АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

Сарман буйларында яшел алан,

Печәннәре җитәр бер заман...

Усман агай, мин сезнең белән менә шулай җиде-сигез яшьлек малай чакта патефон табасы аша таныштым, аннары инде гомер буе шушы таныш һәм үтә якын тавышыгыз, моңыгыз мине озатып йөрде. Бер мин генә түгел, инде берничә буын татар кешесе сезнең моң белән тәрбияләнде, күңеленә рухи азык алды... Менә безнең буын сезнең җырларны тыңлап үссә, сез бәләкәй чакта татарда нинди җырчылар бар иде? Сезнең иң беренче укытучыларыгыз кемнәр иде, сезне сәнгать, җыр-моң юлына кертеп җибәрүчеләр кемнәр булды?

Усман ӘЛМИЕВ: Миңа кадәр булган җырчылар: Фәттах Латыйпов, Камил Мотыйгый, Асия Измайлова, Сара Садыйкова, Мөхәммәт Сафин, Ситдыйк Айдаров, Фәхри Маннапов, Вәли Шакиров, Ярулла Чамай. Бу җырчыларның күбесе – профессионаллар.

Укытучыларга килсәк, татар театр техникумында Сәет Булатов, Мәскәүдән Станиславский шәкерте Бородавкина, Хәсән Туфанның хатыны Луиза Салигаскәрова, Кәшифә Тумашева укытты. Безнең курста Зифа Басыйрова, Рәшидә Җиһаншина, Нәҗип Гайнуллин укыды. Дүртебезне дә академия театрына эшкә алдылар.

Җыр буенча дәресләрне Екатерина Георгиевна Комельковадан алдым. Ул Пермь театрының җырчысы булган, Шаляпиннар белән җырлаган, татардан бик күп җырчыларны укыткан.

Ә Мәскәүгә китүем болай булды. Мин Комелькова классында Моцартның «Серле курай» операсыннан Базилио ариясен җырлап торганда, ишекне ачып мәһабәт гәүдәле, ак сакаллы бер кеше керде. Ул минем җырлавымны тыңлап торган һәм Екатерина Георгиевнага: «Мин аны Мәскәүгә алып китәм»,– диде. Бу кешенең Назар Григорьевич Райский икәнен мин соңрак белдем.

 

Р.В. Татарның кайсы гына бөек шагыйрен яисә композиторын, җырчысын яисә рәссамын алсаң да, һәммәсе дә диярлек ачы язмыш кичергән шәхесләр. Тукай – ятим, Фәрит Яруллин – сугыш корбаны, Сәйдәш – шулай ук трагик шәхес, Хәйдәр Бигичев – яшьли вафат, Бакый Урманче – Соловки төрмәсен кичкән кеше... Саный китсәң, андыйлар бик күп... Сезне дә язмыш яшьли ятимлеккә дучар иткән. Сигез балалы гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килгәнсез. Өч яшь тулганда әниегез вафат, аннары озакламый әтисез дә калгансыз. Балалар йортында тәрбияләнгәнсез... Сөйли китсәң, сезнең тормыш үзе гаҗәеп гыйбрәтле роман кебек...

Сезнең турыда уйлаганда, мин, ирексездән, Муса Җәлилне, Салих Сәйдәшне, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Җәүдәт Фәйзиләрне күз алдына китерә башлыйм. Сез гөрләп иҗат иткән еллар, сугыш алды һәм сугыштан соңгы заманнар минем өчен татар әдәбияты һәм сәнгатенең иң кызыклы чоры булып тоела.

Сез бит Муса Җәлил белән бер чорда, бергәләп иҗат иткән кеше. Ул ниндирәк кеше иде? Шагыйрь буларак димим, көндәлек тормышта, аралашканда үзен ничегрәк тота иде?

У.Ә. Муса Җәлил – кыскарак буйлы, бик мөлаем, сөйкемле кеше иде. Үзен бик гади тота иде.

 

Р.В. Усман агай, заманында Сезгә Казанны ташлап, Мәскәүгә китәргә дә туры килгән. Ул ничегрәк булды?

У.Ә. Мин опера театрында эшләгәндә приказ чыкты – Сара Садыйкованы, мине, Вәли Галкинны, Зөһрә Бәйрашеваны театрдагы штаттан кыскарттылар. Шуннан соң миңа концертлар белән Мәскәүгә китәргә туры килде. Шул вакытта мине Госконцертка чакырдылар. Анда миңа бик яхшы мөгамәләдә булдылар. Мәскәүдә өч елга якын эшләдем. Аннан кайткач, әле Салих Сәйдәшевләр, Таҗи Гыйззәтләр исән вакытта «Наемщик»та Батырҗанны уйнадым.

 

Р.В. Ул вакытта дүрт кешене опера театрыннан кыскартканнар: Усман Әлмиевне, Сара Садыйкованы, Вәли Галкинны, Зөһрә Бәйрашеваны. Ләкин алар югалып калмаганнар. Усман Әлмиев Госконцертта җырлап бөтен Россиягә таныла, Сара Садыйкова атаклы композитор була, Зөһрә Бәйрашева консерваториядә профессор дәрәҗәсенә ирешә, Вәли Галкин Татарстанның халык артисты исемен ала. Менә нинди кешеләрне кыскарткан булганнар. Кызык та, кызганыч та. Кыскартмасалар, бәлки, алар танылган шәхесләр булмаслар иде.

У.Ә. Әйе, төрле кешеләр кыскартуга эләкте. Бездә атаклы Лундстрем оркестры бар иде. Мин алар белән дә җырлап йөрдем. Ләкин бу оркестрны татарга хас түгел дип бетерделәр. Хәзер ул – бөтен дөньяга танылган оркестр. Әгәр дә кыскартмасалар, бәлки, татар оркестры буларак танылыр иде.

Р.В. Яшел Үзән районының Акъегет дигән гап-гади бер татар авылында туып үскән ятим балага – Усман Әлмиевкә – шулкадәр дә югары зәвык, затлылык һәм профессиональ осталык каян килде икән? Сез бит әле мәшһүр җырчы гына түгел, рәссам да, шигырьләр дә язасыз, хәтта үзегезгә үзегез сәхнә киемнәре дә тегәсез...

У.Ә. Минемчә, табигать үзе шулай яраткандыр. Мине беркемнең дә өйрәткәне юк. Әгәр дә хасиятең бар икән, син барысын да эшли аласың.

Р.В. Безнең «Арча», «Сарман» дигән атаклы җырларыбыз бар. Без аларны халык җырлары дип беләбез. Миңа бер кеше: «Бу җырларның сүзләрен Усман абый язган»,– дип әйткән иде. Бу дөресме?

 

У.Ә. Әйе, дөрес. Мин Мәскәүдә укыганда Заһит Хәбибуллиннан «Сарман» көен эшләтеп алдым. Аны безнең якта «Әрә көе» дип йөриләр иде. Мин аңа сүзләр яздым һәм, «Әрә» матур яңгырамаганга, «Сарман көе» дип үзгәрттем.

 

Р.В. Усман агай, без Сезне күбрәк эстрада җырчысы буларак, татар халык җырларын башкаручы буларак беләбез. Ләкин Сез бит әле – татар милли операсына нигез салган олуг җырчыларыбызның берсе.

 

У.Ә. Татар операсында төп рольләрне миңа күп башкарырга туры килде. Без Фәхри Насретдинов белән бер партияләрне башкарсак та, аның тавышы күбрәк лирик җырларга бара иде. Ә миңа каты тавышлы партияләрне бирәләр иде. Миңа төрле комедияләрдә дә уйнарга туры килде, мәсәлән, «Аршин мал алан»да, «Башмагым»да. Җәүдәт Фәйзигә «Башмагым» музыкаль комедиясен язарга мин киңәш бирдем. «Җәүдәт, «Башмагым» комедиясен яз, ул синең иҗатыңа бик килешле»,– дидем. Шуннан Җәүдәт Фәйзи Уфада яшәүче Хәбибулла Ибраһимовның бу әсәре белән кызыксынып китте һәм «Башмагым» музыкаль комедиясен язды.

 

Р.В. Ул нәзакәтьлелек, югары зәвык сезнең каныгызга сеңгән булса кирәк? Сезнең улыгыз – татарның танылган рәссамы Надир Әлмиев иҗаты белән таныш булган һәр кеше шулай уйлый торгандыр.

Сез – беренче татар операларында төп рольләрне башкарып, татар операсы сәнгатенә нигез салган кешеләрнең берсе. Ул заманда татар операсына халык яратып йөргән, хәтта билет табу авыр булган, диләр. Һәр елны театр репертуарына җиде-сигез милли опера һәм балет спектакле кертелгән. Ә менә бүген, егерме беренче гасырга күчеп барганда, милләтебез алга китә, дәүләтебез аякка баса, дип куанганда, милли операбыз да, балетыбыз да күтәрәмгә калып килә. Сәбәбе нәрсәдә икән моның, Усман абый?

У.Ә. Әйе, ул чакта халык опера-балетка бик яратып йөри иде. Аның сәбәбен дирекциягә генә кайтарып калдырырга кирәкми. Алар төрле спектакльләрне куеп карыйлар. Ул елларда телевидение, аудио-видеотасмалар юк иде бит. Хәзерге вакытта кешенең рухи тормышында шулар күбрәк урынны аладыр.

Р.В. Сез яшәгән сиксән биш ел гомер – аз гомер түгел. Сезнең баштан бик күп гыйбрәтле хәлләр кичкәндер. Сагынып искә төшергән вакыйгаларыгыз да шактыйдыр... Шуларның берсен генә булса да сөйләп китә алмыйсызмы? Якын дусларыгыз кемнәр иде?

У.Ә. Гыйбрәтле хәлләр бик күп алар. Минем өчен иң беренче гыйбрәтле хәл СССРның Зур театрында хөкүмәт концертында җырлау булды. Икенче гыйбрәтле хәл – Бөтенроссия җырчылар конкурсында лауреат исеме алу. Ә өченчесе дип, Кореяга барып, анда кореяча җырлауны әйтер идем. Корея халык җырын Җәүдәт Фәйзи эшкәртүендә җырладым. Корея халкы бик гаҗәпләнде, һәрбер сүзне әйткән саен кул чаптылар. Алар бит көтеп утыралар – дөрес әйтәсеңме син сүзләрне, юкмы?

Ә дусларга килгәндә, алар бик күп булды. Студиядә укыганда тулай торакта бергә торган дусларым – Нияз Даутов, Фәхри Насретдинов, Бари Әхтәмов.

Иҗат дусларымнан Рөстәм Яхинны бик күптәннән, әле композитор булганчы ук, белә идем. Ул Мәскәүдә музыка училищесында укый иде, сугыш вакытында монда кайтты. Мәрьям апа Рахманкулова аның туганы иде, миңа әйтте: «Усман, Рөстәм сиңа да, миңа да уйнасын»,– диде.

Р.В. Усман абый, үз гомерегездә сез бик күп конкурсларда лауреат булгансыз, иҗат бәйгеләрендә җиңеп чыккансыз, төрледән-төрле хөкүмәт бүләкләре алгансыз. Шул бүләкләрнең иң кадерлесе кайсысы дип саныйсыз?

У.Ә. Минемчә, иң кадерлесе – тамашачының, тыңлаучының мәхәббәтен казану. Шуннан да кадерлесе юктыр, дип уйлыйм.

 

2000 ел

«МИН БИК БӘХЕТЛЕ ҖЫРЧЫ»

Җырчы Әлфия Авзалова

 

Разил ВӘЛИЕВ: Бармы соң безнең татарның

Хәсрәтсез торган чагы?!—

Хәсрәтләрне оныттыра

Моңлы Актаныш ягы.

Күк капусын гомергә бер

Безгә дә Ходай ачты,—

Иңдерде Актанышка ул

Иң моңлы сандугачны.

Иртә-кич сайрый да сайрый —

Юана татар җаны.

Шулай ярата икән ич


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 675 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.007 сек.)