АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

Язучы Рабит Батулла

Прочитайте:
  1. Князь Руси Ярослав грабит Мазовию
  2. Язучы Марсель Галиев
  3. ЯЗУЧЫЛАР
  4. Язучылар

Разил ВӘЛИЕВ: Бу әңгәмәгә килер алдын­нан, мин Рабит Батулланың тәрҗемәи хәлен тагын бер кат күңелем аша уздырып, кылган гамәлләрен барлап утырдым. Аның иҗаты, эшләгән эшләре, башыннан үткән хәлләре хакында уйлый торгач, бөтенләй буталып беттем бугай... Кем соң ул Ба­тулла? Язучымы, драматургмы, актермы, режиссермы, фольклорчымы, галимме, тәр­җемәчеме, мәзәкчеме, тележурналистмы, җәмәгать эшлеклесеме, музыкантмы, мөгаллимме? Кайсы гына өлкәне алып кара­саң да, анда Батулланың эзе бар, өлеше бар. Шуңа күрә күңелгә һәм телгә килгән иң бе­ренче соравым шул булды: «Кем син, Рабит Мөхлисулла угылы Батулла?»

Рабит БАТУЛЛА: Мин үзем дә, бу әңгәмәгә әзерләнгәндә, шундый ук сорауга җавап эзли башладым. Кем ул Разил Вәлиев? Ул шагыйрь дә, драматург та, прозаик та, җәмәгать эшлеклесе дә, милләт вәкиле дә, ул Милли ки­тапханәдәге эшләрне рәткә салучы да, теле­видение падишасы да... Әлбәттә, Разил Вә­лиев, – иң беренче чиратта шагыйрь. Ә Батулланың кем икәнлеге турында атаклы җырчы­быз Илһам Шакиров Камал театры сәхнәсеннән минем 60 еллык бәйрәмемдә кыска гына итеп: «Батулла ул – мәгърифәтче», — дигән иде.

Р.В. Анысын аның Илһам әйткән, ә менә син үзең ничек уйлыйсың?

Р.Б. Аллаһ тарафыннан миңа бирелгән сәләтне халыкка калдырып китәсем килә. Мин – артист, театрдан китсәм дә, мин артистлыгым­ны ташламадым, һаман сәхнәдә. Мин режис­серлыкны да ташламадым, ара-тирә режис­серлык кылам. Мин, чыннан да, артистлыкка укыган кеше, әмма Аллаһы Тәгалә мине язу­чы итте. Мин укытучы булырга хыялланмадым, атам-анам укытучылар иде, аның авыр хез­мәт икәнен яхшы белә идем. Ләкин Аллаһы Тәгалә мине укытучы итте, мин гомерем буе укыттым, шәкертләр тәрбияләдем... Нәкый Исәнбәттән сораганнар ди: остаз, сез галим­ме, шагыйрьме, драматургмы? Сез кем? Нә­кый ага әйткән: мин революциягә чаклы ша­гыйрь булып өлгергән кеше, пьесаларны мин тамак туйдырыр өчен генә язам, асылда мин – галим, дигән. Атаклы режиссерыбыз Марсель Сәлимҗан әйтә иде, мәрхүм: мин дүрт драма­тург иҗатына таянып яшәдем: Островский, Тинчурин, Исәнбәт, Туфан Миңнуллин... Ди­мәк, Исәнбәт пьесаларны тамак өчен генә түгел, таланты чыдый алмаганга иҗат иткән. Ул классик драматург! Әлбәттә, мин шушы күп һөнәрләрем арасында асылда язучы бу­ларак иҗат итәм.

Р.В. Икебез дә Зәй якларында туып үскәнгәме, мин сине һәрчак үземнең якта­шым санап, якын күреп, үз күреп йөрдем. Безнең як кешеләре шактый ук төртмә телле, сөйләшкәндә һәрчак киная белән эн­дәшә торган кавемнән. Син хәзер дә шак­тый әче телле кеше, ә инде яшьрәк чагың­да бик күпләр Батулла теленә эләгүдән чын-чынлап шөллиләр иде. Берзаманны син: «Дөньяда күп нәрсә күрдем син туган тел аркылы...» – дип шаяртып әйткән идең. Нәрсәләрне күздә тотып әйттең син бу сүзләрне?

Р.Б. Тукай сүзләрен бераз үзгәртеп, «Дөньяда күп нәрсә күрдем», дигәч, мин ку­лымны пычак итеп, муенымны ышкып күрсә­тәм, «син туган тел аркылы», дигәч, йодры­гым белән башыма сугам. Бу актерлык шая­руы иде, ләкин кеше арасында популяр иде бу шаяру. Заманында мин режиссер Габдул­ла абый Йосыповка үзара пародияләр эшли идем. Габдулла абый моны күреп, сизеп йөргән икән. Берзаман бу әйтә: «Батуллин, актер буласың килсә, син телең өстендә эшлә!» – ди. Астарлы сүз иде бу. Рольләр аласың килсә, син режиссерыңны мыскыл итмә, телеңне тый, дип әйтүе идеме картның, әллә: актер булырга җыенгансың икән, татар­чаң саф, яхшы, мөкәммәл булсын, дигәне бул­дымы икән? Язучы кешегә дә шулай әйтеп була. Язучы буласың килсә, телең өстендә эшлә. Телсез актерлар, телсез язучылар күпме? Ана телебез гасырлар буе кыенлык­лар күрде, соңгы сиксән елда аеруча күп бул­ды сикертмәләр, аның хәрефләрен әллә ничә тапкыр алмаштырдылар. Татар телен яклаган кешегә рәхмәт әйтмиләр иде. Каһәрлиләр иде андый кешене. «Татар теле, Ана теле» дигән­дә, без аның тарихын да, сәнгатен дә, язмы­шын да күз алдында тотабыз. Бу турыда сөйләгәннәр кыенны күп ашады. Мин әнә шул кыеннарны күз алдында тотып әйткәнмендер ул сүзләрне.

Р.В. Заманында син дөньядагы телләр­не татар теле аша аңлата башлаган идең. «Ракета» сүзенең татардан чыкканлыгын да иң беренче булып син әйткән идең, шу­лай итеп, Ана телебезгә кызыксыну уят­тың.

Р.Б. Ракета – ул татар сүзе, дигән идем, ике сүздән хасил кушма сүз, «өрә» һәм «китә»дән ясалган. Бу «халыкның шаяру этимоло­гиясе» дип атала. Яңгырашына гына карап, сүзләрнең татардан чыкканлыгын аңлатырга алынган шаян кешеләрнең гамәле бу. Фән, гыйлемнең катнашы юк монда. Боларны чын-чынлыклап сөйләсәң яки язып чыксаң, көлке­гә калуыңны көт тә тор. Шул сөйләүләрдән соң мин капчык-капчык хатлар ала идем. Бер­нинди нигезе булмаган килеш, барча урыс сүзләрен дә татардан чыккан, дип чынлап ис­бат итәргә тырышучылар күбәеп китте. Шаяру – шаяру белән... Шаяра торгач, хакыйкать­кә тап булган чаклар да булды. Мәсәлән, урыс­ның «богатырь» сүзе чыннан да татарның «ба­һадир, батыр» сүзләренең урысча яңгырашы булып чыкты. «Бага тур» чик сакчысы, күзәтү­че булган, чик сагына баһадирларны, батыр­ларны куйганнар. Разил, син үзең дә бу өлкә­дә шактый күп хезмәт күрсәткән кеше бит: «Трамвай» – атым булмагач, трамвай көтеп «торам бай», «троллейбус» – халык тыгыз булганда «терәлеп уз», «шифоньер» – «чи фанердан эшләнгән тартма» гыйбарәләре –синең «фәнни» ачышларың.

Р.В. Зәй яклары – гаҗәеп матур таби­гатьле, матур һәм батыр халыклы як. Син үзең дә туган якларыңны бик еш искә төше­рәсең, җае чыккан саен авылыңа кайтып килергә тырышасың. Башка яклардан нәр­сәсе белән аерыла да, нәрсәләре белән шулкадәр якын ул сиңа Зәй яклары?

Р.Б. Мин унике ел әдәби әсәрләр язма­дым. Ул елларда картларга йөрдем, хатирәләр тупладым, архивларда утырдым. Хәсән Туфан, Бакый Урманче, Нәкый Исәнбәт, Сара Садыйкова, Салих Баттал, Сибгат Хәкимнәр белән озын-озак сөйләшеп утырганнарның һәммәсен яза бардым һәм алар хәзер китап булып чыгып киләләр, алтынчы китап чыкты, ул – «Тинчурин», шул китапларның үзәгендә мин язган мәкаләләр тора. Болар – тере тарих. Зәй ягыннан чыкканнар турында да без язып калдырырга тиеш. Зәй ягы – борынгы, тарихлы як. Ул Аксак Тимер явы белән дә бәйләнгән, 1395 елда булса кирәк, Аксак Тимер, Баграж тавына кунаклап, шунда кыш чыга. Аны Бәй­раш хан кунак итә. Зәй ягы Кол Гали исеме белән дә бәйләнгән, танылган тарихчыбыз Дамир Гарифуллин бу турыда язып чыкты. Та­җетдин Ялчыгол шәхесе дә Зәйнең тарихы. Димәк, Зәй каласына 350 ел гына түгел, 1395 елда Зәй каласы булган инде. Аның тарихы тагын да тирәндәрәк, ул Алмыш ханга барып тоташа. Якынгарак кайтсак, Зәйдән бер Мөдәррис Әгъләм генә чыккан булса да, Зәй туфрагы үзен аклаган булыр иде. Зәйдән бер Аяз Гыйләҗев чыккан булса да, Зәй үз туф­рагын аклаган булыр иде. Әле Зәй академик­ларын алсак?! Мансур Хәсәнов, Марс Михай­лов, Хатыйп Миңнегуловлар – кантарлы га­лимнәр. Шагыйрь, прозаик, телевидение ос­тасы Хәйдәр Гайнетдин? Дөньяга танылган спортчы Федор Симашев! Зәй ягы үз тари­хын язарга мәҗбүр итә, без аны язып калды­рырга тиеш.

Р.В. Безнең якларда керәшен кавемен­нән булган авыллар бик күп. Без керәшен малайлары һәм кызлары белән бергә тәгә­рәшеп үстек. Соңгы вакытларда керәшен халкы тирәсендә төрле ыгы-зыгылар куе­рып китте. Моның сәбәпләре нидән дип уйлыйсың син?

Р.Б. Безнең якта бер авылда татар керә­шеннәре, икенче авылда татар мөселманнары яши, күп кенә авыллар катнаш була. Бер очы аның керәшен, икенче очы мөселман. Диннәр безне аермаган бит. Дин милләтнең төп күрсәткече түгел. Гарәп мөселман, татар мөселман – икесе ике милләт санала. Мил­ләтнең иң төп баганалары – тел белән җыр. Теле бер, җыры уртак икән, Будда динен то­тамы ул, христианмы ул, мөселманмы – алар бер милләт. Бар җәйләү марилары, бар тау ягы марилары, икесе ике телдә сөйләшә, алар бер милләт санала. Бар мукшылар, бар эрзәләр, телләре аерым, матбугатлары аерым, алар бер милләт – мордва санала. Без татарлар, ке­рәшеннәр, кырым татарлары, мишәрләр, тип­тәрләр, башкортлар – телебез уртак, җыр­ларыбыз уртак, тарихыбыз уртак, ни өчендер безне аерым-аерым милләтләр итеп карарга маташалар. Ботарла да йот сәясәтенең чагы­лышы шушы булыр. Керәшеннәр алар сатлык халык, алар Исламны саткан, дип әйтүчеләр­не ишетәбез. Ләкин бу сүзне надан кеше, үз тарихы белән тирәнтен кызыксынмаган кеше генә әйтә. Ана телебезне, Татар телен саклап калган керәшен халкы сатлык була алмый. Исламны сатар өчен иң башта Исламда бу­лырга кирәк. Керәшеннәрнең күпчелеге Ис­ламнан Христианга күчмәгән, Исламны сат­маган. Ул үз динендә калган. Исламнан чу­кынганнар кире Исламга кайтканнар. Чукы­нырга теләмәгәннәр качып киткән, дөнья буй­лап сибелгән. Ә инде Исламда булып та, хри­стиан динен кабул иткән Йосыповлар, Карам­зиннар – алар керәшен түгел, алар урыс. Керә­шенгә без: «Исламга кайт», — дип әйтергә тиеш түгел. Дин тоту ул вөҗдан эше. Әгәр дә керәшеннәр Исламнан күчкән халык булса, әллә кайчан Исламга кайткан булырлар иде. Керәшен дин сатмаган, ул үз динендә калган һәм Ана телебезне саклаган. Ә без алар бе­лән бүген дә уртак җыруларны җырлыйбыз. Кацап урыслары, киржак урыслары, казаклар, Архангельдагы урыслар бер-берсен аңламый, аларның диннәре дә аерым, кайсы старовер, кайсы православный, әмма алар бер мил­ләт – урыс санала. Керәшен халкы белән татар халкы бер милләтнең игезәк балалары.

Р.В. Безнең халыкта сине иң беренче чиратта милләтпәрвәр шәхес һәм язучы буларак беләләр. Милләтчеләрнең күбесе татар халкының бөтен бәхетсезлеген өлкән туганнан гына күреп, шуларга ләгънәт уку белән шөгыльләнгәндә, син, нишләптер, алар­ның хорына кушылмадың. Киресенчә, рус халкына, аның күренекле шәхесләренә, бер-­беребезне аңларга, бер-беребезгә терәк булырга чакырып, дусларча мөрәҗәгатьләр бастырып чыгардың. Нәрсә бу, таш аткан­га аш белән атумы, әллә моның тагын да тирәнрәк мәгънәсе бармы?

Р.Б. Бүген татарның төп дошманы урыс түгел, аның төп дошманы – татар үзе. Дөрес­рәге, милли аңы уянмаган татар. Аларның да төрлесе була. Бар аларның татарга нык зыян салучысы, бар татар халкының язмышына би­тарафлары. Төрекләрнең бер мәкале бар: «Төрекнең төректән башка дусты юк», — ди­ләр алар. Без дә шуны татарларга күчереп әйтә алабыз: татар башын татар ашар. Матбу­гатта латин хәрефләренә каршы кем яза? Татар фамилияле кешеләр. Андыйлар, кирилл белән язылса да, латин белән язылса да, га­рәп хәрефе белән язылса да, иероглифлар белән язылса да, татарча укымый, укый белми, укырга теләми. Ә ни өчендер татар хал­кының эчке эшләренә тыкшынырга алар үзлә­рен хаклы саный. Бөтен сугышлар беткәч, Мөхәммәд пәйгамбәргә сәхабәләре әйтә: хәз­рәт, без җиңдек, сугышлар булмас, иншалла, рәхәт яшәрбез, диләр. Мәхәммәд әйтә: әле алда иң олы сугыш тора, ул үзеңнең эчтәге нәҗеслегең белән сугышу, ди. Һәр кеше мил­ләтенә карата асраган нәҗесен юсын, милләт үз эчендәге нәҗеслекне юсын, тазартсын, шунда гына без олы җиңүгә ирешербез. Урыс­ларның да төрлесе бар, аларны аклап-яклап калырга тырышуым түгел. Бар урыс шовинист­лары, бар урысның интернационалистлары. Кара син урысларның Чернышевскийларын, Лев Толстойларын, аның «После бала» хикәясен, «Хаҗи Морат» әсәрен карагыз, чечен, татар халкына карата нинди гаделлек белән язылган әсәрләр алар. Сахаров белән гене­рал Григоренконы ал, бөтен дәрәҗәләреннән, генерал погоннарыннан колак какса да, та­тарларны яклаган зат ул – Григоренко. Гу­милев: «Я всю жизнь защищал татар от клеветы», — дип үлгән кеше. Ә нәрсә ул клевета? Татар игосы, татар агрессиясе, Мәскәүне, урысларны юк итәргә максат куйган татар халкы, дип яла, ялган язалар бит. Урыс ке­шесе Худяков, татар халкына мәхәббәт бе­лән караганына күрә, подвалда атып үтерел­де. Татар халкы бу шәхесләргә, бу урыс ке­шеләренә күңелендә күптән һәйкәл салды инде, ул һәйкәлләрне шәһәргә таш-мәрмәр итеп куясы гына калды.

Р.В. Соңгы унбиш-егерме елда безнең иң зур казанышыбыз – халкыбызның милли аңы уяна башлавыдыр. Үзеңнең әдәби әсәрләрең, чыгышларың, телевизион тапшыруларың, гомумән, бөтен эшчәнлегең белән син дә бу эшкә бик зур өлеш керттең. Әмма ләкин моңа кадәр эшләгән ысуллар белән милләт­не тагын бер баскычка күтәрү мөмкин түгелдер, безгә хәзер инде башка чаралар күрергә, башка төрлерәк гамәлләр кылыр­га кирәктер. Ул гамәлләр нидән гыйбарәт булырга тиеш дип уйлыйсың син?

Р.В. Бу сорау турыдан-туры миңа кагыл­мый да торгандыр, моның белән дәүләт, хөкүмәт шөгыльләнергә, бөтен дөнья күлә­мендәге парламентларда сөйләшеп, тикшерелергә тиешле мәсьәлә бу. Милләтнең хоку­кын кесәдән йодрык күрсәтеп кенә, чәпчеп-кычкырып кына яклап булмый. Әмма милләт­не саклау өчен биш субай баганасы кирәк: тел, дин, мәгърифәт, матбугат, икътисад. Биш боҗрада торырга тиеш милләт. Гаилә, мәк­тәп, югары мәктәп, телне практикада актив куллану, дин тәрбиясе. Без хәзергә милләтне бер боҗрада гына саклыйбыз. Ул – гаилә. Шикле мәгълүмат буенча җиде миллион та­тар халкын, чыны егерме миллионлы татар халкын, әнә шул гаилә генә саклап килгән. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, инсти­тутларда татарча белем алу, телне практика­да куллануларның берсе дә юк. Авылда, гаи­ләдә татарча сөйләшү бар, шәһәрдә юк дәрә­җәсендә, беренче боҗра да юкка чыкса, мил­ләт бетә. Юкса, элегрәк шәһәрдә дә татар гаиләләре балаларын үзләренчә тәрбия кыл­ган: Сәйдәш, Мозаффаров, Сара Садыйкова, Ринат Еникиев, Таһир Якублар кебек кантар­лы татар талантлары шәһәр гаиләсендә тәр­бия алган... Аннан соң, мәгариф системасы­на дин өйрәтүне бик җитди кертергә кирәк. Балалар мулла булып китсен өчен түгел, «За­кон Божий»ны өйрәнгән Пушкиннар, Жуковскийлар поп булып китмәгәннәр бит, алар үз динен, башкаларның динен өйрәнгән. Мәга­риф системасын тамырыннан үзгәртмичә, мил­ләтне саклап калу ай-һай авыр булачак.

Р.В. Хыялларыбыз, өметләребез чынга ашмаса, акланмаса, эшләребез алга бармаса, без, гадәттә, җитәкчеләрне гаепли, җитәкчеләрне сүгә башлыйбыз. Ә үзебез, биш ел вакыт узган саен, шул ук яисә шун­дый ук җитәкчеләрне уз кулларыбыз белән яңадан сайлап куябыз. Бөтен бәла-казалар­да җитәкчеләрне генә гаепләү дөрес ми­кән ул? Әллә сәбәп башкада микән монда?

Р.Б. Разил туган, ул ике яклы була инде. Атта да бар, тәртәдә дә... Бер елны Марсель Сәлимҗанов белән башка милләт кешесен көндәш итеп куйдылар сайлауга. Татар әби­ләре кычкыра-кычкыра башка милләт кеше­сен депутатлыкка сайлап куйдылар, Марсель­гә тавыш бирмәделәр. Марсель – гомеркәйләре буе татар халкына хезмәт иткән борынгы зат­лы нәсел кешесе, аны сайламадылар. Бер файда китерми торган башка милләт кеше­сенә тавыш бирделәр үз татарларыбыз. Янә­се, теге – врач. Аның врачлыгыннан татар хал­кына, шул әбиләргә нинди файда килде соң? Димәк, без – агитаторлар – сайлаучылар­ны әзерләп бетермәгәнбез. Вак файда өчен милләтнең киләчәген куркыныч астына куя торган сайлаучылар әзерләгәнбез. Сайлаулар вакытында гаделсезлек тә күп була бит, ал­дашалар, сатып алалар. Байлар күп сайлана, әлбәттә. Парламентка омтылучы татар баеның зиһнияте татарча булырга тиеш. Татарда бай­лар күп бит, шөкер, ләкин аларның күбесе милләт файдасына зәкят бирми. Кеременең кырыктан бер өлешен, 40 сумнан 1 сум акча­сын милләт файдасына бирми татар байла­ры. Аларның башында милләт түгел, шәхси мәнфәгатьләр генә. Шул халык хисабына ул байый, ә халыкны уйлап та бирми.

Аллага шөкер, ул заманнар узып китте. Хәзерге җитәкчеләр белән рәхәтләнеп сөйлә­шеп була. Ләкин элеккедән калган ниндидер шом-шүрләү юшкыны күңелдә саклана. Бүген­ге җитәкчеләрне тәнкыйтьләгән чаклар да булгалады, ләкин алар, элеккеләреннән аерма­лы буларак, үч алмый. Бу – аларга мактау сүзе.

Р.В. «Рабит Батулла Коръәни Кәримне татарчага тәрҗемә итә икән», – дигән хәбәр таралгач, күпләр моңа ышанмаган­нар да иде. Ә ул чын булып чыкты һәм саф татар әдәби телендәге Коръәни Кәрим бүген безнең кулларыбызда. Шулай да күңелләребездә әлегә җавап табылмаган сорау­лар да калды. Изге Коръән җиргә гарәп телендә иңдерелгән бит. Шулай булгач, аны башка телгә, шул исәптән, татар теленә тәрҗемә итү шәригатькә сыя торган эшме икән? Аннары икенче сорау: гомумән, Аллаһ сүзен, илаһи сүзне башка телгә тәрҗемә итеп буламы икән? Өченче сорау: синең тәрҗемәдәге Коръәни Кәримне дин әһелләре­без, мәчеткә йөрүче халык ничек кабул итте? Күбрәк тәнкыйть сүзләре ишеттең­ме, әллә мактау, рәхмәт кәлимәләре на­сыйп булдымы?

Р.Б. Төрлесе булды... Гадел тәнкыйть бул­са, ул мине ышандырса, мин хаталарымны төзәтәм, тәнкыйтьчегә рәхмәт укыйм. Гадел булмаган тәнкыйть ул тәнкыйть була алмый. Ул сүгү була. Андыйларга мин игътибар ит­мим. Эчем дә пошмый. Атаклы галим Равил Үтәбай минем эшемә югары бәя бирде, Мир­за Мәхмүтовның мәкаләләре бу эшемне хуп­лады... Ә инде «Коръәнне тәрҗемә итү шәри­гатькә сыямы?» дигән сорауга җавап бар. Ни өчен татарда Коръәннең тәрҗемәсе булмаган, тәфсирләр генә булган? Чөнки татарларның күбесе мәдрәсәдә гарәпчә укыган. Татар тәр­җемәгә мохтаҗ булмаган. Соңгы елларда иң башта без кириллицада Нурулла хәзрәт Мөфлихунов хезмәтендә Коръән тәфсирен укыдык. Аңа чиксез рәхмәтләр. Ләкин ул тәф­сирләр хәзер безне канәгатьләндерә алмый. Анда аңлашылмаган сүзләр, хаталар күп. Коръән 80 телгә тәрҗемә ителгән. Коръәнне башка телгә тәрҗемә итәргә тырышу гөнаһ булса, Аллаһ безне ярлыкар, дим. Аллаһ бит киң күңелле, миһербан иясе, ул безне гафу итәр, Коръәнне Ана теленә тәрҗемә итү гөнаһ саналмас, иншаллаһ. Гарәпчә белмәгән кеше­ләргә Коръән аятьләренең татарча мәгънәлә­рен һәм аңлатмаларын китап итеп чыгару ми­нем бурычым иде. Һәм ул бурычны мин үтәп чыктым шикелле.

Р.В. Син – гаҗәеп киң күңелле, юмарт холыклы, нечкә күңелле, җор телле, бер сүз белән әйткәндә, гаҗәеп кызыклы кеше! Шуңа күрә сине күпләр якын итәләр, дус-ишләрең дә шактый күп. Әмма синең дош­маннарыңның да ярыйсы ук ишле булуы мине һәрчак гаҗәпкә калдырып килде. Алар бер­туктаусыз өстеңнән донос яздылар, вагон-вагон пычрак төялгән мәкаләләр бастыр­дылар, сине милләт мәйданыннан куып чы­гарырга маташтылар. Дөрес, син бирешмә­дең, йөрәгеңә кан сауганчы түздең. Әмма минем күңелдә тагын бер сорау туа: кеше­ләргә бары тик яхшылык кылырга теләп кенә яшәгән, бөтен гомерен иҗатка һәм милләткә багышлаган кешенең дошманна­ры каян пәйда була икән дә, алар кемнәр, нинди бәндәләр икән?

Р.Б. «Дошман» бик олы сүз бит ул, Разил туган. Ватан дошманы була, халык дошманы була. Шәхси дошман ул дошман түгел бит. Доносны әйтмим, донос – пычрак кеше эше. Үз фикерен яшермичә матбугатта язып чыккан икән, ул аның фикере бит, үз фикерен язган кешене мин кыйнамас идем. Минем аларга үпкәм юк. Дөрес уйлыймы ул, ялгыш уйлый­мы, ул фикерен әйткән. Андыйлар, ягъни ни­гезсез кара тәнкыйть язганнар, алар бәхет­сез кешеләр бит. Кешенең уңышына сөенү бәхете аларга бирелмәгән. Үз уңышсызлыгын кешедән күрү, кешене гаепләү – аларның асылы. Үзе булдыра алмаганны булдырган ке­шене астан чагу, аңа аяк чалу – мескеннәр шөгы­ле. 80 ел буена өстәгеләр, система шушы нә­җес хисләрне өскә калкытуда гаять зур уңышларга иреште. Күршеңә, туганыңа нахак яла як, син яшәрсең, дип котырттылар бит, яла якканнарның үзләренә яла яктылар, алар да төрмәдә череде. Без бер кара тәнкыйтьчене беләбез, аның мәкаләсеннән соң тәнкыйть­ләнгән даһи шәхес юкка чыккан. Ибраһимов та, Тинчурин да халык дошманы булган аның өчен, ул кеше Шәйхи Маннурны да, Мирсәй Әмирне дә теткәләгән. Ул кеше белән мин күп очраштым һәм аның татар даһиларын кый­навының сәбәбен аңладым: ул кеше шигырь язып караган, аннан шагыйрь чыкмаган, пье­са язып караган, драматург чыкмаган, артист булып караган, аннан артист чыкмаган. Ул то­тынган даһиларны тунарга. Ул көнчел, вак­чыл, хөсетле кеше, вульгар социологизм чи­реннән мие кәкрәеп каткан надан кеше иде. Шундыйлардан Аллам сакласын! Аллаһы Тә­галә миңа кеше уңышларына сөенү бәхете биргән. Мин шигырь язып карадым, сез – шагыйрьләр – кычкырып көлдегез, сезгә үч сакламадым, мин сездән көнләшми идем, сез­нең шагыйрьлек сәләтегезгә сокланып, сез­нең иҗатны халыкка җиткерергә тырышып яшәдем мин.

Р.В. Һәр кешенең дә иң зур таянычы – гаиләсе, хәләл җефете, балалары була торгандыр. Бу яктан караганда да – син бәхетле кеше, таянычың да ныклы, өметең-балаларың да йөзеңне кызартырлык түгел­ләр. Киләчәктә улларыңның кем булуларын теләр идең?

Р.Б. Үземнең балаларымның артист булу­ларын теләмәгән идем. Мин балаларыма ар­тист тормышының кыен якларын күбрәк сөйлим. Артистның аның алы юк, ялы юк, бәй­рәме юк, гомере гастрольләрдә уза. Олы улым Нурбәк бишенче сыйныфта укыган чакта: мин балет училищесына китәм, ди. Аңа да ба­лет артистының эше урман кисүдән дә авыр икәнен аңлатырга тырыштым: бие, бие Хәй­булла, биегән кеше бай була, биегән кеше бай булганчы, карт алаша тай була, дип так­магын да әйтеп күрсәттем, юк, ул үзе хәл итте, булачак һөнәрен үзе сайлады.

Р.В. Ә кечесе?

 

Р.Б. Кечесе Байбулат театрдан чыкмый ята инде. Артист булам, ди, шигырь сөйли. Әнә, Кырымда быел «Сөембикә варислары» җыенында, Такташ шигырьләрен сөйләп, беренче урынны алып кайтты.

Р.В. Татар халкының иң зур хыялы, ми­немчә, югалткан дәүләтен кире кайтарып, дәүләтле милләт булып яшәүдер. Чөнки дәүләтсез халык ул – әти-әнисез ятим бала кебек. Аның яклаучысы-саклаучысы да юк, кем тели – шул аны тарткалый, сук­калый, рәнҗетә ала. Кайчан да булса без­нең халык бу ятимлектән котылыр, дәү­ләтле булыр, дип уйлыйсыңмы? Синең ул­ларың, аларның буыны бу бәхетле чорны күрә алырлар микән?

Р.Б. Очрашуларда миннән еш кына: «Батулла абзый, син бәхетлеме?» – дип сораштыргалыйлар. Мин бәхетсез түгел, дим. Лә­кин тулы бәхеткә ирешер өчен, өч шарт ки­рәк: гаиләңнең түгәрәк булуы, яраткан эшең һәм халкыңның мөстәкыйль булуы. Минем гаиләмдә нур вә җылылык, шөкер. Эшемне мин сөеп башкарам, утыз китап чыгарган кеше, артист эшен дә, язучылыгын да, укытучылы­гын да бик теләп эшләдем, шушы ике шарты белән мин бәхетледер. Әмма өченче шарт — халкымның тулы мөстәкыйльлеге булмыйча то­рып, мин тулы бәхеткә ирешә алмаячакмын...

Әгәр дә мин татар халкының киләчәге юк, ул бетәргә мәхкум, дип уйласам, иртәгә үк үз-үземне юк итәр идем. Гамзатов әйтә, юл кырында үләргә ятканымда янымнан узып ба­ручыларның аварча сөйләшкәнен ишеттем һәм мин терелдем, ди...

Милли азатлык хәрәкәтенең тынлык вакы­ты, бу әле көрәш бетте, көрәшергә көч юк, дигән сүз түгел, бу милли азатлык өчен көрәш­нең, тынып торгач, көч туплаган чагы, упкын­ны сикереп чыгар өчен бераз артка чигенеп, йөгереп килергә кирәк, татар­ның бүгенге тынлыгы алга барыр өчен бераз чигенүе генә. Упкынны сикереп чыгарбыз, ди­гән өмет яшәтә кешене. Халыкның без бел­мәгән эчке куәте барлыгына ышанам мин. Без синең белән Кырымда «Сөембикә варислары» җыенында булып кайттык. Бөтен дөнья татар балаларының сәнгать ярышын карадык: нин­ди куәт, нинди көч, – андый милләт бетә димени! Кырым татарларына бактык, нинди кыенлыклар күргән, яртысы кырылып беткән халык яңадан калыкты, аларның биюләре, җырлары чын сәнгать, чын бөеклек иде. Ал­лаһы боерса, яшибез әле без!

 

2003 ел

 

ШИГЫРЬЛӘР КҮКТӘН ИҢӘДЕР...

Шагыйрь Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ

Разил ВӘЛИЕВ: Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов белән мин моннан төгәл кырык бер ел элек алтын көз аенда Чаллы шәһәре­нең «Коммунизм байрагы» исемле газета редакциясендә әдәби берләшмә утыры­шында танышкан идем. Шигырьләренең үз яшеннән өлкәнрәк һәм җитлеккәнрәк бу­луы, үз-үзен бик тә иркен һәм бәйсез то­туы белән ул һәммәбездән дә аерылып тора иде. Гомумән, Мөдәррис шигърияттә ба­лалык, өйрәнчеклек чорын бөтенләй кичер­мәде кебек. Без генә түгел, хәтта тәҗри­бәле язучы Сөббух Рәфыйков та: «Унике яшьлек малай мондый шигырь яза алмый», – дип, үзенең шиген белдергән иде. Мө­дәррисне газета редакторы Хәнәфи ага Маннанов та, җаваплы сәркатип Зәйнәп апа Җиһаншина да үз балалары кебек якын итеп, һәр китергән шигырен ташта бас­тырып, гел кадер-хөрмәт күрсәтеп торды­лар. Гомумән, бу редакция хезмәткәрләре, әдәби берләшмә безнең һәммәбезгә дә ту­ган йортыбыз кебек якын, әти-әниебез ке­бек игътибарлы булды.

Мөдәррис туган, еракта калган ул ел­ларны, үзеңнең «кайнар коймаклар» турын­да шигырь язучы Мөдәррис Әгъләметдинов чакларыңны, әлеге миһербанлы затларны син дә сагынып искә аласыңдыр?..

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ: И-и-и Разил, ни­чек кенә искә алам әле! Мин бит сиңа сок­ланып, көнләшеп карый идем ул чакларда. Әти-әниле кешеләрдән дә бәхетле бала дөньяда юктыр сыман тоела иде миңа. Хәзер исә бөтен ил ятимнәр белән тулды. Без үскәндә башкача иде бит. Ятим-ятимәгә һәрбер чатта, һәрбер очракта тибеп китәргә торалар иде. Әгәр дә урамда берәр баланы рәнҗетә башласалар, һәм ул: «Әтигә әйтәм, әнигә әйтәм!» – дип кычкырып җылап җибәрсә, үзәкләрем өзелеп китә иде.

Менә син: «Шигырьләренең үз яшеннән өлкәнрәк һәм җитлеккәнрәк булуы, үз-үзен бик тә иркен һәм бәйсез тотуы белән ул һәммәбездән аерылып тора иде», – дисең. Мин бүгенге акылым белән шуны әйтә алам: әти-әниле яшүсмер алардан тәрбия ала, аларга сыена икән ул! Бәдәни көчле булган ятим – бик куркыныч кеше... Ул усал, мәрхәмәтсез булып үсә. Күпчелек җи­наятьчеләр тулы ятимнәрдән чыга. Ә миңа Ходай әзмәвер куәте бирмәгән!.. Әле, шө­кер, бирмәгән! Шуңа күрә дә акыл белән, эш-гамәл белән үз-үземне тәрбияләргә язган булган. Нәкъ менә шул шартлар мине шигырьгә алып килгәндер дә инде. Икенчеме-өченчеме класста укытучыбыз Мөнҗия апа миңа Тукайның «Исемдә калганнар» әсәрен укыткан иде. Мин моны укып шак­каттым – кыскасы, дөньямның асты-өскә килде. Шигырьгә кереп китүемә дә әнә шул вакыйгалар өермәсе этәргеч булгандыр, дип уйлыйм хәзер. Шагыйрьнең шигырьләрен укыйм: «Гали белән Кәҗә», «Кәҗә белән Сарык», башкасын әлегә аңламыйм. Менә кинәт ятимлек турындагы шигыренә тап булам:

Башкаемнан сыйпап үстерде милләтем...

Әбигә укыйм: «Нәрсә, кем ул милләт?» – дим.

– Менә, Рәсимә апаң белән без инде ул! Без дә синең башкаеңнан сыйпап үстерәбез бит. Үскәч, безгә дә Тукайҗан кебек рәх­мәтле бул!

Бу җавап мине бөтенләй бутап бетерде. Укытучым янына киләм дә:

– Кем ул милләт? – дим. Ә ул:

– Милләт ул – урыс була! – ди.

– Тукайның башыннан ул сыйпап үстергәнмени?

– Әйе, чөнки ул: «Пушкин белән Лер­монтовтан үрнәк алам, әкрен-әкрен өскә таба үрләп барам», – дигән.

Разил туган, мин каядыр чалулап, читкәрәк кереп киттем, ахрысы. Әмма зыянлы булмас! Сүз бит биредә шагыйрьнең ничек калыплануы турында бара. Син менә «үзен иркен һәм бәйсез тотуы» дип әйтеп киттең. Мин аның сәбәпләренә өлешчә җавап та бирдем сыман. Мин үзем­нең бу сыйфатым аркасында бик күп газап­лар кичердем инде. Бик күп «ачы» ашадым. Әмма сүгенергә өйрәнә алмадым. Ялгыш кына андый сүз ычкынса – күз алдыма ач­лык килеп баса иде. Балачакта урамнан шун­дый яман сүзне отып кайтсам, әбием – Хәдичә карчык – башыма кашык белән суга иде дә берничә көн ашарга бирми иде. Ә менә үзара бәхәстә, кайбер җыелышлар­да бәйсез телем – яман. Шул сүзләрне әйткәнем өчен, ялгызым калгач, бик озак газап кичерәм. Нигә кирәк инде шулай әйтергә, дим. Алар бит Алла колы түгел, алар бит түрәләр колы!.. Шушы форсаттан файдаланып, мәрхүмнәрдән (урыннары җәннәттә булсын) гафу үтенәм. Исәннәрдән андыйлар юк та бугай инде. Алар бит ми­нем шәхсән дошманнарым да түгел, көн­ләшүемнән дә түгел, бу бит минем чарасызлыктан кычкыруым гына. Кайчагында шул ачыргаланып кычкыруыма «хәмер» дә яр­дәм итә икән, кичерегез! Кичерә алсагыз, әлбәттә...

Инде килеп, синең төп соравың (безнең балачактан яшүсмерлеккә чыкканда) Иске Чаллыдагы «Коммунизм байрагы» газета­сында эшли башлаган әдәби берләшмә ту­рында иде ләбаса. Андагы Хәнәфи абзый, Зәйнәп апа, алардан бераз яшьрәк Хәниф Хөснуллин әле дә булса күз алдымда тора. Инде алар да гүр ияләре – урыннары җәннәттә булсын!

Күз алдыңа китерәсеңдер, әйтик, син укыган мәктәп директоры исеменә мондыйрак эчтәлекле юллама килеп төшә:

«Хөрмәтле иптәш директор!

Хөрмәтле укытучылар!

Безнең район газетасы каршында оеш­кан әдәби берләшмәгә семинар уздырырга Казаннан шагыйрь Мәхмүт Хөсәен килә. Шул уңайдан укучыгыз, шагыйрь Мөдәррис Әгъләметдиновны Татарстан Язучылар союзы, безнең районның уку-укыту бүлеге соравын искә алып, семинарга җибәрүегез­не үтенәбез.

Газетабызның редактор урынбасары:

Хәнәфи Маннапов (имза)

Җаваплы секретарь:

Зәйнәп Җиһаншина (имза)».

Нишләсеннәр!? Сине районга барачак машинага утыртып озатып калалар. Чаллы­га барып җитәсең. Ул вакытта әле Чаллы­быз – Иске Чаллы иде. Таш йортлары да бармак белән генә санарлык. Банк, военко­мат, су манарасы һәм, әлбәттә, редакция – аста типография. Әнә шул чакта инде мог­җиза башлана. Килеп керү белән сине Хә­нәфи ага аягүрә каршы ала. Фронтовик... Заманында Донбасс шахталарында эшләгән татарларның үз газеталарының редакторы булган журналист... Һади Такташның дус­ты... Такташ Донбасска килгәч, аңа «шахтер лампасы»н бүләк иткән атаклы шәхес... Шәриф Камалның сердәш дусты. Алар ха­кында аның истәлекләре күп мәртәбәләр басылды. Такташ турындагысы «Азат хатын»да дөнья күрде. Шәриф Камал хакындагысы кайда икән? Ул аларны бик кадерләп саклый иде.

Инде редакциягә килеп кергәч, могҗиза башлана, дидем. Хәнәфи ага сорый шулчак:

– Шигырьләрең кайда? Чыгар! Укы әле! Номерга кирәк!

Мин, авыл мокыты, мәктәп дәфтәрлә­ренә язылган «мине танытачак» әсәрлә­ремне укый башлыйм:

– Монысы ярый!

– Монысы бара.

– Монысына кагылмыйбыз.

– Җитте! Безгә өч шигырь җитә. Кал­ганнарын, сайлап, башка вакытта бирербез. Әнә, Зәйнәп апаң редакцияләп (ул сүзне мин әле белмим) макетка салсын (монысы­на бөтенләй баш җитми; авылда штраф са­лудан курыкканнарын беләм. Куркып ка­лам).

– Заһидә, кер әле! Бухгалтерны чакыр. Аннары шоферны!

Ул да булмый, күзлекле бер марҗа ки­леп керә.

– Менә бу шагыйрьгә өч көнгә коман­дировка эшлә. 20 сумнан да ким булмасын!

– Андый акчаны мин биралмыйм!

– Бирерсең! Менә сиңа аның данныйлары. Ун минуттан акчаны кертеп җиткер! Документыгызны соңыннан төзерсең. Ә инде баш редактор Артемовтан үзем кул куйдырырмын.

Ул арада шофер да килеп керә:

– Менә бу шагыйрьне ресторанга алып барып ашат, гостиницага урнаштыр.

Ул чакта Иске Чаллыда бердәнбер рес­торан, бердәнбер кунакханә бар иде. Кое­лып төштем. Аңа бер тиенсез ничек тү­ләрмен. Менә бухгалтер марҗа да кереп, кәгазьгә кул куйдырып, 20 сум акчаны кулыма тоттырды. Эчемә җан кереп китте.

Шофер җилтерәтеп кенә мине ресторан­га илтеп куйды. Бакча аркылы гына чыгасы икән. Алып кереп китте, эчтә җыйнак кына, чиста гына бүлмә бар икән. Бер чибәр генә апа чыкты да:

– Нәрсәләр ашыйсың, энем? – диде.

– Нәрсә бирсәгез, шуны ашыйм, апа, – дидем.

– Токмачлы ашмы, бәрәңгеле итме?

– Аларны ашаган бар, мин авыз итмәгәннәрне бирсәгез иде. Минем түләргә ак­чам да бар. Бу ресторандыр бит!

Сүземне әйтеп бетерергә дә өлгермәдем, әлеге чибәр апам көләргә тотынды:

– Хәзер китерәм. Китермини... Бу бүл­мәдә акча түләнми, энем, аны түләп куйган­нар инде...

Менә ул мин утырган өстәлгә ашамлык­лар чыгарырга кереште: алдыма ук кып-кызыл салат китереп куйды (ул «винегрет» дип атала икән). Мин исә аны күз ачып йомган­чы бер телем ипи белән сугып та куйдым.

Менә алдыма аш килде. Анда нәрсә генә юк. Ашап бетергәч исемен сорадым – ул солянка дип атала икән.

Шулай итеп, мин беренче мәртәбә рес­торанча ашлар ашадым. Чибәр апа миңа хәтта бер бокал сыра да эчертте әле. Кызыл балык белән.

Аннары шофер абый мине кунакханәгә урнаштырды.

Аруым җиткән булгандыр, ахрысы, ба­шымны мендәргә төртү белән, изрәпләр йоклап киткәнмен. Ишек шакуга уянып китсәм, тәрәзәдән караңгы төшкән, кич бул­ган ләбаса.

Ишекне ачып җибәрәм һәм ни күрим – каршымда Хәнәфи ага белән авызы ерык, алтын тешле бер агай басып тора. Китапта­гы сурәтләреннән таныдым: Нәби ага Дәүли бит бу! Атаклы «Яшәү белән үлем арасын­да» әсәрен язган язучы. Җитмәсә шагыйрь дә!

Кулында минем шигырьләр.

– Нәкъ буеңа таман бу шигырьләр. Әйдә, кичке ашка чакыралар. Шагыйрь дә шигырь белән генә тукланып яши алмый.

Үзе рәхәтләнеп көлә. Аңа ияреп Хәнә­фи ага көлә. Икесе дә әтием кичергәнне ки­чергән фронтовиклар ләбаса... Аларның шулай мине – бала кешене олы кешегә са­нап, тиң күреп сөйләшеп йөрүләре үзе үк бер сабак булды, дип әйтә алам.

Аннары, Разил, Хәнәфи аганың бер «дәресе» мине гомерем буе озата килде.

– Беләсеңме шуны, Мөдәррис, Мөхәм­мәт пәйгамбәр укый-яза белмәгән бит, – дип әйтеп куйды ул редак­циядә сөйләшеп утырганда.

– Ничек инде! Ничек итеп соң ул Күк­тән иңдерелгән китапны язып барган?

– Ә ул аны язып та бармаган. Ул аның һәр иңгән сүрәсен күңеленә сеңдерә барган, аннары халыкка җиткерә торган, соңрак аны телдән-телгә сөйли барганнар, мөридләре кәгазьгә төшергән. Әнә шулай Коръән бар­лыкка килгән. Ул Мөхәммәт пәйгамбәре­безгә Күктән иңгән. Ни өчен нәкъ менә аңа? Нигә башкага түгел? Бу хакта уйлап кара­ганың бармы?

–?

– Бөтен хикмәт шунда, энем!.. Менә безнең Тукаебыз бар. Җир йөзендә яшәгән һәр олуг халыкның үз Тукае була аның. Син шуларны өйрәнергә, белергә тырыш. Дөрес, син аларны китап теле аша белерсең, өй­рәнерсең. Әмма алар сиңа дөресен сөй­ләрләр. Әнә шунда гына син шигырь язып утырмассың. Ул сиңа Күктән иңәр!

Әнә шундый дәрес бирде миңа Хәнәфи ага. Шулай, Разил туган, әнә шундый апа-абыйларны ничек сагынмыйсың инде, ә?!

Кыскасы, Чаллыда – әдәби түгәрәктә «тәрбияләнеп» үскән чагымда ук мин үзем­нең ятимлегемнән котылдым һәм үземне кирәкле кеше итеп сизә башладым. Димәк, мин шигырьгә кирәк булганмын...

Р.В. Әйткәнемчә, синең инде беренче шигырьләрең үк район газетасында, респуб­лика матбугатында басыла башлады, без­нең әдәби берләшмә әгъзалары да, хәтта өлкән әдипләребез дә аларга югары бәя би­рәләр иде. Бәлки, әдәби берләшмәгә йөрмәсәң дә, син барыбер бүгенге Мөдәррис Әгъләмов дәрәҗәсенә ирешкән булыр идең. Әмма якты дөньяга Ходай Тәгалә тара­фыннан шагыйрь итеп яратылып та, ул авыр йөкне күтәрә алмыйча сыгылып төш­кән, ярты юлда язмышы көйсезләнеп, үз-үзен югалткан талант ияләребез дә шак­тый булды бит. Дөньяга шагыйрь булып туу кыен түгелдер, иң кыены гомер буе шагыйрь булып кала алудыр, шагыйрь бу­лып яшәүдер...

Мөдәррис дус, син үзеңнең шагыйрь икә­неңне кайчан аңлый, тоя башладың? Үзең­нең иң беренче язган, иң беренче басылган шигыреңне хәтерлисеңме?

М.Ә. Һич тә хәтерлә­мим. Аннары бит... алты дистәне тутырып киләм, шигырь язып утырганымны (үтер!) хәтерләмим. Онытылмасын өчен ак кәгазьгә теркәп күчергәлим. Утыз белән кырык ара­сында бу мәҗбүрияткә әверелде. Ә аңа ка­дәр кибеттән бер блокнот алам да бер төндә 10-15 шигырьне теркәп куям. Алар күп миндә, блокнотларны әйтәм.

Кешенең гәүдәсе 25 яшькә кадәр «төзелеп» бетә, диләр. Шагыйрь дә шулай. Кайберләре шул яшьләр тирәсендә фаҗигале төстә китеп тә бара. Моңа үзебез­нең Тукай, Бабичлар мисалы гына да... җи­тәдер. Дөрес, алтмышта, җитмештә илаһи әсәрләр язган шәхесләр белән дөнья тулы. Әмма бу инде язып, эшләп утыру.

Ярар, Разил туган, мин бер төрле калыплашкан, алар баш­кача. Беренче шигырьләр, дигәннән, алар ияреп чыгарылганнар. Мин 4-5 яшьлек сабый. Мәүҗетдин абый Пушкин шигырен ятлый, мин аны үземчә кабатлыйм:


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 1203 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.029 сек.)