АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология
|
Профессор Васил Гайфуллин
Разил ВӘЛИЕВ. Васил әфәнде, белгәнебезчә, Сез – бөтен гомерегезне, язмышыгызны мәгариф өлкәсенә багышлаган кеше, коеп куйган укытучы, мөгаллим һәм галим. Мөслим районында җидееллык авыл мәктәбендә гап-гади укытучыдан башлап, Татарстан мәгариф министрына кадәр, институт ассистентыннан алып Гуманитар институт ректорына кадәр юл үткән күренекле шәхес. Сезнең тормыш юлыгыз шактый катлаулы да, бай да. Шунысы мөһим: Сез бит бу дәрәҗәләрнең һәммәсенә дә бары тик үз тырышлыгыгыз белән ирешкән кеше. Гомер юлыгызда Сезне нинди көчләр шулай алга әйдәп, кулыгыздан җитәкләп, күңелегезгә дәрт, тәнегезгә куәт биреп бүгенге көннәргә, бүгенге биеклекләргә алып килде икән?
Васил ГАЙФУЛЛИН. Мин – Совет чоры баласы. Тәрбия дә шуннан киләдер. Хәзер бу чорны кара төстә генә күрсәтү гадәткә кереп китте. Мин моның белән килешмим. Ул елларда тәрбиянең күп төрле һәм нәтиҗәле чаралары бар иде. «Укучылар өчен кагыйдәләр»не генә алыйк. Ул 20 пункттан тора иде. Аның беренчесе: «Белемле һәм культуралы булу, Совет Ватанына мөмкин кадәр күбрәк файда китерү өчен тырышып белем алырга», дип башлана иде. Уку хезмәтенә мин гомергә җитди эш итеп карадым: җидееллык мәктәпне гел «5»легә, педучилище һәм пединститутны кызыл дипломнарга тәмамладым. Эшкә караш та шул ук тәрбиядән киләдер. Шуннан әкренләп кешедә тырышлык, түземлелек, һәр эшкә җаваплы караш, тапшырылган эшне ахырына кадәр җиткерү кебек сыйфатлар барлыкка килә.
Институтны тәмамлап кайтып эшли генә башладым. Мине Мөслим урта мәктәбенең директор ярдәмчесе итеп куйдылар. Мәктәп зур, 1200 дән артык бала, 90 лап укытучы, ике сменада эшлибез, өченче сменага – кичке мәктәп. Бу эшкә өйрәнеп кенә җиттем дигәндә, район мәгариф бүлеге мөдире итеп билгеләделәр. Районда 80гә якын мәктәп, барысы да диярлек иске биналарда, күбесе терәүле. Төзелеш артыннан чабарга кирәк. Ул елларда программалаштырылган укыту, проблемалы уку кебек педагогик яңалыкларның күтәрелеп чыккан чагы.
Шактый кызу темплар белән мәгариф реформасы бара: белем стандарты яңара, барлык фәннәрнең дә эчтәлеге үзгәрә, яңа дәреслекләр барлыкка килә, укуларны кабинет системасына күчерәбез, кичке мәктәп дигән яңа юнәлеш активлашты, укытучыларны яңадан укытуга хәзерләү һәм башкалар, һәм башкалар...
Эш белән Казанга еш барыла. Безнең чорда укыганнарның аспирантурага керүен ишетәм, кайберләре институтка эшкә үк урнашканнар. Укыганда әллә ни «бүрттерә» торганнар түгел иде, фәнни түгәрәкләргә дә йөрмәделәр, югыйсә. Физика кафедрасы мөдире К.Ә.Вәлиев (хәзер бөтен дөньяга танылган мәшһүр физик, академик, Ленин премиясе лауреаты) янына керәм. Институтны тәмамлаганда ул мине кафедрада калдырырга бик тырышкан иде. Минем туган якка кайту теләге зур булды. Галим кафедрага килергә кодалый. Килү теләге бар, ләкин районда миңа тапшырылган җаваплы эш көтә. Район республикада бер яктан да мактанырлык эш күрсәтә алмый. Шактый тырышырга туры килде. Нәтиҗәсе – яңа мәктәпләр төзү, искеләрен сипләү-рәтләү, мәктәпләрне яңа уку елына хәзерләү, районда методик эшнең торышын яхшырту, педагогик яңалыкларны гамәлгә кертү, укытучыларны читтән торып укуга тарту. Районда Казан дәүләт педагогия институтының читтән торып уку бүлеге филиалын ачтык, кичке мәктәпләрнең эшен оештыру буенча 1970, 1971 нче елларда республикада да, РСФСР буенча да 1-2 нче урыннарны яуладык.
Шуннан соң күңел бераз тынычланды, Ленинград каласына аспирантурага юл тоттым.
Укыганда да, алга таба тормыш юлларында да юньле кешеләр генә очрый торды. Мин укытучылардан бигрәк тә уңдым. Башлангыч мәктәптә Хөршидә апа Галиева, 7 еллык мәктәптә Гали Камалов, Разия апа Шәяхмәтова, Минзәлә педагогия училищесында Сания апа Гобәйдуллина, Ясәви Һадиев, Гыйззәт Галиев, педагогия институтында Мөхәммәт Галиев, Камил Вәлиев, Габделхак Кудашев, Хәйри Нәҗмиев, аспирантурадагы остазларым Петр Знаменский, Евгения Савелова кебек профессорлар миңа гомер юлымда маяк булдылар. Шулар үрнәгендә хезмәт итү миңа һәрдаим уңыш китерде, һәр очрак өчен үз алдыма дөрес максат куярга һәм аны ахырынача җиренә җиткерергә өйрәтте.
Р.В. Сез авылда туып үскән, авыл тәрбиясе алган кеше. Шуңа күрә сүзебезне авылга таба борыйк әле. Татар авылының бүгенге хәле ничек? Элек-электән мәктәпсез авылны мәгърифәтле авылга санамаганнар. Безнең әби-бабаларыбыз, үз тамакларыннан өзеп булса да, соңгы тиеннәрен җыеп авылларда мәктәп-мәдрәсәләр ачарга тырышканнар. Нәтиҗәдә, һәр татар авылында мәчет төзелгән, мәчет янында мәдрәсәсе дә ачылган. Ә бүген исә кечерәк авылларда мәктәпләрне ябу, кыскарту турында сүзләр бара... Бүгенге татар авылы һәм авыл мәктәбе турында үзегезнең уй-фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде...
В.Г. Мин авылда туып үстем, авыл мәктәбен тәмамладым, 10 елдан артык авыл мәктәбендә эшләдем. Андагы проблемалар миңа яхшы таныш.
Авылда укытучы – балаларга дәрес бирүче генә түгел. Ул белем бирүче дә, тәрбияче дә, агитатор да, лектор да, клубта уза торган барлык чараларны уздыручы да. Авылда мәктәп ябылса, укытучысыз калса, авыл бетә. Мондый мисалларны мин күпләп китерә алам.
Авылда мәктәп булырга тиеш. Аның җиһазлануы (яктылык, җылылык режимы, спортзалы, ашханәсе, хезмәт һәм предмет кабинетлары, китапханәсе, компьютер, интернет класслары, йөзү бассейны, музыкаль бүлмәләр, музей) һәм андагы шартлар хәзерге заманча, һич кенә дә шәһәр мәктәпләренекеннән ким булырга тиеш түгел.
Кызганычка каршы, авылларда 1, 2, 3 балалы башлангыч мәктәпләр, 8-12 балалы 9 еллык һәм 27-35 балалы урта мәктәпләр саны арта тора. Мондый мәктәпләр бер яктан да үзен акламый. Аларда һәр фәннән көчле укытучы да булдырып булмый, ныклы белемгә нигезләнгән дәрес уздыруы да авыр, икътисадка да сизелерлек зыян килә.
Авыл араларында яхшы юллар булган районнар хәзер мәсьәләне үзләренчә чишә башладылар. Елның нинди вакыты булуына карамастан (яңгырмы, буранмы), укучы балаларны күрше авыл мәктәбенә автобус белән илтәләр. Берничә чакрым (күп дигәндә ун) араны яхшы юлдан барып кайту өчен автобуска күп вакыт кирәкми. Моны элегрәк колхозлар оештыра иде. Хәзер алар көчсезләнде, автобус алырга да, шофер тотарга да аларга авырга туры килә. Бу эшне район мәгариф бүлеге оештыра ала. 1-2 балалы 1 башлангыч мәктәп финанс чыганаклары (мәктәп мөдире, укытучы, җыештыручы, каравылчы штатлары, җылыту өчен, ут өчен, ремонт һ.б. өчен чыгымнар) да бу эшне башкарырга мөмкинлек бирә.
Чит илләрдә (Норвегия, Финляндия, Швеция һ.б.) бу практиканы уңышлы кулланалар. Бездә дә мондый алымга күчәргә туры килер, мөгаен.
Читтән килгән укучыларны элеккечә мәктәп яны интернатларында яшәтү алымы хәзерге чорга ярап бетмәс кебек.
Р.В. Яхшымы-яманмы, авылда әле татарча укыту, милли мәктәп, милли тәрбия мәсьәләләре ярыйсы ук хәл ителә. Чөнки анда, соңгы арада бераз бозыла башлаган булса да, татар мохите бар. Ә безнең шәһәрләребездә татарча яшәү рәвеше, татар мохите юк дәрәҗәсендә. Менә шундый шартларда шәһәрләрдә милли мәктәпләр ачу, милли мәгариф системасын тергезү, милли тәрбия бирү гаҗәеп тә катлаулы эш. Заманында, мәгариф министры булып эшләгән елларда, Сез бу четерекле гамәлләрнең башында торган идегез. Ун-унбиш ел эчендә милли мәгариф системасы булдыру өчен шактый эшләр эшләнде. Ә соңгы араларда бу эшләр бераз сүлпәнәя төште кебек. Моның төп сәбәбен Мәскәү сәясәте үзгәрү белән бәйләүчеләр дә, үзебез эшләп җиткермәүдән күрүчеләр дә бар... Ә Сез милли мәгарифнең бер урында таптана башлавын, ә кайбер очракларда хәтта артка таба чигенүен ничек аңлатыр идегез?
В.Г. Цивилизацияле илләрнең милли мәгариф системасы бар: ана телендә белем һәм тәрбия бирә торган балалар бакчасы, башлангыч һәм урта мәктәп, урта махсус һәм югары профессиональ белем бирү уку йортлары, белемнәрне камилләштерү мөмкинлекләре, аспирантура, докторантура. Кытайлылар балаларын кытай телендә, французлар – француз, немецлар – немец, инглизләр – инглиз, японнар – япон телендә укыта. Руслар да балаларын үз телләрендә укыта.
Узган гасырның 80 нче еллар ахыры, 90 нчы еллар башындагы демократия җилләре халыкларның үзаңы уянуга уңай тәэсир ясады. Милли мәгарифнең торгызылырга тиешлеге көн тәртибенә куелды. Совет властеның баштагы елларында (20-40 нчы еллар) милли мәгарифкә хөкүмәтнең карашы уңай булды. Илнең экономикасы, дөньякүләм абруе күтәрелүен дә шуның белән аңлату дөрес булыр. Мәктәпләрдә укулар ул елларда 70 тән артык телдә алып барылды. Россиядә генә дә балалар 44 телдә укыдылар. Әкренләп бу традиция таркалуга барды. 90 нчы еллар башына Россия Федерациясендә укулар 24 телдә генә иде. Тулы урта белемне ана телендә алучылар Татарстан белән Башкортстанда гына калды. Кайбер милли республикаларда ана телендә 4 ел, кайберләрендә 2-3 ел укытсалар, кайберләрендә исә ана телен укыту предметы буларак кына өйрәнделәр.
Дөрес әйтәсез, 1990 нчы елларда безнең республикада милли мәгарифне торгызу буенча күп гамәлләр кылынды: милли мәгарифне торгызу концепциясе эшләнде, ана телендә эшли торган йөзләгән балалар бакчалары, мәктәпләр, гимназияләр, лицейлар, махсус мәктәпләр ачылды. Чуаш, удмурт, мари, мордва телләрендә укыту өчен дә киң мөмкинлекләр булдырылды, 18 телдә укыта торган якшәмбе мәктәпләре эшләде.
Ләкин болар үзләреннән-үзләре генә барлыкка килмәде. Мәгариф министрлыгы ул елларда революция көннәрендәге Смольныйны хәтерләтә иде. Һәр эш көне милли мәгарифнең үсешенә багышланган киңәшмә-планеркадан башлана, аннан бу эш район, шәһәр мәгариф бүлекләренә, район, шәһәр хакимиятләренә, уку йортларына күчә, һәр көн азагында эшләнгән эшләргә йомгак ясала. Һәр мәктәп, район, шәһәр һәм республика күләмендә һәр елга милли мәгарифне үстерү планын булдырдык. Районнар үз планнарын килештерергә Мәгариф министрлыгына киләләр иде. Һәр районда, шәһәрдә халык депутатларының шәһәр яки район Советы сессиясе елга бер мәртәбә милли мәгариф проблемаларына багышлана иде.
Ярты гасырдан артык барган милли мәгарифне сүндерү процессын җанландыру шунсыз булмый иде. Шушы темпта тагын 10-20 ел тырышып эшләсәк, нәтиҗәләр, әлбәттә, зуррак булачак иде. Кызганыч, хәзер мәгарифтәге сәясәт башкачарак.
Бу сүлпәнлекне Мәскәү сәясәте белән аңлату урынлы булмас. Үзең башкарган (яки башкарырга тиешле) гамәлләреңнең дөреслегенә инанырга һәм бөтен мөмкинлекләрне файдаланып армый-талмый эшләргә генә кирәк.
Эшләмәгән эшне Мәскәүгә сылтап калдыру – булдыксызлар шөгыле.
Р.В. Милли мәктәпләр, милли уку йортлары ачуның кемгә зыяны бар икән? Югыйсә, соңгы елларда ачылган милли мәктәпләрдә укучы балаларның тәртипләре дә, уку-өлгереш дәрәҗәләре дә башкаларныкыннан яхшырак. Алар арасында хокук бозучылар, җинаять кылучылар да бермә-бер кимрәк. Ә шулай да милли мәгариф системасы әле чын мәгънәсендә система булып, тулы көченә эшләп китә алмый... Ни өчен шулай икән бу?
В.Г. Милли мәгариф системасы тулы килеш бездә бервакытта да булмаган. Гаилә тәрбиясе, башлангыч белем бирү уку йортлары күптәннән оеша, ә мәдрәсәләр (Мөхәммәдия, Госмания, Хөсәения, Галия, Бубилар) XIX гасырда гына барлыкка килә. Профессиональ уку йортлары Һиндстанда IX-X нчы гасырларда ук, Көнбатыш Европада университетлар XI-XII нче гасырларда ук эшли башлаган.
Татар халкының милли мәгарифен үстерү концепциясе 1991 нче елда эшләнде һәм август аенда Татарстан Мәгариф министрлыгының коллегиясендә каралып расланды.
1991 нче елның 1 сентябреннән республика мәктәпләрендә барлык балалар өчен дә уку планнарына мәҗбүри предмет итеп татар теле һәм әдәбияты кертелде. Бу эшне дә без Мәскәү ризалыгы белән түгел, ә үзебезнең Мәгариф министрлыгының коллегиясе карары белән рәсмиләштердек. Руслар, яһүдләр һәм башка милләтләр безнең бу яңалыкка ничегрәк карарлар микән дигән шигебез бар иде. Безнең бәхеткә, эш тавышсыз-тынсыз гына башланып китте һәм алга таба шулай дәвам да итте.
Тырышлыгыбыз бушка китмәде. Милли мәктәпләр, гимназияләр, лицейлар, балалар бакчалары арта торды. Катнаш мәктәпләрдә милли мәгариф буенча директор урынбасарлары булдырдык, район, шәһәр мәгариф бүлекләре мөдирләренең милли мәгариф буенча ярдәмчесе штаты керттек. Бу өстәмә штатларга алынган белгечләр үзләренең бурычларын тырышып үтәделәр. Район, шәһәр күләмендәме, мәктәп күләмендәме булсын, көндәлек эшне башкара тордылар. Алар турында хәзер берни дә ишетелми.
Безнең уңышлар Мәскәүгә дә барып җитте. 1996 нчы елда ЮНЕСКО милли мәгариф темасына халыкара конференция уздыруны сорагач, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы безнең республиканы сайлады. Март аенда бу конференция Казанда узды. Конференциягә 26 илдән (АКШ, Англия, Кытай, Япония, Франция, Төркия, Германия, Һиндстан һ.б.), Россия Федерациясенең 40 тан артык өлкәсеннән делегатлар килгән иде. Алар безнең уңышларга сокланып киттеләр. Безнең төрек-татар лицейларының, татар гимназияләре һәм лицейларының эш нәтиҗәләре сокланмаслык түгел иде шул. Әле дә истә, Казанның Мәскәү районындагы татар-төрек лицеенда Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары В.К.Бацын Сергей исемле укучыга сорау бирде: «Син рус малае. Монда килеп татарча, төрекчә укып йөрү сиңа нигә кирәк?» Сергей да югалып калмады: «Татар теле миңа Татарстандагы дусларым белән аралашырга кирәк. Ә төрекчәгә килгәндә, киләчәктә мин дипломатия яки сәүдә мәсьәләләре буенча Төркия белән эшләргә әзерләнәм. Төрек теле миңа бик ошый»,– диде. Министр урынбасарының башка соравы юк иде.
Милли мәктәпләрдәге тәртип, тәрбиялелек, белем дәрәҗәсе, милли гореф-гадәтләрнең кире кайтуы әлеге юнәлешнең өстенлекләре турында сөйли. Ләкин бу мәсьәлә көн саен шөгыльләнүне, эшне системага салуны таләп итә. Елга бер яки ике тапкыр искә төшереп алу белән генә бу эшне алга җибәреп булмый.
Р.В. Чит илләрдә, шаяртып, Россияне «чынга ашмаган реформалар ватаны» дип атыйлар. Гадәттә, бездә дәүләт тәхетенә утырган һәр җитәкче үзенең эшен реформалар ясаудан башлый һәм, гадәттә, ул реформалардан илгә дә, халыкка да бернинди файда булмый. Бүген дә Россиядә дистәдән артык реформа гамәлгә кертелә башлады. Шуларның иң мөһиме һәм иң куркынычы, минемчә, мәгариф системасына килеп кагыла. Ул унике еллык урта гомуми белем бирү дисеңме, бердәм дәүләт имтиханы бирү – ЕГЭ системасы кертү дисеңме, ул дәүләт мәгариф стандартын үзгәртү, православие культурасын көчләп тагарга маташу, урта һәм югары һөнәри уку йортларында түләүле укуга күчү дисеңме... һәм боларның берсе дә ата-аналар, укытучылар һәм, гомумән, халык фикерен исәпкә алып эшләнми... Васил ага, мин, бәлки, ялгышамдыр. Тәҗрибәле мөгаллим һәм мәгариф эшен оештыручы буларак бу реформаларга Сезнең фикерегез ничегрәк?
В.Г. Дөньяда глобальләштерү процессы бара. Бу мәгариф системасына да кагыла. Италиянең Болонья шәһәрендә Европаның күп кенә илләре вәкилләре җыелып профессиональ уку йортларында белем стандартларының бердәйлеге, югары уку йортын тәмамлаучыга бирелгән дипломнарның барлык илләрдә дә гамәлдә булырга тиешлеге турында килешү төзеделәр. Бу килешүне «Болонья процессы» диләр. Болонья процессына 2003 нче елдан Россия Федерациясе дә кушылды. Кушылыр алдыннан бездә мәгариф системасын чит илләрдәгечә иттерү өчен шактый яңалыклар да кертергә кирәк дип таптылар.
Безнең илдәге иҗтимагый үзгәрешләр нәүбәтеннән, билгеле, мәгариф системасына да кайбер үзгәрешләр керергә тиеш иде. Ләкин үзебезчә, үзебезнең шартларны исәпкә алып, ә чит ил тәҗрибәсен үзгәртми-нитми тулысы белән безгә күчереп түгел. Безнең уку йортларында тарих фән буларак бирелмәде. Бездә тарих фәне рус патшаларының басып алу сәясәтен мактау идеологиясенә генә корылган иде. Бу очракта үзгәреш үзеннән-үзе сорала.
Чит телләр укыту технологиясендә дә үзгәрешләрнең кирәклеге бәхәссез.
Бердәм дәүләт имтиханы, урта белем бирү вакытын 12-13 ел итү, билге куюны 5 балдан 100 баллыга әйләндерү, мәгариф учреждениесен финанслауны аерым шәхесләргә, предприятиеләргә калдыру һ.б. үзгәрешләр чит илгә охшарга тырышу яки кешедән күчереп алынган чаралар гына.
Мәктәпләрдә православие динен кертү дә чит илгә табынуның бер мисалы. Чит илләрнең күбесендә уку йортларында дин сабагы бар. Ләкин ул илләр безгә охшамаган бит. Аларда бериш халык яши – йә япон, йә немец, йә испан, йә португал. Ә бездә кимендә 4 диндәге дистәләгән халык. Каш ясыйм дип күз чыгаруыбыз бар.
Башка халыкларны руслар төсле үк тулы хокуклы милләт итеп танымау нәтиҗәсе бу. Ләкин бу хәтәр юл. Кызганыч хәлләр килеп чыгуы бар.
Р.В. Васил әфәнде, инде әйткәнемчә, Сез гаҗәеп тә кызыклы һәм шактый катлаулы язмыш кичергән кеше, һәммә эшкә маһир булган үзенчәлекле шәхес. Мөгаллим, җитәкче һәм галим булу өстенә, Сез бит әле менә дигән музыкант һәм җырчы да. Гармунда, баянда, сприпкада, мандолинада, пианинода уйныйсыз, яшьрәк чакта сәхнәләрдә җырлап, хәтта бөтен ил күләмендә лауреат исеме алган кеше... Бәлки, шуңадыр да студентларга рухи тәрбия бирүгә, аларны әдәбиятка, сәнгатькә тартуга аеруча игътибар бирәсез. Бу эшне Сез гамәли яктан ничегрәк алып барасыз? Өстәмә дәресләр кертәсезме, әллә башка юлларын табасызмы?
В.Г. Без, нигездә, укытучылар әзерлибез, гәрчә бездә әзерләнгән кадрлар матбугат органнарында, радио-телевидениедә, фәнни оешмаларда, югары уку йортларында эшләсәләр дә, укытучы үз фәнен, чиктәш фәннәрне, педагогика, психология, философия, культурология, экономик теорияне белергә тиеш. Әле болар гына да җитми. Укытучы ул – матур язучы, рәсем ясый белүче, оста чыгыш ясаучы, сәнгатьнең күп төрләре белән таныш кеше булырга тиеш.
Үземдә бу сыйфатларны булдырырга миңа тормыш тәҗрибәсе булышты. Минзәлә педучилищесында мин җырларга, рәсем ясарга, музыка уен коралларында (мандолина, скрипка, гармун, пианино) уйнарга өйрәндем.
КДПИ да укыган елларда Укытучылар йортында Хәбиб абыйның эстрада түгәрәгенә, Горький клубында Сара апа Садыйкованың хорына, Мехкомбинат клубындагы Хәким Сәлимҗанов, Җәләл Садриҗиһанов, Разия Яруллиналарның драма түгәрәгенә йөрдем.
Хәзер боларның берсе дә юк. Институтта аларны үзебезгә оештырырга туры килә.
Опера-балет театрыннан Ирнис Рәхимуллинны хор җитәкчесе итеп чакырдык. Студентлар хорга яратып йөри. Баянчы Фәнис Гыйльметдиновка халык музыка уен кораллары ансамбле оештыруны тапшырдык. Г.П.Скалозубов, А.А.Гарипова, М.З.Сәйфетдинов һ.б. укытучыларыбыз күп төрле түгәрәкләр алып баралар. КВН командабыз республикада танылып килә. Үткән ел Кырымга барып халыкара ярышта катнаштык.
Менә шулай шаулап, гөрләп, күңелле итеп яшәп ятабыз, студентлар исә институтны үз йортлары кебек якын итәләр.
2004 ел
ЧЫН БЕЗНЕҢЧӘ МАТУР МИЛЛИ КӨЙ…
Музыка белгече, галим һәм фольклорчы
Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 597 | Нарушение авторских прав
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |
|