АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология
|
Герман сугыш башлаган
Сикереп төштем, сулар эчтем,
Нигә төштем, ник эчтем?
Бу хәсрәтләрне күргәнче,
Нигә тудым, ник үстем..,–
дип, үзе уйнап, үзе җырлый торган иде мәрхүм.
Сагынып искә төшерерлек дусларым күп булды минем. Гомумән, мин бу җирдә дошман эзләп яшәмәдем, кешеләрдән гел яхшылык эзләдем, дуслар эзләдем. Яхшы күңелле, талантлы кеше очратсам, гадәттә, ул минем гомерлек дустыма әверелә иде. Мин бүген Сәйдәшләрне сагынып яшим, Александр Ключарев, Исмай Шәмсетдинов, бертуган Вәлиуллиннар, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров бик еш искә төшә... Артык санап тормыйм, кемнедер онытып, рәнҗетермен кебек...
Р.В. 1960-70 елларда бөтен татар дөньясын гөрләткән сезнең буын композиторлары Мирсәет Яруллин, Ренат Еникеев, Рафаэль Билаловлар бүген, нишләптер, тынып, басынкыланып калды. Нәрсә булды сезгә: әллә иҗат чишмәләрегез саектымы, әллә сезнең заман уздымы? Яшьләргә юл бирдегезме? Ә, югыйсә, моннан утыз-кырык ел элек язган әсәрләрегез бүген дә теләсә-кайсы сәхнәдән яңгырарлык! Алай гына да түгел, 1960-70 елларда сезнең буын иҗат иткән әсәрләрнең шактые татар музыкасының алтын фондына керде, дисәм дә, ялгышмам кебек... Әмма, әмма... соңгы вакытта яңа әсәрләрегез күренми...
Ф.Ә. «Басынкыланып, тынып калдыгыз», дию монда дөреслеккә бигүк туры килмидер. Соңгы вакытта, чынын әйтим, безнең буынны бераз күрмәмешкә салыша башладылар бугай. Соравыңда син, Разил, мин әйтәчәк җавапка да бераз якынайдың...
Әле син атаган Ренат Еникеев, Мирсәет Яруллин, Рафаэль Билалов, шулай ук Бату Мөлеков кебек композиторлар күптәннән халык күңелендә инде. Алар озак еллар буена татар музыка сәнгатенең төп йөген үз җилкәләрендә күтәреп бардылар, әле хәзер дә, шөкер, арбадан төшеп калганнары юк. Минемчә, без яшь чакларда ничек иҗат итсәк, ничек янсак, хәзер дә шулай ук дәвам итәбез. Бәлки, элек иҗат учагының төтене биегрәк булып, ерактанрак күренгәндер... Әнә, Бату Мөлеков «Сөембикә» операсы иҗат итте. Ренат Еникеевның шушы көннәрдә генә гөрләтеп 60 яшьлек юбилеен билгеләп үттек. Юбилей концертында аның яңа кыллы квартеты яңгырады. Әле күптән түгел генә Композиторлар берлеге үзенең пленумын үткәрде. Анда күп кенә яшь композиторларның әсәрләре белән беррәттән, Рафаэль Билаловның «Татарстан-Гөлстан» дигән кантатасы башкарылды. Мирсәет Яруллинның да зур күләмле әсәр язуы билгеле. Хәзерге вакытта симфоник оркестр өчен концерт иҗат итә ул. Соңгы елларда мин дә шактый җырлар иҗат иттем, фортепиано һәм оркестр өчен концерт, аннары скрипка һәм симфоник оркестр өчен концерт яздым. Әле күптән түгел генә яңа җырларым тупланган җыентыгым басылып чыкты...
Р.В. Фасил абый, болар барысы да дөрес. Син санаган, син искә алган кешеләр — минем дә иҗатташ дусларым, алар белән күрешеп, аралашып яшибез. Мин бит сезне бер нәрсә дә язмыйсыз, кул кушырып тик утырасыз, дип әйтмим, нигә сез соңгы арада сирәк күренәсез, сезнең әсәрләрегез сирәк яңгырый, дим. Менә хәзер кайсы концертка барма, һаман үзешчәннәр, һаман япон тактасы, гармун да баян. Минем гармун белән баянга тел тидерәсем килми, алар безнең милли уен коралына әйләнде инде. Әнә, син үзең дә тальянда уйныйсың, заманында авылның беренче гармунчысы, беренче баянчысы булган кеше. Әмма син гармунчы гына булып калмыйча, тальян гармуннан симфония дәрәҗәсенә кадәр үскән кеше! Сезнең иҗат колачыгыз гаҗәеп киң!
Мирсәет Яруллин, Бату Мөлеков, Ренат Еникеев та гармун уйнап олы сәнгатькә кергән шәхесләр. Сез, милли үзенчәлеген, гармун моңын саклаган хәлдә, безнең татар музыкасын профессиональ дәрәҗәгә күтәргәнсез. Әгәр татарның Сәйдәшеве, Җиһановлары, Мозаффаровлары, Александр Ключаревлары, Рөстәм Яхиннары булмаса, бүгенге көндә без олы музыка дөньясына чыга алыр идек микән? Нишләп соң без шушы бәһа биреп бетермәслек рухи байлыгыбызны, дөньяга күрсәтердәй музыкаль шедеврларыбызны сандыкка бикләп саклыйбыз. Менә мине шул нәрсә борчый. Бу нәрсә бер мине генә түгел, бик күп кешеләрне аптырашта калдыра.
Ф.Ә. Соңгы елларда, тормышлар начар якка үзгәреп китү сәбәплеме, профессиональ композиторларга да, башкаручыларга да игътибар бик нык кимеде. Син әйткәнчә, хәзер эфирда да, концертларда да, нигездә, үзешчән композиторлар, үзешчән музыкантлар, үзешчән җырчылар чыгыш ясый. Гомумән, хәзер безнең музыкаль сәнгатебез күбрәк үзешчәннәрдән генә тора.
Р.В. Дөрес аңлагыз, мин һич кенә дә үзешчәннәргә каршы түгел. Әнә, Фәтхерахман Әхмәдиев үзешчән композитормы? Әсәрләрен тыңлап туймаслык бит...
Ф.Ә. Дөньяда «талант» дигән төшенчә бар бит әле. Мин дә монда сүзне зәвыгы да, сәләте дә уртакул булган үзешчәннәр хакында алып барам. Әлбәттә, үзешчәннәр турында сөйләгәндә, без шул ук Фәтхерахман Әхмәдиев һәм Әлфия Афзалова кебек сандугачыбыз белән горурланабыз. Ә бит Әлфия музыка училищелары да, консерваторияләр дә тәмамламаган, шулай да безнең татарның менә дигән милли горурлыгына әйләнгән шәхес! Композиторлар арасында да андый җәүһәрләребез шактый әле безнең. Менә, композиция буенча бөтенләй укымаган Сара ханым Садыйкованы гына алыйк. Аның чын милли аһәңле, моңлы җырларыннан башка татар җыр сәнгатен күз алдына китерү дә кыен. Шуңа күрә, минемчә, монда сүзне үзешчәннәр, профессионаллар турында гына түгел, беренче чиратта, ихлас күңелле чын талантлар хакында алып барырга кирәктер.
Хәзерге вакытта татар халкының зәвыгы шулай түбәнгә тәгәрәүдә, баткаклыкка чумуда, әлбәттә, безнең сәнгать, музыка өлкәсендәге җитәкчеләребезнең дә гаебе зурдыр. Зәвыклары бик сай, сыек булганга, алар һаман, иң беренче чиратта, шундый ук очсызлы зәвыклы үзешчәннәргә ярдәмгә киләләр, профессионалларны читкә тибәрәләр дә инде.
Р.В. Әле күптән түгел генә җырчы Рафаэль Сәхәбиев белән телевидениедә тапшыру оештырып, шулай ук үзешчән сәнгать мәсьәләләре хакында сөйләшеп утырган идек. Шул тапшыруны карагач, үзешчән җырлар яза торган бер композитор шалтырата. «Менә сез тапшыруыгызда безнең бакчага таш ыргыттыгыз. Ләкин минем моңа аз гына да исем китми. Минем концертларга халык агылып йөри, рәхәтләнеп кул чаба, мине халык ярата. Минем өчен халык рәхмәтеннән дә зуррак бәя юк», – ди. «Мәдәни җомга» газетасында Сезнең бик тә мәгънәле мәкаләгез басылып чыккан иде, анда Сез нәкъ шушы проблемаларны күтәрәсез. Әйтегез әле, «халык мәхәббәте», дөресрәге, концертка килгән кешеләрнең кул чабуы иҗат кешесе өчен иң зур бәя була аламы? Чөнки кешеләрнең дә төрлесе бар бит. Әлеге композиторның «үз халкы», үз тамашачысы бардыр... Ул аларны үз зәвыгында тәрбиялидер.
Ф.Ә. Әлбәттә, шулай. Аннан соң «мине халык ярата», дип әйтү – үзе үк бик шикле нәрсә. Мәсәлән, атаклы, олы композиторыбыз Рөстәм Яхин болай дип әйтер иде микән? Иманым камил, аның авызыннан беркайчан да мондый сүз чыкмас! Халык ярата, дип әйтү өчен, шул халыкның кул чапканына гына куанырга түгел, ә аның күңел түренә үтеп керергә кирәк. Хәтта опералар, симфонияләр, балетлар, популяр җырлар язган бик күп композиторлар да бу үтә җаваплы сүзне әйтергә кыймаслар иде. Мәсәлән, алыйк композитор Нәҗип Җиһановны... Нинди олы шәхес, зур музыкант! Шул ук вакытта аны Салих Сәйдәшев белән тиңләп буламы? «Мине халык ярата», – дип әйтә аламы Җиһанов? Күңеленнән уйласа да, әйтә алмый ул әлеге сүзләрне. Нинди шәп композитор Ренат Еникеев та әйтмәс бу сүзләрне. Чөнки бу сүзләрне композитор үзе түгел, ә халык әйтергә тиеш икәнне бик яхшы аңлый алар.
Берзаманны «Крутушка» шифаханәсендәге мәдәният сараенда үзешчән композитор чыгыш ясый... Уйнап бетергәч, торып басты бу, билгеле, халык кул чапты инде.
Р.В. Кул чапмый нишләсен, тәрбияле кешеләр бит алар.
Ф.Ә. «Рәхмәт, рәхмәт. Беләм, беләм, сез минем әсәрләремне яратасыз, җырларымны яратып тыңлыйсыз…» – дип, елмая-елмая сөйләнә әле ул. Оялуымнан җир тишегенә керердәй булдым. Әсәрләре, җырлары адәм рәтле булса, бер хәл әле... Ә халык шуңа кул чабарга мәҗбүр...
Р.В. Кул чапмасаң, янәшәңдә утыручылар сине культурасызлыкта, мәгънәсезлектә гаепләрләр иде. Чөнки монда кешеләр акча түләп, киенеп-ясанып килгән, җыр тыңларга, кул чабарга дип килгән. Һәр нәрсәнең үз кагыйдәсе, үз тәртибе бар бит.
Ф.Ә. Сәнгать кешесенең максаты – халыкның зәвыгын тәрбияләү булса, бу кеше инде турыдан-туры аның зәвыгын бозу белән шөгыльләнә.
Р.В. Аннан соң, Фасил абый, гел халык артыннан гына иярү дә дөрес булмас, чын иҗат кешеләре халыкны үзләре артыннан ияртергә тиештер... Элегрәк елларны, без яшь вакытта, шул Сезнең концертларга, бүтән композиторларның концертларына да башка төрлерәк публика йөри иде кебек. Бүгенге концертларда халыкның югары зәвыклы катламын, татарның зыялы, затлы кешеләрен бик сирәк күреп була. Әгәр дә киләчәктә дә шулай дәвам итсә, без озакламый профессиональ музыкасыз, югары сәнгатьсез калачакбыз, әлеге гармун, баян, кубыз, тальян тыңлап кына яшәячәкбез...
Ф.Ә. Шулай бер көнне үземнең «Запорожец»ым белән пыр-пыр килеп, Камал театры яныннан узып барам. Афишада ат башы кадәр хәрефләр белән бер шактый популяр үзешчән җырчы исемен язып куйганнар. Ә театр тирәсендә – «Мерседес»лар, «БМВ»лар, «Джип»лар, «Тойота»лар. Үзләре нинди байлар, ә күңелләре никадәр ярлы... Тормышлары да яхшы, тамаклары тук, өсләре бөтен, үзләре чит ил машиналарында йөриләр, ә үзләре очсызлы җыр, очсызлы музыка тыңлыйлар, шул очсызлы җыр язучыларга ярдәмгә киләләр. Шул ук вакытта менә дигән профессиональ композиторларыбыз, музыкантларыбыз, җырчыларыбыз көчкә очын-очка ялгап яши... И-их!
Р.В. Фасил агай, безнең җәмгыятьтә бит хәзер байларга, ярлыларга бүленү процессы бара. Минем чит илләрдә булганым бар. Анда, гадәттә, бай кеше укымышлы була, тормыш мәгънәсе турында уйлана, димәк, күпмедер дәрәҗәдә философ та була. Иң беренче чиратта, ул эш рәтен белә, маңгай тире, үз акылы белән мал туплый. Ә безнең җәмгыятьтә кемнәрнеңдер аннан-моннан талап-урлап җыелган байлыгы, чыннан да, вакытлы байлык, вакытлы күренеш кенәдер ул? Бүгенге байларның күбесенең кесәләре тулы булса да, күңелләре буш. Димәк, күңеле буш икән, ул инде озакка бара торган байлык була алмый. Бүген килеп, иртәгә китә торган байлыктыр ул.
Ф.Ә. Минем ул надан байларга хөрмәтем дә, аз гына ышанычым да юк. Сәнгать турында, беренче чиратта, профессиональ сәнгать турында хөкүмәт, дәүләт кайгыртырга тиеш.
Р.В. «Профессиональ сәнгатьнең ни өчен бездә кадере юк?» дигән сорауга кайчакта җавап тапкан кебек тә булам мин. Элегрәк вакытта, сез музыка дөньясын гөрләтеп кулда тоткан заманда, музыка язып яисә шигырь чыгарып, китап бастырып та яшәп, тамак туйдырып була иде. Композиторларның, шагыйрь-язучыларның шактые шулай көн күрә иде. Язган әсәрләргә күпмедер дәрәҗәдә гонорар да түлиләр, симфонияләрне, җырларны радио, телевидение сатып ала иде... Ә бүгенге көндә музыка язып, шигырь язып яшәп булмый. Димәк, синең иҗаттан тыш ниндидер төп һөнәрең булырга тиеш. Димәк, иҗат икенче планга күчәргә, хоббилыкка, үзешчәнлеккә әверелергә тиеш, дигән сүз бу. Шуңа күрә, ирексездән, күңелдә сорау туа: «Бүгенге көндә иҗат кешесе безнең хөкүмәткә, безнең җәмгыятькә кирәк микән?» Билгеле, берәү дә «кирәк түгел», дип әйтмәячәк. Ә кирәк булгач, алайса, нигә ул иҗат кешесенең кадерен белмиләр? Нигә иҗат итү өчен аңа шартлар тудырмыйлар?
Ф.Ә. Чыннан да, дөрес әйтәсең... Моннан ун-унбиш ел элек кенә бездә сәнгатькә бөтенләй башка төрле караш иде. Ул чорда җитәкчеләребез дә безгә игътибарлырак иде кебек. Менә мин әле бүген дә Партия Өлкә комитетының идеология буенча җитәкчесе Мирзаһит Вәлиевне хөрмәт белән искә алам. Аның сәнгатькә игътибарлы, кайгыртучан карашын әле дә хәтерлим. Мин үзем беркайчан да андый югары башлыклар янына баш иеп, ярдәм сорап бара торган кеше түгел. Шулай бервакыт, әлеге Мирзаһит Фәтхиевич белән очрашкач, сорый бу миннән..: «Син, Фасил, – ди, – Русиянең Глинка исемендәге югары бүләк иясе булып йөрисең. Тормыш шартларың ничек, кайда яшисең, фатирың нинди?» Мин әйтәм: «Болай... әйбәт яшим. Җәйге эсседә салкынча була, чөнки фатирым яртылаш җир астында, полуподвалда», – дим. Озакламый миңа шәһәр үзәгеннән фатир бирделәр. Менә шулай, хәтта Партия өлкә комитеты да иҗат кешеләре язмышы белән шөгыльләнә иде торгынлык елларында...
Р.В. Ә хәзер иҗат кешесенең язмышы кемнәр кулында?
Ф.Ә. Минемчә, ул нәрсә бөтенләй бетте хәзер. Яшисең килә икән – яшисең, яшисең килмәсә – анысы да синең эш. Татар халык мәкале белән әйтсәк, арба ватылса – утын, үгез үлсә – ит була инде... Дөньяда битарафлык хөкем сөрә. Битараф кеше рәхәт яши бит ул...
Р.В. Соңгы арада без бик еш кына радио-телевидениене сүгәбез, вакыты аз булудан зарланабыз. Ә без шул бирелгән вакытны дөрес файдаланабыз микән соң әле? Билгеле, радио-телевидение аз сөйли, аз күрсәтә. Дәүләт кадәр дәүләте булган халыкның радио-телевидениесе тәүлек буе сөйләп, күрсәтеп торырга тиеш. Әмма әле шушы санаулы сәгатьләрендә дә радио-телевидениене ачсак, лырык-лырык гармун да баян, япон тактасы да үзешчәннәр чыгышы, түләүле җыр да, дуңгыз фермасы...
Дөрес, сирәк-мирәк, кеше йокларга яткач, югары сәнгатькә дә өлеш чыгаргалыйлар. Опера, балет, симфония кебек жанрлар хәзер бөтенләй диярлек эфирга үтеп керә алмый башлады. Әллә алар, чынлап та, татарга кирәк түгел микән? Бәлки, сез ялгышып, бөтенләй кирәкмәгән, юк эш белән шөгыльләнәсездер? Кирәк булса, нигә аны радиодан, телевидениедән тапшырмыйлар? Кирәк булса, нигә аны халык сорамый, таләп итеп хатлар язмый?
Ф.Ә. Разил, мин синең үзеңә дә шуңа охшашрак сорау бирә алам... Мәсәлән, татарга поэма, роман, повесть кирәкме? Без гомер-гомергә үз җиребездә арыш, бодай, борчак, тары, солы үстерәбез. Ә безгә ананас яки әфлисун, лимон яки банан ашарга ярыймы, дигән кебегрәк булып чыга инде бу. Ә татар халкы дөнья йөзендәге кайсы халыктан ким? Шулай булгач, эш жанрда түгел монда. Татарга операсы да кирәктер, симфониясе, балеты да кирәктер. Шулай ук татар җыры, татар такмагы да кирәк. Дөньяда адәм баласына нәрсә кирәк, татар халкына да шул нәрсәләр кирәк, дип әйтәсем килә минем.
Безнең халыкта моңлы җырларны бормалы-бормалы итеп, бизәп-бизәп җырлаучылардан Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов, Габдулла Рәхимкуловлар бик популяр бит инде. Ә Италиядә Карузо, Павароттилар данлыклы, аларны бөтен дөнья белә. Менә башымны кисәргә бирәм, аларның берсе дә «Зиләйлүк»не чын татарча итеп, татар күңеленә җиткереп җырлый алачак түгел! Чөнки татар халкы үзенең бу җырларын гасырлар буе чарлап, үз күңелендә йөртеп яшәгән. Ә Италиягә барсаң, анда урам җырчылары да опера тавышы белән җырлый, аларга шул якын. Алар бәләкәй чактан ук югары музыка сәнгатен күңелләренә сеңдерәләр. Ерак йөрисе юк, әнә, Балтик буе илләрендә балалар бакчага йөргән чакта ук музыка грамотасына өйрәнә башлыйлар, нота танырга өйрәнәләр. Ә бездә?
Р.В. Димәк, татарга дөньядагы яхшы нәрсәнең һәммәсе дә кирәк. Ләкин бер генә шарт бар: ул нәрсә талантлы булсын, камил булсын, милли рухта булсын, безнеңчә булсын!
Без соңгы елларда татар теленең, туган телебезнең язмышы хакында депутатлар, галимнәр, язучылар бик күп сөйләшәбез, бәхәсләшәбез. Әйе, татар теле үсәргә, куәт алырга, дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш. Чөнки телебез булмаса, без үзебез дә, халкыбыз да булмаячак. Без татар телен дәүләти гамәлгә кую буенча Дәүләт программасы, тиешле Канун да кабул иттек. Болары бик яхшы. Әмма мин сезгә, танылган композиторыбызга, мәшһүр музыкантыбызга, бер сорау бирим әле: «Ә менә татар музыкасы, татар моңы булмаса, татар җыры, гомумән, татар музыка сәнгате булмаса, татар үзе сакланып калыр идеме, татар үзе булыр идеме икән соң? Дәүләт дәрәҗәсендә шул хакта уйлаган кеше бармы икән? «Телләр турында...» Канун һәм аны гамәлгә ашыру буенча Дәүләт программасы кабул иткән кебек, безгә бүген татар музыкасын өйрәнү, саклау һәм үстерү хакындагы Дәүләт программасы кабул итәргә кирәктер. Шуннан башка без бу проблеманы хәл итә алмабыз.»
Ф.Ә. Мин синең белән тулысынча килешәм. Менә безнең Себер якларындагы Чиләбе, Магнитогорск, Екатеринбург, Төмән, Новосибирск кебек калаларда, авылларда бик күп татарлар яши бит. Аларның күбесе инде татар телен бик начар белә, бөтенләй онытканнары да шактый. Шулар белән очрашкач, татар кассеталары бүләк иткәч, карыйм, болар елый-елый моң тыңлыйлар, татар җыры тыңлыйлар. Үзләре урысча сөйләшәләр, үзләре яшь түгә-түгә Илһам Шакировны, Әлфия Афзалованы тыңлыйлар. Гаҗәп бит!
Дөрес әйтәсең, тел булмаса, безнең милләтебез дә, дәүләтебез дә булачак түгел. Музыка да шулай ук... Дин, тел, музыка, рәсем сәнгате – милләтне милләт итүче иң кадерле сыйфатлардыр...
Р.В. Фасил абый, без бүген гел җитди нәрсәләр турында гына сөйләшәбез әле. Синең белән очрашканда берәр мәзәк чыгармыйча калмый торган идең... Берчакны шулай моңсу гына сөйләшеп утырганда, хәтерлисеңме икән, бер куплет әйтеп куйган идең...
Сезнең дә бар мачыгыз,
Безнең дә бар мачыбыз.
Безнең мачы сезгә килсә,
Зинһар, ишек ачыгыз...–
дип әйткәч, күңелләр ачылып киткән иде. Башка берәү булса, шул ук мәгънәне, шул ук сүзне башкача итеп: «Иптәшләр, үзара дус булып, бер-беребезгә булышып, кунакчыллык күрсәтеп яшәргә кирәк», – дияр иде. Ә син, гади генә итеп: «Безнең мачы сезгә килсә, зинһар, ишек ачыгыз», – дип көлдердең дә, уйландырдың да. Язмышыңда бик зур авырлыклар кичергән, сынаулар узган кеше буларак, мин синең бик тә сагышлы кеше икәнеңне беләм. Иҗатыңда, әсәрләреңдә дә әллә каян күренеп тора ул. Менә шундый моңлы-сагышлы кешегә каян килә икән юмор хисе?
Ф.Ә. Язмыш ачысын бары тик юмор белән генә эретеп, бераз балга манып була торгандыр. Мәзәкне уйлап табып булмыйдыр, юмор хисе ул тормыштан кызык эзләгән кешегә ешрак киләдер. Юмор – үзе бер олы иҗат, олы таланттыр ул...
Р.В. Берничә ел элек, яңа китабың чыккач, хәтерлисеңме икән, дусларыңны «Татар ашлары» дигән ресторанга дәшкән идең. Матур гына утырдык, мәҗлес тәмамлангач, өйләргә таралыштык. Икенче көнне иртән телефон шалтырый. Телефонда – синең тавыш. «Разил, синме бу?» – дисең. «Әйе», – мин әйтәм. «Кичә минем кесәдә егерме биш тәңкә акча калган булырга тиеш иде. Шуны һич кенә таба алмыйм», – дисең. «Син аңа саубуллашканда шампанский алдың бит», – дим мин. «Һи, мин ахмак, әллә кесәдән хатын алган микән дип куркып ятам. Бөтенләй котым очты. Хатын алса, бөтенләйләр суга салган кебек була бит ул. Ярый, алайса, файдага киткән икән», – дидең дә рәхәтләнеп, ихлас бер көлү белән көлә башладың.
Ф.Ә. Шулай үз күңелеңне үзең күреп яшәмәсәң, бик авырга килә бу дөньяда. Минем юморның тагын бер чыганагы шундадыр...
Р.В. Фасил абый, мин сиңа бер бик сәер, бераз мәгънәсезрәк сорау бирим әле... Син бәхетле кешеме? Ни өчен «мәгънәсез» дим? Чөнки бәхетле кеше күрәләтә иҗат дөньясына, иҗат газабына кереп чумар микән? Әгәр дә кеше үзенең гомерендә бик зур авырлыклар, фаҗигаләр кичермәсә, башкаларның да күңелен юатырлык, аларны уйландырырлык, җанын кузгатырлык әсәрләр яза ала микән? Иҗат кешесе өчен «бәхет» төшенчәсе бөтенләй башка мәгънәгә иядер ул.
Ф.Ә. Разил, синең шактый кызыклы һәм җитди соравыңа мин күренекле шагыйрь Фәнис Яруллин шигыре белән җавап бирер идем. Аның белән безнең язмышлар күпмедер дәрәҗәдә охшаш бит... Шигырьнең кайбер сүзләрен үземә яраклаштырып үзгәрткән өчен Фәнис мине ачуланмасын инде...
Тукта, тукта, кем елый соң,
Тетрәндереп күңелне?
Аяксыз, иписез үскән
Балачагым түгелме?
Тукта, тукта, кем елый соң,
Бәгырьне кисеп-кисеп?
Рәнҗетелгән яшьлегемме
Һаман да тора үксеп?
Тукта, тукта, кем елый соң?
Ишетәм нинди өннәр?
Җирне тырнап елый мәллә
Заяга үткән көннәр?
«Хәтер» дигән учагымның
Җил тарата көлләрен...
Көл астыннан шытып чыга
Күз яшедәй көйләрем.
Менә шулай, Разил туган... Ә син «юмор» дисең... Гел уйнап-көлеп кына яшәп булмый бу дөньяда. Иҗатның нигезендә кеше язмышы, ил язмышы ятарга тиеш. Ә минем язмышны, безнең ил язмышын беләсең инде син...
Р.В. Бу мәсьәләдә дә безнең фикерләр уртак бугай. Димәк, бәхетле кеше иҗат итә алмый, дөресрәге аңа иҗат кирәк түгел, чөнки ул болай да бәхетле.
Ф.Ә. Әйе, авырлыклар, кыенлыклар күргән кеше, күңелендә гаме, уе булган кеше генә, чын мәгънәсендә, иҗади шәхес була ала. Ә инде гомерен иҗатка багышлап, кешеләрне уйландырырлык, кешеләрне куандырырлык әсәрләр иҗат итсә, ул бәхет кошы тоткандай була, бер мизгелгә бәхетле була.
Р.В. Димәк, иҗат кешесе – бер караганда, бәхетсез, икенче караганда, бәхетле кеше.
Ф.Ә. Чын иҗатчы – кайгы белән шатлык, бәхет белән фаҗига утраулары арасында мәңге сәяхәт итүче мосафирдыр ул.
1998 ел
МИНЕ КАЗАНГА КАН ДА ТАРТА, ҖАН ДА ТАРТА
Музыкант һәм дирижер Фуат Мансуров
Разил ВӘЛИЕВ: Фуат ага, сезнең бу арада зур бәйрәм көннәрегез Мәскәүнең Зур театрында сезнең 75 еллык юбилей бәйрәмегезне бик зурлап билгеләп үттеләр. Анда Татарстаннан атаклы шәхесләребез, Президентыбыз барды. Бәйрәм бәйрәм инде ул, бик күңелле нәрсә. Әмма бәйрәм бит әле ул эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау да. Үзегезнең 75 яшегез тулган көндә сез гел бәйрәм турында гына уйлап, сөенеп кенә утырмагансыздыр. Үткән эшләрегезгә нәтиҗә ясагансыздыр. Балачагыгыз еракта – Казакъстанның Алма-Ата каласында үткән. Балачакның кайсы көннәре, кайсы вакыйгалары искә төште, Фуат абый?
Фуат МАНСУРОВ: Минем ипилек-тозлык татарчамны гафу итәрсез инде. Әти-әнием татар булса да, мин Казакъстанда казакълар арасында туып-үстем, казакъ мәктәбендә беренче мәртәбә таякны әлиф дип белдем. Мин Казанга беренче мәртәбә 1962 елда килдем. Биредә әдәбият-сәнгать декадасы булды. Мин, әлбәттә, татарча сөйләшергә тырыштым. Шуннан инде мөмкинлек булган саен татарча сөйләшәм.
Р.В. Фуат абый, сез Казакъстанда яшәп тә, татарчагызны ипилек-тозлык дисез. Безнең Татарстанда туып, Татарстанда үскән кайбер кешеләребез дә татарча бик начар сөйләшәләр, яисә бөтенләй белмиләр.
Ф.М. Мин инглизчә, немецчә, французча иркенләп сөйләшә алам. Чөнки алар миңа яшь вакыттан бирелә башлаган телләр. Әмма мин татарча бик тырышып кына сөйләшәм.
Минем яшьлек елларым Алма-Атада үтте. Әти-әниләрем бик укымышлы кешеләр түгел иде. Әтием эшче, әнием театрда костюм цехында эшләде. Минем сәхнәдә беренче чыгышым дүрт яшемдә булды. «Чио Чио Сан» операсында Чио Санның малае булып сәхнәгә чыктым. Ул вакытта мин бик матур малай идем.
Безнең күршедә Татьяна Николаевна Расторгуева дигән прогрессив карашлы хатын яши иде. Ул мине музыка мәктәбенә алып барды. Мин андагы укытучымны әле дә яхшы хәтерлим, гомер буе аңа рәхмәт әйтәм.
Күп еллардан соң мин Германиядә оркестр белән эшләдем. Без – мөселман кешеләре, аларның безгә карашлары бүтән, кыргый кешегә караган кебек карыйлар. Мин немецчә яхшы беләм, аларга әйттем: «Мин – бәхетле кеше. Минем музыкадан беренче остазым немец кешесе иде. Ул бик каты куллы кеше иде, анда-монда суга иде. Мин виолончельдә укыганда бер хата җибәрдем. Өченче хатадан соң, ул бармакны папирос белән яндырды», – дим. Алар хәйран калдылар: «Ул Гитлерның иптәше булган», – диләр. Мин әйтәм: «Сез Бахның, Бетховенның туган җирендә шушы кадәр тәэсирсез уйныйсыз. Бу мөмкин түгел», – дим. Оркестр мизгел эчендә үзгәрде.
Мин үземне бәхетле дип саныйм. Чөнки күп укытучыларым яхшы булдылар. Алар мине югары дәрәҗәгә күтәрергә күп көч куйдылар.
Р.В. Фуат абый, сез әйттегез, бик кечкенә вакытта виолончельдә уйнарга өйрәндем дип. Ул сезнең иң беренче уен коралыгыз булган. Сез музыка мәктәбендә, училищеда укыганда фортепианода һәм виолончельдә уйнагансыз. Минем музыкантлардан ишеткәнем бар. «Фуат Мансуровның уйный белмәгән бер генә уен коралы да юк», – дип. Аларны кайчан өйрәндегез соң?
Ф.М. Мәктәптә укыганда мин бөтен түгәрәкләргә дә – драмтүгәрәккә дә, рәсем түгәрәгенә дә, фототүгәрәккә дә, тынлы оркестрга да йөрдем. Шунда оркестрның баянчысы ярты елдан соң армиягә китте. Мин инициативаны үз кулыма алдым. Аннан соң кларнетта, флейтада, тромбонда уйнарга өйрәндем. Тора-бара мин аларны үземә сатып алдым. Минем өйдә симфоник оркестр инструментларының коллекциясе.
Бу минем һөнәремә бик файдалы булды. Мин оркестрны туктатып хатасын әйтәм дә, ничек уйнарга икәнен күрсәтеп бирәм.
Аннан соң хорда йөрдем. Моның да файдасы күп булды. Җырчыларның үз серләре бар, аларның һөнәрләре бүтәнчә. Аны да белергә кирәк, чөнки мин опера дирижеры.
Р.В. Сез әйтеп үттегез инде, барлык уен коралларында диярлек уйный беләсез. Сез опера театрында да, симфоник оркестрда да дирижер. Оркестрда сезнең иң яраткан уен коралыгыз бармы?
Ф.М. Виолончель. Аның тавышы бик ягымлы, яхшы ишетелә.
Р.В. Сезнең белмәгән һөнәрегез юктыр инде. Дирижер булу өстенә, сез профессор да, яшьләрне музыкага өйрәтәсез. Анысы шулай булырга тиеш тә. Тәҗрибәле өлкәннәр яшьләргә үзләренең һөнәрләрен тапшырырга тиешләр. Әмма минем аптыраган бер нәрсәм бар. Үзем дә иҗат кешесе, башка иҗат кешеләрен дә яхшы беләм. Күбесенең спортка исе китми. Алар бүлмәдә бикләнеп өстәлдәге ак кәгазь янында яки музыка уен коралы янында утырырга яраталар.
Мин сезнең тәрҗемәи хәлегезне шактый яхшы беләм. Сез – альпинизм буенча СССРның спорт мастеры, тимераякта шуу буенча спорт мастеры, шахмат буенча чемпион булган кеше. Алма-Атада эшләгән вакытта кайбер операларны рәссам буларак бизәгәнсез. Төрле өлкәләрдә сәләтле булу сезнең талантыгызны чәчмиме?
Ф.М. Юк, юк. Кайбер кешеләр сорыйлар: «Сез уннан артык тел беләсез. Кайдан өйрәндегез?» – диләр. Беренчедән, мин ялкау түгел. Моңа мин әти-әниләремнән өйрәндем. Минем беренче остазым – немец, бик каты кеше, оешкан кеше иде. Безне дә шуңа өйрәтте. Мин һәр эшне, һөнәрне чын күңелемнән эшлим.
Әгәр дә спортны әйтсәк, мин Алма-Атада университетта укыганда һәр көнне сәгать алтыда торып, стадионга йөгерә, аннан соң лекцияләргә бара идем. Альпинизм белән мин җәй көне ял вакытында шөгыльләндем. Башка спорт төрләренә килсәк, аларга да вакыт табыла. Кешедә тәртип булырга тиеш, бөтенесе дә тәртиптән тора.
Р.В. Инде бу хакта әйтеп тә үттек, мине тагын бик гаҗәпләндергән нәрсә – сезнең дистәгә якын тел белүегез. Мин үзем ике тел беләм – русча һәм татарча. Безнең республикада Телләр турындагы закон кабул ителде. Ул закон нигезендә Татарстанда яшәүчеләр ике дәүләт телен – рус һәм татар телләрен белергә тиеш. Бу законны кабул иткәнгә ун ел үтте, әмма дәүләт чиновниклары да, башка кешеләр дә ике телне дә яхшы беләләр дип әйтмәс идем. Сез бу телләрне ничек өйрәндегез? Кирәк булгангамы, мәҗбүр булдыгызмы?
Ф.М. Мин чит илгә күп йөрим бит. Җир шарын алты мәртәбә әйләндем инде. Бармаган җирем, басмаган туфрагым юктыр. Чит илгә барганда тәрҗемәче бирмиләр бит. Мин күп еллар Аргентинада эшләдем. Анда испан теле. Шунда өйрәндем бу телне. Ләкин телне озак кулланмасаң, ул онытыла башлый.
Р.В. Ләкин сезнең үз системагыз бардыр?
Ф.М. Әйе, система бар. Күп кешеләр сорыйлар: «Сез ничек өйрәнәсез телне?» – дип. Мин әйтәм: «Язык надо зубрить». Мин Чеховның хатларын укыйм, ул иң югары дәрәҗәле тел. Горбачевлар, Ельциннар укыса бу хатларны, алай начар сөйләшмәсләр иде.
Р.В. Фуат абый, сез бит университетта физика-математика факультетында укыгансыз. Икенчесе, сез рәссам кеше, спорт белән дә шөгыльләнәсез. Нишләп ул һөнәрләрегезне артта калдырып, музыкага кереп киттегез?
Ф.М. Мин университетка кергәч тә, музыка белән шөгыльләнүдән туктамадым. Вакыт табыла аңа. Һәр көнне бер-ике сәгать табып була.
Р.В. Мин 1967 елда Мәскәүдә Әдәбият институтында укый башладым. Шул вакытта минем белән казакъ язучылары, казакъ шагыйрьләре укый иде. Алар янына казакъ музыкантлары килеп йөри иде, мин алар белән очраша идем. Шул вакытта беренче мәртәбә сезнең хакта ишеттем. «Казакъстанда, Алма-Атада Фуат Мансуров дигән милләттәшегез, бөек татар кешесе бар», – диләр иде. «Ул безнең музыкабызның пәйгамбәре шикелле», – дип әйтәләр иде. Сез Алма-Атада ук бик популяр булгансыз. Нишләп Мәскәүгә китәсегез килде сезнең?
Ф.М. Русча әйтсәк: «Большому кораблю большое плавание»,– диләр бит.
Аннары соң Мәскәү музыка мәдәниятенең дәрәҗәсе дә югарырак инде. Мин үзем дә Зур театрга бик кирәкле булдым. Ул вакытта директор мине баш дирижер итеп билгеләде. Мин ул вакытта утыз сигез яшьлек малай, аны кабул итмәдем. Һәрбер һөнәр ул тирән булырга тиеш, тирән белем һәм дәрәҗәле сизем кирәк.
Р.В. Татар музыкасы белән беренче мәртәбә сез кайчан очраштыгыз?
Ф.М. Мин бәләкәй чакта Алма-Атага Казаннан бер төркем артистлар килде. Ул вакытта мин татарча белми идем. Салих Сәйдәшев, Мөнирә Булатова, Фәхри Насретдинов, Усман Әлмиев килде. Оркестр белән Салих Сәйдәшев дирижерлык итте. Мин ул вакытта яшь кенә малай, оркестрда виолончельдә уйный идем. Шунда беренче мәртәбә ишеттем. Миңа бик ошады, татарның моңы, көйләре бик матур.
1962 елда беренче мәртәбә Казанга килгәндә симфоник концерт башкардым. Театрда «Чио Чио Сан» операсы, аннан соң концерт булды. Шунда миңа Нәҗип Җиһанов: «Сез татар музыкасын уйнарга тиеш. Моңа ничек карыйсыз?» – диде. Мин әйттем: «Күрсәтегез, нинди?» Шунда Җиһановның татар сюитасын өйрәндек. Шул вакытта бик матур уйнаганбыздыр, чөнки автор килеп: «Мин язганнан да яхшырак», – диде. Зур музыкантның, зур дирижерның көче – музыканың тирән фикерләрен, тирән уйларын күрсәтә алуда. Миңа хәзер 75 яшь. Үзем дә моңа ышанмыйм. Ләкин мин бер нәрсәне анык беләм – мин булдыра алмыйм дип, кул селтәмәскә кирәк.
Р.В. Фуат абый, кайда гына булмасын, без сезне татар музыканты, татар кешесе дип таныйбыз. Әмма ләкин сезнең күңелдә бер татар музыкасы гына түгел. Дөнья музыкасы бик зур, бик бай бит ул. Татар музыкасы аның янында бәләкәй утрау шикелле генә. Күңелегездә татар музыкасы нинди урын алып тора?
Ф.М. Татар музыкасы минем өчен бәләкәй түгел. Мин бөтен музыканы яхшы беләм, яттан беләм. Эшләгәндә минем алдымда партитура тормый. Татар музыкасына күңел биреп, аны яңадан күрсәтергә тырышам. Филармониядән чыккан концертларда программаның утыз биш проценты татар музыкасы була. Гел татар музыкасы гына булса, чит җирләрдә халык залга килми.
Р.В. Татар дөньясы белән кан бәйләнеше генә түгел, җан бәйләнешедер Сездә.
Ф.М. Миңа еш кына шундый сорау бирәләр: «Чит илләрдә шулкадәр күп эшләп, ни өчен сез Казанга киләсез?» Мин Финляндиядә, Төркиядә, Аргентинада эшлим. Гафу итәрсез, анда зур акча табам. Әмма йөрәк төбендә яткан сиземләү бар, кан тарта диләр. Олы яшькә җиткәч, мин бигрәк тә сиздем, миндә татар каны, кан да тарта, җан да тарта. Минем әти-әниләр Минтимер Шәрипович белән якташлар икән, бер авылдан килгәннәр.
Р.В. Сез әйттегез инде, чит илләрдә күп эшлим дип. Анда музыка дөньясы да, культура да югары дәрәҗәдә. Бу илләрдән кайтканнан соң, Казан сезгә шәһәрдән авылга кайткан шикелле тоелмыймы? Провинция булып тоелмыймы?
Ф.М. Провинция… Ләкин мин безнең мәдәниятнең дәрәҗәсен күтәрергә тырышам. Минем планкам һәрчак югары. Аннан да югары булырга тиеш. Ходай Тәгалә күпме гомер бирәсен белмим. Әмма бөтен күңелемне, көчемне шуңа салам.
Р.В. Сез Казанга, татарга тартыласыз. Безнең халыкның музыкасын югары дәрәҗәгә күтәрергә тырышасыз. Казан сезне ничек каршы ала? Акча ягыннан гына түгел, сезгә кадер-хөрмәт күрсәтү ягыннан да.
Безнең Казанда бүгенге көндә бик күп спорт командалары тоталар, аларга шактый гына акча түлиләр. Читтән караганда ничек күренә – «Ак Барс»ның бик күп акча түләгән хоккейчысы кирәкме, әллә симфоник оркестрның баш дирижеры кирәгрәк күренәме?
Ф.М. Дүрт-биш ел элек «Рубин» командасына Павел Садырин дигән тренерны чакырдылар һәм елына өч йөз мең доллар бирделәр. Ә безгә чит илдән инструмент алырга барлыгы өч йөз илле мең доллар кирәк. Президентыбызга бик зур рәхмәт, ул ярдәм итте, бирде.
Садыринның бер еллык хезмәт хакы безгә гомер буена уйнарлык инструментлар алырга җитә. Музыкантлар шушы инструментларга шулкадәр шатландылар. Ләкин аларны киләчәктә яңартырга кирәк булачак. Чөнки Мәскәүдәге оркестрлар ул инструментларны өч-дүрт комплект алалар.
Р.В. Сез әйттегез инде, соңгы вакытта яхшы якка үзгәрешләр булды дип. Президентыбыз музыка сәнгатенә, симфоник оркестрга ярдәм итте. Гомумән, Президент сезне бик тә хөрмәт итә. 70 яшегез тулганда да кабул иткән иде, Мәскәүгә 75 яшьлек юбилеегызга барып та котлап кайтты. Моның өчен аңа зур рәхмәт. Киләчәктә эшләр тагын да яхшы якка үзгәрер дип өметләнәбез инде.
Ф.М. Мин дә өметләнәм.
Р.В. Сезне хөрмәт иткән кешеләр Татарстанда халык арасында да, сәнгатькәрләр арасында да бик күп. Нәҗип Җиһанов Сезне бик хөрмәт итә иде. Сез дә аны хөрмәт итә идегез, бөтен симфонияләрен диярлек уйнап чыктыгыз, «Җәлил» операсының концерт вариантын, «Алтынчәч»не куйдыгыз.
Ф.М. «Җәлил» операсының яңа редакциясен. Чөнки минем Зур театрда утыз еллык тәҗрибәм бар. Бөтен драматургияләрен, бөтен залларын яхшы беләм. Шуңа лаеклы итеп яңа редакцияне эшләдем. Беренче «Җәлил»не үзгәрттем. Җиһанов аңа зур рәхмәт әйтте. Аннан соң «Алтынчәч»кә алындык. Ләкин аны тыңлый алмады, вафат булды.
Соңгы мәртәбә «Җәлил»не Уфада күрсәттек. Шулкадәр уңышлы булды, Фәридә Кудашева зал уртасында Җиһановның кулларын үпте. Күз алдыгызга китерәсезме – хатын-кыз ир кешенең кулларын үпте!
Шул концерттан соң Җиһанов килде дә: «Фуат, гомеремдә дә мондый уңышка ирешкәнем юк иде. Хәзер тынычлап үләргә дә мөмкин», – диде. Өч сәгатьтән соң үлде. Сүз юк, татар музыка мәдәниятендә ул беренче номерлы шәхес.
Р.В. Фуат абый, соңгы елларда без бик күп бәхәсләштек инде, татар опера театрында нишләп татар опера-балетлары куелмый, куелса да, бик аз куела дип. Театр җитәкчеләре дә, кайбер башка җитәкчеләр дә: «Безнең дөньяга күрсәтерлек операларыбыз, балетларыбыз юк», – дип аңлаталар. Театрыбыз ел саен Голландиягә, башка чит илләргә чыга. Без кат-кат әйттек: «Нишләп «Алтынчәч»не алып чыкмыйсыз?» – дип. «Анда аны караучы юк», – диләр. Сез бөтен дөньяны ураган күренекле музыкант. Әйтегез әле, әгәр дә дөньяга чыгарсак, «Алтынчәч»не карарлар идеме?
Ф.М. Бу инде шул театрның башлыкларына бәйле. Аларның максаты – акча табу. «Шүрәле» балеты – искиткеч балет. Чит илдә андый уеннар юк. Безнең «Алтынчәч» «Снегурочка», «Царская невеста» дигән рус классикасыннан ким түгел. Аның соңгы редакциясен күрсәтергә кирәк.
Вакытында безнең Нияз Даутов бар иде. Ул бик зур труппа җыйнады. Ул вакытта бик яхшы татар опералары: «Түләк», «Качкын», «Су анасы» куела иде. Шунда 34-35 татар җырчысы була иде. Хәзер берсе дә юк. Алар чит илдән зур-зур акчага җырчылар сатып алалар, татар мәдәниятен үзләренчә күрсәтәләр. Бу дөрес түгел.
Р.В. Чыннан да, бүгенге көндә «Җәлил», «Алтынчәч» операларында җырларлык җырчыларыбыз кимеп бара. Хәйдәр Бигичев үлгәннән соң, «Алтынчәч»тә Җик Мәргәнне җырларлык тенорыбыз да юк, читтән чакырабыз. «Җәлил» операсында Җәлил партиясен башкарырлык җырчыларыбыз бетеп бара.
Безнең композиторларыбыз да бик сүлпән эшли бит. Кайда безнең яңа опера-балетларыбыз? Зур күләмле әсәрләр иҗат итүдә безнең соңгы могиканнарыбыз Фасил Әхмәт булды, хәзер Ренат Еники яза. Шуннан соң яшьләр артык күренми бит. Киләчәктә булыр микән, сез ничек уйлыйсыз?
Ф.М. Русча әйтсәң, бу «штучный товар». Ул инде табигатьтән килә. Хәзер яхшы гына композитор – Илһам Байтирәк. Мин аңа зур өмет белән карыйм, аның киләчәге зур.
Р.В. Безнең консерваториябез бүгенге көндә тернәкләнеп килә. Аңа Нәҗип Җиһанов нигез салган, аның профессорлары да хәзер бүтән дәрәҗәдәдер инде. Әмма консерваториядә, яисә бүтән музыка уку йортларында татар музыкантлары, татар музыка сәнгатендә эшләүче кешеләрне әзерләү ничек дип уйлыйсыз? Монда дөнья музыкасын да, рус музыкасын да өйрәтәләр. Әмма татар музыкасы, татар башкаручылары консерваториянең бер почмагында гына түгелме?
Ф.М. Шулай инде. Ләкин бер фольклор ансамбле бар. Аны минем шәкертем Ринат Халитов җитәкли. Ул күптән түгел консерватория бетерде. Мин аңа зур өметләр баглыйм. Чөнки мин тимер түгел, яшь бара, вакытлар үтә. Мин үз урыныма аны әзерләргә уйладым.
Җиһанов миңа биш-алты яшь кешене тәкъдим иткән иде, берсе белән дә эш чыкмады. Мин Мәскәү консерваториясендә дирижерлыктан дәрес бирдем. Барлыгы 32 кеше, әмма, ни кызганыч, берсенә дә оркестрны тапшыра алмыйм.
Хәзер Мәскәү консерваториясен тәмамлаган кешеләр Казанга укырга килә, миннән өйрәнә. Көньяк Кореядән килгән ике малай бар. Берсе Новосибирскида укыган. Андагы укытуга бик риза булмыйча, миңа килде.
Р.В. Фуат абый, мин консерваториягә кереп-чыгып йөрим, андагы ректор, профессорлар белән дә аралашам. Ләкин аның татар консерваториясе булуы бик сизелми. Анда татар музыка факультеты бар бүгенге көндә. Киләчәктә ул факультетка көч-куәт биреп, ярдәм итеп, аерым бина бирерләр. Татар музыка факультеты икән, аның мохите дә шундый булырга тиеш. Анда татарча сөйләшергә, татар тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиешләр. Ә хәзерге консерваториядә татар югалып кала, минемчә.
Ф.М. Юк. Халитов оркестры гел татарча сөйләшә, бу ансамбльне күтәрергә кирәк.
Р.В. Ринат Халитов ансамбле бит Казанда гына билгеле түгел, чит илләргә барып та лауреат булып кайтты инде. Гомумән, бик атаклы оркестр.
Оркестр дигәннән, мин казакълардан бик тә көнләшәм. Аларныкы кебек оркестрны минем дөньяда ишеткәнем юк.
Ф.М. Беләсезме, аларда биш оркестр бар.
Р.В. Татарларга да «Кормангазы» шикеллерәк оркестр оештыру мөмкин микән? Аңа татарның уен кораллары җитә микән?
Ф.М. Җитә, җитә. Мин бик өметләнәм шул Халитовка. Анда хәзер зур симфоник дирижер белемнәре бар. Шуны кулланып, аны югарырак күтәрергә мөмкин.
Аннан соң, хөкүмәттән дә күп әйберләр тора. Аны чит илгә күрсәтергә, пропаганда ясарга кирәк. Чит илдә татарның кем икәнен белмиләр бит.
Мин Аргентинага җиде ел бардым. Анда концертлар куйдым. Алар сорыйлар: «Сез кем?» Мин әйтәм: «Мин – татар». «Тартарум? Сез шүрләмисезме, урамнан аюлар, бүреләр килә дип?» Мин әйтәм: «Мин сезнең телне бик шәп кенә беләм, ничек сез безне белмисез. Татар мәдәнияте бик югары. Шагыйрьләр бар, рәссамнар бар, музыкантлар бар. Алар сезгә килеп җитә алмаган», – дидем. Шуны без дөньяга җиткерергә тиеш.
Р.В. Заманында татар мөгаллимнәре Казакъстанга барып, казакъ балаларын укытып йөргәннәр. Хәзер казакълар бик күтәрелделәр, мөстәкыйль дәүләт булдылар, мәдәниятләре, әдәбиятлары да алга китте. Бүгенге көндә казакъның мөмкинлекләре бик зур. Без алар белән бик аз аралашабыз. Казакъстан белән дәүләт, хөкүмәт дәрәҗәсендә аралашып, алардан бик күп нәрсәгә өйрәнеп була бит. Ул элемтәләрне сез башлап йөрсәгез иде. Без бу яктан һәрвакыт әзер. Казакълар бит инде үзләрен югарырак саныйлар хәзер, аларга сез әйтсәгез иде. Татарстан белән Казакъстан арасында музыка өлкәсендә арадашчы булсагыз, бик яхшы булыр иде.
Ф.М. Тел мәсьәләсендә алар бездән югарырак. Классик музыканың дәрәҗәсе дә бик югары.
Минем юбилеема ике казакъ хатыны килде. Берсе – минем Мәскәү консерваториясендәге шәкертем. Икесе чыгыш ясадылар, бөтен халык хәйран калды. Мин әйттем: «Белеп торыгыз, бу – минем мәктәбем», – дидем.
Р.В. Сез әйттегез инде, татарларны дөньяда бик начар беләләр дип. Мин дә дөньяда шактый күп йөрдем, чынлап та, безне бик начар беләләр. Анда без үзебез дә гаепле түгел микән? Безне тыйнак булырга өйрәттеләр. Артык тыйнаклык, мескенлек хәлендәге тыйнаклык кирәкме икән ул?
Ф.М. Шул мескенлек татар өчен гадәткә әйләнде. Мескенлектән һаман чыга алмыйбыз. Чит илдә күп татарлар, бөек татарлар да бар. Мәскәүдә күпме татар галимнәре эшли.
Р.В. Коммунистик режим вакытында күп кенә иҗат әһелләребез я чыгып китте, я качып китте. Рудольф Нуриев та, Ирек Мөхәммәдов та, Софья Гобәйдуллина да китте. Аларның күбесе чит илдә дан алды. Алар: «Әгәр дә чит илгә китмәсәк, без беткән, сүнгән булыр идек», – диделәр. Мин алар белән килешәм. Әмма сез бит чит илгә китмәдегез. Сез Советлар берлегендә калдыгыз. Башта Казакъстанда, аннары Мәскәүдә, хәзер Казан белән тыгыз элемтәдә. Барыбер Зур театрның атаклы дирижерларыннан берсе, Россиянең, Казакъстанның, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Россиянең дирижерлар гильдиясенең президенты булдыгыз. Сезне элеккеге Советлар берлегендә дә, дөньяда да музыка өлкәсендә белмәгән кеше юктыр. «Әгәр дә киткән булсам, тагын да зуррак дан алган булыр идем», – дип уйлаганыгыз юкмы?
Ф.М. Булса булыр инде. Минем гаиләм бөтенесе шушында калды. Ишеткәнегез бардыр, әнием дә, хатыным да, улым да автокатастрофада вафат булды, барысы да кабердә яталар. Мин аларны ташлап китә алмыйм.
Тагын бер сере бар. Мәскәүдә бәйрәмнәр беткәч, хөкүмәт ложасында банкет булды. Шәймиев бик матур сүзләр әйтте: «Без, татарлар, бик бәхетле халык. Бөтен дөньяга танылган дирижер, Казанда эшләве өстенә, татар да әле», – диде. «Бер кешедә шулкадәр күп һөнәрләр җыелуына хәйран калам», – диде.
Минем Казанда сигез яшьлек кызым Ания үсә бит, ул рояльдә уйный. Ул да мине монда тота. Минем шундый һөнәрем дә бар әле.
Р.В. Фуат абый, вакыт табып әңгәмәгә килгәнегез өчен рәхмәт. Гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә татарның горурлыгы булырлык эшләр көтеп калабыз.
2003 ел
ДӘҮЛӘТЕБЕЗГӘ, МИЛЛӘТЕБЕЗГӘ БАЕРГА КИРӘК
Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 634 | Нарушение авторских прав
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |
|