АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

АРТИСТЛАР

СӘХНӘГӘ ЧЫГУ ӨЧЕН БИК ЗУР БАТЫРЛЫК КИРӘК

Җырчы Мөнирә Булатова

Разил ВӘЛИЕВ: Мөнирә ханым, мин Сезне инде бик күптәннән, балачактан бирле һәрчак күреп, ишетеп яшәдем. Сезнең тавышны иң беренче ишетүем радиода яңгыраган «Сагыну» җыры аша булса, иң беренче тапкыр күрүем «Азат хатын» журналының тышлыгындагы гаҗәеп гүзәл «Кармен» кыяфәтендә иде. Казанга килгәч, «Алтынчәч»тәге Тугъзак ролендә күреп бер тетрәнсәм, Рөстәм Яхин романсларын тыңлагач, мин инде Сезгә бөтенләй гашыйк булдым. Мин ул чакта әле Сезнең тавышның «меццо-сопрано» дип аталганын да белми идем, опера сәнгатеннән дә бик ерак идем. Әмма Сез җырлаган җырларда, Сезнең тавышта мин үтә дә бер нәфис нәзакәтьлелекне, мәгърурлык һәм горурлыкны тоеп, бер мизгелгә бу фани дөнья мәшәкатьләрен, мокытлык һәм мескенлеккә чумган көндәлек тормышны онытып тора идем. Шул чакларда мин: «Бу җырчы, бу илаһи зат кайда туды, кайда үсте, кайларда укыды икән?» — дип уйлый идем. Чөнки үзем яшәгән мохиттән андый җырчы чыгуын күз алдына да китерә алмый идем...

Менә инде дистәләгән еллар узып, Сезнең белән күзгә-күз очрашкач, бу сорауны үзегезгә бирәм, Мөнирә ханым. Кайларда туып, кайларда үстегез сез?

Мөнирә БУЛАТОВА: Әтием-әнием Кармыш авылыннан. Биредән 60 чакрым ераклыкта. Өйләнешкәч тә алар Вяткага киткәннәр. Анда иң олы апам Мәрьям туган. Ике ел эшләгәннән соң, яңа өйләнешкән гаиләләр җыелып, зур-зур вагоннарга утырып, Архангельга киткәннәр. Анда икенче апам Суфия туган. Өченче булып мин, дүртенче булып энебез Госман туган. Бишенче энебез Шамил 1925 елда әтиебез Мөхәммәтзакир һәм әниебез Шәфикамалны ата-аналары «без картайдык, сез кайта күрегез» дип чакырып кайтартканнан соң, Кармышта дөньяга килә.

Р.В. Мөнирә ханым, сез мәктәптә Архангельскида укыгансыздыр бит инде. Татар мәктәбе идеме ул?

М.Б. Анда җәдитчә укыта торган татар мәктәбе ачылган иде. Архангельдә бер мәчет бар иде, анда кадимчә укыталар иде. Без белемне шунда ала башладык.

1925 елның ахырында, авылга кайткач, әтием үлеп китте. 38 яшендә әнием биш бала белән калды. Бер кыш чыккач та, әнием мине Казанга илтеп куйды, укырга. Ул вакытта Татнаркомпрос татар балалар шәһәрчеге төзергә уйлаган. Ул еллар бик авыр еллар иде, анда йөзләгән балалар җыелган иде. Мин анда җиденче классны бетергәнче укыдым.

Шулай итеп, әнием мине унбер тиен акча белән озатып, елап кайтып китте. Шул дүрт ел эчендә, каникул булуга мин әнием янына очып кайта идем.

Ул татар мәктәбе Карл Маркс һәм Толстой урамнары кисешкән чатта, хәзерге хореография училищесы урынында иде.

Р.В. Мөнирә ханым, сез үзегез дә җырчы булырга хыялланган кеше түгел. Заманында сабын заводына эшкә барып кергәнсез.

М.Б. Мәктәпне бетергәч политехника техникумына кердек. Аны тәмамлагач, барыбызны да эшкә урнаштырдылар. Шәм ясау цехында кара эшче булып бер ел эшләгәч, мастер итеп куйдылар. Анда ике елга якын эшләдем. Беренче сменада эшлибез, кич белән ВТУЗда (Высшее техническое учебное заведение) укый идек.

Заводта эшләгәндә идарәнең секретарьшасы әйтә: «Сез монда нишләп йөрисез әле. Сезгә музыкальныйга барырга кирәк», – ди. Ул үзе пианистка булган кеше иде. Шулай итеп мин музыка техникумының кичке бүлегенә йөри башладым. Ел ярым дигәндә әсәрләр башкарырга өйрәндем.

Консерваториядән безгә профессор Райский кайткан иде. Ул студиянең сәнгать җитәкчесе иде. Безне тыңлап йөреп, мине дә студиягә алырга уйлаганнар. 1936 елның кышында Мәскәүгә шул студиягә барырга куштылар.

Р.В. 1936 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы опера студиясендә укыган талантлы яшьләр еллар узгач татар музыка сәнгатен, татар әдәбиятын яңа биеклеккә күтәрүче сәнгать осталарына, олы әдипләргә әверелделәр. Аларның исемнәрен санап чыксаң гына да, бу төркемнең нинди куәткә ия булуын күзалларга була... Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Сара Садыйкова, Галия Кайбицкая, Асия Измайлова, Мансур Мозаффаров, Нияз Даутов һ.б., һ.б. Әлеге буын татар опера сәнгатенә нигез салды, татар музыка сәнгатен профессиональ дәрәҗәгә күтәрде. Ә бүген исә татар опера сәнгате, балет сәнгате торгынлык чоры кичерә. Югыйсә, хәзер инде үзебезнең консерваториябез дә, театрыбыз да бар. Бәлки, опера сәнгатенә җан өрү өчен талантлы яшьләрне туплап тагын Мәскәүгә яисә башка берәр җиргә укырга җибәрергә кирәктер, Мөнирә ханым?

М.Б. Бер-ике әйбер өйрәнеп, тиз генә сәхнәгә чыгып чабу ул бер хәл. Ә инде безгә кадәр эшләгән җырчылар, композиторларның хезмәтләрен дә өйрәнү бик кирәкле әйбер бит. Шуңа күрә, мин бәхетемә ике елга якын музыка техникумында, өч ел студиядә укып, аларны бик яхшы билгеләргә бетердем. Мин анда танылган профессор Мария Владимировна Барцеваның олы апасы кулына эләктем. Студиядә өч ел буе ул өйрәтте. Аннары, 10 елдан соң яңадан консерваториягә кайтып, анда да аның белән булдым. Һәм соңгы көненә кадәр мин аннан консультацияләр алдым.

Минем шуны әйтәсем килә, безнең эшебез бик катлаулы. Әгәр дә җырчы җырның мәгънәсенә төшенеп җырласа, аны башкаларга да тапшыра алса, өс-башын да карый алса, болар барысы да бер йомгакка әйләнә.

Шагыйрь шигырь тудыра, композитор аны укып, рухланып музыка яза. Ә без аны дөньяга, халыкка җиткерәбез. Шул эштә минемчә бик тә кирәкле әйбер – профессиональлек һәм күп хезмәт.

Р.В. 1940 елның мартында Казанның Бауман урамындагы Тукай клубында Сезнең беренче иҗат кичәгез була. Ул кичәне Муса Җәлил оештыра, башыннан азагына кадәр үзе алып бара. Ә икенче кичәгезне Гадел Кутуй оештыра. Ничек үтте ул кичәләр, Мөнирә ханым? Ниләр җырладыгыз, М.Җәлил белән Г.Кутуй ниләр сөйләде, залда кемнәр иде? Безгә бүген боларның барысы да бик кызык бит...

М.Б. Әйе. Бу вакытта композиторларыбызның беренче әсәрләрен Г.Тукай клубында җырларга туры килә иде.

Р.В. Мөнирә ханым, Сез тормышта бик чая, шук, тәвәккәл, кыю кеше. Сәхнәдә ничек, сәхнә бит сезнең иҗади тормыш белән яши торган урыныгыз. Сәхнәгә гап-гади урамда йөргән кебек чыгасыңмы? Яисә анда бөтенләй башка дөньямы?

М.Б. Сәхнәгә чыгу өчен бик зур батырлык кирәк, әлбәттә. Дөресен әйткәндә, беренче ун елым бик авыр булды. 1953 елда консерваториянең кече залында диплом программасын җырлаганда министрлык кешеләре, комиссия, профессура утыра, 9–11 әйбер җырларга кирәк. Аңа кадәр студиядә укыганда, консерваториянең кече залында беренче тапкыр татар концерты оештырганнар иде. Шунда беренче тапкыр җырлаганда төне буе кайгырып чыктым: «И Ходаем, аягым-кулым сынып, сәхнәгә чыкмас өчен бер сәбәп булсын иде», – дип теләдем. Көне-сәгате җиткәч, төштәге кебек сәхнәгә чыгып бастым. Мансур Мозаффаровның «Сагыну», «Җиләк җыйганда» җырларын җырладым да, сәхнәдән чыгып чаптым. Ул вакытта татарда сопранолар күп җырлый иде. Мин калын тавыш белән җырлап җибәргәч, үзенчә тәэсир итте ахры. Алкышлыйлар, миңа баш ияргә чыгарга кушалар. Мин ишеккә терәлеп торам, этеп сәхнәгә чыгарып җибәрделәр. Ул көннәрне мин һич онытмыйм. Шуннан соң ун ел дәвамында мин Мәскәүнең иң яхшы концерт залларында классиканы җырлаганда, һәрвакыт татар композиторларының әсәрләрен дә җырлый идем.

Р.В. Сез элекке Советлар берлегендә генә түгел, чит илләргә иң беренче булып чыккан татар җырчысы да. Болгариягә, Румыниягә, Монголиягә… Тагын кайсы илләргә?

М.Б. Чехословакиягә бардым. Хәер, турист путевкасы белән кая гына барсам да, чыгыш ясамый калмый идем. 1946 елда СССРның Мәдәният министрлыгына чакыртып алдылар, Зур театр солистларын, безне Бухарестка җибәрделәр. Ун көнгә чыгып киткән төркем кайтып киткәннән соң да, биш кешене Румыния сольный концертлар бирергә алып калды. 10–12 шәһәрдә концертлар бирдек, анда шаккаткыч очрашулар булды. Мәхмүт Максудлар, татар редакцияләрендә эшләүче башкорт шагыйрьләре мине үзләренең редакцияләренә алып китеп, чәйләр эчертеп җибәрделәр. Мин үзебезнең танылган нейрохирург Галия ханым Рангулованы анда очраттым. Ул мине елап, шатланып кочаклап алды.

Софиядә дә кызыклы очрашулар булды. Безнең радиокомитетның атаклы дикторы Җиһаншина Маһинур иптәш кызы белән килеп керде.

Мин бер генә концертымда да татар җырларын җырламый калмый идем. Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин әсәрләрен башкара идем.

Р.В. Билгеле, язмыш Сезне кат-кат сынаган, әмма сындыра алмаган. 1953 елда Мәскәү консерваториясен экстерн тәртибендә тәмам итеп Казанга кайткач, Мөнирә Булатованы "урын юк" дигән сәбәп белән эшкә алмаганнар. Әмма ул югалып калмаган, Ленинградка китеп, Киров исемендәге атаклы театрга барып урнашкан. Аннары Мәскәүгә күчкән. Иң кызыгы һәм иң гаҗәбе, — берничә елдан соң шул ук Мөнирә Булатова яңадан Казанга кайтып, опера театрына кергән һәм аның директоры итеп билгеләнгән. Димәк, инде үзе башкаларны эшкә алу-алмау мәсьәләсен хәл итә башлаган...

М.Б. Ул вакытта бит синнән-миннән генә сорап тормыйча, бик тиз ярәшәләр иде. Нәрсә кушалар, без шуны эшли идек. Минем иң беренче сүзем: «Ирләр күп, хатын-кызлардан башка шушы эшкә кеше юкмыни?» – булды. «Өч айга, нибары өч айга. Булышырбыз», – диделәр. Мин директор булып эшләгән өч елда бер тапкыр да хезмәт хакы алмадым. Аллага шөкер, анда ярдәмчеләрем яхшы булды.

 

Р.В. Мөнирә ханым, сез кемне генә искә алсагыз да, кем турында сөйләсәгез дә: «Ул әйбәт кеше иде, ул булган кеше иде», – дисез. Сез һәрвакыт кешеләрдән яхшылык эзлисез, яхшылык күрәсез. Сез кешеләргә якты күз, якты күңел белән карыйсыз. Бәлки шуңа да сез картая белмисездер?

М.Б. Юк, яхшы кешеләр күбрәк җир йөзендә. Мин дөньяда үземне бик бәхетле саныйм.

Р.В. Сезнең иҗат юлыгыз гаҗәеп кызыклы. Язмыш Сезне Американың бөек җырчысы Поль Робсон белән дә, русның һәм татарның иң мәшһүр сәнгать осталары белән дә сәхнәдә дә, тормышта да очраштырып торган. Шул очрашуларның, җырда очрашуларның кайсылары хәтергә бик нык уелып калган, Мөнирә ханым?

М.Б. Композиторлар арасында бик матур гадәт бар иде. Кем генә, нәрсә генә язмасын, җыелышып бер-берсе белән сөйләшәләр, бәхәсләшәләр иде. Минем бәхетемә, алар миңа үзләренең әсәрләрен башкарырга тәкъдим итәләр иде: Мансур абыйның беренче романслары, Муса сүзләренә «Җиләк җыйганда», Заһит Хәбибуллинның шулай ук Муса сүзләренә «Сагыну», Җәүдәт Фәйзинең «Соң мәртәбә» әсәрләре…

Р.В. Александр Сергеевичны бик оста импровизатор дип әйтә идегез.

М.Б. Александр Сергеевич күп еллар буе татар фольклорын җыйган кеше бит инде. Миңа аның никадәр лирик җырларын башкарырга туры килде. Шулар арасында Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган «Туган ягым Татарстан» җыры бөтенхалык җырына, гимнга әйләнде. Радиокомитетының күпчелек тапшыруларының әлеге җырның беренче аккордлары белән башлануы бик урынлы иде. Мин концертлар белән районнарга, колхоз-совхозларга чыкканда шоферларның бу җырны тыңлап барулары, «шәп әйбер!» дип шаккатулары истә. Җырның сүзләрен искә алсак, шаккаткыч бит.

Хөснул Вәлиуллин җырларын да күп җырладым. Аннан Рөстәм Яхин килеп чыкты. Ул Париж Коммунасы урамында әнисе белән тора иде. Мин аның фатирына килдем, шуннан безнең дуслык башланды инде. Аның җырлары дуслык, мәхәббәт, тормышның гүзәллеге, табигатьнең матурлыгы турында, искиткеч җырлар.

Р.В. Кырык ел буе опера сәхнәсеннән төшмичә җырлагач, сез ялга китеп бармадыгыз. Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына китеп, унбиш ел буе яшьләрне җыр сәнгатенә өйрәттегез. Бу да искиткеч зур хезмәт. Яшь буынны тәрбияләп, сез татар халкының киләчәгенә гаҗәеп зур өлеш керттегез. Бүгенге көндә музыка сәнгатебезнең киләчәге булсын дибез икән, бәлки шуннан башларга кирәктер?

М.Б. Мин хәзер бик шатланам. Бу эшкә хәзер Мәдәният министрлыгы гына түгел, безнең хөкүмәтебез дә зур әһәмият бирә.

Р.В. Мин сезнең хатларны карап утырдым. Бу илленче елларның башы микән, алтмышынчы елларның азагы микән, Ташкенттан әниегез Шәфикамал апага бер хат язасыз. Әниегез бу вакытта Казанда яши, сез Урта Азия республикаларында гастрольдә йөрисез. Ул сезнең бәләкәй кызыгыз Данияне карап утыра. Хатыгыздагы мондый сүзләр истә калды: «Әни, Дания белән берүк татарча гына сөйләш. Ул татарча белергә тиеш». Сез шул вакытта ук тел язмышы, милләт язмышы турында уйлагансыз.

М.Б. Соңгы елларда мәктәпләрдә русча сөйләшәләр иде бит. Ничек итеп ана телен белмичә үсәргә мөмкин. Мин моңа әһәмият бирмичә калмаганмын, әлбәттә.

Р.В. «Мөнирә Булатова» дип әйтүгә минем күңелгә «Сагыну» җыры килә. Аннан соң чегән кызы Кармен, Ил анасы Тугъзак. Сезнең операдагы рольләрегез бик күп инде. Ә менә «Мөнирә Булатованың соңгы еллар иҗаты, соңгы еллар тормышы» дигәндә, мин аны һәрвакыт «Киек казлар» җыры аша күзалдына китерәм. Мөнирә ханым, әлеге җырга сезнең бөтен язмышыгыз сыйган кебек. Хәзер шуны көйләп күрсәтә алмыйсызмы?

М.Б.

«Киек казлар китә җылы якка,

Төркемнәре белән гел бергә.

Казлар китә, ә без, якын дуслар,

Сагынышып килдек күршергә».

 

2000 ел

ХАЛЫК ЯШӘГӘНДӘ, ИЛҺАМ ЯШӘР

Мәшһүр җырчы Илһам Шакиров

Разил ВӘЛИЕВ: Сезнең белән беренче очрашуым-танышуым әле дә күз алдымда. Минем Мәскәүдә Әдәбият институтында укып йөргән чагым иде. Сез мине тулай торактан эзләп табып, ике сәгать эчендә «Дулкын» җырын язарга «мәҗбүр иткән» идегез. Аннары сезнең заказ буенча «Таң җыры», «Бер алманы бишкә бүләек» язылды. Шулай итеп, сез мине колагымнан тартып, җыр дөньясына алып кердегез...

Илһам Шакиров бит ул беркайчан чип-чиста, коеп куйган җырчы гына булмады. Илһам абый борынгы җырларыбызны эзләп табып, казып чыгарып эшкәртүче дә, аларны сәхнәгә менгереп халыкка җиткерүче дә, композиторларга һәм шагыйрьләргә әйтеп торып җыр яздырттыручы да, музыканы пропагандалаучы да иде. Ә менә бүгенге җырчыларыбызның күбесе, бигрәк тә яшьләр, бары тик әзер җыр җырлау, җыр башкару белән генә шөгыльләнәләр кебек. Бәлки шулай кирәктер дә?.. Һәркем үз эше белән шөгыльләнергә: композитор көй язарга, шагыйрь шигырь чыгарырга, җырчы җыр башкарырга, фольклорчы борынгы җырларны эзләп табарга, музыка белгечләре аларны пропагандаларга тиештер?

 

Илһам ШАКИРОВ: Җырчыларның төрлесе бар. Әмма ләкин җырчы, иң беренче чиратта, үзенә нәрсә кирәк икәнен белмәсә, шул «кирәкне» эзләп тапмаса, беркайчан да чын җырчы була алмый. Әлеге «Бер алманы бишкә бүләек» фольклорчылар тарафыннан ноталы җыентыкка кертелгән иде. Җырның көе миңа бик ошады, мин аны бераз үземчәрәк эшкәртеп тә куйдым. Ләкин сүзләре күңелгә ятып бетмәде: сюжеты да юк, поэтикасы да аксый иде. Шуңа күрә мин шагыйрьләр эзләп сиңа килеп җиттем, яңа сүзләр язуыңны үтендем. Егерме яшьлек шагыйрьгә нишләп мөрәҗәгать иткәнмендер инде... Димәк, ышанганмын... Бу җыр тиз арада халык колагына керде, Аллага шөкер, аны үз иттеләр. Югыйсә, ул бит бары тик китапларда, тузан эчендә ята торган бер көй генә булып калачак иде. Җырчы менә шулай үзенә кирәкле җырны, күңеленә, җанына яткан җырны, кеше күңеленә дә ятардай җырны белмәсә, аны эзләп тапмаса, әлбәттә, зур уңышка ирешә алмый. Композиторлардан Александр Ключаревны алыйк... Ул бары көй генә, җыр гына, музыка гына язучы түгел, ә бөтен Советлар Союзы буйлап көйләр эзләп, аларны эшкәртеп җыентыклар чыгарган олы шәхес тә. Менә бу «Бер алманы бишкә бүләек» дигән көйне дә мин шул А.С.Ключарев җыентыгыннан алган идем... Ә композитор Җәүдәт Фәйзи исә, күбрәк профессиональ җырчылар белән эшләде, аларның репертуарларына кергән халык көйләрен туплап, китаплар чыгарды.

 

Р.В. Ул авылларга чыгып йөрмәде бугай.

 

И.Ш. Аңа Казандагы җыр хәзинәсе дә җитәрлек булды. Александр Ключарев исә, чабата-оеклар киеп, авылдан-авылга, өйдән өйгә кереп җыр җыеп йөрде.

 

Р.В. Илһам абый, соңгы елларда без татар халкының киләчәге турында, үткәне турында бик күп сөйләшәбез. Чыннан да, 400 елдан артык дәүләтсез, хөкүмәтсез, патшасыз яшәгән халык бик авырлык белән бу көннәргә килеп җитсә дә, Аллага шөкер, рухи яктан, әле исән-сау калган, телен дә югалтмаган. Билгеле, дәүләти тел булмаса да. Син үзеңнең бер чыгышыңда: «Татар халкын үлемнән Ислам дине белән, җыр-моң саклап калды», — дип әйткән идең, син аны китапта да язып чыктың. Менә шуны шәрехләп, аңлатыбрак китсәң иде.

И.Ш. Мин монда Тукайның бер шигыренә мөрәҗәгать итим әле. Ул «Сәрләүхәсез» дип атала. Бер генә строфасын искә төшерәм:

 

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,

Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,

Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,

Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.

 

Димәк ки, халыкның күңелен уятасың килсә, аны яшәтәсең килсә, милләт итәсең килсә, аның моңын белергә кирәк. Аның милли хисләрен, милли тойгыларын уятыр өчен, аны милләт итәр өчен, чыннан да аның эчке хисләрен, моңнарын белергә кирәк. Менә шушы моңнар милләтне милләт итеп саклый һәм үлемнән коткарып кала. Аның эчтәлеге шул гына. Әле монда «кирәк түгел уен-көлке» дигән Тукай, уен-көлкесе дә кирәк аның, ләкин мәгънәсезлек кирәк түгел. Хәзер әнә юмор кичәләре үткәрәләр, ләкин аларның мин бер мәгънәсен дә тапмыйм. Анда мәгънәсез җырлар мәгънәсез сүзләр белән аралашып бара. Шуңа күрә һәр әйтелгән сүзнең — сәхнәдәнме, экраннанмы, — мәгънәсе, эчтәлеге булырга тиеш һәм ул, чыннан да, милли булырга тиеш. Ни өчен дин дә дин дип әйткән идем? Ислам дине халыкны халык итеп, милләтне милләт итеп саклый дип әйтәм, безнең халыкның динендә шул ук көй дә бар, моң да бар. Коръәнне укыган вакытта да көйләп-моңлап укыйлар. Мөнәҗәтләр дисеңме, бәетме, башкасымы – алар барысы да шул үзебезнең борынгы фольклорга, борынгы көйләргә, дингә кайтып кала торган нәрсәләр. Азан әйтсәң дә һаман көй белән, моң белән әйтелә, менә шулар халыкның күңеленә моңны-көйне сала баралар, менә шул саклап кала да инде милләтне.

Р.В. Илһам абый, мин элеккеге Советлар Берлеге буйлап йөргәндә бер нәрсәгә бик шаккаткан идем. Үзбәкстанга барасың, шул ук татар, әмма инде ул үзбәкчәләп пылау ашый башлаган, киеме дә бераз үзгәргән. Арырак китсәң – Себер якларына, Чукотка ягына – чи балык ашыйлар, ризыклары башка төрлерәк, киемнәре дә башкарак – тун-толып кигәннәр. Сахалин ягына китсәң – тагын башка төрле, әмма ләкин кая барма, бөтен татар да шул бер үк җырны җырлый. Менә шул моң берләштерә, җыр берләштерә, халыкны җыр-моң саклап кала.

И.Ш. Кешенең асылы тышкы кыяфәтеннән түгел, ә эчке кыяфәтеннән тора бит ул. Эчке кыяфәтендә, эчке кичерешендә әгәр дә моң-хисләре, милли хисләре калган икән, димәк, ул яши, ул чапан яки үзбәкчә түбәтәйләр киеп кенә үзбәк булмый, аның эчендә татар моңы саклана, шуңа ул татар булып кала.

Р.В. Менә мин кичә кич «Илһам»* дигән китапны карап, актарып утырдым, бу, Илһам абый, сезгә багышлап, сезнең юбилейга чыгарылган китап. Сезгә багышланган әсәрләрнең күбесе әле монда кермәгән, сыймаган, анысын киләсе юбилейда чыгарырбыз. Бу китап С.Хәкимнең «Мин юл сорыйм» дигән шигыре белән ачыла.

Халкым минем гомере буе читтә...

Читтә... һаман бәхет тартамы?

Читтә... Чатта милиционер тора,

Ул да безнең Казан татары.

– Татарча җыр-пластинкалар юкмы?

Әлфияләр, Илһам Шакиров?...

Һәм шулай бик матур итеп дәвам итә ул шигырь. Сибгат абый бер нәрсәне бик матур тотып алган. Бүгенге көндә татарның милли рухы, милли аңы уянып килә, бу өлкәдә безнең сәясәтчеләребез дә, язучыларыбыз да, галимнәребез дә бик күп эш эшли. Әмма татарның милли аңын уяту өлкәсендә Сез, җырчылар, инде моннан ун ел элек түгел, ә 30-40 ел элек эш башлаган идегез. Менә сез үзегез бөтен Советлар Берлеге буйлап җыр гына җырлап йөрмәдегез бит. Билгеле, җыр искиткеч зур куәткә ия, халыкның аңын уятуда гаҗәеп куәтле пропаганда чарасы... Илһам абый, син бит ул елларда фольклор җыю белән дә шөгыльләндең, музыканы, җырчыларны пропагандаладың, гәзитә-журналларда язып чыктың, ә шуның өстенә син татар халкын берләштерү юлында оста сәясәтче дә идең. Бүгенге көндә төрле сүзләр йөри: җырчы сәясәт белән шөгыльләнергә тиешме? Нишләп ул җыр гына җырламый? Бәлки ул чыннан да сәясәткә катнашырга тиеш түгелдер?

И.Ш. Телисеңме-юкмы, сәясәт үзе синең иҗатыңа, тормышыңа килеп керә. Әйтик менә, бүгенге көндә без үзебезнең социаль хәлебез турында уйламасак, шул турыда җырламасак, без бу җәмгыятькә кирәк тә булмыйбыз бит. Җырчы ул телиме-теләмиме, әгәр дә ул үзен чыннан да гражданин итеп тойса, үз халкының улы яки кызы итеп тойса, сәясәткә катнашмыйча булдыра алмый. Заманында Ерак Көнчыгышка, Урта Азиягә, Россия шәһәрләренә гастрольләргә барганда, мин татарларның рухи берләшүен сорый идем, шуңа өнди, чакыра идем.

Р.В. Татар дигәннән, Илһам абый, Сез ул вакытта да, хәзер дә концертларыгызда, нигездә, үзегезнең репертуарыгызга татар халык җырларын аласыз. Билгеле, бүгенге заман җырлары да бар, әмма ләкин татарның борынгы җырлары күбрәк, чөнки алар үлемсез, алар мәңгелек, бу хакта бәхәсләшеп торасы юк. Безнең зур җырчыларыбыз шушы борынгы татар җырларын җырлап халык алдында шундый мәртәбә казанганнар, ә нишләп соң яшь җырчыларыбыз алардан үрнәк алмыйлар икән? Нишләп яшь җырчыларыбызның репертуарларында борынгы җырларыбыз, халык җырлары бик аз? Аларның бу «катлаулы» җырларга «тешләре үтмиме»? Әллә халык биздеме ул җырлардан?

И.Ш. Бик кызганыч, безнең шул милли, озын, борынгы җырларны җырлаучылар арадан китеп баралар. Ә халыкның көйләрен саклау, халыкның көйләрен җырлау халыкны да саклау, башта әйткәнемчә, аның милли хисен, милли тойгысын уяту дип атала. Бу борынгы көйләрне, үзебезнең чын милли көйләрне җырлый алучылар юк түгел. Аларның тешләре дә үтә торгандыр. Ләкин менә хәзер шундый заман килде, бүген ниндидер җиңелчә генә көйләрне көйләп, бер колактан кереп, икенче колактан чыгып китә торган җырларны җырлап, кул чаптырып, шуның белән уңыш казанырга теләүчеләр күбәйде. Минем хәтеремдә: Уфадан бер җырчы килгән иде. Химиклар мәдәният сараенда концерт куйды. Күп кенә җырлар җырлады ул. Мин анда тамашачы идем. Кул чаптылар аңа, әйбәт кенә кабул иттеләр. Ләкин минем үземдә шундый бер тойгы калды: ул унбишләп җыр җырлагандыр, ә миңа бер генә җыр җырлаган кебек тоелды, чөнки җырлары бер-берсеннән аерылмый – бер үк тонда, бер үк стильдә. Концерт беткәч, янәшәмдә утыручы кешеләрдән сорыйм: «Концертта кем җырлады», – дим. «Белмибез», – диләр. «Нәрсә җырлады соң ул?» – дим. «Белмибез», – диләр. «Ник кул чаптыгыз соң?» – дим. «Белмибез», – диләр. «Берәр җыры колагыгызда калдымы, отып чыгып киттегезме?»– дим. «Юк шул», – диләр. «Ник килдегез соң алайса», – дим. «Килдек инде», – диләр. Менә шул сәнгать буламы инде? Менә хәзер кул чаптырыр өчен генә җырлаучылар бик күбәйде. Бик кызганыч, бик аяныч хәл.

Р.В. Безнең халкыбыз, милләтебез турында без һәрвакыт горурланып, мактанып сөйлибез, ләкин кимчелексез кеше булмаган кебек, кимчелексез халык та булмый торгандыр инде ул.

И.Ш. Юк, юк, алай түгел. Халык арасында кимчелекле кешеләр бар һәм кимчелексез кешеләр бар. Әмма халык кимчелекле булмый...

Р.В. Мин бит халыкны гаепләп әйтмим, ләкин һәр халыкның барыбер ниндидер кимчелекле ягы да була. Берсе яхшырак бии, берсе яхшырак җырлый, берсендә галимнәр күбрәк, берсендә шахматчылар күбрәк була. Бөтен яктан да йөз процент камил булган халык юктыр. Әмма халык һәрчак камиллеккә омтыла, әкренләп камиллеккә ирешә бара. Әгәр шундый максаты булмаса, халык яшәүдән туктар иде.

И.Ш. Ә менә безнең татар халкын җырчы халык дип әйтер идем мин.

Р.В. Ләкин татар халкының бер җитешмәгән ягы бар (ул аңа үзе генә гаепле түгел, билгеле): аның хәтере начар. Безнең хәтеребезне бетергәннәр, тарихыбызны, тарих китапларыбызны, борынгы әсәрләребезне яндырганнар, югалтканнар, туздырганнар. Бу халыкның кимчелеге, әмма үз гаебе белән түгел, кемнәрнеңдер гаебе белән эшләнгән кимчелек. Менә бу яктан караганда, үзебезнең музыка белгечләренә минем үпкәм дә бар. Сәйдәшне алыйк, Нәҗип Җиһановны, Заһид Хәбибуллинны алыйк, Вәлиуллиннарны алыйк, М.Мозаффаров, А.Ключаревларны – заманында дөнья тоткан кешеләр иде бит. Аларның әсәрләре бүгенге көндә дә теләсә кайсы урында башкарырлык. Менә алар үлде дә онытылды. Бөтенләй онытылды дип әйтмим. Язучылар белән дә шундый ук хәл. Хәсән Сарьян дигән язучы бар иде, М.Әмир, И.Гази бар иде. Аларны да онытып киләбез, әсәрләрен басмыйбыз. Үзләре китү белән аларның әсәрләрен дә онытабыз бит.

И.Ш. Менә музыка өлкәсендә шул ук А.Ключаревны алыйк. Аның үзенә генә хас музыкасы бар. Һәм аның иҗатын өйрәнүче бер музыка белгече бар иде. Әйтик, М.Мозаффаровның иҗатын өйрәнүче Клара Таҗиева дигән музыка белгече бар. Заһид Хәбибуллин иҗаты хакында Маһинур Җиһаншина яза һ.б. Йолдыз Исәнбәт Салих Сәйдәшевне өйрәнә.

Хәзерге вакытта да безнең әйбәт кенә композиторларыбыз бар бит. Менә әле минем яшьтәгеләр, миннән яшьрәкләр бар. Мин аларның иҗатларын бик яратам. Аларны да өйрәнеп, пропагандалап, шул музыка белгечләре алар турында сөйләп, халыкка аңлатып, агарту эшләрен алып барсалар, бу, әлбәттә, бик уңай күренеш булыр иде.

Безнең данлыклы композиторларыбыздан Рөстәм Яхинның иҗатын бик хөрмәт итәм. Ул – чын профессионал, чын халыкчан композитор дип әйтер идем мин. Бу очракта, Белинскийның бер сүзен китерер идем. Ул болай ди: «Сәнгатьнең интернациональ булуы өчен, аның тирән халыкчан һәм югары профессиональ булуы кирәк.» Менә Р.Яхин иҗатын мин шулай дип әйтер идем. Аның музыкасын бөтен җирдә уйныйлар.

Р.В. Әле генә С.Сәйдәшевне, З.Хәбибуллинны, Р.Яхинны, А.Ключаревны искә төшердек. Аларның иҗатларының мәңгелек икәнен дә, татар музыкасының алтын хәзинәсенә, алтын фондына керергә тиешлеген дә әйттек. Әмма бу алтын фонд кайда икән? Безнең алтын фондыбыз радио фондларындамы, телевидение фондларындамы яисә башка җирдәме җыелырга тиеш бит. Шул алтын фондка керерлек әсәрләрне заманында яздырып алып, бүгенге көндә саклыйбызмы икән? Менә шул саклауның дәрәҗәсе ни хәлдә икән?

И.Ш. Элек шундый калын «Тон-фильм» дигән язмалар булган. Аларны уттан куркыныч дип, чыгарып яндырганнар, имеш. Анда безнең радиода иң беренче башлап уйнаучылар, җырлаучылар, музыкантларның язмалары булган. Менә шулар юкка чыгарылган. Әлбәттә, Мәскәүдә дә бар андый «Тон-фильмнар». Аларныкы сакланган. Менә әйтик, Собиновлар, Руслановалар, Утесовларның 1920 елларда җырланган җырлары һаман да бар. Мин әле гел шуны уйлыйм: бездә ниндидер бер бүлмәдә сакларга ярамый, ә каядыр кырга чыгарып яндырырга ярый. Бүлмәдә торса ни, кырга чыгарып яндырсаң ни? Бәлки, бүлмәдә сакланып калган булыр иде. Шуңа күрә, безнең кадерле җырчыбыз Гөлсем Сөләйманованың юньлерәк язмалары юкмыни соң, дип әйтәләр. Ник булмасын ди, булган аның язмалары. Хәзер әнә шул кайберләре генә, олыгайгач язган язмалары гына сакланып калган, ә иң яшь, саф тавышы язылган тасмалар шулай югалып беткән инде. Бер аның язмалары гына түгел. Шул ук С.Садыйкова, Асия Измайловаларның... һәм башкаларның да тавышын ишетеп булмый хәзер...

Р.В. Илһам абый, тагын шул китапны актарып утырам әле мин. Монда И.Юзиевнең бер шигыре бар:

Илһам Шакировка ничә яшь соң?

Нинди уйлар аның башында?

Халык яшәгәндә, яшәр моңы –

Илһамыбыз халык яшендә. –

ди Сезнең турыда шагыйрь. Халык яшәгәндә – Илһам яшәр. Мин әле моны кире яктан да әйтеп карыйм. Илһам яшәгәндә, халыкның моңы яшәр, дим. Димәк, без халыкны яшәтергә теләсәк, аның моңын сакларга тиешбез. Моң бүгенге көндә бар, ә аны яздырып, киләчәк буыннарга тапшыру безнең бурычыбыз. Бу хөкүмәт, дәүләт дәрәҗәсендәге проблема.

И.Ш. Әйе, шушы язмаларны саклау мәсьәләсе белән хөкүмәт шөгыльләнергә тиеш.

Р.В. Сезнең репертуарда инде меңләгән җыр җыелгандыр, аны санаган кеше бармы, юкмы икән, белмим. Шуларның күпмесе – яртысымы, чирегеме, әллә барысы да радиода бармы? Хөкүмәт, бер караганда, Сезгә тиешле хөрмәтне күрсәтте дә кебек, Сез инде Татарстанның халык артисты, Россиянең халык артисты, Тукай бүләге лауреаты һ.б. Ләкин әлеге исемнәр бирүгә караганда, Сезнең бөтен әсәрләрегезне бергә туплап чыгару тагын да зуррак хөрмәт булмасмы икән? Ә менә аларны чыгарып буламы бүгенге көндә? Табып, җыеп буламы? Сезнең язмаларыгыз барысы да исәнме?

И.Ш. Барысы да булырга һич мөмкин түгел аларның. Мин берзаманны барган идем (элек «Обком» дип йөртәләр иде, хәзер ул юк бугай инде): «Миндә шундый идея бар, 100 татар халык җырыннан альбом чыгарырга иде», – дип. Аны бик борынгы көйләрдән алып, хәзерге заман җырларын, әйтик, такмакларны, бәетләрне һ.б. – төрле жанрларны кертеп эшләргә мөмкин, дип аңлаттым. Бездә бит татар фольклорында төрле жанрлар бар. Алар минем тәкъдимне бик хуплап каршы алдылар, әмма бер эш тә эшләмәделәр, шулай сүз генә булып калды ул. Хәзерге вакытта радио һәм телевидение фондында сигез сәгатьлек язылган җырларыгыз бар, дип әйтәләр. Мин үзем дә аның хисабын белмим. Ә язылмаган әйберләр тагын да күбрәк, әлбәттә. Алар җилгә очып киткәннәр, яшь арткан саен инде онытыла да баралар.

Р.В. Татар халкы гомер-гомергә үзенең атаклы кешеләренә – алар дин әһелләреме, язучылар, композиторлар, рәссамнармы, галимнәрме – бик зур хөрмәт белән караган. Бүген дә шулай ул, әмма ләкин язучыларга мөнәсәбәт аерым урында тора, язучыларның әсәрләре дә басылып чыга, юбилейлары да гөрләп уза, халыкара конференцияләр дә үткәрәләр аларга багышлап, һәйкәлләр дә куялар. Әмма, композиторларны, музыка өлкәсендә эшләгән кешеләрне, җырчыларны халык яратса да, хөкүмәт аларга әле ул дәрәҗәдә бәясен биреп бетерә алмый. Ник икән? Бүгенге көндә бездә Сәйдәшкә дә, Фәрит Яруллинга да, Нәҗип Җиһановка да, башкаларга да һәйкәл юк, аларга багышлап халыкара конференцияләр дә үткәрелми. Нәрсәдән шулай икән бу? Үзебез әйтәбез: татар халкын дин белән музыка, моң белән җыр саклап калды дип, ә үзебез аңа тиешле дәрәҗәдә бәясен биреп җиткермибез.

И.Ш. Монда халыкны гаепләргә ярамый. Халык, әлбәттә, ул шәхесләрне күңелендә йөртә, аларны үзенең газизләре итеп таный.

Берзаман, 60 еллар уртасында, шул ук Обкомга бардым, бер түрәгә. Болай дим: «Менә Салих Сәйдәшев безнең бөек композитор, дип әйтәбез, безнең профессиональ музыкага нигез салучы, дибез. Шуңа күрә аңа Казанда һәйкәл булырга тиеш бит инде», – дим. Ул кабинетында арлы-бирле йөренде дә: «Эх, без бит әле автономия генә», – ди. Чыннан да, безгә Мәскәү күрсәтмә бирсә, куя идек, бирмәсә – юк. Ә берзаман, моннан 10 еллап элек, телевизион марафон да оештырдылар, акча да җыйдылар, һәйкәл куябыз Сәйдәшкә, дип. Ул акча кая киткәнен бер Алла үзе генә белә инде. Менә шул вакытта, алар шаулашып йөргәндә, Бутлеровка, беркемнән дә акча җыймыйча, тиз генә һәйкәл куйдылар. Әнә Казанның хуҗасы төсле утыра ул хәзер. Безнең шаулашып йөрүебезнең файдасы булмады, Сәйдәшкә дә, башка кадерле кешеләребезгә дә һәйкәл юк.*

Р.В. Тарихны беләсез инде, Илһам абый, Бутлеровның бабасы Казан шәһәрен алганда, 1552 елда, Казан Кремлен шартлатуга өлеш керткән кешеләрнең берсе бит...

И.Ш. Әйе, химик бит ул. Менә шуңа, үзебезнең Казанны шартлаткан нәселгә, тот та, олы иттереп, Казанның сакчысы итеп һәйкәл куй инде. Көлке дә, кызганыч та инде, әлбәттә.

Р.В. Менә сез консерватория тәмамлаган кеше. Хәйдәр Бигичев та, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева да – югары белемле җырчылар. Ләкин махсус музыкаль белем алмаган, әмма халык арасында популярлык казанган җырчыларыбыз да бар бит. Алар, безгә консерваториянең кирәге юк, диләр. Безне халык болай да ярата, диләр. Без – халык җырчылары, без халыктан чыккан җырчылар, диләр.

И.Ш. Ул алай гына түгел шул. Үзеңне төрле яклап, мәдәниятле итеп тәрбияләргә кирәк. Авыз ачып җырлау гына әле җырчы булдым, дигән сүз түгел. Сүзләрен ятладың, нотасын өйрәндең дә җырладың, – дип яшәүчеләр – озын гомерле җырчылар түгел. Бүгенге көндә андыйлар бик күп. Мин аларны шәхес дип әйтергә дә куркам. Чөнки алар һәммәсе дә бер төсле. Кызганыч, алар арасында хәтта консерватория бетергәннәре дә бар. Исемнәрен атап әйтмим. Көйләре дә, җырлары да бер үк алымда, стильдә. Аерып алып булмый. Музыкага катнашы булмаган кешеләр боларга киләләр дә, менә шушы җырымны, көемне башкар, мин сиңа акча түлим, диләр. Акча түләп җырлаталар. Туганнары, күршеләре ишетсен дә аның көен, исеме эфирда яңгырасын...

Р.В. Илһам абый, бүген халыкның тормышы авыр. Җырчыларның тормышы аларныкына караганда да авыррактыр, катлаулырактыр. Чөнки җырчылар бәрәңге үстереп, иген игеп яши алмый. Аларның максаты, һөнәре башка. Алар җырларга тиеш. Җитәкчеләрнең иҗат кешесенә мөнәсәбәтләре тиешле дәрәҗәдә түгел. Чөнки аларның күбесе җырны, җырчыны аңламыйлар. Сезнең турыда бер мәзәк йөри бит әле. Илһам Шакировны бер колхоз рәисе очраткан да: «Ну, Илһам, син берәр эшкә урнаштыңмы? Әллә һаман да җырлап йөрисеңме?» – дип сорый икән.

И.Ш. Берәү генә түгел, андыйлар бик күп иде. Җырлауны эш дип санамыйлар. Чөнки без бөтенебез дә җырлыйбыз, диләр.

Р.В. Мәҗлестә җырлауны да җырга саныйлар инде алар. Минем күңелдә инде күптәннән бирле бик авыр бер сорау йөри, Илһам абый. Бер гәзитәдә моннан берничә ел элек Сезнең уйландыра торган, җан әрнүле сүзләрегез басылып чыккан иде. Анда журналист: «Илһам абый, Сез бәхетле кешеме?» – дип сорау бирә. Ә Сез: «Мин үземне дөньяда иң бәхетсез кеше дип саныйм», – дигән идегез. Бер караганда, мин моңа бик гаҗәпләндем дә, икенче караганда, сезне белгән кеше буларак, бик каты уйга да калдым. Халык Сезне искиткеч ярата. Сездән дә популяр кеше татарда бүгенге көндә юк. Сезне халык иң бәхетле кеше дип саный. Сезнең кебек халык мәхәббәтен казанган кеше, минемчә, иң бәхетле кеше булырга тиеш. Бәлки без, гади кешеләр, бәхет турында башкачарак уйлыйбыздыр. Ә син башкачарак уйлыйсың булса кирәк.

И.Ш. Менә болай ул, Разил энекәш. Без кечкенәдән үк, үзебезне-үзебез белә башлаганнан бирле, кагылып-сугылып, этелеп-төртелеп үскән кешеләр. Мин иң соңгы бала булып туганмын, төпчек. Миңа ике яшь чакта, әткәйне алып китәләр. Мин аны белми калам. Менә шуннан безнең бәхетсезлегебез башлана инде. Шуннан безгә кара мөһер сугылып калды. Ул бик озак елларга барды. Ул мөһер күптән түгел генә, шул перестройка елларында гына төшеп калды.

Менә монысы кызыграк. Әгәр дә мин чиратка бассам, иң соңгы кеше булып чыгам. Мин килеп җитсәм, анда алыр әйбер беткән була. Шуннан күңел төшә инде. Бәхетсез кеше инде мин, дип уйлыйсың. Юлны аркылы чыга башласам, юл тулы машина. Сәгатьләр буе көтеп торам. Мин генә чыгып китәм, бернәрсә калмый, урам буп-буш. Монысы әле болай гына, лирик чигенү дип әйтим инде.

Р.В. Бәлки, Илһам абый, сез иҗат дөньясында, күктә яшәп, фани дөньяны онытып бетергәнсездер. Андагы тәртипләрне оныткансыздыр.

И.Ш. Аны онытырга мөмкин түгел... Аннары әле бит безнең халкыбыз бар. Татар халкының бәхетсезлеге бик күптәннән башланган. Үз халкыңның бәхетсезлеге турында уйламасаң, син артист та, җәмәгать эшлеклесе дә була алмыйсың. Үз халкыңның ничек булуын уйлап, үзеңнең дә хәлеңне беләсең. Әгәр дә синең халкың бәхетле икән, син дә бәхетле. Аны бәхетле итә аласың икән, син дә бәхетле. Әгәр дә син аның бәхетсезлеген күреп торасың икән, ничек үзеңне бәхетле дип санамак кирәк? Менә шуннан алып әйтәм моны...

Р.В. Менә хәзер аңлашылды, дөресрәге, аңлашыла башлады...

Заманында кайсы гына гәзитә-журналны ачып карасаң да, бигрәк тә «Азат хатын»да, хәзерге «Сөембикә» журналында, Илһам Шакировның атаклы җырчыларыбыз турында мәкаләләре, очерклары басыла иде. Сез радиодан да җырчылар турында бик матур тапшырулар алып бардыгыз. Китапларда да чыкты Сезнең мәкаләләрегез. Алар шулкадәр матур, оста тел белән язылган иде. Бер язучының әйткәне бар: «Илһам Шакиров җыр җырламаса, җырчы булмаса, һичшиксез, язучы булган булыр иде», – дип. Хәзер бу шөгылегезне ташладыгыз бугай. Әллә безгә күрсәтмичә генә язып ятасызмы? Илһам абый, хәзер кемнәр генә мемуар язмый. Аларны укыйлар. Әгәр бүгенге көндә Илһам Шакировның мемуарлары, истәлекләре басылып чыкса, минемчә, халык аларны кырылып укыр иде.

И.Ш. Кырылып укыр иде кай очракта? Әгәр дә анда интригалар, гайбәтләр күбрәк язылган булса. Әгәр үзебезнең сәнгать, мәдәният торышы турында, шул өлкәдәге проблемалар хакында язылган булса, белмим, кырылып укырлар иде микән? Аны укучылар бик аз булыр иде. Хәзер бит шундый әдәбият китте... Гәзитә-журналларда порнография дисеңме, билгеле артистлар, шәхесләр турында пычрак гайбәтләр дисеңме...

Р.В. Мин ул укучыларны түгел, җитди укучыларны әйтәм.

И.Ш. Минем үзем турында язарга теләкләрем бар иде. Уйладым-уйладым да, кемгә кирәк соң минем тормыш, дип кул селтәдем. Әгәр үзебезнең сәнгать кешеләре турында, гомумән, сәнгать турында уйланулар, дисәң, анысы булырга мөмкин.

Р.В. Сүземне раслап, тагын бер нәрсә әйтим әле. Моннан дистә ел чамасы элек тарихчы-галим Равил Фәхретдиновның сезнең хакта «Җырчы» дигән китабы чыккан иде. Ул искиткеч матур китап, сезне бик белеп, яратып язылган китап. Менә шул китапны китапханәләрдә дә, кибеттә дә табып булмый хәзер. Сезнең үзегездә бармы ул?

И.Ш. Үземдә дә юк шул.

Р.В. Димәк, укыйлар.

И.Ш. Аның тиражы бик аз иде. Аннары, күптән чыккан бит инде ул.

Р.В. Бүгенге көндә, Илһам Шакиров турында нәфис фильм төшерелсә, минемчә, татар халкы рәхәтләнеп карар иде. Безнең киләчәк буыннар сокланып карарлык гыйбрәтле бер истәлек-фильм булыр иде ул. Илһам Шакиров турында роман язылса, минемчә, халкыбыз бик яратып укыр иде.

И.Ш. Анысы сезнең эш, язучылар, журналистлар эше инде...

Р.В. Илһам абый, менә Сезгә бер кечкенә генә сюрприз ясыйм әле. Мәскәүдә укыган вакытта ук «Илһам» дигән җыр язарга хыялланып йөри идем мин. Аның кушымтасын ун ел элек сезгә күрсәткән дә идем. Күптән түгел генә шул шигырьне тулысынча язып бетердем. Аңа Луиза Батыр-Болгари көй иҗат итте. Бүген шуны Сезгә укып күрсәтим әле.

ИЛҺАМ

Ил кайгырса, илдә Илһам җырлый.

Ил сөенсә, илдә Илһам көлә,

Бәгырьләрне безнең телә-телә,

Чорлар аша узып бер моң килә.


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 657 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.03 сек.)