АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

Миллионнардан сайлап

Халкым булмас, Илһам җырламаса,

Сөйләмәсә – Айрат.

2000 ел

ТАТАР ОПЕРАСЫ БАР, АНЫ ҮСТЕРЕРГӘ КИРӘК

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты,

җырчы Зилә Сөнгатуллина

Разил ВӘЛИЕВ: Көлә-көлә Зилә килә.

Нигә көлә – кем белә?!

Йөзләреннән бар дөньяга

Бәхет нуры сибелә.

И юмарт соң бу табигать!

Аңа нинди сәбәптән,

Мулдан биргән чибәрлек тә,

Уңганлык та, сәләт тә.

Йә Алтынчәч була Зилә,

Йә Розина булып көлә,

Йә халык җырын чыңлатып,

Чишмәдән кайтып килә.

Елмайсын да көлсен Зилә –

Гел изге теләк телә;

Аның көмеш авазыннан

Җиргә шатлык бөркелә.

Зилә Сөнгатуллинаны ничә еллар күреп-белеп, аралашып яшәгән кеше буларак, гомер буе мин аның һәрчак шулай яктырып-балкып йөрүенә, уйнап-көлеп, шаярып, дөньяга ямь биреп яшәвенә сокландым. Мин беркайчан да аның кара көеп, турсаеп йөргәнен, кемнәр беләндер ямьсезләнеп сөйләшкәнен күрмәдем. Менә шундый мәңге бетмәс тормыш дәрте, яшәү дәрте сиңа каян килә, ул тылсымлы көчләрне каян аласың син, Зилә? Никадәр генә яхшы артист булсаң да, гомер буе бәхетле кеше ролен уйнап булмый торгандыр бит ул? Син чынлап та бәхетле кешедер, ахрысы?

Зилә СӨНГАТУЛЛИНА: Роль турында әйткәндә, мин рольләремдә уйнамыйм. Үземне бу ситуациядә ничек тотар идем дип, үземне шушы рольләргә куеп чыгам сәхнәгә.

Ә бәхет дигәндә, Сез, чынлап та, җавабын таптыгыз. Мин бәхетле кеше, үземне бәхетле дип саныйм. Чөнки минем яраткан эшем, балаларым бар, шушы Татарстанда яшим.

Р.В. Балачактан татар моңын җаныңа иңдереп үскән кеше буларак, опера сәнгатенә дә син үзебезнең милли рухны, милли моңны иңдерергә омтылып, аны милли моңга сугарып яшәдең. Соңгы елларда татарга опера кирәкме-түгелме, ул безгә хас сәнгатьме, дип шактый күп бәхәсләр булып алды. Без инде аның кирәк булуы-булмавы хакында түгел, ә татар милли операсы нинди булырга тиешлеге турында сөйләшсәк, дөресрәк булыр кебек. Бүгенге көндә бармы ул бездә милли рухлы чын татар операсы?

З.С. Безнең татар операсы күптән бар. Аның турында бәхәс тә кирәкми. Чөнки безнең балабыз туса, бу бала кирәкме-юкмы дип бәхәсләшмибез бит. Опера бар, аны үстерергә кирәк, аның белән горурланырга кирәк.

Чын мәгънәсендә татар операсы нинди булырга тиеш икән? Аның рецепты юк, ул чын милли булырга тиеш, безнең тарихны чагылдырырга, татарның бөтен матур якларын күрсәтергә тиеш. Башка милләт кешесе килеп, татар операсын тыңлап, татар халкының нинди булуын аңларга тиеш. Мин шулай дип уйлыйм.

Р.В. Ярый «Алтынчәч» операсын дөньяның классик әсәрләре белән янәшә куеп була, дип сөйлибез ди. Алайса, нигә дип соң аны дөньяга күрсәтмибез, дөньяга чыгарырга тырышып та карамыйбыз? Әллә соң ул безнең өчен генә шулай кыйммәтлеме?

З.С. Мин уйлыйм инде, һәр нәрсәнең үз вакыты була дип. Бәлки сез белмисездер, без аны чит илгә чыгардык. Моннан ике ел элек, Төркиядә Бөтендөнья төрки операсы фестивале булды. Без Мөнир Якупов белән гримнардан, костюмнардан «Алтынчәч» операсыннан бер зур сәхнәне җырлап күрсәттек. Бу фестивальдә төрки илләрдән килгән бик күп опералар ишеттек. Үзебезгә дә бик кызык булды. Аларны да мин безнең байлык дип саныйм, чөнки алар төрки опералар. Шунда «Алтынчәч»не иң яхшы опера дип таптылар. Без бик сөенеп, канатланып кайттык, чөнки чит илдә дә безнең операны яратып кабул иттеләр.

Р.В. «Алтынчәч»нең Төркиядә булуы бик әйбәт. Әмма ләкин минем аны операның ватаны Европада күрәсем килә иде. Төрекләр үзләре дә безнең кебек операга яңа гына аяк басып килә торган халык. «Алтынчәч»нең Европага чыкканы күренми бугай.

З.С. Анда Европадан да импрессариолар, опера сөючеләр бар иде. Алар да бик кызыксынып карадылар.

Операның теле бик фәлсәфи түгел, ул аңлаешлы. Хәзерге техника ярдәмендә аның нәрсә турында барганын да аңлатырга була. Мин уйлыйм, иң мөһиме – аның музыкасы дип.

Р.В. Дөресен әйткәндә, минем татар операсы турында инде артык сөйләшәсем дә, бәхәс кузгатасым да килми. Күпме сөйләшеп тә, нәтиҗәсе булмагач, күпләр аңа кул селтәде бугай инде... Татар операсына Нияз Даутов кебек шәхесләр килмичә торып, бу мәсьәләне административ юл белән генә хәл итү мөмкин нәрсә түгелдер. Бәлки, мин ялгышамдыр, бәлки, аның башка юллары да бардыр?

З.С. Кешеләр килә, кешеләр китә. Зур шәхесләр алар, чынлап та, сирәк була. Алар бөтенләй юк дип әйтмәс идем мин. Даутов та безнең театрдан чыккан, безнең кебек җырчы. Шулхәтле тәҗрибә туплагач, ул инде яшьләрне өйрәтә башлаган. Безнең театрда да режиссурага сәләтле солистлар бар. Безнең кадрларны барларга гына кирәк, дөрес юнәлеш кенә бирергә кирәк. Янып-көеп торган кеше булса, ул эш бара.

Минем үземнең дә яшьләргә ярдәмем күп булырга мөмкин. Хәзер яшь режиссерлар да, дирижерлар да юк, үзебезнең труппа таркалды, юкка чыкты дип әйтергә була. Ә яшьләр белән көн дә эшләргә кирәк, шундый тырышлыклар куйсаң гына, зур уңышка ирешеп була.

Р.В. Сез – татар опера театрын энәсеннән җебенә хәтле белгән, татар операсы булсын өчен гомер буе җан атып йөргән кеше. Һәм, шунысы куанычлы, мәшһүр җырчы Зилә Сөнгатуллина бүгенге көндә Казан дәүләт консерваториясе профессоры да. Димәк, татар опера сәнгатенең киләчәк язмышы, шактый дәрәҗәдә, сезнең кулда, дип әйтергә була. Бүген сезнең нинди талантлы укучыларыгыз бар? Опера сәнгате, җыр сәнгате тиздән тагын бер яңарыш кичерер, дип әйтеп, өметләнеп буламы?

Консерваториягә килеп җиткәнче, сәләтле бала әле бик озын юл үтәргә тиеш була. Ул катлаулы юлны үтә алмыйча, ярты юлда адашып, югалып калучылары да бардыр. Ә консерватория үзе шул сәләтле, талантлы яшьләргә каршы барып, аларга ярдәм кулы сузамы, юл табарга булышамы?

З.С. Консерватория турында әйткәндә, хәзер авыл балаларын да укытырга мөмкинчелек бар. Бөтенләй нота белмәгән балалар безгә килеп, халык музыкасы факультетында укый башлыйлар. Әгәр дә чынлап та операда җырларлык тавышлары булса, аларны ике ел буе әзерлибез, аннары башка факультетка да күчерергә мөмкин.

Яшьләр бар, ләкин опера тавышы бик сирәк була торган нәрсә. Аны табарга, үстерергә кирәк. Әмма ул әле туарга да тиеш.

Р.В. Зилә ханым, мин һәрвакыт уйлап йөри торган бер нәрсә бар. Бездә талантлы җырчылар бик күп. Халыкара аренага чыга алырлыклары да бар. Әмма ләкин бер генә татар җырчысының да Италиягә барып, анда укып, эшләп кайтканын мин белмим. Бәлки мин генә белми торганмындыр?

З.С. Чынлап та, безнең республикадан андый хәлләр булмады. Чит республикадан бик күп булды. Бурятлар, казакълар бик яхшы укыталар. Андый мөмкинчелек бардыр дип уйлыйм. Күп акча да кирәкми, талантлы яшьләрне стажировкага җибәрергә кирәк.

Р.В. Соңгы вакытларда безнең театр үзенең спектакльләренә читтән солистлар чакыруны бик хуп күрә башлады. Әйе, җырчылар аралашып яшәргә, бер-берсеннән өйрәнергә тиештер. Әмма зур акчалар түләп чакыртылган, вакытлыча сатып алынган җырчылар хисабына гына үз милли операңны, үз милли театрыңны булдыру — өметсез эштер. Чөнки театр бит ул спорттагы җыелма команда гына түгел, ул үзебезнең милли кадрларны тәрбияли, үстерә һәм зур дөньяга чыгара торган олуг сәнгать мәктәбе дә.

З.С. Мин уйлыйм, хөкүмәттә шундый проблеманы чишәргә кирәк дип. Финанс яклары – дәүләт проблемасы. Ә артистларның эше җырлау, иҗат итү.

Р.В. Кеше алдында гел елмаеп, шаярып-көлеп йөрсәң дә, кирәк вакытта без синең шактый ук үзсүзле, үҗәт һәм кыю фикерле кеше икәнеңне яхшы беләбез. Үзеңнең иҗатташларыңны яклап, театр язмышы өчен борчылып газеталарда бик үткен мәкаләләр язучы да, зур-зур трибуналардан борчылып сөйләүче дә син булдың бит. Борчылып, коридорда чышын-пышын килеп йөрү бер нәрсә, ә шул фикерне бөтен халык алдына чыгып әйтү инде бөтенләй башка нәрсә, аның өчен тәвәккәллек тә, сәнгать, иҗат мәнфәгатьләрен үз мәнфәгатьләреңнән өстенрәк куя алу да кирәк.

З.С. Ничек сакларга чын музыканы? Безнең зур-зур шәхесләребезнең – Александр Ключаревның, Нәҗип Җиһановның юбилейлары үтеп китте. Килгән тамашачы, ул музыканы мавыгып, сагынып тыңлый. Җиһанов кичәсеннән соң күп кенә татар зыялылары: «Кара әле, мин Җиһановны бөтенләй белмим икән», – диде. Без аны яңгыратырга тиеш. Чын музыкабыз, чын байлыгыбыз көн дә яңгырамый. Яшь буын шуны ишетеп үссен иде. Аның юллары күп. Хәзер аудиокассеталар, компакт-дисклар күп чыга. Карагыз әле, татарча нәрсәләр чыга икән? Һәр артист булдырганча акча табып, үзенекен чыгара. Ә дәүләт нәрсә эшли, Разил әфәнде, татар классик музыкасын халыкка кайтару өчен? Читтән киләләр, өйгә шалтыратып сорыйлар: «Татар классик музыкасын тыңлыйсыбыз килә, каян сатып алыйк?» – диләр. Мин аларны радиокомитетка җибәрәм. Аннан да бит әле бик җиңел генә сатып алып булмый. Мин уйлыйм, радиокомитет аны эшли ала. Безнең алтын фондны гел чыгара барырга кирәк.

Р.В. Безнең күптән түгел генә «Каз канаты» дип аталган компакт-дискыбыз чыкты. Ике компакт-дискта йөзгә якын классик әсәр тупланган. Бу – беренче карлыгач. Киләчәктә дә алар булыр дип уйлыйм.

Күптән түгел генә Мөнирә Булатова белән тапшыру оештырганнан соң, Казаныбызның хакимият башлыгына хат яздым, М.Булатованың компакт-дискын чыгарырга дип. Андый эшләрне әкренләп эшлибез. Ләкин бу зуррак масштаб белән эшләнергә тиеш.

Зилә Сөнгатуллинаны халык җырчы буларак белә, илаһи бер зат итеп кабул кыла. Ә татар авылында туып үскән, авыл сәхнәсеннән опера сәнгатенә кадәр күтәрелгән Зилә Сөнгатуллинаның ничек яшәгәнен, нинди уйлар-борчулар белән янганын, нинди мохиттә гомер уздырганын бик аз кеше генә белә торгандыр. Ниндирәк кеше, ниндирәк шәхес ул Зилә Сөнгатуллина?

З.С. Һәр кешенең үз хыялы бар. Ул хыялларның барысын да әйтеп бетерергә дә кирәкми. Татарда шундый тәрбия инде, эчеңдәге бар нәрсәне дә ачып булмый. Дөньяда мин сез яшәгән кебек яшим.

Р.В. «Бу дөньяда кешене тәкъдир йөртә», – дип әйтәләр. Шулайдыр, әмма тәкъдир көймәсенә генә утырып, агым уңаена агып яшәү – иҗат кешесенә, көчле шәхесләргә хас нәрсә түгелдер. Язмыштан узмыш юктыр, әмма һәр кеше, үз мөмкинлегенчә, үз язмышын үзе ясарга тиеш. Синең язмыш үзең теләгәнчә булдымы?

З.С. Кечкенәдән беркемгә дә әйтмичә җырчы буласым килде. Булдым да.

Ә язмыш дигәннән, зур теләк булмаса, нәрсә дә булса китереп чыгарып булмый. Аллаһы Тәгаләдән язмышка нәрсәдер язылгандыр, әмма кеше үзе язмышын үзе хәл итә.

Р.В. Зилә ханым, сез һәрчак көләсез дә көләсез. Сезнең ачуыгызны чыгарып буламы берәр ничек? Әгәр дә кеше сезгә начарлык эшләсә, сез көлеп каршы аласызмы яисә аңа яхшы итеп җавап та бирә беләсезме?

З.С. Төрле чак була. Әмма көлеп кабул итсәң, ул яхшырак. Бер яктан үзеңә җиңелрәк, икенче яктан начарлык эшләгән кешене дә йомшарта. Шуның өчен көлү бик файдалы.

Р.В. Синеңчә тормышның, яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә?

З.С. Бер сүз белән генә әйткәндә, тормышның мәгънәсе – мәхәббәттә. Мин мәхәббәткә зур әһәмият бирәм. Мәхәббәт ул бик зур этәргеч һәм көч.

2001 ел

МИЛЛИ АҢ, МИЛЛИ РУХ БУЛМАСА, ҖЫР ДА,

МУЗЫКА ДА, СӘНГАТЬ ТӘ, ӘДӘБИЯТ ТА КИРӘКМИ

Актер Әзһәр Шакиров

Разил ВӘЛИЕВ: Татар халкын Камал театрыннан башка күз алдына китереп булмаган кебек, Камал театрының үзен дә Әзһәр Шакировтан башка күз алдына китереп булмый торгандыр. Шуңа күрә дә Әзһәр агайга беренче соравым татар дөньясында бер могҗиза булып яшәп килгән театр хакында булыр… Белгәнебезчә, азмы-күпме дөнья күзенә күренгән һәммә халыкның да театры бар. Әмма татар тормышында, татар тарихында театр аерым бер урын алып тора. Безнең халык театрны изге урын саный, театрга мәчеткә барган кебек сафланып, пакъланып, чистарып бара. Театрда ул үзенең тормышта инде югалып барган телен табып сөенә, дәүләтле чагын күреп куана, какшый башлаган иманын яңарта. Бәлки, мин ялгышамдыр? Бәлки, хәзер театрга күбрәк күңел юатырга, күңел ачарга гына йөри торганнардыр?

Әзһәр ШАКИРОВ: Татар академия театры ул Татарстан театры гына түгел, татар халкының академия театры. Ә татар халкы миллионлаган. Рәсәйдә генә түгел, бөтен дөньяга таралган. Ул шушы театрны үзенең иң изге урыннарыннан берсе дип саный.

Озак та калмады, безнең театрга 100 ел тула. Академия театрының юбилеен татар халкының театры юбилее итеп уздыру өчен без урыс дәүләтенә, аның хөкүмәтенә нәрсә дип әйтергә тиеш? Миллионлаган татарлар урыс дәүләте өчен көне-төне эшли, налог түли, алар өчен утка-суга керә. Менә шушы халык үз телендә театр карый аламы, юкмы? Әгәр урыс дәүләте җитәкчеләре бүтән милләтләргә хөрмәт белән карасалар, академия театрының 100–еллыгын Россия дәүләте күләмендә уздырырлар иде. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Беренчедән, татарлар яши торган Мәскәү, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Чиләбе, Әстерхан кебек шәһәрләрдә безнең театр шушы зур бәйрәмне үткәрергә, халкыбызны берләштерергә, аның сәнгате барлыгын аңлатырга тиеш. Икенчедән, академия театрының 100–еллыгына «Культура» каналында кимендә 2 спектакль һәм академия театрына багышланган бер зур тапшыру эшләнергә тиеш. Моңа без мохтаҗ түгел, ә Рәсәй дәүләтенә таралган миллионлаган халкыбыз мохтаҗ. Халыклар үзләренең милли театрын һәм аның нинди урын тотканын белергә тиешләр. Бу безнең алда торган иң зур бурычларыбызның берсе.

Сез миңа татар театрына ни өчен киләләр, дигән сорау бирдегез. Хәзерге вакытта татар театрына килү зур батырлык, горурлык. Әгәр дә кешедә милли хис булса, ул үзендә көч һәм рух таба. «Бу татар театры ничек эшли һәм яши икән? Безнең язмышыбызны ача микән?» – дип, я сөенеп, я куанып, үзенә сорау биреп китә. Шуңа күрә мин, нинди уй белән килсәләр дә, бик сөенәм. Еларга киләләрме, көлергә киләләрме, музыканы, җырны тыңларга киләләрме, сәхнәбезне күрергә киләләрме – килсеннәр генә – халкыбызга теләгем шул.

Р.В. Фикерегез бик дөрес. Академия театры Татарстан театры гына түгел бит. Аның исеме үк – Татар дәүләт академия театры. Ул бөтен Россиядәге татарларга гына түгел, чит илләрдәге татарларга да хезмәт күрсәтә.

Без еш кына торгынлык елларын сүгәбез. Әмма бу елларда ай саен бөтен СССР телевидениесеннән бер татар спектакле күрсәтелә иде.

Ә.Ш. Хәзер эзе дә юк. Ул вакытта биш ел саен Мәскәүгә, Ленинградка, Свердловскига барырга тиеш идек. Чөнки татар халкы Рәсәйдә сан ягыннан икенче урында тора.

Р.В. Без яшьрәк чакларда артист Әзһәр Шакировны «елак артист» дип йөртүчеләр дә бар иде. Әйе, ул чыннан да гаҗәеп тирән хисле, чамадан тыш романтик рухлы артист иде. Ләкин минем өчен бу һич кенә дә Әзһәргә генә хас «елаклык» түгел, ә татар халкының гасырлар буена җыелып килгән сагыш-моңы, ачы хәсрәт хисләре кебек тоела иде. Әгәр татарның ун җырының тугызы моң-сагыш, кайгы-хәсрәт белән тулы икән, ни өчен әле шушы милләт баласы Әзһәр башка төрле булырга тиеш ди?! Ятим бала моңлы булган кебек, дәүләтсез, димәк, ятим халык та шулай ук моңлы була торгандыр инде ул… Әмма изге Коръән-и-Кәрим адәм баласының гел сагышка бирелеп яшәвен дә хупламый бит… Моңлы-сагышлы кешенең, моңлы-сагышлы халыкның язмышы турында син дә еш уйланасыңдыр, Әзһәр абый?

Ә.Ш. Мин инде кешеләргә гел аңлатам. Күз алдыгызга китерегез – килеп өеңне җимерделәр, соңгы ризыгыңны алып киттеләр, бөтен гомереңне багышлаган дәүләтеңне, илеңне, динеңне юкка чыгардылар ди. Шушы халык ничек еламасын, ничек зур бәхетсезлекне, фаҗигане кичермәсен. Әлбәттә, шушы фаҗига бөтен җаныбызга, тәнебезгә, рухыбызга кергән.

Безнең заман кешеләре моны аңламый. Чөнки ул безнең үз башыбыздан узмаган. Гасырлар үткән саен ул онытыла, кими бара. Ләкин аның төбендә милли фаҗига ята. Иң матур, иң көчле дәүләтне юкка чыгарып кара. Ни өчен юкка чыга? Бердәмлек булмау аркасында. Татарның иң зур хатасы, иң зур хилафлыгы бердәм булмауда һәм ялагай булуда. Юкка алданудан үзен үзе харап итә ул. Казанны алырга иң алдан татар гаскәрләре керә. Монда нинди фаҗига ятканын күз алдына китереп карагыз.

Ә инде моңлы-зарлы дигәннән, мин үзем дә кайвакыт сүзгә керәм. «Нишләп без шулхәтле моңлы булганбыз соң?» – дим. Син әйткән фикер, әлбәттә, аны ачыклый һәм раслый. Әгәр дә берәр бөек җырчы килеп, безнең җырларыбызны дөнья күләменә күтәрсә, тамашачы тетрәнәчәк. «Ничек бу моңнар сакланганнар? Ничек бу хәзинәләр ачылмыйча яткан?» – дип, бөтен дөнья халкы шаккатачак.

Сез Коръәндә язылган фикерне әйттегез. Әгәр дә Коръән кешедә яктылыкка өмет уятмаса, бик зыянлы булыр иде. Коръәннең бөтен көче дә шунда – ул адәмгә рухи яктылык бирә, өмет бирә. Үлем белән кешенең юкка чыкканын исбатламый ул. Үлемнән соң кеше барлыгын, рухи көчнең, яшәүнең барлыгын исбатлый. Шуңа күрә кеше яшәүдән һәм киләчәктән өметен җуймаска тиеш. Ә бу безнең милләткә бигрәк тә карый. Әгәр дә безнең дәүләтебезне торгызу өчен эчтән әзерлек булмаса, без һаман да булганыбызны югалтачакбыз.

Р.В. Аннары безнең җырларыбызның һәм үзебезнең дә моңлы-зарлы булуыбыздан гаеп эзләргә кирәкмидер. Бу бит гадәти хәл. Дәүләтебез булып, башыбызны горур күтәреп йөрмичә торып, бу моңлы җырларыбыздан аерылмабыз, әле киләчәктә дә аерылмабыз.

Шулай бер тапкыр Туфан ага Миңнуллин белән Азнакайга барганда, ул кинәт кенә машинаны туктатты да, юл читенә басып: «Менә шушы төштә Нәҗибә белән Әзһәрнең туган авылы булган. Хәзер юк инде ул, бары зират урыны гына калган», – диде. Шулчак йөрәгем чәнчеп куйды. Күз алдымнан кайчандыр авылларыбызның, шәһәрләребезнең юкка чыгуы, заманында шау-гөр килгән дәүләтебезнең җимерелү чорлары йөгереп узгандай булды. Шул көннән башлап мин Нәҗибә ханым белән Әзһәр әфәнденең иҗатларына, кылган гамәлләренә дә башкачарак карый, аларны ныграк аңлый башладым кебек.

Соңгы елларда без халкыбызны дәүләтле итү хакында бик күп сөйләшәбез. Дәүләте генә түгел, хәтта туган авылы да җир йөзеннән юкка чыккан кеше буларак, сиңа бу халәт барыбызга караганда да ныграк аңлашыла торгандыр, Әзһәр абый?

Ә.Ш. Авылларын югалткан кешеләр бик күп. Мин дә шундыйларга керәм. Бу фаҗигане аңлатып кына бетереп булмас. Менә мин чагыштырырга гына телим. Авыллары бар, әти-әниләре авылда яши. Ә елына бер тапкыр авылга кайтып, әти-әнисенең тормышы, язмышы белән кызыксынмый кеше. Ул гына түгел, Казанда яшәп тә, ярты сәгатькә кереп, әти-әнисенең хәлен белеп китә алмаучылар бар.

Ә минем тормышка килгәндә, безнең авыл бик бәләкәй авыл иде инде ул. 20 дән артык кына өй бар иде. Без Нәҗибә белән бергә укыдык. Без театр дигән әйберне белми идек, радионы ишетмәдек, электр булмады. Шуңа күрә безнең язмыш кызыграк инде ул. Минем язмышым бер генә яктан башка кешеләрдән аерылып тора – минем әнкәй бөкре иде. Таш күтәреп эче чыкты. Аннан соң кулы сынды. Ул ни өчен бөкре калды, чөнки бик дини кеше иде, тәненә чит кеше кагылырга тиеш түгел иде. Шуңа күрә ул больницага бармады. Аннан бер күзе акты.

Ә әтинең бер як үпкәсе юк иде. Ул эшләгәндә тәне икегә бүленә – бер ягы тирләгән, ә бер ягы ап-ак. Ул шулай үпкәсен кан белән чыгарып бетергән инде. Менә шундый кешеләр иде.

Мин һәр елны зиратка кайтам, яхшылап карыйм. Әгәр дә аракы эчә торган кеше булсам, гел елап кына утырыр идем. Аллаһы Тәгалә вакыты белән аек акыл бирә, шуның аркасында үзеңне саклап каласың.

Аек акыл безгә бик нык ярдәм иткән ул. Әгәр дә аек акылны Ислам дине тәрбияләмәгән булса, безнең халык күптән бетәр иде. Моннан 450 ел элек чукынып, аракы эчеп юкка чыгар иде. Яртысы болай да беткән инде, әгәр дә Ислам дине булмаса, бөтенләй бетәр иде. Шуңа күрә мин кешеләргә Аллаһы Тәгалә зур бәхетсезлекләр күрсәтмәсен – акыллары бетмәсен, әти-әниләре, туганнары белән кайтып күрешергә туган илләре булсын дип телим. Чөнки татарның бөтен көче, бөтен киләчәге, бөтен аһәңе хәзерге вакытта авылда гына. Шәһәрдә татарның йөзе югала. Казан бит ул татар шәһәре түгел, урыс шәһәре иде. Монда урыслар үзләрен хуҗа итеп хис итәләр иде. Монда бит татарлар да бар, бу бит татар шәһәре. Монда татарлар да хуҗа, бергә хуҗа, бердәмлек хуҗа булырга тиеш. Шуңа күрә, авыллар бетсә, мин татарның киләчәген бик үк якты итеп күз алдына китерә алмыйм. Әгәр дә авылларны иң авыр вакытта саклап кала алмасак, минемчә, бик зур бәхетсезлек көтә безне.

Р.В. Театрга барганда кайчак миңа баскет-холл, спорт сарае яисә стадион яныннан үтәргә туры килә. Ул спорт сарайлары янында – йөзләгән кыйммәтле чит ил машиналары, «Мерседес»лар, ә безнең театр тирәсендә – күбрәк үзебезнең «Жигули»ләр, «Ока»лар. Бөтен Казан байлары, татар байлары бүген спорт белән җенләнә, чөнки анда акча исе килә, акча уйный. Ә башка илләрдә андый бүленеш юк бит. Бае да, ярлысы да йөри анда театрга. Ә безнең театрга, татар театрына бүген кемнәр йөри, Әзһәр ага?

Ә.Ш. Спорт дигәннән, бер сүз әйтим әле. Бездә бит «Ак Барс» хоккей командасы бар, «Рубин» футбол командасы бар. Гәҗиткә язып чыктылар, «Ак Барс»ка фәлән миллион доллар акча тотыла дип. Ә футбол белән баскетболга фәлән миллионнан артык. Күз алдыгызга китереп карагыз инде!

Трамвайда барганда, миңа кешеләр сөйли инде: «Картаеп беткән хәерче пенсионерларның тиеннәрен алдылар, ә үзләре миллиардлаган акча түләп баскетбол, футбол, хоккей карыйлар. Бу кешеләрдә оят дигән әйбер бармы, юкмы?» – диләр. Әгәр дә халкың башка милләтләр төсле яшәсә, бу мөмкин булыр иде. Ләкин бит безнең халыкның тормышы юк. Тормышы булмаган халык белән шушыларны эшләп ят. Яки Мәскәү белән ярышыр өчен. Кемне шаккатырасың, нинди мәгънә ята монда? Ә бит милләтне бетермәс өчен радио-телевидениедән зур тапшырулар эшләр өчен, кинолар төшерү өчен акча юк. Халыкка футбол белән хоккей кирәкме, әллә тормышын алып барыр, киләчәген күрер өчен башка әйбер кирәкме? Яхшы метро да, яхшы трамвай-троллейбуслар да булыр. Ләкин синең татар халкың булмас.

Баскетболистлар безгә спектакль карарга килгәннәр иде. Сүз иярә сүз чыккач, артистлар сорыйлар. «Гафу итегез, сез күпме аласыз соң?» Тегеләр әйтә: «10-15 мең доллар алабыз». «Бер айгамы?» – дип сорыйлар. «Юк, бер уенга. Ә сез күпме аласыз?» Моны Ринат Таҗидан сорыйлар инде. «Өч мең ярым сум», – ди. «Бер уенгамы?» – «Юк, ай буена». Теге баскетболист аптырап тора: «Мин ышанмыйм, алай булуы мөмкин түгел», – ди.

Менә шунда күренә инде ул – милләт турында, халкыңның киләчәге, сәнгате турында уйлыйсыңмы, әллә бер минутлык рәхәтең өчен яшисеңме. Монда бит бик зур аяныч ята. Киләчәктә әйтәчәкләр бит: «Нишләп сез шулай булдыгыз, нишләп милләт буларак юкка чыктыгыз? Ни өчен бу турыда алдарак уйламадыгыз?» – диячәкләр.

Театрга кемнәр йөри? Ресторанга керә алмаган, «Пирамида»га билет ала алмаган, төнге клубларга йөрмәгән, җанында татарга, аның сәнгатенә хөрмәт саклаган, гап-гади кешеләр йөри. Аларга мин чын күңелемнән рәхмәт әйтәм. Минем өчен алардан да кадерле кеше юк.

Р.В. Кешеләргә әйтер сүзе, халыкка җиткерәсе олы фикере булмаган затлар театр сәхнәсенә дә менмидер, шәһәр мәйданнарына да чыкмый торгандыр. Әзһәр Шакировның исә һәрчакта да үз фикере, үз максаты, үз сүзе булды… Әзһәр ага, әгәр дә могҗиза белән дөньядагы бөтен татар халкын театр бинасына җыеп булса, Сез аларга кайсы спектакльне күрсәтер идегез, нинди сүзләр, теләкләр әйтер идегез?

Ә.Ш. Татар халкында, татар милләтендә шушы милләт хакына үзен корбан итәргә рухи көч тапкан кешене күрсәтер идем: «Менә күрегез, татар нинди була ул!» – дияр идем. «Милләтнең язмышын, киләчәген шушы кешеләр хәл итәләр, киләчәк шулар кулында бит», – дип әйтер идем. Ул турыда сүз чыкканда әйтәсем килә – минем өчен иң кадерлесе – Гаяз Исхакый. Милләтебезнең күп шәхесләрен яратам, ләкин Гаяз Исхакый белән тиңләрлек шәхес күрмим. Әгәр дә шушы рухны, шушы фикерне үзе исән чагында безгә керткән булса, безнең милләт бөтенләй икенче булыр иде. Бездәге шушы рухны, шушы көчне, шушы омтылышны юкка чыгардылар. Ә Гаяз Исхакый моннан йөз ел элек үк татарның язмышы, фаҗигасе, киләчәге турында әйтә. Җыр да бар, музыка да бар, сәнгать тә бар, әдәбият та бар. Ләкин милли аң, милли рух булмаса, аларның берсе дә кирәкми. Болар бит барысы да милләтне саклап, милләтнең язмышын ачып бирүче әйберләр генә.

 

2005 ел

КҮК БАЛАСЫ БЕЛӘН ҖИР КЫЗЫ

Күренекле җырчылар Хәйдәр Бигичев һәм Зөһрә Сәхәбиева

Бу әңгәмә гадәти әңгәмә түгел. Бу – минем Хәйдәр дустым белән, халкыбызның мәшһүр җырчысы Хәйдәр Бигичев белән соңгы очрашуым хатирәсе. Ул көнне Татарстан Милли китапханәсендә Зөһрә, Хәйдәр һәм мин, өчәүләшеп, фани дөнья мәшәкатьләре хакында озаклап сөйләшеп утырдык. Хәйдәр белән Зөһрә махсус шушы әңгәмә-тапшыру өчен җырлар да яздырдылар. Бу көнне Хәйдәр бик тә моңсу иде. Аның күңеле тыныч түгел иде. Җырчы күңеле үтә сизгер була. Ул үзен олы фаҗига – үлем көткәнен сизгәндер, һичшиксез, сизгәндер кебек. Хәйдәр минем хәтеремдә мәңгегә шундый булып калды. Колагымда, күңелемдә бүген дә аның җырлары, аның моңсу сүзләре яңгырый. Бу сүзләр, бу җырлар Хәйдәр Бигичевның фани дөнья белән саубуллашуы, безгә әйтеп калдырган соңгы васыяте булган икән.

Аның гомере кайгылардан – шатлык,

Шатлыклардан кайгы эзләп үтте.

Бар төшләрен гел яманга юрап,

Өзә иде безнең үзәкне.

Менә бүген, җирне моңга күмеп,

Берни алмый бу дөньядан китте.


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 637 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.015 сек.)