Сандугач кына аны
Ул сандугач дигәнебез —
Әлбәттә, Әлфиябез.
Мең яшә, безнең бәхеткә
Ходайдан иңгәнебез.
Сайрый күр! Җиде... юк, җитмеш
Миллион татар тыңлар!..
Синең җырың җыр гынамы?—
Сандугач сузган моңнар!..
Әлфия апа, шагыйрьләр менә шулай Сезне сандугачка тиңләп шигырьләр яза. Сезне һәр җирдә яраталар, татар халкы арасында Сезне белмәгән, Сезнең җырыгызга гашыйк булмаган кеше юктыр. Әмма, уйлабрак карасаң, Сезнең гомер гел уйнап-көлеп, сайрап-сайрашып кына үтмәгән бит. Биш яшьтән әнисез калып, ятимлек ачысын тату, аннары әтиегез сугышка киткәч, кеше кулында яшәү... Ятимлек өстенә ачлык, ялангачлык, өйдән өйгә йөреп хәер эстәүләр... Шуларны уйлагач, тәннәр чымырдап киткәндәй була... Ә Сезнең биографияне, Сезнең тәрҗемәи хәлне белмәгән кеше сәхнәгә гел балкып килеп чыгучы Әлфия Авзалованы бөтенләй башкача күзаллый торгандыр.
Әлфия апа, ятимлектә үткән балачак елларыгызны еш искә төшерәсезме? Әллә искә төшермәскә, ул турыда уйламаска, онытырга тырышасызмы?
Әлфия АВЗАЛОВА: Әгәр дә мин шундый кайгылар күрмәсәм, рәхәттә әти-әниле булып, әзергә-бәзер булып кына үссәм, моңым да булмаган булыр иде. Ышанычым булмагач, бала вакыттан ук үземә тырышырга туры килде.
Р.В. Сезне сандугачка тиңләсәләр, сандугач белән чагыштырсалар да, минем күңелгә Әлфия Авзалова моңлы кәккүк булып кереп калган. Сез олы сәхнәгә Солтан Габәшинең «Кәккүген» җырлап килеп кердегез бугай. Аңа инде бик күп еллар үтсә дә, «Кәккүк»не Әлфия Авзалова кебек йөрәкләргә үткәреп җырлаучы юк әле.
Яшь чакта үзешчән сәнгатьтә катнашып, җырлап йөрүчеләр күп була, әмма аларның бик сирәге генә җырчы булып китә. Әлфия Авзалова кебек чая, үткен, тырыш кеше кайда да югалып калмас, үз дигәнен итәр иде. Әмма Сез язмышыгызны җыр белән, сәхнә белән бәйләгәнсез. Моңа нәрсә сәбәпче булды икән, Сез ничек җырчы булып киттегез?
Ә.А. Мәктәптә укыганда мине өченче класстан агитбригадага йөрттеләр. Миңа «Кәккүк»не кем өйрәткән соң? Беркем дә өйрәтмәде. Мин Казанга 17 яшемдә килдем. 17 яшем тулып 3 ай узгач мине җыр һәм бию ансамбленә китерделәр. Аның җитәкчесе Татарстанның атказанган артисткасы Зөләйха Әхмәтова иде.
Күрәсең, мин бик оялчан да булмаганмындыр. Бөтенесенең каршына басып Габәшинең «Кәккүген» җырлап җибәрдем. Мине биш куллап алдылар.
Р.В. Сезнең нәселдә җырга-моңга хирыс кешеләр бар идеме? Әниегез Миңьямал апа, әтиегез Афзал абыйның җырлаганнарын хәтерлисезме?
Ә.А. Мин әнине хәтерлим. Аның мине кочаклап, сөеп утырганын түгел, кыйнаганын хәтерлим. Ә менә җырлаганын белмим.
Әтием көтүче иде. Җырлый иде, бик көчле тавыш белән җырлый иде. Аның нинди сүзләр белән җырлаганын белмим, шуны беләм – урамнан җырлап кайта иде.
Р.В. Сез Актанышта агитбригадада йөреп таныла башлаган кеше. Һәрбер авылда диярлек агитбригада бар иде. Әмма андагыларның барысы да җырчы булып китмәде. Әлфия Авзалованың җырчы булып китүенең сәбәпләре күптер дип саныйм. Беренчедән, ачы язмыш күргән, чыннан да күңелгә моң салынган. Икенчедән, Ходай Тәгалә биргән талант, сәләт булган. Әмма өченчесе, иң әһәмиятлесе – Сез нәрсәгә тотынсагыз, шуны булдырасыз…
Ә.А. Мин кечкенә чактан ук агитбригадага йөргән вакытта колхозчы булып калам дип уйладым, җырчы булырмын дип күз алдыма да китермәдем. Шул чакта Актанышка райком секретаре булып Камалиев дигән абый килде. Ул минем җырлаганны бик яратты һәм бик зур ярдәм кулы сузды. Мин әле паспорт та алмаган идем, 15 яшьлек чагымда: «Әйдәгез, бу баланы киендерик. МТСка эшкә куйыйк. Тракторчыларга гәҗит, китап ташысын, бераз акча эшләсен», – диде. Ул мине Казанга да җибәрде.
Р.В. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай, ачынып, бер шигырендә: «Күпме какканны вә сукканны күтәрде бу ятим»,– дип язган. Сез дә какканны вә сукканны күп күргәнсездер... Шулай да югалып калмагансыз, атаклы җырчы, халыкның иң сөекле балаларының берсенә әверелгәнсез. Димәк, тормышыгызда яхшы кешеләр, миһербанлы, ярдәмле кешеләр дә очрагандыр...
Ә.А. Яхшы кешеләр очрады инде. Менә, әйтеп үткәнемчә, – райком секретаре Камалиев абый.
Мине әниемнең бертуган апасы карап үстерде. Авырлыкларны күп күрдем, әмма аларны бик тиз җиңдем, чөнки шаян булдым. Бергә хәер сорашырга чыккан Нәсимә исемле кыз бик елак иде. Мин үзем бер сынык икмәк эләксә дә, җырларга-биергә тотына идем.
Үземне үзем мактарлыгым бар. Үткен булдым, ялган сөйләшмәдем, туры булдым.
Р.В. Без бәләкәй чакта ел саен авылга Казан җырчылары килә иде. Алар һәммәсе дә сәхнәдә туп-туры басып, кулны күкрәккә кушырып җырлый иде. Сез дә баштарак шулай җырлагансыздыр. Әмма безнең авылга инструменталь ансамбль белән килеп, Сезнең бөтен халыкны шаккаттырганыгыз әле дә хәтердә. Без-яшьләргә болай җанлы-хәрәкәтле җырлау, электрогитаралар, дыңгырдык барабаннар бик ошаса да, өлкәнрәкләр башта моны аңлап, кабул итеп бетермәгәннәр иде. Чөнки бу — татар сәхнәсе, татар җыр дөньясы өчен яңалык, үзенчә бер революция иде. Ничәмә-ничә гасырлар буе кубыз-курай, аннары гармун-баянга кушылып җырланган татар җырын эстрада кысасына кертүчеләрнең, һәр җырны кечкенә спектакль итеп уйнаучыларның иң беренчесе Сез булдыгыз бугай...
Ә.А. Мондый ансамбльне оештырырга мин бик курыктым. Концертка бит яшьләр дә, олылар да килә. Барабанны «чиләк төбе кагалар» дип әйтәләр иде. Аңа инде 30 ел үтте. Минем бәхеткә, ансамбльгә институт белеме алган Кәрим Габидуллин килде. Мәскәүгә гастрольгә барабыз, бик күп җырчылар гармун белән генә бара. Алар килеп: «Кәрим, безгә дә уйна инде», – дип сорыйлар. Ә ул: «Әлфия Авзалова кебек җырласагыз – уйнармын», – ди.
Р.В. Әлфия апа, Сез татар җырчыларыннан беренче буларак мондый инструменталь ансамбльгә кушылып җырлый башлаган кеше. Аннары Сез җырлап кына калмадыгыз, һәрбер җырдан бәләкәй генә спектакль ясап, сәхнәне тутырып йөри идегез. Моңа шактый кыюлык кирәк булгандыр. Чөнки халык бит аңа өйрәнмәгән иде, әбиләргә башта ошамагандыр.
Ә.А. Ошамады. Ансамбль үзеннән-үзе сикертеп, дәрт бирә бит ул.
Р.В. Әлфия апа, Сезгә музыка мәктәпләрендә уку, консерваторияләрдә белем алу бәхетләре тимәгән. Сез һәммәсенә үзегезнең Ходай тарафыннан бирелгән талантыгыз, тырышлыгыгыз аша гына ирешкәнсез. Ә шулай да Сезнең җыр, музыка серләрен өйрәтүче укытучыларыгыз булмыйча калмагандыр. Кемнәр иде алар?
Ә.А. Безнең филармониягә сәнгать җитәкчесе булып Рәисә Волкова килде. Ул өч ел буе миңа дәрес бирде. Нотага да, дикциягә дә өйрәтте.
Икенчесе – миңа Илһам Шакиров булышты. Мин башта Зифа Басыйровага охшатып җырлый башлаган идем. Илһам: «Әлфия, син тамак төбе белән җырларга тырышма, бу әйберне ташла. Синең үзеңнең дә тавышың әйбәт бит», – диде.
Мин көненә дүртәр концерт бирә идем. Репертуарымда – 120 җыр. Үз бригадам белән Уфага барганда, шалтыратып әйтәләр иде: «Билетлар сатылып бетте, һәр мәдәният сараенда бишәр-унар концерт була. Көненә өчәр концерт җырлый аламы ул җырчы?» – дип. Ул чакта мин көненә өч-дүрт концерт куя идем.
Р.В. Дөнья булгач, дус бар, дошман бар, диләр. Ә менә минем үземә Сезнең бер дә дошманнарыгыз юктыр кебек тоела... Ә дусларыгыз исәпсез-сансыз. Чыннан да шулаймы ул?
Ә.А. Дошманнар күп. Яшьләр арасыннан юк. Мин Салаватны бик нык яратам. Үзенә генә бирелгән моң белән җырлый. Һәм Хәнияне яратам. Алардан беркайчан да начар сүз ишеткәнем юк. Алар минем белән мактаналар, мин бик шатмын.
Зәйнәп белән Зөфәрне, Габделфәт Сафинны да яратам, бик матур җырлыйлар.
Р.В. Гадәттә, артист кеше, җырчы кеше хакында гайбәт сөйләмичә калмыйлар. Артист нихәтле талантлырак булса, гайбәте дә шулхәтле күбрәк була. Сезнең тирәдә дә гайбәт шактый булгандыр инде, Әлфия апа?
Ә.А. Безнең турында анекдотлар бик күп бит инде. Мин аларны ишетәм. Элегрәк яшь вакытымда сөйләгәнгә ояла идем, чөнки безне гел сөйләп тордылар.
Авыр сүзләр ишетеп, йөрәк яна иде, бер-ике сәгатьтән үзгәрә идем.
Минем өстән гайбәт бик күп булды. Ә мин яңа җырлар белән һәрвакыт үземне күтәреп тордым, көрәштем. Алар гайбәт сөйләп торды, ә мин һаман алга барып тордым. Менә нинди акыл булды миндә!
Р.В. Кеше, бигрәк тә иҗат кешесе, мәхәббәтсез, сөюсез яши алмый. Сезнең дә мәхәббәт утларында янган-көйгән чакларыгыз булгандыр. Сезне гомер буе Илһам Шакировка мәхәббәт тоткан, хәтта чак кына Илһамга кияүгә чыкмыйча калган, дип тә сөйләделәр.
Ә.А. Бусы гайбәт түгел, дөрес. Аны яшереп булмый. Кияүгә бармадым, ләкин Илһам минем яшьлек мәхәббәтем булды.
Р.В. Җырчы, никадәр талантлы булса да, баянчылардан, музыкантлардан башка җырлый алмый. Аннары, гадәттә, концертта биючеләр, сүз осталары да катнаша. Бу яктан караганда да Сез бик бәхетле булдыгыз бугай, Сезнең концертларда, Сезнең тирәдә гел талантлы кешеләр генә чыгыш ясый иде. Сез аларны үзегез җыя идегезме, әллә алар Сезне үзләре эзләп таптылармы?
Ә.А. Иң элек мин Наҗия Минкина белән чыгышлар ясый башладым. 30 ел бергә эшләдек. Аннары аны миннән Илһам тартып алды.
Музыка ансамбле җитәкчесе Кәрим Габидуллин белән дә 30 ел эшләдем. Габидуллин ничек түзгән, минем дә үзенчәлекле холык бар бит. Түземле кеше булды, чөнки иҗатта сүз әйткәләшергә вакыт калмады, өчәр-дүртәр концерт биреп йөрдек.
Р.В. Кайвакытта талантлы гына җырчылар, репертуар төзи белмәү аркасында, тамашачыга барып җитә алмыйлар, яисә аларның сәхнә гомерләре бик кыска була. Үз тавышыңа, үз мөмкинлекләреңә туры килә торган репертуар төзү – гаҗәеп катлаулы нәрсә. Ә Сезнең репертуарда татар халык җырлары да, композиторларыбыз әсәрләре дә, такмаклар да, озын көйләр дә, дөнья халыклары җырлары да бар... Репертуар төзергә кем булышты Сезгә? Әллә үзегезнең махсус сценарий язучыларыгыз, махсус киңәшчеләрегез, махсус режиссерларыгыз бар идеме?
Ә.А. Махсус язучы юк иде. Мәрхүм Фасил Әхмәтов, җырлар язгач та, миңа китереп бирә иде. Мин аның «Назлы гөлкәем» җырын халыкка чыгардым. Мин композиторлардан тавышыма туры килә торган җырларны сорап ала идем.
Р.В. Әлфия апа, Сез һаман шаян, һаман көләч, һаман матур итеп киенәсез. Кыскасы, картаерга һич кенә дә исәбегез юк. Картая белмәүнең сере нәрсәдә икәнне безгә дә әйтмәссезме?
Ә.А. Картаймаска өйрәтеп булмый инде анысы. Ләкин авыр сүзләр ишетсәң дә, йөрәгеңә алмаска кирәк.
Р.В. Кичләрен ялгыз калып, моңаеп утырганда, Әлфия апа, нәрсә турында күбрәк уйлыйсыз? Үткән гомерне ешрак искә төшерәсезме, бүгенге мәшәкатьләр күңелегезне борчыймы, әллә киләчәк хакында: балаларыгызның, оныкларыгызның язмышы, аларның киләчәге хакында уйлыйсызмы?
Ә.А. Бөтенесен дә уйлыйм. Балаларымны уйлыйм, оныкларымны уйлыйм. Һәрвакыт әйбәт булсыннар, акыллы булсыннар дим. Ике кыз үстердем, икесе дә акыллы, балалары да акыллы күренәләр. Аллага шөкер!
2000 ел
МӘГЪНӘЛЕ СҮЗ МОҢЛЫ, КӨЙЛЕ БУЛА
Нәфис сүз остасы Айрат Арсланов
Разил ВӘЛИЕВ: Татар халкының мактанычы һәм горурлыгы булган, милли рухлы, һәммә татарның күңел түрендә йөргән бөек шәхесләр бар. Шигърияттә — Тукай, музыкада — Сәйдәш, җырда — Илһам, рәсем сәнгатендә — Урманче... Ә нәфис сүз сәнгатендә, һичшиксез, Айрат Арсланов!
Татар шигъриятенең меңьеллык бай тарихы бар, әмма шигырь уку сәнгатенең үткәне, элекке осталары безгә анык билгеле түгел. Булгандыр, һичшиксез, булгандыр алар... Бер очрашуда, Айрат абый, Сез гасыр башында яшәгән трагик актер Мохтар Мутинның гаҗәеп оста шигырь укучы, шигырь сөйләүче булганын әйткән идегез... Сүз сәнгатендә Сез дә буш урында барлыкка килмәгәнсездер, Сезнең дә Мохтар Мутин кебек элгәрләрегез, укытучыларыгыз булгандыр бит?..
Айрат АРСЛАНОВ: Рус сәнгатендә сәнгатьле уку Гоголь заманнарыннан башлана. Гогольнең шундый әйткән сүзе бар: «Әле киләчәктә сәнгатьле укучылар спектакльләрне алмаштырыр».
Рус актеры Щепкин бу өлкәдә күп эшли. Әлеге сәнгатьне тудыруда Горбунов дигән актерны атарга була. Ә соңрак, совет чорындагы остазлардан – Закушняк. Ул интим хикәя кичәләре оештырган.
Ә безнең татар халкында сәнгатьле укуны безнең чор башларында туган сәнгать дип беләм мин. Әлбәттә, беренче чиратта бөек Тукаебыз исемен атарга кирәк. Тукай үзенең шигырьләрен бик матур укыган. Аның дусты Габдулла Кариев та шигырь укуны оста башкарган. Мин Әзәл Яһудинның истәлекләрендә укыган идем: «Мин бала вакытта безнең өйдә Габдулла Кариев язмасында Тукай әсәрләре бар иде» – дип искә ала ул. Моннан 20 ел элек Тукай башкаруында язылган пластинкалар булган дигән сүз ишеткән идем. Тукай Кариев белән бик дус булган бит. Әгәр дә Кариев язылган булса, әлбәттә, ул Тукайны да димләмичә калмагандыр бу эшкә. Шушы язмалар, пластинкалар табылса, безнең мәдәният өчен бик зур байлык булыр иде.
Әлбәттә, Габдулла Кариев та, Сәхибҗәмал Гыйззәтуллина-Волжская да үзләренең труппалары белән бик күп йөргәннәр, спектакльләрдән гайре концертлар да биргәннәр һәм алар икесе дә сәнгатьле уку белән шөгыльләнгәннәр.
Менә сез әйткән Мохтар Мутинга да килеп җиттек. Ул үзе Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында туган. Бәләбәйдә гимназия тәмамлагач, Уфада «Галия» мәдрәсәсе шәкертләрен һәм башка зыялы яшьләрен туплап, труппа оештырган, спектакльләр куйган. Шул вакытларда ук ул концертлар бирә торган булган. Концертларда Габдулла Тукай һәм Сәгыйть Рәмиев әсәрләрен һәм үзе уйнаган спектакльләрдән монологлар укыган.
Р.В. Бөек затлар үзләре генә бөек булып калмыйча, талантлы яшьләрне әллә каян күреп алып, аларга канат куялар, ярдәм кулы сузалар. Әле яңа гына сәхнәгә чыга башлаган Айрат Арслановны Салих Сәйдәшев үзенең 50 еллык юбилей кичәсен алып барырга чакыра. Кичә тәмамлангач, иңнәреннән сөеп мактый, киләчәк иҗатына хәер-фатыйха бирә. Сәйдәш фатыйхасын алу Сезнең өчен зур җаваплылык та, олы мәртәбә дә булгандыр бит, Айрат абый?
А.А. Ул чакта мин радиода эшли идем. Үзегез беләсез, радиога эшкә бик иртә – сәгать алтыда торып барабыз, җидедә микрофонны ачабыз. Салих Сәйдәш бик иртә тора иде. Аның флигеле театр йорты янәшәсендә. Һәр иртәдә капка төбендә очрашабыз: «Айрат, нихәл? Эшкә киләсеңме?» - дип сорый.
Мин аның фатирына килеп йөрдем. Радиодан эш буенча җибәргәләделәр аның янына. Ул йорттан миңа фатир биргәч, мин аның белән бер коридорда яшәп калдым, ишекләр янәшә иде.
Салих абыйның өендә импровизацияләнгән концертлар була, анда артистлар күп килә иде. Шул концертларга ул мине алып керә иде. Мин керергә оялам, ләкин ул мине сөйрәп алып керә.
Бер көнне ул мине үзенә чакырды да: «Айрат, тиздән минем юбилей кичәсе була. Мин ул кичәне синең алып баруыңны сорыйм», – диде. Мин бераз каушап калдым. Чөнки мин 1949 елда гына театр мәктәбен тәмамлаган кеше, сәхнәдә әле бер концертта да катнашканым юк. Менә шундый бөек затның концертын алып барырга тиешмен. Мин әйтәм: «Салих абый, бик зур рәхмәт Сезгә. Ләкин мин бит әле куркып калдым». «Курыкма, барысы да яхшы булыр, сине ишеткәнем бар, Тукайны бик матур укыйсың. Концерт кичәсендә бер-ике шигырен дә укырсың», – дип күндерде Салих абый.
Шулай итеп, 1951 елның 10 гыйнварында Кәрим Тинчурин театры бинасында (ул вакытта академия театрыбыз иде) Салих Сәйдәшевнең бик зур юбилей кичәсе үтте. Аның концерт өлешен алып бару миңа насыйп булды. Концерт зур уңыш белән үтте. Анда бик зур актерларыбыз, җырчыларыбыз, музыкантларыбыз катнашты. Оркестр белән ул үзе дирижерлык итте.
Әйе, Сез әйткәнчә, концерттан соң Салих Сәйдәшев минем кулымны кысып, аркамнан сөеп: «Менә синең радиога гына түгел, татар эстрадасына да аяк басуың шушы көннән башлансын», – диде. Салих абыйның ул сүзләре минем хәтердә мәңгегә калды.
Р.В. Сезнең яраткан шагыйрьләрегез күптер. Шулай да Сезгә татар теленең тәмен тоярга ярдәм итүчеләрнең иң беренчесе дип кайсы шагыйрьне саныйсыз?
А.А. Мин, әлбәттә, яшьтән үк Тукайны укып, аның иҗатын яратып үстем. Минем әтием дә авыл зыялысы иде. Ул авылда зоотехник булып эшләгән кеше. Без аның белән кичләрен рус һәм татар әдәбиятын укый идек: Тукайны, Такташны, Мәҗит Гафурины… Бу да яшьтән үк әдәбият белән кызыксынуга ниндидер этәргеч биргәндер.
Аннан соң районда яшьләр арасында олимпиадаларны еш үткәрделәр. Ул вакытта безнең мәктәптә күпләр Һади Такташ иҗатына мөкиббән иде. Барысы да Такташны укыйлар. Мин дә олимпиадаларда катнашып, призлар алганым хәтердә.
Ә нинди шагыйрь дип әйтсәгез, шагыйрьләр бик күп. Тукай китабы – минем көндәлек китабым. Күңелем төшсә дә мин кулыма Тукай әсәрләрен алам, ул һәрвакытта көч-дәрт өсти торган шагыйрь.
Р.В. Концертлар һәм кичәләрдә, гадәттә, үзәк урында җыр була. Җыр арасындагы бушлыкны тутырыр өчен яисә җырны җырга ялгау, артистны ял иттереп алу өчен генә арага бию номерлары кертәләр, шигырь яисә мәзәк сөйлиләр. Мондый кичәләрдә сөйләнгән шигырьләр, гадәттә, бик тә уртакул була, шигырь сөйләүче ничек тә тамашачының күңелен күтәрергә, аны көлдерергә генә тырыша.
Айрат абый, Сез беренчеләрдән булып бу традицияне бозарга җөрьәт иттегез. Сез татар сүзенең, татар шигыренең бәясен күтәрдегез. Сез катнашкан кичәләрдә сүз һәрчак иң алгы урынга чыга... Билгеле, моның төп сәбәбе осталыктадыр... Әмма икенче, бик зур сәбәп – тирән мәгънәле шигырьләр, әдәби әсәрләр сайлаудадыр... Чын шигырьне, чын әдәби әсәрне танырга, аңларга кемнәр өйрәтте Сезне?
А.А. Элек безнең дәүләттә идеология дигән нәрсә бар иде. Идеясезлек булмасын, идея алгы планга күчсен дип өйрәтәләр иде.
Р.В. Айрат абый, сез бит татарча гына укымыйсыз. Тагын бер яктан уникаль шәхес сез – ике телдә дә – русча да, татарча да укыйсыз. Андый кешеләр татарда башка бар микән әле ул?
А.А. Мин Пушкинны күп ятламадым. Ләкин мин аны өч мәртәбә Бөтенроссия конкурсларында укыдым. Аның беренчесе 1957 елда Октябрьнең 40 еллыгына багышланган иде. Икенчесе В.И.Ленинның 100 еллыгына багышланган иде. Мин аларның икесендә дә лауреат исеме алдым. Һәм Пушкинның 175 еллыгына багышланган конкурста катнаштым. Анда мин Пушкинны саф татарча укып, өченче урынны алдым. Соңыннан миннән сорадылар: «Сез урысча укыйсызмы?» – дип. Мин лирикадан берничә әйбер укып күрсәттем.
Ә менә филармониядә эшләгәндә мин Маяковскийны бик яратып укый идем. Есениннан да программа эшләгәнем бар иде. Чеховның вак хикәяләреннән программа төзегәнем булды. К.Симоновны, Д.Кугультиновны, Р.Гамзатовны программага кертә идем. Шундый шагыйрьләр күп иде.
Р.В. Музыкантларны, җырчыларны музыка мәктәпләрендә, училищеларда, консерваториядә әзерлиләр. Рәссамнарның да махсус үз уку йортлары бар. Ә менә бары тик сүз осталыгына, сүз сәнгатенә генә өйрәтүче мәктәпләр һәм уку йортлары юк бугай...
А.А. Әлбәттә, сәнгатьле уку өлкәсендә эшләүчеләр өчен махсус уку йортлары юк. Заманында Мәскәүдә Сүз институты булган, Луначарский үзе җитәкчелек иткән. Анда аерым бүлекләр булган, сүз жанрына бик зур әһәмият бирелгән.
Без күбрәк театр училищеларында, театр институтларында укыйбыз инде. Мин үзем башта театр училищесында 4 ел укыдым. Миңа бик ярдәм итүчеләр булды – атаклы нәфис сүз остасы С.Качерян һәм Вахтангов театры актеры Я.М.Смоленский, соңрак ул Вахтангов исемендәге театр училищесы профессоры булды, хәзер мәрхүм инде. Мәскәүдә театр йортында нәфис уку буенча секцияләр үткәрелә торган иде, курслар кебек инде. Минем аларны тыңлаганым булды.
Р.В. Бүгенге көндә татар сүз сәнгате бик авыр чор кичерә кебек. Яшьләр арасында Сезнең дәрәҗәдә, дип әйтмим, хәтта яхшы шигырьнең мәгънәсен аңлап, тамашачыга җиткерерлек гадәти конферансьелар да бик сирәк күренә. Камал театры артистлары арасындагы шигырьгә гашыйк берничә останы санамасак, бу өлкәдә тулы бушлык, битарафлык хөкем сөрә кебек. «Әллә безнең сүз сәнгатебезнең киләчәге юкмы икән?» – дигән хәвефле уйлар да килә кайчак...
А.А. Безнең бу жанрда эшләүчеләрнең базалары күбрәк филармониядә иде. Анда төрле милләтле күп кенә директорлар: башкортлар да, руслар да, яһүдләр дә эшләде. Ләкин шул вакытларда да аларда татар эстрада сәнгатен күтәрүгә омтылыш бар иде. Без ул чакны бөтен илне йөреп чыктык. Кайда татар яши, без шунда булдык.
Хәзерге вакытта филармониянең хуҗасы татар, әмма ул килү белән безнең жанр бетү ягына юнәлеш тота башлады. Чөнки эстрада бригадалары әкрен-әкрен генә кыскартылды, бүгенге көндә эстрада бригадаларында бер-ике җырчы һәм бер шигырь-хикәя укучы – Рәшит Сабиров калды. Алар Татарстаннан читтә концертлар куймыйлар диярлек, бары тик Казан тирәсендәге авылларда, районнарда йөриләр.
Р.В. Айрат абый, кайбер башка шәһәрләрдә сүз осталары үз остаханәләрен, үз мәктәпләрен булдыралар, үзләре тирәсенә шәкертләрен туплыйлар. Сезнең андый мөмкинчелегегез юкмы? Яисә сездә андый база юкмы?
А.А. Әйткәнемчә, мин сәнгать академиясендә биш ел укыттым. Бик яратып укыдылар, аны тәмамлаган кешеләр республика театрларында һәм башка сәнгать оешмаларында эшлиләр хәзер. Алар мине бүгенге көнгә кадәр очрашканда «мөгаллим абый» дип йөриләр. Мин дә аларны укучыларым дип саныйм.
Соңгы елларда биш елдан артык филармониядә режиссер булып эшләдем. Эстрада бүлегендә. Әмма соңгы вакытларда мин бу өлкәдә эшләүчеләрне белмим. Сәнгатьле укуны үзенең профессиясе итеп алырлык кешеләрне әле мин күрмим. Әгәр дә андыйлар булса, мин рәхәтләнеп тәҗрибәм белән уртаклашыр идем.
Аннары радиода эшләүчеләр безне, озак еллар радиода эшләгән кешеләрне, укытучыларыбыз дип йөриләр. Әле күптән түгел генә мин телевидениедә дикторлар группасы җыеп, Бөек Җиңүгә бер композиция эшләдек. Алар да мине укытучыбыз диләр. Шулай итеп, мин теләкләре булганда аларга булышырга әзер. Әлбәттә, хәзер концертларны бик матур алып баручы яшьләр бар. Әмма сәнгатьле укуның юнәлеше үзгәрде дидек бит. Хәзер ул җиңел планда алып барыла. «Шаян-шоу»лар китте. Мин аларның репертуарын өнәп бетермим.
Сәхнәдән классика төште. Тукай да укылмый, Такташ та укылмый, Туфан да укылмый, Хәким дә укылмый. Бүгенге көндә менә дигән шагыйрьләребез бар, алар да укылмый. Алай булмый бит ул.
Р.В. Татар халкы – сәхнә җанлы, тамаша җанлы халык. Әмма соңгы елларда, минемчә, безнең тамашачының зәвыгы бик нык түбән төште кебек. Монда безнең «сүз осталарыбызның», сәхнәдән очсызлы мәзәк сөйләүче кайбер җырчыларыбызның да өлеше бардыр?..
А.А. Минем Мәскәү, Ленинград сәхнәләрендә концертлар белән бик күп катнашканым булды. Чайковский залына опера солистлары белән елына бишәр мәртәбә килә идек. Мин инде шул концертларны алып баручы буларак сәнгатьле уку белән катнаша идем. Ул концертлар искиткеч зур уңыш белән үтә иде. Без чыгыш ясамаган театрлар аз калгандыр Мәскәүдә. Минем Кремльнең Зур сараенда гына чыгыш ясаганым булмады.
Ул чагында башкаручыларның репертуарына да башкачарак карыйлар иде, җитди караш бар иде. Җырчыларыбызның да репертуары мәшһүр композиторларыбызның әсәрләреннән төзелә торган иде.
Ә бүгенге көндә радио-телевидениене карагыз сез. Радио әле классиканы да бирә. Ә телевидениедә күбрәк бер көнлек җырлар яңгырый. Ә хәзерге көндә ачылган ваграк радиоларда көне буе шул җырлар яңгырап тора. Шушылай тәрбияләү зәвыкны бозуга китерә торгандыр. Мин шулай уйлыйм.
Аннан соң нәфис сүз өлкәсендә эшләүчеләрнең репертуарында да хәзер – бары тик көлдерү әйберләрен уку. «Шаян-шоу»ларны карыйм, клоунадага әйләнеп китә кайчагында.
Р.В. Татарстан телевидениесенең беренче дикторы, гомер буе радио белән хезмәттәшлек иткән кеше буларак, Сез бүген дә үзебезнең радио һәм телевидениегә битараф түгелдер? Андагы тапшыруларның сәнгати ягына мөнәсәбәтегез, бәягез нинди? Татар телен вата-җимерә сөйләүче кайбер дикторларыбызны, «сиңга», «миңга» дип тапшыру алып баручы журналистларыбызны тыңлаганда җаныгыз сыкрамыймы?
А.А. Әлбәттә, без радиода үзебез белгән дикторларыбызга һәрвакыт әйтәбез, алар безне кабул итәләр. Ләкин бит хәзер дикторлар күбәйде, аларның барысына да әйтеп бетереп булмый.
Заманында Мәскәүдә дикторлар төркеме белән профессор Розенталь эшли иде. Сәнгатьле уку буенча алар белән актерлар да шөгыльләнә иде.
Мин үзем дә радио-телевидениедә күп эшләдем. Безнең андый ярдәм итүчеләребез булмады. Без бу турыда һәрвакыт әйтә килдек. Чөнки диктор радио-телевидениенең йөзе, бөтен республикага, илгә чыга торган кеше ул.
Соңгы вакытта бу мәсьәлә телевидениедә күтәрелде. «Сез алынмассызмы?» - дип әйтеп тә карадылар. Без вәгъдә иткән идек, ләкин бу һаман сүздә генә кала килә. Мин барысын да тыңлап киләм, сез әйткән әйберләр белән килешәм. Дикторларны махсус укыта торган бүлек юк бит. Алар барысы да сәнгать академиясеннән, театрлардан киләләр. Ләкин алар сәнгатьле укуның асылын белергә тиешләр.
Р.В. Айрат абый, соңгы елларда туган телебезгә игътибар артты. Хәзер телне белүче кешеләр көннән-көн күбрәк кирәк була башлый. Әмма закон кабул итсәк тә, мәктәпләр ачсак та, күпме генә тырышсак та, барыбер, татар теле икенче урында кала бирә. Моның өчен без парламентта да, Дәүләт Советында да күбрәк туган телебездә сөйләшергә тиешбездер. Дәүләт теле дип игълан иткәч, татар теле ул мәктәптә, трамвайда, троллейбуста, урамда, кухняда гына сөйләшә торган тел булмаска тиештер, ул дәүләт белән идарә итә торган тел булырга тиеш. Шушы ил белән идарә итүчеләр дәүләт телен бик яхшы белергә тиеш.
Айрат абый, Сезнең иҗат турында бик күп мәкаләләр язылган, Сезгә багышлап йөзләгән шигырьләр иҗат ителгән. Бу инде Айрат Арслановның чын мәгънәсендә милләт улы, халыкның сөеклесе булуы турында сөйли. Чөнки бары тик үзең чын-чынлап хөрмәт иткән, яраткан кеше турында гына шигырь язып була. Мин дә заманында Сезгә багышлап шигырь язган идем. Мөмкин булса, хәзер шуны укырмын...
Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 715 | Нарушение авторских прав
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |
|