АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология
|
Аерылмаек, дускаем
1998 ел
ҖЫРЛАП ЯШӘГЕЗ
Җырчы Венера Ганиева
Разил ВӘЛИЕВ: Җырчы Венера Ганиева турында язарга инде күптәннән җыенып йөри идем. Аны тыңлар өчен махсус опера-балет театры спектакльләренә бардым, эстрада концертларына йөрдем, берничә мәртәбә үзе белән очрашып сөйләштем. Ләкин Венераны күргән, тыңлаган саен, аның илаһи моңы янында минем әйтәсе килгән уй-фикерләрем төссезләнеп, югалып кала барды. Юктыр, моңның нәрсә икәнен гади сүзләр белән аңлатып булмаган кебек, Венера Ганиеваның җырлы-моңлы җанын мәкалә кысасына кертү мөмкин нәрсә түгелдер. Шуңа күрә мин бүген гади бер әңгәмәдәш кенә булып, сүзне Венераның үзенә бирергә ниятләдем.
Венера, укучыларга сезнең биографияне сөйләп тору кирәк микән? Менә мин үзем сезне гомер буе белгәнмен кебек. Әйтерсең, гомер буе сезнең моңны тыңлап үскәнмен, әйтерсең, кайгыда да, шатлыкта да сез минем белән гел янәшәдә булгансыз. Миңа гына түгел, бик күпләр өчен шулайдыр бу. Сезне хәзер меңләгән-миллионлаган кешеләр үз итә, якын күрә. Ә, ныклап уйласаң, алар да, нәкъ минем сыман, Сезнең белән бары җыр аша, моң аша гына таныш бит.
Венера ГАНИЕВА: Шушыннан да зур танышлык, якынлык булмый торгандыр инде. Җан, күңел якынлыгы – иң зур якынлык, моң кардәшлеге – иң зур кардәшлек, дип уйлыйм мин.
Р.В. Ә кешегә моң каян килә икән? Берәүләрне «сандугачтан, чишмә тавышларыннан моң откан» диләр, кайберәүләр турында «тумыштан ук моңлы бала булып туган» дип сөйлиләр.
В.Г. Моң... Моң… Моңны беркаян алып та, моңлы итеп җырларга өйрәнеп тә булмый. Вакыт белән бергә осталык та, тәҗрибә дә килергә мөмкин. Ә моң килми. Ул балачактан ук синең күңелеңә салынган булырга, әти-әниләрең, әби-бабаларың каны аша синең канга күчәргә тиеш. Юк, мин үзем турында түгел, гомумән, бөтен җырчыларыбыз хакында сөйлим.
Карурман уртасындагы моңлы татар авылында сандугач җырлары тыңлап үсәргә насыйп булмады миңа. Казанда тудым, шунда үстем. Татар сүзе, татар теле, татар моңының бәясе нык төшкән чорда 89 нчы татар мәктәбенә укырга биргәннәре өчен әтием-әниемә мең рәхмәт! Без укып бетерүгә, Казанның соңгы татар мәктәпләреннән булган бу мәктәпне дә ябып куйдылар...
Р.В. Ата-аналар үз балаларын татар мәктәбенә бирергә теләмәгәннәрдер?
В.Г. Әйе... Укучы баланың кайсысы нинди дәрескә йөрергә атлыгып тора икән? Математикагамы, химиягәме, урыс теленәме? Әгәр баланың теләгенә карап йөртә башласаң, мәктәптә бары тик җыр дәресенә генә йөрерләр иде. Белмим, анысы да икеле әле. Хәзерге мәктәпләрдә җыр дәресенә бөтенләй диярлек игътибар бирелми. Йөрсәң дә ярый, йөрмәсәң дә...
Р.В. Сезнең мәктәптә дә шулай идеме?
В.Г. О-о, юк! Безнең мәктәп ул елларда Казанның мәдәният үзәге сыман иде! Көн саен диярлек язучылар, рәссамнар, артистлар, җырчылар белән очрашулар була... Менә дигән хор түгәрәге эшли. Шул очрашулар минем күңелгә сәнгать оеткысы салды да инде. Ә хор түгәрәгенә йөри торгач, җырчы булып киткәнемне сизми дә калдым. Аннары «Саз» ансамблендә җырлый башладым. Ә мәктәпне тәмамлагач, музыка училищесына барып кердем. Анда дүрт ел укыгач, Казан консерваториясенә алдылар. Шуннан бирле – Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында солистка булып эшлим. Бөтен биографиям шушы гына...
Р.В. Җырчының биографиясе – җырларында, диләр. Ул яктан килгәндә, сезнең биография инде шактый бай. Күңелегезгә авыр алмасагыз, бер сәер сорау бирим әле... Җыр кешегә ни өчен кирәк? Гомере буе җырламый яшәгән кешеләр дә бар, диләр бит...
В.Г. Соравыгызга сорау белән җавап бирәм... Агачка – яфрак, гөлгә чәчәк нигә кирәк? Ни өчен табигать чәчәксез, яфраксыз яратмаган аларны? Теләсә, кодрәтеннән килгәндер бит аның? Яфраксыз агач нинди ямьсез булса, җырсыз-моңсыз кеше дә шундый ук. Моңсыз кеше, яфракларын койган агач сыман, салкын һәм шыксыз була... Ә гомере буе җыр җырламый яшәгән кеше юктыр ул. Кычкырып җырламаса да, күңеленнән көйлидер, моңланадыр. Һич югында, моңлы җырлар тыңлап җан юанычы табадыр... Һәркемнең күңелендә моң чишмәсе бардыр, дип уйлыйм мин. Берәүләрдә ул – куәтлерәк, икенче берәүләрдә – тирәнрәк, яшертенрәк. Менә шул чишмәне вакытында ерып, ачып җибәрүче кирәк.
Р.В. Ә сезнең чишмәгә иң беренче кем юл ачты соң?
В.Г. Кистереп кенә бер кешене атавы да кыен. Иң беренчеләре, билгеле, әтием белән әнием... Әнием бик оста җырлый иде. Әле хәзер дә, күзләремне йомсам, колагымда аның тавышын ишеткәндәй булам. Әти дә бик музыкаль кеше: үзе уйный, үзе җырлый, әле бер көнне генә килеп, гармун уйнап җылатып китте. Шулай гел еларга гына торам инде мин, күңелем йомшак. «Риголетто»да Джильда ролен башкарганда да күзгә гел яшь тыгыла. Еларга ярамаганын да беләм... Юк, сәхнә тылсымына бирелеп, Джильда язмышын үз язмышым итеп кабул кылам да, ихтыярсыз күңел тула башлый. Тын кысыла, тамак төбенә әче төер тыгыла, йөрәк сикерә... Менә-менә үксеп елап җибәрермен кебек. Спектакль ахырына кадәр көчкә түзәм, хәлдән таеп, тилмереп бетәм. Җеп өзәрлек тә хәлем калмый. Өйгә өч смена рәттән эшләгән шахтер сыман арып-талып кайтып егылам.
Р.В. Бер дә елак кызга охшамагансыз бит, югыйсә... Тамашачы сезне мөлаем да, көләч тә, уйчан да, дәртле дә, шаян да, моңсу да Венера буларак белә.
В.Г. Бер Венерада бу кадәр сыйфат булмас. Мин композиторның, шагыйрьнең, җырның, героиняның халәтенә кереп, алар булып яши башлыйм. Ә җырлар, героинялар бик күп төрле. Римский-Корсаковның «Кар кызы» операсында Кар кызын уйнаган чакта үземне нәни бер кыз итеп сизә башлыйм, хәтта бер мәлгә бу дөньяда барлыгымны да онытам, әкият тылсымына бирелеп, күккә ашкандай булам. Әгәр шул чакта мине үлчәүгә салып карасалар, билләһи, үлчәү теле бер нәрсә дә күрсәтмәс кебек...
Р.В. Сәнгатьнең илаһи дөньясыннан безнең бу фани дөньяга күчү, гадәти кешеләр, чиновниклар белән гадәти нәрсәләр турында бик тә прозаик сүзләр сөйләшү, тормыш алып бару катлаулы түгелме?
В.Г. Җиңел түгел, билгеле. Ләкин моңа кадәр, бәхеткә каршы, иң авыр чакларда, әкияттәге сыман, миңа гел яхшы кешеләр очрап торды. Шуларның иң беренчесе Илһам Шакиров булды...
Консерваторияне тәмамлап, яңа гына театрда эшли башлаган көннәрем иде. Әле сәхнәгә ияләшә алмыйча, тамашачылардан уттан курыккан кебек куркып йөргән чак... Көтмәгәндә, мине Илһам Шакиров бригадасы белән гастрольгә чыгарып җибәрделәр... Килеп җиттек авылга. Чыгып бастым сәхнә артына. Мин, гомердә дә халык алдында баянга кушылып җыр җырламаган опера солисткасы, хәзер авыл тамашачылары каршында җырларга тиеш. Җитмәсә, кем концертында диген әле, Илһам Шакиров концертында! Алып баручы минем исемне әйтте дә кулын сузып чакырып тора. Тып-тын. Кул чабучы юк, чөнки мине беркем белми. Бөтен тәнем дер-дер калтырый, аякларым бөгелми, атларга тырышам, атлап булмый. Шулчак сәхнәгә Илһам абый чыкты. «Нәрсә күзле бүкән кебек тавышсыз-тынсыз утырасыз? Хәзер сезнең каршыга яшь җырчы Венера Ганиева чыга. Бу аның сезнең алга беренче тапкыр чыгуы. Әйдәгез, аны хөрмәтләп кул чабып каршылыйк!» – диде. Аннары Илһам абый минем янга килде дә кулымнан җитәкләп сәхнә уртасына алып чыкты.
Р.В. Димәк, сезгә иң беренче булып Илһам Шакиров үзе фатиха биргән. Шундый фатиха алгач, ничек итеп начар җырлыйсың ди инде?
В.Г. Ничек җырлавым турында сөйли алмыйм, әмма атаклы җырчыбызның ышанычы минем күңелгә җаваплылык хисе салды. Соңрак режиссерлар Нияз ага Даутов, Валерий Раку белән бергә эшли башлагач, бу хис тагын да көчәя төште. Гомумән, өлкәннәр яшьләргә ышаныч күрсәтүдән курыкмасыннар иде... Ләкин, кызганычка каршы, безнең кайбер сәләтле җырчыларыбыз, шундый ышаныч тоймау аркасында, үз героен, үз йөзен таба алмыйча картая. Әйе, артист үз героен үзе эзләргә тиеш, ләкин ул геройны эзләп тә таба алмаска мөмкин бит әле.
Р.В. Ә сез Мәйсәрәне үзегез таптыгызмы, әллә Мәйсәрә сезне таптымы?
В.Г. Ул – мине, мин – аны таптык кебек. Дөресрәге, безнең димчебез дә, ярәштерүчебез дә Марсель абый Сәлимҗанов булды.
Р.В. Казанның таш урамнарында үскән чып-чын шәһәр кызын ничек итеп курыкмыйча авыл ишанына бишенче хатынлыкка бирергә батырчылык итте икән ул?
В.Г. Марсель абый нәрсә уйлагандыр, белмим, мин үзем башта бөтенләй югалып калдым. «Курыкма, Джильданы уйнаган кеше Мәйсәрәне уйный алырга тиеш», – дип юатты ул мине. Оят булса да әйтим, репетицияләр башланганда, мин әле татарчалап яулык та бәйли белми идем. Вера ханым Минкина яулык бәйләргә өйрәтте. Озак еллар буе Мәйсәрәне уйнаган Рауза апа Хәйретдинова кат-кат киңәшләр бирде, «тәҗрибә уртаклашты». Мәйсәрә минем үземә дә бөтенләй үк ят кеше түгел иде. Г.Ибраһимов исемендәге татар мәктәбендә укыган чакта Г.Камал театрына шактый еш йөри идек. Ул вакытта күргән Мәйсәрә һаман да күз алдында тора. Татар театры артистлары мине үз итеп, якын күреп кабул кылдылар, белмәгән нәрсәләремне өйрәттеләр, киңәшләрен кызганмадылар. Үзебезнең интернациональ театр – опера һәм балет театрыннан соң, чын милли театрга килү миңа яңа дәрт, куәт өстәгәндәй булды. Г.Камал театрының тамашачысы да башка театрларныкыннан аерылып тора: алар – самими, хискә юмарт, рәхмәтле. «Зәңгәр шәл» буласы көнне мин көтеп алам, спектакльгә очып, канатланып барам.
Р.В. Опера сәнгатенә гашыйк кешеләр өчен сезнең исем инде күптән таныш булса да, татар халкының күпчелек өлеше сезне Мәйсәрәдән соң белә башлады. Димәк, халыкта популяр булу өчен Джильда булу гына җитми, Мәйсәрә дә була белергә кирәк икән.
В.Г. Кызганычка каршы, безнең халыкта опера сәнгатенә мөкиббән киткән кешеләр артык күп түгел. Моның шулай булуында милли традицияләр дә, шулай ук театр үзе дә сәбәпчедер... Дөрес, татар операсының әле бүгенге көнгә кадәр дөнья классикасы дәрәҗәсенә күтәрелә алганы юк. Ләкин итальян, француз, немец, урыс операларын, үзебезнең «Алтынчәч», «Муса Җәлил» әсәрләрен, «Башмагым» музыкаль комедиясен тыңлап ләззәт алудан безнең күңелләребез байый, хисләребез үткерләнә генә төшәр иде бит. Соңгы елларда безнең опера театры яңадан тугандай булды. Дистә еллар буена бер трафарет белән куелып килгән классик әсәрләргә баш режиссер Валерий Васильевич Раку бүгенге заман сулышын өрде. Булат Галиев белән бергәләп алар спектакльләрне төсле музыка белән бизәделәр, тамашаны колак өчен генә түгел, күз өчен дә ләззәтләнерлек итеп эшләделәр. Хәзер безнең опера театрына билет табу көннән-көн кыенлаша бара.
Р.В. Шулай да халык Венера Ганиеваны «Бәхетемнең кояшы бул, ярым», «Шәрекъ кызы», «Туй күлмәге», «Зинһар өчен, кермә төшләремә», «Яратыгыз», «Зәңгәр томан» һәм тагын дистәләгән эстрада җырлары аша белә, үз итә, ярата.
В.Г. Рәхмәт. Бу җырлар озакламый Мәскәүдә аерым пластинка булып чыгачак. Ләкин операга һич тә тел тидертәсем килми минем. Әгәр дә шушы опера мәктәбен үтмәгән булсам, мин әле генә сез санаган җырларның күбесен җырлый алмаган булыр идем. Җырлаган очракта да, алар профессиональ югарылыктан ерак торырлар иде. Әгәр осталык булмаса, хәтта тумыштан бирелгән моң белән дә халык күңеленә барып җитеп булмый. Моң ул — диңгез төбендәге мәрҗән кебек: оста итеп эшләнгән бизәкле кысага куйгач кына чын мәрҗәнгә әверелә, тирә-юньгә нур сибә башлый.
Р.В. Җырга гына түгел, опера сәнгатенә дә кагыла торгандыр бу сүзләр. Әле ун-унбиш ел элек кенә сезнең опера-балет театрының кайбер спектакльләренә берничә тамашачы гына килгән чаклар да була иде. Ә хәзер?..
В.Г....Ә хәзер – хәлләр үзгәрде. Безнең театр хәзер башкалабыз Казанның гына түгел, бөтен республикабызның мәдәният үзәгенә әверелеп бара. Ул концерт-лекторийлар оештыру дисеңме, татар һәм урыс романслары кичәләре үткәрүләр, дисеңме! Ә инде «Шаляпин фестивальләре» оештырыла башлагач, безнең театр турында Татарстанда гына түгел, бөтен илебездә, хәтта чит илләрдә дә белә башладылар. Әле генә менә Чехословакиядә гастрольләрдә йөреп кайттык, ә кышын Польшага барырга җыенабыз. Фестиваль вакытларында бөтен илгә һәм дөньяга танылган җырчылар белән бергә җырлау – безнең һәммәбез өчен дә зур осталык мәктәбе. Дөрес, безнең театрда элегрәк тә менә дигән тавышлы чын профессиональ җырчылар бар иде. Әле музыка училищесында укыганда ук мин Эльвира Хәбибуллина, Лариса Башкироваларны тыңлар өчен театрга махсус йөри идем, алар кебек җырларга хыяллана идем. Галина Ластовка, Зилә Сөнгатуллинадан күп нәрсәгә өйрәндем. Ә СССРның халык артисты Азат Аббасов исә бөтенебез өчен дә әти кебек. Аның күңелендә һаман көч-дәрт кайнап тора, тавышы һаман саф, чиста, куәтле. Хәтта авырып-сызланып йөргән чакларында да, сәхнәгә чыгып басса, кинәт яшәреп китә ул. Кыен чакларыңда аннан һәрчак акыллы киңәш ишетергә була. Әгәр Азат абый истәлекләр сөйли башласа, аны шундук артистлар сырып ала...
Р.В. Иң зур хыялыгыз нинди?
В.Г. Хыял да, максат та бер генә – һәрчак кеше күңеленә, халык күңеленә барып җитәрлек итеп җырлау.
Р.В. Тамашачыларыгызга нинди теләкләрегез бар?
В.Г. Җырлап яшәгез! Шатлыкларыгызны җыр итеп кешеләргә өләшегез, борчуларыгызны җыр белән таратыгыз.
2001 ел
ПАР КАНАТЛАРГА КИҢЛЕК КИРӘК
Җырчы Вафирә Гыйззәтуллина
Разил ВӘЛИЕВ: Вафирә, мин сине 1965 елның көзеннән бирле беләм. Ул вакытта мин – Казан Дәүләт университеты студенты, син исә Казан музыка училищесында укый идең бугай... Язучыларның Тукай клубында күз явын алырдай чибәр кызның үзәк өздергеч итеп, чын татар моңы белән җырлавын ишеткәч, бөтенебез дә сиңа гашыйк булган идек. Еллар узгач, мин бу хакта шигырь дә язган идем... Вафирә, менә шул чакта, моннан 33 ел элек син нинди уйлар белән яна идең? Ул вакыттагы Вафирә белән бүгенге Вафирәне чагыштырып карагач, алар нәрсә белән аерыла, нинди охшашлыклары бар?
Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА: Разил, син мине 1965 елның көзеннән бирле беләм, дисең. Ә мин үземне үзем дә туа-туганнан бирле гел көздә күрәм һәм беләм. Мин үзем турында китап язып бетереп, чыгара алсам, аны «Көзге моң» дип атар идем. Чөнки туганнан бирле минем тормышым моң-сагыш белән үтте, көзге сары яфракларны, көзге урманны хәтерләтә ул.
Шигырең өчен бик зур рәхмәт. Гомумән, безнең тормыш гел янәшә барды. 33 ел элек син белгән Вафирә белән, хәзерге Вафирә арасында күп охшашлык та, күп кенә аерма да бар. Ул вакыттагы Вафирә олы сәнгать, профессиональ җырчы булу турында хыяллана иде. Кешеләргә ышанучан, тормышның гел матур якларын гына күрә иде. Ул вакыттагы Вафирә дә һәм хәзергесе дә – дөреслекне яратучы, чатнатып туп-туры әйтеп бирүче. Әмма гомер үтә, заман да үзгәрә бит инде, гел Сабан туе бәйрәме генә түгел минем тормыш, язмышның сыгып-сыгып салган чаклары күбрәк. Теге еллардагы оптимист рухлы Вафирә пессимистка да әйләнеп куя инде кайчагында.
Р.В. Безнең буын кешеләренең, бигрәк тә сәнгать кешеләренең, язмышлары бер-берсенә шактый охшаш. Авылда туганбыз, укыганбыз, үскәнбез. Аннары – Казан, югары уку йорты, ташкалага ияләшә алмыйча тилмерү... Синең белән минем арада охшашлыклар тагын да күбрәк. Без – яшьтәшләр. Икебез дә сигез балалы гаиләдән, икебез дә гаиләдә өченче бала. Синең әтиең колхозга кермичә шактый кыен ашаган, минем әнкәй ягыннан бабай үлгәнче колхозга кермәде, балаларына да кермәскә васыять итеп калдырды. Югыйсә, әткәй колхоз рәисе иде бит әле... Икебез дә китапханәче... Икебезнең дә язмыш Түбән Кама белән бәйләнгән. Икебез дә җырга-моңга яшьтән үк мөкиббән. Бер караганда, без шактый кызыклы заманда яшибез кебек. Әмма мин үзем, нигәдер, үземнән дә, тирә-юньдәге мохиттән да канәгать түгел. Әллә заманасы безнең өчен түгел, әллә без заманга яраклаша белмибезме? Син дә бу хакта еш уйланасың бугай...
В.Г. Әйе, безнең язмышлар бик охшаш, ләкин син – ир-ат, мин – хатын-кыз. Безнең бу системада хатын-кызның ялгыз башына бик авыр. Хатын-кыз никадәр генә көчле һәм акыллы булса да, аңа түбәнсетеп карау бар, бигрәк тә ирсез хатыннарга. Ләкин мин үз-үземне бер дә кимсеттерергә теләмим. Шуңа күрә дә, заманның четерекле булуына карамастан, гел көрәшеп, тырышып-тырмашып яшим. Замана, дөресен генә әйткәндә, Разил, теге чакта да һәм хәзер дә безне уч төбендә сөеп йөртмәде. Мин төннәр буе йокламыйча шулар хакында уйланам. Әмма, нишлисең бит, ходай безне шулай яраткан икән, димәк, без шулай яшәргә тиешле.
Түбән Кама белән бәйле без, син шул районныкы, ә минем иң матур яшьлек елларым шунда узды. Мин шул шәһәрдә кияүгә чыктым, кызым шунда туды. Музыка сәнгатен беренче мәртәбә яшьлек каласына алып баручылар без Лемар Җураев белән икәү идек. Андагы музыка училищесын төзүдә минем дә күп көчем керде, диясем килә.
Заманага яраклашмыйк без, Разил, ничек бар, шулай кабул итик тә яшик әле...
Р.В. Татар җыры, татар театры, татар сәнгате бүген кая бара, кай кыйблага юл тота икән? Бүген бездә чын милли сәнгать бармы? Булса, аны кайда күреп, ишетеп була? Булмаса, нигә юк? Аны булдыру өчен нәрсә эшләргә кирәк? Дөрес, бу сорауларга җавап бирү, җавап табу бик авыр. Әмма бу хакта без дә уйламасак, кем уйлар?
В.Г. Татар сәнгате кая бара дисең? Милли сәнгать, гомумән, упкын читенә килеп җитте инде ул, кыйбласы юк аның хәзер. Чын милли сәнгатьне мин, җыр-бию ансамблендә, Татар театрларының классик әсәрләрдән куелган спектакльләрендә күрәм, ә концертларда миллилек юк хәзер, алар бик түбән дәрәҗәдә. Дөрес әйтәсең, бу сорауларга җавап табу бик авыр. Милли профессиональ сәнгатебезне чын югарылыкта саклап калу өчен мәдәниятне җитәкләүчеләргә чын милли җанлы булырга кирәк. Турысын әйткән туганына ярамаган, ди безнең халык. Әйтеп тә карадык инде... Үзен чын зыялы дип санаган, милләт вәкиле дип уйлаган кеше, үзе турында гына түгел, ә сәнгатьнең, мәдәниятнең киләчәге турында чын-чынлап уйларга тиеш. Буш сүзләр, буп-буш вәгъдәләр, шапырынулар белән генә милли мәдәниятне саклап калып булмый. Безгә милли идеология булдырырга, кадрларны яңартырга вакыт. Болар турында без дә кайгыртмасак, кем кайгыртыр? Чын-чынлап уйланыр вакыт җитте. Мәдәният өлкәсен гел яңабаштан үзгәртергә кирәк, фәкать шул чагында гына үзебезнең профессиональ милли мәдәниятебезне коткарып кала алырбыз.
Р.В. Вафирә, мин һәрвакыт синең репертуарыңның байлыгына, төрлелегенә, җырларның югары зәвык белән сайлануына игътибар итәм. Репертуар төзегәндә сиңа кемнәр ярдәм итә? Режиссерларың, сценарий язучыларың, махсус кием тегүчеләрең бармы? Әнә бит Мәскәүдә микрофоны булмаса тавышы авызыннан чыгуга ук җиргә егылып төшә торган җырчыларны ничек итеп киендереп-ясандырып, конфет кәгазенә төргәндәй тамашачыга тәкъдим итәләр. Татарстанның халык артисты булгач, сиңа да заманында андый кадер-хөрмәт күрсәткәннәрдер инде...
В.Г. Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлагач, аз булса да режиссер ярдәмен күреп, тырышып-тырмашып сценарийлар яздырып, модельләр йортында киемнәр тектереп яшәп калдым. Ә хәзер ун ел инде беркемем дә юк минем. 1995 елны Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат булып йөргәндә, «Шәһри Казан» гәзитәсендә «Үз-үземә дус мин, үз-үземә дошман» дигән мәкаләм чыккан иде. Нәкъ шундагыча үземә-үзем бер дәүләт төзедем дә, шунда яшәп ятам әле. Кадер-хөрмәтне үземә-үзем күрсәтәм.
Әйе, микрофонны тамак төбенә үк тыгып куеп җырлаучылар күбрәк почетта шул хәзер. Конфет кәгазенә төргәндәй төреп чыгаралар, дисең... Әле үз-үзеңне җыеп чыгып, гел матур булырга тырышып, үз дәрәҗәңне саклаганыңның кадерен белсәләр, бик яхшы булыр иде дә бит, юк шул. Нинди ул сиңа булышу, безнең буын артистларын, гомумән, оныттырырга тырышалар кайберәүләр. Халык артисты булгач, мин гел гади халык арасында яшим, дип шаяртам кайчагында. Кадер-хөрмәтне күрмәдем дип әйтә алмыйм, әлбәттә. Халык мине, яратты, кадерләде. Бу инде иң зур хөрмәт, дип әйтер идем мин. Менә шуңа күрә дә мин репертуарыма җырларны гел уйлап сайладым һәм сайлыйм.
Р.В. Син үзеңнең бер мәкаләңдә: «Телем аркасында җырымнан мәхрүм иттеләр», – дип язган идең. Бәлки, артист кеше, җырчы кеше башка нәрсәләргә игътибар итмичә, бары тик җырларга, сәнгать белән генә шөгыльләнергә, үзенең бөтен уй-фикерләрен сәнгать әсәре аша халыкка җиткерергә тиештер?
В.Г. Ул мәкаләм «Телем аркасында җырымнан мәхрүм иттеләр» дип аталмый иде минем. Мәкаләне бер «акыллысы» үзгәртеп бастырды. Телем аркасында түгел, минем җанымның әшәкелек, гаделсезлек, наданлык белән килешергә теләмәве аркасында иде ул. Син дә дөрес әйтәсең, сәнгать кешесе гел үз өлкәсендә генә булсын, иҗаты белән хезмәт итсен, әмма бит бу очракта мине иҗат белән яшәми дип әйтеп булмый. Мин һәрвакыт иҗатта. Ләкин инде минем уй-фикерләрем иҗатка гына сыймый икән, җаным сәясәтне дә тели икән, бу бит начар түгел, алар бер-берсенә комачауламый, киресенчә, бер-берсен баета гына. Гомеремнең икенче яртысын, бәлки, мин сәясәткә багышлап, милләтемә күбрәк файда китерермен. Үземне бик дөрес юлда дип саныйм. Җыр инде ул минем бөтен җаным, гомерем, акылым, хәтта үлгәч тә мине җырчы дип күмәчәкләр. Әмма сәясәт өчен дә үземне өлгердем дип саныйм.
Р.В. Без еш кына тамашачыны итагатьсезлектә, талымсызлыкта, зәвыксызлыкта гаеплибез. Әмма үзебез, әдәбият-сәнгать кешеләре, тамашачыны зәвыклы итеп тәрбияләү өчен ниләр кылабыз соң? Өч минутлык такмак җырлаганнан соң, өч тиенлек очсызлы, шактый ук оятсыз һәм мәгънәсез анекдот сөйләп халыкны көлдерергә тырышучы җырчы тамашачыны тәрбияләми, киресенчә, боза гына бит инде. Бу хәлдән ничек котылырга? Артистларның сәхнәдә үз-үзен тотышы, аларның «мораль кодексы» турында кем кайгырта икән бүген? Филармонияме, Мәдәният министрлыгымы?
В.Г. Бу очракта мин үзем турында гына җавап бирәм. Халыкны беркайчан да гаепләмәдем. Шул ук вакытта үз зәвыгымны да бетермәдем, инде утыз еллык иҗат юлым бар икән, мин ныклап бу турыда әйтә алам. Халыкны, тамашачыны без тәрбияләргә тиеш. Шул ук вакытта, халыктан үзебез дә тәрбия алырга тиеш. Бәйрәм ашы – кара каршы, дияр идем...
Кеше турында кеше кайгыртмый хәзер, нинди «мораль кодекс» турында сөйлисең син, Разил?! Әлбәттә, элегрәк «худсовет» дигән әйберләр бар иде, әлләни үзгәртмәсәләр дә, артист барыбер үз-үзен гел формада тотарга тырыша иде худсоветлар киңәшен тыңлаганда. Ниндидер бер гомум әхлакый кагыйдәләр бар иде. Хәзер бит коточкыч, киемнәрен карагыз, репертуарларын, чыннан да тозсыз сүзләр, ә инде үз-үзләрен тотулары бернинди кодекска да сыймый.
Р.В. Кайбер сәнгать оешмалары җитәкчеләре татар җырын башка илләрдә тыңламыйлар, татар музыкасы белән кызыксынмыйлар, шуңа күрә без аны ерак гастрольләргә алып чыкмыйбыз, диләр. Менә син Америкада, Кубада, Австриядә һәм тагын әллә кайсы илләрдә татар җыры җырлап дан алган, лауреат исемнәренә ирешкән кеше. Татар җырын башка ил халыклары тыңламый, дигән сүз хакмы, әллә ялганмы?
В.Г. Боларның берсе дә дөрес түгел. Татар җырын бөтен дөньяда рәхәтләнеп тыңлатып була. Әмма нинди югарылыкта башкарасың бит җырны. Чын профессиональ әсәрләрне бөтен милләтләр дә рәхәтләнеп тыңлыйлар. Чит илләргә без бит «по блату» гел үзешчән артистларны гына күрсәтәбез. Мин, әлбәттә, бу очракта опера һәм балет театрын күздә тотмыйм. Җыр сәнгате турында әйтәм. Һаман шул чыгымнар әзрәк булсын дип, өч кешелек концертлар оештырыла, ә нигә, мәсәлән, «Татарстан телерадиокомпаниясе оркестры» белән менә дигән тавышлы җырчыларыбызны, шәпләп киендереп, дөнья стандартларына кертеп, турне ясамаска. Бу бит татарны дөньяга тагын бер кат олы милләт, акыллы, мәдәниятле милләт итеп таныту булыр иде. Без үз кадеребезне үзебез белмибез. Һаман шул мескенлек, көнчеллек, хөсетлелек.
Ә музыкабыз бөтендөнья сәнгате дәрәҗәсеннән бер дә ким түгел. Мәсәлән, Р.Яхин, Ф.Әхмәтов, Н.Җиһанов, С.Сәйдәшев, Р.Еникеев һ.б. профессиональ композиторларыбызның әсәрләрен нигә дөньяга күрсәтмәскә ди, тыңлатмаска ди. Талант бар икән, бир аңа юл, кысма, рәхәтләнеп иҗат итсен.
Р.В. Соңгы арада мин сиңа багышлап гәзитә-журналларда басылган дистәләгән мәкаләләр укыдым, үзең язганнары белән таныштым. Бөтенесен бергә җыйсаң, калын китап итеп чыгарырлык инде алар. Шунысы кызык, син язган мәкаләләрнең күбесе сәнгатькә түгел, ә бүгенге сәясәткә, милли хәрәкәт проблемаларына багышланган. Югыйсә, син, иң беренче чиратта, күренекле сәнгать остасы, халкыбызның сөекле җырчысы бит...
В.Г. Югарыда әйттем инде, мин гомеремнең икенче яртысын сәясәткә багышларга әзер дип. Моннан 10 ел элек беренче мәртәбә милли хәрәкәтне башлап җибәрүчеләр рәтендә мин дә бар идем. Менә шуннан бирле милли хәрәкәттән башка яшәгәнем юк. Безгә бит теге заманнарда да һәм хәзер дә, имеш, сәнгать сәясәттән читтә булырга тиеш диләр, янәсе «Искусство вне политики». Мин инде икесен дә үз җилкәмдә күтәргән кеше буларак, шуны әйтәсем килә: сәнгать белән сәясәт бергә барган һәм барачак та. Моның өчен миннән гаеп эзләргә ярамый, мине дөрес аңласыннар иде. Кешенең энергиясе, акылы җитә икән, нигә тыярга? Мин бит начарлыкка өйрәтмим һәм власть өчен дә көрәшмим. Бары тик матурлыкны, гаделлекне, акылны яклыйм. Шулай булгач, аяк чалмаска кирәк, кеше үз гомеренә үзе хуҗа. Сәясәт ул мине тагын да югарырак иҗатка этәрә.
Р.В. Син моннан берничә ел элек Русиянең атказанган артисты дигән исемнән баш тарттың. Әмма Русия, ныклап уйласаң, урыс иле генә түгел, безнең ил дә бит әле. Россия бүген биләгән җирләрдә борын-борыннан безнең бабаларыбыз яшәгән, бүген дә Русиядә 5 миллион милләттәшләребез гомер итә. Син үзең дә Русияне аркылыга-буйга узып, татар халкына җыр-моң иңдереп йөргән кеше. Шулай булгач, Русиянең атказанган артисты булырга синең тулы хакың бар иде... Беткә ачу итеп, тунны утка ягу булмадымы икән бу?
В.Г. Әйе, булды андый хәл. Чечняга урыс гаскәрләре басып кергәннең беренче көнендә булды ул. Бу минем хатын-кыз, ана һәм әби буларак протестым иде. Һич югы шушы исемне яндырып булса да, Чечен хатын-кызларын, газиз балаларын каннан, үлемнән аралап кала алмам микән диеп ярсынган чагым иде. Беткә ачу итү дип санамыйм мин аны. Ул минем вөҗданым, иманым таләбе булды һәм моңа үкенмим дә. Дөресен генә әйткәндә, минем инде халыкта үз исемем бар. Мин – Вафирә Гыйззәтуллина. Ул исемнәр, премияләр дип, кайберәүләр үләргә җитешәләр, Тукай премиясен даулыйлар. Тукайның «т» хәрефен белмәгән бәндәләр дә лауреат булып беттеләр инде. Әмма халык аларның күбесен белми дә, яратмый да. Минем бер дә исем китми моңа. Мин татар халкының җырчысы, миңа шул бик җиткән.
Ә Русия җирләренә килгәндә, алар бит элек безнең «Алтын Урда», татар җирләре булган. Шуңа күрә Русиядә түгел минем милләттәшләрем, ә үз җирләребездә яшиләр.
Р.В. Үзенең киләчәге турында уйлаган халык, иң беренче чиратта, мәдәнияткә, сәнгатькә игътибар итә. Моны японнар, французлар һәм башка алга киткән халыклар мисалында күрсәтергә мөмкин. Ә бүген безнең мәдәниятебез, сәнгатебез ни хәлдә? Татарстан дип аталган милли республикада милли театрларга, милли консерваториягә, милли сәнгать училищеларына таба йөз белән борылдыкмы? Безнең милли сәнгатебезгә милли кадрлар тәрбияләү һәм әзерләү буенча программабыз, җитәрлек мөмкинлекләребез бармы? Гомумән, мәдәнияте, фәне, мәгарифе, теле булмаган халыкның киләчәге бармы?
В.Г. Мөмкинлекләребез бар, теләк кенә кирәк. Әмма теләүчеләр бигүк күренми шул әле. Һәрбер җитәкче чиновник үзен бу дөньяга мәңгегә килгән дип саный. Киләчәк турында уйласак, әлбәттә, бүгеннән үк үзебезнең психологиябезне үзгәртергә кирәк. Кулдагы бармаклар гел үзебезгә генә карый шул. Татарның бүгенге көне, тормышы бик фаҗигале. Тарихи хаталарыбызны яңадан кабатламас өчен, киләчәктә дә, ягъни, XXI гасырда да татар милләте яшәсен дисәк, аның фәне, мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты, теле, иманы турында уйларга кирәк. Без, һәрбер зыялы кеше, үзебезне бурычлы дип санап, киләчәк өчен, мөстәкыйль дәүләтебез өчен көрәшергә тиешбез. Шулай булмаса, гел бер тамак өчен генә яшәүнең нигә кирәге бар? Үзенең киләчәген кайгырткан халык кына милләт исемен йөртергә хокуклы дип саныйм мин үзем. Хөрмәтле Президентыбыз, хөкүмәт әһелләре моны бик яхшы аңлап, профессиональ сәнгатькә йөз белән борылырга тиешләр. Фәкать бөек сәнгать кенә безне милләт итеп саклап кала алачак. Шуңа күрә, аерым программалар төзеп, бергәләшеп, җиң сызганып эшләр вакыт җитте.
Р.В. Сәнгать кешесенең иң авырткан җиренә кагыла торган бу сорауны биримме, әллә бирмимме, дип икеләнеп утырам... Гөрләтеп сәхнәдә уйнаган, шаулатып сәхнә тоткан чакта кинәт кенә безнең кайбер мәшһүр җырчыларыбызны һәм артистларыбызны, юк-бар сәбәп табып, пенсиягә озаталар. Язучы Ибрай Газиның «Тургай картая микән?» хикәясе ирексездән искә төште. Миңа калса, әдәбият-сәнгать кешесе беркайчан да картаймый, ул гомер буе иҗат итә. Аны иҗатыннан аеру – челтерәп агып утырган чишмәне томалап кую белән бер. Чит илләрдә, хәтта Мәскәүдә дә, үлгәнче сәхнәдән төшмәгән артистлар бик күп бит... Синеңчә, иҗат кешесе пенсиягә китә аламы?.. Яисә, башка төрлерәк итеп әйтсәк, пенсия яшенә җиткәч, ул нишләргә тиеш?
В.Г. Ә мин бу очракта, Разил, синнән сорарга тиеш: без нишләргә тиеш соң? Дөрес әйтәсең, гөрләп иҗат иткән вакытларда сине читлеккә ябып куйсыннар әле, кош булып сайрау урынына бүре булып уларсың. Булды инде андый хәлләр. Тоттылар да пенсиягә озаттылар, хәзерге котырып бәяләр арткан вакытта яшәп кара әле 337 тәңкәгә? Андыйлар мин генә түгел. Халык артисты исемнәренең нигә кирәге бар соң алайса, бернинди дә ташламалар булмагач. Чын иҗат кешеләре, профессиональ кешеләр яклауга бик мохтаҗ бүген. Зинһар өчен дип әйтәм, рәнҗетмәгез гүзәллекне саклаучыларны. Рәхәтләнеп җырларга ирек юк, көрәшә башласаң, туп-туры итеп әйткәндә, башыңа тондыра башлыйлар... 5 ел буена телевидениегә, радиога барырга зар-интизар булып яшәгән вакытлар бар иде. Дөрес анысы, гомер үтә тора, заманалар да әзрәк үзгәреп, безне аңлаган кебек тә булып китә.
Миннән бик күпләр: «Сез хәзер эшлисезме?»– дип сорыйлар. Эшләмичә кара бу дөньяда, ничек яшәрсең. Минем бит әле ике балам да үз җилкәмдә. Берсе кызым, берсе оныгым. Кызым укыта, хезмәт хакын инде 4 ай алганы юк, мескен укытучылар ничек яшәргә тиеш? Шуңа күрә мин күбрәк балаларым турында, аларны ничек ач-ялангач итмәү турында уйлыйм. Хәзерге вакытта Татарстан телерадиокомпаниясе оркестрында солистка булып эшлим. Быел Казан музыка училищесында укыта да башладым, вокал дәресләре алып барам. Алдагысын Алла белә инде тагын.
Р.В. Җырларыңны син кемгә атап җырлыйсың? Җырлаганда конкрет бер кешене генә күз алдында тотасыңмы, әллә берьюлы бөтен халык өчен җырлыйсыңмы?
В.Г. Җырларны бер кешегә генә атап җырлап булмый. Мин, әлбәттә, сүзләренә карап, җырда үз язмышымны, үз кичерешләремне халкыма җыр теле белән сөйлим.
Р.В. Вафирә, кем әйтмешли, син – күпкырлы талант: җырчы да, сәясәтче дә, җәмәгать эшлеклесе дә, шагыйрь дә, композитор да... Ә шулай да, бер сүз белән әйткәндә, кем син? Син үзеңне, иң беренче чиратта, кем дип саныйсың?
В.Г. Мин, иң беренче нәүбәттә, үземне шушы җиргә Ходай Тәгалә тарафыннан яшәргә җибәрелгән кеше дип саныйм.
Кошның ике канаты булган кебек, мин дә пар канатлы. Минем бер канатым җыр һәм иҗат булса, икенчесе – сәясәт.
1998 ел
ИСӘНМЕ, ҖЫР?! САУМЫ, ТАТАР МОҢЫ?!
Җырчы Георгий Ибушев
Разил ВӘЛИЕВ:
Җем-җем килеп су өстендә
Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 625 | Нарушение авторских прав
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |
|