АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

АКШ, Нью-Джерси штаты, Принстон

2005 елның 6 октябре.

(Русчадан Гәрәй Рәхим тәрҗемәсе)

АНА ТЕЛЕН БЕЛҮ – ОЛЫ БӘХЕТ

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең

Г.Ибраһимов исемен­дәге Тел, әдәбият һәм сәнгать

институты директоры Нурмөхәммәт Хисамов

Разил ВӘЛИЕВ. Нурмөхәммәт Хисамовны моннан кырык еллар чамасы элек үзем өчен мин иң әүвәл шагыйрь буларак ач­тым. Тора-бара аның борынгы һәм урта га­сырлар әдәбияты тарихын өйрәнүче киң ко­лачлы, тирән фикерле галим икәнен дә бел­дем. Ә инде милләт борчулары белән янып яшәүче ошбу актив җәмәгать эшлеклесенең институт директоры дәрәҗәсенә үсеп җитүе, димәк, дәүләт эшлеклесенә әвере­лүе барыбызның да күз алдында булды.

Нурмөхәммәт ага, мин әле генә санап үткән сыйфатларыгызның кайсысы үзе­гезгә аерата кадерле, кайсы өлкәдә күбрәк эшли алдым, зуррак нәтиҗәләргә ирештем, дип саныйсыз?

Нурмөхәммәт ХИСАМОВ. Сез бил­геләп үткән үзенчәлекләрне мин нәүбәт тәртибенә куярга читенсенәм. Шәхес һәм эшчәнлекнең әлеге өч тарафы миңа бербөтен булып күренә. Дөрес, шулардан иң нәтиҗәлесе, әлбәттә, фәнни-гыйльми иҗат. Чык­кан зур-зур китапларны һәм көндәлек хез­мәтне күз алдында тотканда, өстенлек, һич­шиксез, аналитик фикерләү җимеше булган тикшеренү өлкәсендә, дияр идем.

Әмма Сез билгеләп үткән калган ике өлкәне кая куярга, аларга ниндирәк урын бирергә, дигән сорау да алга килеп басмый. Чөнки мин үземне һәрвакыт шагыйрь итеп хис кылам. Татар һәм дөнья шигърияте үрнәкләрен җанымда йөрткәндә дә, аларда үз рухи дөньям чагылышын күрәм, тор­мышның сөенечле яки гамьле мизгеллә­рендә мин аларны үз шигырьләрем итеп күңелдән кичерәм. Тукайда да, Дәрдмәндтә дә, Туфанда да, Хәкимдә дә, Нури Арслан­да да, Мостай Кәрим белән Наҗар Нәҗмидә дә, Шәрәф Мөдәррис белән Равил Фәйзуллинда да, Байрон һәм Пушкинда да, Блок һәм Есенинда да яшәү һәм иман таянычы булырдай гали мәгънәләр җитәрлек.

Юк, кояшым, мин беләм,

син батмагансың мәңгегә.

Син дә, вөҗдан, бер торырсың,

ятмагансың мәңгегә.

(Тукай)

Востань, мой дух!

(Байрон)


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 492 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.003 сек.)