АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология

Шул чакта да онытмам мин сезне

 

– дигән сүзләрдән, җырдан тәннәр чемердәп-чемердәп китәр иде. Ул бәлеш ачу, каз бүлү, кодалар ашын чыгару дисеңме, боларның һәрберсенең үз йоласы бар, болар бик тә матур, әкияттәге кебек онытылмас мизгелләр. Түгәрәк уеннары мин бала чакта болынга сыймас кебек тоела иде. Нинди затлы җырлар җырлыйлар иде анда дәдәй, түтиләр, без бала-чага шушы түгәрәк эчендә тәгәрәшеп йөрер идек. Менә кайда сеңгәндер ул җыр безнең күңелләргә. Шушы бәйрәмнәр кешеләрне берләштергән, ераклардан бер генә күрешү өчен булса да чакырып кайтарган, дошманнарны дуслаштырган, олыларга хөрмәт хисе тәрбияләгән, җырга карата рәхмәт тойгылары уяткан.

Р.В. Син инде, белгәнебезчә, шигырь язасың, җыру җырлыйсың. Ә көй чыгарганың, музыка язганың бармы?

Г.И. Мин үземне шагыйрь дип санамыйм. Ул минем җаныма кирәк нәрсә, шигырь миңа җырга тирәнрәк үтеп керергә ярдәм итә. Ә җыр язуга килгәндә, ул минем өчен түгел. Минем игезәк балалар кебек бер-берсенә охшаган җырлар әвәләп ятасым килми. Миннән башка да андый җырларны әвәләүчеләр күп. Җырны талантлы кешеләр язарга тиеш, әле шулай булганда да яхшы җырлар гел туып тормый. Яхшы җыр йолдыз кебек балкып туа ул, монда инде бар нәрсә дә үз урынында була. Шуңа күрә дә аларны классик әсәрләр дип атыйлар, һәм мондый җыр, романсларның халыкны тәрбияләүдә әһәмияте бик зур. Бу җыр, романсларга җырчылар кат-кат әйләнеп кайталар, шул җырлар аша яшь җырчыларга җыр серләрен аңлаталар, өйрәтәләр. Мондый җырлар халыкның зур рухи байлыгына әверелеп, Җыр хәзинәсенең алтын фондын тәшкил итәләр. Берничә генә шундый әсәрне искә төшереп китик әле. Н.Җиһановның «Зарыгу», Р.Яхинның «Күңелемдә яз», «Сандугач», «Бу таңнар, иртәләр», С.Сәйдәшевнең «Әдрән диңгез», «Батырҗан җыры» (Т.Гыйззәтнең «Наемщик» драмасыннан), «Халисә», Ә.Бакировның «Иртәнге серенада», Ф.Әхмәтовнең «Таң йолдызы», Р.Еникеевнең «Дулкыннар» җыры һәм башка, һәм башка әсәрләр. Болар безнең чын-чынлап зур байлыгыбыз, горурлыгыбыз. Без бу композиторларыбызның исемнәрен атап, зур җыелышларда мактанырга яратабыз, әмма тормышта бөтенләй башкача. Әгәр дә алар безнең горурлыгыбыз икән, классикларыбыз икән, нигә аларның җыр, романсларын, опера әсәрләрен җырлаучы җырчыларның кадере юк, нигә алар эт типкесендә соң? Нигә алар көчкә очны-очка ялгап, зур кыенлыклар күреп яшиләр соң? Зурдан кубып уйласаң, 7 миллион татарга безнең 10 чын җырчыбыз да юк бит. Әгәр дә дәүләт ун бөртек җырчысын да кешечә яшәтә алмый икән, нинди дәүләт соң инде ул?

 

Р.В. Җырчыга бәя биргәндә, мин бигрәк тә ике нәрсәгә: аның тавыш мөмкинлекләренә һәм репертуарына игътибар итәм. Синең тавыш, синең моң турында озаклап сөйләп булыр иде. Фәхри Насретдиновлар, Хәйдәр Бигичевлардан соң татар җырында кемнәр бар, дип сорасалар, мин, һич тә икеләнмичә, берничә бөртек җырчы арасында синең исемне дә атар идем. Репертуар ягына килгәндә дә син бик таләпчән. «Безнең ил»не алсаң да, шул ук «Әллүки», «Чибәр кызга», «Су буйлап»ны әйтсәң дә, Р.Яхин романсларын атасаң да – һәммәсе татар җыр хәзинәсенең алтын фондына кергән әсәрләр. Әллә бүгенге үзешчән һәм акчалы композиторлар сиңа үз җырларын тәкъдим итмиләрме, акча түли-түли, кыстый-кыстый җырлатмыйлармы? Әллә син бик баймы, аларның акчасына мохтаҗ түгелме? Үзең әйтмешли, «уенчык җырлар» белән уйнап алмаган җырчы бик сирәк бит хәзер.

Г.И. Дөресен әйтергә кирәк, үзешчән композиторлар миңа үз җырларын бик сирәк тәкъдим итәләр. Күрәсең, алар минем нинди юнәлештә баруымны аңлый торганнардыр. Ләкин үзешчән композиторларның да төрлесе бар бит әле. Мәсәлән, Ф.Әхмәдиев нинди матур җырлар калдырып китте безгә. Шулай ук М.Макаров, З.Гыйбадуллин кебек бик матур җырлары белән татар җыр сәнгатен баетуга зур өлеш керткән шәхесләр бар. Мондый авторларның җырларын мин бик теләп җырлыйм. Әмма дә ләкин, зәвыксыз, бер-берсен кабатлый торган җырлар мине кызыксындырмый. Мин алардан җаным өчен тәм тапмыйм, алар минем эчке тойгыма җавап бирмиләр, мин алардан ләззәт ала алмыйм. Җырларны мин үзем эзләп, казынып табам, халык җырлары белән бергә нинди генә татар композиторын алсаң да миндә аларның барысының да җыр, романслары бар. Бәлки, минем бу фикерем бик каты булып ишетелер, әмма, нәрсә генә әйтсәләр дә, барыбер халыкка чын сәнгатьне такмак җырлаучылар түгел, ә без җиткерәбез һәм мин моның белән бик горурланам.

Бездә культура бүген бик түбән дәрәҗәдә, ул яшерен нәрсә түгел, чөнки укый-яза белү генә югары культуралы булу дигән сүз түгел әле ул. Әгәр дә без югары сәнгатьнең бер төре саналган тирән эчтәлекле җырларны да тыңлый һәм аңлый алырлык дәрәҗәдә түгел икән, зур культура турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Җырны тыңларга өйрәнергә, тавышка бәя биреп, аның мөмкинлеген аера белергә кирәк. Кухняда савыт-саба юганда гына тыңламаска кирәк җырны, зәвыгың кухня дәрәҗәсендә генә калмаска тиеш. Кеше тавышы иң матур уен кораллары авазыннан да нәфисрәк, матуррак бит ул. Чөнки аның кыллары җан белән өретелгән, ә җан исә кояшлы, назлы, кирәк икән нәфрәтле, көчле һәм горур ул. Әгәр дә сез җаныгызны ачып җырга үтеп керсәгез, җыр сезнең эчке дөньягызны баетырга ярдәм итәр. Мин Н.Җиһанов белән Р.Яхинны бөтен кеше дә яратырга тиеш, дип әйтергә җыенмыйм, ләкин зур катлам халык аларны аңларга тиеш һәм шул катлам безнең халыкның культура дәрәҗәсен күрсәтеп торачак. Бу эш үзешчәннәр яки сәнгатькә очраклы килеп кергәннәр кулында түгел, ә дәүләт карамагында булырга тиеш. Безнең җыр сәнгатебез бүгенге көндә тулысынча үзешчәннәрдән тора, дип әйтерлек. Үзешчәннәр бездән үрнәк аласы урынга, бүген профессиональ җырчылар үзешчәннәр дәрәҗәсенә төшеп җырлый башладылар. Һәр нәрсәнең үз урыны булырга тиеш бит инде, ләбаса. Тагын бер куркыныч нәрсә турында әйтеп үтәсем килә: татар интеллигенциясенең күпчелек өлеше зәвык ягыннан бик түбәндә тора...

Ә минем байлыкка килгәндә... байлык юк инде ул. Бездә Сәйдәшне, Яхинны җырлап бай җырчы булып булмый шул.

Бар булган байлыгым – гаиләм, балаларым һәм җырларым...

 

Р.В. Безнең илдә, безнең җәмгыятьтә сәнгать кешесенә ниндидер исем бирү дигән нәрсә бар. Авылда һәр кешенең кушаматы булган кебек, сәнгать кешесенең дә хөкүмәт биргән ниндидер кушаматы булырга тиеш кебек. Син ничек уйлыйсың: сәнгать кешесенә, конкретрак алганда, җырчыга атказанган яисә халык исеме кирәкме? Кирәк булса, нәрсәгә кирәк ул? Франциядә, Англиядә, Германиядә, Италиядә һәм тагын йөзләгән илләрдә бернинди исемсез менә дигән итеп җырлап яшиләр бит әле. Синең үзеңнең берәр исемең, рәсми кушаматың бармы?

Г.И. Чынлап та, чит илләрдә атказанган яки халык артисты дигән исемне йөртми артистлар. Ләкин, шулай булуга карамастан, тавышы бар икән, аны беләләр, хөрмәт итәләр һәм артист рәхәтләнеп җырлый, муллыкта яши. Чөнки чит илдә талантның бәясе бик зур аның, ә бездә ниндидер категорияләр уйлап чыгарып, нинди исем йөртүенә карамастан, авырлык белән генә тормыш алып барырлык акча түлиләр. Кирәкме соң исем бирү бүген? Кирәктер, минемчә. Әгәр дә инде бездә шундый традиция кертелгән икән, бу артистка әлләни матди ярдәм китермәсә дә, мораль яктан канәгатьләнү хисе алу өчен кирәктер. Исемгә килгәндә исә, хәзер аларның дәрәҗәсе бик төште, уйлап карагыз әле, С.Сәйдәшев тә халык артисты, «Питрәч таласы»н җырлаудан узмаган үзешчән җырчы да халык артисты. Җыласаң, җыла, көлсәң, көл. Нинди генә юллар белән алмыйлар ул исемне бүген.

Р.В. Татар кешесе бер-берсе белән очрашканда, хәл белешеп, иң беренче: «Нихәл?» яисә «Исәнме!?» — ди. Без менә бүген җыр турында, татар моңы турында сөйләшәбез. Бүген татар җырының хәле ничек? Чын татар җырының саулыгы-сәламәтлеге ничек, чын татар моңы исәнме әле ул?

Г.И. Татар җырының бүгенге көндәге хәле бик тә авыр, чөнки чүп баскан гөл түтәлен хәтерләтә башлады ул. Без чын татар җырын җырлаучы җырчыларыбызны югалта башладык. Ә яшь, талантлы, тавышлы җырчылар күренмиләр. Әзме-күпме өметле күренгәннәрен дә эстрада үз эченә йота бара. Әгәр дә профессиональ җырчыларга караш үзгәрмәсә, без ун-унбиш елдан татар классик композиторларының җыр, романсларын югары осталыкта башкаручы җырчыларсыз калачакбыз. Бу шаяру түгел, безнең чын-чынлап җырчыларсыз калу ихтималыбыз бик зур. Әгәр дә без Р.Яхинның җыр, романсларын аңларлык дәрәҗәгә дә үсә алмасак, беркайчан да адәм рәтле халык та, дәүләт тә була алмаячакбыз. Чөнки цивилизацияле халык, ныклы дәүләт булу өчен нык үскән культура да кирәк. Культурасыз дәүләт экономик яктан зәгыйфь дәүләт булачак ул. Безнең алдыбызда шул ук вакытта татар моңының чисталыгын саклап калу бурычы да тора. Ләкин безнең җыр сәнгатебез гел моңлы, елак җырлардан гына торырга тиеш түгел, моңга гына салынып, сагышланып ятсак, без бөтенләй йомшап, җебеп бетәрбез. Безнең җырларыбыз, моң-сагыш белән бергә, күтәренке рухлы, тирән эчтәлекле һәм якты яңгырашлы булырга тиеш. Андый җырлар күбрәк булса, без үзебез дә җаныбыз белән чистарынып, яктырып, сафланып китәрбез.

 

1999 ел

 

 

ОЛЫ ЮЛНЫҢ ТУЗАНЫ

Җырчы Рафаэль Ильясов

Разил ВӘЛИЕВ: «Татар җыры» диюгә иң элек «моң» дигән тылсымлы сүз күңелгә килә. Шушы яшемә җитеп минем әле «моң» сүзенең мәгънәсен тулысы белән аңлатып, ачып бирә алган кешене күргәнем юк. Күңелем, йөрәгем белән мин үзем аның мәгънәсенә төшенәм, ә сүзләр белән әйтеп-аңлатып бетерә алмыйм. Сүз таба алмагач: «Моңның нәрсә икәнен аңларга теләсәгез, Рәшит Ваһаповны, Илһам Шакировны, Фәридә Кудашеваны, Рафаэль Ильясовны тыңлап карагыз», – дип әйтәм. Рафаэль абый, сезнең күңелдәге моң чишмәсенең башы кайда икән? Авылдамы, 11 яшьтә әнисез калып, ятимлектә узган балачактамы, халкыбыз язмышындамы?..

 

Рафаэль ИЛЬЯСОВ: Чыннан да бу бик катлаулы сорау. Моң турында мин Cезнең сүзләр белән бик килешәм, әле берәүнең дә моңның нәрсә икәнен аңлатырлык конкрет фикер әйткәне юк.

Моң турында төрле төшенчәләр яши, миннән дә: «Нәрсә ул моң, моңлы итеп җырларга өйрәтеп буламы?», – дип сораганнары булгалады. Беләсезме, җырчылар арасында нечкә, саф күңелле, эмоциональ хискә ия кешеләр дә һәм кырыс холыклы, дорфараклары да бар. Күңеле нечкә кеше бервакытта да кычкырып җырламый, акырып-бакырып сөйләшми. Һәр сүзне, һәр нотаны йөрәге аша үткәреп, башы белән уйлап, бөтен күңелен биреп җырлаган җырчы гына моңлы була ала, дип уйлыйм мин. Хәтта менә гармунчыларны, скрипкада уйнаучыларны гына алсак та, кешенең холкы нинди, аның уйнавы да, гадәттә, шундый була. Тыныч кына уйналырга тиешле «Тәфтиләү» көен алыйк. Анда бернинди көтелмәгән нюанслар юк һәм кеше шушы музыканы уйнаганда үзенең холкындагы тигезсезлекләрне күрсәтеп бирә. Әгәр «Тәфтиләү» моңына синең холык-фигылең туры килми икән, син инде аны бервакытта да халык күңеленә үтәрлек итеп башкара алмаячаксың... Моң ул – кешенең тумыштан килгән сәләтенә, күңел байлыгына бәйле күренештер.

 

Р.В. Безнең татарны, бигрәк тә авылдан чыкканнарны, еш кына мокытлыкта, мескенлектә гаеплиләр. Ә менә Сез миңа читтән караганда бик тә горур кеше булып күренәсез. Башкаларга да хөрмәт белән карыйсыз, үзегезне дә хөрмәт иттерә беләсез кебек... Җырларыгыз моңлы, сагышлы, ә үзегезнең баш гел югары... Сезнең күңелдә сагыш белән горурлык ничек алай сыешып янәшә яши ала икән?

 

Р.И. Разил туган, бу бик четерекле мәсьәлә. Сәхнәгә чыккач, җырчы җырларга тиеш, җырлау турында гына, һәр сүзне тамашачыга җиткерү турында гына уйларга тиеш. Әгәр ул сәхнәнең бер башыннан икенче башына сикереп йөри-йөри җырласа, анда инде «моң» турында сүз булырга да мөмкин түгел. Мәсәлән, халкыбызның «Рәйхан» көен җырчы сәхнәгә чыгып җырлый икән, ничек инде анда үзеңне ямьсез яисә тупас тотарга мөмкин?! Ул җыр үзе шундый кирәкмәгән хәрәкәтләр ясарга, килешмәгән нәрсәләр башкарырга кушмый.

Р.В. Миңа иң беренче чиратта Рафаэль Ильясовның сәхнәдә үзен зыялы-затлы тота белүе, артык сүз сөйләмәве, кирәксез һәм мәгънәсез хәрәкәтләр ясамавы, тамашачыга үз-үзен түгел, ә моң байлыгын, моң тирәнлеген, моң биеклеген күрсәтүе һәм... кычкырмыйча, әкрен тавыш белән җырлавы ошый. Сәхнә бит ул иң әүвәл җырчы тавышын күрсәтү урыны түгел, ә җырны күрсәтү, халыкка җиткерү мәйданы. Юкка гына: «Кеше китә, җыры кала», – дип әйтмәгәннәрдер инде.

Кычкырып җырлау, дигәннән, бер китапта мин Италия профессорының мондый сүзләренә тап булган идем... Бик каты кычкырып җырлаучыга ул: «Нигә болай кычкырасыз? Сез кычкырмагыз, җырлагыз! Әнә, паровоз Сездән дә катырак кычкыра, әмма берәүнең дә аны тыңлыйсы килми», – дигән.

Язучы дустыбыз Фаил Шәфигуллинны җирләгән көнне без Хәйдәр Бигичев белән моңсуланып сөйләшеп утырган идек. Шунда, күңеле тулып, Хәйдәр әкрен генә җырлап җибәрде. Ишетелер-ишетелмәс тавыш белән ул күңелнең әллә нинди тирән чоңгылларына үтеп керде ки, әле бүген дә Хәйдәр турында уйлаганда шул мизгелләр искә төшә.

Әкрен тавыш белән моңланучыларга һәм кычкырып җырлаучыларга сезнең мөнәсәбәтегез ниндирәк?

Р.И. Кычкырып җырлау, минемчә, җырчының тәрбиясе, белеме белән бәйледер: укуда, өендә нинди тәрбия алган, ничек укыган, нинди җырчыларны тыңлаган... Әгәр аның эчке культурасы, яхшы тәрбиясе бар икән, ул, һичшиксез, җырлаганда чагыла, әмма кирәк чакта, тиешле урында җырчы үзенең тавышын күрсәтергә дә тиеш. Менә, сез әйткәнчә, Хәйдәр Бигичев тә әкрен генә тавыш белән искиткеч хисләнеп җырлаган бит. Гомумән, кычкырып җырлау безнең татар халкына хас сыйфат түгел.

Р.В. Рафаэль абый, Сез бит заманында җырчы булырга укыган кеше түгел. Сез музыка училищесында да, консерваториядә дә оркестр музыканты булырга укыгансыз. Билгеле инде, Сез балачакта ук җырлап йөргәнсездер. Һичшиксез, шуннан башка җырга кереп китү мөмкин түгел. Ничек Сез оркестрны ташлап, җырга яңадан әйләнеп кайттыгыз?

Р.И. Мин күп балалы гаиләдә тудым. Бу балаларның миннән соң туганнарын бишектә көйләргә бик күп туры килде, аларны җырламыйча гына йоклатып булмый иде. Шуңа күрә җырлау хасияте миңа бала вакыттан ук, мәктәптә укыганда ук килде. Бөгелмәдә учительский институт дигән уку йортыннан безнең авылга өч укытучы кыз кайткан иде. Менә шул кызлар килгәч, безнең авылның мәдәни тормышы күпкә яңарды. Әлеге кызлар мине мәктәп концертларында җырлаталар иде. Авыл яшьләре кичке спектакль куйганда, җаен табып, мине җырлатырга тырышалар иде. Алар миңа: «Казанга укырга бар, җырчы бул», – дип, күп тапкырлар тәкъдим ясадылар. Ләкин мин, авыл малае, җырчы булу өчен 18 яшьне тутырып килергә кирәклеген Казанга баргач кына белдем. Ул вакыттагы училище директоры Ильяс Әүхәдиев мине укыткан укытучым Мөбарәк Батталов белән бергә сөйләшкәннәр дә, әле бу балага җырчы булырга иртә, әйдә гобойчылыкка калдырабыз, дип фикер иткәннәр. Мин аларга халкыбызның «Кара урман» көен җырладым. Аның көе дә искиткеч хисләргә бай, авылдан килгән кечкенә генә бер малайның тавышы да моңлы булып ишетелгәндер инде. «Специальность» дигән имтихан биргәнмен икән, шунда алар миңа «биш»ле куеп чыгардылар. Аннан соң, китмәскә куштылар. Әүхәдиев белән Батталов мине чакырып алдылар да: «Улым, безнең шундый тәкъдимебез бар: телисең икән укырга каласың, теләмисең икән, авылыңа кайтып китәсең», – диделәр. Мин ул вакытта якташыбыз Хәйретдинов Афзал абыйларда тукталган идем. Ул – консерваториядә профессор, билгеле музыкант, миңа: «Килгәнсең икән, укы, сиңа менә дигән уен коралы тәкъдим иткәннәр, укытучың да яхшы, ярдәм итәрбез», – дип әйтте. Шуннан соң мин гобойчы булырга укый башладым.

Р.В. Рафаэль Ильясов барыбер үзенекен иткән, консерватория тәмамлагач, Пермьдә бер ел оркестрда эшләгән дә, яңадан Казанга кайтып, җыр дөньясына кереп киткән.

Р.И. Җыр дөньясына керүнең сәбәбе шулай булды: Пермьнән, оркестрдан кайттым, әмма үземнең белгечлегем буенча Казанда эш табып кына булмый бит. Филармония җитәкчеләре дә ул вакытта миңа нишләптер теләктәшлек белән карамадылар. Шулай бер көнне мин урамда Җәүдәт Айдаровны очраттым. Ул вакытта Җәүдәт абый Татар җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе иде. Сөйләп биргәч, хәлемне аңлады: «Син нишләп болай йөрисең, әйдә, ансамбльгә кил, мин сине хорга алам, гобойда уйнап җырларсың», – диде. Минем профессиональ сәхнәгә аяк атлауларым шуннан башланып китте.

Р.В. Сез инде 1964 елдан бирле Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясен җитәклисез. Радио оешуга 70 ел булса, сез шуның төгәл яртысын үз язмышыгыз белән бәйләгәнсез. Ә Татарстан радиосы ул гади радио гына түгел, ә 70 ел дәвамында бөтен милләтебезне үз авызына каратып торган, аны бер рух, бер моң тирәсенә туплаган гаҗәеп зур көч. Сез профессиональ җырчы булып сәхнәдә генә калмыйча, татар җыры язмышын хәл итү эшенә алынырга ничек тәвәккәллек иттегез? Бездә сәнгать кешесенең чиновник булуын кайберәүләр бигүк өнәп бетермиләр бит...

Р.И. Моның сәбәбе шунда: ансамбльдә эшләгән вакытта концерт группасы белән авылларда, районнарда йөргәндә, сөйләүчебез авырып киткәч, минем янга радиода эшләп киткән Маһинур Җиһаншина килде. Радиода эшләүнең никадәр җаваплы, кирәкле икәнен белгән, безнең тормышыбызда аерылгысыз якын сердәшче булган бу кеше миңа болай ди: «Рафаэль энем, сине халык яхшы кабул итә, син, әлбәттә, укыган кеше, үзең уйныйсың, үзең җырлыйсың. Минемчә, әгәр дә син радиога музыкаль тапшырулар редакциясенә эшкә барсаң, татар халкына җыр-моң җиткерүдә күбрәк файда китерерсең, сине тәкъдим итсәм, каршы түгелме?». Мин каршы килмәдем, чөнки радио белән мин еш аралашып яшәдем, консерваториядә белем алганда да, хәтта училищеда укыган вакытта да радиога йөри идем. Шуңа күрә радионың коллективын, эшен яхшы белгәнгә, бу тәкъдимне мин бик теләп кабул иттем һәм, без Казанга кайтуга Фаикъ Надыров, үзенә чакыртып: «Әйдә, килегез, эшли башлагыз», – дигәч, мин музыка редакциясендә эшли башладым. Гаять эшлекле һәм кешелекле булган бу шәхеснең ярдәмен мин һәрдаим тоеп яшим һәм аңа гомерем буе рәхмәтле калам.

Р.В. Рафаэль Ильясов дигәндә, мин ике кешене күз алдыма китерәм: берсе – искиткеч моңлы җырлар җырлаучы Ильясов, икенчесе – чиновник Ильясов (яхшы мәгънәсендә). Шушы ике «мин» бер-берсе белән ничек килешеп яши икән, югыйсә, сез радиода 35 ел эшләгән дәвердә күп кешеләр белән аралашкансыз: музыкантлар, композиторлар, җырчылар, шагыйрьләр белән. Аларның һәрберсенең күңеле нечкә, алар һәрберсе дә бәгырьләреннән өзеп, үзләренең әсәрләрен алып киләләр, аларны кайвакытта кире борып та җибәрергә, кайвакытта заказ биреп тә яздырырга туры килгәндер, кайвакытта әсәрләрен төзәтергә дә кушкансыздыр... Алар арасында Сезне хөрмәт итүчеләр дә, Сезнең белән килешмәүчеләр дә булгандыр.

Р.И. « Ике кеше», дип әйттегез бит: берсе – чиновник, икенчесе – җырчы. Аларны ничек килештереп эшләдегез, яшәдегез, дидегез. Казанга килгәч, мин Афзал Хәйретдиновларның әтиләрендә тордым, көндез музыка училищесында укый идем, урысча белмәгәч, татар мәктәбендә кичке урта мәктәптә укыдым. Насретдин абый, минем хәлемне аңлап: «Улым, син училищега баргач, кичке мәктәбеңне оныт, кичке мәктәбеңә баргач, училищеңны оныт», – дип әйтә иде. Аның шушы кыйммәтле сүзләре минем тормышымда маяк булып бара. Әгәр мин радиода икән, фәкать радиодагы эшем турында гына уйлыйм. Сез әйткән композиторлар, шагыйрьләр һәр көнне киләләр иде һәм алар белән аралашканнан соң, мин консерваториядә алып бетермәгән бик күп белем, мәгълүмат алып кала идем. Композиторларыбызның яңа әсәрләрен иң элек безнең бүлмәдә тыңлап, җырлап карый идек. Әлбәттә, Рөстәм Яхин, Александр Ключарев, Җәүдәт Фәйзи, хәтта сирәк булса да, Җиһанов үзе дә килә иде. Нәҗип Җиһановны белгән кеше аның никадәр затлы, таләпчән икәнен хәтерлидер. Татар сәнгатенең шундый аксакаллары килгән чакта, алар белән аралашканда, җырлау турындагы уй-фикерләргә урын калмый инде. Алар дәрәҗәсенә туры китереп син сүз дә әйтергә тиеш, шушы әсәрләргә үзеңнең бәяңне дә бирергә тиеш. Ул вакытта яшәгән композиторларыбыз белән эшләү җиңел иде, чөнки аларның әсәрләре шулкадәр гүзәл, шулкадәр югары дәрәҗәдә була иде ки, әгәр композитор яңа җыр алып килә икән, ул инде бер яңалык иде. Анда яңа интонацияләр ишетәсең, төрле алымнар күрәсең. Шуңа күрә алар белән эшләгәндә, редакторның башка нәрсә турында уйларга вакыты да, көче дә калмый инде.

Р.В. Радио-телевидение турында сүз башлагач, әйтмичә кала алмыйм инде... Соңгы арада һәркөнне диярлек, иртә булсын, кич булсын, ял көнне бигрәк тә, радиодан-телевидениедән акча түләп җырлату модага керде. Мин аны кирәк түгел димим, ләкин һәрнәрсәнең чамасы булырга тиештер бит инде. Мәсәлән, Теләнче Тамакта яшәгән бер апа 100 сум акча түли дә, Питрәчтә яшәгән кодагыен котлап, менә шушы җырны тапшырыгыз дип, заказ җибәрә. Ул җыр алдыннан, гадәттә, бик төче, баллы, татлы сүзләр була. Аны тыңлагач, бу кодагый апаң бик күп эшләр кырган мәшһүр кеше шикелле күз алдына килеп баса, аннан соң, чиле-пешле генә 3-4 куплет шигырь укыла. Шуны бөтен Татарстан халкы тыңлап яисә карап утырырга мәҗбүр. 100 тәңкәгә биш минутлык җыр җырлатучы бу кодагый безнең республикага бик кыйммәткә төшми микән? Дәүләт Советы сессиясендә бер җитәкче: «Радионың бер минут вакыты 8 мең тәңкәгә төшә», – дип әйткән иде. Ничек инде, бер минутының бәясе 8 мең булгач, 5 минутлык җырны 100 тәңкәгә тапшырабыз икән? Менә шушы нәрсә мине бик борчый. Сорау буенча тапшырган җырларның сыйфаты, сәнгать дәрәҗәсе хакында әйтмим дә инде. Анысы тагын бер бик зур проблема...

Р.И. Ул коммерция тапшырулары бөтен ил буйлап таралды бит. Бу рәхәт тормыштан түгел инде, ә финанс мәсьәләләрен яхшырту нияте белән эшләнә. Безнең хәзер гонорарлар бик зур түгел, тормыш тегесен, монысын таләп итә: аппаратура, өстәл-урындык, карандаш, каләм кирәк. Шушы мөмкинчелекләрне тулыландыру өчен эшләнгән эш инде бу. Әлбәттә, дәүләткә эфирның бер минуты шундый кыйммәткә төшә икән, без ул тапшыруларны биреп, ниндидер дәрәҗәдә, үзебезнең тапшыруларның кадерен бетерә торганбыздыр. Тормыш агымына да каршы барып булмый торгандыр, дип уйлыйм мин, әмма тапшыруларны матуррак, нәфисрәк итеп төзүне бездән беркем дә тыймый, бу безнең хезмәтебез, бурычыбыз.

Р.В. Рафаэль абый, Сезне Татарстаннан читтә дә, Татарстанның үзендә дә, һәр җирдә дә беләләр, яратып каршы алалар. Әмма: «Үз илеңдә әүлия булып булмый», дигән гыйбрәтле әйтем бар бит безнең татарда. Мин Сезнең хактагы иң гүзәл, иң соклангыч сүзләрне Америка һәм Финляндия татарларыннан ишеттем. Билгеле инде, алар җырга-моңга мондагы халыкларга караганда ныграк сусаган, чөнки алар читтә яшиләр. Аларны тыңлаганда, мин бер нәрсәне аңладым: алар инде шактый ук туган телләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын да онытканнар, киемнәре дә, үз-үзләрен тотышлары да башкачарак, ләкин моңнары, көйләре нәкъ элеккечә, безнеңчә калган. Мин, алар белән сөйләшкәндә, җырның, моңның мәңгелек булуына шаккаттым. Халыкны чын мәгънәсендә җыр, моң тотып, саклап тора икән бит! Мин күптән түгел Төркиядә Османия дигән татар авылында булдым. Анда да шул ук хәл: телләрен, гореф-гадәтләрен онытып баралар, әмма моңнарын онытмаганнар. Сез бу турыда ничек уйлыйсыз? Җырга, моңга бу кадәр көч каян килә?

 

Р.И. Мин татар халкын «җырчы халык», дип әйтер идем. Безнең әби-бабаларыбыз, бәлки, рәхәтләнеп, күкрәк киереп җырлап та йөрмәгәннәрдер. Чөнки безнең шәригать буенча, җыр-музыкага нинди мөнәсәбәт булганын яхшы беләбез. Шуңа да карамастан, борынгы әби-бабайларыбыз урынын, җаен тапканнар, җыр иҗат иткәннәр. Менә халкыбызның шушы таланты берсеннән-берсенә күчеп, бүгенге көнгә кадәр килгән, һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез илдән-җирдән аерылсалар да, җырдан-моңнан беркайчан да аерылмаганнар. Алар белән аралашканда, «мин әтиемнән шушы җырны өйрәнеп калган идем, мин әниемнән шушы җырны тыңлаган идем, яисә күршедә бер кеше бар иде, без аңардан ишеттек», дип сөйләгәннәрен күргәнем булды. Татар халкы кайда гына яшәсә дә, үзенең моңнарына тугрылыклы халык, дип әйтер идем мин. Хәзерге заманда аудио-видео техникасы ярдәмендә милләттәшләребез һәр җирдә татар җыр сәнгате белән аралашып яшиләр. Алар өчен таныш булмаган яңа җырлар юк, чөнки аларның Татарстан белән элемтәләре зур, алар үзләре дә кайталар, анда безнең халык та бара. Америкага Казаннан бернинди күчтәнәч тә кирәкми, бары тик видео-аудио кассета гына китерсеннәр...

Р.В. Моннан берничә ай элек без атаклы җырчыбыз Фәридә Кудашева белән әңгәмә корып утырган идек. Шунда мин аннан: «Фәридә апа, Казанда нинди эшләрегез, нинди йомышларыгыз бар?» – дип сораган идем. Ул әйтә: «Бер нинди эшем дә юк, әгәр Рафаэль Ильясовны күреп сөйләшсәм, миңа шул җитә», – ди. Ул Сезне бик хөрмәт итә, ярата, андый кешенең хөрмәт итүе бигрәк тә җырчы кеше өчен, музыкант өчен бик зур нәрсә. Гомумән, Сезнең белән аралашып, иҗади дуслыкта торган кешеләр бик күптер. Дусларыгыз күптер, сер булмаса, арада иң якыннары кемнәр?

Р.И. Иң якын дусларым – сәләтле, талантлы кешеләр, чөнки талантлы кеше белән аралашу җиңел. Шуңа күрә мин монда кайчандыр, кайдадыр чәй эчеп утырган дусларны күздә тотмыйм, ә фәкать, үземнең дусларым дип, иң беренче чиратта, талант ияләрен саныйм.

Р.В. Олыгая барган, еллар узган саен, һәр кеше үзенең үткәне, язмышы, халкының язмышы хакында ешрак уйлана торгандыр. Бу инде гадәти хәл. Сез дә ул хакта уйламый калмагансыздыр. Җырчы, музыкант, радио хезмәткәре буларак, безнең татар халкының, татар музыкасының киләчәген сез ничегрәк күз алдына китерәсез?

Р.И. Бу сорауга җавап бирү, әлбәттә, җиңел түгел, ләкин безнең хәзерге яшәешебездән чыгып, шуны әйтергә була: татар музыкасының киләчәге ныклы булсын дисәк, бүгеннән үк кадрлар хәзерләү турында уйларга кирәк, композиторлар сафын арттырырга кирәк, опера сәнгатендә әйдәп баручы җырчылар кирәк. Бүген безнең Казанда торып, эшләп йөрүче бер профессиональ дирижерыбыз, режиссерыбыз юк. Шуңа күрә әгәр бу бушлыкны бетерү өчен эшләмәсәк, татар сәнгатенең киләчәге өметле булыр, дип әйтергә җөрьәт итмәс идем. Гәрчә, безнең җырчыларыбыз, композиторларыбыз бар, алар кулдан килгән кадәр иҗат итәләр, без аларның иҗатларын халыкка җиткерү белән шөгыльләнәбез, ләкин алмашка кадрлар әзерләү өчен җиң сызганып эшләргә кирәк. Талантлы җырчыларыбыз берәм-берәм китә тора... Менә... Хәйдәр Бигичев та дөньядан китте. Шуңа күрә, башкалар ничек уйлыйдыр, ә мин кадрлар мәсьәләсен хәл итми торып, татар җыр сәнгатенең киләчәген күз алдына китерә алмыйм.

 

1999 ел

ЭСТРАДА ДА ПРОФЕССИОНАЛЬ БУЛСЫН!

Җырчы Идрис Газиев

 

Разил ВӘЛИЕВ: Идрис туган, мин сине моннан берничә ел элек Финляндиядә фин татарлары арасында очраткан идем. Әмма ләкин Идрис Газиев белән икәүдән-икәү генә әңгәмә корып утыру өчен вакыт табу җиңел түгел икән. Уфага шалтыратам, гастрольгә китте, диләр. Казанга килгәнен күрәм, вакыты булмый. Концертлар белән килә, концертны өзәргә ярамый. Ниһаять, без иркенләп сөйләшергә җай таптык. Бүген син Уфадан түгел, туры Мәскәүдән килеп төштең бугай. Анда ниләр майтарып йөрдегез? Казанга нинди җилләр алып килде?

Идрис ГАЗИЕВ: Безнең татар кая гына сибелмәгән. Кайда гына яшәми. Аның сәнгате дә төрле җирдә. Халык булган җирдә сәнгать тә бар. Мәскәүдә интеллектуал зыялылар клубында танылган композиторыбыз, аксакалыбыз Алмаз Монасыйповка 75 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе булды. Анда катнашып, «Тукай аһәңнәре» әсәрен башкардым.

 

Р.В. Идрис туган, син Башкортостанда бик тә популяр кеше. Башкортостанның халык, РСФСРның атказанган артисты, Башкортостанның С.Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Киләчәктә Татарстанның да шундый мактаулы исемнәрен алырсың, һичшиксез. Чөнки син Татарстанда да танылган кеше. Безнең республикада синең белән бик кызыксыналар. Әмма туган авылың турында, җыр сәнгатенә аяк баскан елларың турында, гомумән, тормышың, хәл-әхвәлең турында үз авызыңнан ишетсәк, тагын да күңеллерәк, тагын да матуррак булыр иде.

И.Г. Мин тумышым белән Башкортостанның Авыргазы районы Карманай дигән татар авылыннан. Авыргазы елгасы буенда байтак кына татар авыллары утырган, иң атаклылары – Солтанморат, Әпсәләм. Солтанморат – Галимҗан Ибраһимовның туган авылы. Без кечкенәдән Солтанморат болыннарына карап, Алмачуар шунда чапты микән, әйдә шунда барыйк әле, дип яши идек. Анда барганда кылт итеп Тукай искә төшә. Бәрәңге алганда аның аягы киселеп, ярасына туфрак сибеп утырганнары күз алдына килә, аңа ярдәм итәргә телисең.

Балачак истәлекләреннән тагын берсен искә аласым килә.

Безнең күршедә Гамбәр исемле бер апа яши иде. Хәзер инде ул вафат, урыны оҗмахта булсын. Бик өзгәләнеп, ачынып җырлый торган хатын иде ул. Фронтта ирен югалтып, ялгыз гына малай үстерә иде. Аларның өе каршында зур агач өстендә су ташый торган мичкә тора иде. Мин шул мичкә эченә керәм дә, сәгатьләр буе җырлап утырам икән. Шуннан Гамбәр апа керә дә, күз яшьләрен сөртеп, әнигә: «И-и, Мәрьям, улың җырчы булыр ахры, бигрәк моңлы җырлый», – дигән. Минем өчен шул мичкә эчендә җырлап утыру беренче җыр дәресләре булгандыр инде. Шаярып кына, беренче концерт залы булгандыр, дип тә әйтеп куям.

Мин Карманай урта мәктәбендә укып, Уфага килдем. Ике ел музыка-педагогия училищесында укыдым. Вокал белән бәйле хыялларым мине сәнгать училищесына алып килде. Мин анда бик яхшы кулга эләктем. Укуымны тәмамлагач, сәнгать институтына кердем. 9 ел буе Миләүшә Мортазина классында укыдым. Мин аңа бик бурычлымын һәм рәхмәтем зур.

Сәнгать институтыннан соң – филармония һәм бүгенге көнгә кадәр шунда эшлим.

 

Р.В. Без яшьрәк чакларда татарда күзгә күренерлек берничә дистә генә җырчы бар иде. Башкортстаннан Фәридә Кудашева. Татарстаннан Фәхри Насретдинов, Азат Аббасов, Мәрьям Рахманкулова, соңрак Илһам Шакиров, Рәшит Ваһаповны белә идек. Аларның саны кулдагы бармаклар саныннан артык түгел иде. Хәзер кибеттә ничә микрофон бар, җырчылар да шулхәтле. Дөресен әйткәндә, эстрада сәнгатен чүп-чар басты. Мин моңа бик көенәм. Әмма сезнең кебек җырчыларның концертларын карагач, куанып та куям. Минем фикеремчә, син бик зәвыклы җырчы. Бу яктан караганда син бик күпләргә үрнәк. Эстрада кырын ничек итеп чүп-чардан арындырырга икән? Берәр юлы бармы моның?

И.Г. Моның өчен бергәләшеп эшләргә кирәк, эзләргә кирәк. Әгәр дә бик тырышсак, эстраданы бер чүбе дә булмаган чип-чиста иген кырыдай ясап була. Басудагы чүп үләнен йолкып атып була. Әмма эстрададагы чүпләрне йолкып та, агулап та булмый. Ниндидер икенче юл тәкъдим итәргә кирәк. Ул юл – профессиональ сәнгатьне алга илтү, аңа ярдәм итү. Профессиональлекне күмәкләшеп бергә күтәреп чыксак, чүп-чар үзеннән-үзе бетәчәк. Бүгенге көндә халыкка югары дәрәҗәдәге сәхнә әсәрләрен күрсәтү бик зур профессиональлек таләп итә. Шундый сәхнә әсәрләрен халыкка җиткерерлек җырчылар табып, тәрбияләп, эш урыны табарга кирәк. Чөнки без консерватория, училищеларга зур өметләр белән киләбез. Кемдер җитди уйлар белән, классик җырларны башкару теләге белән укырга керә. Ул укый, өйрәнә, эзләнә. «Мин үземә нинди оешмаларда эш урыны таба алырмын?– дип уйлый.– Мин үземә ярдәм сизәрменме? Алга алып баручы укытучылар, режиссерлар булырмы? Иҗади эш, репертуар булырмы?» Күп очракта ул бу сорауларга җавап таба алмый. Яшь җырчы тегендә бара, монда бара. Әлбәттә, аны кая булса да эшкә алалар – театргамы, филармониягәме. Ләкин, күпчелек очракта ул анда үсә алмый. Әгәр дә без татар җыр сәнгатен үстерергә телибез икән, яшь җырчының перспективасын күрергә тиешбез. Минем уйларым менә шундый.

Безнең сәнгатьтә бүгенге көндә югары максат һәм фидакарь хезмәт юк. Микрофон тотып сәхнәгә чыгучы халыкка хезмәт итү турында уйлыймы соң бүген? Юк, аны сәхнәгә репертуар алып чыга. Мин мондый җырларны болай чагыштырыр идем: поездда барганда сиңа анекдотлар китабы саталар. Син аны аласың, укыйсың, шаркылдап көләсең һәм поезддан төшкәндә ташлап калдырасың. Мондый җырлар да шуның кебек.

 

Р.В. Анысы шулай. Әмма бөтен кеше дә үзенә-үзе таләпне куеп бетерә алмый торгандыр. Син дөрес әйттең, аңа укытучылар, аны юлга салучы кешеләр кирәк. Элек худсоветлар бар иде. Алар һәрбер җырчының җырын, көен, сүзләрен тикшереп, бергә киңәшләшеп, бу җырны сәхнәгә чыгарыргамы-юкмы икән дип тикшерәләр иде. Моның зыяны да булгалагандыр. Әмма файдасы күбрәк иде.

И.Г. Әйе, файдасы күбрәк иде. Сәхнәгә һәм эфирга моның кадәр үк халтура чыкмый иде. Хәзер сәнгатебезне ачыктан-ачык каралта торган җырлар күренә.

 

Р.В. Әмма җырчы бит үзе өчен генә җырламый. Ярар, аның зәвыгы булмасын ди. Әмма ул бит тамашачы алдына чыга һәм йөзләгән-меңләгән кешенең зәвыгын боза. Сәхнәгә чыккач, тамашачы аны чын җырчы итеп кабул итә. Җырчы шушындый булырга тиеш, җыр шундый булырга тиеш икән, дип уйлый башлый.

И.Г. Намус, вөҗдан дигән төшенчәләр дә бар бит. Әгәр дә җырчы сәхнәгә кесәсенә акча салу өчен генә чыга икән, димәк, аны тамашачы кызыксындырмый. Тагын бер кат әйтәм, без бүген халыкка хезмәт итү дигән әйберне күтәреп чыгарга тиешбез.

Ә матбугат нәрсә яза? Бер уйлаганда, бүгенге көндә музыкаль тәнкыйть бөтенләй юк. Әгәр дә тәнкыйть булса, җырчылар, музыкантлар, артистлар әзрәк кенә уйланырлар иде. Тагын шуңа әйләнеп кайтам – профессиональ сәнгать кенә халыкның ниндилеген күрсәтә ала. Без бөтен көчебезне профессиональ сәнгатьне күтәрүгә бирергә тиешбез. Шунсыз эш бармаячак.

 

Р.В. Һәрбер җырчының үз тамашачысы була. Кайбер җырчыны күбрәк яшьләр тыңлый, борынгырак җырларны җырлаганнарга олырак кешеләр, әбиләр, бабайлар йөри. Кайбер концертка киләсең, сызгырып утыралар, көнбагыш ашыйлар. Кайбер җырчыны тыңларга зәвык белән киенгән затлы-зыялы кешеләр, татар халкының каймагы җыела. Идрис туган, синең тамашачың нинди? Син кемгә җырлыйсың, кемгә җырларга телисең? Әллә сиңа барыберме? Күктәге кояш барыбызга да бертөрле нур сибә бит. Бәлки сиңа да шуның шикелледер.

И.Г. Сәхнәгә үз уйларың белән чыгасың һәм ул уйларны һәр тамашачыга җиткерергә тырышасың. Мин авыл халкы өчен концертлар бирергә яратам. Шул ук вакытта производствода эшләүчеләр өчен, мәсәлән, нефтьчеләргә дә чыгышлар ясыйм. Концертларга зыялылар да күп йөри. Яшьләр дә килә. Ничә ел эшләп, мин шундый нәтиҗә ясадым: әгәр дә җыр өлкәсендә зур сәхнә әсәрләре бирәсең икән, сине гади кеше дә, зыялы да аңлый. Аңы белән җитмәсә, күңеле белән тоя.

 

Р.В. Син сәхнәгә килеп чыккач, җирдән аерылып күккә менеп киткән шикелле буласың. Синең тавышың түгел, күңелең җырлый шикелле. Билгеле, бу Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән талант. Әмма талант бер нәрсә, әмма мондый осталыкка ирешү өчен бик күп эшләргә кирәктер. Бу яктан үзең турында да бер-ике сүз әйтсәң иде һәм, бәлки, яшь җырчыларга дә киңәшләрең бардыр.

И.Г. Башкортостанда атаклы җырчы, танылган тенор Мәгафур Хисмәтуллин бар. Аның белән очрашканда яшь җырчы буларак, мин кызыксынып сораулар бирәм. Ул әйтә: «Аллаһы Тәгалә биргән әйбер 10 процент булса, 90 проценты – эш», – ди. Аның белән күпмедер еллар эшләү дәверендә үзем дә шундый нәтиҗәгә килдем.

 

Р.В. Син үзеңнең концертларыңа сценарий да яздың, режиссер да булдың.

И.Г. Миңа аны берәү дә көчләп такмады. Мин җыр сәнгатендә күбрәк белергә теләдем. Минем хыялым – гади җырны югары сәнгать әсәре итү. Ә моның өчен җырның драматургиясен, аның кемгә җырланганын белү бик әһәмиятле. Шуңа күрә мин Мәскәүгә барып, консерватория белеменә өстәп, «Режиссер музыкального театра» дигән һөнәр үзләштердем. Бу белгечлек миңа бик кызыклы, мин аннан ләззәт табам һәм аның киләчәге дә зур.

 

Р.В. Кайсыдыр бер җырчыны өйрәнү аны кабатлар өчен түгел, киресенчә, белемеңне камилләштерер өчен, тәҗрибә туплар өчен кирәк, диләр.

И.Г. Мин бу турыда күп уйландым. Безнең сәнгатебездә традицияләр дә бар, новаторлык та бар. Әйтик, Илһам Шакиров, Рәшит Ваһаповлар симфоник оркестр белән татар халык җырын җырлыйлар. Моны алар чыгарган һәм бу бит халык җырын бозмый. Алар бу өлкәдә новаторлык керткәннәр һәм бүгенге көндә ул традициягә әйләнгән.

 

Р.В. Новаторлык дигәннән, бер нәрсә искә төште әле. Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов, Фәридә Кудашевалар татар җырларын гомер-гомергә килгән калыбыннан чыгармыйча җырлыйлар иде. Мин син җырлаган татар һәм башкорт халык җырларын тыңлыйм, син бу җырларны алар калыбына түгел, үз калыбыңа салып җырлыйсың. Халык моны ничек кабул итә? Тыңлаучы бит инде Фәридә Кудашевага, Илһам Шакировка, Рәшит Ваһаповка өйрәнгән. Ә син бөтенләй башкача җырлыйсың. Сине ничек кабул иттеләр?

И.Г. Минем сәләтем үземчә, белемем үземчә, дөньяга карашым үземчә. Мин башка җырчыдан аерылып торырга тиеш. Сәнгатьтә һәрбер кеше аерым. Шуңа күрә ул үзенчә җырлый. Мин бит, үземчә җырласам да, халык җырларыннан аерылмыйм.

 

Р.В. Татар җыры белән башкорт җыры арасында аерма бар дибез. Кайвакытта бергәлек тә бар дибез. Шул турыда синнән ишетәсе килә иде. Үз вакытында Фәридә апа бу турыда әйткән иде инде. Әмма ләкин яшьрәк буын вәкиле буларак син моңа ничек карыйсың?

И.Г. Чынлап та, төрки халыклар үзара бик охшашлар. Әмма яшәү шартлары төрлечә. Халыкның мәдәнияте нинди мохиттә һәм нинди ландшафтта яшәве белән бәйләнгән. Татар халкы кайда яши, аны нинди җирләр әйләндереп алган? Башкорт халкы нинди табигый шартларда яши? 2000 нче елдан башкорт телевидениесендә «Рәйхан» исемле татар тапшыруы бара. Без анда «Олы юлның тузаны» дип аталган рубрика ачтык. Аның алып баручысы һәм сценарий авторы – мин. Халкыбызның үткән тормыш юлы, анда очраган дәһшәтле еллар тузаны дип әйтик инде, һәм шул юлда халкыбызны озатып килгән кадерле әйберләр – дин һәм җыр-моң турында сүз бара ул рубрикада. Монда халкыбызның тарихын да, яшәү рәвешен дә белеп була һәм киләчәктә ничек яшәргә кирәклегенә киңәшләр дә җитәрлек. Дин дибез, Коръәнне алып карагыз. Татар халык җырларының шигырьләрен алып укыгыз. Нинди мәгънә һәм моң салынган аларга! Кешелек кануннары буенча ничек яшәргә өйрәтелгән. Аны җырларга, өйрәнергә, пропагандаларга гына кирәк. Кызганыч, татар халык җырлары сирәк башкарыла.

 

Р.В. Минемчә, бу яктан башкорт җырчылары яхшырак эшли. Сәхнәләрдә һәм эфирда башкорт халык җырлары күбрәк башкарыла.

И.Г. Ул яктан Башкортстанда сокландыргыч эшләр эшләнә. Халык җырлары һәм курай шул тиклем пропагандалана! Алар турында сөйләшүләр матбугатта язылып чыга. Радио-телевидение аша озын көйләр еш яңгырый. Шушы озын көйләр миңа – татар малаена да тәэсир ясагандыр дип уйлыйм. Шуңа күрә татар халык җырларын башкаруыма да тәэсире булгандыр. Ике халык, ике моң, дибез, аларның бер-берсенә йогынтысы бардыр. Шуңа күрә минем дә татар халык җырларын башкаруда үз калыбым бардыр.

 

Р.В. Идрис туган татар-башкорт бер-берсен шулхәтле яхшы аңлый бит инде. Телебез дә, моңыбыз да бер дигәндәй. Кайвакытта аптырап куям – татар җырын башкортча, башкортныкын татарчага әйләндереп җырлыйлар. Кирәк микән шул нәрсә? Болай да аңлашыла бит.

И.Г. Дөрес, мин бу хакта үзем дә шулай уйлыйм. Җырны бит халык гасырлар буе шомартып-ялтыратып, алмаз-бриллиантка әйләндереп безгә китереп җиткергән. Үзенең аһәңе, үзенең карашы, үзенең фонетикасы һәм авазларының яңгырашы белән анда моң салынган бит инде. Татар моңының һәм башкорт моңының аермасы бар. Әйтик, «Әллүки»не башкортча җырлап булмый. Башкорт халык җыры «Урал»ны татарча җырларлык түгел. Анда икенче аһәң, икенче сулыш, икенче караш.

 

Р.В. Сездә, Башкортостанда, филармония таркалмады. Филармония матур гына эшләп килә, белүебезчә. Татарстанда хәлләр башкачарак. Җырчыларның күбесе филармониядән китеп, «башка чыкты». Филармониядә, нигездә, оркестрларыбыз гына торып калды. Җыр сәнгате өчен аның кайсы кулайрак икән?

И.Г. Профессиональ сәнгатьтә филармониянең һәм худсовет системасының булуы кирәк әйбер.

 

Р.В. Мин концертта сине тыңлыйм да, илһам алып рәхәтләнеп оеп утырам. Син кешеләргә бәйрәм өләшкән шикелле канатланып, очып йөрисең. Мин шул вакытта: «Идрис Газиевтән дә бәхетле кеше бармы икән дөньяда», – дип уйлап куям. Үзең шундый чибәр, ыспай, тавышың да шундый матур. Синең берәр килешмәгән ягың бармы?

И.Г. Ялкаулык. Күп вакыт үземне тиргим – шуны-шуны эшләп өлгерә алмадым дип. Чынлап та, камиллекнең тавы биек, менәргә дә менәргә. Камиллек тавына менгәндә ялкаулык беренче дошман инде. Бервакытта да тынычланырга ярамый. Кичәге эшләнгән эш ул минем тарихыма кереп кала. Кайчагында тамчы булып татар җыр сәнгатенә дә керәдер. Анысына да ышанасы килә.

 

Р.В. Идрис туган, мин синең бөтен уй-хыялларың гамәлгә ашсын дип теләп калам.

2000 ел

КҮРӘСЕ ИДЕ КАДЕР…

 

Артист һәм режиссер Дамир Сираҗиев турында

туганнары, якыннары һәм дуслары белән әңгәмә

 

Разил ВӘЛИЕВ: Режиссер Дамир Сираҗиев. Татар театр сәнгатеннән аз гына булса да хәбәрдар кеше өчен бу исем билгеле. Ә инде театрга мөкиббән киткән, театр эчендә кайнаган затлар өчен ул инде бигрәк тә якын, бигрәк тә таныш һәм гаҗәеп гыйбрәтле язмышка ия шәхес. Дамир турында бер-ике сүз белән генә: «Ул мондый иде, ул тегенди иде»,– дип әйтеп булмый, чөнки ул гаҗәеп тә катлаулы шәхес иде. Аның турында төрле кеше төрлечә сөйләргә мөмкин. Әмма бер генә кеше дә Дамирның талантлы режиссер, талантлы артист, талантлы оештыручы һәм талантлы җәмәгать эшлеклесе булуына каршы сүз әйтә алмас. Озакламый, 17 сентябрьдә, Дамир дустыбызга 50 яшь тулган булыр иде. Моннан алты ел элек, 1998 елның декабрь аенда Дамирны мәңгелеккә озаткан вакытта, күз яшьләремне көчкә тыеп, шушы шигырь юлларымны укыган идем:

Кайгыларның кара төсен күрдем,

Әй күрәсе иде бер кадер…

Өләшенеп бетте көз алтыны,

Күңелләргә керде декабрь.

Чыннан да, ул – алтын көздә дөньяга килеп, салкын декабрь аенда дөньядан киткән иң якын дусларыбызның берсе.


Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 674 | Нарушение авторских прав



1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |



При использовании материала ссылка на сайт medlec.org обязательна! (0.036 сек.)