АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

СИНДЕР ТАТАР КЕШЕСЕ... 2 страница

Прочитайте:
  1. Bones; skeletal system 1 страница
  2. Bones; skeletal system 10 страница
  3. Bones; skeletal system 11 страница
  4. Bones; skeletal system 12 страница
  5. Bones; skeletal system 13 страница
  6. Bones; skeletal system 14 страница
  7. Bones; skeletal system 15 страница
  8. Bones; skeletal system 16 страница
  9. Bones; skeletal system 17 страница
  10. Bones; skeletal system 18 страница

Өченчедән, проректор булып билгелә­нүнең үз тарихы бар һәм ул бик үк гади түгел. 1985 елның җәе, үзгәртеп кору баш­ланып, большевистик идеологиянең, со­ветча тәртипләрнең астына су йөгерә баш­лаган вакыт. Ректоратка берәр гуманитар галим һәм «һичшиксез» татар кешесе бу­луы кирәк иде. Дөрес, өлкә комитетында кайберәүләр минем кандидатураны өнәп бетермиләр. Бары идеология эшләре бу­енча секретарь Рәис Беляевның ихтыяры өстен чыга. Әмма Казанда расланып, Мәскәүгә баргач та, министрның кадрлар буенча урынбасары ректор А.И.Конова­ловны: «Табыгыз үзебезнең берәр совет кешесен», – дип, ике сәгать чамасы җә­фалаганын яхшы хәтерлим: ишек төбендә көтә-көтә йокыга китә язган идем.

Әгәр мин кайберәүләрнең үземә кара­та күрсәтелгән ямьсез мөнәсәбәтләренә үпкәләгән, рәнҗегән, аларның чын таби­гатен дөрес аңламаган булсам, тулай торакларда кысылган чакта ук фатир вәгъ­дә итеп Уфадан Раил Кузеев, Алматыдан академик Смит Киңәшбаевларның чакырулары буенча Казаннан киткән бу­лыр идем. Димәк, минем әлеге фикерлә­ремдә бернинди дәгъва, үпкә-мазар юк. Сүз бары кайбер хосусый күренешләрнең дә нигезләрендә социаль-иҗтимагый, сәяси-идеологик сәбәпләр ятуы хакында. Кызыклы, гыйбрәтле фактлар бит, Разил туган, әйеме?!

Р.В. Әйе, болары, һичшиксез, уйлан­дыра торган хәлләр. Сезнең белән әңгә­мәдә тарихка кермичә дә булмас, ах­рысы. Сез тарихи белемебез үсүгә бил­геле өлеш керткән кешеләрнең берсе. Моңа кадәр, турысын әйткәндә, татар халкының чын, дөрес, объектив тари­хы язылмады диярлек. Ә хәзергәчә язылган кадәресе дә халыктан яшерелгән иде. Сез, тарихчылар, бәлки, бел­гәнсездер. Соңгы елларда шул гадел тарихны язу һәм дөньяга чыгару өлкә­сендә шактый эшләр эшләнде. Бу эшне башлаучылар арасында Сез иң актив галимнәрнең берсе булдыгыз. «Җыен» исемле фонд оештырып, хәйрия акча­сына М.Худяков, К.Фукс, И.Гаспринский китапларын бастырып чыгарудан баш­ланган иде ул эшләр. Алар егермешәр мең тираж белән таралдылар. Хәзер инде соңгы елларда татар тарихына багышлап язылган саллы-саллы китап­ларның саны берничә дистәгә җитәдер. Менә шулар арасында безнең тарихыбызга иң тирән үтеп кергәне, тарихы­бызга чын бәя биргәне дип, беренче чиратта, кайсы китапны, кайсы фәнни хезмәтне атар идегез?

М.Г. Андый катгый хөкем чыгарыр өчен, минемчә, иртәрәк әле. Гәрчә яхшы якка омтылышлар күренә башлаган бул­са да. Тарихи дөреслеккә ирешү бик авыр процесс ул. Кичә кара дигәнне бүген акка әйләндерү, кичәге акны, киресенчә, кара дип игълан кылу белән генә эш бетми. Гомумән, Россиядәге, бигрәк тә совет чорындагы гел ярты ялган, ярты дөреслек­тән торган тарих белеменнән соң. Ярты дөреслеге ышандыра, ярты ялганы адаш­тыра. Мәсәлән, булганмы Сөембикә? Бул­ган. Ярты ялганы исә ике-өч иргә чыкка­ны өчен Сөембикәне фахишә дип игълан итүдән гыйбарәт. Шул ерак чордагы җәм­гыятьтә хөкем сөргән гадәт, хокук норма­ларын белмичә, белергә теләмичә, шап иттереп тамга сугудан килә торган алым. Булды андый раслаулар, гыйльми әдәби­ятта да, кайбер «әдипләребез» телендә дә. Мәсәлән, «Азат хатын» журналының исе­мен алыштырган чакта. Кулларыннан килсә әгәр, партия җыелышлары оештырып, Сөембикәнең «әхлак йөзен» тикшерерләр иде алар!..

Тарихи вакыйгалар чыганакларда, га­дәттә, бер яктан гына яктыртылган була. Чөнки кешеләр дә булып узган вакыйга­ларны, фактларны бер ягыннан гына күрә­ләр. Шуңа күрә, тарих дөресрәк яктыр­тылсын өчен, ул төрле яктан, төрле кеше­ләр тарафыннан өйрәнелергә тиеш. Бары шуннан соң гына гаделрәк нәтиҗә чыгары­лырга мөмкин. Ә без моңарчы тарихны ничек як­тырттык? Мин (яки без) язган гына дөрес, ә башкаларныкы – ялган дип. Безнең буын шулайрак тәрбияләнгән. Шуңа күрә хәзерге олы буын вәкилләре тарихыбызны камил рәвештә дөрес яктыр­та алырлар дип ышанмыйм мин. Чөнки кичә татарың да, аның теле дә бетәчәк, һәм бу прогрессив күренеш, дип лаф орган, Октябрь революциясеннән соң аб­солют гаделлек урнашты, СССРда милли мәсьәлә нигездә уңай хәл ителгән иде, дип утыз-кырык ел тәкърарлаган, бүген исә, заманалар үзгәргәч, күзләрен дә йоммый­ча шуларның киресен раслаган кешеләр­дән ни көтәргә? Яки «әйбәт баба» эшлим (ясыйм!) дип, болгарчылык теориясен берьяклы рәвештә күпертеп, расачылык дәрәҗәсенә күтәрә язган «милли патри­от»лардан нәрсә өмет итәргә? Алар да әлеге ярты ялган белән ярты дөреслек­нең икенче вариантын гына бирүдән ары китмәячәк. Мисаллары буа буарлык. Кыс­касы, хәзерге олы буын галимнәрнең чын объектив тарихи хезмәтләр бирүенә мин ышанмыйм. Өмет киләчәктә җитлегәчәк яшьләрдә генә. Әгәр бүген, үзебезнең ялгышларыбызны танып, яшермичә күрсәтеп, шундый яшьләрнең тәрбияләнүенә беркадәре көч куя алсак, монысы да без­нең тарафтан зур эш булыр иде. Шуны да истән чыгармыйк: минем бу кырыс хөке­мем аерым кешеләргә генә адресланмый, бәлки, тулаемы белән безнең һәммәбезгә дә карый. Чөнки һәммәбез дә тоталитар система җимешләре. Дөрес, төрлебезнең «өлешләре» төрле күләмдә булырга мөмкин.

Р.В. Тарих белән сәясәт һәрчак янәшә йөри. Ә сәясәт, белгәнебезчә, бик тә тотрыксыз нәрсә. Шулай булгач, бу фани дөньяда яшәгән галимнәр тара­фыннан язылган тарих әсәрләре чын һәм объектив була аламы икән?

М.Г. Мин үземнең «Идел» журналын­дагы бер чыгышымда тарих ул фән генә түгел, дип кыскача әйткән идем. Тарих күпкә катлаулы, эчтәлеге белән күпкә киң күренеш. Ул узган чорлар хакындагы ха­тирәләрнең, аңның, фәлсәфәнең, сәнгать­нең, географиянең һәм бүгенге иҗтимагый-сәяси омтылыш һәм ихтыяҗларның арасында торган мөстәкыйль бер белем күренеше. Шуның өчен мин мондый та­рихка карата тәгаен мәгънәле «фән» дип түгел, ә киңрәк эчтәлекле «белем» дигән төшенчәне кулланырга яратам. Үзенчәлек­ле белем. Юкка гына түгел бит: юнаннар – борынгы греклар – бу белемгә, аны сәнгать һәм фәннәрнең башка төрлесен­нән аерып куеп, аның үзенә генә хас мах­сус муза биргәннәр — Клио. Монысы бе­лән алар хаклы булган. Хәзерге чит ил галимнәренең кайберләре дә тарихны тра­дицион фән-гыйлемнәр төркеменә керт­миләр. Бары тарих белемен теләгәнчә бозган, үзләренең сәяси мәнфәгатьләренә буйсындырып, арзанлы фахишә түбәнлегенә төшергән совет авторлары гына «Тарих – ул фән!» дип, төкерек чәчеп бә­хәсләшәләр иде.

Шул ук вакытта тарих белеменең чын фәннилеккә туры килә торган махсус тармаклары да бар. Мәсәлән, узганны өйрә­нер өчен кирәкле мәгълүматларны туплап, аларның ни дәрәҗәдә дөрес хәбәр бирү­ләрен тикшереп ачыклый торган чыганак­чылык (источниковедение) өлеше. Шулай ук хронология, метрология, археология шикелле махсус тармаклары. Әйтик, элек­ке чорлардан сакланып калган, җирдә күмелеп яткан матди истәлекләрне казып алып, аларны математика, физика, химия, биология, геология ише төгәл һәм табигый фәннәрнең мөмкинлекләре ярдәмендә тикшерсәң, аларның нәрсә булуларын, ни өчен һәм кайчан эшләнүләрен, узган чорлар хакында нинди мәгълүмат бирә алуларын ачыкласаң, чын фәнни нәтиҗә­ләргә ирешергә мөмкин...

Р.В. Монда инде сәясәт булырга мөмкин түгел...

М.Г. Әйе, намуслы рәвештә дөрес баш­карылган анализ нәтиҗәләренә таянып эш итсәң, монда инде сәясәт әллә ни артык тыкшына алмаячак. Тик сәясәт мәкерле нәрсә: кереп китәр өчен гел тишек-ярык эзләп кенә торачак ул... Һәрхәлдә бер мәсьәләне төрле чыганаклар нигезендә төрле буын галимнәре һәрьяклап өйрән­сәләр, алар нәтиҗәсендә билгеле бер ур­так карарга киленсә, бу инде дөреслеккә якыная бару дигән сүз. Тарих белеменең хакыйкатькә шулай гел якыная бару сә­ләте аны көчле, хәтта кодрәтле белем тар­магы итә. Ләкин инде табылдыкларның «Менә бусы, әйбәте, безнең бабаларыбызныкы, ә теге начарлары башкаларга ка­рый» дия башласаң, сәясәт килеп чыга. Ә сәясәткә әверелгән тарихи белем бер булмаса, бер җимерелә. Чөнки сәяси мәнфә­гатьләр, системалар үзгәрмичә, алышын­мыйча тормый. Үзгәртеп корулар башлану вакытында СССРдагы барлык мәктәп­ләрдә укытылып килгән тарихтан имтихан алуны бетерү менә шундый җимерелүнең, катастрофаның берсе иде. Рәсми тарих­ларның андый кискен үзгәрүләре дәүләт­ләр алмашыну, тәхетләр яңару чорларында элек тә булгалаган, киләчәктә дә була­чак... Совет чорында уку программаларын­да иң күп вакыт бирелгән КПСС тарихы, иң актуаль мәсьәлә дип исәпләнгән совет чоры тарихын яктырту үзенчәлеге дә әле­ге катастрофа нәтиҗәсендә нигездән үзгәрде, юкка чыга язды. Әмма шул за­маннарда археологик материалларны өйрәнеп, сәнгать истәлекләре буенча языл­ган җитди эчтәлекле хезмәтләр әле бүген дә фәнни казаныш булып исәпләнә. Кыс­касы, тарих дигән нәрсә – ул каршылык­лы ике башлангычның – «абстракт» фән-гыйлем белән һәрвакыт конкрет сәяси омтылышларның туктаусыз көрәшеннән гыйбарәт махсус белем өлкәсе икән.

Р.В. Без монда профессиональ галимнәрнең хезмәтләре, аларның үзенчәлекләре, үзара бәхәсләре хакында сөйләштек.Ә менә гади халык гыйльми хезмәтләрне аз укый, тарихи белем аңа йә халкыбызны «кыргый, илба­сар» дип гел түбәнсетеп тасвирлый торган дәреслекләр, яисә риваятьләр, әдәби әсәрләр, тарихи романнар аша барып җитә. Соңгы елларда бездә дә саллы гына романнар пәйда булды. Әмма тарихи роман язу өчен язучы фантазиясе янына галимлек чаткысы, беренчел чыганаклар белән эшли белү сәләте дә кирәк бит әле. Шулай бул­маса, тарихи роман дип аталган әсәр бары тик халык әкиятенең яңа бер вариантына гына әверелеп калмас­мы? Менә Сез, тарихчы буларак, әлеге тарихи романнарга ниндирәк бәя бирер идегез?

М.Г. Әкиятләргә артык бәйләнмәс идем. Аларның үз урыннары, үз бурычла­ры, үз кыйммәтләре бар...

Р.В. Ләкин реаль тормышта булып узган чын вакыйгаларны әкият дәрәҗәсенә төшерергә димәгән бит!

М.Г. Килешәм. Кайбер романнарда, чыннан да, начар әкиятләр чалымы, ирек­ле кыланулар сизелгәләп ала. Бер-ике популяр китап укып кына тарихи сюжетка тотынучылар да юк түгел. Ашык-пошык әсәр әвәләүчеләр дә очраштыргалый. Лә­кин мин андыйларына да бәйләнеп тор­мау ягында. Андый зәгыйфьрәк нәрсәләр­нең дә хәзерге көндә, кабатлыйм, нәкъ хәзерге чорда үзенчә файдасы бар. Хик­мәт шунда, алар тарихи аңнары сүрелгән, хәтта бөтенләй сүнә язган бүгенге көн уку­чыларында тарихи белемгә карата кызык­сыну уятуга хезмәт итәләр. Кызыксыну уяту дигән нәрсә бүген бик тә мөһим. Шуңа күрә аларга карата хәзергә җиңел генә селтәнмәс идем. Әлбәттә, тирән эчтәлек­ле, югары сыйфатлы тарихи романнарның күбрәк булуын теләр идем. Андыйларының әйбәт үрнәкләре дә бездә бар. Мин, мәсәлән, Мәхмүд Галәү калдырган тари­хи романнарны югары бәялим. Хәзерге көн авторларыннан Нурихан Фәттах романнарын аерып куяр идем. Аның «Әтил суы ака торур» әсәре үзенә күрә кызык­лы эксперимент булган иде. Ә менә «Сыз­гыра торган уклар»ы — чын мәгънәсендә ышанычлы тарихи чыганакларны өйрәнеп, хәтта вакыйгалар узган җирләргә сәяхәт ясап кайту, андагы табигатьне күзәтү, һаваны сулау нәтиҗәсендә язылган чын сәнгатьчә югарылыктагы тарихи роман. Мөсә­гыйть Хәбибуллинның «Кубрат хан»ы да киң җәмәгатьчелеккә ошаган әсәр. Яңа романнар да чыга тора. Дөрес, мин үзем андыйларның күпчелеген ахырга кадәр укый алмыйм. Моңа, ихтимал, минем документалист булуым, ягъни, узган чорлар­дан калган язма чыганаклардан докумен­таль истәлекләр белән күбрәк шөгыльлә­нүем сәбәптер. Ягъни, фикерләүнең, мәгълүматны кабул итүнең, аларга мөнә­сәбәтнең үзенчәлеге...

Р.В. Миркасыйм ага, озак вакытлар университет укытучысы, профессор булуыгызны истә тотып, минем Сезгә бер сорау бирәсем килә... Соңгы еллар­да югары уку йортларында укучы яшь­ләр контингенты, аларның белем дә­рәҗәсе бик нык үзгәрде. Җәмгыятьтә­ге үзгәрешләр нәтиҗәсендә, уку йорт­ларында да беренче урынга белем дә­рәҗәсе түгел, акча, байлык дәрәҗәсе чыга башлады. Өлешчә түләүле укыту­га күчү, ә түләүсез өлешенә кода-кода­гыйлык, әшнәлек һәм башка шундый юллар белән керү гади халык арасында бик зур ризасызлыклар китереп чыгар­ды. Әгәр киләчәктә дә шулай дәвам итсә, безнең югары белем бирү систе­мабыз, белем бирү дәрәҗәбез бик түбән тәгәрәмәс микән? Авылдан чык­кан балалар арасында, акчалары булмаса да, акыллылары, сәләтлеләре дә күп бит. Тик алар югары уку йортлары­на керү мөмкинлекләренә ия түгелләр хәзер. Аннары, менә Сез, мәсәлән, дип­ломын акчага сатып алган надан хирург пычагы астына ятарга риза булыр иде­гезме?

М.Г. Андый хирургтан һәм дипломын сатып алган юристның хөкеменнән кур­кыр идем...

Р.В. Шундый юл белән «белгеч бул­ган» икътисадчы, тарихчы белән эш итүдән дә...

М.Г. Ләкин, тарихчыга килгәндә, бер юаныч бар: тарихка акча түләп килергә омтылучылар әлләни күренми. Тарихка хәзер күбрәк булдыксызраклар килә баш­лады бугай. Монысы да ахыр чиктә хә­вефле күренеш. Акча түләүчеләре күбрәк юристлык, табиблык, сәүдәгәрлек юлларын сайлыйлар шикелле.

 

Р.В. Әйе, иң куркынычы – кеше яз­мышын хәл итүче наданнарның акча ярдәмендә диплом алуларында.

М.Г. Мине икенче мәсьәлә борчый. Елдан-ел безгә начарланганнан начарла­на бара торган абитуриентлар килә. Бе­лемнең, тәрбиянең нигезләрен бирә тор­ган мәктәпләрдә дә эшләр начарлана бара. Матди мөмкинлекләре элек тә әйбәттән булмаган авыл мәктәпләрендә эшләр та­гын да кыенлашты. Совет чорында иллю­зиядән килеп туган «йөз процентлы өлге­реш» кампаниясе торгынлык чорында формализмга, күз буяуга әверелгән бул­са, соңгы реформа һәм контрреформа, дөресрәге башбаштаклык, хәтта башсыз­лык елларында бөтен тискәре нәтиҗәлә­рен бирде. Йөз алтын медальнең ярты­сыннан артыгы үзен акламавы күп нәрсә хакында сөйләсә кирәк. Начар белемле, хәтта белемсез абитуриентлар югары уку йортларын да чабуларыннан түбәнгә тар­талар. Вузларда да мәҗбүри рәвештә формаль план артыннан куу барлыкка килде, таләп йомшарды. Аннары яшьләр­дә, гомумән, укуга, чын белемгә омтылыш, кызыксыну бетү дә сер түгел. Югары бе­лемле укытучының, табиб һәм инженер­ның хезмәт хакы сәдака күләмендә, бе­лемсез эшкуарның табышы исә күп тап­кыр зуррак булуын күреп, белеп торган­да, кем тырышып укысын инде? Хәзер студентларның 70-80 проценты имтихан­га бер китап та тотып карамыйча керә дип әйтсәм, әлләни арттырмам. Безнең чор­да мөмкин идеме мондый хәл? Әйе, бе­лемнең дәрәҗәсе бетте. Менә соңгы ел­ларда, әйтик, безнең татар факультетында укып чыккан кызларның, егетләрнең күпмесе үз белгечлекләре буенча укыту­чы булып эшли икән? Бик азы, минемчә. Мин хәтта табиб дипломын алган кеше­ләрнең дә базарда сату итүләрен беләм.

Р.В. Бу хәлдән ничек чыгарга соң?

М.Г. Минемчә, иң элек һәр белгечкә үзенең югары белеменә, башкара торган хезмәтенә лаеклы хак түләргә, анысын да вакытында бирергә кирәктер. Әгәр дә мәктәп укытучысы «дәүләт хезмәткәре» дигән гадәти чиновникка караганда өч-дүрт тапкырга кимрәк хезмәт хакы һәм пенсия ала икән, монда бернәрсә дә эшләп булмый. Аннары вуз укытучыларын ришвәт алуда гаеплиләр. Мин һич тә ак­ламыйм мондый күренешне. Ләкин күре­нешнең, дөресрәге, җинаятьнең нәтиҗә­ләренә генә түгел, сәбәпләренә, ягъни, тамырларына да карарга кирәктер. Әгәр университет доценты теге хосусый фирманың идән себерүчесеннән азрак эш хакы ала икән, гаиләсен туендыра алмый икән, бу инде дәүләт үзе кешеләрне җинаятькә этәрә дигән сүз.

Р.В. Анысы шулайдыр да, тик уни­верситет укытучысына 20 мең түлә­сәң дә, ул тагын да яхшырак яшәр өчен ришвәт алуын дәвам итмәс микән? Нәфес дигән нәрсә дә бар бит әле...

М.Г. Нәфес ул һәрбер адәм баласында бар. Аны чикләүнең чаралары да мул. Безнең очракта исә, мәсәлән, укуга әйбәт белемле абитуриентлар килсә, начар укы­ган балаларның ата-аналары да нәфеслә­неп акча төртеп йөрмәсәләр, монысы да җинаять юлларының берсен ябачак. Җина­ять өчен җәза чараларын да кертергә ки­рәк. Ә бездә ничек? Бер-ике мәртәбә шаулап алалар да ябалар эшне. Безнең хокук законнарыбыз гарип, менә бәла кайда! Закон-кануннарны иң күп бозучы­лар кемнәр? Иң элек хокук сакларга ти­ешле кешеләр, тәртип өчен җаваплы түрә-чиновникларның үзләре! Кызыклы мисал­лар да китерә алам. Мин алты елдан ар­тык уку-укыту эшләре буенча проректор, шуның бер елдан артыгын ректор вазый­фасын үтәп утырдым. Әгәр ел саен уни­верситетта ун тәртип-канун бозылса, шуның җиде-сигезе университетның егермедән бер генә өлешен тәшкил итә тор­ган юридик факультетка туры килә иде. Абитуриентларыннан алып профессорла­рына кадәр. Әгәр химиклар, биологлар законны белмәү аркасында тәртип бозса­лар, тегеләре нинди юлга баруларын бе­леп, алибиларын, ягъни, акланыр өчен дә­лилләрен алдан уйлап куеп закон боза­лар иде. Үзара талашканда да бер-берсенә яла ягу кәгазьләренең иң усаллары шулар тарафыннан язылган була иде. Абитуриентлар имтихан биргән вакытлар­да үтенеп, сорап, басым ясап, таләп итеп, хәтта куркытып шалтыраган телефоннар­ның күбесе юрфак чиновникларыннан, зур түрәләрдән була иде. Бәлки, хәзер төзәл­гәннәрдер?!. Башка мисалларга да игъти­бар итик. Соңгы көннәрдә Думада кеше урлау, кеше сатуны тыю буенча шаулый-шаулый канун кабул иткән булдылар. Әмма бит ун елдан артык хәтта үз офи­церларыбыз да чеченнарга үз солдат­ларын сатып яткан икән. Аларның күпмесе хөкем ителде?! Мисалларны тагын да дәвам итә алыр идем... Кыскасы, мәсьәләнең тамырына карасак, унҗиденче елда ук Россиядәге болай да начар булган за­конлылык нигездән җимерелеп, аның уры­нына «революцион законлылык» дигән башбаштаклык, сыйнфый диктатура дигән субъективлык урнашу нәтиҗәсендә туган хәлләр һаман да яшәп килә әле.

Икенчедән, өзелгән фикеремне дәвам итим әле, югары белем алу өчен уку, минемчә, нигездә түләүле булырга тиеш. Миндә чит илдән килгән аспирантлар, стажерлар укыды. Аларның тырышлыклары­на, үз эшләренә җаваплы карауларына, вакытның бәясен белүләренә исең китәр­лек. Минем өчен моның сәбәбе бик аңла­ешлы: алар үз акчаларына укыйлар.

Р.В. Безнең кешеләр дә алардагы кебек акчалы булсалар иде...

М.Г. Акча дигәч тә, кесәдән чыгарып түләү хакында әйтмим мин. Киләчәктә эшләп түләү шарты белән теләгән кешегә дәүләттән ссуда – бурычка бирү тәрти­бен кертергә кирәк дип исәплим. Бер өле­шенә, әлбәттә. Чөнки үзләре түләп укый алырлык катлаулар да барлыкка килә баш­лады. Ссуда алган, аның мотлак түләнә­чәк икәнлеген белгән студентның укуга мөнәсәбәте бөтенләй башкача булыр иде. Чит илләрдә дә студентларның күпчелеге шулай ссуда-бурыч алып укый. Киләчәген уйлаган җәмгыять, дәүләт менә шулай алдан кайгыртып кадрлар әзерләргә тиеш.

Р.В. Ә югары уку йортында читтән торып укуга ничек карыйсыз? Бүгенге көндә ул үзен аклыймы? Читтән торып төпле белем алып буламы?

М.Г. Җавабым кыска булыр: ул хәзер – белем дигән нәрсә саннан сыйфатка әверелә барган вакытта – үзен бөтенләй акламый. Заманында, сугыштан соң, «ва­кытлы чара» рәвешендә кертелгән иде ул. Ләкин, бездә киң таралган гадәтчә, вакыт­лыча салынган юлларыбыз, йортларыбыз кебек, ул да даими баш авыртуы булып калды. Читтән торып белем алган кеше­ләргә ошамаса да, турысын әйтмичә булдыра алмыйм: елына ике мәртәбә генә атна-ун көн чамасы ашык-пошык, аннан-моннан китаплар актарып, күләме биш-ун мәртәбә кыскартылган лекцияләр тыңлап кына тирән белем алып булмый шул. Биг­рәк тә авыл шартларында яшәүчеләргә.

Хәзер күпчелек авыл мәктәпләре ки­черә торган кризисның бер сәбәбе, иң мөһиме булмаса да, безнең җәмгыятьтә киң таралганы, менә шул күз буяуга, хал­турага, ахыр чиктә үз-үзеңне алдауга ба­рып тоташа.

Р.В. 2005 елда без зурлап Казан­ның мең еллыгын бәйрәм иттек. Казанга нигез салыну вакытын билге­ләүдә Сезнең өлешегез бик зур булды. Заманында Мәскәү сигез йөз еллыгын билгеләргә рөхсәт итмәгән Казан, аз гына иркенлек алуга, үзенә мең яшь икәнлекне исбатлый алды. Әгәр без тагын да иреклерәк җәмгыятьтә яшәп, тагын да ныграк эзләнүләр алып бар­сак, Казанның яше тагын да зуррак бу­лыр идеме?


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 601 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.009 сек.)