылма!
Бакый ага Урманче болай аңлатты: бәреп ексалар да, авыз-борының канга батса да, дошман алдында төкермә, канны эчкә йотарга кирәк. Безнең халыкның зыялысына бу бик тә кирәкле сыйфат!
Остазым Хәсән Туфан болай диде: син инде шагыйрь, әзер шагыйрь. Ә шуны күтәреп бару – Тукайдан калган миссия.
Безнең халык җырны, эшне сөя,
Эш сөйгәнне инде Ил соя!
Борынгыдан килгән Миссия бу,
Мәңгелеккә барыр Миссия.
Минем 19 яшемдә язылган бу шигырь юлларым, шәт, хыялым булгандыр.
Р.В. Безнең халыкта «Телең булмаса, карга күтәреп китәр иде» дигән сүз бар. Бик тә гыйбрәтле мәгънә салынган бит бу сүзләргә. Әгәр теле булмаса, безнең милләтне дә карга күтәреп китәр, милләтебез юкка чыгар иде дигән сүз бит бу. Без ничәмә-ничә ел буена туган телебезне тернәкләндерергә, аңа куәт бирергә тырышабыз. Әмма ирешкән уңышларыбыз без теләгәннән бик күпкә кимрәк әле. Менә, синеңчә, Татарстанда татар телен чын мәгънәсендә дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрергә мөмкинме?
М.Ә. Татарстанда мөмкин, Казанда юк! Безне карга тиз генә күтәреп китә алмас әле. Чөнки бүгенге «карга» үләксә ашый. Козгынга килешә ул. Ә үләксә ашаган карга кешене күтәреп китә алмый... Борчылма, Разил, безне күтәреп китәрлек карга хәлсез инде.
Р.В. Элеккерәк елларда радио-телевидение дикторларының сөйләме безнең һәммәбез өчен дә өлге иде. Ә хәзер еш кына радио-телевидениедән телебезне вата-сындыра сөйләүчеләрне ишетеп, кызарып, алар өчен оялып утырасың. Алар үзләре генә телне бозып калмыйлар, бу тапшыруларны тыңлаучы яшьләрнең дә башларын бутыйлар, аларны ялгыш юлга – бозык тел дөньясына кертеп җибәрәләр. Бу бәладән ничек котылып була, дип уйлыйсың, Мөдәррис туган? Шагыйрьләр, язучылар һәрчак тел сагында торырга бурычлыдыр бит инде...
М.Ә. Разил туган, моннан котылуның чарасы бер генә. Элек безнең Культура институты дигән белем йорты бар иде. Хәзер Мәдәният һәм сәнгать университеты, диләр бугай. Әнә шунда махсус бүлек ачарга кирәк. Камал апа Саттарова, Иркә Сакаева, Эльс Гадел, Мәрьям апа Арсланова традициясендә тәрбия итеп дикторлар хәзерләргә кирәк. Алайса, урамнан бер байның кызын яки туганын кертәләр дә микрофон алдына утырталар. Ни татарча, ни урысча «белмес»не. Әйдә, бу мәсьәләне кузгатыйк әле җәмәгатьчелек алдында.
Рәис Кыям улы Беляев вакытында булсамы?.. Ә бәлки, хәзер дә мөмкиндер! Ә?!
Р.В. Синең бөтен шигырьләрең, бөтен иҗатың кан тамырлары белән халкыбыз язмышына барып тоташкан. Син, чын мәгънәсендә, халык шагыйре, милләт баласы. Ә милләтебезнең, халкыбызның киләчәген син ничек итеп күз алдына китерәсең?
М.Ә. Әгәр дә мин аның язмышын өметсез итеп күз алдыма китерсәм, шигырь язып та йөрмәс идем. Беткәнмени эш, бер җиргә төнге каравылга керсәм дә бүгенге хәлдә түгел, һич югында, тук яшәр идем. Әмма мин, халкым кодрәтле, милләтем гайрәтле, дип саныйм.
2004 ел
ӘДӘБИЯТЫБЫЗГА ЯҢАЛЫК КИТЕРҮЧЕЛӘР КҮП ТҮГЕЛ
Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 524 | Нарушение авторских прав
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |
|