АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология
|
Композитор Алмаз Монасыйпов
Разил ВӘЛИЕВ: Татарда талантлы композиторлар элек тә булган, хәзер дә бар. Әмма Сез алар арасында аерылып, үзгә бер урын алып торасыз. Моның иң беренче сәбәбе, билгеле, Ходай Тәгалә биргән таланттадыр. Ә икенчесе, һичшиксез, Сез тәрбия алган мохиттәдер.
Сез – Казанда туып үскән татар егете, татар композиторы. Татарстанда иҗат әһелләре арасында шәһәрдән чыкканнары күп түгел. Композиторлардан да берничә генә алар: Җәүдәт Фәйзи, Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Ринат Еникеев...
Сез үскән вакытта Казанда татар мохите ни хәлдә, ни дәрәҗәдә иде? Татарда «шәһәр культурасы» бармы? Авылда үскән татар композиторы белән шәһәрдә тәрбияләнгән татар композиторы бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?
Алмаз МОНАСЫЙПОВ: Алар бер-берсеннән нык аерылып тормыйлар. Авылдан чыкканнары телне яхшырак беләләр, безне дә өйрәтәләр. Ә профессиональ яктан караганда, Рәшит Кәлимуллин шикелле бөтен заманча техникаларны белә торган композиторларыбыз да бар.
Р.В. Бер нәрсә дә юктан бар булмый. Сезгә дә композитор оеткысы гаиләдә үк салынган булса кирәк. Әтиегез скрипкада уйнаган, әниегез — рояльдә... Сезнең музыка мәктәбенә барып керүегез, бер караганда, очраклы гына килеп чыккан кебек... Аннары – музыка техникумында, консерваториядә виолончель классында уку. Аны тәмамлагач, яңадан консерваториянең композиция классына барып керәсез, соңрак дирижерлыкка укыйсыз. Сез музыка дөньясының төрле өлкәләрендә азау теш чыгарган, композитор булганчы аның һәммә баскычларын үткән кеше. Ә шулай да музыка, көй язу ихтыяҗы кайсы чорда туды, Сез үзегезне кайчан композитор дип хис итә башладыгыз?
А.М. Мин үземне беренче мәртәбә «композитор булдым» дип әйткән көнемне хәтерләмим, чөнки ул бөтенләй юк бугай. Һәрвакыт яңа әсәр иҗат итәргә тотынган вакытта әле мин композитор түгел, бер нәрсә дә белмим шикелле. Эзләнү ул әле композитор булдым дигән сүз түгел кебек. Әсәрне язып бетергәч кенә үземне композитор итеп тоям.
Р. В. Иң беренче әсәрегез дип нәрсәне саныйсыз?
А.М. Иң беренче ике романс яздым. Берсе Әхмәт Ерикәй сүзләренә «Иң матур җырым» дип атала, икенчесен хәтерләмим дә. Алардан соң ук скрипка өчен соната яздым.
Р.В. Сез – татарның чын милли композиторы. Әмма Сезнең көйләрдә, Сезнең әсәрләрдә башка кардәш халык моңнарының җанга якын аһәңнәре ишетелеп-ишетелеп китә кебек... Мәсәлән, әзәрбәйҗан, казакъ, үзбәк, башка шәрык халыклары аһәңнәре... Бәлки, бу аһәңнәр кайчандыр безнең халыкта да булгандыр. Бәлки алар, вакытлар узу белән, рус чолганышында, Европа тәэсирендә яши-яши тоныклангандыр, әкренләп онытылгандыр?.. Һәм Сез шул онытылган аһәңнәрне яңартып, безгә кире кайтарасыздыр? Ни әйтсәң дә, татарның рухи тамыры иң әүвәл шәрыкка барып тоташа бит...
А.М. Аны әйтүе авыр. Чөнки бу турыда фәнни тикшеренүләр юк дәрәҗәсендә. Беренче симфониямне язып бетергәч, дирижерлык итеп күрсәттем. Анда танылган бер музыка белгечебез дә бар иде. Ул музыка өлкәсендәге теоретик та. Күп халыклар иҗатын тикшереп, татар музыкасын яхшы белүче бу кеше болай диде: «Вы ничего не понимаете, Алмаз залез в такие глубины, про которых еще ничего не знаете», – диде. Ә мин ул тирәнлеккә ничек кергәнемне үзем дә белмим. Күрәсең, шәрык чалымнары каннан килгәндер. Халкыбызның шәрык моңнарын, шәрык музыкасын яратып, якын итүе бик гаҗәеп бит.
Р.В. Менә утыз-кырык ел инде Сезнең иҗат, Сезнең әсәрләр татарның колагында яңгырый, күңеленнән китми. Ә шулай да халык арасында Сезне популярлыкның иң биек ноктасына "Тукай аһәңнәре" күтәрде кебек. 1975 елда Сез үзегез җырлап тәкъдим иткәннән соң, бу әсәр хакында әле дә бәхәснең тынганы юк. Башта өстәге җитәкчеләр аны башкаруны тыялар. Аннары берничә елдан соң, 1991 елда булса кирәк, үзләре үк аңа Тукай бүләге бирергә «мәҗбүр булалар». Мин бу бәхәсләрне читтән генә тыңлап, эчтән генә Сезнең аһәңнәрне көйләп йөрдем. Бер мин генә түгел, татарның күпчелеге «Тукай аһәңнәрен» үзенең аһәңе итеп кабул кылды. Ул аһәңнәр Тукай шигыренә, Тукай моңына шулкадәр ятыша, шулкадәр тәңгәл килә, әйтерсең лә, алар Тукай әсәрләре белән бергә үрелеп дөньяга килгән...
Алмаз ага, Сез Тукайны ничек ачтыгыз? Тукай дөньясына нинди юллар белән барып җиттегез?
А.М. Безнең Зәйнәп Хәйруллина дигән музыка белгечебез бар. Ул бервакыт: «Алмаз Закирович, күп кешеләр Тукай сүзләренә җырлар язалар, синең бер дә язганың юк. Карап чык әле, менә сиңа Тукай җыентыгы», – дип, Тукайның бер томын бирде. Менә шуннан минем Тукай чоры китте. Ул кадәр сайланмадым да, кайсыдыр шигырьгә көй яза башладым. Җиде кисәктән торган вокаль симфоник поэма яздым. Минем ул кадәрле тиз итеп көйләр язганым юк иде. Үзеннән-үзе генә язылып барды, әйтерсең, миңа аларны кемдер иңдергән.
Кайберәүләр миңа Тукай чорындагы интонацияләрне алгансыз диләр, ә мин аларны каян белим. Сибгат Хәким дә әйткән иде: «Күп кенә әдәбият белгечләребез интегеп йөргән Тукай иҗатын Алмаз шул кадәрле тирән аңлап, белеп алган», – дип.
Р.В. Сезнең әсәрләрне җырлау яисә башкару катлаулы, диләр. Моны теләсә кем булдыра алмый, моның өчен профессиональ хәзерлек кирәк... Бүген бит күп композиторлар, халыкка ошыйм дип, гадирәк музыка язарга тырыша. Ә Сез моңа омтылмыйсыз, зәвыксыз кешеләр дәрәҗәсенә төшмисез, киресенчә, аларны үзегезнең иҗат биеклегегезгә күтәрелергә чакырасыз кебек. Бу – профессиональ сәнгать өчен иң кирәкле сыйфат, әмма сәнгатькә, үз иҗатыңа мондый югары таләп кую популярлыкка зыян китермиме?
А.М. Разил энем, популярлык нәрсә соң ул? Менә син – шагыйрь. Яңа әсәр тудырганда нинди мөгез чыгарыйм, кемгә ошыйм, кемгә ошамыйм дип уйламыйсыңдыр бит. Иң яхшы, иң матур язылган шигыреңне дә кем күңеленә җиткерим димисең, ә үзең өчен язасың бит. Әгәр син туган халкыңның чын улы икән, иң матур әсәрең үзең өчен язганы була. Ә популярлык артыннан куып йөреп булмый бит. Популяр булсаң буласың, булмасаң юк – аның ни аермасы бар?
Р.В. Алмаз абый, соңгы арада Сез нинди эшләр белән мәшгульсез?
А.М. Минем күптәннән радиода булганым юк иде. Анда Рөстәм Үтәй җитәкчелегендә бик шәп эстрада оркестры бар икән. Күптәннән «Дөньяга чыгар»,– дип яткан җырларымны шул оркестрга эшкәртеп, партитуралар ясап, җырчыларны музыкага гына түгел, сүзләрен матур итеп әйтергә дә өйрәтеп дөньяга чыгарып йөрим әле мин.
Р.В. Соңгы вакытта сез, «Керәшен моңнары» дигән бик зур әсәр яздыгыз. Керәшен музыкасына килү юлы ничегрәк булды?
А.М. Әлеге уй миңа Георгий Ибушев керәшен җырларын җырлап күрсәткәч килде. Аннан соң мин 400ләп керәшен җырын карап, өйрәнеп чыктым. Бу җырларга таң калдым. Гаҗәеп, Казан татарларыннан, мишәрләрдән – барысыннан да аерылып тора икән керәшен көйләре. Ул гына түгел, аннан соң башка төрле фикерләр килә башлады. Тукта әле, мин әйтәм, без үзебез шовинист түгел микән. Без Казан татарларын башкалардан өстен куябыз. Керәшен көйләрен ничек булса да дөньяга чыгарып, Казан татарына тыңлатырга кирәк, шаккатсын әле, дидем. Шулай итеп, «Керәшен моңнары» дигән концерт-рапсодияне язып ташладым.
Р.В. Сез хәзер Мәскәүдә яшисез, Казанга кайтып йөрисез. Дөресрәге, тәнегез – Мәскәүдә, җаныгыз монда кебек... Казаннан нигә киттегез? Бу хакта төрле сүзләр йөри... Чын сәбәбен үзегез әйтсәгез иде...
А.М. Дөресен әйткәндә, ул вакытларда минем өчен Казанда «һава торышы» бик шәптән түгел иде. Үземне-үзем саклап калыр өчен беразга китеп торыйм әле, дип киткән идем, шунда тамырланып калдым. Анда да ялгыз түгел мин, дусларым күп.
Р.В. Алмаз агай, күп композиторлардан аермалы буларак, Сез әдәбиятта да, мәдәнияттә да, сәнгатьнең башка төрләрендә дә бик хәбәрдар кеше. Сез моңлы композитор гына түгел, Сез уйлы, фәйләсуф композитор да. Сез үткәнне уйлап, бүгенгене күңел аша үткәреп, киләчәккә карап яшисез. Сезнең биек каланчадан караганда татар халкының киләчәге ничегрәк күренә? Анда ниләр бар, ниләр юк, ниләр җитми һәм, иң мөһиме, татарның киләчәге өметле булсын өчен бүген безгә ниләр эшләргә кирәк?
А.М. Минемчә, милләтебезгә башта баерга кирәк. Менә Леонардо да Винчилар вакытында Италия нинди бай дәүләт булган, анда элита булган. Хәзер Казанда Шекспир шикелле кеше туып, иҗат итеп бөтен дөньяга чыга алырдай мохит бармы? Шуңа күрә дәүләтебезгә, милләтебезгә баерга кирәк. Халыкның ярлылыгына йөрәк әрни.
1999 ел
ЭЛГӘРЛӘР ХЫЯЛЫ ЧЫНГА АШАМЫ?
Музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов
Разил ВӘЛИЕВ: Хәзер – сүз иреге. Кем нәрсә тели, шуны сөйли. Хәзер батырлар күбәйде... Ә менә сез, Мәхмүт ага, торгынлык елларында, авыз ачып тәнкыйть сүзе әйтергә ярамаган чорда ук кыю, батыр идегез. Беркемнән курыкмыйча, турысын сөйләгәнгәдер инде, сезне «усал Мәхмүт» дип йөртәләр иде. Миңа калса, сез хәтта кирәгеннән артык тәнкыйтьлисез кебек иде... Бу нәрсәдән болай икән: әллә чыннан да безнең җәмгыятьтә, безнең халыкта мактарлык нәрсә бик азмы? Әллә холкыгыз шундыймы — сезнең күз күбрәк кимчелекләрне, караны, яманны гына күрәме?
Мәхмүт НИГЪМӘТҖАНОВ: Бер караганда, тормыш, яшәеш ул киң мәгънәдә – көрәш, ә аның чыганагы – гаделсезлек. Без гаделсезлек котырып тормышыбызны чорнап алган мохиттә яшибез түгелме? Мин аны 11 яшьтән бирле (оккупациядә үзем генә калганнан соң) бүгенгә чаклы барлык сизү органнарым белән татыйм. Аларны тезеп китсәм, калган гомерем җитмәс кебек. Тормыш мине бик яшь чактан ук барысын да тәнкыйть күзлегеннән күрергә өйрәтте һәм хәлемнән килгәнчә гаделсезлеккә каршы торырга өндәде.
Әле дә хәтерлим: Нәҗип Җиһанов 45 ел элек «Алдыңа гына карап яшә», дип аталарча үгетләгән иде... Бернинди бәхәскә кермичә, әйе-әйе, дип, елмаеп кына торучылар кандидатлык, докторлык диссертацияләре якладылар, һәртөрле өстенлекләрдән файдаландылар. Ә тәнкыйтькә килгәндә, 40 ел чамасы элек язганнарымның бер юлыннан да баш тартмыйм.
Р.В. Сезнең матбугатта чыккан һәр мәкаләгез диярлек вакыйга була, кешеләрне битараф калдырмый. Чөнки сез аларда бүгенге көндә халкыбызны борчыган иң четерекле мәсьәләләрне күтәрәсез. Менә шуларның берничәсендә куелган проблемаларны гына санап үтәм: «Милли сәнгать бүген кирәкме?», «Халык, милләт язмышы композитор-музыкант өчен әһәмиятлеме, әллә ул тормышта тулысынча мөстәкыйльме?» Бу сорауларга үзегез ничек җавап бирер идегез?
М.Н. Милли сәнгать милләтне яшәтә торган иң мөһим чара, ул кешенең тормышына ямь бирә, кешене кеше итә – болар бәхәссез. Әмма адым саен кайбер түрәләрдән сәнгатебезгә демонстратив битарафлык күрәм. Хәер, алар тиешле гуманитар мохиттә тәрбияләнмәгәннәрдер: совет югары уку йортларының максаты бу түгел иде. Фактлар бихисап. Күп кенә композиторлар, музыка укытучылары, ниһаять, композиторлар оешмасының бу мәсьәләдә битарафлык күрсәтүе күп нәрсә турында сөйли...
Р.В. Милләт турында, аның рухи халәте, киләчәге турында сөйләшкәндә, иң әүвәл яшь буынны тәрбияләүдән, аларга музыкаль зәвык иңдерүдән башламасак, бигүк дөрес булмастыр. Музыкабыз һәм музыкантларыбыз язмышы турыдан-туры музыка мәктәпләренә, училищеларга, консерваториягә барып тоташа. Безнең республикада музыкаль тәрбия бирү, музыкаль белем бирү системасы ни хәлдә?
М.Н. Бу иң мөһим проблема. Безнең милли фаҗига шунда ки – 1930 нчы еллардан алып бүгенгә кадәр музыкаль педагогика һәм тәрбия милли телдән, тарихтан, фольклордан аерылган. Мин бу мәсьәлә буенча инде 30-40 еллап язып киләм. Язуның, сөйләүнең файдасын күрмәгәч, 60 нчы еллардан халык музыкасын җыю, өйрәнү эшенә күчтем һәм партия программасындагы «Сәнгать – халыкныкы» дигән шигарьгә таянып кайбер уңышларга да ирештем шикелле. Үзгәртеп кору дип аталган заман башлангач, мин нәкъ милли музыка, мәгариф системасын булдыруга өлеш кертермен дип хыялланган идем. Пединститутның музыка факультетында 2 татар группасы булдырдык, ләкин әле еш кына анда да урыс телендә укытырга туры килә, чөнки студентларыбыз татарча укымаган, тел белүләре шактый чамалы. Болар белән канәгатьләнеп булмый, әлбәттә. Милли телне тиешле дәрәҗәдә белгән һәм татар музыкасында мәгълүматлы педагоглар бик аз. Бу мәсьәләгә игътибар да җитми. Ә инде махсус музыка уку йортларына килсәк, монда хәл тагын да авыррак. Кыскасы, республика күләмендә фәнни нигездә бу эш әле башкарылмаган һәм тиешле оешмалар моны кайгыртмый. Нидер эшләнсә, бары тик шәхси инициатива белән, әйтер идем, үзешчән дәрәҗәдә генә. Аларны анализлау өчен махсус сөйләшү зарур.
Р.В. Баланың теле туган телендә бишек җыры белән ачылырга тиеш, дибез. Ә аның өчен бүген тиешле шартлар, милли мохит бармы?
М.Н. Мәгариф системасының нигезе, әлбәттә, балалар бакчасында. Академик Золтан Кодай, милли музыка тәрбиясе бала туганчы башлана, ди. Мадъярстанда 3 яшькә кадәр музыка тәрбиясенә багышланган хезмәтләр бар. Бездә бу эшне тиешле дәрәҗәдә алып барырлык тәрбиячеләр дә, хрестоматияләр дә, программалар да юк. Моңарга бездә игътибар җитми. Инде шактый еллар буе Мәгариф министрлыгы, нигездә, урыс мәктәбе өчен эшләнгән программага яраклаштырып, шактый примитив китаплар, хрестоматия чыгарып килде. Аларның эчтәлеге, кыйбласы, милли һәм фәнни күзлектән караганда, камиллектән ерак. Булуыннан булмавы хәерлерәк...
Р.В. Татар телен, гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятен яхшы һәм тирәнтен белгән музыка укытучыларыбыз күпме?
М.Н. Бу иң мөһим проблема! Арча педагогия көллиятендә генә мондый кадрларны әзерләү башланды. Ләкин анда тиешле шартлар әле җитеп бетми һәм тиешле профессиональ дәрәҗәдә махсус фәннәрне укытырлык педагоглар аз. Бу – дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителәсе проблема. Әгәр без киләчәгебезне чынлап та кайгыртсак, проблеманы дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә тиешбез.
Р.В. Татар мәктәбе булган җирдә, гадәттә, музыка мәктәбе булмый. Ә балалар музыка мәктәбен, музыка училищесын тәмамламыйча, консерваториягә кереп булмый. Консерватория тәмамламыйча, профессиональ музыкант яисә җырчы була алмыйсың...
М.Н. Консерваториягә кергәнче, 9-11 ел музыка мәктәбендә һәм училищесында уку зарур. Әмма бу ерак киләчәк... Консерваториянең теория-композиция факультетында татарча укытырлык профессионаллар юк.
Р.В. Татар халкы гомер-гомергә музыкаль халык, моңлы халык булган. Бу хакта моннан мең ел элек Ибн Фадлан да язып калдырган, Карл Фукс та үзенең атаклы «Казан татарлары» китабында татарларның җырга-моңга мөкиббән китүләре хакында сокланып искәртә. Үзебезнең олуг шәхесләребез К.Насыйри, Ш.Мәрҗани, Г.Тукай, Г.Исхакый да бу хакта еш уйланганнар, фикерләрен дә язып калдырганнар. К.Насыйри үзе дә курайда, башка уен коралларында оста уйнаган. Кыскасы, татар халкының музыка хәзинәсе гаҗәеп бай, әмма бу байлыкны туплау, җыю, өйрәнү эше белән шөгыльләнүчеләр генә бик аз. А.Ключарев, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи һәм Мәхмүт Нигъмәтҗанов... Соңгы өч-дүрт дистә елда сез бу олы йөкне тулысынча диярлек үз җилкәгездә күтәреп барасыз. Татар музыка белгечләренең, музыка фольклоры җыючыларның шулай бармак белән генә санарлык булуы нидән килә икән?
М.Н. Күп еллар буе консерваториябез хезмәтләрендә «Ислам дине аркасында музыка бары тик мунчаларда, аулак өйләрдә генә тамыр җәйде», дигән караш яшәп килде. Әлбәттә, бу дөрес түгел. Беренчедән, Һади Килдебәк инде гасыр башында ук Ислам динендә музыкага каршылык булмавын дәлилли. Киресенчә, бездә дини китаплар көй, мәкам белән укыла, ниһаять, халык тормышында, балалар көнкүрешендә, төрле уеннарда өзлексез көй яңгыраган. Ә инде халык моңнарын язу, нотага салу бары тик XX гасырда гына башлана (этнограф Рыбаковның схематик язмаларын искә алмасак). Бу эшне С.Габәши башлап җибәрә, А.Ключарев зур эш башкара, А.Эйхенвальд шактый татар җырларын яза, хәтерендә сакланган көйләрен М.Мозаффаров язып калдыра, татар фольклорчылары-филологлары байтак җырлар яздылар. Ләкин фәнни нигездә, махсус экспедицияләрдә бу эш 1960-80 елларда гына Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор бүлегендә башкарылды. Соңгы елларда бу эш модага кереп китте. Мин, шөгыльләнүчеләр аз, димәс идем. Тик шунысы бар: бу өлкәдә фәнни эш һәм экспедицияләр эзләнүе институтта сүрелә төште. Соңгы вакытта юк-бар материал нигезендә, татар белгечләреннән яшереп, чит шәһәрләрдә, татар музыкасын рәтләп белмәгән фәнни коллективларда диссертацияләр яклау модага керде. Аларның әллә ни зарары юк, әмма татар тарихын, рухын өйрәнү, ачыклау өчен файдасы да юк... Намуссыз бизнес фольклор турында чыгарылган китапларга да кагылды. Башка кешеләрнең хезмәтләреннән күчереп (урлап дигән сүз дөресрәк тә булыр иде, бәлки), китап чыгару гадәткә керә башлады. Фәнни этика бүген модадан төшеп калды. Кечкенә генә бер мисал. Әле 60 нчы елларда Тукай замандашлары эзеннән Туймазыга барып, анда шагыйрь яраткан көйләр турында кайбер мәгълүматлар табуга ирешкән идем. Ә бүген берәү, минем китапны искә дә алмыйча, үзенең брошюрасында Тукайның сабакташы Хикмәтуллин фәлән көйләрне җырлаган, дип яза. Әйтерсең, ул аның шаһите булган. Берәү белер-белмәс башы белән китапларга фәнни редактор булган булып кылана (үзенең матбугатта хәтта брошюрасы да чыкканы юк!).
Бүгенге көндә төп фаҗигабез – сәнгать фәненең абруйлы үзәге булмавында. Татар музыкасы кафедралары күп, милли фәнне кайгырту гына юк. Элек Партия өлкә комитетының мәдәният бүлеге яки Фәннәр академиясе бу эшне оештыра иде, бүген «демократия» булгач, милли сәнгать, күрәсең, кирәкми.
Р.В. Элегрәк «татар җыры» дигәч, нигездә, Казан татарлары җырын гына күз алдында тоталар иде. Сез беренчеләрдән булып Әстерхан, Себер татарларының да, керәшен һәм мишәрләрнең дә музыкаль фольклорын җыйган һәм өйрәнгән галим, дисәм, ялгыш булмастыр. Шулай итеп сез татар музыкасын баеттыгыз, ул байлыкны бергә туплап, халыкның үзенә кайтарып бирдегез. Музыка аша татар халкын берләштерү өлкәсендә зур эш башкардыгыз, милләтне уртак бер моң, уртак аһәң тирәсенә җыйдыгыз... Хәзер бу эшне кемнәр дәвам итә? Сезнең лаеклы укучыларыгыз, шәкертләрегез бармы?
М.Н. Фән өлкәсендә беренче адымнарымнан ук тарихи сәбәпләр аркасында төрле территориаль, этнографик группаларга бүленгән татарларны берләштерергә тырышкан идем. Ниндидер сәяси, ясалма максатлардан чыгып түгел, ә татар халкының – Казан ягымы, Себер, Урал, Әстерхан ягымы — аның бер милләт булуын аңлаудан. Биредә иң тотрыклы, тирән фактор – музыка, моң традицияләре. Безне бүлгәләү, аерып карау, хәтта каршы кую – дошманнар яки наданнар эше. Гасыр башында татар-башкорт җырлары, бер җыентыкка тупланып, урысча «Татаро-башкирские песни» дип чыгарыла иде. Җырларда, чыннан да, аермалар булу бик табигый. Бер үк милләтнең төрле төбәкләрдә, төрле табигать шартларында яшәве йогынты ясамый калмагандыр, әлбәттә. Башка милләтләрдә дә мондый күренешләр бихисап. Бездә, мөгез чыгарып, «мишарские песни», «кряшенские песни» дигән булып, җырларны «милләтләргә» бүлделәр. Ләкин аларның барысы да бер олы милләтнең вәкилләре икәнен онытмыйк. Бу милләтебезнең бай, тирән тарихлы, сәнгатьле икәнен генә исбат итә. Мәсәлән, Себер ягы татарлары музыкасының тамыры Казан, Урал, Касыйм якларына барып тоташа... Әле бу арада гына гәзитәдән укып белдем. Берәү «Песни татар Волги и Камы» исемендә диссертация яклаган. Без моңарчы «волжские татары» дип йөртә идек, ләбаса. Менә шундый яңалык кертелә...
Минем Татарстаннан, Башкортстаннан һәм башка республикалардан аспирантларым булды. Татар музыка кораллары, Сәйдәшев иҗаты буенча диссертацияләр якланды. Бүген татарларда хор сәнгате һәм А.Ключарев, З.Хәбибуллин иҗаты турында диссертация өстендә аспирантларым эшли. 25 еллар элек Казан консерваториясендә этномузыка фәнен укыткан идем. Шул группадан 4-5 кеше үз республикаларында халык музыкасы буенча күренекле белгечләр булып танылды. Хәзер мин педуниверситетта теория буенча укытам, ләкин без монда фольклорчылар әзерләмибез. Бу – консерватория яисә мәдәният академиясе эше. Чын белгечлек, гыйлемлек өзлексез фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә яулана. Бездә моңарга әһәмият бирелми. П.Чайковский халык музыкасын өйрәнү «требует громадной музыкально-исторической эрудиции», дип әйтеп калдырган. Моннан да төпле җавап бирү мөмкин түгелдер... Музыкада әлифне таяк дип белмәүче агайлар оппонентлыкка алыналар...
Р.В. Композиторлар, җырчылар, музыкантлар сездән һәрчак бераз шүрлиләр бугай. Телегез шактый ачы булса да, шул «усал Мәхмүт» – заманында, беренчеләрдән булып, Солтан Габәшине күтәреп чыккан, аны халыкка кире кайтарган кеше. Шул ук «усал Мәхмүт» Ф.Әхмәтов, Р.Еникеев кебек композиторларыбызга иң беренче җылы сүз әйткән, аларның иҗатына канат куйган шәхес... Сезгә әлеге композиторлар, музыкантлар, җырчылардан күбрәк рәхмәт сүзе ишетергә туры киләме, әллә алар, кылган яхшылыкларыгызны онытып, тәнкыйть сүзләрегезне генә искә алалармы?
М.Н. Кулымнан килгәнчә, милләтебез, сәнгатебез өчен хезмәт иткән кешеләргә булышырга тырыштым. Әзрәк мактанып алыйм әле. Мин филармониягә килгәндә, анда И.Шакировка да кадер-хөрмәт юк иде. Мин аңа ялгыз (сольный) концертка хокук бирдем. Тукай бүләгенә тәкъдим иттем, шәһәр үзәгендә аңа фатир бирелде... Әлбәттә, болар барысы да аның таланты нәтиҗәсе. Мин Мәскәүдә 2 еллык татар эстрадасы студиясен эшләтеп чыгардым. Анда Р.Сибгатуллина, Р.Ибраһимова, К.Хәйретдинова, З.Нурмөхәммәтов һәм башкалар укып чыгып, Казанда эшли башладылар. Кыскасы, минем студиячеләр югалып калмады. Шунысына игътибар итәсем килә: болар барысы да миндә әлифтән башладылар. Мәскәү комиссиясенә күрсәтер өчен, алар белән 1-2 куплет әсәрне үзем әзерләдем.
Р.В. Сез халыктан җыйган көйләрне 4 мең чамасы диләр. Шуларның ничәсе җырчыларның, музыкантларның репертуарына керде икән? Санап караганыгыз юкмы?
М.Н. Халыктан җыйган җырларымны санаганым юк. Шактые җырчылар тарафыннан башкарыла. Алар А.Леман, Р.Еникеев, Н.Җиһанов, Ш.Шәрифуллин, Ф.Әхмәтов, Р.Билалов һ.б. композиторлар тарафыннан файдаланылды. Ләкин мин халык җырларына күп вакыт фәнни-тарихи чыганак итеп карадым... XX гасыр — халкыбызның иң борынгы, иң мөһим тарихи-этнографик традицияләре югалып бару чорыдыр. Йөзәр, хәтта меңәр ел сакланган музыка һәйкәлләре — борынгы көйләр, беренче нәүбәттә, кабатланмас, иң кыйммәтле мирас. Минем язмалар — XIX гасыр азагында, XX гасыр башында туган кешеләрнең күңел түрендә сакланган мирас. Аларның репертуарына радио, телевидение һәм эстрада йогынты ясамаган. Әлеге әби-бабайлар инде күптән вафат. Әгәр мин аларның әсәрләрен нотага төшереп, тиешле аңлатмалар биреп бастырып чыгара алмасам, милләтебез мирасының шактый өлеше юкка чыга дигән сүз. Болар Әстерханнан, Касыймнан алып Себер, Пермь якларында яшәгән моңнар. Цивилизацияле илләрдә мондый мираска гаҗәп сак, игътибар белән карыйлар. Бездә ул мирасны теләсә кем чыгара торган җыр гына дип карау фикере урнашкан.
Р.В. Атаклы язучыбыз һәм сәясәтчебез Г.Исхакый заманында: «Әдәбият белән музыка милләтнең атасы берлән анасы...» – дигән иде. Тукай белән Исхакый татар музыкасы язмышы турында кайгыртып чыгышлар ясаганнар, әсәрләр язганнар. Бүген аларның дәвамчылары бармы? Татар музыкасы турында бүген кем кайгырта: язучылармы, шагыйрьләрме, иҗат оешмаларымы, җитәкчеләребезме?
М.Н. Милли музыкантлар булмау сәбәпле, сәнгатебезнең киләчәген Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Г.Тукай һәм Г.Исхакый кайгыртканнар. Аларның берсе хәтта «Бер композитор өчен ун шагыйрь бирер идем», дигән. Әлбәттә, шәхесләр сан белән генә бәяләнми. Исхакыйның музыкага карата әйтелгән фикерләре аерым, махсус сөйләшү таләп итә. Монда кыскача шунысына гына игътибар итик. Үзенең «Инкыйраз»ында ул татар профессиональ музыкасының киләчәген, үсеш юлларын, жанрларын, хәтта тематикасын күзаллый. Яшь Гаязның эрудициясенә шаккатырлык! Бу арада опера театрыбызның яшь музыка белгече радиодан, татарга опера хас түгел, ул итальяннарга гына хас нәрсә, дип шаккатырды. Менә сиңа кирәк булса! Бу туташның ачышы күп нәрсәне аңлата. Исхакый татарда төрле типтагы, тарихи, трагик һ.б. опералар турында хыялланган. Музыка тарихын һәм теориясен өйрәнү буенча 22 яшьлек Гаяз безнең бүгенге белгечләрдән күпкә мәгълүматлырак булган. Мин аның иҗаты белән 20 ел чамасы кызыксынам. Профессор Ибраһим Нуруллин бер сөйләшүдә миңа: «Исхакый синең турыда язган», дип шаккатырды. Әллә шаярта, әллә минем 11-12 яшьләрдә герман балалар йортында булуым мәгълүм булганмы дип уйлап куйдым... Ә ул «Инкыйраз»дагы фольклорчы Гарифны күз алдында тоткан икән. Мәгълүм ки, татарда беренче профессиональ музыка драмасы 1916 елда Солтан Габәши һәм Гаяз Исхакыйның «Зөләйха»сыннан башлана. Соңрак Хәсән Туфан, Муса Җәлил, Нәкый Исәнбәт, Гадел Кутуй музыка сәнгатенә бик якын торганнар. Сибгат Хәкимнән соң бу традиция сүнде кебек.
Р.В. Сәнгать өч өлештән тора: әсәр, башкаручы һәм тәнкыйть... Бездә алар өчесе дә бертигез дәрәҗәдәме?
М.Н. Разил дустым! Мондый фамильярлыкны кичерерсең дип уйлыйм: без кимендә 30 ел таныш. Мин филармониядә эшләгәндә, безгә шигырьләреңне китергәли идең. Син, әлбәттә, бик тә мөһим сорау куйдың, әйе, башкаручысыз музыка яшәми... Ләкин мин тагын бер компонент өстәр идем: тыңлаучы, тамашачы. Болар аерылгысыз музыка мәдәнияте дигән системаны тәшкил итәләр. Мин фәкать тәнкыйть өлешенә генә кыскача тукталырмын. Тәнкыйтьне В.Белинский хәрәкәттәге эстетика дигән. Эстетик һәм стилистик критерийларны билгеләр өчен сәнгать фәненең тиешле дәрәҗәдә булуы зарур. Димәк, сәнгать өлкәсендә фәнни структура (институт, бүлек) яшәргә тиеш. Совет чорында партолигархия сәнгать белән идарә итүне пропаганда, культура бүлекләренең вазыйфасы итеп карый иде. Мәкаләмдәге «Сәнгать фәнен үстерү аның белән фәнни күзлектән чыгып идарә итү өчен кирәк» дигән урыннарын мәрхүм М.Мусин гадәттә куе кызыл каләм белән сызып ата иде, әйтерсең, аның шәхси хокукына дәгъва белдерәм. Союздаш республикаларның барысында да сәнгать белеме институтлары яшәп килде, алар Балтыйк буе республикаларында аеруча нәтиҗәле эшләде. Бездә фәнгә урын булмады, дисәк тә, әллә ни ялгыш китмәс. Беренчедән, бөтен власть консерватория хуҗасы кулында иде, композиторлар хуҗасы да шул ук кеше: аның иҗаты фәкать макталырга, ә башкаларның әсәрләре (төрле дәрәҗәдә) тәнкыйтьләнергә тиеш иде. Консерваториядә фәкать музыка укытучыларын әзерләделәр, ректор иҗатын мактау кафедраларның төп вазыйфасы иде. Музыка белгечләрен ана теленнән, тарихыннан, әдәбиятыннан аерып тәрбияләделәр – бүген дә шулай. Аның укытучылары да юк (гармун, курайларга өйрәтүчеләрдән тыш). Җитәкчеләр ул уку йортына игътибар итмиләр. Ләкин кыйммәтле музыка кораллары бүләк итәләр. Профессиональ композитор мактала, үзешчән исә яманлана. Мондый шартларда ничек гадел музыкаль тәнкыйть яшәсен, чәчәк атсын?! Милли ансамбль, эстрада турында язар өчен аны белергә дә кирәк бит әле. Мәгълүматлы, профессиональ тәнкыйть булмаган җирдә тынлык, сазлык, примитивлык чәчәк ата. Бүген без буш, шау-шулы фестивальләр, көйләнмәгән 40-60 гармунның урам буйлап сыздырулары белән горурланабыз, мактанабыз. Кая бүген Сәйдәш, Яхиннар? Нәкъ 70 ел элек Газиз Әлмөхәммәтов «Кызыл Татарстан» гәзитәсендә музыкага багышланган мәкаләләрендә мәгънәсез мактаулардан башка файдалы, мәгълүматлы фикерләр булмавыннан зарлана һәм, якын киләчәктә югары профессиональ тәнкыйтьчеләребез махсус музыка уку йортларында тиешле белем алырлар, дип хыялланган иде... Гасыр азагы җитте, ләкин хыяллар хыял булып кала бирә.
Р.В. Яшь композиторларыбызның, музыкантларыбызның 90 проценты татарча белми. Җыр язганда кайберләренә теге яки бу сүзнең мәгънәсен аңлатып җан корый... Ә татарча белгәннәренең музыкаль белеме, зәвык дәрәҗәсе түбән... Нишләргә безгә, бу милли афәттән ничек котылырга?
М.Н. Кыска гына сорау-констатациядә бик төгәл итеп безнең вәзгыятьне ачып бирдең дә бит... Мин гомерем буе диярлек, һич югы 40 ел бу турыда яздым, съезд-пленумнарда сөйләп карадым. 11 ел элек «Советская культура» гәзитәсендә мәсьәләнең чыганакларын һәм нәтиҗәсен ачыкларга тырыштым. Әлбәттә, үзәк урыс матбугатында барысын да әйтеп бетереп булмады. Ләкин мине татар түрәләре ишетергә теләмәделәр, тиешле чаралар күрелмәде. Татарның иң начар гадәте – түрәлеккә ирешкәч, ул милләтен оныта, кайберләре намусын да югалта. Башка милләт кешеләре белән якынлашып, милләттәшләрен тарлыкта гаепләргә керешә. Конформизм кешелек сыйфатлары сай, интеллект тамырлары сай кешеләргә хас. Милләттәше көндәш булыр дип, аны кимсетергә, читләтергә һәм аңарга яла ягарга тырыша. Куйган сорау шактый җәелеп сөйләшү таләп итә. Минемчә, җитәкчелеккә киң карашлы, халык мәнфәгатьләренә тугрылыклы, намуслы шәхесләрне куярга кирәк. Соңгы 10 еллык дәвердә без бик күпне югалттык, булган мөмкинлекләр белән файдаланмадык, әле бүген дә милләтнең киләчәген җитәрлек кайгыртмыйбыз, дип уйлыйм.
1998 ел
МАТУРЛЫККА КҮБРӘК ИГЪТИБАР ИТӘМ
Композитор Мирсәет Яруллин
Разил ВӘЛИЕВ. «Мирсәет Яруллин» дип әйтүгә үк, минем күңелгә шунда ук «Фәрит Яруллин», «Заһидулла Яруллин» исемнәре килә, аларның катлаулы һәм гыйбрәтле язмышлары күз алдыннан йөгереп уза, әсәрләре колакта яңгырагандай була... Телисеңме-теләмисеңме, бу өч шәхесне, татар халкының өч мәшһүр улын бер-берсеннән аерып куеп булмый. Сәнгать өлкәсендәге мондый династияләр бездә башка юктыр, булса да бик аздыр... Мин генә түгел, күпләр шулай дип саный. Юкка гына сезнең юбилей вакытында «ХХ гасыр – Яруллиннар гасыры» дип әйтелмәде бит. Мин шул вакытта шаяртып: «ХХI гасыр да алар иҗат иткән әсәрләрнең гасыры булыр», – дип куйдым.
Сугыш еллары: ачлык, ялангачлык, кайгы-хәсрәт, көн саен үлем хатлары килә. Мирсәет Яруллинга биш яшь. Ажгырып буран улаган төндә алар өенең ишеге ачылып китә, кемнәрдер килеп керә:
– Хәнифә түти, гармунда уйнарга Мирсәетне генә биреп тормассыз микән, авылда бер генә кеше дә юк бит, безнең кызларның, егетләрнең клубта күңел ачасылары килә.
Хәнифә түти:
– Сез нәрсә, ничек биреп җибәрим, аңа биш кенә яшь бит.
– Без аны чанага утыртып алып барырбыз, чанага утыртып алып кайтырбыз.
Дөрестән дә, шул вакытта аны чанага утыртып алып баралар һәм алып кайталар.
Мирсәет абый, Сезнең композиторлык, музыкантлык юлыгыз кышкы урамнардан бураннар туздырып узган чаналардагы сәяхәттән башлана да бугай инде. Аннан, минем белүемчә, Сезне иң беренче Сара Садыйкова күреп ала.
Мирсәет ЯРУЛЛИН. Әйе, мин икенче классны бетергән генә идем, безнең авылга Сара Садыйкова килде. Бер генә филармония артисты да безгә кермичә, әти белән күрешеп сөйләшмичә китми торган иде. Нинди генә бригада булмасын, һәрберсе, ни хәлләрдә яшисең дип, исәнләшеп чыгалар иде. Бер көнне безгә Сара апа килеп керде. Алар, әти белән шактый озак сөйләшеп тордылар да, Сара апа:
– Заһидулла абый, синең малаең ничек, музыкага бераз тартыламы? – диде.
Әти:
– Әйе, тартыла, төрле гармуннарда уйный, үзе чыгарган бер көе дә бар әле,– димәсенме.
Нота кәгазе юк иде, Сара апа бер кәгазьгә сызыклар сызып, мин уйнап торган көйне үзенә язып алды.
Күпмедер вакыт узгач, әти исеменә Сара ападан хат килде. Мирсәетнең язган җырын мәктәптә, укучылар белән очрашкан вакытта, җырлап күрсәттем, дигән иде. Шулай итеп, беренче әсәремне тыңлап та, җырлап та караган кеше – Сара апа.
Р.В. Мин Сезнең дүрт яшьтә чакта ук гармун уйнарга өйрәнеп, авыл клубында сугыш елы моңнарына үрелеп үскәнегезне беләм. Әмма шулкадәр авырлыклар, михнәтләр чигеп тә, Сезнең музыкада, Сезнең әсәрләрдә, сыкрану авазларына караганда, оптимистик ноталар, якты моңнар күбрәк чагыла. Тормышка, дөньяга якты күз, ачык күңел, олы өмет белән карау Сезгә нәселдән күчкәнме, әллә аның башка сәбәпләре бармы?
М.Я. Дөресен әйткәндә, шактый кыен сорау бу. Укыганда ук мине укытучым, дөньяда булган вакыйгаларны, кеше холкындагы үзенчәлекләрне матур яктан күрә белергә кирәк, дип өйрәткән иде. Ягъни, тискәре якка игътибарны юнәлтмичә, яхшылык ягына тартылырга, иҗатта, тормышта шундый юл алырга кирәк дигән киңәше булды аның. Аннан соң мин үзем дә тумыштан ук матурлыкка күбрәк игътибар итәргә яратам.
Р.В. Соңгы елларда бездә бөтен булган нәрсәне, бар кылган гамәлләрне акка-карага бүлмичә, рәттән сүгү, тәнкыйтьләү модага кереп китте. Бар шундый кешеләр: аларга нәрсә генә эшләсәң дә ошамый. Әллә бездә, чыннан да, мактанырлык, мактарлык нәрсәләр бөтенләй юкмы? Менә Сез озак еллар Композиторлар берлеген җитәкләгән кеше, бүген исә – консерватория деканы. Музыка өлкәсендә соңгы елларда күзгә күренерлек, вакыйга булырлык әсәрләр дөньяга килдеме? Милли кадрлар тәрбияләү өлкәсендә алга китеш күренәме?
М.Я. Әлбәттә, бездә мактанырлык әйберләр, музыкаль күренешләр җитәрлек. Әмма хәзерге вакытта музыка белгечләренең эшчәнлеге җитми. Күп нәрсәне алар халыкка аңлатып бирергә, пропагандаларга тиеш. Газета-журналларга карасаң, анда җырчылар турында кем яза: язучылар, журналистлар. Сәнгать эшлеклесе фәннәр кандидаты, доцентлар күбрәк рус һәм дөнья музыкасы турында яза, ә татар музыкасы өлкәсендә эшләүче кешеләргә аның игътибары җитми. Бу җәһәттән мин бик борчылам. Ә музыка тормышына килгәндә, безнең симфоник оркестр яхшы хәлдә. Ринат Халитов җитәкчелегендәге татар музыкасы оркестры хәзер дөньякүләм танылды. Италия, Франциядә беренче премияләрне алып, Голландиядә гастрольләрдә йөреп кайткан ансамбль бу.
Хәтеремдә, аларның концертын караганнан соң, телевидениедән килеп җиттеләр, 20 минутлык тапшыру әзерләп, бөтен Европага күрсәттеләр.
Казандагы хәлләргә күз салсак, Композиторлар берлеге оештырып җибәргән Европа-Азия фестивале турында зурлап сөйләргә мөмкинлек бар. Бу фестиваль оештырылганнан соң без инде төрле илләрдән үтенечләр ала башладык. Ул дөньяда киң таралыш тапкан музыкаль фестивальләр каталогына керде. Иң танылган музыкантлар анда эләгергә тырышалар. Бүгенге көндә дә Швециядән безгә бер менеджер килеп йөри. Махсус килеп, үзенең группасын тәкъдим итә.
Р.В. Без талантлы җырчыбыз, чын мәгънәсендә профессиональ җырчы Хәйдәр Бигичевны югалттык. Бу – үзе генә дә олы фаҗига булса, аның артында тагын бер фаҗига күренә сыман миңа... Ул да булса татар сәхнәсенә, татар операсына Хәйдәрләр, Зиләләр, Венералар кебек җырчылар килмәве. Әгәр эшләр болай барса, тагын берничә елдан татар сәхнәсе тулысынча үзешчәннәр кулына гына калачак. Менә мин бүген үзем опера сәхнәсендә «Җәлил» партиясен башкарырлык солист күрмим, ә инде «Отелло»ны әйткән дә юк... Кая барабыз без? Әллә мин ялгышаммы, яшь талантлар булып та, аларны күреп бетермимме?
М.Я. Мондый аянычлы хәлнең сәбәпләре күп төрле. Мин, халыкта талантлар юк, дип уйламыйм. Ләкин хәзерге вакытта җырчыларыбызның матди хәленең авырлыгын беренче сәбәп дип саныйм. Талантлы кеше эшкуар булып та китәргә мөмкин, җырчыларның кибет тота торганнары да бар. Икенчедән, заманның буталчыклыгы. Бездә укырга килергә тиешле кешеләр килеп җитә алмыйлар.
Без үзебез төрле конкурсларга, фестивальләргә барып, җырчыларны тыңлыйбыз. Мин үзем сигез тапкыр Нефтекамскида уза торган татар-башкорт җырчыларының фестивалендә булдым. Башка кешеләр дә шулай йөреп торалар. Ләкин тавышы булган, Хәйдәрләр биеклегендә җырлый алырлык яшьләр юк.
Р.В. Бүгенге көндә татар композиторлары арасында чын әдәби татар телендә сөйләшә алган берничә кеше генә бар. Аларның берсе – Сез. Ә музыка белгечләре арасында эшләр тагын да мөшкелрәк. Моннан 20-30 ел элек хәлләр бөтенләй башка иде бит. З.Хәбибуллин, Җ.Фәйзи, А. һәм Х.Вәлиуллиннар, И.Шәмсетдинов һәм башка, һәм башка татар композиторлары гына түгел, хәтта рус кешесе А.Ключарев та рәхәтләнеп чын татар телендә сөйләшә һәм, иң мөһиме, чын татар музыкасы яза иде. Ә бүгенге яшь композиторларның күбесе нинди музыка язганын, кайсы милләткә хезмәт иткәнен белми дә һәм бу турыда уйламый да бугай.
М.Я. Без татар музыкасы факультетына фәкать татарча сөйләшә белә торган кешеләрне генә алабыз. Оештырып җибәргән вакытта сөйләшә белмәгән кешеләрне үзгәртеп була иде. Баштарак, татар фамилияле кешеләрне безнең факультетка керегез дип җибәрә торганнар иде. Бу ике ел шулай барды. Хәзер үзләре безгә килеп имтихан бирәләр, бездән үтмәгәннәр башка кафедрага бара.
1998 ел
ТАТАР МОХИТЛЕ МУЗЫКА МӘКТӘБЕ АЧАР ИДЕМ…
Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 791 | Нарушение авторских прав
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |
|