АкушерствоАнатомияАнестезиологияВакцинопрофилактикаВалеологияВетеринарияГигиенаЗаболеванияИммунологияКардиологияНеврологияНефрологияОнкологияОториноларингологияОфтальмологияПаразитологияПедиатрияПервая помощьПсихиатрияПульмонологияРеанимацияРевматологияСтоматологияТерапияТоксикологияТравматологияУрологияФармакологияФармацевтикаФизиотерапияФтизиатрияХирургияЭндокринологияЭпидемиология
|
Татарстан Республикасы прокуроры 7 страница
Р.В. Моңа кадәр хакимият башлыклары я ветеринария институтын, я авыл хуҗалыгы институтын бетергән булалар иде. Сез Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын бетереп, шушы дәрәҗәгә ирештегез. Сез моның белән үзегезнең дәрәҗәгезне, факультетның дәрәҗәсен генә түгел, гомумән, шул өлкәнең дәрәҗәсен күтәрдегез.
Ә.И. Бүгенге көндә бик күп татар мәктәпләре, гимназияләр ачылды. Татарча гына уку кешенең аң дәрәҗәсен төшерми. Татарча укып та югары белемле, югары интеллектлы, югары фикерле кеше була аласың. Кайбер ата-аналар: «Балаларыбызны татарча гына укытсак, Россиядә шундый үзгәрешләр барганда институтларга кертү авыр», – дип әйтәләр. Мин моның белән килешмәс иде. Мәсәлән, безнең татар гимназиясен бетергән балаларның йөз проценты югары уку йортларына керә.
Р.В. Сезнең якларны нефть ягы, кара алтын ягы дип әйтәләр. Бу чыннан да шулай. Әмма Сездә кара алтын да бар, сары алтын да бар. Соңгы 50 елда сез 500 миллион тонна нефть чыгарган як. Бу бит искиткеч күп! Аннары соң, икмәк игү ягыннан да сез республикада гел алдынгылардан саналасыз. Моның сәбәбе нәрсәдә? Әллә сезгә Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәтләрен яудырды микән, әллә сездә халык башка якларга караганда да уңганрак микән?
Ә.И. Беренчедән, бездә халык уңган. Безнең як – татарның гореф-гадәтләрен саклап калган төбәкләрнең берсе.
Чынлап та, кара алтынны да күп чыгарабыз, 500 миллионга җитмәдек әле. 450 миллион тонна чыгардык. Бу бик зур сан. Монда бик күп кешеләрнең хезмәте салынган. Бу хезмәтне мин җиңел дип әйтмәс идем. Хәзерге катлаулы заманда да без ел саен 4 миллион тонна нефть чыгарабыз. «Татнефть»нең 15 процент нефтен Азнакай җирлегендә табабыз.
Икмәк игү буенча да аерым казанышлар бар, ләкин әле эшлисе эшләребез дә бик күп. Сары алтын авыл кешесенең яшәешенә кирәк. Әгәр дә бүген синең амбарыңда икмәгең бар икән – син бай кеше.
Ә инде өченче алтын – Азнакай халкы дип әйтәсем килә.
Р.В. Бу чыннан да шулай. Мин Азнакайга еш киләм. Бу юлы да шаккатып йөрдем. Азнакайны танымадым, адашып йөрдем хәтта. Монда бу йорт юк иде, бусы мондый түгел иде дип. Сезнең бинага көчкә килдем.
Сезнең як шулкадәр чиста-пөхтә. Марсель Галиев әйтә: «Дөньяда җиде яктан да асфальт юллар килеп керә торган Париж һәм Азнакай гына бар,», – ди. Чыннан да, авылдан-авылга шундый тигез асфальт юллар салынган, бу яктан үрнәк булырлык сезнең як. Моңа ничек ирешеп була икән? Кеше күпме генә тырыш булса да, акчасыз берни дә эшләп булмый. Сезнең бюджетыгыз баеракмы? Акчаны күбрәк эшлисезме?
Ә.И. Аның сере эштә, хезмәттә инде. Безнең нефтьчеләребез дә начар эшләми. Шуның нәтиҗәсендә район бюджетына да акча керә бит инде. Аннары башка чаралардан, мәсәлән, экология фондыннан акча керә. Йөрсәң, республикадан да акча килеп тора. Һәм инде «Татнефть» тә безгә бик зур ярдәм күрсәтә. Президентыбызның, хөкүмәтебезнең ярдәмен һәм үзебездә эшләүчеләрнең хезмәтен бергә кушсаң, матур гына бер нәтиҗә килеп чыга.
Хәзер безнең халык чисталыкка, матурлыкка өйрәнеп килә. Элек әле ул алай түгел иде. Бездә «Гөлбакча» программасы кабул ителгән. Һәрбер йортны, һәрбер урамны, һәрбер авылны гөл-чәчәкләргә һәм җимеш агачларына күмәргә дигән анда. Һәм бу безнең тормышка ашып бара.
Әлбәттә, бу әле эшебезнең башы гына. Чит илләрдә булган бар, андагы чисталык, пөхтәлек, андагы кешеләрнең торган җиренә, яшәгән урынына карашы бездә әле җитеп бетми. Бездә җимерүләр дә бар, ватулар да, чүпләүләр дә җитәрлек. Шуңа күрә, минем уйлавымча, бу өлкәдә безгә шактый эшләргә кирәк әле.
Р.В. Сезнең районда авыллар да, шәһәрләр дә бар. Мондый район катлаулы районнар рәтенә керә. Чөнки, мәсәлән, шәһәр генә булган районнар да (Яр Чаллы шәһәре), авыллар гына булганнары да бар. Ә менә сездә икесе дә бар. Бу, минемчә, икеләтә катлаулы. Андый районнарның бер үзенчәлеге сизелә – район хакимияте башлыгы игътибарын күбрәк шәһәргә юнәлтә. Ни өчен дигәндә, чөнки шәһәрләрнең табышлары, авылларныкыннан күбрәк була һәм район шулар исәбенә яши. Бу инде бөтен дөньяда диярлек шулай. Ә менә сездә бөтенләй башка хәл: авылларыгыз яңарып бара, яңа йортлар, юллар салына. Авылга шундый мөнәсәбәт сездә каян килә? Авылда туып-үскәнгәме, бүтән сәбәбе бармы?
Ә.И. Дөресен әйткәндә, тарихка күз салсак, элек-электән шәһәрләр авыл исәбенә яшәгән. Үзебезнең татар тарихына кагылмыйча, Россия тарихына гына күз салсак та ни күрәбез: элек крепостное право булган, аннан, хәтта Советлар чорында да без авылдан чыгып китә алмый идек. Бары тик Хрущев килгәч кенә без паспорт алып авылдан чыгып китү хокукына ия булдык.
Ә менә шәһәрнең бар программалары да авыл халкы эшчәнлеге нәтиҗәсендә башкарылды һәм башкарыла. Ни генә әйтсәк тә, шәһәр халкы барыбер җиңелрәк яши. Авыл халкының иртәнге сәгать дүрттә торып үзенең сыерын савасы, аны көтүгә куасы бар. Ә без – шәһәр кешеләре ял көннәрендә сәгать сигезгә кадәр дә ята алабыз. Минем шуны әйтәсем килә: шәһәр халкының авыл халкына караганда яшәве шактый җиңел. Без аларның өйләрен җылытабыз, сулары кергән, подъездларын юабыз, ишек алларын көрибез. Шулай кирәк тә инде ул, чөнки бит цивилизация шәһәрдән башлана.
Авылга ни өчен игътибар бирәбез? Чөнки авыл халкы, уйлап карасаң, бик авырлык белән яшәгән. Ярый әле соңгы елларда авылга газ керттек, юллар салдык. Әмма шунысы да бар, шәһәр халкының хезмәт хакы, мәсәлән, нефтьчеләрнеке, авыл кешесенекеннән 4-5 мәртәбә артыграк. Безнең район авылларында уртача хезмәт хакы республика күрсәткечләренә караганда артта түгел, ләкин ул гына аз. Шуңа күрә алар сыерын, дуңгызын асрый. Кайбер кешеләр утызар дуңгыз, бишәр сыер тоталар. Без аларга моңа мөмкинлеген тудырабыз: печәнен, саламын, фуражын бирәбез. Шулай итеп кайберәүләр яңадан утызар-кырыгар мең акча эшләп алалар. Минем, аларның тырышлыклары аркасында, авыл халкына хөрмәтем бик зур. Алар, 70-80 яшь булса да, барыбер нинди дә булса хайван тота, яшәргә тырыша. Шуңа күрә, минем уйлавымча, без авыл халкына рәхмәт әйтергә, аларга ярдәм итәргә тиешбез.
Р.В. Әнәс әфәнде, сезнең якка килгән кеше Чатыртауга менмәсә, ул үзен Азнакайга килдем, аны күрдем дип тә саный алмый, минемчә. Чөнки Чатыртаудан сезнең төбәк уч төбендәге кебек күренә. Шуңа күрәдер дә, Азнакайга килгән кешеләрне Чатыртауга алып менәләр. Бу, минемчә, дөрес тә. Чөнки шунда менеп карасаң, матур урманнар, болыннар, җәелеп киткән басулар, яңа төзек юллар күренеп тора. Ул чишмәләрне әйткән дә юк инде. Нинди генә чишмәләр юк сезнең якта. Беренчедән, чишмәләрнең үзенә сокланасың, икенчедән, исемнәренә шаккатасың: Акчишмә, Челтер чишмәсе, Илһам чишмәсе, Әнкәй чишмәсе, Җидегән чишмә. Бу чишмәләрнең челтерәве сезнең шигырьгә дә күчкән:
Чишмәләр иле син, Туган як,
Еракка китмәгез сез сорап.
Бу җирдә таулардан көй алып
Чишмәләр яшиләр чылтырап.
Ә.И. Бездә 126 чишмә савыктырылган, матур итеп эшләнгән. Безнең бурычыбыз шушы чишмәләрне саклап матур итеп тоту һәм аларга элеккечә – изгеләрчә карау. Элек бит чишмә изге саналган.
Р.В. Сез шигырьләрегездә Азнакайны туган як дип әйтәсез, югыйсә, туган ягыгыз Лениногорск районының Чыршылы авылы. Ничек итеп Азнакай ягы сезнең туган ягыгызга әверелде, нәрсәсе белән сезне җәлеп итте?
Ә.И. Әйткәнемчә, мин монда 18 яшемдә училище бетереп килдем һәм Актүбә поселогында укытып төпләнеп калдым. Мин монда өйләндем, монда балаларыбыз туды. Шуңа күрә, бу минем икенче туган йортым.
Р.В. Хакимият башлыгы районның гына түгел бөтен республиканың күз уңындагы кеше. Ул бик дәрәҗәле, мәртәбәле эш. Әмма шуның белән беррәттән бу эш бик катлаулы. Миннән: кайсы һөнәр иң катлаулы, иң авыры?» – дип сорасалар, шулар арасында мин хакимият башлыгы эшен дә санар идем. Аннан соң без реформалар чорында яшибез. Бер кытай философы әйткәнчә, иң авыр чор – ул реформалар чоры. Бу авырлыкның иң кыены җитәкчеләргә, хакимият башлыкларына төшә. Шуңа күрә, бу яктан, мин сездән көнләшмим, сезнең ничек яшәвегезне, нинди борчуларыгыз булуын яхшы беләм. Кайбер вакытта, уйланып утырганда ник мин алсыз-ялсыз, көне юк, төне юк, таңы юк, киче юк эшкә кереп киттем икән, югыйсә мин дә кайбер шагыйрьләр кебек шигырьләр язып китаплар чыгарып дан-шөһрәт эчендә генә яшәр идем, миннән бәлки менә дигән рәссам чыккан булыр иде дип уйлаганыгыз юкмы?
Ә.И. Язучылар берлеге әгъзасы булсам да, мин үземне профессиональ шагыйрь дип санамыйм. Шигырь бит «Тукта, шигырь языйм әле» – дип кенә иҗат ителми, ул күңелдә туа.
2004 ел
ШӘҺӘР БЕЛӘН АВЫЛ АРАСЫНДА …
Яр Чаллы шәһәренең хакимият башлыгы
урынбасары Фәйрүзә Мостафина
Разил ВӘЛИЕВ: Фәйрүзә ханымны Яр Чаллы каласында түгел бөтен Татарстанда, хәтта татарлар яши торган башка төбәкләрдә дә яхшы белә торганнардыр. Чөнки менә 30 елдан артык инде Фәйрүзә ханым Яр Чаллы каласында үткәрелә торган мәдәни чараларның үзәгендә кайный, мәгариф оешмаларының эшенә юнәлеш бирә, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә янып йөри. Кыска гына әйткәндә, мин Чаллы шәһәрен Фәйрүзә Мостафинадан башка күз алдына китерә алмыйм. Аның турында безнең күренекле шагыйрәбез Энҗе Мөэминова мондый шигъри юллар язган:
«Бар ул безнең анага тиң хуҗабикә.
Аны зурлап, үз кешедәй якын итеп,
«Фәйрүзәкәй» дип дәшәбез без аңарга
Йөзек кашы сез шәһәрнең, йолдызы сез,
Халкыбыз сөеп үстергән үз кызы сез,
Зирәк акыл, зыялылык билгесе сез,
Ил йөген тартып баручы ир-егеткә биргесез сез»
Фәйрүзә ханым, чирек гасырдан элек Актаныштан Чаллыга килеп төшкән көннәрегез исегездәдер. Ул чакта нинди уйлар, фикерләр белән килгән идегез? Чаллы Сезне ничегрәк каршы алды? Торгынлык еллары дип аталган чорда Чаллы каласында милли мәдәният, милли мәгариф мәсьәләләре ничегрәк хәл ителә иде?
Фәйрүзә МОСТАФИНА: 28 ел Чаллы каласында 28 көн кебек үткән дә киткән. Әлбәттә, монда бүгенге уйлар, бүгенге хисләр белән киленмәде. Кинәт кенә, уйламаганда булды. Комсомол путевкасы белән күп кенә яшьләрне Чаллыга җибәрдек, аннан үземә дә килеп төшәргә туры килде. Ул вакытта милли проблемалар турында болай тирәнтен уйламаганбыздыр. Чөнки Актаныш – чип-чиста татар авылы иде. Район үзәгендә бер рус яши иде, ул да гел русча сөйләшми, татарчаны бездән дә камил белә. Ул вакытта олы идеяләр, кыйбла бар иде. Чаллы шәһәрен төзүгә мин курку хисләре белән килдем. Чөнки авылны бик ярата идем. Шәһәргә килеп керү, шәһәргә күнегү башта, әлбәттә, кыенрак булды. Аннан соң кешеләр бик күп, исемнәр бик күп, ул исемнәрне ятлап бетереп тә булмый. 2-3 көн эшләгәч, кире Актанышка кайтып китәргә булдым. Шулай да, үземне әрләп булса да, шәһәрдә калдым. Хәзер Чаллы икенче туган ягыма әйләнде, киләчәкне Чаллысыз күз алдына да китерә алмыйм.
Р.В. Билгеле, ул вакытта милли мәсьәләләр турында артык кычкырып сөйләшү юк, сөйләшмичә генә эшли идек. Сез Рәис Беляев белән бергәләп оештырган чаралар алар милләткә хезмәт итә торганнардан иде. Хәтерегездәдер, ул вакытта Чаллыга кайлардан гына, нинди генә күренекле шәхесләр килми иде!
Ф.М. Чаллы шәһәрендә Сезнең белән бергәләп эшләргә дә туры килде. Чаллыда язучылар оешмасын бергәләп ачып җибәрдек. Ул вакытта нинди генә чара оештырылмасын, программасын Рәис Кыямович үзе карый торган иде. Максат бер – 50 проценты татарча булырга тиеш. Бу катгый таләп иде.
Аннары бит Чаллы тарихи татар каласы. Бу хакта Дамир Исхаков кебек тарихчыларыбыз да язып чыкты. Иң беренче татарлар яшәгән 90 авыл арасында Чаллы крепосте да бар. Шуңа күрә безнең җиргә тарихи татарлык кергән.
Р.В. Фәйрүзә ханым, татар язмышы, милләт язмышы турында соңгы елларда бик тә еш сөйләшәбез. Чөнки милләтебезнең чишелмәгән проблемалары бик күп. Алар янына тагын бер проблема килеп өстәлде – ул да булса, татар авыллары язмышы. Моңа кадәр без, галимнәребезне, композиторларыбызны, җырчыларыбызны, язучыларыбызны авыллар биргән дип, горурланып, мактанып килдек. Бу чыннан да шулай. Безнең гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, динебезне авыллар саклап калган. Һәм менә соңгы елларда авылларның хәле аяныч була башлады. Мин авылның икътисади хәле, тормыш шартлары турында гына әйтмим. Алар да бик мактанырлык түгел. Бик матур авыллар бар, әмма ләкин авыр хәлдәге авыллар да күп. Мин, беренче чиратта, авылның рухи халәтен күздә тотам. Чөнки соңгы елларда авылның хәлсезләнүе, авылдагы кешеләрнең кимүе, шәһәргә китүе, гореф-гадәтләрнең югала баруы турыдан-туры милләтебезгә китереп суга. Моңа кадәр зыялы затларыбызны үстереп килгән чишмәбез саега башлады. Киләчәктә дә шулай дәвам итсә, милләтебезнең тамырына балта белән чапкан шикелле булачак. Безнең милләтебезне туендырып, аңа көч биреп торган кешеләребез килү кимиячәк. Бу халәттән ничек котылырга?
Ф.М. Сезнең белән тулысынча килешәм. Фәлсәфи итеп әйтсәк, авыл – җиргә якын төбәк. Адәм баласы җиргә якын булса гына тормыш дәвам итә. Без бу турыда бик күп сөйләшәбез. Хәзер шәһәрдә яшәүче зыялыларыбызның күбесе авылдан чыккан. Алар бүген Чаллы шәһәренең мохитен тотып торалар. Алар белән дә без бу темага сөйләшәбез, уйланабыз. Монда хөкүмәт программасыннан башка булмый.
Р.В. Бу мәсьәләне аерым гражданнар гына хәл итә алмаячак. Бу – бик зур мәсьәлә. Бу бит милләт язмышына турыдан-туры барып кагыла.
Менә Сез Чаллы турында әйтеп үттегез. Чаллы үзе авыллардан җыелган кешеләрдән тора. Чаллыдагы мәдәни чараларда мин шактый еш катнашып торам. Чаллыда, Түбән Камада чын мәгънәсендәге шәһәр культурасы түгел, ул авыллардан килгән кешеләрнең шәһәр сәхнәсенә чыгып җырлавы яисә шәһәрчә булырга тырышуы. Алар авылдан киткән, ләкин шәһәргә барып җитмәгән. Киләчәктә шәһәр культурасы булсын өчен, бик күп татар мәктәпләре, балалар бакчалары, театрлар, филармония, тагын бик күп нәрсәләр кирәк. Боларның күбесе сездә эшләп килә. Шәһәрнең бөтен мохитеннән «бу татар шәһәре» дип күренеп торырга тиеш. Әмма бу мәсьәләне без берьюлы хәл итә алмыйбыз.
Теләсә нинди тәрбиянең нигезе гаиләдә салынырга тиеш. Без шулай дип әйтәбез әйтүен. Әмма матур гаиләләр, ныклы гаиләләр өчен шартлар тудырабыз микән? Чаллыда гына дип әйтмим, республикада, бөтен Рәсәйдә. Матур, ныклы, тату гаилә булсын өчен иң беренче чиратта торырга урын кирәк, фатир кирәк. Алар рухи мохитләрен баету өчен мөмкинлекләр белән тәэмин ителергә тиеш. Бу яктан караганда Чаллыда ниләр эшләнә?
Ф.М. Яшьләрнең мөмкинлекләре булсын өчен күп хезмәтләр куела. Беренчедән шәһәрдә булган бөтен чаралар систематик рәвештә үтәргә тиеш. Хәзер бит инде төрле конкурслар, җыр бәйгеләре үткәрелә. Алар бик мәгънәле, тәрбияле булырга тиеш. Мәсәлән, без 10 ел рәттән «Тургай» җыр конкурсы үткәреп киләбез Чаллы шәһәрендә. Бу нәрсәдән килеп чыкты? 10–12 ел элек җыр конкурслары үткәргәндә, балалар бакчасындагы балалар барысы да мәхәббәт турындагы җырлар җырлый башладылар. Шуннан балалар җырларының конкурска кертелмәвен ачыкладык һәм ел саен балалар конкурсы үткәрә башладык. Үзешчән композиторлар арасында да, профессионал композиторлар арасында да. Чөнки үзешчән композиторлардан профессионаллар үсеп чыга. Шушы конкурстагы җырларны ноталар белән китап итеп чыгарабыз һәм мәктәпләргә таратабыз, мәктәп программасына кертелә ул җырлар. Бу инде тәрбияви чара – конкурс була, китабы чыга, нотасы чыга, мәктәпләргә таратыла, укыту программасына кертелә.
Балалар бакчаларында да ел саен 8 юнәлештә конкурс үткәрәбез. Конкурсант, нинди милләттән булуына карамастан, татарча җырларга тиеш була. Балалар фонограммалар язып катнашалар, залда ата-аналар карап утыра. Конкурста җиңгән бакчага без музыкаль инструмент бүләк итәбез, костюмнар тегәргә акча бирәбез. Беренче принцип шул – чара системасы, тәрбияви, мәгънәле булырга тиеш.
Гаиләгә кагылышлы мәсьәләләрне дә әйтеп үтәсем килә. Без 11 ел Чаллы шәһәрендә «Сабантуй гүзәле» конкурсы үткәрәбез. Бу конкурста катнашучы татар телен, тарихын камил белергә тиеш. Ризыклар пешерә белергә, сөлге чигә белергә тиеш. Бу конкурс сабантуй алдыннан үткәрелә. Һәм җиңгән кызның сөлгесе сабантуйны ача, батырга тапшырыла. Башта бу конкурста катнашучы кызларның гаиләләрен тикшереп чыгабыз. Алар хезмәт сөюче, тәртипле гаиләләрдән булырга тиеш. Конкурстан соң да без аларны күздә тотабыз, кайда, ничек эшлиләр, юлдан тайпылмадылармы. Безнең максат – яңа хатын-кыз тәрбияләү.
Р.В. Фәйрүзә ханым, без «халык, халык» дибез. Чынлап та, халык – бөтен нәрсәнең нигезе. Әмма ләкин халыкны әйдәп баручы җитәкчеләрнең дә нинди рухта булуы бик мөһим. Мин бик күп шәһәрләрнең җитәкчеләрен беләм. Милләт турында кайгыртмаган кешеләр җитәкчелек иткән районнарда, шәһәрләрдә бу мәсьәләгә бөтенләй игътибар бирелми. Чаллы инде, бу яктан караганда, бик тә бәхетле шәһәр. Беляев чагында да, Хәмәдиев чагында да шулай булды. Менә хәзер җитәкче Илдар Шәүкәт улы Халиков та, минемчә, бик милли рухлы кеше. Очрашкан саен аның белән күрешеп сөйләшеп торабыз. Ул я татар театры турында, я музей турында яисә милли уку йортлары турында борчылып сөйли.
Ф.М. Бик дөрес әйтәсез, без бу яктан бәхетле. Рәис Беляевтан башланып бүгенге көнгәчә шулай булды. Илдар Шәүкәтович татар театрын бөтенләй үзгәртеп корды. Татар театры бинасының сәхнәсе нинди, креслолары нинди төстә, тышкы кыяфәтенә нинди милли рух бирергә, хәтта театрның ничә көн спектакль биреп, залда ничә кеше утыруы һәм кеше санының ничек артырга тиеш булуын таләп итә шәһәр мэры бүгенге көндә. Аңа бик зур рәхмәтлебез. Язучылар белән дә еш очрашып тора. Һәм язучыларга мондый максат куя – әйдә, китапларыгызны русчага тәрҗемә итәбез, аларны рус укучылары да укысын ди. Акча табу минем яктан була, тәрҗемәче табарсыз, ди. Бу – бик матур күренеш.
Р.В. Татар халкының иң матур бәйрәмнәреннән берсе – Сабан туе. Татарны Сабантуйсыз күз алдына китереп булмый. Ул безнең халыкны берләштерә торган бәйрәмебез. Ләкин соңгы елларда шәһәр сабантуйлары үзләренең милли йөзен югалта башлады. Ул спорт чарасына, авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү чарасына әйләнә башлады. Алары да кирәк, тик чамасын белеп кенә. Ул бит безнең милли бәйрәмебез. Анда безнең милли гореф-гадәтләребез, гасырлардан килгән традицияләребез күренергә тиеш. Бу яктан караганда, минемчә, иң милли йөзлесе, иң милли рухлысы Чаллы сабан туедыр. Сез моңа ничек ирешә алдыгыз?
Ф.М. Аның серләре беренче чиратта тарихта. Китапларда, фәндә Болгар Иленең сабан туе турындагы язмалар бар. Ул бит нинди тарихи бәйрәм! Әлбәттә, әлеге бәйрәм сабан эшләре беткән чакта булган һәм һәр район шуны театральләштерә. Ләкин шуның арасында кызларның сөлге чигүләре дә, көрәш батырларының әзерләнүе дә, мәхәббәт тә булган. Оештыручылар шуны онытмаса, әлбәттә, ул милли рухлы булачак.
Р.В. Бүгенге әңгәмәбез күбрәк Чаллы турында барды. Бу гадәти хәл, икебез дә Чаллы ягы кешеләре. Чаллы – татар халкы тупланып яшәгән бик олы шәһәр. Без үзебезнең шәһәр культурасын булдыру турында борчылып сөйләштек. Фәйрүзә ханым, бүгенге көндә Татарстанда чын татар шәһәре бармы икән? Чаллы шәһәрен милли татар шәһәре дип атап буламы? Ни өчен боларны әйтәм, чөнки шәһәр культурасы булмаган халыкның киләчәге юк, минемчә. Без инде авылларның язмышы турында әйтеп үттек. Сез киләчәктә халкыбызга нинди язмыш юрыйсыз?
Ф.М. Әлбәттә, милли культура булсын өчен тырышабыз. Бүгенге көндә чын милли рухлы шәһәр булып бетә алмаганбыздыр бәлки. Чөнки монда архитектура да керә. Ул, бәлки, эшләнеп бетмәгәндер Чаллы шәһәрендә. Ләкин менә мәктәпләрне алып карыйк. Мәктәпләрдәге балаларның 49 проценты – татарлар, 44 проценты – руслар, аннары чуашлар, украиннар, башкортлар китә. Сан буенча без күбрәк. Димәк, без бу культураны, бу рухны кертергә бурычлы.
Аннары соң, Чаллы башка шәһәрләрдән төрле милләтләрнең татарларга ихтирамлы карашы белән аерылып тора. Чаллыга төрле милләт вәкилләре җыелды бит инде. Аларның милли-мәдәни оешмалары да бар. Бу милләтләр үз культураларын саклап калдылар. Ул да йогынты ясагандыр. Берничә кешедән генә торган оешмалар милли рухларын саклаганда, ничә мең татар ничек итеп культурасын югалтсын инде.
Бүгенге көндә татарча журналлар, театрлар, түгәрәкләр эшләп килә. Татарча КВНның 10 еллыгын билгеләп үттек. Шушы клубка руслар да керә, яшьләр командада уйнар өчен татарча өйрәнәләр. Сәхнәдә эшләүче кешеләр: «Татарча КВНнан соң сәхнәдә бер чүп калмый», – диләр. Залның атмосферасы да искиткеч. Уенны алып баручы егетебез дә бик оста, Масляковтан бер дә калышмый.
Мин әйтер идем, болар барысы да милли шәһәр бар, дип җавап бирергә батырчылык бирәләр. Без бу әйбергә омтылабыз, ләкин «без өстен» дип түгел, ә башка милләтләрнең татар халкына ихтирамы аркылы.
Р.В. Башка милләт дигәннән август конференциясендә бер укытучы кызыгыз шаккаттырды. Рус кызы татар телендә доклад сөйләде һәм ул татар балаларын, башка милләт балаларын татар теленә өйрәтә икән.
Ф.М. Минтимер Шәрипович укытучы Татьяна Ивановнага ипотека буенча фатирны беренче бирергә дип әйтте. Аның өчен взносны шәһәр хакимияте ясады һәм ул взноссыз гына ипотека программасы буенча фатирлы булачак.
Дата добавления: 2015-09-18 | Просмотры: 560 | Нарушение авторских прав
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 | 38 | 39 | 40 | 41 | 42 | 43 | 44 | 45 | 46 |
|