Татарстан Республикасы прокуроры 5 страница
Без оештырган шәһәр филармониясен генә алып карыйк. Аның составындагы 200 дән артык артист соңгы ике ел ярым эчендә һәр айны түгел, һәр атнаны кайдан, нинди генә чакыру килмәсен, юл кыенлыкларына карамыйча, татарлар яшәгән төбәккә барып концерт бирәләр. Бу, әлбәттә, эшне җанландырды дип уйлыйм. Чөнки аралашмый торсалар, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр дә суына. Бу дөньяда һәрберебезнең туганнар белән туганнарча яши алуы ата-ананың тәрбиясеннән килә. Милләт эчендәге тормышта да дуслар, милләттәшләр белән аралашу җанга рәхәтлек бирә.
Шуннан чыгып әйтәсем килә, безнең иҗат әһелләре кайсы гына төбәккә барсалар да, аларны көтеп алалар. Аларның чыгышларын тыңлаганда бик күпләрнең күзләрендә яшь. Бу инде көтелгән кунак икәнлекләрен күрсәтеп тора. Казан милли-мәдәни үзәгенең соңгы еллардагы эшчәнлеге милләтебезнең элемтәләрен, бердәмлеген, бөтенлеген ныгыту белән бәйләнгән. Һәм мин эшебезнең шулай үзгәреп китүенә бик шатмын.
Р.В. Бүгенге көндә татар халкының иң зур проблемалары нидән гыйбарәт дип уйлыйсың? Һәм ул проблеманы хәл итү юлында нинди эшләр эшләргә кирәк дип саныйсың?
Р.З. Татар халкының проблемалары байтак. Милләтебезнең бердәмлеген саклау ике сүз белән генә әйтелсә дә, аның артында бик күп юнәлешләрдәге эш алып барырга туры килә. Без соңгы елларда тел мәсьәләсе буенча төрле эшләр алып бардык. Тел мәсьәләсе балалар бакчасы, мәктәп, гаилә белән бәйләнгән. Конгрессның төп эшләреннән мин, әлбәттә, телне саклау буенча республика сәясәтен күрсәтер идем. Безнең республиканың дистәдән артык районында татар мәктәпләре юк. Анда яшәүче, эшләүче милләттәшләребезгә моны чишү юлларын табарга кирәк. Икенчедән, талантлы татар балаларын үстерү өчен татар югары уку йортлары булырга тиештер дип саныйм.
Р.В. Соңгы елларда Татар конгрессы күбрәк Татарстаннан читтә яшәүче татарларга ярдәм кулы сузарга тырышты. Бу дөрестер дә. Чөнки республикабыздагы милли мәсьәләләрне хәл итү өчен безнең төрле министрлыкларыбыз, дәүләт оешмаларыбыз бар бит. Ә чит төбәкләрдә татар турында кайгыртырга атлыгып торучылар юк дәрәҗәсендә.
Элекке заманнарда татарның рухи тормышын патша хөкүмәте кайгыртмаганын күргәч, татар байлары бу эшкә үзләре җиң сызганып тотынганнар. Бүгенге көндә безнең андый зыялы, мәгърифәтле байларыбыз бармы?
Р.З. Андый кешеләр бар һәм киләчәктә алар үзләренең эшләрен күрсәтерләр дип уйлыйм. Бездә һәр елны «Эшлеклеләр форумы» уздырыла. БДБнең төрле илләреннән һәм Россиянең бөтен төбәкләреннән эшлекле татарлар килә. Яшь эшмәкәрләр елдан-ел күбәя бара һәм Татарстан белән мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырышалар. Димәк, киләчәктә татар мәктәпләре ачарлык, татар милләтен сакларлык татар байлары формалашып килә дип саныйм.
Р.В. 2005 елда без һәммә татар кешесе өчен башкала булган Казан каласының 1000 еллыгын зурлап бәйрәм иттек. Шушы олы юбилейның нәтиҗәләренә син ниндирәк бәя бирер идең?
Р.З. Меңьеллык ул тарихи вакыйга гына түгел, халкыбызның тарихта сакланып калуын билгеләүче бәйрәм, киләчәктә дәвамы булырлык туплану. Шушы вакыйгадан бөтен милләттәшләребез дә рухи көч алды дип уйлыйм. Дөньяда күп үзгәрешләр бара, илләр, милләтләр юкка чыга. Без бу яктан караганда бәхетле. Нинди генә тарихи вакыйгалар булуга карамастан, милләтебезнең көче, гайрәте югалмаган.
2005 ел
КӨРӘШЧЕЛӘРГӘ КӨЧ-КУӘТ КИРӘК
Татарстанның Нурлат шәһәре һәм районы
хакимияте башлыгы Фатыйх Сибагатуллин
Разил ВӘЛИЕВ: Фатыйх әфәнде, әйдәгез бүгенге әңгәмәбезне бик ерактан – Сезнең балачактан ук башлыйк әле. Сез балачакта ниндирәк малай идегез? Кем булырга хыяллана идегез?
Фатыйх СИБАГАТУЛЛИН: Бер сүз белән әйтсәк, бала чакта мин бик тәртипле бала идем. Шулай дип әйтәләр иде инде. Минем тормышымда бала чактан ук зур роль уйнаган кешеләрнең берсе – әбием. Әти-әни көне-төне эштә иде, без шул әби тәрбиясендә булдык. Аның кушаматы Чибәр түти иде. Бу кушамат юкка гына бирелмәгәндер инде. Ул безне бер дә эшсез тотмады, алдап-юмалап та эшләтә белә иде. Шуңа күрә мин хезмәт тәрбиясе алып үстем, безнең төп идеолог шушы әби иде. Аның сүзләре әле дә истә: «Улым, көч чыкмыйча көч керми ул», – дип әйтә иде. Чынлап та, хезмәт итеп көч чыккач кына кешегә көч керә бит.
Р.В. Фатыйх Сәүбәнович, Сез яшьтән үк көрәшеп үскән егет бит.
Ф.С. Әйе. Ләкин… көрәшкәнче үк без әби белән арба тартып печән җыярга бара идек. Әби әйтә иде: «Улым, мин бик ныгытып арттан этәрмен, син бик ныгытып тарт. Ләкин артыңа әйләнеп карама. Артыңа карасаң, арба авырая», – дип. Мин артка карамыйча гына тартам да тартам. Кайбер җирдә әби бик нык эткәндәй җиңел булып китә. Шул чак әйләнеп карасам, әби әллә кайда калган икән. Мин үзем генә тартып барам.
Мин дүрт кыз арасында бер малай үстем. Әби шулай итеп мине тәрбияләгән икән. Аны үскәч кенә аңлыйсың бит инде. Әби миңа: «Улым, көн яктырганчы йокыдан торып, капканы ачып куярга кирәк. Таң атканчы бәхет урамда йөри. Кемнең капкасы ачык – шунда керә, кемнең капкасы ябык – бәхет кире китәр», – дип әйтә иде. Мин сорыйм: «Әби, кичтән үк ачып куйсаң булмыймы капканы?» – дим. «Юк, кичтән ачып куйсаң, төнлә өйдәге бәхет чыгып китә», – ди. Мин әйтәм инде: «Берничә өй аша җил капка бар, аны ачасы-ябасы да юк», – дим. «Капка булмаган җирдә бәхет тормый, ачасы-ябасы булмагач, анда бәхет юк», – ди әби.
Мәктәптә укыганда усалрак кызлар белән дә утырталар иде, аларны тәртипкә китерсен диптер инде. Яшь чакта бик инсафлы идем, мондый булырмын дип үзем дә уйламаган идем.
Р.В. Фатыйх Сәүбәнович, мин Сезне күптәннән беләм инде. Яшь чакта авылның бер атаман егете булгансыздыр диеп уйлый идем. Чөнки Сезнең кулдан килмәгән эш юк. Аннары мин Сезне көрәшче буларак та беләм. Сез яшьтән үк мәйдан тотып үскән егет. Сабантуйда гына түгел, тормышта да көрәшче кеше Сез. Шушы көрәшче сыйфаты Сезнең эшегезгә дә, тормышыгызга да күчкән, беркайчан да ярты юлда туктап калмыйсыз, җиңүгә кадәр барасыз.
Ф.С. Шушы көрәшче сыйфаты кемнәндер үрнәк алырга тырышудан килә. Ул сабый вакытта ук күчә кешегә. Безнең Минҗанов Марсель абый дигән кеше бар иде. Үзе көрәшче, иң беренче югары белемлеләрдән. Укытучы, мәктәп директоры иде. Хәзер пенсиягә чыкты инде.
Тагын башка көрәшчеләр дә бар иде. Ул вакытта көрәш мактаулы бит инде. Болар шөгыльләнеп, матур итеп көрәшәләр иде. Үзем көрәшче булгач беләм, безнең яктан Рәдис Сәйфуллин дигән легендар көрәшче бар иде. Мин шулардан үрнәк алып үстем. Гомумән, тормышта мин гел яхшы кешеләргә генә юлыктым. Совхоз директорлары да бик хөрмәтле кешеләр булды. Бу җитәкчеләр кешегә гел мәрхәмәтле иделәр. Мин шулардан өйрәнеп яшәдем. Әйтәм бит:
«Тауларга карап, тау булалмасаң,
Таңнарга карап, таң булалмасаң,
Кешегә карап кеше була бел,
Олы җанлының ише була бел», – диләр.
Р.В. Сез бик мәрхәмәтле, игелекле җитәкчеләрне искә алып үттегез. Мин үз гомеремдә бик күп җитәкчеләрне күрдем, алар арасында төрлесе бар. Безнең халыкта юкка гына: «Татар түрә булса, чабатасын түргә элә», – дип әйтмәгәннәрдер инде. Чабатасын түргә элгән җитәкчеләребез дә шактый. Алар үзләренең кайдан чыкканнарын онытып, гади кешеләргә өстән карый башлый. Мин Сезгә аптырап карап торам. Сез иң югары җитәкчеләр белән дә, шул ук вакытта гап-гади бер авыл агае белән дә уртак тел таба беләсез. Президент белән сөйләшү җиңелрәкме Сезгә, әллә гади авыл агае беләнме?
Ф.С. Мине өлкән җитәкчеләр гафу итсеннәр, әмма без барыбыз да кеше. Җитәкчеләр арасыннан да, хезмәт кешеләре арасыннан да чын кеше булганнары белән аралашу җиңел миңа. Тегеләрендә дә бар төрлесе, боларында да бар төрлесе.
Сез: «Чабатасын түргә элә», – дип әйттегез. Бу борынгыдан килгән сүз инде. Мин аны кешенең җитешсезлеге дип саныйм. Бу – җитәкченең наданлыгы, ул җитәкчене бәхетсез дип саныйм мин. Бу акыл өйрәтү түгел, мин үз фикеремне генә белдерәм, һәркемнең үз фикере, алдына куйган максаты бар. Минем фикеремчә, җитәкче булгач, иң беренче чиратта китәсеңне онытмаска кирәк. Икенче чиратта теге кешенең гаебе нидә, кем гаепле икәнлекне ачыкларга кирәк. Мин әйтер идем, безнең халык бик әйбәт, җитеп бетмәгән як бар икән, ул безнең үзебездән тора.
Республикабызның җитәкчеләре дә бик әйбәт. Соңгы елларда Нурлатта ниндидер уңышлар бар икән, бу, иң беренче чиратта, халык хезмәте. Икенче чиратта Минтимер Шәриповичның зирәклеге. Ул эшләгән кешенең кадерен белә.
Аннан соң халык ышанычы бар. Мин 6 ел авыл хуҗалыгы министры булып эшләп, үзем сорап монда килдем. Аның төрле сәбәпләре дә булды, алар һәркемнең тормышында булырга мөмкин. Монда мине ачык йөз белән каршы алдылар. Бүгенге көндә дә бик матур итеп эшлибез, яшибез.
Р.В. Җитәкчеләрнең төрлесе бар. Кайберләре югары җитәкчеләр белән уртак тел таба ала, халыкка тел ачкычы таба алмый. Кайберләре халык белән бик матур аралаша, әмма җитәкчеләргә барып җитә алмый. Сезнең шундый талантыгыз бар – Сез халыкка да, җитәкчеләргә дә барып җитәсез. Сез гади халыкның гозерен үтәү өчен җитәкчеләргә ачкыч таба аласызмы?
Ф.С. Җитәкче кеше табигатьтән һәм генетик яктан мондый талантны алырга тиеш. Аның нәселендә, кайсыдыр буынында бу әйбер булырга тиеш.
Р.В. Ни өчен татар кешесе ким дигәндә үзенең җиде буынын белергә тиеш дип әйткәннәр? Андый кешеләр бу буында булмаса, элеккесендә булгандыр, бәлки алдагысында булгандыр. Шуңа күрә дә буыннарны белү кирәктер.
Ф.С. Гомер юлына кайтып карасак та, терлек җиде буыннан соң гына чиста токым биргән.
Р.В. Без бүген Нурлатта утырабыз. Менә мин уйлап куйдым әле, Фатыйх Сәүбәнович кая гына барса да, ул урын, ул җир Татарстанның үзәгенә әверелгәндәй була. Мин моның серен аңлап бетермим. Сез ничек итеп бу төбәкне үзгәртеп җибәрә алдыгыз икән? Яңа урынга килеп төшкәч, эшне нәрсәдән башлыйсыз?
Ф.С. Күрәсең, республика җитәкчеләре мин баргач, нәрсәгә булса да өметләнәләр, ярдәм итәләр. Ярдәмсез бернишләп тә булмый. Аннан соң, халык тарафыннан дөрес кабул ителүне дә әйтергә кирәк. Кая гына барсам да, беренче чиратта халык белән киңәшеп программа төзибез без. Җитәкчелектә эшләгәнемә быел 30 ел булды. Шул 30 ел эчендә төрле җитәкчеләр белән эш иттем, үз фикерем дә бар. Минем фикерем шундый – бүгенге көндә безнең Рәсәйнең үз программасы юк. Менә мин Нурлатта эшли башлагач, 1996 елның көзендә җыелдык та, һәрбер өлкәдә 1 елга һәм 5 елга программа кабул иттек. Хәзер дә шушы программа буенча яшибез. Ул чакта районда 17 центнер уңыш алалар иде, мин әйттем: «Без 40 центнер уңыш алырга тиеш», – дидем. Кайберәүләр минем турында: «Бу акыллы микән, юк микән?» –дип уйлагандыр ул вакытта. Әмма без икенче көнне үк җыелдык та, 40 центнер уңыш алу өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен билгеләдек. Һәр өлкәдә дә шулай эшләдек. Быелга программа буенча нәрсә үтәлде дисәгез, төзелешләр алып барылды. Киләсе елга ял паркын төзекләндерәбез, мәчетләргә реконструкция ясыйсыбыз бар. Килгәч тә чиркәү төзегән идек инде. Торак-көнкүреш өлкәсендә реформалар үткәрергә кирәк.
Р.В. Мин Сезнең тынгысызлыгыгызга шаккатам. Сезнең күңелегез беркайчан да тынычланып калмагандыр. Сез бүген дә тынычлап утырмыйсыз, эшләгән эшләрегез күп булса да, әле эшлиселәрен уйлыйсыз.
Ф.С. Халык тарафыннан, җитәкчеләр тарафыннан ышаныч белдерелгән чорда ничек эшләмисең инде. Аннары мин үзем дә иртән иртүк торганымнан да тәм табам. Ходай эштән аермасын иде. Сәламәтлек булса, эшнең бер авырлыгы да юк. Эш белән гомер дә тиз уза диләр. Мин аны тиз узсын иде дим. Иң авыры – кешеләргә, җәмгыятькә кирәксез булу, эшсез яки авырып көн үткәрә алмау.
Р.В. Җитәкчеләр турында уйлаганда минем бер критерием бар – җитәкченең кулы каты, күңеле йомшак булырга тиеш. Әгәр дә җитәкченең кулы да, күңеле дә каты булса, халыкка андый җитәкче кирәк түгел. Шундый сыйфатка ия булганда гына җитәкче чын мәгънәсендә җитәкче була.
Ф.С. Сез дөрес әйтәсез. Безнең җитештергән бөтен нәрсәбез халык өчен булырга тиеш. Без бит чит планетадагылар өчен тырышмыйбыз. Шуңа күрә җитәкче мәрхәмәтле булып эшләсә, бик күңелле бит.
Р.В. Фатыйх Сәүбәнович, Сез бит инде атларны бик яратасыз. Татарда тагын бер сүз бар: «Яхшы ат кыңгыраусыз булмый», – диләр. Димәк, аның турында ерактан ук хәбәр ишетелеп тора инде. Сезнең турыда да төрле сүзләр бардыр, гайбәтләр дә, көнләшүләр дә бардыр. Дуслардан күбрәк уңдыгызмы, дошманнарданмы?
Ф.С. Мин инде аның гайбәтләрен дә кабул итәм. Чөнки берәү дә фәрештә түгел дип әйтәләр бит. Аннары русча мондый әйтем дә бар: «Чтобы стать святым, человек сперва должен быть грешным». Гөнаһсыз сабый гына диләр, димәк, башта кешенең гөнаһысы була икән. Без барыбыз да гөнаһлы. Шул гөнаһны юып, төзәткәннән соң гына кеше изге була ала. Изге булу өчен, беренче чиратта, кешенең гөнаһлы булуы кирәк.
Сез сорадыгыз инде дуслармы, дошманнармы дип. Мин дошманнарым бөтенләй юк дип саныйм. Миннән көнләшүчеләр генә бар. Тормыш булгач, бу әйбер булырга тиеш, ул үзенә күрә бер стимул да булып санала хәтта. Чын дошманнарым бар дип белмим, чөнки мин үч саклый белмим. Мин моны җитәкче буларак та, кеше буларак та яхшы сыйфатларымның берсе дип саныйм. Мин әнигә дә әйтәм: «Әни, һәр кешенең үз баласын бөек итеп күрәсе килә. Синең улыңның бөеклеге эшләгән эшләрендә, яулаган уңышларында түгел. Син шуңа сөен, 30 ел җитәкче булып эшләү дәверендә мин беркемне дә төрмәгә утыртмадым», – дим.
Ә дуслар бар инде алар. Дуслык бит үзе шундый бөек нәрсә, Сез аны беләсез инде.
Р.В. Бер шагыйрьдә мондый шигырь дә бар:
«Дошманнардан үзем сакланырмын,
Дусларымнан сакла, Ходаем».
Ф.С. Шулай да дуслар дуслар инде ул. Гомер ничек тә үтә бит. Бераз матуррак итеп яшәсәк иде.
Р.В. Сез күптән түгел генә хаҗга бардыгыз. Гөнаһлардан арыныр өчен бардыгызмы, гомумән, нинди уй-ниятләр белән бардыгыз һәм нинди уй-ниятләр белән кире монда кайтыгыз?
Ф.С. Безнең әби-бабалар заманында бик сирәк кеше генә анда бара алган, хаҗи дип аталганнар алар. Әти-әниләребез бу турыда уйлый да алмадылар. Динебез мөселман дине булгач, шундый дәрәҗәләргә ирешкәч, мөмкинлегебез булгач ничек бармаска инде. Мин анда оныгым Фәритне дә алып бардым һәм нәсел-ыруыбыздан хаҗга барган беренче кеше идем.
Анда бит олырак кешеләр бара беренче чиратта. Минем көчтән килсә, мин анда күбрәк яшьләрне җибәрер идем. Тормышны танып-белергә, уйларга безгә күбрәк мөмкинлек тә бирә анда, уйлата да. Ел саен Корбан бәйрәменә генә дә 3 миллион кеше үзе теләп бара. Моны нинди идеология белән чагыштырып була?
Р.В. Күңелегездә үзгәрешләр булдымы?
Ф.С. Күңелдә кинәт кенә үзгәреш булмыйдыр инде ул. Аннары бит мин дөньяның бик күп җирләрен күрдем. Беренче күрүдә Ватикандагы католик соборлар шаккаткыч бит инде. Әмма бу мәчетләр белән чагыштырганда, үпкәләмәсеннәр, алар алай ук түгел. Бер мәчеттә берьюлы 730 мең кеше намаз укый.
Р.В. Фатыйх Сәүбәнович, тагын үзебезнең республикага әйләнеп кайтыйк әле. Сез гомер буе авыл өчен эшләгән кеше, Татарстанның бөтен авыл хуҗалыгын кулда тоткан кеше. Хәзер дә Нурлат якларын бөтен Татарстанга гына түгел, бөтен Рәсәйгә күрсәттегез. Соңгы 2-3 елда республикада гомердә күрелмәгән зур уңыш алдыгыз. Бөтен авылларга диярлек газлар да керде, әкренләп булса да, юллар салынып килә. Әмма ләкин авылга барыбер нидер җитми. Мин аның сәбәбен болай күзаллыйм: авыл кешесе бүгенге көндә җирнең чын мәгънәсендәге хуҗасы була алмады. Ул рәхәтләнеп яши алмый. Чөнки ул үстергән, саткан товарның бәясе искиткеч түбән. Ничек чыгарга бу хәлдән? Авылны ничек итеп күтәреп җибәрергә? Авыл халкы эшли, уңыш ала бит. Ә нишләп ул шул уңыш бәрабәренә яхшы яшәми? Начар дип үк әйтмим мин. Чынлап та соңгы арада элеккеге еллар белән чагыштырганда авыл кешесенең тормышы яхшырды. Әмма бу хәлдән чыгу өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Ф.С. Мин – авыл хуҗалыгы белгече – Сезнең, депутат буларак, сәнгать кешесе буларак, әлеге мәсьәләләрне төбеннән аңлавыгызга сөенәм. Моңа безне экраннардан караучы авыл кешеләре дә сөенәдер. Моңа шулай ук шәһәр кешеләре дә сөенергә тиеш, чөнки авылдан башка шәһәр була алмаган. Аннан шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесенең тамырлары авылдан. Шәһәрдә яшәүчеләргә иң беренче чиратта азык-төлек кирәк бит инде. Авыл халкы кыйммәткә җитештереп, арзанга азык-төлек сата. Һәр гаилә дә дүртәр сыер асраса, сөте дә була, бозавы да була, 200 мең табыш алып була. Мин әйтеп торам: «Нишләп сез колхоздан бирелгән мең ярым сумны гына көтеп ятасыз? Нәрсә алып була ул акчага?» – дим. Әгәр авыл кешесенең мал-туары, кош-корты, бакчасы булса, бу шәһәрдә яшәүченең 8000 сум хезмәт хакына тиң. Мин аны тегеләй дә, болай да исәпләп караганым бар. Нефтьче хезмәт хакының 13 процентын налогка түли, авыл кешесе налог түләми. Әле фатир өчен түләргә кирәк. Әгәр дә бу кешенең мәктәптә укый торган ике баласы булып, хатыны беркайда да эшләмәсә, хезмәт хакы гына җитми. Ул базардан ит алып ашый алмый. Ә авылда бит бу нәрсәләрне исәпкә алмыйбыз. Мин шуннан чыгып әйтәм – авылда тормыш начар түгел. Әле соңгы елларда күп әйберләр эшләнде: газ керде, юллар салынды. Авыл халкы мораль-психологик ярдәмгә мохтаҗ. Аннан бер генә илдә дә моның кадәр аракы эчмиләр авылда. Шуннан күпме бәхетсезлек килә.
Р.В. Сезнең район спорт ягыннан республика буенча иң алга киткән. Мин массакүләм спорт турында әйтәм. Бу яктан сез, кайсы гына күрсәткечне карасаң да, алда барасыз. Республикада иң шәп, иң яхшы командалар да бар. Аларга чит илләрдән уенчылар да сатып алабыз. Әмма, иң беренче чиратта, безнең бурыч – республикабыз халкының сәламәтлеген кайгырту булырга тиеш. Сез бу проблеманы бик дөрес күтәрәсез. Бу өлкәдә тагын ниләр эшләнә Сезнең районда?
Ф.С. Тагы да шул бер мәсьәләгә кайтып калабыз – без эзлекле рәвештә, программа нигезендә эшлибез. Нурлатта 400 урынлы бассейныбыз бар. Без Рәсәйдә ябык спорт корылмалары буенча беренче урында. Яшьләрнең сәламәтлекләре мәсьәләсен дә кайгыртабыз. Кышын атна саен чаңгы ярышлары уздырыла. Мәктәпләрдә дә физкультура дәресен ике сәгать итеп керттек һәм соңгы дәресләр итеп күчердек. Бу мәсьәләдә бит инде үрнәк күрсәтергә кирәк. Хәзер 65 яшьтә булуына карамастан, Хуҗин Марат егетләр шикелле спорт белән шөгыльләнә. Мин үзем дә җае килгән саен шөгыльләнергә тырышам.
Р.В. Моңарчы газеталарда язалар иде, радио-телевидениедә әйтәләр иде: «Нурлатта үзгәреш», – дип, ничектер мин ышанып бетми идем. Беренче тапкыр Нурлатка килеп кердем дә шаккаттым. Минем иң беренче әйткән сүзем: «Могҗиза!» – булды. Чөнки атлаган саен төзелеш. Бу могҗизаларга ничек ирештегез? Югыйсә, шартлар кайда да бер бит.
Ф.С. Бу беренче чиратта, Президент ярдәмедер. Эшләгәндә икеләнмичә эшләргә мөмкинлек бирә. Аннан, халык ышанычыдыр. Мондый чакта эшләмичә булмый.
Нурлатны Минтимер Шәрипович та «Дәүләт эчендәге дәүләт» дип атаган иде. Анда нефть тә бар, тимер юл да бар, шикәр заводы да бар, инде спирт заводы да төзедек. Җирләребез дә уңдырышлы. Бездә шуннан дөрес файдаланылды, халык матурлыкка омтылды.
Р.В. Җитәкчеләрнең тагын бер гадәте бар. Чыпчык белән чыпчык, арыслан белән арыслан бергә йөргән шикелле, җитәкчеләрнең дә бер даирәсе бар, алар үзләреннән түбәнрәкләр белән аралашмаска тырышалар. Сезнең холкыгыз башка төрлерәк. Сезнең тирәдә күбрәк иҗат кешеләре булыр. Нишләп Сез аларга тартыласыз?
Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 502 | Нарушение авторских прав
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |
|