АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

Татар мадонналары

Прочитайте:
  1. Кытай татарлары Ильяр Габитов,
  2. Примерные границы татарских княжеств в Мещере в XV–XVI веках
  3. СИНДЕР ТАТАР КЕШЕСЕ... 1 страница
  4. СИНДЕР ТАТАР КЕШЕСЕ... 2 страница
  5. СИНДЕР ТАТАР КЕШЕСЕ... 3 страница
  6. СИНДЕР ТАТАР КЕШЕСЕ... 4 страница
  7. СИНДЕР ТАТАР КЕШЕСЕ... 5 страница
  8. СИНДЕР ТАТАР КЕШЕСЕ... 6 страница
  9. СИНДЕР ТАТАР КЕШЕСЕ... 7 страница
  10. СИНДЕР ТАТАР КЕШЕСЕ... 8 страница

Чыннан да, синең картиналарда иң күп чагылыш тапкан илаһи зат — хатын-кыздыр. Моның сәбәбе нәрсәдә икән? Әниең Мәймүнә апага булган олы хөрмәт, яисә хатыныңа булган мәхәббәт чагыламы ул картиналарда? Әллә синең җир йөзендәге бөтен хатын-кыз затына булган мөнәсәбәтеңме бу?

И.З. Бу эчтән, күңел түреннән чыккан хисләрдер инде. Баш белән уйлап, матур ханымнарны, чәчәкләрне ясыйм дип эшләнгән эш түгел ул. Тел белән аңлатып бирә алмыйм, мин ни өчендер хатын-кызларны сурәтләргә яратам, алар миңа тормыш чәчәкләре булып тоелалар, шуңа күрә әсәрләремнең 80 проценты хатын-кыз образы белән бәйләнгән.

Әбиләр образы миндә аз әле. Аларны күп итеп сурәтләргә була. Ап-ак әбиләр. Тып-тын торсалар да, алар карап торырга фәрештә шикеллеләр. Әллә ни бай киенмәсәләр дә, чисталык, пакьлек аңкый алардан, кояш кебек якты нур сибеп торалар.

Р.В. Аннары син атларны бик яратып ясыйсың. Монысы татарлыктандыр инде?

И.З. Минем әти дә рәсем ясый иде. Бигрәк тә атларны оста төшерә. Мин аның рәсем ясавын авыз ачып карап тора идем. Кулына акбурмы, күмерме ала да, җиңел генә итеп ясап куя: чып-чын ат, койрыклары, аяклары селкенгән кебек була иде. Атларны ярату әтидән килгәндер инде. Әтием ат өстендә гомер сөргән татар халкының бер улы бит.

Р.В. Сәнгать турында сөйләгәндә, без аның милли бизәкләренә, милли рухына, милли үзенчәлекләренә игътибар итәбез. Ә синеңчә милли нәкышь сәнгате нинди булырга тиеш? Син үзеңне татарның милли рәссамы дип саныйсыңмы? Әллә Рудольф Нуриевлар, София Гобәйдуллиналар кебек үзеңне милләтсез иҗатчы, милләтсез даһи дип исәплисеңме?

И.З. Мин милли төсләр, милли буяулар, милли формалар турында махсус уйланганым юк, бу минем каннан – татар каныннан – үзеннән-үзе килеп чыга торгандыр. Соңгы елларда Сөембикә образларын тудырганда да сурәтләү ысулларым бары тик күңелдән генә килә дип уйлыйм. Аллага шөкер, хәзер без үзебезне татар дип күбрәк тоя башладык, иҗади мавыгып китеп мин дә Сөембикә образын ясадым. Ә болай: «Яле, милли булыйм әле»,– дип уйлап йөрмим, ул күңелгә үзеннән-үзе сарылып керә. Миңа еш кына: «Син – милли рәссам»,– дип әйтәләр.

Р.В. Соңгы вакытта син портрет жанрында шактый актив эшләп алдың. Синең портретларың персонажларның охшашлыгына ирешүдән бигрәк, аларның рухын, эчке дөньясын күрсәтә алулары белән аерылып тора. Гадәттә кемнәрнең портретларын ясыйсың син? Синең өчен нинди кешеләр кызыклы?

И.З. Мин күбрәк татарның зыялы, зур шәхесләрен ясыйм: Марсель Сәлимҗанов, Шәүкәт Биктимеров, Равил Шәрәфиев, Туфан Миңнуллин, терапевт Илдус Әнвәр улы. Кызганыч, алар әле бик күп түгел. Әмма бу – бик матур, мавыктыргыч жанр. Фәндәс Сафиуллинның ике портретын ясап бетереп утырам.

Р.В. Иҗат кешесе өчен ялгыз кала белү, ялгызлыктан тәм табып, дөнья белән бергә-бер калып сөйләшә алу кирәк. Ә син, Илдар абый, кешеләр белән аралашып яшәргә яратасың… Остаханәңә кайчан килсәм дә, анда һәрчак кемдер була. Телефоннан сөйләшкәндә дә синең сөйләр сүзләрең гаҗәп күп, әйтер фикерләреңнең чиге-кырые юк кебек. Кайчан гына ялгыз каласың да, кайчан гына иҗат итәсең соң син?

И.З. Ялгызлык рәсем ясаганда кирәк. Рәсем белән икәүдән-икәү генә сөйләшәсең, гәпләшәсең. Шул вакытта илһам килә, рәсемнәр дә яхшы ясала.

Р.В. Илдар абый, син тормышта һәм иҗатта көнчел кешеме? Көнләшсәң, кемнәрдән, нинди кешеләрдән, нинди рәссамнардан көнләшәсең?

И.З. Юк, минем көнкүрештә дә, сәнгатьтә дә көнләшү дигән махсус тойгым юк. Минем әтием дә шундый иде. Ә ак көнләшү бар. Менә, мәсәлән, тыңлап торам: син нинди матур итеп татарча сөйләшәсең! Эх, мин әйтәм, мин дә шулай сөйләшергә өйрәнсәм иде! Әмма моңа ирешү миңа кыен. Ак көнләшү кирәкле хис ул.

Р.В. Татарстанда һәм Россиядә син алмаган исем, сиңа бирелмәгән премия бетеп бара бугай инде. Ул исемнәргә, премияләргә мөнәсәбәтең ничек? Кирәкме алар иҗат кешесенә, әллә комачау гына итәләрме?

И.З. Мин үзем андый әйберләргә бик тыныч карыйм, аның турында уйламыйм да, бирсәләр – алам, бирмәсәләр – кайгырмыйм. Бөтен хикмәт эштә, иҗатта, иҗат нәтиҗәләрендә. Диплом да, премия дә бөтен җаныңны-тәнеңне биреп эшләгәннән килә. Рәсми бүләк, исемнәрне сорап йөрмим, аңа минем вакытым да юк – мин һаман эштә. Чөнки бөтен хикмәт эштә, иҗатта.

Р.В. Бер караганда бүген синең бөтен нәрсәң дә бар кебек… Яраткан һөнәрең – иҗатың гөрләп бара, кырыеңда – сөйгән хатының, янәшәңдә – рәссам улың Ирек, әсәрләреңне халыкка күрсәтер өчен персональ галереяң… Әмма яхшылыкның чиге юк, диләр бит… Бүгенге көндә Илдар Зариповка кеше буларак, рәссам буларак ниләр җитми?

И.З. Мин хәзер табигатьне аз ясый башладым. Аның өчен ешрак табигатькә чыгарга кирәк. Киндер аласың, буяулар, чемодан, автобуста барып булмый, кайтканда бөтен кешеләрне буяп бетерәсең. Менә миңа машина кирәк иде. 13 еллык “Волгам” бар, аның белән чыксаң, кайтып булмый, ватыла.

Хәзер бит картиналарны аз алалар: байларның зәвыгы юк, сәнгатьне аңлый торган кешеләрнең акчасы җитми.

Җитәкчеләр арасыннан минем иҗатымны күбрәк Президентыбыз Минтимер Шәрипович аңлый, гомумән, минем һәм башка сәнгать әһелләренең иҗат дөньясына ул бик игътибар итә.

Р.В. Илдар абый, Сезнең иҗатыгызга бик күп кешеләр югары бәя бирә, үзегезне дә бик хөрмәт итәләр. Ә менә Сез үзегез кемнәрне хөрмәт итәсез, күңелегезгә якын тоясыз?

И.З. Рәссамнардан миңа Ренуар, Рембрандт ошый, руслардан Пластов, үзебезнең рәсем осталарыннан Урманче, Фешин, Әхсән Фәтхетдинов ошый.

Р.В. Менә без ничә ел буе Казанда хәзерге көндә сәнгать югары уку йорты булмавы турында сөйлибез. Югыйсә, бездә анда укытыр кешеләр дә күп, минемчә.

 

И.З. Әлбәттә, андый югары уку йортыбыз булса, Казаныбыз бик тә отар иде. Безнең шундый зур, матур, махсус төзелгән бинабыз да бар.

Казанга сәнгатьне яратучы чит ил кешеләре күп килә. Аларның бит хоккейга, баскетболга түгел, ә театрларга, музейларга барасы, сәнгать кешеләре белән, гомумән, зыялы шәхесләр белән очрашасы килә. Шуңа күрә мондый уку йорты безгә бик кирәк.

 

Р.В. Казан шәһәре әле чын мәгънәсендә татар шәһәре булып китә алмый. Бер миллион ике йөз мең кеше яши торган Казан шәһәрендә татарларның бер бөек шәхесенә куелган, сокланып карарлык һәйкәл юк. Югыйсә, безнең бөек кешеләребез күп бит. Ни өчен Олугъ Мөхәммәткә – беренче ханыбызга, Кол Шәрифкә, Шиһабетдин Мәрҗанигә, Риза Фәхретдингә һәйкәл юк? Моның сәбәбе нидә?

И.З. Бездә һәйкәлләрне үзешчән скульпторлардан эшләтәләр. Менә Бакый ага Урманчега эшләп куйдылар. Ул үзе күрсә гарьләнер иде. Һәйкәлләр бит татар халкының йөзен күрсәтеп торырга, тарихын чагылдырырга тиеш.

Р.В. Остаханәңә ничә килсәм дә, анда һәрчак талгын гына татар моңы агылып торган булыр… Син халык көйләрен, борынгы җырларны бигрәк тә яратасың. Ул моңнар синең картиналарыңа да күчә торгандыр. Төсләрдә дә татар моңы булырга мөмкиндер бит?

И.З. Мин музыкадан башка яши алмыйм. Бу моңнар буяуларга күчә, иҗат итәргә көч өсти.

Р.В. Синең әсәрләреңә иң дөрес бәяне кемнәр бирә дип саныйсың? Дусларыңмы, дошманнарыңмы, сәнгать белгечләреме, әллә үзеңме? Әллә вакытмы?

И.З. Беренче чиратта, бәяне үзем бирәм. Аннан соң башкалар фикерен дә тыңлыйм. Соңгы сүзне үзем әйтсәм дә, тәнкыйтьне дә кабул итәм.

Иң беренче итеп картиналарымны хатыныма күрсәтәм. Минем өчен иң зур бәяне ул бирә, катгый гына итеп, я ошый, я ошамый ди.

 

Р.В. Син әсәрләреңне кемнәр өчен иҗат итәсең? Аларны күбрәк кемнәр карый, кемнәр сатып ала? Аларны Россиянең, дөньяның кайсы музейларында, кайсы илләрендә күрергә була?

И.З. Минем картиналарымны бик күп җирләрдә күрергә мөмкин. Элек аларны музейлар ала иде, шуңа күрә рәсемнәрем бөтен Россиягә таралган.

Гомумән, рәссам кеше рәсемнәрен халык өчен ясарга тиеш. Әмма минем әсәрләрем сәнгати яктан бераз әзерлеге булган кешеләргә исәпләнгән.

 

Р.В. Гомер буе киндергә төшерергә хыялланып та, әле һаман ясый алмаган картинаң бармы?

И.З. Һаман да нәрсәдер ясыйсы килә, яхшырак итеп ясыйсы килә. Теләгем бер: әсәрләрем яхшырганнан-яхшыра барсын иде. Хыяллар бар инде ул, хыялсыз булмый. Кайбер ошамаган әйберләрне бозып та ташлыйм. Иҗатым һаман да өскә күтәрелсен иде, дип телим.

 

2002 ел

ТАТАР СӘНГАТЕНӘ ХЕЗМӘТ ИТӘРГӘ ТЕЛИМ

Рәссам Камил Муллашев

 

Разил ВӘЛИЕВ: Татарстанда күп кеше, бәлки, Камил Муллашевны белеп тә бетерми торгандыр. Чөнки ул бездән еракта, Кытай җирләрендә Өремче каласында туган, үскән, укыган. Аннан соң Казакъстанга күчкән, соңыннан Мәскәүдәге Суриков исемендәге сәнгать институтында укыган. Рәссамның, иҗат кешесенең тормышы, тәрҗемәи хәле һәм шуның өстенә сәләте бергә кушылганнан соң, аның иҗаты килеп чыга торгандыр. Камил Муллашевның иҗаты, биографиясе, картиналары турында уйлап утырганда менә шуларны күз алдыма китердем. Чөнки аның тормыш юлы гаҗәеп кызыклы, бер караганда ул бик катлаулы, икенче караганда бик бай. Болар турында, Камил әфәнде, Сез үзегез әйтеп китсәгез бик әйбәт булыр иде.

Камил МУЛЛАШЕВ: Казанда шәхси күргәзмәмне оештыру – күптәнге хыялым иде. Ул тормышка ашты һәм бу – минем өчен әһәмиятле вакыйга. Кечкенәдән татар рухында тәрбияләндем, үземне һәрвакыт татар рәссамы итеп тойдым, шуңа күрә рәсемнәремне Татарстанга күрсәтәсем килде. Мин бу күргәзмәгә бик нык әзерләндем.

Р.В. 60 ел чамасы элек Кытайда туып-үсеп, Казакъстанда яшәп, Мәскәүдә укып, Сез ничек татар рухын, туган телне саклап кала алдыгыз?

К.М. 100 еллар элек безнең ата-бабаларыбыз моннан Көнчыгыш якларына китәләр. 1930-1940 нчы елларда Кытайда татарлар бик күп иде. Көнбатыш Кытайның Синьзянь өлкәсендәге шәһәрләрдә татарлар үз шәһәрләрендәге кебек яшәделәр, үз мәчетләре, мәктәпләре бар иде. Татар халкының мәдәнияте башка халыкларныкыннан югарырак та булгандыр, бәлки.

Голҗа, Өремче шәһәрләрендә кытайлылар аз, күбрәк казакъ, уйгыр, дүнкән, шивә, монгол халыклары яши иде. Татарлар, күпне күргәнгәме икән, тиз баеп китәләр, заводлар салалар, Шанхай, Россия белән яшерен сәүдә итәләр иде. Татарлар үзләрен бик иркен тоталар, хатын-кызларның битләре ачык иде. Башка халыклар татарларга кызыгып карый, алардан өйрәнә иделәр.

Р.В. Камил әфәнде, Сез иҗатка кайчан керешеп киттегез? Сезнең турында бик матур, затлы альбом чыкты. Анда Сезнең балачак, яшьлек турында искиткеч матур сүзләр язылган. Сез 12-13 яшьлек чагыгызда мәктәпкә бармыйча, кача-поса рәсемнәр ясагансыз икән. Рәсем сәнгатенә кереп китүегезгә нәрсә, кем сәбәпче булды?

К.М. Әлбәттә, әтием. Ул оста хаттат (каллиграф) иде. Мин дөньяга килгәндә үк, безнең өй тулы карандаш, буяу, кәгазь булган. Кечкенәдән үк әтиемә ярдәм итәргә ярата идем. Рәсем ясау, сызу эше белән шулкадәр мавыгып киттем, башлангыч класста бик начар укый башладым, иртәдән кичкә кадәр рәсем ясау, сызу белән шөгыльләнә идем. Шул сәбәпле, әтием мине үртәштерә дә иде.

Рәсем ясарга яратучы 10-15 яшьлек балалар белән без этюдларга йөри, шунда рус рәссамнары Шишкин, Левитан, Крамской, Репиннарның иҗаты белән таныша идек.

Р.В. Ә әниегез мөгаллимә кеше буларак нәрсә дип әйтә иде?

К.М. Әнием минем бу шөгыль белән мавыгуымны тыймады. Җиденче-сигезенче классны бетергәндә мин олыгаеп киттем, акылга утырып, яхшы укый башладым.

Р.В. Камил әфәнде, Сез бик озын юл үтеп Казанга килеп җиттегез. Әйткәнегезчә, Казан һәрвакыт күңелегездә яшәгән. Тәрҗемәи хәлегезне өйрәнеп утырганда игътибар иттем, безнең юллар гел янәшә йөргән икән. Мин укыган чорларда Сез дә Мәскәүдә укыгансыз. Мин 1985 елларда Әфганстанда булган идем, сез дә шул вакытта анда булгансыз икән. Әмма монда, Казанда гына безнең юлларыбыз очрашты. Бер минем белән генә түгел, гомумән, татар халкы белән бергә булгансыз. Әмма татарның рухи үзәгенә бүген генә килеп ирештегез. Сезнең иҗатыгызны күпмедер дәрәҗәдә беләбез. Казанга килеп җиткән әсәрләрегезне карап чыктык. Сез бик зур сәнгать мәктәбе үткәнсез. Кытайда кытай, уйгыр рәссамнарыннан, Казакъстанга күчкәч казакъ нәкыш мәктәбен өйрәнгәнсездер. Мәскәүдә Суриков институтында укыганда Таһир Салахов остаханәсендә шөгыльләнгәнсез. Әгәр дә Сездән, Камил Муллашев кайсы халыкның рәссамы дип сорасалар, нәрсә әйтер идегез?

К.М. Шушы альбомымның спонсоры булган Кытай илчелеге 2001 елның 8 августында Алма-Атада, чит ил вәкилләрен җыеп, презентация үткәрде һәм шунда әйттеләр: «Камил Муллашев Кытайда туды, Кытайда иҗат юлын башлады. Шул сәбәпле ул кытай рәссамы», – диделәр.

2002 елда Астанада күргәзмә оештырганда, президент Нурсолтан Назарбаев килеп: «Синең әсәрләреңдә казакъ рухы бар, син хакыйкый казакъ рәссамы», – дип әйтте. Бу минем өчен зур мәртәбә. Минем мондый мәртәбәне татар халкыннан ишетәсем килә. Татар мәдәниятенә, сәнгатенә хезмәт итәргә телим.

Р.В. Камил әфәнде, милләтебезнең бер баласы төрле халыкларга хезмәт итеп, аларның мәхәббәтен казана икән, бу татар халкы өчен зур куаныч. Татар халкында андый шәхесләр бар. Мәсәлән, бөек җырчы Фәридә Кудашеваны татарлар безнең җырчы ди, башкортлар безнеке ди. Ул – ике халыкның да сөекле баласы. Илһам Шакировны, Әлфия Авзалованы да төрки халыклар үз итәләр. Чыннан да төрки халыкларның тамырлары бер. Бөек шагыйрь Акмулланы татар да, башкорт та, казакъ та үзенеке дип саный. Бүгенге көндә Камил Муллашевны татар да, казакъ та, кытай да үзенеке саный икән, бу безнең өчен горурлык кына.

Камил әфәнде, бүгенге көндә Сезнең әсәрләрегез күп кенә музейларда, галереяларда күрсәтелә. Берничә әсәрегез Третьяков галереясына куелган. Сез – Казакъстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казакъстан Сәнгать академиясе академигы. Болар бик зур дәрәҗәләр. Ләкин мин Сезгә бәя биреп бетергәннәрдер дип санамыйм. Сезнең турыда республикабызның күренекле сәнгать белгече Розалина Шаһиева болай ди: «Камил әфәнде иҗатында киң күләмле эстетик нигез күрәм. Беренче әсәрләреннән башлап бүгенге көнгә кадәр киң панорама, кабатланмас стиль, дөнья сәнгате үрнәкләренең үрелеп-үрелеп рәссам палитрасына кереп китүен күрәм. Аның Третьяков галереясындагы триптихында 1970 нче еллар ахырындагы техник үзгәрешләрне, индустрияне илаһилаштыру чагыла. Машиналар, техника җанлы сурәтләр кебек бирелгән. Ул чор стилен без «кырыс стиль» дип атыйбыз. Ләкин К.Муллашев иҗатында ул гармониягә китерелгән.

Икенче чорда иҗат ителгән «Болан патшасының балык белән сөйләшүе»ндә әллә нинди җанлы мифлар, тылсым, әкият».

К.М. 1990 нчы елларда дөнья кубарылып киткәч, мин төшенкелеккә бирелеп алдым. Үземнең остаханәмдә җәннәт кебек дөнья турында уйлап, рәсемнәр иҗат иттем. Алар бик күп иде, шактые Америкага китте, 6-7 әсәр генә калды.

Р.В. Камил әфәнде, Сезнең бөтен иҗатыгыз белән зурдан кубып беренче мәртәбә Казанга килүегез. Казан Сезне ничек кабул итте? Сез үзегез Казанны, татар халкын, рәссамнарны ничегрәк хәтерегезгә сеңдердегез?

К.М. Минем Казакъстан татарлары арасыннан вәкил булып Бөтендөнья Татар конгрессына килгәнем бар. Казан елдан-ел матурлана, мин моңа бик шатланам. Президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиевнең Казакъстан татарлары арасында абруе бик зур. Мөстәкыйльлек алгач, татарлар бөтен дөньяга танылып бара. Минем улым да татар булуы белән бик горурлана, башына татар түбәтәен киеп куя.

Татар халкының киләчәге өчен кулыбыздан килгәнне эшләргә кирәк дип уйлыйм. Казанның меңьеллыгы барыбыз өчен дә зур бәйрәм. Казандагы Кол Шәриф мәчете искиткеч гүзәл гөл кебек.

Татарстан рәссамнары белән дуслашып, алардан өйрәнерлек. Мин әле татарлар турында тирән төшенә алмый идем, хәзер яхшырак әсәрләр тудырырга мөмкинчелек булыр дип уйлыйм.

Р.В. Әйе, татарлар гына түгел, башка халыклар да безнең тарихыбыз турында уйланырлар. Безгә хәзер тарихи, рухи хәзинәләребезне барларга кирәк. Минем хыялыма Казанның меңьеллык бәйрәме уңае белән татар рәссамнарының яки татарга багышлап иҗат итүче рәссамнарның мең картинасыннан торган күргәзмә оештыру проекты килде. Бу күргәзмәдә катнашсагыз, Сез кайсы әсәрегезне куяр идегез?

К.М. Мин «Сөембикә вә Евразия», «Кыпчак кызы» дигән әсәрләремне бирер идем дип уйлыйм. «Сөембикә» әсәремдә мин ханбикәгә, милләтемә булган мәхәббәтемне ачтым. Бу әсәремне Казакъстандагы күргәзмәләрдә дә күп күрделәр һәм яхшы бәһа бирделәр.

 

2003 ел

 

 

УЛ БҮГЕН ДӘ БЕЗНЕҢ АРАДА…

Татар һәм казакъ халыкларының күренекле рәссамы

Бәхтияр Табиев турында туганнары,

якыннары һәм дуслары белән әңгәмә

 

Разил ВӘЛИЕВ: Безнең бүгенге әңгәмәбез моңа кадәр булганнарының берсенә дә охшамаган. Ни кызганыч, әлеге әңгәмәдә аның төп герое катнаша алмый, чөнки ул берничә ел элек мәңгелек дөньяга китеп барды. Әмма ләкин Бәхтияр Табиев – татар һәм казакъ халыкларының олуг рәссамы, Казакъстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, мәшһүр шәхес – һәрвакыт безнең күңелебездә саклана һәм бүген без аның картиналары эленгән күргәзмә залында утырабыз. Казанга килгән вакытта Бәхтияр Табиев үзенең күргәзмәсен кайчан да булса татар халкының рухи башкаласында күрергә хыяллана иде. Дөрес, Бәхтияр Табиев иҗаты белән безнең халыкта күп кеше таныш түгелдер. Әмма милләтебезнең бик күп күренекле шәхесләре үзе исән вакытта ук Бәхтияр белән танышлар иде, аның белән хат алышып, кунакка йөрешеп яшиләр иде. Алар арасында Илһам Шакиров та, Марсель Сәлимҗанов та, Ринат Таҗетдинов та, Рабит Батулла да һәм башка бик күп әдәбият-сәнгать әһелләре бар. Һәм менә, озак еллар үткәннән соң, Бәхтияр Табиевның гомерлек хыялы, минемчә, тормышка ашты. Аның әсәрләре, үзеннән соң булса да, Казанга – татар халкының рухи башкаласына килеп иреште. Бу эштә Бәхтиярнең якын дуслары, танышлары, фикердәшләре, хәләл җефете Бикә ханым башлап йөрделәр. Һәм менә күптән түгел генә Бәхтияр Табиевның картиналары, авырлык белән булса да, Казанга килеп иреште һәм «Казан» милли-мәдәни үзәгендә аның күргәзмәсе ачылды. Бәхтияр турында сөйләгәндә, аның турындагы истәлекләрне дә яңартырга була, аның тәрҗемәи хәлен дә сөйләп бирергә була. Чөнки ул искиткеч кызыклы шәхес һәм гаҗәеп талантлы рәссам иде. Аның турында «иде» дип әйтәсе килми, ул үзе дә безнең янда утыра кебек. Безнең тирә-якта аның рәсемнәре, картиналары – аның иҗаты.

Бәхтиярне Казанга китерүче, аны беренче булып татар халкына күрсәтүче, – минемчә, Батулла. Илһам Шакиров белән бергә алар бу эшне башлап җибәрделәр. Шул вакыттан башлап Бәхтиярнең Казанга килмәгән яисә дуслары белән очрашмаган еллары сирәк булгандыр. Батулла туган, әгәр дә сүзне син башлап җибәрсәң, бик тә урынлы булыр иде.

 

Рабит БАТУЛЛА: Рәхмәт. Бәхтияр Табиев турында мин кайта-кайта уйлыйм. Бәхтияр турында гына түгел, гомумән, татар халкының борынгы тарихы һәм аның язмышы турында уйларга туры килә. Ул үзеннән-үзе шулай килеп чыга, чөнки Бәхтияр Табиев татар халкының бер кисәге һәм бик зур рәссамы. Татар халкына шундый язмыш бирелгән ки, биш йөз ел буена аның куәтле, сәләтле, гайрәтле шәхесләре үзәктән куу көче белән читкә тарала башлады. Чөнки ул үзенең Ватанында үз халкына хезмәт итү бәхетеннән мәхрүм. Каһарманнар, читкә китеп, башка халыкка хезмәт итү мәҗбүрендә калдылар. Бу, бер караганда, – сөенеч, чөнки безнең халык рухи яктан шул дәрәҗәдә бай, башка халыкларны рухи баетуга да өлеш кертә дип горурланырга була. Икенче яктан караганда, татар халкы да аларның монда булуыннан мәхрүм. Иң борынгы заманнардан алсак та, XIII гасырда Бәйбарс дигән шәхес – Идел буенда туган нинди каһарман – читкә коллыкка озатылып, Мисырда падишаһ була, Йосыф күк. Мәмлүкләрнең падишаһы булган Бәйбарс монголларга каршы сугыша, тәре походларына каршы киртә куя. Без үзебезнең ата-бабаларыбыз булып та, читкә китеп башка халыкларга хезмәт иткән һәм кире үзебезгә кайткан бик күп шәхесләрне искә төшерә алабыз. Бәхтияр Табиев та шундый шәхесләребезнең берсе. Ул безгә килде түгел, кире кайтты. Ватанына җирсеп кайтты.

Кытайда Борһан Шаһиди дигән бер шәхес яшәгән. Ул монда туып-үскән, мишәр җегете. Ул белмәгән тел булмаган. Татарга тылмач кирәкми ди бит. Борһан Шаһиди Мао Цзе Дунның ун киңәшчесеннән берсе булып хезмәт итә. Ул Пекинда җирләнгән. Кытай телен кытайлылардан яхшырак белгән һәм иң борынгы иероглифларны ачыклау белән шөгыльләнгән.

Аннары соң, карагыз сез, безнең халык үзбәккә, казакъка, башкортка, чуашка күпме шәхесләр биргән. Китә торганнар, башка халыкка хезмәт итә торганнар. Әйтик, Чыңгыз Әхмәрев – бик зур рәссам. Әйтик, Латыйф Хәмиди – мәшһүр композитор, монда иҗат итәргә мөмкинчелек булмагач, казакъка барып хезмәт иткән. Әмма барыбер татар композиторы булып кала. Әйтик, Төркиядә безнең күпме әдипләребез, галимнәребез: Йосыф Акчура, Садри Максуди, Гаяз Исхакый, Сәгадәт Чыгытайлар парламентта Ататөрекнең уң һәм сул кырында утырганнар. Төркиядә идарә иткәннәр. Чөнки алар монда халыкка хезмәт итү бәхетеннән мәхрүм ителгәннәр. Алар да – безнең дөньякүләм танылган бөек шәхесләребез. Бәхтияр дә шулай. Аның ата-анасы Идел буеннан Кытайга китеп җирләшкәннәр. Ул шунда туып үскән. Бәхтияр Табиев – үзенең татарлыгын җуймаган, телен, йолаларын җуймаган, Казанга тартылуын, Ватанга җирсүен җуймаган бөек шәхес. Әйе, ул – казакъ рәссамы. Әйе, ул – татар рәссамы. Шагыйрь Акмулла башкортныкы да, татар кешесе буларак, казакъка да хезмәт иткән. Татар шагыйре, башкорт шагыйре, казакъ шагыйре. Акмулла безгә китмәскә дип кайтты, Бәхтияр дә шулай. Күрәсез, бу залда – аның хезмәтләре, аның иҗаты. Әйтергә кирәк, аның мирасы дөньякүләм әһәмияткә ия. Казакъларга, татарларга гына түгел, бөтендөнья сәнгатенә, мәдәниятенә өлеш керткән кеше ул Бәхтияр Табиев.

 

Р.В. Рабит туган, чыннан да Бәхтиярнең иҗаты хәзерге көндә Татарстанда бигүк билгеле түгел дип әйтеп киттем. Бу вакытлыча гына. Киләчәктә Татарстанда да, татарлар булган бөтен төбәкләрдә дә аның иҗатын белергә тиешләр. Бу күргәзмә әле Казанда гына туктап калмас, Әлмәткә дә, Чаллыга да, Түбән Камага да китәр. Гомумән, татар булган бөтен төбәкләрне Бәхтиярнең иҗаты белән таныштырырга иде. Чыннан да, хәзерге көндә казакъка, татарга гына түгел, сәнгатьне белгән бөтен зыялы затларга билгеле дип әйтер идем мин аны. Ул хәтта Парижда сәнгать үзәгендә әһел булып торган кеше, ике ай буе Парижда яшәп кайткан кеше. Мәскәүдә кайсы гына зур рәссамнан барып сорасаң да, Бәхтиярне белмәгән кеше юк. Ә Казакъстанны мин әйтмим дә инде. Ул – Казакъстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. 2000 елда, үзе вафат булганнан соң, Казакъстанда аның зур күргәзмәсе оештырылган иде. Әлеге күргәзмә турында атаклы кешеләрнең фикерләрен карап утырдым. Бәхтияр турында нинди генә матур сүзләр әйтелмәгән! Бәхтиярнең картиналары бүген Америка коллекцияләрендә, Казакъстанның, Кыргызстанның атаклы музейларында саклана. Мәскәүнең Третьяков галереясында дүрт эше эленеп тора. Шәрык халыклары музеенда аның картиналары бар. Гомумән, Бәхтияр хәзерге көндә сәнгать әһелләре өчен ачылып бетмәгән шәхес булса да, бу дөньяга сәяхәте, олы дөньяга юлы, минемчә, инде башланды. Шушы зур рәссам турында сөйләп утырганда, бәлки, без аның балачагына кайтып килербез. Чөнки аның әсәрләре – аның язмышы. Язмышы нинди була, иҗат кешесе шундый була, аның иҗаты шундый була. Бәхтиярнең язмышы турында Рабин Сәфәргалиевтән дә яхшырак белгән кеше юктыр. Рабин Сәфәргалиев – Бәхтияр белән Кытайның Голҗа шәһәрендә бергә уйнап үскән егет, аның белән гомер буе дус булган кеше. Бүген дә аның әсәрләре белән бергә Казанга килде.

Рабин әфәнде, Бәхтиярнең балачагыннан башлап, истәлекләрегезне сөйләп китсәгез иде.

 

Рабин СӘФӘРГАЛИЕВ: Мин Бәхтияр белән балачактан ук, хәтта үзебезне хәтерләмәгән чактан ук таныш. Голҗа шәһәрендә татар мәктәбендә I сыйныфта укый башлаганда дуслашып киттек. Бәхтиярнең рәссам булачагы бала вакыттан ук билгеле иде. Хәтта бөек рәссам буласын да, курыкмыйча әйтәм, бала вакыттан ук сизгән идем. Голҗада татар мәктәбен бетергәч, без аның белән бергә Өремче шәһәренә техникумга укырга киттек. Ул геологик разведка белгечләре әзерләүче техникум иде. Бер ел укыдык та, 1955 елда илебезгә татар халкы кайта башлагач, Советлар Союзына күчеп килдек. Килгән елны ул Фрунзеда (хәзерге Бишкәк шәһәре) сәнгать училищесына укырга керде. Без күчеп килгәндә имтиханнар беткән иде инде, димәк, аның талантын укытучылар күргәннәр һәм имтихансыз гына кабул иткәннәр. Без аның белән елына берничә мәртәбә күрешеп тора идек. Училищены бетергәч, 1961 елда ул Мәскәүгә Суриков училищесына керде. Шул елны мин дә Мәскәүдә укый башладым. Биш ярым-алты ел эчендә Мәскәүдә бергә укыдык, бергә яшәдек. Гомер буе гаиләләребез белән дус булдык. Шуңа күрә мин аның тормышыннан күп нәрсәләрне беләм. 1961 елда Илһам Шакиров концертлар белән Мәскәүгә килгән иде. Без аны радиодан гына ишетеп беләбез, танышырга теләп, концертка килдек һәм таныштык та. Илһам Шакировның безнең телне саклап калуда тәэсире зур булды.

Бәхтияр бала вакыттан бик акыллы иде, шаян иде. Мәктәпне «биш»кә генә тәмамлады. Ул вакытта ук техникумга да конкурслар була торган иде. Татар мәктәбен бетергән 12 укучы бу конкурста беренчелекне алдылар. Алар арасында Бәхтияр дә бар иде. Ул Өремчегә укырга керде.

 

Р.В. Рабин әфәнде, Илһам Шакиров туган телебезгә якынаерга ярдәм итте, дисез. Бу чыннан да шулайдыр. Чөнки Илһам абый ул бөтен ил буйлап татар моңын, татар телен пропагандалап йөргән кеше. Әмма сездә татар теленә, татар моңына, татар гореф-гадәтләренә, Ислам диненә ихтирам, минемчә, Голҗада ук салынгандыр. Кайвакытта Казанда туып-үскән кешеләр белән әңгәмә корып утырганда аларның татарча сөйләшә белмәүләренә аптырап бетәсең. Советлар Берлегендә генә түгел, бөтенләй читкә – Кытайга – китеп, ата-бабаларыгыз ничек итеп татар мәктәпләре ачтылар, ничек итеп телне саклап кала алдылар икән?

 

Рабин СӘФӘРГАЛИЕВ: Татар мәктәпләрен безнең бабаларыбыз салдырган. Андагы татар байлары үз акчаларына мәчетләр, татар мәктәпләре генә түгел, башка халыкларга да мәктәпләр салдырып, шунда укытучы булып эшләгәннәр. Мин беләм инде, ул Сезгә дә билгеледер, Бубыйлар гаиләләре белән килеп, анда берничә ел укытып, укытучылар әзерләп киткәннәр. Безне дә Бубиларда белем алган укытучылар укытты. Телебезне белә идек, Тукай, Дәрдмәнд шигырьләреннән илебезне яратып үстек. Тел шуңа күрә сакланып калгандыр да. Әмма Союзга килгәч, гаиләдә генә татарча сөйләшергә туры килде. Шуңа күрә, Илһам Шакиров безгә телебезне сакларга булышты, дип әйттем дә инде. Әлбәттә, без татар китапларын укый идек. Минем бабаемның китапханәсе булган. Анда китаплар бик күп иде. Без хәтта Советлар илендә чыгучы күп журналларны алдырып тора идек. Бу бездә генә түгел, бик күп гаиләләрдә шулай булды. Миркасыйм абый Госмановның китабында да бу турыда язылган. Мәктәптә укыганда укытучыларны бик хөрмәт итә идек, алар безнең өчен фәрештә кебек иде. Мәктәп безне тәрбияләде. Бәхтияр үзе дә: «Мине белемгә, сәнгатькә өйрәткән кешеләр – татар мәктәбе укытучылары», – дип әйтә иде. «Моннан бер 9-10 ел элек Голҗа шәһәренә баргач, мәктәпкә килдем», – дип сөйләде. Инде кич булган, мәктәптә дә берничә хатын-кыз гына йөри икән. Яшь кенә кыз килеп: «Абый, нәрсә эзлисез? Кемне эзлисез?» – дип сораган. «Яшьлегемне эзлим»,– дип әйткән Бәхтияр.

Әлбәттә, мәктәпне сагына идек. Бергә җыелган вакытта мәктәбебезне, укытучыларыбызны искә алып, сөйләшеп утыра идек. Бәхтияр рәссам гына түгел, җырга да бик оста иде, аның тавышы бик матур иде.

 

Р.В. Ул «Туган тел»не, «Карурман»ны, «Китмә, сандугач»ны җырлап җибәрсә, бөтен халык таң калып тыңлап тора иде. Ул искиткеч киң күңелле кеше, мөлаем кеше, юмарт кеше иде. Кайсы яктан гына карасаң да, аңа гашыйк булмыйча, аны яратмыйча, үз итмичә мөмкин түгел иде. Шуңа күрә дә инде Бикә ханым Бәхтияргә гашыйк булгандыр да, гомерен аңа багышлагандыр. Бикә ханым 30 ел буена Бәхтияр белән бергә тормыш итеп, менә дигән ул һәм кыз үстергәннәр. Алар Бикә ханымның Бәхтияргә иң зур бүләкләре, бәлки Бәхтиярнең иң зур мирасларыдыр да, чөнки алар икесе дә рәссам, әтиләренең юлын дәвам итүчеләр. Бикә ханым, Бәхтиярнең күргәзмәсенә килеп җиткәнче, нинди кичерешләр булды? Бәхтиярне сагынып яшәвегез күзегезгә чыккан. Сезнең белән сөйләшкән вакытта һәр сүзегез Бәхтияргә әйләнеп кайта.

 

Бикә ТАБИЕВА: Разил әйткәнчә, Бәхтиярдән бик күп мирас калды – кызы Сәйдә һәм улы Азат. Алар икесе дә рәссам. Икенче мирас – ул Бәхтиярнең рәсемнәре. Бүген без Казанга 70 картина алып килдек. Казандагы иптәшләр безне бик әйбәт каршы алдылар. Аларга бик зур рәхмәт әйтәм. Хәзерге көндә миңа шул мирасны тапшырырга туры килде.

 

Р.В. Бу күргәзмәне оештыруда Казанның милли-мәдәни үзәге зур өлеш кертте. Бөтендөнья Татар конгрессы һәм аның җитәкчеләре ярдәм иттеләр. Милли-мәдәни үзәкнең директор урынбасары Розалина Шаһиева монда турыдан-туры катнашты. Розалина ханым сәнгать белгече, шагыйрә генә түгел, Бәхтиярнең иҗатына гашыйк кеше дә.

Бәхтиярнең рәсемнәре төсле буяулар белән ясалган шикелле дә түгел. Алар дала балчыгыннан әвәләп җан өргән тарихи ядкәрләр кебек.

 

Розалина ШАҺИЕВА: Күргәзмәнең исеме дә бит «Дала моңы» дип атала. Бу әсәрләр традицион нәкыш әсәрләре түгел дә. Боларда катып калган моң, шигырь бар. Боларда кирәкмәгән деталь юк. Болар бөтенесе ниндидер тылсым кебек. Төсләре дә гаҗәп.

Бездә хәзер татарның модерн сәнгате булдымы дигән сорау куела. Ул модерн бераз соңлап килде дигән сүз дә бар. Бәхтияр Табиев иҗаты, минемчә, – татарның модерн сәнгате. Ул вакыты белән XX гасыр ахыры – XXI гасыр башына туры килә дә. Аның сыйфаты да шундый. Ул көчле, экспрессив, күңелләргә тулаем ярып керә. Дала бит ул безнең ата-бабаларыбыз килгән, мәдәният учаклары кабызып җибәргән җир. Бәхтияр Табиев безгә мирасыбызны түкми-чәчми кайтарган да. Әсәрләрдә шундый гармония, пропорцияләр төгәллеге ки, аларга карап уйлый башлыйсың, монда ниндидер хикмәт бардыр дисең. Безнең халык сәяси пафос, сәяси лозунглар астында бәхет таба алмаган. Төрки халыкларның бәхете табигать кочагында, сусыз җирләрне гөлбакчага әйләндерүдә. Татарның бәхете дә шунда. Бу әсәрләрне караганда мин казакъ белән татарны аера алмый башладым. Чөнки монда уртак чалымнар да бар. Мин монда төрки чалымнар, төрки антропология күрәм. Гомумиләштереп шуны әйтәсем килә. Безнең халыкның ювелирлык сәнгате бик кызык. Аның көмеше бар, көмеш эчендә әллә нинди асылташлар: Уралдан ахагы, Урта Азиядән фирүзәсе, Ираннан өченче төрлесе килә. Хәзерге көндә безнең сәнгатебез дә ювелирлык сәнгате кебек. Һәрбер киткән рәссам үзенең асылташын, мирасын алып кайта. Шулай итеп, Бәхтияр Табиевның иҗаты безнең татар сәнгатенең аерылгысыз компоненты, зур бер өлеше.

 

Р.В. Розалина ханым, Бәхтияр Табиевны Казакъстанда белмәгән кеше юктыр. Чөнки ул анда яшәгән, анда аның иҗаты чәчәк аткан. Казакълар, горурланып, аны «безнең рәссамыбыз» диләр. Минемчә, Кытайга барып, уйгырларга күрсәтсәң, алар да аны үз рәссамнары диячәк. Киләчәктә, әлеге күргәзмә белән танышкач, Бәхтияр Табиевны бездә дә «безнең рәссамыбыз, горурлыгыбыз» дип сөйли башлауларына минем шигем юк.

 

Розалина ШАҺИЕВА: Күргәзмә ачылган көнне зал туп-тулы иде. Рус сәнгатенә йөз тоткан рәссамнар да килеп исләре китте. «Бу рәссам ничек үзенең самимилеген саклаган?» – диделәр. Бәхтияр Табиев – Ауразия күләмендәге шәхес.

 

Р.В. Сез дә, Батулла да дөрес әйттегез. Бәхтияр Табиевның Казандагы иҗат бәйрәме татар сәнгате өчен, татар дөньясы өчен искиткеч зур вакыйга. Бу чынлап та безнең халыкның яңадан бергә җыела башлавыдыр. Киләчәктә олы шәхесләребезне эзләп табып, бергә җыеп, халкыбызның рухи казанышларына куша алсак, милләтебезнең гомере тагын да ышанычлырак булыр иде.

 

2003 ел

 


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 764 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.02 сек.)