АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология
|
СИНДЕР ТАТАР КЕШЕСЕ... 6 страница
Әтием, яралану аркасында бер ел авылга кайтып торуын исәпләмәгәндә, Бөек Ватан сугышында тулысынча катнашты. Сугыштан кайткач тагын укытучылык эшендә булды. Ул атна саен район мәгариф бүлегенә киңәшмәләргә бара, аннан күп итеп китаплар сатып алып кайта, ә мин, үз чиратымда, аларны энәсеннән җебенә кадәр укып бара идем. Сугыштан соңгы елларда әле авылда радио юк, кино да айга бер генә килә. 1947 елда әти авылда беренче булып батарея белән эшли торган радиоалгыч алып кайтты. Аның адәм күтәрмәслек авыр батареяләре тиз утыра, шуңа күрә без радионы Казан һәм Уфа концертлары булганда гына тыңлый идек.
Алтынчы класста инде мин авыл һәм мәктәп китапханәләрендәге бөтен китапларны укып бетердем. Китапка бу кадәр хирыслыгым хәтта әниемне дә куркыта иде. Күрәсең, ул минем китапка ябышып ятып, йорт тирәсендәге эшләргә бик үк ашкынып тормавымны өнәмәгәндер. Безнең гаилә шактый зур иде – әти, әни, әби һәм биш бала – барысы сигез тамак. Әлбәттә, ул чактагы шартларда без туйганчы ашаудан һәм татлы азыклардан мәхрүм идек. Чын ачлыктан безне сыер һәм бәрәңге бакчасы гына коткара килде. Шуңа күрә мин балачактан ук киләчәгемнең белем алу белән бәйле булуына нык ышандым.
Авылда мин һәрвакыт иң яхшы укучы идем. Дөрес, кайчакта өлгерешнең бераз түбәнәеп киткән мизгелләре булгалады. Әмма әтинең шактый кырыс «киңәшләреннән» соң миңа яңадан акыл керә иде. Мин русча китапларны да укып бардым. Болардан тыш, яшеренеп кенә радиодагы шатыр-шотыр килгән тавышлар арасыннан көчкә генә ишетелгән «Америка авазы» тапшыруларын тыңларга әвәсләнеп киттем. Анда колхозчыларның авыр язмышы, безнең илдәге хәерчелек һәм ачлык, хәрби әсирләрнең хөкүмәт тарафыннан нахакка эзәрлекләнүләре турында сөйлиләр иде. Әмма мин болар турында беркем белән дә фикер алышмадым, чөнки, әти белән әнинең сөйләүләре буенча, советка каршы булуның нинди нәтиҗәләргә китерүен белә идем.
1950 елда мин район үзәгендәге беренче татар урта мәктәбенә укырга килдем. Минем өчен бу зур бәйрәм иде, чөнки анда кичләрен электр балкып яна, көне буе радио сөйли. Рус мәктәбендә уку турында мин уйлап та карамадым, чөнки русча бөтенләй сөйләшә белми идем. Русча өйрәнү өчен әтием мине рус кешеләренә фатирга кертте. Хуҗабикә минем һәр ялгышымны төзәтеп, русча дөрес сөйләшергә өйрәтә иде. Мин рус теленең авыр, әмма аны белүнең бик кирәк икәнен төшенгән идем инде.
Мәктәптә укуның җиңел бирелүенә мин үзем дә гаҗәпләнә идем. Әлбәттә, мин укуга бик җитди карадым – дәрес әзерләмичә укырга барган бер көнемне дә хәтерләмим. Мин хәтта кайсы фәннең миңа ошаганын яки ошамаганын да сизми идем. Күрәсең, кырыс тормыш мине үҗәтлек белән яшәргә этәргән һәм мин озакламый мәктәптә яшьтәшләрем арасында иң яхшы укучы булдым. Яңа елга инде мине мәктәптәге төрле җәмәгать эшләренә сайлап куя башладылар, мин хәтта башлангыч комсомол оешмасы секретаре да булдым.
Байтак кызлар, хәтта рус мәктәбендә укучылары да миңа «дуслык» тәкъдим итә башладылар. Ул вакытларда мәктәптә мәхәббәт тыела иде, бу турыда газеталарда һәм радиода бәхәсләр барды. Мин кыенлык белән булса да, рәсми таләпләрне үтәргә тырыштым. Буш вакытларымны тулысынча спортка багышладым, чаңгыда шуу буенча районда беренчелекне яулый идем. Шулай да, икенче елны мәктәп тормышы миңа кызыксызрак була башлады. Районның рус мәктәбенә җитәкчелекнең һәм җәмәгатьчелекнең игътибары зуррак булу сәбәпле, андагы мохит кызыграк, егетләр-кызлар алдынгырак иде. Андагы укучылар белән ярышырга мөмкинлек зуррак булу сәбәпле, миңа рус мәктәбенә күчәргә тәкъдим итүчеләр булды. Әмма мин бу тәкъдимнәрне катгый рәвештә кире кактым. Әллә аңлап, әллә эчке бер тоем белән минем күңелдә татар булуым белән горурлану, патриотизм хисе барлыкка килде. Рус мәктәбендә укучылардан аермалы буларак, мин сәхнәдә рус шагыйрьләре шигырьләрен дә оста укуым белән горурлана идем. Бу җәһәттән мин уңдым – рус әдәбиятын укытучы да, татар әдәбияты укытучысы да бик оста мөгаллимнәр булдылар. Математикадан миңа тиңнәр юк иде. Яхшы укучы булуым аркасында миндә бераз мактанчыклык та баш калкыткалады. Әйтик, узган елгы имтиханнар буенча биремнәрне эшләгәннән соң математика укытучысы: «Менә биремнәрне эшләүгә Баимов 30 минут сарыф итте, ә Мирзаянов 15 минутта эшләп бетерде»,– дигәч, мин бик нык горурланып куйган идем. (Ул чакта укучыларда сәгать юк, ул укытучыда гына бар иде). Укытучының шулай төгәл минутлар белән раславы миңа бөтен мактаулардан да зуррак булып тоелды.
Киләчәк миңа һәрвакыт билгесез булып кала килде. Тыйнаклыгым, дөресрәге, кырыс тормыш аркасында кыерсытылганлыгым аркасында, мин үземнең җәмгыятьтә яки фәндә ниндидер зур урыным булуы хакында уйлый да алмый идем.
«Америка авазы»н инде мин авылга кайткан якшәмбе көннәрдә һәм җәйге каникулда гына тыңлый ала идем.
Көннәрдән бер көнне милиционер мине райондагы КГБ бүлекчәсенә чакырды, подполковник Насыйров миңа, алдынгы укучы булуым аркасында, КГБ мәктәбенә укырга керергә тәкъдим итте. Әнә шул тыелган радио тыңлауларның нәтиҗәсе булгандыр инде, бу мәктәпкә барырга минем күңелем тартмады һәм мин җавапны бер атнадан бирергә рөхсәт сорадым. Шул бер атнада мин КГБ мәктәбенә укырга бармаска дигән катгый карарга килдем. Минем җавап полковникны бик нык гаҗәпләндерде – ул атаклы ЧК да хезмәт итүдән баш тартучы кешене беренче мәртәбә күрүен әйтте.
Минем Мәскәүгә укырга барырга җөръәт итүемә рус мәктәбендәге укытучы апа сәбәпче булды. Ул көтмәгәндә генә: «Вил, синең медалең һәм белемең белән Мәскәүгә барырга кирәк», – диде. Элек медалистларны республика мәгариф министрлыгында раслыйлар иде. Башкортстан мәгариф министрлыгының раслау нәтиҗәләре соңару аркасында миңа Мәскәүгә июль азагында гына килеп җитәргә мөмкин булды. Шулай итеп мин гомеремдә беренче тапкыр Мәскәү каласына аяк бастым. Бу вакытка инде башкала югары уку йортларына медалистларны кабул итү, нигездә, тәмамланган иде. Мәскәүдә медалистларны кабул итәрлек бер генә югары уку йорты калган, ул – Ломоносов исемендәге химия-технология институты. Анда тулай торакта урын да бирәләр икән.
Мин институтка кабул ителүем белән бәхетле идем, ә киләчәк турында тирәнтен уйлап тормадым. Эчке бер тоем белән мин дөрес эшләвемне аңладым һәм гомеремне химия белән бәйләвемә үкенмим. Бөек башкалага кирза итек һәм иске солдат кителе белән килгән авыл малае тагын ни турында хыялланырга мөмкин?! Бары тик стипендиягә һәм Киев вокзалында вагон бушатудан, шулай ук Дорогомин химия заводында төнге сменалардан килгән сумнар хисабына гына яшәдем. Соңрак комендант булып эшләүче татар абзые ярдәме белән институт кафедраларына дистилляцияләнгән су ташып та аз-маз акча эшли башладым.
Мин үземне хыялый кеше дип исәпләсәм дә, мәктәптә дә, институтта да галимлек карьерасы турында хыялланмадым. Галимнәр турында укырга ярата идем, әмма аларның язмышы миңа буй җитмәслек хыял булып кына тоелды. Күрәсең, мин бик сак кешедер, шуңа киләчәккә куйган бурычларым артык зур булмаган, әмма тәгаен тормышка ашарлык адымнардан торадыр. Табигатем белән мин кирәгеннән артык оялчан һәм үз көчемә үзем ышанмаучан. Болар минем тормышымның һәр баскычында комачаулап тордылар. Әмма мин нәрсәнедер эшләргә ныклап карар кылам икән, аны тормышка ашыру өчен көне-төне көч түгәм. Минем бу гадәтем бүгенгәчә дәвам итә. Моның өчен мин тулысынча әткәм-әнкәмә бурычлымын – алар мине татар кешесенә генә хас булган хезмәт үҗәтлегенә өйрәттеләр.
Р.В. Сезнең төп һөнәрегезнең химик кораллар эшләү өлкәсенә караганын белсәк тә, эшләгән эшләрегез элегрәк дәүләт сере булып сакланганлыктан, безгә ул хакта да бик аз нәрсә билгеле иде. Ул серләр турында хәзер сөйләргә ярыймы инде? Ниндирәк әйбер ул химик корал?
В.М. Бу хакта Россиядә нәрсә сөйләргә яраганын һәм нәрсәләр әйтергә ярамаганлыгын мин төгәл генә әйтә алмыйм. Әмма мин үзем өчен шундый катгый карарга килдем – планетаны тулысынча химик коралдан азат итү өчен бу хакта чын дөреслекне яшермичә ачыктан-ачык сөйләргә кирәк. Мин хакыйкатьнең күзенә карап әйтәм – химик корал хәрби көчләрне күпләп юк итү өчен түгел, ә тыныч халыкны, бернинди саклану чарасы да булмаган кешеләрне юк итү өчен кулланыла торган корал. Махсус саклану чаралары белән тәэмин ителгән хәрбиләр химик коралдан зыян күрмиләр, ә менә тыныч халык, ягъни, противогазлары, саклану киемнәре һәм башка махсус чаралары булмаган кешеләр химик коралдан һәлак булырга яки гарип-гораба булып калырга дучар ителәләр. Шуңа күрә химик корал илне саклауга, ягъни, оборона максатларына хезмәт итә дип сөйләшүләр чеп-чи ялган.
Мин кайбер генераллар һәм галимнәрнең химик корал уйлап табу мөмкинлекләре бетте, дип расларга тырышуларына да ышанмыйм. Кызганычка каршы, әле химик коралны камилләштерүгә һәм бу өлкәдә яңа ачышлар ясарга, ягъни, аны тагын да куркынычрак итәргә мөмкинлекләр күп. Әлбәттә, тыныч халык өчен куркынычрак итәргә.
«Заманча химик корал нәрсә ул?» – дигән сорауга төгәлрәк җавап бирергә тырышсаң, шуны әйтергә мөмкин – ул нерв әгъзаларын эшләүдән туктата торган матдә, тире яки тын юллары аша кеше тәненә кереп нерв системасының, беренче чиратта тын алуның эшчәнлеген туктата. Икенче төрле әйткәндә, кеше тын алуны «оныта» һәм кислород җитмәүдән һәлак була.
Р.В. 1992 елда «Московские новости» газетасында басылып чыккан «Отравленная политика» («Агуланган сәясәт») дигән язманың авторлары Лев Федоров һәм милләттәшебез Вил Мирзаянов иде. Фәннәр докторы, олпат галим дәрәҗәсенә ирешкән, инде шактый дан казанган, тормышта үз урынын тапкан кешенең кинәт кенә кубарылып, бөтен дәүләт системасына, дәүләт сәясәтенә каршы күтәрелүе, бар дөньяга ишетелерлек итеп чаң сугуы күпләрне гаҗәпкә калдыргандыр. Вил әфәнде, Сез мондый эшкә алынырга ничек җөрьәт иттегез? Бу гамәлегезнең төп сәбәбен ничек аңлатыр идегез?
В.М. Үзенең максатлары һәм хезмәт нәтиҗәләре турында иртәме, соңмы тирәнтен уйланучы галимнәр арасында мин бердәнбер кеше түгел.
Гадәттә, галим үз өлкәсендә чип-чиста фәнни ачыш өстендә эшләгәндә бары тик яңа фәнни казаныш, шуны раслап фәнни җәмәгатьчелектә алдынгы урынга чыгу, үзен олы фәндә раслау турында гына уйлый. Ә бу ачышның гомуми җәмгыятькә ничек тәэсир итүе, нинди иҗтимагый нәтиҗәләргә китерүе турында уйлап та карамый.
Әмма чын галим тора-бара болар турында да фикер йөртә башлый. Моның классик үрнәге – бөек А.Сахаров мисалы.
Мин дә фәндәге үз өлкәмдә билгеле бер уңышларга ирешкәч кайбер хезмәттәшләрем белән шундый нәтиҗәгә килдем – чынлыкта минем фәнни ачышларым туган ил оборонасын ныгытуга хезмәт итми һәм мин халык байлыгын әрәм-шәрәм итүгә турыдан-туры катнашам.
Мин иң югары посттагы хәрбиләр арасында да химик коралның ил оборонасын ныгытуда бернинди әһәмияте юк икәнен раслаучылар бар икәнен белдем. Әлбәттә, аларның кайберләре шуны белә торып, үзләренең хәрби дәрәҗәләрен саклау, зур акчаларны һәм югары чиннарны югалтмау максатларында һаман химик коралларны камилләштерү, арттыру, аларның файдалы икәнен раслау юлына бастылар. Шушы хакыйкатьне аңлау белән минем күңелдә коточкыч тетрәнү булды. Мин моны гаять авыр кичердем. Минем кайбер фәнни ачышларым тыныч тормыш максатларында да файдаланылырга мөмкин булса да, аларның барысына да «совершенно секретно» дигән мөһер салынды һәм алар белән беркем дә файдалана алмый иде.
Шулай итеп, минем фәндәге бөтен тырышлыкларым, иҗади ачышларым бары тик хезмәт хакы рәвешендәге ялган файда һәм галимлек дәрәҗәсенә ирешү өчен генә булып чыкты. Бу очракта минем әхлакый канәгатьлек алуым турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Мондый ике битлекле халәтем иртәме-соңмы минем өчен фаҗига белән бетәргә тиеш иде. Әйтик, кайбер хезмәттәшләрем кебек мин дә эчкечелеккә сабышырга мөмкин идем.
Әмма үземдә үк кара гамәлгә каршы көрәшерлек көч таптым. Гаҗәп, ләкин мин инде олы бер җитәкче итеп билгеләнгәннән соң шундый карарга килдем. Ул вакытта инде Женевада химик коралларны тыю турында сөйләшүләр башланган иде. Бу сөйләшүләрдә безнең делегация бары тик иске химик коралларны тыю һәм халыкара күзәтү астына алу турында гына сүз алып барды. Делегациянең максаты – инде безнең илдә эшләнгән өр-яңа аеруча куркыныч химик коралларны яшереп калдыру яки халыкара күзәтүгә алынмаслык хәлгә кую иде. Мин бу әшәке эшкә турыдан-туры катнашучы булып чыктым. Шунда мин үз-үземә сорау куйдым: бу алдауда мин нәрсә хакына катнашам соң? Нәрсә, әллә мин үземнең фәнни сәләтемне саклау өчен шушындый ялган эштән гайре гамәлгә яраксыз галимме?
Холкым белән мин бер нәрсәне дә тулы ышаныч белән кабул итмәүче бик тә тәнкыйди галим. Бу минем хезмәтләремә дә хас. Мин үземне тиңдәше булмаган куркусыз шәхес дип саный алмыйм, әмма куркак түгеллегемне дә төгәл беләм. Әле мәктәптә укыганда ук бер кыз өчен хәтта кара төндә Дүртөйле янында Агыйделне аркылы йөзеп чыккан идем.
Шулай итеп, мин баштан ук Советлар илендә тамыр җәйгән тоталитар коммунистик хакимиятне бәреп төшерү өчен барган демократик хәрәкәткә кушылып киттем. Ул чакта нигездә КГБ га хезмәт итүче, чит ил техник разведкаларына каршылык күрсәтү буенча төрле фәнни өлкәләрне берләштергән бүлек җитәкчесе булуыма карамастан, мин Мәскәүдә демократик көчләрне яклап үткәргән күп демонстрацияләрдә ачыктан-ачык катнаштым. Бүген горурланып әйтә алам – Россиянең большевистик империясен бәреп төшерүдә катнашкан йөз меңләгән кешеләр арасында мин дә бар. Бүтәннәр түгел, нәкъ менә без ул чакта Мәскәүдәге хакимиятне бәреп төшердек.
Шулай да минем химик коралларны эшкәртү һәм җитештерүне бөтенләй юкка чыгару максатларым тормышка ашмый калды. Һәм мин мөмкин булган һәр урында үз фикеремне җәмәгатьчелеккә җиткерә башладым. Башта «Курантлар» газетасында «Инверсия» дигән мәкаләмне бастырдым. Кызганычка каршы, бу мәкалә мине институттан кудырудан башка, җәмәгатьчелектә киң яңгыраш таба алмады. Бер елдан соң мин тагын бер мәртәбә чыгыш ясадым. Җәмәгатьчелек бу юлы да дәшмәде, аның каравы мине кулга алдылар һәм минем өстән ике елга сузылган һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткән тикшерү эшләре башланды.
Монда, АКШта, мине кеше буларак түгел, ә белгеч буларак юкка чыгару сәбәпләренең барысы турында да уйланырга, фикер тупларга җитәрлек вакытым бар. Татар кешесе буларак, мин үземнең теге яки бу гамәлләремне тормышка ашырганда гомерем буе төрле яктан тыю һәм рухи кысу көчен тоеп яшәдем. Тулай торакта яшәгәндә күп кенә рус студентлары җае чыккан саен минем милли чыгышымны мыскыл итеп сөйләшәләр иде. Бер группада укыган кызлар мине: «Вил, син шундый яхшы, бөтенләй татарга охшамагансың», – дип «мактыйлар» иде.
Юк, бу хәл мине һәрдаим кимсетә итә иде, дип әйтә алмыйм. Күрәсең, кеше һәр нәрсәгә күнегә һәм аларны күңел ярасы итеп кабул итми башлый. Мин рус кызына өйләнгәч, аның әти-әнисе минем милли чыгышыма ризасызлык белдерделәр. Яшермим, кайчакта миңа үземне татар түгел, ә паспорттагыча башкорт дип акланырга туры килә иде. Инде ул чакта ук Башкортстанда татарларга «милләте башкорт» дигән паспорт кына бирәләр иде.
Ниһаять, болгарчылар да миңа «ярдәм» итте – мин инде үземне рус илен изгән Чыңгыз һәм Батый ханнар татарлары нәселе түгел, ә руслар кебек үк газаплар күргән болгарлардан дип «аклана» башладым. Ләкин бу аклануларның берсе дә ярдәм итмәде – миңа һаман татар дип бәйләнәләр иде. 1985 елда ГСНИИОХТ ка (химик кораллар эшкәртү фәнни институты) эшкә килгәч, институтның директор урынбасары А.Щекотихинның беренче сүзе шул булды: «Йә, сөйлә, 300 ел буе ничек издең син безне!» Әле бит ул үзе яртылаш яһүд кешесе! Миңа инде татарлар сезне дә, без болгарларны да бертигез изгәннәр дип мыгырданырга гына калды. Әмма ул минем болгарлыгыма ышаныч галәмәтләре күрсәтмәде.
Мин хәзер еш кына тирән уйларга биреләм. Әйе, минем фәнни һәм иҗтимагый үсешемдә ике төрле күренешкә протест, каршылык күрсәтү механизмы барлыкка килгән һәм бүген инде ул миндә ныклы нигездә яши. Аның берсе ничәмә-ничә еллар буе барган чын фәнни эзләнүләрнең беркемгә кирәкмәгән, киресенчә, җәмгыятькә зыян китерә торган нәтиҗәләр бирүе, икенчесе Россиядәге шовинистик җәмгыятьтә үз чыгышың, үз милләтең өчен түбәнсенеп, кимсенеп яшәү. Шунысы гаҗәп, Америка химия җәмгыятенең күренекле профессоры З.Лерман ханым (ул миңа каршы ачылган суд эшендә АКШ ягыннан мине яклап чыккан иде) минем гаепләнү эшемне белгәч, беренче чиратта: «Нәрсә, Мирзаянов яһүдмени?» – дип кызыксынган. Минем татар икәнлегем турында җавап алгач, ул моңа ышанасы килмичә: «Ә алайса нигә соң ул болай каршылыкка бара?» – дип гаҗәпләнә. Менә шуннан соң инде, миндәй татар кешеләрен нинди генә көчләр хәрәкәткә китерә икән, дигән катлаулы сораулар бирәм мин үземә. Мондый сорау алдында калучы бер мин генә түгелдер дип уйлыйм...
Ярый, мин сораудан читкәрәк киттем бугай...
Р.В. Бу гамәлне кылыр алдыннан Сез аның ничек тәмамланасын, үзегезгә нинди кыенлыклар китерәсен күз алдына китерә идегезме? Сезнең фикердәшләрегез, авыр чакта терәк һәм ярдәмче булырлык ышанычлы дусларыгыз, хезмәттәшләрегез бар идеме?
В.М. Мин үземнең бу юлдан китүемнең киләчәктә нинди нәтиҗәләр бирергә мөмкин икәнен тулысынча аңлап эш иттем. Мин үземне кем якларына һәм йолып алуына исәп тотмадым. Бу мәсьәләдә мин тулысынча аек акыл белән хәрәкәт кылдым. Бәлки минем холыкта күңелемә тирән кереп урнашкан идея хакына үз-үземне корбан итәргә әзер булу башлангычы бардыр. Миңа калса, бу сыйфат аерым шәхесләрнең башка кешеләрдән аермасы булуы турында сөйли. Әмма, алда әйткәнемчә, мин матур әдәбият тәэсирендә калыпланган кеше, күрәсең әдәби геройлар минем холыкның тәмам ныгуына шактый тәэсир иткәннәрдер. 1992 елдагы беренче кулга алынуымнан соң Лефорт төрмәсендәге сорау алуда мин: «Улларыма минем кылган гамәлләрем һәм монда үз-үземне тотышым өчен йөзләрен кызартырга туры килмәс», – дигән сүзләремне протоколга теркәүләрен сорадым. Ышаныгыз, бу минем пафос өчен генә әйткән сүзләрем түгел, ә балаларыма васыятем иде. Чөнки мин төрмәдән тиз генә чыкмам һәм озак еллар улларым белән аралашырга мөмкинлек булмас дип ышанган идем. Мине «шпионаж өчен» дип чын-чынлап төрмәгә ябарга мөмкиннәр иде.
Ул вакытта мине коткарырлык бер дустым да, таянычым да юк иде. Мин төрмәдә япа-ялгыз калдым һәм мондый халәт миңа һич кенә дә илһам бирми иде. Хәер, мин моңа исәп тә тотмадым. Әмма минем кылган гамәлем чын күңелдән эшләнгән намуслы гамәл иде. Мин беркайчан да бу гамәлдән ниндидер файда эшләргә исәп тотмадым. Хәтта матбугатка басылган язмаларыма гонорар алу турында да уйламадым. Кайбер авторларның минем хактагы чыгышларында мине бөек А.Сахаров традицияләрен дәвам итүче диссидент дип атаулары, шул ук вакытта Тын океан флотының яшерен документларын зур суммага япон журналына саткан офицер-журналист белән чагыштыруы, әлбәттә, миндә җирәнү хисләре һәм аңлашылмаучанлык кына тудыра.
«Агуланган сәясәт» дигән мәкаләм 1992 елның 15 сентябрендә «Мәскәү яңалыклары» газетасында басылып чыккан вакытта Американың “Балтимор Сан” газетасында минем әңгәмәм дә дөнья күрде. Әмма моның өчен акча сорау минем башыма да килмәде. Ул чакта Американың физика буенча галимнәр җәмгыяте (алар арасында утызга якын Нобель премиясе лауреаты да бар) татар В.Мирзаяновның чын намуслы гамәлен бөек Сахаров традицияләренә тиңләгәннәр иде.
Р.В. Соңгы елларда татар халкының милли аңы уяна башлавын, милләт язмышының иң үзәк мәсьәләгә әверелә баруын Сез күреп тә, белеп тә торасыз. Әмма милләт язмышын, милләткә фидакарьләрчә хезмәт итүне үз мәнфәгатьләреннән өстенрәк күргән, үз-үзен аямыйча, милләт киләчәге хакына күрәләтә ут эченә барып керерлек фидаиларыбыз бармак белән генә санарлыктыр әле. Без хәзер барыбыз дә акыллы, барыбыз да нәрсә эшләргә кирәклеген яхшы беләбез. Әмма конкрет гамәл кылучылар, үз язмышын куркыныч астына куеп, милләт өчен утка керүчеләр бик аз... Бәлки, алар кирәк тә түгелдер, бәлки, бу дөнья әкренләп үзеннән-үзе яхшыга таба барыр. Әнә, Урта Азия республикалары көрәшми-нитми, кулга корал алмый гына да кинәт кенә ирекле һәм дәүләтле булып куйдылар бит әле...
Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 592 | Нарушение авторских прав
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |
|